Программаның эчтәлеге

Эш программасы.

Татар әдәбияты

5 нче Б сыйныфы (рус төркеме).

Сәгатьләр күләме атнага 2 сәгать, елга 70 сәгать.

Төзүче: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Разетдинова Әлфинур Котдус кызы.

КИЛЕШЕНДЕ: КАРАЛДЫ:

Директор урынбасары МБ киңәшмәсе

_____________ Захарова Л.Х. (Беркетмә № 2011 нче ел)

МБ җитәкчесе_______________ Мөхәммәтҗанова Г.Х.

Яр Чаллы шәһәре

Аңлатма язуы

5 нче Б сыйныфында татар әдәбияты дәресләре буенча эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:

1.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы “Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты”- Казан, 2008.

2.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). 1-11 нче сыйныфлар”. – Казан: Мәгариф, 2010.

3.Татар теле: Рус телендә гомуми белем бирүче мәктәпнең 5 нче сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен)/ Р.З.Хәйдәрова, Л.Д.Белоусова, Э.Н.Хәбибуллина. – Казан: Мәгариф, 2006.

4.Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәренең “Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 50 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль автономияле гомуми белем бирү учреждениесенең 2011-2012 нче елга укыту планы.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы”нда 5 нче сыйныфларда татар әдәбиятын укытуга 70 сәгатькә каралган. Мәктәпнең еллык календарь укыту графигы буенча 35 атна, шуңа 2011-12 нче елга укыту планы нигезендә татар әдәбиятын укытуга 70 сәгать (атнасына 2 сәг.) бирелгән.

5 нче сыйныфта татар әдәбиятын укытуның максаты– гамәли максат: телне аралашу чарасы буларак үзләштерү өчен, укучыларга гаилә-көнкүрешкә, уку хезмәтенә бәйле сөйләм ситуацияләре кысаларында белем бирү һәм күнекмәләрен үстерү.

Гомуми белем бирү максаты укучыларның акыл эшчәнлеген активлаштыру, логик фикерләү сәләтен камилләштерү, сөйләм культурасын үстерүдән гыйбарәт.

Тәрбияви максат балаларның рухи дөньяларын баету, аларны татар халкының мәдәнияте һәм сәнгате белән таныштыру, төрле милләт вәкилләре арасында дуслык һәм хөрмәт хисе тәрбияләүгә юнәлтелә.

Бурычлар:

Укучыларда татар сөйләмен тыңлап аңлау күнекмәләрен булдыру; диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү; дөрес язу һәм язма сөйләм күнекмәләрен булдыру.

Акыл хезмәте күнекмәләрен булдыру; татар сөйләм этикеты үрнәкләрен кулланып, әңгәмә корырга, фикер йөртергә, хәбәр итәргә күнектерү; татар дөньясына караган милли традицияләр, ризыклар, бәйрәмнәр, уеннар, халык авыз иҗаты үрнәкләре белән таныштыру һәм татар әдәбияты, сәнгате, мәдәнияте турында мәгълүмат җиткерү.

Укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр

1. Татар теленең төп фонетик үзенчәлекләрен, татар теленә генә хас булган фонемаларның дөрес әйтелешен гамәли үзләштерү

2. Татар телендә сүз басымын дөрес куя һәм иҗек чигендәге фонетик үзгәрешләрне истә тотып сөйли белү

3. Алынма сүзләрне, антоним, синоним, омонимнарны сөйләмдә урынлы куллану

4. Рус теленә тәрҗемә итү үзенчәлекләрен гамәли үзләштерү

5. Тыңлап аңлау эшчәнлегендә төп фикерне билгели, мөһим мәгълуматны аерып ала белү

6. Диалогик сөйләмдә орфоэпик, лексик-грамматик нормаларны саклап, сөйләм яңалыгын җиткерә,үз фикереңне дәлилли белү

7. Монологик сөйләмдә җөмләдә сүз тәртибен саклап, сөйләмне мөмкин кадәр тулы һәм аңлаешлы итеп оештыра белү

8. Уку.Тексттан кирәкле мәгълуматны табу, текст белән мөстәкыйль эшләү.Текст төзелеше турында төшенчә бирү.

