Ялгызлык исемнәрнең эмоциональ-экспрессив функциясе

«Ялгызлык исемнәрнең этимологиясен, этно-лингвистик катламнарын, структур-семантик һәм ясалыш үзенчәлекләрен, үсеш-үзгәреш, таралыш-кулланылыш хасиятләрен өйрәнүнең тел һәм халык тарихы, этнография һәм этногенез өчен гаять зур әһәмияте бар. Чөнки кеше исемнәре, җирле географик атамалар үзләрендә телебезнең борынгы сүзләрен, грамматик күренешләрен мул саклаганнар. Боларда халыкның борынгы теле, тарихы, тормыш-көнкүреше, гореф-гадәтләре, материаль һәм рухи культурасы эзлекле чагыла. Димәк, ономастик берәмлекләр тел чаралары белән, сүз белән бәян ителгән тарихны, исем-атамаларда саклану һәм гәүдәләнү тапкан тарихны тәшкил итәләр. Һәрбер халыкта кеше исемнәренең шактый кызыклы һәм бай тарихы, үзенчәлекле традицияләре барлыкка килү, бирелү-кушылу йола мотивлары бар»[1]. Татар исемнәре, татар халкының теле, тарихы, дине, мәдәниятенең аерылгысыз бер өлеше буларак, тарихи-лингвистик яссылыкта фәнни өйрәнү өчен гаять актуаль бер өлкә, ифрат мөһим һәм әһәмиятле объект булып тора.

Г.Саттаров фикеренчә, «кеше исемнәре – гадәти генә сүзләр түгел, бәлки телебезнең җәүһәрләре, алтын-көмеш якутлардан кыйммәтле асыл хәзинәсе, милләтебезнең йөзе, көзгесе, тарихи үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге.

Дөньяга яңа кеше килү белән, аңа исем сайлый башлыйлар. Матур исем, мәгънәле исем, зәвыклы исем, аһәңле исем – кыскасы, әйбәт исем»[2]. Әлбәттә, бу хезмәт бик җиңелдән генә түгел. Мәсәлән, Суфиян Поварисовның «Пәйгамбәр таңы» романында Гыйрфан мулланың Галимҗанга байтак вакыт исем сайлавы хакында безгә мәгълүм. «... Гавам халкы, бәхет-сәгадәт теләп, алагаем кул чапты. Янә бер мәшәкать - исем табу. Исеме җисеменә туры килердәй булсын. Йөрәк тибешен, эчке дөньясын, күңел хәзинәсен, холкын-фигылен...  бар вәҗүден (кешенең бөтен бар булмышы) аңлатып торсын. Бик борынгы заманнарда төрки халыклар исемне баланың туган вакыты – мизгеленә карап та кушканнар. Бу үзенчәлек әле дә сакланмый түгел. Шуны искә алып, көндезге мәлдә туганга, Көнбатыр дип исем кушарга тәкъдим итүчеләр дә булды. Кабул итмәде мондый «кыланчык» исемне Гыйрфан мулла. Дөнья күзенә буран-давыл-гарасат ярып чыкканга күрә, «Буранбай» дип атарга да тырыштылар. Бу исем Гыйрфан мулланың да, остаз бикәнең дә күңеленә ятмады. Арыслангали - тәкъдим ителде. Арысландай көчле, гаярь, пәһлеван булсын, янәсе. «Батыр», «буран», «арыслан» кебек җисмәни көчне тәгъбирләүче сүзләрне кеше исеменә сылап куюны яратмый иде ата кеше. Алар мәрхәмәтле-шәфкатьле ана күңеленә дә хуш килмәде. Коры, тышкы, җисмәни (физик) көчне чагылдыручы «ялтыравыклы» исемнәргә исләре китми ич аларның. Ниндидер эчке сыйфат-күркәмлекне, бөтен мөчә-әгъзаларында кайнаган гакъли вә җисмәни көчне, аның һәммә тәррәкыятен (алга китүен, киләчәген) бизәүче исем булсын...» (Г.Ибраһимов).

Р.З.Комаева сәнгатьле сөйләмдә кулланылган ялгызлык исемнәр хакында болай ди: «В художественной литературе находят свое отражение культурно-исторические особенности собственных имен, так как писатель, создавая произведения дает образ времени не только в жизни и деятельности героев, но и через собственные имена, выбор которых обусловлен темой и содержанием, формой произведения, отражает эстетические вкусы и мировоззрение художника»[3].

Теләсә нинди художестволы әсәр объектив чынбарлыкның чагылышы булып тора. Объектив дөньяның күренешләре, предметлары гомумхалык тел чаралары ярдәмендә төрле образларга

әверелдереләләр.

Әдәби әсәрнең, шул рәттән байтак поэтик текстларның эчтәлеге билгеле бер шәхеснең фикерләре, уйлары, эшләнгән эш-гамәлләре тирәсендә төзелә. Укучының аңында әдәби әсәр герое үзенең тышкы кыяфәте, характеры, эш-гамәлләре, уйлары, үзенчлекле сөйләм теле белән ныгый. Бу характерның барлык үзенчәлекләре әсәрдә бер сүз белән бәйле була. Ул – герой-каһарманның исеме. Рус теле белемендә исемнәрне Л.М.Щетинин бик җентекләп тикшерә. Аның фикерләре безнең тикшеренүләр өчен нигез булдылар. Ул үзенең «Сүзләр. Исемнәр. Әйберләр.» («Слова. Имена. Вещи.») дигән хезмәтендә болай яза:

«Исем сайлау ике принципка буйсына: бу исемнәр органик рәвештә шул телнең ономастика системасына керергә һәм авторның теге яки бу персонажы алдына куйган стилистик мәсьәләләрне чишүдә ярдәм итәргә тиеш»[4].

