Кем ул Ишмөхәммәт Динмөхәммәтов?
Ишмөхәммәт Динмөхәммәтов ( Ишми ишан ) заманының күренекле дин эшлеклесе, Түнтәр авылы мәдрәсәсенең җитәкчесе буларак мәгълүм. Аның эшчәнлеге турында бүгенге көндә фикерләр бик каршылыклы.
И. Динмөхәммәтов 1842 елда Казан губернасы, Мамадыш өязе Югары Сөн авылында туа. Авыл мәктәбендә башлангыч белем алганнан соң, ул Түнтәр мәдрәсәсендә, соңрак Бохарада укый. 1877 елдан – Түнтәр авылының имам-хатибы, шул ук авылда булган мәдрәсә җитәкчесе.
19 гасыр ахыры – 20 гасыр башларында татарлар арасында дини мәгариф өлкәсендә ике караш барлыкка килә – җәдитчеләр һәм кадимчеләр.
Җәдитчеләр дини мәктәп-мәдрәсәләрдә белем алуны яңача – дини тәгълиматны дөньяви фәннәр белән бергә бәйләп алып баруны кертәләр. Аларның укыту ысуллары бугенге мәктәпләрдә укытуга охшаш. Җәдитчә белем алган укучылар күбесенчә заманча фикер йөртергә, төрле профессияләр алу өчен белемнәрен дәвам итәргә мөмкинлек ала. Рус телен өйрәнү шулай ук кирәкле фәннәр рәтенә куела. Укыту белән бергә, хатын-кызларның ирләр белән тигез хокуклыгы кебек алдынгы караштагы политик таләпләр дә алга сөрелә.
Кадимчеләр исә җәдитчелек ысулларын ислам диненә куркыныч янаучылар итеп кабул итә. Анда укыту күбесенчә күп мәртәбә кабатлап ятлау ысулына нигезләнә, дини предметлар гына тирәнтен өйрәнелә. Бу ысул киләчәктә мулла булырга теләгән кешеләр өчен бик кулай булса да, гади халык өчен кирәклеге дини фәннәрне өйрәнүгә генә кайтып кала, киләчәктә үсеш өчен мөмкинлек бирми. Рус телен өйрәтү өчен ачылган мәктәпләрне яптыру, андагы мөгаллимнәрне эзәрлекләү дә кадимчеләр тарафдарлары аша башкарыла.
Ишмөхәммәт Динмөхәммәтов кадимчелекнең төп идеологына әйләнә. Ул шул заманның алдынгы карашлы булган галимнәре һәм мәгърифәтчеләре – Ш.Мәрҗани, Г.Курсави, Р.Фәхретдин, Г.Барудиларның карашларына кискен каршы килүче җәмәгать эшлеклесе буларак таныла. “Ишми ишан” дигән кушамат аңа шушы эшчәнлегенә күрә тагыла да инде.
Кадимчелекне тирә-юньдә киңрәк җәелдерүнең бер юлы булып әлбәттә инде әлеге ысулга өйрәтелгән дин әһелләре – муллалар тора. Шундый муллалар беренче чиратта Ишмөхәммәт Динмөхәммәтов җитәкләгән Түнтәр авылы мәдрәсәсендә әзерләнә.
Шунысын әйтергә кирәк, Ишми ишан гади халыкка рус телен өйрәтергә бик каршы булса да, үзенең ике улына да рус телендә белем бирергә онытмый.
И.Динмөхәммәтовка күп кенә сәүдәгәрләр, шул заманның шактый гына күп эшмәкәрләре дә терәклек итә, аңа финанс ягыннан булыша.
Аның тарафыннан 1906 елда Аш Буҗи авылы мәчете, 1909 елда Туембаш авылының 2-нче мәхәллә мәчете салына.
Ишмөхәммәт Динмөхәммәтов 1919 елда большевиклар тарафыннан контрреволюцион эшчәнлектә гаепләнеп кулга алына һәм Малмыж шәһәрендә атып үтерелә. Кайбер мәгълүматлар буенча, Вятка губернасы Малмыж өязенең Борнак авылында җирләнгән.
Кем мулла була алган?
Авылда муллалар бай яки урта хәлле, нык тормыштагы катлам булып исәпләнә. Шуңа күрә дә инде авыл муллалары үзләреннән соң бу хезмәткә үз балаларын калдырырга тырышканнар.
