Икебез дә унөчтә булсак
ГИА-сочинение
1. Мин кулыма китап алам...(Р.Миңнуллин тексты буенча)
Текст ахырында китерелгән сүзләр аның төп мәгънәсен чагылдыра. Текст авторы Роберт Миңнуллин китапның кеше тормышында зур роль уйнаганлыгын, аның кирәклеге турында фикер йөртергә чакыра. Мин авторның сүзләре белән тулысынча килешәм.
Без китаплар аша тормышны өйрәнәбез, белем алабыз. Аларда бик күп акыл хәзинәсе тупланган. Фикерләремне раслау өчен, тексттан 7, 8 җөмләләрне мисал итеп китерәм. Чыннан да, безнең әби-бабайларыбыз белем һәм тәрбияне китаплар аша алганнар бит. Хәзер яшьләр күбрәк компьютер, телевизор, кәрәзле телефоннарга тартыла, интернет челтәрләре аша бөтен мәгълүматны ала. Милләтебез тарихын, гореф-гадәтләрен без алар аша гына аңлый алырбызмы? Компьютер бездә милли хис тәрбияли алырмы? Нәтиҗәләремнең дөреслеген 22 нче җөмлә мисалында расларга мөмкин.
Р. Миңнуллин яшь буынны китап укырга чакыра. Китапның кеше өчен рухи таяныч булуына ышандыра. (112 сүз)
2. Хәсән бай.
Текст ахырында кеше тудырган матди байлыклар юкка чыкканда да, рухи кыйммәтләрнең югалмавы турында сөйләнә. Ул текст: “... Хәсән байның хезмәтен юкка чыгару өчен, шулкадәр кан коеп, шулкадәр хәсрәт чигәргә кирәк иде микән?!” – дигән җөмлә белән төгәлләнә. Автор, минемчә, инкыйлабның җәмгыятькә китергән зыяны турында уйланырга чакыра. Бу җөмләдән күренгәнчә, инкыйлаб чорында бай катлау кешеләренең байлыкларын тартып алып, үзләрен юк итсәләр дә, алар тудырган рухи нигез – мәчетләр һаман исән.
Автор сүзен Хәсән байның аяныч язмышын сурәтләүдән башлый. “Революциядән соң аның ... байлыгын тартып алалар, ... төрмәләрдә йөртәләр, якыннарын атып үтерәләр.” Минемчә, кан коймыйча да, ул үз байлыгын яңа хөкүмәткә биргән булыр иде. Күпләр шулай эшләгәннәр. Тик инкыйлаб вакытында матди байлык хуҗаларын юк итү беренче урында торган. Моның белән яңа власть оттырган гына. Хәсән байны юк итеп кенә, аның изге гамәлләрен сызып ташлый алмаганнар. Иң әһәмиятлесе: халык аны онытмаган, чөнки Хәсән бай милләтенең рухи үсеше турында уйлаган. “... никадәр бай булса да, ятимнәрне онытмады бит, мәдрәсәләр, мәктәпләр салдырды, мәчетләр төзетте, гомере буе изгелектә булды, ” – ди автор. Чыннан да, кешенең бөеклеге бернинди байлык белән дә үлчәнми. Үз милләтен укымышлы итеп күрергә теләгән Хәсән байның өстенлеге аның игелекле гамәлләрендә. Андыйлар исән вакытта ук үзләренә һәйкәл коралар. Хәсән бай төзеткән мәчетләр әнә шул турыда сөйли. Алар һаман да исән.
Шулай итеп, яхшылык җирдә ятмый. Һәр кешенең җирдә эзе, яхшы исеме калырга тиеш. Хәсән бай да изге гамәлләре белән халык күңелендә яши, исеме дә тарихка кереп калган. Ул төзеткән мәчет һаман да иман нуры чәчеп тора.
3.Табигатьнең кадерле бүләге.
Минемчә, бирелгән бу өлештә текстның төп мәгънәсе чагылган. Ул табигатьнең кешелек өчен иң кадерле бүләге булган суны пычратмаска, кадерләргә кирәк икәнен аңлата.
Чыннан да, су- яшәү өчен иң кирәкле матдә. Кеше сусыз бер көн дә тора алмый. Нәтиҗәләремне раслау өчен, укылган тексттагы 15, 16 нчы җөмләләрне китерәм. Кызганычка каршы, без бу тылсымлы суның кадерен белмибез. Чишмәләрне сакламыйбыз, елгаларны пычратабыз. Тексттагы “Эчә торган төче су планетадагы барлык суларның нибары ике генә процентын тәшкил итә” дигән җөмлә минем алда әйтелән фикеремә дәлил булып тора. Бу фактлар сагаерга мәҗбүр итә. Чиста суларның шулай кимүе кеше организмына, яшәешенә зур зыян сала дигән сүз. Пычрату процессы һаман бу тизлектә барса, тирә-юнебездәге тереклек тә юкка чыгарга мөмкин.
