Т у г а н н а р о ч р а ш к а н д а

I

Суфиягә юбилейга 2 көн кала, әле анда да инициативаның үземнән чыгуы турында шапырынып тормыйча: “Унберендә әтинең туган көненә Рәшитләр кайтырга җыена”,- дип кенә белдердем. Билгеләнгән көнне өйләдән соң Рәшит хатыны Әклимә, уллары Илшат белән безгә килеп төштеләр. Кайткан җиребезгә көйләнеп торырга кушып, без шунда ук энекәш белән икәү генә район үзәгенә телевизор һәм азык-төлек сатып алырга китеп бардык. Аннан кайткач, Рәшитнең 8 урынлы “Бобигына” шыгырым тулы төялеп, туган авылга таба кузгалдык. Мин бер көн алдан ук урман аша үтүче юлны колхоздан бульдозер сорап чистарттырып куйган идем инде. Шуңа күрә яхшы юлдан бик тиз барып та җиттек.

Көтмәгәндә бер көтү кеше шау-гөр килеп керүгә Мәклифә апа каушап та калды, бугай. Аны тынычландырып, хатыннар азык-төлекне алып керделәр дә табын әзерләргә керештеләр. Ә без әтидән агач эше кораллары сорап алып, юл уңаена урманнан тагып кайткан 15 ләп метрлы колгадан, телевизор антеннасы ясарга керештек. Җаен белгәнгә антеннаны тиз көйләдек, аны бастырып кую гына караңгы төшкәнгә күрә кыенга туры килде. Шуңа да күтәрешергә тирә-күршедән ирләр дә чакырдык әле. Машина уты яктыртып торгач, озак азапланмадык, анысы. Антеннаны куеп, телевизорны кабызып җибәргәч, әти-әнинең ис-акыллары китте. Барыннан да бигрәк әтинең үги әнидән туган малайлары шатландылар, билгеле. Мәклифә апаның үзе белән ияртеп килгән малайлары бу вакытта инде икесе дә армиядә иделәр.

Шулай антенна белән булашып, әвәрә килеп йөргән арага шактый гына вакыт узып китте, ул арада өстәлләр көйләнеп, табын да әзерләнеп өлгерде. Кичке җиделәргә минем әби белән бабай, алардан аз гына соңарып Сарасыннан башка гына Хафизулла килеп керде дә бүтән көтәсе кеше булмагач, мәҗлесне башлап җибәрдек. Мондый табыннарда өстәл өстенә хәмер дә куелганга күрә без дә ир-атларга салып чыгып, мин әтине юбилее белән котлар өчен сүз алдым. Аңа безне үстереп, тормышка аяк бастырганы өчен рәхмәт белдереп, исәнлек – саулык, иркен тормышлы картлык теләдем. Әтинең күңеле тулып, хәтта күзләре дә яшьләнеп алды.

-Мондый көннәрне күрермен дип һиц уйламаган идем, Алланың биргәненә шөкер,- диде ул бик тә канәгать булып,- рәхмәт яусын сезгә улларым- киленнәрем, бик зурладыгыз, рәхмәт барыгызга да. Бу хөрмәтегезне Ходай меңе белән катярсын үзегезгә дә.

Берәр сәгать утыргандырбызмы-юкмы, без Хафизулланың тәкъдиме белән балачак һәм үсмер елларны искә төшереп сөйләшеп утырыр өчен аның, янәшәдәге совхоз конторасына кереп киттек. Ә анда Рәшитнең үсмер чоры бездән читтә ничек үткәнен белер өчен күберәк үзен тыңладык...

14 яшеннән җиде ят җиргә бер үзең чыгып китү җиңел эш түгел, билгеле. Безнең Рәшиткә мин армиягә китәр алдыннан, мәктәптә тәртип бозганы өчен, нәкъ менә шундый “бәхет” татыды да инде. Кирәгеннән артык шуклыгы аркасында, тарих-география укытучысы Карип абыйның ачуын китергәннән соң, шундый хәлгә тарыды ул. Без Рәшиттән шул хакта тәфсилләберәк сөйләвен сорадык.