Художестволы әсәрдә кулланылган исемнәрнең милли ономастика закончалыкларына туры килүе реалистик образларны барлыкка китерүдә аерым бер чара булып тора.

Язучылар әсәр каһарманнарына исемнәр, фамилияләр, кушаматлар сайлаганда, аларның һәрберсенә билгеле бер стилистик нагрузка бирәләр. Мондый стилистик нагрузка исемнең яңгырашы, морфологик төзелеше һәм аның (исемнең – Г.Г.) нигезенең мәгънәсе аша белдерелә.

Әсәрдәге стилистик роле, функциясе буенча әдәби әсәрдәге герой һәм персонаж исемнәрен берничә төркемгә бүлеп карарга мөмкин. Мәсәлән, Л.М.Щетинин исемнәрне функцияләре буенча шундый төркемнәргә бүлә: нейтраль исемнәр, сурәтләүче яки харак-

терлаучы, пародияле һәм ассоциатив[5]. Л.М.Щетининның бу классификациясе белән без килешәбез. Ләкин без үзебезнең хезмәтебездә икенче һәм өченче төркем исемнәрне аермыйбыз. Чөнки безнең карашыбызча, сурәтләүче яки характерлаучы һәм пародияле исемнәр үзләренең мәгънәләре белән бер-берсенә бик якын торалар.

Сәнгатьле сөйләмдә кулланылган исемнәрне функцияләре буенча без шундый төркемнәргә бүлеп карыйбыз.

Нейтраль исемнәр. Мондый исемнәрнең фонетик формасы да, нигезенең мәгънәсе дә герой яки персонажның характерын да, гадәтен дә, фигыль-холкын да берничек тә чагылдырмый. Гадәттә, бу исемнәр кыска күләмле әсрләрдә уңай геройларга карата бирелә.

Мәсәлән, Әмирхан Еникинең «Бала» дип аталган хикәясендә Зариф исеме шундый роль үти.

Зөлфәт Хәкимнең «Курку» повестендагы исемнәргә игътибар итик. Бу повестьта Айгөл, Рөстәм, Илдар, Арнольд кебек исемнәр очрый. Бу исемнәр дә нейтраль исемнәргә карыйлар. Геройларның характеры, эш-гамәлләре, фигыль-холыклары белән алар берничек тә бәйле түгел.

Икенче төр исемнәрне сурәтләүче яки характерлаучы дип атарга мөмкин. Мондый исемнәрнең нигезендә теге яки бу дәрәҗәдә ниндидер сыйфат булу аңлашыла. Сурәтләүче исемнәрнең төп стилистик максаты  әдәби әсәрдәге уңай һәм кире персонажларның характеристикасын тулыландыру. Мондый исемнәрне сатира һәм юмор әсәрләрендә аеруча еш очратырга була. Алар кешеләрнең тормышка мөнәсәбәтен, мораль йөзен күрсәтергә ярдәм итәләр.

Мисалга Әмирхан Еникинең «Майбәдәр карчыкның туган көне» хикәясен карыйк. Бу хикәядә Һарун Хайрулловичның әнисе – Майбәдәр карчыкның туган көн вакыйгасы сурәтләнә. Ләкин сүз күбрәк карчыкның үзе турында түгел, ә Һарун Хайруллович һәм аның таныш-белешләре хакында бара. Һарун Хайруллович – начальник кеше. Ул үзенең алдында барысының да ялагайланып йөрүен хуп күрә. Аның таныш-белешләре дә кунакка карчык өчен түгел, ә шул үзләренең «начальниклары»н зурлап килгәннәр. Алынган бүләкләре дә  алар ихтыяҗына. Һарун исеме карун сүзенә якын. Безнең карашка, автор менә шул саран, комсыз кешене тагын да ныграк характерлау өчен сайлагандыр бу исемне. Ул борынгы төрки теленнән үк килә. Бу лексик берәмлекнең мәгънәсе «кире сыйфатларны үзендә чыгылдыручы» дигәнгә туры килә.

Мирсәй Әмирнең дә бер кызыклы хикәясе бар. «Ашмасов» дип атала ул. Ашмасов – хикәядәге төп геройның фамилиясе. Ул уйлап чыгарган кораллар тормышта үз урыннарын табалмыйча, тормышка «ашмыйча» калалар. Аның фамилиясе менә шул хакта сөйли.

Хикәядә тагын берничә исем кызыксыну уята: Яхшыбай һәм Биргали Аллабиргәнев. Якшыбайны бер кыска гына өзектә дә тануы авыр түгел.

Бобик, яңа пальто кигән Яхшыбайны күрүгә, тешләрен ырҗайтып ырылдый да башлады. Яхшыбай аңа тизрәк якты чырай күрсәтергә ашыкты.

 Бобик, җаным, акыллым син минем! - диде ул, үтә ягымлы, мөлаем тавыш белән һәм, «хорошенький ты мой» дип, аны башыннан сыйпап узды. Урамга чыгып, өч-дүрт адым җир киткәч исә, тагы тешләрен кысып, карганып куйды:  Башың беткере, эт җыючылар җәтмәсенә эләккере!» (М.Әмир).