Димәк, текст авторы Г.Бәширов табигать биргән бу бүләктән дөрес файдаланырга, аны кадерләргә чакыра. Шулай булганда гына изге чишмәләребезне , чиста сулы елга- күлләребезне саклап кала алырбыз.
4. Шомырт нигә елый
Текст ахырындагы сүзләре белән автор авыр вакытларда кешеләрнең генә түгел, ә агачларның да елавы турында әйтәсе килгән. Агачларның елавы- ул табигать елавы. Минемчә, бирелгән бу өлештә текстның төп мәгънәсе чагылган. Текст авторы Рафаил Төхфәтуллин безне табигатькә карата игъбарлырак булырга чакыра.
Кеше белән табигать һәрвакыт тыгыз бәйләнештә яши. Без табигатьнең матурлыгыннан, байлыгыннан файдаланабыз. Моңа дәлил итеп “Җәй азакларына таба без шомыртыбызга кунакка киләбез. Дустыбыз безне, авызны бераз бөрештерсә дә, бик тәмле, чем-кара җимешләре белән сыйлый” җөмләсен китерәм. Ләкин кешеләр үзләре шул матурлыкка зыян да салалар бит: агачларны сындыралар, матур-матур чәчәкләрне өзәләр, елга-күлләрне пычраталар. Моңа дәлил булып, текстагы 17 һәм 18нче җөмләләр килә. Кешеләр тарафыннан кимсетелгән шомырт агачы үзенең матурлыгын югалткан. Аны кызганып, тирә-юнь дә моңсуланган.
Чыннан да, мондый күренешләр табигатькә зур зыян сала. Рәнҗетелгән кешеләр шикелле табигать тә елый, ярдәм сорап ялвара. Без табигатьне сакларга, аңа карата игътибарлы булырга тиешбез.
5. Җиз кыңгырау.
Минемчә, Ә.Еники әсәреннән алынган өзек яңадан балачак һәм яшьлеккә кайтара торган истәлекләр турында уйландыра.
Тормышның билгеле бер чоры белән бәйле кадерле истәлек һәркемдә дә була: кемдер өчен ул китап, кулъяулык яки җыр булса, автор өчен ул- җиз кыңгырау. Кайбер истәлекләр еллар узу белән юкка чыгалар, тик авторның “элеккечә яшь, дәртле, моңлы” кыңгыравы гына вакытка бирешми. Беренче чиратта, автор кадерле истәлекнең мәңгелек булуын ассызыклый. Әлеге фикерне текстның 3нче һәм 8нче җөмләләр мисалында дәлилләп була.
Кечкенә генә кыңгырау үзенә бер дөньяны сыйдырган. Аның чыңлавында кайдадыр еракта калган тарих та, авторның балачагы һәм яшьлек хыяллары, хәтта Нигъмәтулла абзыйның җыры да саклана. Ул- хыялларында гына булса да, кыңгыраулы пар атларда узучы туйларга алып кайтучы да. “Күз ачып йомганчы кырык ел артка” яшүсмер чагына кайтаручы могҗизалы, серле кыңгырау да ул. Автор фикеренчә, җиз кыңгырауның кадере- аның дәртле, көмеш тавышында яшьлек һәм мәхәбәтнең саклануы.
Шулай итеп, автор өчен җиз кыңгырау- яшьлек, мәхәббәтне гәүдәләндерүче образ.
6. Туган тел.
Минемчә, бирелгән өлештә текстның төп мәгънәсе чагылган. Текст авторы М.Юныс туган телнең һәр кеше өчен дә ничек кадерле, матур һәм якын булуы турында фикер йөртергә чакыра.
Туган тел һәм Туган ил төшенчәләрен мин икесен бер дәрәҗәдә куяр идем. Кеше кайларга гына китмәсен, ул үзенең туган җирен сагына. Туган җир ул- аның яшәгән кешеләре, гореф-гадәтләре, теле. Фикерләремне раслау өчен, тексттан 7 җөмләне дәлил итеп китерәм. Чыннан да, Мәскәү татарлары, паркка җыелып, үзләренең туган якларын, телләрен искә төшерәләр. Шәһәрдә күпме генә күңел ачу урыннары булмасын, аларны шушы җир чакырып китерә. Бу фикерләремнең дөреслеген 12-13 җөмләләрдән аңларга була.
Димәк, туган тел халыкны берләштерә, якынайта, авырлыкларны җиңеп чыгарга көч бирә. Г. Тукайның “И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!» дигән сүзләре һәркемнең күңел түрендә сакланадыр дип уйлыйм мин. (124сүз)
7. Рәмзиянең әбисе.
Текст ахырындагы сүзләр кеше тормышында истәлекләрнең мөһим роль уйнавын күрсәтә. Әлеге сүзләрнең авторы Ләбибә Ихсанова яшьлеккә кайтара торган истәлекләр хакында уйландыра.