- ... Сезне укытырга эләктеме икән, юкмы. Карип абый үтүкләмәгән күлмәк-чалбар, таушалып беткән бик җыйнаксыз пинҗәк киеп йөргәнгә, аның укучылар арасында абруе бер дә юк иде инде,- дип хикәяләп китте Рәшит безнең бик диккать белән тыңларга әзерләнгәнне күреп,- шуңа күрә шугырак малайлар аны үртәргә, кызык ясарга ярата торган булды. Аның сыек чәчле ярым пеләш башында я мендәр йоннары тырпаеп торыр, я пинҗәгенең сәдәпләре чалыш төймәләнер, я таушалып беткән чалбарының бер балагы сызганган булыр. Ул велосипедта чалбар балагы чылбырга кысылмасын өчен сызгана торган иде.

Җиденче сыйныфта укып йөргән чак. Көннәрдән-бер көнне дәрескә, төймәләре каптырылмаган чалбар ярыгыннан ак күлмәк чабуы чыккан килеш, килеп керде бу. Мине “тәртипсез” булганга иң алгы партада утырталар. Карип абыйның партага килеп терәлеп үк сөйли торган гадәте бар. Бу минем партага сөялеп сөйли башлагач, мин моның чалбар ярыгыннан чыгып торган күлмәк чабуына булавка белән киптергеч тагып куйдым. Кызык ясыйм имеш, ул вакытта хайван булганымны хәзер бик яхшы аңлыйм да бит, акыл җитеп бетмәгән булган инде.

-Ул чакларда барыбыз да шундый идек инде анысы, -дип куйды Хафизулла кулын селтәп,- кызык та ясамагач, малай да булмый ул.

-Арттырып җибәргәнемне сизеп, Карип абыйның яңадан партама килеп сөялүен көтәм дә, юк шул. Сыйныфны көлдереп, тик йөри шунда киптергеч салындырып. Соңыннан эшнең нәрсәдә икәнен сизеп: “Кара аны Сафин, кулыма гына эләк, аннары миннән рәхим-шәфкать көтәсе булма инде!”,- дип кисәтеп куйды. Андый форсат озак көттермәде, бер чакны тагын аның дәресендә, артта утыручыларның кайсысыдыр букча тондырды, мин борылып та тормыйча гына аны кире селтәп җибәрдем. Букча арткы диварга эленгән СССР картасының союздаш республикалар герблары төшерелгән җирен ерткан. Карип абый җенләнеп китте: “Син, син СССР гирбын ерткан өчен нәрсә, нәрсә буласын беләсеңме?, -дип өскә җикереп килә бу. Мин кымшанмыйча да торгач, аның саен тузына биреп, тактага СССР гербын элеп куйды,- нәрсә бу, ничек аталганын әйт! ”-дигән була.

-СССР грибы.

- Ә-ә-е,- дип сузды бу кош тоткандай шатлыклы елмаеп,- әле син Дәүләт символыннан гөмбә дип көлмәкче буласыңмы? Бөтен сыйныф ишетеп торды, бер кая борыла алмассың. Әйдә хәзер үк диликтырга,- ул минем җиңемнән эләктереп, мәктәп директоры бүлмәсенә алып керде.

Директор Хатип абый безнең әти кебек сугыш инвалиды, уң кулының баш бармагы гына бөгелә, калганнары кәкерәеп каткан,-дип хикәяләвендә булды, Рәшит, ә без үзебезнең, мәктәптә укыган елларны күз алдына бастырып, дәшми генә тыңлый бирәбез,- әмма әнә шул чулак кулы белән беләгеңнән эләктереп алса, каз талагандагы кебек атна буе күгәреп йөри. Мин дә, хәзер бу, беләктән чеметеп алыр дип шикләнә калдым. Тик ул күзлек өстеннән генә миңа акаеп карап тора башлады.

-Бу малай бик азды Хатип, СССР гирбы төшерелгән картаны ертып, аны бөтен класс алдында гриб дип мыскыллый. Милице чакырырга кирәк районнан, алып китеп япсыннар үзен,- дигән була.