Муллаларның төп бурычы булып, беренче чиратта, авылдашларының дини ихтыяҗларын канәгатьләндерү тора. Моңа мәчеттә җомга намазларын һәм көндәлек 5 вакыт намазны алып бару, гает намазлары уку, никахлау, балага исем кушу, мәетне соңгы юлга озату, төрле ашларда коръән уку кебек вазифалар керә.
Болардан тыш муллалар мәчет каршында мәктәпләр ачып, балаларга башлангыч белем бирүне дә оештыра.
Дәүләт тарафыннан аларга, 1828 елдан башлап, метрикә кенәгәләре ачу һәм анда авылда туган-үлгән һәм никахлашкан-аерылышкан кешеләне теркәп бару да йөкләнә, ягъни алар хәзерге ЗАГС вазифасын да үти. Әлеге метрикә кенәгәләре ел саен Оренбург Мөселман Духовный Собраниесына тапшырылып барыла.
Авыл муллаларын тоту тулысы белән шул авылда яшәүче кешеләр җилкәсенә салына. Муллаларның санына килгәндә, авылда 600 кеше булганда бер имам-хатип билгеләнә. Имам-хатип мәхәлләнең баш имамы булып тора.
Имам-хатипка авылдашлары елына 300 сумнан ким булмаган “содержание” билгеләргә тиеш була, икмәк уңышының 1/10 өлешен аңа бирү, дини вазифаларын үтәгән һәм метрикә кенәгәсенә теркәгән өчен аерым сәдака бирү карала. Корбанга суелган сарыкларның тиреләре шулай ук сәдака рәвешендә фәкать имамга гына тапшырыла.
Татар авылында.
Шунысын әйтеп үтәргә кирәк, муллалар башта мәхәллә җыелышларында сайланып, аннан соң Губерна Идарәсендә расланалар. Мулла буласы кеше Идарә каршында дин хөкемнәрен һәм рус телен белүгә сынау үтә. Шуннан соң аңа Полиция Идарәсе аша Духовное Собрание тарафыннан муллалыкка Указ бирелә. Шуннан соң алар “указный мулла” дип атала.
Мәхәллә җыелышында мулла булырга теләгән кандидат файдасына авылдагы барлык йорт хуҗаларының 2/3 өлеше тавыш биргәндә генә законга туры килә. Әлеге җыелыш беркетмәсе аерым писарь тарафыннан рус телендә язылып, авыл старостасы яки волостной старшина тарафыннан кул куела.
Белгәнебезчә, ул вакытта белем бирү татар-мөселманнар өчен ике баскычтан торган – башлангыч белемне авыл муллалары яки алар тарафыннан ялланган мөгаллимнәр мәчет каршында ачылган мәктәпләрдә биргән, ә алга таба белем алу һәм аны үстерү исә инде мәдрәсәләрдә дәвам иткән.
Безнең яктан күпчелек кеше күрше авылдагы Мәчкәрә мәдрәсәсендә яки хәзерге Балтач районы Түнтәр авылы мәдрәсәләрендә белемен арттырган.
Дини мәдрәсәләр бетергән кешеләр мулла булып эшләргә хокукы булган, тик аның өчен махсус имтиханнар гына тапшырырга кирәк булган. Имтихан биргән кешегә бу турыда шәһадәтнамә (таныклык) бирелгән. Бүгенге көндә без аларны “муллалыкка дипломнары булган” дип әйтер идек.
Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, “указлы”, ягъни дәүләт тарафыннан расланган муллаларның саны һәр авылда да чикләнгән була – 1 мәчеттә гадәттә 1-2 генә, һәм алар имам-хатип яки имам-мөгәллим буларак хезмәт итә.
Шуңа күрә дә, мәхәлләнең имамы итеп расланмагач һәм имамлыкка “указ” бирелмәгәч, “мулла” сүзе бу вакытта аларның укымышлы, зыялы кеше икәнлекләрен генә күрсәтә. Шул ук вакытта, кайбер кирәк вакытта әлеге муллалар имамнарны да алыштырып тора һәм башка дини вазифаларны да үти алганнар. Әлеге муллалар, алдынгы карашлы кешеләр буларак, авылдашлары алдында - җәмгыяти тормышта шактый гына зур роль уйнаган.