Тормышның билгеле бер чоры белән бәйле кадерле истәлекләр һәркемдә дә була: кемдер өчен ул китап, кулъяулык яки җыр була. Истәлекләр аша кеше балачагына, яшьлегенә әйләнеп кайта, матур мизгелләрне исенә төшерә. Рәмзиянең әбисе исә, фотоларга карап, кабат яшь чагына әйләнеп кайта. Әлеге фикерне “Рәмзиянең әбисе моннан 50 еллар элек булган очрашу турында рәхәтләнеп сөйләде, рәсемне ни өчен эзләп табуын да онытты” җөмләсе мисалында дәлилләп була. Истәлекләр, хатирәләр киләчәк буынга да күп мәгълүмат бирәләр, тормышны, кешеләрне яңача ачалар. Фикерләремне дәлилләү өчен тексттан 18, 19нчы җөмләләрне китерәм.
Димәк, текст авторы истәлекләрнең кеше тормышында тирән эз калдыруы хакында яза һәм алар ярдәмендә алдагы буын турында бик күп яңалыклар белеп булуын ассызыклый. (127 сүз)
8. Яшьлеккә хат (Р.Низаминың тексты буенча)
Әлеге текст авторы Р.Низамиев укучыларны киләчәктә зур максатларга омтылып яшәү һәм аларны тормышка ашыру мәсьәләсе турында фикер йөртергә чакыра. Мин авторның фикерләре белән тулысынча килешәм.
Әйтелгәннәрне раслау өчен, текстның “Адәм баласын бу дөньяда теләк, хыял дигән нәрсә йөртә. Хыялсыз кеше- канатсыз кош, дигән борынгы бабаларыбыз” җөмләләренә игътибар итик. Чыннан да, хыялланмаган кеше юктыр дип уйлыйм мин. Әгәр кеше хыяллана белмәсә, җәмгыять бер урында гына торыр иде. Хыялларны тормышка ашыру юлында кешеләр зур ачышлар ясаганнар, тормышны, яшәешне үзгәрткәннәр. Минемчә, хыял буш җирлектә генә туарга тиеш түгел. Хыял тормышчан булганда гына чынга аша. Кечкенәдән малайлар очучы, космонавт яисә президент булырга хыяллана. Үсә-үсә бу хыяллар үзгәрергә дә мөмкин. Ничек кенә булмасын, хыялны тормышка ашыру өчен тырышырга кирәк. Тексттан “Үз-үзеңне генә түгел, һөнәр сайлауда да безне әллә ничә төрле сукмак, йөз төрле эш, шөгыль, мөмкинлекләр көтеп тора. Шуларның нәкъ синең рухыңа, асылыңа, сәләтеңә туры килгәне бер яки берничә генә булырга мөмкин.” дигән җөмләләргә дә игътибар итик. Чыннан да һөнәр сайлаганда да бик уйлап эш итәргә кирәк. Булачак һөнәрең синең теләкләреңә генә түгел, мөмкинлекләреңә, сәләтеңә туры килергә тиеш.
Алдагыларга нәтиҗә ясап шуны әйтәсе килә: хыялны чынга ашыру бездән күп сыйфатлар таләп итә. Болар һәркемдә була ала торган тырышлык, уңганлык, нык ихтыяр көченә ия булу, тормышны ярату, тирә-юньдәгеләргә игътибарлы булу, мәрхәмәтлелек, үз-үзеңә дөрес бәя бирә белү, җитешсезлекләреңнән арынырга тырышу, зыялы булырга омтылу, тырышып уку, бөек кешеләрдән үрнәк алу һәм башка бик күп сыйфатлар. Бу сыйфатларга һәркем ия була ала. Димәк, хыялга бары бер адым гына ясарга кирәк.
9. Табигатьнең кадерле бүләге№2
Әлеге текст авторы Гомәр Бәширов күтәргән проблема – эчәр суларыбызның чисталыгы, аны күз карасы кебек саклау , чишмәләрне Җир-ананың Аллаһ кодрәте белән кешеләргә биргән бүләге дип, кадерен белеп кабул итә белү кирәклеге – бүгенге көннең иң үзәк проблемаларының берсе. Текст ахырындагы сүзләр язучының төп фикерен белдерә. Сулыкларны саклау мәсьәләсе турында уйланырга чакыра.
Чыннан да, су- яшәү өчен иң кирәкле матдә. Кеше сусыз яши алмый. Чишмә сулары бигрәк тә файдалы. Фикерләремне раслау өчен тексттан 12 җөмләне китерәм. Изгеләр чишмәсе кебек чишмә-коелар корымасын, шифалы сулары белән киләчәк буыннарны да сихәтләндерсен иде! Ә без табигатебез биргән шул зур бүләкнең кадерен беләбезме соң?
Язучыбыз гадәти тел белән язмый, җөмләләре уйланырга, сискәнергә мәҗбүр итә. “Дөньядагы чиксез нәрсә юк. Эчә торган төче су планетадагы барлык суларның нибары ике процентын тәшкил итә!” дигән җөмләләр безне, чыннан да, борчуга сала. Алар да елдан-ел кими бит. Алар да бетеп китсә, без нишләрбез.