-Ябырга тык, ябырга! Әйдә киттек силсәвиткә!- дип тора директоры да Карип абый сүзенә карап. Әле мин юләр, мәсьәләнең шундый җитдиләнә баруын һаман да төбенә кадәр төшенмим. Фәкать кизүдәге Әминә апага әтине авыл советына чакырырга кушкач кына уенымнан уймак чыкканын аңладым. Берара, Сирай абзыйлар тыкырыгыннан үткәндә, качарга да уйлап караган идем дә, тик күтәртмәле чабаталар белән ерак китеп булмаслыгын чамалап, ул ниятемнән кире кайттым.

Авыл советы рәисе Исмай әзи мине усал карап каршы алды:

-Тагын нәстә зимергән инде бу юнсез малай? – дип куйды ул әйтерсең минем өчен кайгырып.

-Җимерү генә булса, без монда килеп тә тормас идек,- дип Карип абый мәктәп директорыннан узып минем “җинаятьне” ачып сала башлады,- СССР гирбын ертып, аннан көлә малай актыгы, гөмбә – гриб дигән була, мәнсез. Давай милице чакыртыйк, мәктәптә антисоветчина тарата дигән сүз бит бу.

Шул вакыт аксаклап әти килеп керде дә таягы белән җилкәмә менеп төште:

-Тагын нәрсәләр генә эшләп өлгергән инде бу йөзе кара малай? Исмай, Алла хакы өцен зурга зибәрә күрмә инде. Үземнең улым була торып, Мәклифә белән килгән теге үги малайлар кулында калдырма зинаһар өцен. Шунда әтине җәлләп куеп, күзләрдән яшьләр килде. Югыйсә моңа кадәр үги әни малайларыннан нык кына көнләшә дә торган идем.

-Нәрсә булсын, малаең совет властен хурлый, менә хәзер милице чакыртабыз да, алып китеп ябарлар үзен!-дип Карип абый әтәчләнүендә булды,-әйдә Исмай, бор телефоныңны!

-Ашыкма әле, үеңә катьып, хатының белән командавать итәрсең, иттерсә әгәр. Ни кылына, хузя булганмыни.

-Ничек ашыкма була инде, тагын нәрсә көтәргә? Әтисе монда, белеп торсын малаеның юнсезлеген. Бор әйдә, бор телефоныңны!

-Нәрсә дип борыйм синең сүзеңә карап. Язып бир ниләр булганын.

-Нәрсәгә язып торырга, әйтәм бит СССР гирбыннан көлде дип.

-Синең сүзеңне дилыга тегеп булмый, мә барысын да зентекләп язып бир!- дип Исмай әзи Карип абыйга кәгазь-каләм тоттырды,-гариза да яза белмисеңме әллә, мәктәптә эшләп?

Әй абый, шунда Карип абыйның ничек тирләп-пешеп чыкканын күрсәгез сез, ул елт-елт итеп бер мәктәп директорына карап ала, я Исмай әзигә, әйтәм бит гариза язганчы тәмам тирләп-пешеп чыкты мескен.

Игътибар иткәнегез булдымы икән, Исмай әзинең шундый гадәте бар иде, ул кайбер чакларда әңгәмәдәшен тыңлап тора да, берәр төрле хата сизсә, баштан шаркылдап көләр. Ә аннары аның йомышын үтәмәгәнне я булмаса начар башкарганны ачыклагач, кинәт кенә күзләрен акайтып, йөзен җыерып җибәрер иде. Шунлыктан авыл халкы аның көлүеннән үк эшнең хөрти булуын аңлап, җыерылып кала торган булды...

II

Бу юлы да ул елмаеп, ашыкмыйча гына Карип абыйның гаризасын: “Ы-е-е, ы-е-е”,- дигән авазлар чыгарып, башын кага-кага укып карады да, шаркылдап көлеп җибәрде:

-Хатип, мында кара әле, мә укы работнигыңның гаризасын, дөрес язганмы?- дип Карип абыйның гаризасын сузды. Директор язуны бик җентекләп, озак кына өйрәнеп торды. Аннары авыр сулап:

-Монда “г”дан соң “е” кирәк бугай бит, “р”дан соң “ы” кирәкми,- диде ул сорау катыш үтенечле карашын Исмай әзигә төбәп.