Биргали Аллабиргәнев хакында хикәядә күп әйтелмәгән. Без аның бик оста дөнья көтүе турында беләбез. Аена алты йөз – сигез йөз хезмәт хакы алса да, алтышар – сигезәр мең ала торган галимнәрдән баерак яши ул.

Шулай итеп, югарыда әйтеп киткән барлык исемнәрне дә сурәтләүче исемнәргә кертергә мөмкин. Алар геройның характерын, яшәү рәвешен ачып бирергә ярдәм итәләр. Аларны кире эмоция белдерүче исемнәр дип атарга да мөмкин.

Өченче төркемгә ассоциатив исемнәр керә. Ассоциатив исемнәр үзенчәлекле стилистик эмоциональ-экспрессив төркем тәшкил итәләр. Алар үзләренең авазлар формасы һәм мәгънәләре белән укучы күңелендә герой-персонажларга карата төрле ассоциацияләр тудыралар. Байтак очракларда мондый ассоциацияләр әсәрне уку барышында, геройның исеме һәм характеры арасындагы бәйләнешне ачыклый бару белән барлыкка киләләр. Мондый исемнәр нейтраль исемнәргә якын һәм, гадәттә, зуррак күләмле әсәрләрдә очрыйлар.

Прозаиклар да, шагыйрьләр дә мондый исемнәрне элек-электән яратып кулланганнар. Мәсәлән, XIX йөз татар шагыйре Габделҗаббар Кандалый үзенең «Сахипҗамал» поэмасында Сахипҗамал исемен данлыклый: «Yзе гел наз, күзе – нәргиз, йөзе – гүзәллек шаһы, исеменә җисемнәрен тиң яраткан илаһи,» – дип яза ул . Мондагы тирән мәгънә, югары хис-тойгы, эмоциональ-экспрессивлык йөрәк кайнарлыгы, күңел тетрәнүе белән кабул ителә.

Шаехзада Бабич кеше исемнәрен, «гаҗәеп бер бакча» дип атый. Аның хатын-кыз исемнәренә багышлап язган бер шигыре дә бар:

...Гөлнур туташ, гөлең бар бит, нурың бар бит,

Күзеңдә «сүр», күкрәгеңдә «нурың» бар бит,

Сигез оҗмах каршысында синең белән

Җир мактанган: «Минем дә бер хурым бар!» - дип.

Гөлгенәнең керфекләре гөл киенгән,

Ике күзе кичке тонык күл диелгән,

Ай-кояшның ак нурларын оялтырлык

Күзләренә чем карачкыл нур җыелган.

Айзирәк кыз, ай, зирәк кыз, үткер теле,

Изгеләрдән изгерәктер, юктыр кере,

Күзләр – тылсым, сүзләр  әфсен, йөзе  әфлисун,

Аның кебек оҗмахыңда юктыр хуры... 

Ш.Бабич. Исемнәр бакчасы.

Ялгызлык исемнәргә бәйле рәвештә барлыкка килгән мәгънә, хис-тойгы, сәнгатьлелек, аерым шәхесләрнең гүзәллеге, матурлыгы, гыйззәтлеге, рухи дөньясы кысасында гына калмыйча, бөтен татар-мөселман кызларын данлаучы мәдхия булып яңгырый бу. Ахыр чиктә бөтен милләтнең рухи таҗлары күз алдына килеп баса. Эмоциональ-экспрессивлыкның югары бер асыл сыйфаты дип атарга мөмкин моны.

Татар халкының борынгы җырларында да тирән эчтәлекле, матур яңгырашлы, эмоциональ-экспрессив сыйфаты зур булган, аһәңле, җиңел һәм ачык әйтелешле исемнәр байтак. Мәсәлән, «Рәйхан» җырын карыйк:

Аклы ситсы күлмәгеңнең

Якаларын кем уйган?

Әй, Рәйхан, исемең кемнәр куйган,

Сине күреп кем туйган?

«Татарларда урта гасырларда һәм XVIII-XIX йөзләрдә Рәйхан – киң таралган хатын-кыз исемнәреннән берсе. Безгә гарәп теленнән кергән бу исем «зәңгәр чәчәкле хуш исле гөл, рәйхан гөле (базилик)» һәм «рәхәтлек», «ләззәт» мәгънәләренә ия. Күрәбез Рәйхан исеменең мәгънәсе ифрат матур, үзе гаять аһәңле, әйтелеше үтә җиңел һәм ачык,» - дип яза бу исем хакында Г.Саттаров[6].

XX гасыр башларында иҗат итүче Мирхәйдәр Фәйзинең драма әсәрләрендә дә исемнәр эчке мәгънә, матурлык, эмоциональ-экспрессив сыйфатны искә алып сайлана. Галиябану, Хәлил, Исмәгыйль исемнәренең берсен телгә алу белән дә, безнең каршыбызда персонаж үзенең характеры, холык-фигыле, тышкы кыяфәте һ.б. яклары белән күз алдына баса. Галиябану һәм Хәлил исемнәре укучы күңелендә саф, изге мәхәббәт хисләре белән урын алсалар, Исмәгыйль исеме белән бозыклык, мин-минлек, эгоизм кебек сыйфатлар ассоциацияләнә.