Минемчә, язучы Г. Бәширов бүгенге көн өчен иң актуаль проблемаларның берсе турында яза. Мин дә аның фикерләренә кушылам һәм барлык кешелек дөньясына мөрәҗәгать итәм: саклыйк табигать биргән урман-болыннарыбызны, елга-күлләребезне, чишмә-коеларыбызны!
Бәхет шәһәре.
Әлеге текст авторы укучыларны табигатьне саклау мәсьәләсе турында фикер йөртергә чакыра.
Бәхет шәһәре төзергә уйлаган кешеләр “якты һәм матур урынга шәһәр салалар, ләкин “Җир-ана”дан рөхсәт сорап тормыйлар. “Бөтен урманнарны кисеп, заводлар, фабрикалар салып куйганнар. Бу заводлар, бөтен дөньяга кара төтен чыгарып, көне-төне эшли башлаганнар” дип яза автор. Бу җөмләдән аңлашылганча, табигатькә әйтеп бетермәслек зур зыян салына. Шәһәр янындагы саф чишмә дә “зур һәм пычрак елгага әйләнгән”. Табигать һәм кеше гомер-гомергә бәйләнештә яшәгән, ә монда бәйләнеш югалган. Авторның “Кешеләр арасында көнчелек күренә башлады” дигән җөмләсе безне сагаерга мәҗбүр итә. Чынлап та, кешеләр бер-берсеннән көнләшеп, дөнья куарга тотыналар, балалары турында бөтенләй оныталар. Ә балалары аларны хөрмәт итми башлыйлар.
Елга Җир-ананың ярасы зураюын күреп сөенә һәм шәһәрне пычрак сулары белән һәлак итәргә карар бирә, ә кешеләр бу турыда бернәрсә дә белми, экологик һәлакәт якыная.
Шулай итеп, автор табигатьне саклау турында ьитди проблемалар күтәрә. Кешеләрнең бер-беренә һәм табигатькә карата яхшы мөнәсәбәттә булуы һәлакәттән коткарып калачагын искәртә.
Икебез дә унөчтә булсак.
Текст ахырында китерелгән сүзләр аның төп мәгънәсен чагылдыра. Текст авторы М.Кәрим кешелеклелек, ярдәмчеллек, миһербанлык кебек сыйфатларның кеше тормышында зур роль уйнаганлыгын, аның кирәклеге турында фикер йөртергә чакыра. Мин авторның сүзләре белән тулысынча килешәм.
Автор 30 нчы еллар, ачлык, фәкыйрьлек белән тулы балачагын, 6 яшьлек энесе Ильяс белән күлдә балык тоткан чагын искә төшерә. Абый белән энекәше арасында чын дуслык булуын күрәбез. Фикерләремне дәлилләү өчен тексстан 36, 37нче җөмләләрне китерәм. Ачлыктан хәлсезләнгән энесен абыйсы иңнәрендә күтәреп кайта. Илҗяс күптәннән дөнья куйган. Авторның күңелендә үкенечле хисләр уяна, энесе турында җылы итеп искә ала. “Мин бит һәрвакыт аңа караганда өлкәнрәк, көчлерәк булдым” дип яза автор.
Шулай итеп, автор үзеңнән кечеләргә һәрчак ярдәм итәргә, миһербанлы, шәфкатьле булырга чакыра. Чынлап та, кешеләр үзара ярдәмләшеп яшәсәләр, тормыш тагын да матуррак, ямьлерәк булыр иде.
12. Туган тел.
Минемчә, бирелгән өлештә текстның төп мәгънәсе чагылган. Текст авторы М.Юныс туган телнең һәр кеше өчен дә ничек кадерле, матур һәм якын булуы турында фикер йөртергә чакыра.
Туган тел һәм Туган ил төшенчәләрен мин икесен бер дәрәҗәдә куяр идем. Кеше кайларга гына китмәсен, ул үзенең туган җирен сагына. Туган җир ул- аның яшәгән кешеләре, гореф-гадәтләре, теле. Фикерләремне раслау өчен, тексттан 7 җөмләне дәлил итеп китерәм. Чыннан да, Мәскәү татарлары, паркка җыелып, үзләренең туган якларын, телләрен искә төшерәләр. Шәһәрдә күпме генә күңел ачу урыннары булмасын, аларны шушы җир чакырып китерә. Бу фикерләремнең дөреслеген 12-13 җөмләләрдән аңларга була.
Димәк, туган тел халыкны берләштерә, якынайта, авырлыкларны җиңеп чыгарга көч бирә. Г. Тукайның “И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!» дигән сүзләре һәркемнең күңел түрендә сакланадыр дип уйлыйм мин. (124сүз)
13. Якты нур (укытучылар турында) Ф. Сафинның тексты буенча.