9. Язма сөйләм.Тәкъдим ителгән ситуациягә карата фикерләрне язмача оештыра белү, сочинеие язу, текстның планын төзү, эчтәлеген язмача сөйләү.

Программаның эчтәлеге

Бүлекләр, темалар   Сәгать саны Темага караган төп төшенчәләр
1. Яңа уку елы белән ! Аваз, хәреф, сузык, тартык, яңгырау, саңгырау, калын, нечкә, искә төшерергә, истә тотарга, кулланырга, кагыйдә, барысы да, һәрбер, сыйныфташ, димәк, котларга, теләргә, уңыш, ярыйсы, уртача, шәп, беркөе.
2. Кеше һәм сәламәтлек   Сәламәт, гәүдә, каш, керфек, ирен, тән,терсәк, яңак, тез, саф һава, чиста, күзлек, уңайлы, шатланырга,елмаерга, өлкән,олы, чыныгырга, шөгыльләнергә, йөзү, йөгерү.
3. Өйдә һәм кунакта Рәхим итегез, рөхсәт итәргә, гафу итәргә, гафу үтенергә, сыйларга, сый, әзерләргә, әзер, пешерергә, авыз итәргә, кунакчыл, кунак итәргә, урнаштырырга, табын, куярга, бергәләп, чын күңелдән, зинһар өчен, өченчекөн, берсекөнгә.
4. Туган як табигате Ала карга, песнәк, чәүкә, саескан, урман тавыгы, ач, ачлык, үләргә, үлән, үсемлек, бала яфрагы, гүзәл, гүзәллек, нәфис, нәфислек, сокланырга, тигез, иркен, алан, бурсык, җәнлек, дала.
5. Уйныйбыз да, биибез дә Тиздән, көлкеле, әйбер, каршыларга, сикерү, йөгерү, көч сынашырга, катнашырга, чыгыш ясарга, ятларга, дәвам итәргә, түзәргә, тәбрикләргә, шатланырга.
6. Һөнәрләр дөньясында Белгеч, нәшрият, китапханә, китапханәче, остаханә, кулъязма, тарихчы, хәрби хезмәткәр, янгын сүндерүче, хәбәрче, игенче, терлекче, урам себерүче, җыештыручы.  
7. Музейлар һәм театрлар Тарих, тарихи, әдәбият, әдәби, милли, милләт, фән, фәнни, борынгы, әйбер, хәзинә, кызыклы, рәсем, рәсем ясарга, карачкы, төрле, танылган, таныштырырга, төрле, корал, дөнья.  
Татар балалар язучылары һәм шагыйрьләре.   Хәтердә калдырырга, тормыш юлы, иҗат, иҗат итәргә, әдәби, әсәр, хикәя, мәсәл, чынбарлык, кимчелек, уңай сыйфатлар, тискәре, көлке хәл, тапкыр (находчивый), булдыклы, булдыксыз, надан, алдакчы, саран, юмарт, ошарга, эзләргә, табарга.
9. Сәяхәт итү Юл, юлчы, хыял, хыялланырга, ышанырга, озатырга, тимер юл вокзалы, елга порты, ил, чит ил, инглиз, һинд, кытай, гарәп, төрек, диңгез, ял йорты.
10. Татарстан – минем республикам Милләт, төрле, тату, җитештерелергә, төзелергә, мул, уңыш, якын (около), билгеле (танылган), очратырга, күрсәтергә, озынлык, тирәнлек, биеклек.
11. Җәй Ком, комлык, кызынырга, су коенырга, балык тотарга, сөенергә, чикерткә, черки, чебен, эссе, күләгә, җиләс, күк, йолдыз, орлык чәчәргә, үстерергә, беренчедән, икенчедән, минемчә, синеңчә, сезнеңчә.