-Ы-е-е, шолаймыни әле? Болай булгац, кем СССР гербыннан көлә булып цыга инде, 13 яше тулар-тулмас малаймы, әллә Совет мәктәбендә тарих укытып йөрүцеме?

Карип абый дулкынланган вакытындамы, ачулангандамы, я инде яңалык ишеткәндәме күзләрен челт-челт йомгалап ала торган иде. Тотынды бит шунда күзләрен йомгаларга, мин көч-хәл белән көлеп җибәрүдән тыелып торам. Ә Исмай әзи Карип абый өчен “хөкем карарына” тиң гаепләү актын салмак кына җәеп салуын дәвам итә:

-Укытуцы кадәр укытуцы үзе герб сүзен генә дә дөрес иттереп яза да, әтә дә белмәгән килеш, укуцы ницек дөрес әтсен инде? Бәлки әле ул малай гриб димәгәндер дә, моңарга гына шолай ишетелгәндер? Ницек әттең малай?

-Герп дидем.

-Мына күрдегезме инде? – Исмай әзи кулларын җәеп куйды, - Карип, ә синең СССР гербын мәсхәрә итеп язган кәгазең минем кулда!

Исмай әзи Карип абыйның гаризасын аның борын төбендә селтәгәндә тегесе кәгазьне эләктереп алырга омтылган иде дә булдыра алмады. Гариза авыл советы рәисенең күкрәк кесәсенә тыгып куелды. Эшләр бөтенләй икенче юнәлеш ала башлагач миңа да, әтигә дә җан керде. Хәзер Карип абыйның кыланмышларын кызык карагандай күзәттек, ә Исмай әзи мәче тычкан белән уйнагандай, тәм табып, салмак кына бастырып сөйләп, эзәрлекләвендә булды үзен.

-Нәрсә цакырикмы милицене?Милице цакыртик дип бит әтәцләндең бит, әдә цакырик сың, алар кемнең гаепле, кемнең гаепсез икәнен шонда ук ацыклап, СССР гербыннан цынлап торып көлүцене алып китеп ябарлар, цакырикмы? -дип телефон боргычын әйләндерергә кереште, -әлү-әлү, милиция?

Карип абый йөгереп килеп, Исмай әзинең кулына ябышты:

-Исмай, зинһар өчен балаларым хакына калдыра күр. Бигерәк кечкенәләр, кул арасына да керергә өлгермәгәннәр бит әле, бик җәл.

-Ы-ы-е, балалар хакына, димәк! –Исмай әзи миңа төртеп күрсәтеп, өстәлгә сугып кычкырып җибәргәч, минем өнем алынып куйды,- бу бала зәл төгелме?

Сиңа зәл булмаса әтисе Хәйдәр әзигә ул да бик зәл. Ул малайны төрмәгә тыгып куйсалар, анардан юнле кеше цыгар дип уйлыйсыңмы? Күпме гаепсез кеше синең кебекләр нахак яла ягудан төрмәдә цереде?!

Карип абый тәртип бозган укучыдай башын иеп баскан килеш, Исмай әзинең әрепләвен тыңларга мәҗбүр, ә тегесе туктарга уйламый да:

-Сигезенцедә укып йөрүце Сәкай әзи малае Шәрифнең: “Сәнәкләрегезне күтәреп, күпер төбенә зыелыгыз да, район үзәгендәге урысца сүләгез дип татарлардан көлүце түрәләрне бәреп төшереп, алар урынына татарларны куябыз!” дип язып элгәне өцен генә дә үзенә 10 ел цәпәп куйдылар, әле ярый бик үткен малай булып, конвойдан каца алган. Хазер кая кацып йөрүе дә билгесез.

Бу малайга да 10 ел төрмә цәпәтмә келисеңме? Ул бит кецкенәдән ана назы күрмицә үскән бала. 3 яшенә зитми ятим калып, белештермицә үлгән әнисенең петәен имәргә ябышкан. Әллә син ул малайларга үги әниләре рәхәт көн күрсәтеп үстергән дип уйлыйсыңмы? Шолар турында уйлап караганың булдымы, юкмы? Завап бир, уйладыңмы?