Әлеге текст авторы Ф. Сафин һәр кеше өчен иң кадерле булган Туган ил, әти-әни, мәктәп, укытучылар турында фикер йөртергә чакыра. Автор аларны “күңелнең матур, гүзәл хисләренә канат куючылар” дип атый. Мин авторның бу фикере белән тулысынча килешәм.
Укытучы! Нинди бөек исем! Һәр бала язмышы, аның бүгенгесе, киләчәге мөгаллимнең күңел түрендә, аның йөрәгендә. Һәр укытучы җылы мөнәсәбәткә лаек. Укытучының чиксез тырышлыгы, рухи көче, якты йөрәге бездә гаҗәпләнү хисе уятырга тиеш. Әйтелгән фикерләремне раслау өчен, тексттан 28, 29 җөмләләрне мисал итеп китерәм.
“Фәнүзә апа үзенең җырлары, кешелеклелеге, мөгалимлек осталыгы белән беркайчан да истән чыкмады. Ул безенең өчен иртәнге нур булып балкыды!” дип яза автор. Чыннан да, укытучылар иртәнге нурга тиң, чөнки алар һәр көн безгә үзләренең матур киңәшләре, ягымлы карашлары, тирән белемнәре белән зур тормыш юлына әзерлиләр.
Автор укытучыларны һәркем өчен кадерле булган Туган ил, әти-әни белән янәшә куя. Минемчә, бу бик дөрес фикер. Безнең яраткан укытучыларыбыз тәрбияләп үстергән әти-әниләребез, туган җиребез кебек үк күңелебез түрендә саклана һәм бары тик якты хисләр генә тудыра.
Мин кулыма китап алам... Текст ахырында китерелгән сүзләр аның төп мәгънәсен чагылдыра. Текст авторы Роберт Миңнуллин китапның кеше тормышында зур роль уйнаганлыгын, аның кирәклеге турында фикер йөртергә чакыра. Мин авторның сүзләре белән тулысынча килешәм. Без китаплар аша тормышны өйрәнәбез, белем алабыз. Аларда бик күп акыл хәзинәсе тупланган. Фикерләремне раслау өчен, тексттан 7, 8 җөмләләрне мисал итеп китерәм. Чыннан да, безнең әби-бабайларыбыз белем һәм тәрбияне китаплар аша алганнар бит. Хәзер яшьләр күбрәк компьютер, телевизор, кәрәзле телефоннарга тартыла, интернет челтәрләре аша бөтен мәгълүматны ала. Милләтебез тарихын, гореф-гадәтләрен без алар аша гына аңлый алырбызмы? Компьютер бездә милли хис тәрбияли алырмы? Нәтиҗәләремнең дөреслеген 22 нче җөмлә мисалында расларга мөмкин. Р. Миңнуллин яшь буынны китап укырга чакыра. Китапның кеше өчен рухи таяныч булуына ышандыра. (112 сүз) | Хәсән бай. Текст ахырында кеше тудырган матди байлыклар юкка чыкканда да, рухи кыйммәтләрнең югалмавы турында сөйләнә. Ул текст: “... Хәсән байның хезмәтен юкка чыгару өчен, шулкадәр кан коеп, шулкадәр хәсрәт чигәргә кирәк иде микән?!” – дигән җөмлә белән төгәлләнә. Автор, минемчә, инкыйлабның җәмгыятькә китергән зыяны турында уйланырга чакыра. Бу җөмләдән күренгәнчә, инкыйлаб чорында бай катлау кешеләренең байлыкларын тартып алып, үзләрен юк итсәләр дә, алар тудырган рухи нигез – мәчетләр һаман исән. Автор сүзен Хәсән байның аяныч язмышын сурәтләүдән башлый. “Революциядән соң аның ... байлыгын тартып алалар, ... төрмәләрдә йөртәләр, якыннарын атып үтерәләр.” Минемчә, кан коймыйча да, ул үз байлыгын яңа хөкүмәткә биргән булыр иде. Күпләр шулай эшләгәннәр. Тик инкыйлаб вакытында матди байлык хуҗаларын юк итү беренче урында торган. Моның белән яңа власть оттырган гына. Хәсән байны юк итеп кенә, аның изге гамәлләрен сызып ташлый алмаганнар. Иң әһәмиятлесе: халык аны онытмаган, чөнки Хәсән бай милләтенең рухи үсеше турында уйлаган. “... никадәр бай булса да, ятимнәрне онытмады бит, мәдрәсәләр, мәктәпләр салдырды, мәчетләр төзетте, гомере буе изгелектә булды, ” – ди автор. Чыннан да, кешенең бөеклеге бернинди байлык белән дә үлчәнми. Үз милләтен укымышлы итеп күрергә теләгән Хәсән байның өстенлеге аның игелекле гамәлләрендә. Андыйлар исән вакытта ук үзләренә һәйкәл коралар. Хәсән бай төзеткән мәчетләр әнә шул турыда сөйли. Алар һаман да исән. Шулай итеп, яхшылык җирдә ятмый. Һәр кешенең җирдә эзе, яхшы исеме калырга тиеш. Хәсән бай да изге гамәлләре белән халык күңелендә яши, исеме дә тарихка кереп калган. Ул төзеткән мәчет һаман да иман нуры чәчеп тора. | |