М.Фәйзи беренче вариантта да исемнәрне эчке мәгънәсенә карап сайлагандыр. Сәгадәт – бәхет, рәхәтлелек, уңыш; Бану – ханым, бикә, кәләш. Димәк, бәхетле кәләш булып чыга. Ә чынында алай түгел бит. Аның бәхете кара тормышның кара кылычы белән киселә. Вафа – тугрылыклы, вәгъдәле, биргән сүзне үтәүче, тыйнаклы. Исеменең мәгънәсе җисеменә туры килә. Галия – бөек. Акылы, инсафлыгы, гыйффәтлеге бөек. Бәхетлеме бу бөек зат, түгелме – моңа автор битараф. Хәлил – якын дус, чын дус. Унөч яшьтән сөешеп яшәгәннәр. Чынбарлыкка туры килә бу. Сәгадәтбануның  Галиябануга, Вафаның  Хәлилгә әверелүендә, минемчә, бу эчке үзенчлекләрдән тыш, тышкы яңгыраш сәбәпче булгандыр. Исмәгыйль – алла үзе белә, үзе ишетә. Тәгаен генә бәяләмә юк. Шулай булырга тиеш тә шикелле. Ничек кенә булмасын, эмоциональ-экспрессивлык ягыннан караганда, Галиябану  Хәлил өстенлекне ала.

Һади Такташның ялгызлык исемнәр белән аталган берничә әсәре бар. Шулар арасында «Алсу» шигыре Такташ иҗатының поэтик апофеозы булып тора. Автор бик күп күңел җылылыгы, йөрәк кайнарлыгы салган бу образны тудыруда. Шагыйрь тышкы бизәкләргә генә табынып, әллә нинди сурәтләү чаралары да кулланмаган. Әмма образны бик тулы, җанлы, гаҗәп соклангыч, эчке хис-тойгыларга бай итеп, ачык сурәтләүгә ирешкән.

Алсу – киләчәк бәхет өчен яңа тормыш төзергә җиң сызганган яңа буын кешесе. Автор аның матурлыгына, сөйкемлелегенә, эшлеклелегенә дан җырлый:

Салкын карга басып Алсу килә:

Yзе көлә,

Yзе сөйкемле,

Yзе усал,

Yзе болай бер дә

Усал түгел кебек шикелле.

Һ.Такташ.

Алсу исемен дә ассоциатив исем дип әйтергә урын бар. Алсу – күңелле, беркатлы яшьлек, саф мәхәббәт, матурлык, эшлеклелек кебек сыйфатлар белән ассоциацияләнә. Ул – поэтик исем.

Әмирхан Еникинең дә әсәрләрендә исемнәр бик зур кызыксыну тудыралар. Автор әсәр каһарманнарына теләсә нинди матур яңгырашлы исем генә кушмый, ә бәлки аның мәгънәсен героеның характерына, эчке дөньясына, кыскасы, исеме җисеменә туры килерлек итеп сайлый.

«Әйтелмәгән васыять» хикәясендәге исем шундыйларның берсе. Автор әсәрнең төп героинясен Акъәби дип атаган.

Ни өчен Акъәби, ә башка бүтән түгел? Матур янгырашлы, тирән мәгънәле исемнәр байтак бит телебездә. Әсәрне укый башлау белән, без инде бу сорауга җавапны бирә дә алабыз. Башта Акъәбинең исеме Акбикә булган. Кыз чагында аны Аксылу дип йөртәләр, кияүгә чыккач Аккилен, аннары Акҗиңгә, ә соңыннан Акъәби булып китә. Уйлап карасаң, күпме җылылык, яктылык, наз, ихтирам салынган бу исемнәрнең мәгънәләренә. Гомере буе ак, пакъ, саф, изге күңелле булганы өчен аңа шулай дигәннәр бит. Кешеләр өчен, балалары өчен җанын, гомерен дә кызганмаган карчык ул. Аның исеменнән дә, үзеннән дә ниндидер яктылык,нур бөркелеп тора сыман. Тормышның бернинди авырлыкларына бирешми матур, чиста күнелле булып кала белгән ул. Хәтта балаларының миһербансызлыгы, ташкүңеллелеге алдында Акъәбинең сабырлыгы, күңел киңлеге, эчкерсезлеге укучыларны хәйран калдыра. Менә ни өчен автор үзенең героинясенә Акъәби исемен сайлаган.

Художестволы әсәрләр телендәге географик атамаларны өйрәнү яңа тема булып тора. Бу инде топонимика өчен генә түгел, ә бәлки стилистик җәһәттән дә шулай. Гомумән, әдәби әсәрдә кулланылган географик атамалар һәрчак зур кызыксыну уяталар. Иң башта шуны да әйтеп үтергә кирәк: «Барлык географик атамалар әсәрләрдә я реаль, я уйлап чыгарылган була. Бу инде язучының географик атамаларны нинди стилистик, эмоциональ-экспрессив максатта куллануы белән бәйле»[7].

О.А.Карпенко үзенең «Топонимик аталмаларның стилистик мөмкинлекләре» дигән мәкаләсендә болай яза: «Стилистический потенциал топонимических названий в художественном тексте далек от нуля, в них следует различать три стороны: 1) топонимическое значение; 2) этимологическое значение (с обнаженной внутренней формой); 3) звучание»[8].