-Хата миндә, уйлап бетерелмәгән.

-Ә син нәстә Хатип, директор башың белән шул мәгънәсезнең сүзенә карап йөрисең? Без бит мына Хәйдәр әзи дә, синең белән мин дә мылтык тотып, сугыш дәхшәтенең эцендә кайнаган, цын тәмугны күргән фронтовиклар. Карип хоз-обозда ат дилбегәсе генә тотып йөргән. Мин әтмим, хоз-обозда хезмәт итү зиңел бирелгәндер дип, тик ницек кенә булмасын, кеше булып калырга кирәк. 13 яшьлек малайларны да тыңната алмаган, политически безграмытный кешеләрне нәстәгә дип укытуцы иттереп мәктәбеңдә тотасың?! Ку да зибәр, тик бүтән мында килде-китте нәстәләр буенца борцып йөрисе булмагыз! Мында минем сезнең әкиятләрне тыңнап ятудан башка да эш зитәрлек! –дип тегеләрне утка бастырып куалап җибәрде.

Аннары әти белән без үзебез генә калгач, салмак кына сөйләп, мине дә утлы табага бастырды, билгеле: “Юньcез малай, тырышып укысаң синнән бер дигән зитәкце цыгарга мөмкин бит. Хазерге яшеңнән юкка цыкма келисеңме әллә? Укы, кеше бул, атаң синең белән горурланып, минем улым дип сүләсен!”

Без Хафизулланың сейфыннан чыгарылган ликерны иллешәр грамм гына капкалап, казылык белән авыз итеп, Рәшитне тыңлый бирдек. Ә ул ярыйсы гына, аудиториянең игътибарын җәлеп итәрлек, матур сөйли үзе. Әнә, Кемерево өлкәсенең Прокопьевск шәһәренә ФЗУга баруы да бик мҗаралы булган икән аның. Рәтле-юнле урысча да белмәгән килеш, бер паравыздан икенчесенә күчә-күчә шундый ерак ара гизү 14 яшьлек татар малае өчен могҗизага тиң, билгеле.

-Бер араны мин бара торган паравызга төрмәгә озатылучы хатын-кызлар төягән вагон тактылар. Безнең газиз Татарстаныбыз хатын-кызлары иде алар, бахырлар. Шуларны күз алдыма китерсәм, әле хәзер дә тәнемдә бала йоннары тырпая. Терлекне да андый коточкыч, түзеп булмаслык авыр шартларда ташымыйлар. Араларында бөтенләй укучылар кебек кенә күренгән кыз-балалар да байтак иде. Паравызыбыз сәгатьләр, көннәр буе тукталып торган чакларда эсселектән, сусаудан бик тилмерделәр, мескенәр. Мин аларга якындагы колонкылардан катилук белән су ташый идем. Ут чаткысы урынына, сикерә-чаба йөгергәнгә, мине алар Тарзан дип атадылар. Ул елларда “Тарзан” фильмы искиткеч популяр иде шул.

Кино куючы Сәлих әзи шул картинаны алып, безнең авылга килгәч, билетка түләргә акча табар өчен, киросинлы шешәләрнең исен бетерәм дип, сәгатьләр буена көл белән юып чайкатканмындыр шәт. Фильм безнең ише малай-шалайга ул вакытта бик тә ошаган иде инде. Барыбыз да Тарзанга охшарга тырышып, читәннәр аша сикердек, агач башларына үрмәләдек һәм дә билгеле инде, аның рәвешендә улю-лю-лю, дип колак яргыч яңгыратып, ачы кычкырырга өйрәнергә азапландык. Яшермим, минем кыланулар башка малайларныкына караганда әйбәтрәк чыга торган булды. Инде менә тоткын хатыннарның да мине Тарзан дип атаулары йөрәгемә сары май булып ятты.