Җиз кыңгырау. Минемчә, Ә.Еники әсәреннән алынган өзек яңадан балачак һәм яшьлеккә кайтара торган истәлекләр турында уйландыра. Тормышның билгеле бер чоры белән бәйле кадерле истәлек һәркемдә дә була: кемдер өчен ул китап, кулъяулык яки җыр булса, автор өчен ул- җиз кыңгырау. Кайбер истәлекләр еллар узу белән юкка чыгалар, тик авторның “элеккечә яшь, дәртле, моңлы” кыңгыравы гына вакытка бирешми. Беренче чиратта, автор кадерле истәлекнең мәңгелек булуын ассызыклый. Әлеге фикерне текстның 3нче һәм 8нче җөмләләр мисалында дәлилләп була. Кечкенә генә кыңгырау үзенә бер дөньяны сыйдырган. Аның чыңлавында кайдадыр еракта калган тарих та, авторның балачагы һәм яшьлек хыяллары, хәтта Нигъмәтулла абзыйның җыры да саклана. Ул- хыялларында гына булса да, кыңгыраулы пар атларда узучы туйларга алып кайтучы да. “Күз ачып йомганчы кырык ел артка” яшүсмер чагына кайтаручы могҗизалы, серле кыңгырау да ул. Автор фикеренчә, җиз кыңгырауның кадере- аның дәртле, көмеш тавышында яшьлек һәм мәхәбәтнең саклануы. Шулай итеп, автор өчен җиз кыңгырау- яшьлек, мәхәббәтне гәүдәләндерүче образ. | ||
Шомырт нигә елый Текст ахырындагы сүзләре белән автор авыр вакытларда кешеләрнең генә түгел, ә агачларның да елавы турында әйтәсе килгән. Агачларның елавы- ул табигать елавы. Минемчә, бирелгән бу өлештә текстның төп мәгънәсе чагылган. Текст авторы Рафаил Төхфәтуллин безне табигатькә карата игъбарлырак булырга чакыра. Кеше белән табигать һәрвакыт тыгыз бәйләнештә яши. Без табигатьнең матурлыгыннан, байлыгыннан файдаланабыз. Моңа дәлил итеп “Җәй азакларына таба без шомыртыбызга кунакка киләбез. Дустыбыз безне, авызны бераз бөрештерсә дә, бик тәмле, чем-кара җимешләре белән сыйлый” җөмләсен китерәм. Ләкин кешеләр үзләре шул матурлыкка зыян да салалар бит: агачларны сындыралар, матур-матур чәчәкләрне өзәләр, елга-күлләрне пычраталар. Моңа дәлил булып, текстагы 17 һәм 18нче җөмләләр килә. Кешеләр тарафыннан кимсетелгән шомырт агачы үзенең матурлыгын югалткан. Аны кызганып, тирә-юнь дә моңсуланган. Чыннан да, мондый күренешләр табигатькә зур зыян сала. Рәнҗетелгән кешеләр шикелле табигать тә елый, ярдәм сорап ялвара. Без табигатьне сакларга, аңа карата игътибарлы булырга тиешбез. | ||
Табигатьнең кадерле бүләге. Минемчә, бирелгән бу өлештә текстның төп мәгънәсе чагылган. Ул табигатьнең кешелек өчен иң кадерле бүләге булган суны пычратмаска, кадерләргә кирәк икәнен аңлата. Чыннан да, су- яшәү өчен иң кирәкле матдә. Кеше сусыз бер көн дә тора алмый. Нәтиҗәләремне раслау өчен, укылган тексттагы 15, 16 нчы җөмләләрне китерәм. Кызганычка каршы, без бу тылсымлы суның кадерен белмибез. Чишмәләрне сакламыйбыз, елгаларны пычратабыз. Тексттагы “Эчә торган төче су планетадагы барлык суларның нибары ике генә процентын тәшкил итә” дигән җөмлә минем алда әйтелән фикеремә дәлил булып тора. Бу фактлар сагаерга мәҗбүр итә. Чиста суларның шулай кимүе кеше организмына, яшәешенә зур зыян сала дигән сүз. Пычрату процессы һаман бу тизлектә барса, тирә-юнебездәге тереклек тә юкка чыгарга мөмкин. Димәк, текст авторы Г.Бәширов табигать биргән бу бүләктән дөрес файдаланырга, аны кадерләргә чакыра. Шулай булганда гына изге чишмәләребезне , чиста сулы елга- күлләребезне саклап кала алырбыз. | ||