2011-2012 нче уку елына методик тема

Шәһәр темасы Мәктәп темасы Укытучының темасы
Белем бирү учреждениесенең методик эшен камилләштерүдә укытучының һөнәри үсеше белем сыйфатын күтәрүдә төп шарт булып тора.
Белем һәм тәрбия бирүдә үзләренең эшчәнлегендә экологик-туристик концепцияне тормышка ашыручы укытучыларның һөнәри квалификациясен күтәрү системасын камилләштерү. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрндә терәк схемалар куллану аша укучыларның танып-белү эшчәнлеген активлаштыру, сәламәтлекләрен саклауга игътибарлы булу.    

Календарь-тематик план.

Дәреснең темасы Сәг. саны Үткәрү вакыты Көтелгән нәтиҗәләр Контроль төре
Про-грамма буенча Фактик Махсус белем һәм күнекмәләр Гомумбелем күнекмәләре һәм уку эшчәнлеге
1.Яңа уку елы белән! (4 сәг.)
1. Яңа уку елы белән!     Башлангыч сыйныфта алган белемнәрне кабатлау. Тыңлап аңлау күнекмәләрен камилләштерү.  
2. Ләбиб Леронның “Хәерле иртә”шигырен сәнгатьле уку     Яңа лексик берәмлекләр үзләштерү. Искә төшерергә, кулланырга, истә тотарга, кулланырга, барысы да, һәрбер сүзләрен куллану. Татар теленә хас авазларны дөрес әйтү. Эзлекле сөйли белү. Сәнгатьле уку.  
3. Р. Миңнуллин. “Аяз кайта мәктәптән” шигыре белән танышу, анализлау.     Котлау, котларга, искә төшерергә, истә тотарга, кулланырга, кагыйдә, барысы да, һәрбер, димәк, уңыш, ярыйсы, уртача, шәп, беркөе сүзләрен сөйләмгә кертү. Игътибарлылык, ихтыяри хәтер күнекмәләрен үстерү. Уку кирәк- яраклары белән дөрес эш итә белүне формалаштыру. Шигырь ятлау
4. Б. Рәхмәтнең “Белдем! Белдем!” шигыре.       Эчтәлек сөйләү, план төзү. Укучы образы турында әңгәмә. Мөстәкыйль уку мәсьәләләрен куя белү.  
2.Кеше һәм сәламәтлек (9 сәг.)
5. З. Гомәрованың “Үзем җыештырдым” шигыре.     Физик хезмәтнең, сортның кеше сәламәтлеген ныгытуда роле, чисталыкны саклый белү, ярдәмләшү турында сөйләшү. Дәреслек белән эшли белү. Лирик әсәргә анализ ясау.  
6. “Рәсим һәм Илнур” хикәясе белән танышу.     Хикәя эчтәлеге буенча фикер алышу. Аңлап уку, тәрҗемә итү, сорауларга җавап бирү.  
7. БСҮ. “Минем көндәлек режимым” – монологик сөйләм.     Көндәлек режим, башкарган эшләр, көнне ничек үткәрү турында сөйли беләү Эзлекле итеп сөйли белү. БСҮ.
8. “Әни кайтуга” тексты белән танышу, анализлау.     Әниләргә ярдәм итү- үзеңә ярдәм итү булуын төшендерү. Фикерләү сәләтләрен үстерү  
9. БСҮ. “Мин- өйдә ярдәмче” – хикәя төзү.     Өйдә башкарылган эшләр турында эзлекле итеп сөйли белү. Рәсем буенча хикәяләр төзи белү. БСҮ.
10. М. Газизовның “Ботка” шигыре.     Шагыйрьнең иҗаты белән танышу. Лирик әсәрне анализлау. Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү. Шигырь ятлау
11. “Ботка” шигыре буенча диалог төзү.     Бирелгән сүзләр, ситуацияләр буенча диалоглар төзи белү Репликаларны төз һәм дөрес интонация белән укый белү.  