Топонимнарны художестволы әсәр телендә куллануда һәр язучының үз алымы бар. Мәсәлән, Муса Акъегет үзенең «Хисаметдин менла» повестенда вакыйгалар барган урынны «Н» авылы дип алган. «Россия уртасында Идел елгасыннан ерак түгел бер татар авылы бардыр. Авылның халкы ике йөз кадәре өй булып, исемен тулысынча әйтеп тормыйбыз. Чөнки хикәябезне җиңел аңлатмак өчен, исемен бары «Н» хәрефе илә генә ишарә итәбез» (Муса Акъегет). Мондый рәвешле топонимны куллану текстка ниндидер серлелек өсти. Байтак кына авторлар географик атамаларны реаль чынбарлыкта булганча, үзгәртмичә бирүчән. Әлбәттә, бу инде әсәрдәге вакыйгаларны сурәтләүдә конкретлылыкка, дөреслеккә ирешүдә бер чара булып тора.

Әдәби әсәрдәге географик атамаларны стилистик функцияләре буенча берничә төргә бүлеп карарга мөмкин3:

1. Реаль географик атамалар.

2. Сурәтләүче яки характерлаучы атамалар.

3. Сатира-юмор тудыручы атамалар.

4. Күтәренке-лирик, яки поэтик атамалар.

Шуларның һәрберсенә тукталып үтик.

Реаль географик атамаларга чынбарлыктагы тормышта урын алган исемнәр керә. Әсәрләрдә кулланылган мондый атамалар да үзенчәлекле стилистик көчкә ия. Нинди генә жанрдагы әсәрне алмыйк, анда реаль географик атамаларны очратырга була. Мәсәлән, татар халык иҗатының таҗы, күләмле фольклор әсәрләренең иң борынгыларыннан берсе булган «Идегәй» дастанында Алтын Урда дәүләтенең таркалуы хакында сүз бара:

Идел-йортны дау алды,

Яу өстенә яу килде,

Идегәй әйткән көн килде.

Чыңгызны куйган хан тагы

Кан тагы булып әверелде,

Хан сарае калмады.

Кырым, Казан, Аҗдархан

Ташлы башлы ия булды, 

Алтын Урда таралды.

Мәшһүр татар язучысы Г.Ибраһимов әсәрләрендә күп кенә географик атамалар реаль вакыйгаларга нигезләнеп язылганлыктан, үзгәртелмичә кулланыла. «Кызыл чәчәкләр» повестенда, мәсәлән, Зәңгәр Чишмә авылында туып үскән биш егетнең балалык елларын, яшьлекләре давыллы елларга туры килгән тормышларын сурәтләгәндә, Казан, Мәскәү, Петроград, Дон, Кубань, Бохара, Фирганә, Азербайҗан, Төркестан, Кавказ, Каспий, Германия телгә алына. Бу географик атамалар укучы күңелендә реаль картиналар тудыруда ярдәм итләр.

Икенче төр географик атамаларны сурәтләүче, яки характерлаучы дип атадык. Кайбер тел белгечләре мондый атамаларны «сөйләүче» – («говорящие») дип тә билгелиләр[9].

Сурәтләүче атамаларны реаль чынбарлыкта да очратырга мөмкин. Ләкин аларның төп функциясе әйтеп кенә калу түгел, ә

ниндидер сыйфат-үзенчәлекләр аша атау. Әдәби әсәрләр телендә дә мондый атамаларның эмоциональ-экспрессив роле чиксез. «Казакъ кызы» романы  әнә шуның ачык мисалы. Әсәрдә яңгыраган Сарсымбай, Байтурә, Калтай, Яңгырбай, Биремҗан, Җолкынбай, Кимпер, Азымбай һ.б. шуның кебек исемнәр дә казакъ тормышының милли-этнографик якларын чагылдыруда ярдәм итәләр.

Әсәрдә кулланылган топонимик атамалар да үзләренең яңгырашы, эчке формасы, мәгънәсе белән игътибарны җәлеп итә. Шуларның берничәсенә тукталып үтик. Әсәрдә Алтын-Күл, Якты-Күл, Коргак-Күл, Яшел-Сырт, Кипкән-Yзән, Яман-Чүл кебек атамалар бар. Бу атамалар үзләре хакында үзләре үк «сөйләп» торалар. Халык, әлбәттә, мондый атамаларны элек-электән сынап килеп биргән. Мәсәлән, Коргак-Күл атамасы хакында болай диелә әсәрдә: «...Бу җәйләү картның (Азымбайның) күңеленә ошамады: туфрагы начар, саргылт; үләне сирәк, сыек, күле чыннан да корып бетеп бара, аның тирә-ягы әллә каян кызыл вак үлән белән капланган. Сахрада көтү-көтү йөргән малларның да чырае юк: җәй уртасы җитсә дә, Якты-Күлдәге кебек симереп җитмәгәннәр, кайбер тайлар әле һаман да ябагаларын коеп, матурланып китә алмаганнар». (Г.Ибраһимов).

Яман-Чүл дигән җәйләү дә шундый ук тойгылар уята: «...Күлләре юк, яки кайчандыр булып та корыган. Хәзер аның урынында малга да, адәмгә дә файдасыз бу кызгылт үлән үсеп килә. Башка җирләрдә дә үсемлек сыек, әле яңа күчкән булсалар да, ярым соргылт. Тик урыны-урыны белән генә әйбәт яшеллекләр күренә. Бу җәйләү аны (Азымҗанны) күңелсез уйга алып китте: “Борынгылар зирәк булганнар, ау! Һәрнәрсәнең чамасына карап исем бирә белгәннәр; бу җәйләү дөрестән дә яман чүл икән», - диде. (Г.Ибраһимов).