-Тарзан-Тарзан, миңа бир инде нанем, түзәрлек хәл юк бит, телем аңкавыма ябыша, -дип дистәләгән куллар берьюлы су тулы катилукны электерергә өметләнеп сузылалар. Бер-ике литр су сыйдырышлы катилук белән ташып өлгереп була димени. Бер-берсенең кулларыннан тартып алып диярлек, су савытын мизгел эчендә бушаталар да, яңадан миңа сузалар һәм аны тутырып килүемне: “Бу юлы беренче миңа бирерсең инде, Тарзан”. “Монысында тамчы да эләкмәде бит Тарзан, миңа бирерсең”..,- дип шау-гөр килеп көтәләр.

Бер араны күзләремә вагон читендә бөрешеберәк торган арык кына кыз бала чалынып алды. Ул башкалар шикелле кычкырмый-каударланмый да, су тулы катилукны тизрәк эләктереп алырга да омтылмый. Фәкать ябык йөзендәге эчкә батып торган зур күзләре генә тилмереп, ялварып багалар. Әгәр дә аңар сулы катилукны аталап кулларына китереп тотырмасаң, үзе мәңге сорап алачак түгел.

Шуңа күрә мин махсус аңа бирергә дип, су алып килергә ашыктым. Аның хәлсез кулларыннан башкалар тартып алмасын дип баштан ук кисәтеп куйдым һәм берсе дә ул туйганчы эчми торып, катилукка үрелмәде.

-Алланың рәхмәте яусын Тарзан, Ходай бу игелегеңне меңе белән кайтарсын иде-дип аның пышылдап кына әйтүе әле хәзер дә колак төбемдә зыңлап тора кебек. Мескенне колхоз икмәген урлаган өчен дигән матдә буенча 8 елга хөкем иткәннәр. Белмим исән-сау әйләнеп кайта алдымы икән, ул бик зәгыйф иде шул. Әмма минем күңелдә шул кыз баланың ихлас рәхмәте өчен эшем, тормышым уңышлы бара кебек.

Әнә шундый маҗаралар күреп, атнага якын паравызда барып, ФЗУ дигән, эшкә өйрәтә-укыта торган җирләренә дә килеп эләктем. Ә анда һәр әйткән сүземнән минем шикелле малайларның гына түгел, аларга кушылып укытучыларга кадәр: “Я твой чучмецкий язык не понимаю, говори нормальным, русским языком!” дип көлгәннәре өчен урыс телен тәмам күрәлмас хәлгә килдем. Татарлардан аларның кайсы җирләре артык, әле ким булмаса,- Рәшит үзалдына көлемсерәп торды да тагын сөйләп китте,- татарлардан бер үзем, тагын өч казах малае гына, калганнары барысы да урыс. Шуңа күрә казах малайлары белән тупланып, бергәрәк йөрергә тырыша идек.

Математика укытучысы, сугыш елларында Идел буеннан сөрелгән Крыс фамилияле немецның гына минем кебек урыс телен белмәгән малайларга карата мөнәсәбәте кешеләрчә булды, рәхмәт аңарга. Ул миннән көлгән урыс малайларының авызларын тиз томалый торган булды. Мин аеруча математик төшенчәләр, терминнарның урысча атамасын белмичә йөдәдем. Аларны кулларымны бутый-бутый ничек кенә аңлатырга тырышсам да урыс малайларының хор белән көлүенә юлыга идем.

Берчакны тамыр асты турындагы дәрестә шул төшенчәне аңлата алмый гына йөдәп торам бит. Ә урыс малайлары йотыга-йотыга көләләр: “Как еще говорит этот чеплашка, тамрааста что-ли?” Укытучы Владимир Эрнестович көлми дә, урыс булмаган малайлар миңа дәшми генә теләктәшлек белдереп, көлүчеләргә рәнҗеп карап алалар. Шул арада урыс малайлары миңа бармаклары белән төртеп күрсәтә-күрсәтә тамрааста - тамрааста дип үрти башлап,Тамрааста кушаматын да тагып куйдылар. Мин бүтән бер сүз дәшмичә, башлап көлүче җирән чәчле, киң борынлы Грачев Володя атлы малайдан үч алачагымны планлаштырып, аңа акаеп карап торуымны гына белдем.