Рәмзиянең әбисе. Текст ахырындагы сүзләр кеше тормышында истәлекләрнең мөһим роль уйнавын күрсәтә. Әлеге сүзләрнең авторы Ләбибә Ихсанова яшьлеккә кайтара торган истәлекләр хакында уйландыра. Тормышның билгеле бер чоры белән бәйле кадерле истәлекләр һәркемдә дә була: кемдер өчен ул китап, кулъяулык яки җыр була. Истәлекләр аша кеше балачагына, яшьлегенә әйләнеп кайта, матур мизгелләрне исенә төшерә. Рәмзиянең әбисе исә, фотоларга карап, кабат яшь чагына әйләнеп кайта. Әлеге фикерне “Рәмзиянең әбисе моннан 50 еллар элек булган очрашу турында рәхәтләнеп сөйләде, рәсемне ни өчен эзләп табуын да онытты” җөмләсе мисалында дәлилләп була. Истәлекләр, хатирәләр киләчәк буынга да күп мәгълүмат бирәләр, тормышны, кешеләрне яңача ачалар. Фикерләремне дәлилләү өчен тексттан 18, 19нчы җөмләләрне китерәм. Димәк, текст авторы истәлекләрнең кеше тормышында тирән эз калдыруы хакында яза һәм алар ярдәмендә алдагы буын турында бик күп яңалыклар белеп булуын ассызыклый. (127 сүз) | ||
Туган тел. Минемчә, бирелгән өлештә текстның төп мәгънәсе чагылган. Текст авторы М.Юныс туган телнең һәр кеше өчен дә ничек кадерле, матур һәм якын булуы турында фикер йөртергә чакыра. Туган тел һәм Туган ил төшенчәләрен мин икесен бер дәрәҗәдә куяр идем. Кеше кайларга гына китмәсен, ул үзенең туган җирен сагына. Туган җир ул- аның яшәгән кешеләре, гореф-гадәтләре, теле. Фикерләремне раслау өчен, тексттан 7 җөмләне дәлил итеп китерәм. Чыннан да, Мәскәү татарлары, паркка җыелып, үзләренең туган якларын, телләрен искә төшерәләр. Шәһәрдә күпме генә күңел ачу урыннары булмасын, аларны шушы җир чакырып китерә. Бу фикерләремнең дөреслеген 12-13 җөмләләрдән аңларга була. Димәк, туган тел халыкны берләштерә, якынайта, авырлыкларны җиңеп чыгарга көч бирә. Г. Тукайның “И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!» дигән сүзләре һәркемнең күңел түрендә сакланадыр дип уйлыйм мин. (124сүз) | ||
Яшьлеккә хат (Р.Низаминың тексты буенча) Әлеге текст авторы Р.Низамиев укучыларны киләчәктә зур максатларга омтылып яшәү һәм аларны тормышка ашыру мәсьәләсе турында фикер йөртергә чакыра. Мин авторның фикерләре белән тулысынча килешәм. Әйтелгәннәрне раслау өчен, текстның “Адәм баласын бу дөньяда теләк, хыял дигән нәрсә йөртә. Хыялсыз кеше- канатсыз кош, дигән борынгы бабаларыбыз” җөмләләренә игътибар итик. Чыннан да, хыялланмаган кеше юктыр дип уйлыйм мин. Әгәр кеше хыяллана белмәсә, җәмгыять бер урында гына торыр иде. Хыялларны тормышка ашыру юлында кешеләр зур ачышлар ясаганнар, тормышны, яшәешне үзгәрткәннәр. Минемчә, хыял буш җирлектә генә туарга тиеш түгел. Хыял тормышчан булганда гына чынга аша. Кечкенәдән малайлар очучы, космонавт яисә президент булырга хыяллана. Үсә-үсә бу хыяллар үзгәрергә дә мөмкин. Ничек кенә булмасын, хыялны тормышка ашыру өчен тырышырга кирәк. Тексттан “Үз-үзеңне генә түгел, һөнәр сайлауда да безне әллә ничә төрле сукмак, йөз төрле эш, шөгыль, мөмкинлекләр көтеп тора. Шуларның нәкъ синең рухыңа, асылыңа, сәләтеңә туры килгәне бер яки берничә генә булырга мөмкин.” дигән җөмләләргә дә игътибар итик. Чыннан да һөнәр сайлаганда да бик уйлап эш итәргә кирәк. Булачак һөнәрең синең теләкләреңә генә түгел, мөмкинлекләреңә, сәләтеңә туры килергә тиеш. Алдагыларга нәтиҗә ясап шуны әйтәсе килә: хыялны чынга ашыру бездән күп сыйфатлар таләп итә. Болар һәркемдә була ала торган тырышлык, уңганлык, нык ихтыяр көченә ия булу, тормышны ярату, тирә-юньдәгеләргә игътибарлы булу, мәрхәмәтлелек, үз-үзеңә дөрес бәя бирә белү, җитешсезлекләреңнән арынырга тырышу, зыялы булырга омтылу, тырышып уку, бөек кешеләрдән үрнәк алу һәм башка бик күп сыйфатлар. Бу