Якты-Күл һәм Алтын-Күл атамалары укучы күңелендә бөтенләй икенче тойгылар уята. Бу җәйләүләрнең туфрагы да, үләне дә, суы да яхшы. Күлләре әллә кайдан ук күренеп, ялтырап тора. Шуңа күрә халык аларның берсен «якты», ә икенчесен «алтын», дип атаган.

Г.Ибраһимовның башка әсәрләрендә дә сурәтләүче яки характерлаучы исемнәрне күп очратырга мөмкин. Язучының «Тирән тамырлар» романында игътибарны җәлеп иткән топоним – Яманкул чокыры. Автор бу чокырның бик тирән, биек, текә ярлы, аның төрле үсемлекләр белән капланган булуы турында әйтә. Топонимның ясалышы да үзенчәлекле. Бу сүзнең нигезе яман  «начар, юньсез, рәтсез». Элек-электән бу чокырда күңелсез хәлләр, хәтта фаҗигаләр дә булгалаган. Халык шуңа күрә аны Яманкул дип атагандыр, мөгаен. Ә Фәхринең шул ук чокырда үле гәүдәсен табу укучы күңелендә дә шомлы, куркыныч тойгылар уята.

Шулай итеп, сурәтләүче атамаларның функциясе бераз катлаулана төшә. Алар инде атап кына калмыйлар, ә аталучы әйбернең үзенчәлеген дә чагылдыралар.

Өченче төр географик атамаларны сатира һәм юмор тудыручы атамалар дип әйттек. Шуңа күрә мондый атамалар сатирик һәм юмористик әсәрләрдә очрыйлар. Топонимнарның бу төре уйлап чыгарылган (вымышленный) атамаларга карый. Сөйләмне кызыклы, көлкеле итү – мондый атамаларның төп максаты.

Шундый атамаларга берничә мисал китерик:

«...инспектор Миңлебаев күрше авылда яши. Аның карамагында җиде авыл. Алты керәшен авылы уртасында әле һаман да чукындырылмаган татар авылы Җырыклы яшәп ята» (З.Хәким).

З.Хәкимнең «Агымсуда ни булмас...» дип аталган сатирик романыннан алынган бу өзектә Җырыклы авылы топонимы нәкъ менә шул функцияне үти дә инде.

Романда бу атама хакында берни дә әйтелмәгән. Бары тик бу авылның халкы турында гына автор берникадәр сөйләп үтә. «...Көчле халык! Көчле холык! Шунысы кызык – ниндидер бер капитан шул авылны җиңәргә маташа!.. Майор да түгел ичмаса... Ничәмә ел инде тырыша, ләкин юк, булмый. Авылның холкы ничек булган – шулай калган. Күрәсең, шул дуамал холыклы, сугышчан булганга чукынмаган бу авыл. Менә шулай һәрвакыт каршы торырга, сугышырга аны язмыш, яшәеш үзе өйрәткән. Кызу канлы, сугышчан булмаса, ул авылның дине дә, дене дә, җыры-моңы, хәтта исеме дә исән калмаган булыр иде» (З.Хәким).

Әйе, авылның исеме һәм аның халкы арасында бернинди дә бәйләнеш, беренче карашка, юк кебек. Ләкин халыкның көчле холыклы булуын истә тотарга кирәк. Явыз Иван үзе дә җиңәлмәгән бит аларны. Халык өчен бар нәрсә файдасыз, ертык иләккә су салу белән бер. Бәлки, менә шуны истә тотып, автор авылга Җырыклы исемен сайлагандыр. Әлбәттә, монда башка карашлар да булырга мөмкин. З.Хәкимнең «Гонорар» дип исемләнгән хикәясендә дә сатирик атама бар. Хикәянең төп герое Гаптеринең авылы Баткаклы дип атала. Бу географик атама шулай ук стилистик максатта кулланылган.

Дүртенче төрне күтәренке-лирик, поэтик атамалар дип әйттек. Мондый төр атамаларны шулай ук реаль чынбарлыкта очратырга мөмкин. Матур яңгырашлы, аһәңле атамаларны күбрәк поэтик әсәрләрдә очратабыз. Алар шигырь һәм җырларга аеруча ямь, поэтик бизәкләр өстиләр. Халык иҗат иткән әсәрләрдә алар аеруча мул кулланылган. «Идел» топонимы  шундыйларның берсе.

«Идел  татар халкының милли аңында зур, тирән, киң, мул сулы елга булып урын ала. Халкыбызның җырларында, дастаннарында, мәкаль һәм әйтемнәрендә, бәетләрендә, милли поэтик сүз-бизәкләр белән яратып, үз итеп, олы, зур, мәһабәт елга итеп сурәтләнә. Идел образы туган туфрак, туган җир-ватан, идел-ана кебек кеше өчен иң изге, кадерле-кыйммәтле төшенчәләрне үз эченә ала»[10].

Кешеләр Иделгә карап моңланганнар да, сагышланганнар да.

Ул нинди генә серләрне, сагыш-кайгыларны үзендә сакламаган. Хәтта ул кешенең иң якын сердәшенә дә әйләнгән. Татар халкының иң яраткан җырларыннан берсе «Идел»дә югарыда әйтелгәннәрнең барысы да чагыла.