12. В. Осееваның “Уллар” хикәясе белән танышу.       Әниләргә карата хөрмәт, игътибарлылык, хезмәткә хөрмәт турында әңгәмә корып сөйли белү. Тәрҗемә итү күнекмәләрен үстерү.  
13. БСҮ. “Гаиләдә эш бүленеше”темасына әңгәмә оештыру.     Һәркем хезмәт итәргә тиешлек турында аңлау. Хезмәттә- хөрмәт булуын төшенү. Парларда эшли белү. БСҮ
3.Өйдә һәм кунакта (5 сәг.)
14.   Өйдә һәм кунакта әдәплелек кагыйдәләре.       Яңа лексика белән танышу (рәхим итегез, рөхсәт итегез, гафу итегез, сыйларга, сый, авыз итәргә, кунакчыл, кунак итәргә, табын, чын күңелдән, зинһар өчен). Сүзлекләр белән эшли белү.  
15. Ә. Бикчәнтәева “Тәмле сүз” хикәясен рольләргә бүлеп уку.       Яңа лексиканы актив сөйләмгә кертү. Текстны тәрҗемә итү, эчтәлеген аңлау. Үз фикереңне дәлилли белү.  
16. БСҮ. “Тәмле сүз” хикәясен үзгәртеп язу.     План буенча хикәяне үзгәртеп язарга өйрәнү. Әсәрнең ахырын үзгәртә белү. БСҮ.
17. “Телефоннан сөйләшү” текстын уку.     Текстның эчтәлеге белән танышу, анализлау. Рольләргә бүлеп укуны камилләштерү.  
18. БСҮ. Телефоннан сөйләшү әдәбе.     Телефоннан әдәпле итеп сөйләшергә өйрнү, кагыйдәләрне белү. Диалогик сөйләмнәрен үстерү. БСҮ
4.Туган як табигате (10 сәг.)  
19.   Туган ягым табигате.         Туган ягыбызның табигате, аны саклауның әһәмияте турында сөйли белү. Яңа лексика белән танышу ( урман тавыгы, ач, ачлык, бака яфрагы, гүзәл, гүзәллек, нәфис, нәфислек, сокланырга, тигез, иркен, алан, бурсык, җәнлек, дала). Рәсем буенча җөмләләр, хикәяләр төзи белү.  
20. Ю. Ермолаевның “Ике пирожный” хикәясен уку, анализлау.       Текстның эчтәлеген белү, сорауларга җаваплар бирә алу. Вакытында бергәләп эшләү һәм ял итүнең әһәмияте турында аңлау, сөйли белү. Рольләргә бүлеп уку күнекмәләрен үстерү.  
21. БСҮ “Ике пирожный” хикәясен үзгәртү, яңа хикәя язу     Өйрәнгән актив лексик берәмлек ләрне куллану. Хикәя эчтәлеген үзгәртә белү. БСҮ
22. “Тавык, Тычкан һәм Көртлек” әкиятен өлешчә тәрҗемә белән уку.     Текстны тулысынча аңлау, автор фикерен таба белү Тәрҗемә итә белү.  
23. “Тавык, Тычкан һәм Көртлек” әкиятен сәхнәләштерү     Текст буенча диалогик сөйләм төзү. Хикәянең төп фикерен таба белү. Сәнгатьле уку. Матур әдәбият әсәрләрен сәнгатьле итеп укуны камилләш терү.  
24. В. Голявкинның “Витя качкан” хикәясе белән танышу.     Хикәяне аңлап уку, эчтәлеге буенча фикер алышу, белем алуның кирәклеген төшенү. Матур әдәбият әсәрләрен сәнгатьле итеп укуны камилләш-терү.  
25.     Л. Леронның “Супермалай” хикәясе.       Ялкаулык һәм тырышлык турында әңгәмә корып сөйли белү Монологик сөйләмнәрен үстерү.  
26. БСҮ.“Супермалай” хикәясенең эчтәлеген сөйләү.     Хикәянең эчтәлеген эзлекле итеп сөйли белү. Хезмәт сөючәнлек турында сөйләшү. Монологик сөйләм үстерү БСҮ