сыйфатларга һәркем ия була ала. Димәк, хыялга бары бер адым гына ясарга кирәк. | Табигатьнең кадерле бүләге№2 Әлеге текст авторы Гомәр Бәширов күтәргән проблема – эчәр суларыбызның чисталыгы, аны күз карасы кебек саклау , чишмәләрне Җир-ананың Аллаһ кодрәте белән кешеләргә биргән бүләге дип, кадерен белеп кабул итә белү кирәклеге – бүгенге көннең иң үзәк проблемаларының берсе. Текст ахырындагы сүзләр язучының төп фикерен белдерә. Сулыкларны саклау мәсьәләсе турында уйланырга чакыра. Чыннан да, су- яшәү өчен иң кирәкле матдә. Кеше сусыз яши алмый. Чишмә сулары бигрәк тә файдалы. Фикерләремне раслау өчен тексттан 12 җөмләне китерәм. Изгеләр чишмәсе кебек чишмә-коелар корымасын, шифалы сулары белән киләчәк буыннарны да сихәтләндерсен иде! Ә без табигатебез биргән шул зур бүләкнең кадерен беләбезме соң? Язучыбыз гадәти тел белән язмый, җөмләләре уйланырга, сискәнергә мәҗбүр итә. “Дөньядагы чиксез нәрсә юк. Эчә торган төче су планетадагы барлык суларның нибары ике процентын тәшкил итә!” дигән җөмләләр безне, чыннан да, борчуга сала. Алар да елдан-ел кими бит. Алар да бетеп китсә, без нишләрбез. Минемчә, язучы Г. Бәширов бүгенге көн өчен иң актуаль проблемаларның берсе турында яза. Мин дә аның фикерләренә кушылам һәм барлык кешелек дөньясына мөрәҗәгать итәм: саклыйк табигать биргән урман-болыннарыбызны, елга-күлләребезне, чишмә-коеларыбызны! | |
Бәхет шәһәре. Әлеге текст авторы укучыларны табигатьне саклау мәсьәләсе турында фикер йөртергә чакыра. Бәхет шәһәре төзергә уйлаган кешеләр “якты һәм матур урынга шәһәр салалар, ләкин “Җир-ана”дан рөхсәт сорап тормыйлар. “Бөтен урманнарны кисеп, заводлар, фабрикалар салып куйганнар. Бу заводлар, бөтен дөньяга кара төтен чыгарып, көне-төне эшли башлаганнар” дип яза автор. Бу җөмләдән аңлашылганча, табигатькә әйтеп бетермәслек зур зыян салына. Шәһәрянындагы саф чишмә дә “зур һәм пычрак елгага әйләнгән”. Табигать һәм кеше гомер-гомергә бәйләнештә яшәгән, ә монда бәйләнеш югалган. Авторның “Кешеләр арасында көнчелек күренә башлады” дигән җөмләсе безне сагаерга мәҗбүр итә. Чынлап та, кешеләр бер-берсеннән көнләшеп, дөнья куарга тотыналар, балалары турында бөтенләй оныталар. Ә балалары аларны хөрмәт итми башлыйлар. Елга Җир-ананың ярасы зураюын күреп сөенә һәм шәһәрне пычрак сулары белән һәлак итәргә карар бирә, ә кешеләр бу турыда бернәрсә дә белми, экологик һәлакәт якыная. Шулай итеп, автор табигатьне саклау турында ьитди проблемалар күтәрә. Кешеләрнең бер-беренә һәм табигатькә карата яхшы мөнәсәбәттә булуы һәлакәттән коткарып калачагын искәртә. | Икебез дә унөчтә булсак. Текст ахырында китерелгән сүзләр аның төп мәгънәсен чагылдыра. Текст авторы М.Кәрим кешелеклелек, ярдәмчеллек, миһербанлык кебек сыйфатларның кеше тормышында зур роль уйнаганлыгын, аның кирәклеге турында фикер йөртергә чакыра. Мин авторның сүзләре белән тулысынча килешәм. Автор 30 нчы еллар, ачлык, фәкыйрьлек белән тулы балачагын, 6 яшьлек энесе Ильяс белән күлдә балык тоткан чагын искә төшерә. Абый белән энекәше арасында чын дуслык булуын күрәбез. Фикерләремне дәлилләү өчен тексстан 36, 37нче җөмләләрне китерәм. Ачлыктан хәлсезләнгән энесен абыйсы иңнәрендә күтәреп кайта. Илҗяс күптәннән дөнья куйган. Авторның күңелендә үкенечле хисләр уяна, энесе турында җылы итеп искә ала. “Мин бит һәрвакыт аңа караганда өлкәнрәк, көчлерәк булдым” дип яза автор. Шулай итеп, автор үзеңнән кечеләргә һәрчак ярдәм итәргә, миһербанлы, шәфкатьле булырга чакыра. Чынлап та, кешеләр үзара ярдәмләшеп яшәсәләр, тормыш тагын да матуррак, ямьлерәк булыр иде. |