Идел бит ул киң бит ул, шул

Тирән бит ул, киң бит ул.

Караңгы төн, болытлы төн

Без аерылган төн бит ул

Идел буйларына барсам,

Сөйләр идем Иделгә, шул.

Сөйләр идем Иделгә.

Минем сагышларымны да

Илтеп сал дип диңгезгә.

Агыйдел елгасын да шулай ук элек-электән данлыклаганнар.

Дус, кардәшләрнең

Сәламе булып,

Агыйдел ага

Сагышка тулып.

Тойгы хис дәрьясы,

Матурлык дөньясы,

Җырым бишеге син, Агыйделкәй.

У.Киньябулатов.

Кайбер әсәрдә Агыйдел – сылу кыз, Чулман – горур егет сыйфатына керә. Бу очракта атамалардагы эмоциональ-экспрессивлык бермә-бер арта. Ырынбурның Вәли мулла мәдрәсәсе шәкерте унике яшьлек Г.Ибраһимовка бүлмәдәше унҗиде яшьлек Йосыфның сөйләгәне менә ничек тасвирлана: «Йосыф әтисе, әнисе, туганнары, авылның табигате белән горурланды. Быел җәй – ямьле июль аенда  әтисе аның Казан каласына алып барган. Пароход белән. Монысын Йосыф шигърән матур тел, хис-тойгы, йөрәк җылылыгы, күңел кайнарлыгы белән бәян кылды. Менә җырларда җырланган, үзендә сихри гүзәллекне саклаган, ак сулы Агыйдел. Ул, имеш тыйнак кына, моңсу гына, инсафлы чибәр кыз елмаюын хәтерләтеп ага. Бервакыт ул карасулы Чулманга барып кушыла. Ак су – кара су. Агалар да агалар. Ләкин кушылып, аралашып китәргә ашыкмыйлар. Ак су. Кара су. Ак су – чибәр кыз. Кара су – баһадир егет. Чибәр кыз назлана, ояла, кыенсына – егет кочагына йомылырга ашыкмый. Баһадир егет кайнар мәхәббәтен аңлата, бу ләззәтле, сәгадәтле, бәхетле минутларны мең-миллион еллар тилмереп көтүе турында әйтә. Аннан соң да әле әдәпле, инсафлы, күркәм табигатьле кыз егет кочагына омтылырга ашыкмый, сөйкемле елмая-елмая, назлана-назлана ага бирә. Бу сөйкемлелек, бу инсафлылык, бу илаһилык егетне тәмам ярсыта, шашындыра, акылдан язу чигенә җиткерә. Кыз үзенең чибәр, сылу, назлы булуы гына түгел, горур, көчле, каһарман икәнлеген дә әйтә. Аны шулай маһир, камил итеп Урал-Бабай тәрбияләгән. Урал-Бабай аңа матур-батырлыгын теләсә кемгә тәләф итмәскә, Урал буйларыннан алган гүзәллекне саклаган хәлдә, гөлләр-чәчәкләр, таулар-урманнар арасыннан нәфислек саклап агарга, Урал данын ерак-еракларга алып барырга кушкан. Аңлый егет кызның хыялын. Аны җан-күңелдән гаять тәгъзыйм вә тәкрим белән генә үзенә тәләкъкый кыла, уй-хыялларын гамәлгә ашыру өчен ерак-еракларга, матур-матур илләргә алып барырга вәгъдә бирә. Шуннан гына алар бер-берсенең кочагына мөкиббән керешеп, тәмамән бер җан булып, бер йөрәккә әверелеп ага башлыйлар. Ак су, Кара су аралашуыннан икенче сыйфатлы су барлыкка килә.

Бервакыт алар Идел-Ана кочагына барып сыена. Идел-Ана аларны Хәзәр диңгезенә җитәкләп алып китә». (Поварисов С.Ш. Пәйгамбәр таңы).

Монда бай, гүзәл, матур табигатьле бөтен Башкортстан, Татарстан җире җанландырылып бирелә кебек. Биредә эчке тирән мәгънә, туган җир тәрбиясе, кайнар хис-тойгы, эстетик зәвык, эмоциональ-экспрессив функция, ватанга мөкиббән мәхәббәт...  шуларга охшаш тагы әллә күпме асыл сыйфатлар бар.

Шулай итеп, хезмәтебезнең бу бүлегендә без ялгызлык исемнәрнең эмоциональ-экспрессив мөмкинлекләрен тикшердек. Төгәлрәк әйткәндә, монда кеше исемнәре һәм фамилияләренә, географик атамаларга игътибар ителде.

Сәнгатьле сөйләмдә исемнәр сайлау ике принципка буйсына: бу исемнәр органик рәвештә телнең ономастика системасына керергә, һәм авторның теге яки бу персонажы алдына куйган стилистик мәсьәләләрен чишүдә ярдәм итәргә тиеш.

Әсәрдәге стилистик роле, функциясе буенча исемнәрне берничә төркемгә бүлдек:

1. Нейтраль исемнәр. Мондый исемнәрнең фонетик формасы да, нигезенең мәгънәсе дә герой яки персонажның характерын да, гадәтен дә, фигыль-холкын да, эчке дөньясын да, тышкы кыяфәтен дә берничек тә чагылдырмыйлар. Зариф (Ә.Еники. Бала), Илдар, Айгөл, Арнольд, Рөстәм (З.Хәким. Курку) һ.б. шуның кебек исемнәрне бу төркемгә кертергә була.