27. Г. Рәхимнең “Ялкау малай” шигырен сәнгатьле уку.     Теманы таба белү. Сәнгатьле уку. Шигырь ятлау.
28. БСҮ. “Бергә эшлибез, бергә ашыйбыз” - сочинение.     Өйрәнелгән лексиканы практикада куллану. Мөстәкыйль эшли белү. Сочинение №1
5.Уйныйбыз да, биибез дә (10 сәг.)
29. “Туган көн – күңелле бәйрәм” хикәясе белән танышу.     Рольләргә бүлә, тексттан төп фикерне аерып ала белү, яңа лексиканы үзләштерү. Сәнгатьле итеп уку  
30. “ Гүзәл Ләйсәннәрдә” хикәясен уку.       Текстка сорау кую , эчтәлек сөйләү. Җөмләдә сүз тәртибен саклап сөйләү. Логик фикерләү. Нәтиҗә ясау. Дәреслек белән эшли белү.  
31. БСҮ.“ Гүзәл Ләйсәннәрдә” хикәясе буенча диалогик сөйләм.       Бәйрәмнәр турында белемнәрен тирәнәйтү. Дусларыңда, кешедә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйли белү.   Ситуатив күнегүләр эшли белү БСҮ
32. “Табын янында” хикәясен уку, план төзү.       Әһәмиятле фикерне таба белү, план төзү. Аудирование  
33. БСҮ. “Табын янында” хикәясен үзгәртеп язу       Өйрәнелгән лексиканы кулланып, хикәяне үзгәртеп төзи белү.   План буенча хикәя төзү. БСҮ
34. Д. Аппакова.“Рөстәм” хикәясен өлешчә тәрҗемә белән уку.         Куелган сорауга төгәл җавап бирә алу.   Дәреслек белән эшли белү, тәрҗемә итү.  
35.   Туган көн уеннары.       Туган көн уеннары, җырлары белән танышу.   Сәнгатьле итеп уку күнекмәләрен үстерү.  
36. Татар халкының тизәйткечләре, санамышлары.       Тизәйткеч һәм санамышлар белән танышу, истә калдыру.   Авазларны дөрес әйтеп тиз укырга өйрәнү  
37. Р. Вәлиеваның “Туган көндә” хикәясен уку, сорауларга җавап бирү.     Туган көн турында сөйли, хикәяне анализлый, образларга бәя бирә белү.   Куелган сорауга төгәл җавап бирә алу.    
38. БСҮ. “Туган көнгә кунакка чакыру” - контроль диалог.       Туган көнгә чакыра белергә, әдәпле итеп сөйләшергә өйрәнү. Диалоглар төзү. БСҮ
6.Һөнәрләр дөньясында (4 сәг.)
39. Һөнәрләр дөньясында. “Олегның кәефе юк” хикәясе.     Яңа лексика белән танышу: белгеч, нәшрият, китапханә, китапханәче, остаханә, кулъязма, тарихчы, хәрби хезмәткәр, янгын сүндерүче, хәбәрче, игенче, терлекче, урам себерүче, җыештыручы. Текстны ишетеп аңлау. Сүзлекләр, рәсемнәр белән эш. Презентация.  
40. Г. Әхтәмованың “Дәрестә” шигырен уку, анализлау.     Актив үзләштерелгән лексик берәмлекләрне сөйләмдә дөрес куллану. Тәрҗемә итә белү күнекмәләрен үстерү.  
41. Х. Шабановның “Китап” шигыре буенча ситуатив биремнәр эшләү.       Текстның эчтәлеген, ситуатив биремнәрне аңлау. Тексттан сүз, җөмлә табуны камилләштерү  
42. БСҮ. “Яхшы уку өчен нәрсә эшләргә кирәк?” темасына диалогик сөйләм.     Яхшы уку, киләчәктә һөнәрне дөрес итеп сайлау турында сөйләшү. Диалоглар төзү БСҮ
7.Музейлар һәм театрлар (5 сәг.)
43. Татарстан музейлары.     Татарстан музейлары турында белешмә бирү. Яңа лексика белән танышу, сөйләмгә кертү (тарихи, әдәби, милли, фәнни, борынгы, әйбер, хәзинә, карачкы). Өстәмә материаллар белән мөстәкыйль эшләргә өйрәнү.  
44. Татарстандагы театрлар.     Театр сәнгате, Татарстандагы театрлар, театр артистлары, аларның эшчәнлеге турында мәгълүмат бирү. Рәсем буенча сөйли белү.  
45. В.Осеева.“Зәңгәр яфраклар” хикәясен уку.     Текстның эчтәлеген аңлау, тәрҗемә итә, төп фикерне аерып чыгара алу   Рольләргә бүлеп уку күнекмәләрен үстерү.  
46. “Куркак юлдаш” әкиятен тәрҗемә белән уку.     Чын дуслык, авыр чакта бер-береңә ярдәм итү, ташлап калдырмау, бердәмлектә көч булуы турында сөйләшү. Әкиятне сәхнәләштерергә өйрәнү  
47. БСҮ. Сюжетны үзгәртеп, яңа әкият төзү.       Үз фикереңне телдән һәм язмача әйтә белү Язма сөйләмдә актив лексиканы куллану. Текст буенча диалогик-монологик сөйләм төзү. Әкият төзү. БСҮ
8.Татар балалар язучылары һәм шагыйрьләре (8 сәг.)
48. Татар балалар әдәбияты.     Татар балалар язучылары, шагыйрьләре турында белемнәрен тирәнәйтү. Яңа лексика белән танышу, сөйләмгә кертү ( хәтердә калдырырга, тормыш юлы, иҗат, иҗат итә, әдәби әсәр, хикәя, мәсәл, чынбарлык) Текстны ишетеп аңлау.  
49. З.Әхмәровның “Әләкче” хикәясе белән танышу.     Хикәя эчтәлеге буеча фикер алышу, үз фикереңне әйтә белү. Яңа лексиканы сөйләмгә кертү (кимчелек, уңай сыйфатлар, тискәре сыйфатлар, көлке хәл, тапкыр (находчивый), булдыклы, булдыксыз, надан, алдакчы). Дәреслек белән эш. Тәрҗемә итә белү күнекмәләрен үстерү.  
50. БСҮ. З.Әхмәровның “Әләкче” хикәясен анализлау, сөйләмгә чыгу.     Текстның эчтәлеген аңлау, тәрҗемә итә, төп фикерне аерып чыгара алу Текст белән эшли белү, эзлекле итеп эчтәлекне сөйләү БСҮ
51. Ш. Галиевнең “Мин” шигырен сәнгатьле уку.     Мактануның начар гадәт булуы турында сөйләшү, әдәплелек кагыйдәләрен искә төшерү. Сәнгатьле итеп уку Шигырь ятлау
52. Н. Мәдияровның “Инде мактанмас” шигырен сәнгатьле уку.     Белемлелекнең кирәклеген, мактануның начар гадәт булуын төшенү. Сәнгатьле итеп уку.  
53. Х. Гарданованың “Акыллы Карабай” хикәясе белән танышу.     Татар телендә сүз тәртибен аеру. Текстның эчтәлеге буенча план төзи белү.  
54. “Акыллы Карабай” хикәясен анализлау, эчтәлеген сөйләү.     Татар текстларын сөйли белү, татар телендә сүз тәртибен үзләштерү. Кирәкле өлешне сайлап уку.  
55. БСҮ. “Дүрт аяклы дусларыбыз”, “Минем дусларым“ -сочинение язу.     Дуслар темасы бенча өйрәнелгән лексиканы сөйләмдә дөрес итеп куллана белүне күзәтү. Терәк сүзләрне кулланып, сочинение язу. Сочинение № 2
9.Сәяхәт итү. Спорт. (3 сәг.)
56. Сәяхәт итү турында сөйләшү.     Яңа лексика белән танышу, актив сөйләмгә кертү (юлчы, хыял, хыялланырга, ышанырга, тимер юл вокзалы, елга порты, чит ил, диңгез, ял йорты). Дәреснең темасын, куелган максатларны дөрес аңлау.  