2. Сурәтләүче исемнәрнең төп стилистик максаты  әдәби әсәрдәге уңай һәм кире персонажларның характеристикасын тулыландыру. Мондый исемнәрне сатира һәм юмор әсәрләрендә аеруча еш очратырга була. Алар кешеләрнең тормышка мөнәсәбәтен, мораль йөзен күрсәтергә ярдәм итәләр. Ашмасов, Яхшыбай, Биргали Аллабиргәнев (Ә.Еники. Ашмасов).

3. Ассоциатив исемнәр. Алар үзләренең авазлар форамасы яки мәгънәләре белән укучы күңелендә геройларга карата төрле ассоцияцияләр тудыралар. Мондый ассоцияцияләр әсәрне уку барышында, геройның исеме һәм характеры арасындагы бәйләнешне ачыклый бару белән барлыкка киләләр. Мондый исемнәргә, мәсәлән, Һ.Такташның «Алсу»ын, М.Фәйзинең «Галиябану» һәм «Хәлил»ен, Ә.Еникинең «Акъәби»ен алырга мөмкин.

4. Географик атамалар сәнгатьле сөйләм телендә шулай ук зур эстетик көчкә ия. Алар әсәрләрдә я реаль, я уйлап чыгарылган була. Әдәби әсәрдәге географик атамаларны стилистик функцияләре буенча берничә төргә бүлеп карадык:

1. Реаль географик атамалар.

2. Сурәтләүче яки характерлаучы атамалар.

3. Сатира һәм юмор тудыручы атамалар.

4. Күтәренке лирик, яки поэтик атамалар.

5. Реаль географик атамаларга чынбарлык тормышта урын алган атамалар керә. Мәгълүм ки, теләсә нинди художестволы әсәр объектив чынбарлыкның чагылышы булып тора. Реаль географик атамалар менә шул чынбарлыкның бер элементы да инде. Алар укучыларга реаль, җанлы картиналар белән күзалларга ярдәм итәләр.

6. Икенче төр атамаларны сурәтләүче яки характерлаучы яки «сөйләүче» («говорящие») дә диләр. Мондый атамалар, шулай ук, реаль тормышта очрарга мөмкин. Аларның төп функциясе – атап кына калу түгел, ә ниндидер сыйфат-үзенчәлекләр аша атау. Мондый исемнәргә Г.Ибраһимовның әсәрләреннән берничә мисал китереп үтергә була: Яманкүл («Тирән тамырлар»), Якты-Күл, Алтын-Күл, Коргак-Күл («Казакъ кызы»). Мондый атамалар үзләренең яңгырашы, эчке мәгънәсе, тышкы формасы белән башка төр атамалардан аерылып торалар.

7. Өченче төр географик атамаларны сатира һәм юмор тудыручы атамалар, дидек. Топонимнарның бу төрләре, гадәттә, уйлап чыгарылган булалар. Сөйләмне кызыклы, көлкеле итү - мондый атамаларның төп максаты. Җырыклы авылы (Зөлфәт Хәким «Агымсуда ни булмас...»), Баткаклы (З,Хәким «Гонорар») кебек топонимнар монда карый.

8. Дүртенче төр атамалар күтәренке-лирик, яки поэтик дип аталдылар. Мондый төр атамалар шулай ук реаль чынбарлыкта урын алалар. Матур яңгырашлы, аһәңле, тирән мәгънәле атамаларны күбрәк поэтик әсәрләрдә очратабыз. Идел, Агыйдел, Урал кебек топонимнар менә шундый функция үтиләр.

Димәк, сәнгатьле сөйләмдә ялгызлык исемнәре номинатив функциядән тыш, бик зур эстетик функция дә үтиләр, дип әйтә алабыз. Алар әсәргә җанлылык, конкретлылык, дөреслек (достоверность) өстиләр. Укучыга исемнәр реаль картиналар тудыруда ярдәм итәләр. Эмоциональ-экспрессив үзенчәлекләре дә шуңа бәйләнгән.

[1] Саттар-Мулилле Г. Татар исемнәре ни сөйли? Казан, 1998. 10 б.

[2] Шунда ук. 13--14 б.

[3] Комаева Р.З. Слово и образ. Орджоникидзе, 1987. С. 72.

[4] Л.М.Щетинин. Слова. Имена. Вещи. Очерки об именах. Ростов на Дону, 1966. С. 117–118.

[5] Л.М.Щетинин. Слова. Имена. Вещи. Очерки об именах. Ростов на Дону, 1966. С. 117–118. 126//132 б.

[6] Саттар-Мулилле Г. Татар исемнәре ни сөйли? Казан, 1998. 5 б.

[7] Фонякова О.И. Имя собственное в художественном тексте. Л., 1990. С. 83.

[8] Карпенко О.А. Стилистические возможности топонимческих названий. М., 1983. 87 б.

3 Кара: Фонякова О.И. Имя собственное в художественном тексте. Л., 1990. С. 88.

[9] Фонякова И.О. Имя собственное в художественном тексте. Л., 1990. 45 с.

[10] Саттаров Г. Атамалар дөньясына сәяхәт. Казан, 1992. 9 б.

Наши рекомендации