57. “Спорт – сәламәтлек чыганагы “ темасына диалогик сөйләм.     Лексик-грамматик нормаларны саклап аралашу. Сүзлекләр белән эшли белү.    
58. “ Без сәяхәт итәргә яратабыз” темасы буенча ситуатив биремнәр     Сәяхәттә булган урыннар, киләчәккә планнар турында сөйли белү. Диалоглар төзү. Дәреслек белән эш.  
10.Татарстан – минем республикам (7 сәг.)
59. Татарстан – минем республикам.     ТР турында белемнәрен тирәнәйтү. Яңа лексика белән танышу, сөйләмгә кертү ( милләт, җитештерелергә, төзелергә, мул уңыш, якын (около), билгеле (танылган), очратырга, күрсәтергә, озынлык, тирәнлек, биеклек). Яңа текстны ишетеп аңлау, таныш сүзләргә таяна белү.  
60. Г. Бәшировның “Безнең Татарстан” хикәясе белән танышу.     ТР ның бай республика булуы турында әңгәмә кора белү, байлыклардан урынлы файдалана белергә, табигатьне сакларга кирәклеге турында сөйләшү. Куелган сорауларны, текстны аңлау, эчтәлеген сөйләп бирә алу.  
61. БСҮ. “Дуслар иле” тексты буенча сорауларга җаваплар язу.     Сөйләм яңалыгын дөрес җиткерү. Татар сөйләмендә дөрес интонация куя белү Уку материалы һәм ирекле тема буенча диалог төзү. Эчтәлекне план буенча сөйли белү.    
62. Р. Миңнуллинның “Туган тел” шигыре.     Туган тел, татар теле турында белемнәрен тирәнәйтү, телләр белүнең әһәмияте турында әйтә белү. Аңлап уку, эчтәлекне сөйли белү Шигырь ятлау
63. Ш. Галиевнең “Тәмле рәхмәт” шигырен анализлау.     Әдәплелек кагыйдәләрен белү. Сәнгатьле итеп уку.  
64. Х. Гардановның “Безнең урам” шигыре.     Лирик әсәргә анализ ясый белү, үзләре яшәгән урам турында сөйләргә өйрәнү. Чаллы урамнары турында белемнәрен тирәнәйтү. Дәреслек, урам рәсемнәре белән эш.  
65. “Татарстан елгалары” тексты өстендә эш.         Аңлап уку, эчтәлекне сөйли белү. Татарстан елгалары, аларның әһәмияте турында белемнәрен тирәнәйтү. Елгалар турында сөйли белү. Укытучының сөйләвен, аңлатуын, укучыларның укуын, җавабын тыңлый белү.  
11.Җәй (5 сәг.)
66. Исәнме, җәй!     Җәй билгеләрен әйтә белү. Яңа лексиканы сөйләмдә куллана белү ( ком,комлык, кызынырга, су коенырга, балык тотарга, сөенергә, чикерткә, черки, чебен, эссе, күләгә, җиләс, күк, йолдыз, орлык чәчәргә, үстерергә, беренчедән, икенчедән, минемчә, синеңчә, сезнеңчә). Ел фасыллары турында эзлекле итеп сөйли белү. Табигать матурлыгын күзәтә, тоя белү.  
67. “Кем нәрсә ярата?” әкияте.       Әкиятнең эчтәлеген үзләштерү, анализлау, әкият геройлары турында әңгәмә корып сөйләшә алу. Әкиятне дөрес интонация белән укый белү.  
68. “Шүрәле кунак җыя” әкиятенең дәвамын төзү.     Әкият язу үзенчәлекләрен, әкият төрләрен үзләштерү. Логик фикерләү. Нәтиҗә ясау.  
69-70. 5 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау. Уку елын йомгаклау.     Алган белемнәрне гомумиләштерү, нәтиҗәләр ясау, йомгаклау.    

Наши рекомендации