-Көлеп туйдыгызмы? –дип көтмәгәндә өстәлгә сугып алды Владимир Эрнестович,- Сафин теманы сездән яхшырак аңлый, әнә мәсьәләләрне ничек җиңел чишә. Ул фәкать әлегә төшенчәләрнең урысча атамаларын әйтергә генә авырсына.

III

Укытучы ул дәрестә миңа үзенең иң югары билгесен – дүртлене куйды. Гомумән, Крыс бөтен укытучылардан, хезмәткә өйрәтүчеләрдән дә гаделрәк һәм белемлерәк иде. Ул үзенең дәресләрендә математикага кагылмаган фәннәр буенча да безнең дөньяга карашларыбызны киңәйтергә күп булышты. Әлбәттә инде үз фәненә зыян китермичә. Киресенчә, шул юл белән үзенең фәнен дә яраттыра белде. Миңа аеруча ошаганы, ул татар халкы турында яхшы фикердә кебек иде. Мин моны әнә шул тамыр аслары темасын өйрәнгән дәрес вакытында да сизендем.

-Менә син Володя күз алдыңа китереп кара, руслардан бер үзең рус телен аңламый торган француз укучылары арасында дәрестә утырасың ди. Синең һәр әйткән сүзеңнән сез менә хәзер Сафиннан көлгән кебек француз укучылары көлеп утырсалар сиңа күңелле булыр идеме? –дип мине яклады Крыс.

-Владимир Эрнестович, ничек инде француз телен ниндидер каля-баля татарин-чеплашкалар теле белән чагыштырып булсын?- дип чәрелдәде җирән.

Ә мин үземне көчкә генә очып барып, аның борынын җимерүдән тыеп торам.

Шул чакны укытучы Володя белән икебезне дә торгызып бастырды.

-Володя, Сафинга кара әле, син кайсы җирең белән аңардан артык, кулларың дүртме, башың икеме? Икегездә дә бер үк төрле куллар, шундый ук башлар.

-Ул русча белми.

-Ә син татарча белмисең.

-Ха-ха-ха, миңа нәрсәгә татар теле? Ә ул рус теленнән башка бер кая бара алмый!

-Грачев, белеп тор, һәрбер тел үзенчә матур һәм шул телдә сөйләшүче милләт өчен якын да, бик кадерле дә. Гомумән алганда да татарлардан көләрлегегез юк. Моннан 6-7 йөз еллар элек хәзерге СССР, Кытай, Һиндстан, Иран һәм башка бик күп илләр татар ханнары кул астында булганнар.

-Әмма барыбер соңыннан руслар татарларны җиңгәннәр бит,-дип үзсүзләнде Володя.

-Грачев, тарихта бернәрсә дә мәңгелек түгел. Анда бик күп җиңүләр, җиңелүләр булган. Әнә Рим империясе беркайчан җиңелмәс кебек тоелган. Аңа кадәр греклар да, Мисыр фиргәвеннәре дә таркалмабыз дип дөнья тоткан. Наполеон, Һитлер да “җиңелмәс армияләр” җыеп караганнар. Тик шуны белегез, мәңгелек империя дә, беркайчан җиңелмәс армия дә була алмый. Математика теле белән әйткәндә бу – аксиома. Димәк, исбатлап торасы да кирәк булмаган канун дигән сүз.

- Совет армиясе барыбер бер кайчан җиңелмәгән һәм җиңелмәячәк.

-Чагыштырып карыйсың да инде Грачев, әлбәттә Совет армиясе җиңелмәс армия. Ә ни өчен, шуны әйтеп бирә аласызмы?

-Чөнки рус гаскәрләре һәрвакыт гадел сугыш алып баралар, шуңа күрә бер кайчан җиңелмәячәкләр, дөрес әйтәм бит Владимир Эрнестович?

-Бик дөрес Грачев, афәрин, тик рус армиясе дияргә кирәкми, дөресрәге Совет армиясе. Тагын-тагын ни өчен җиңелмәс армия? Әйтә алмыйсызмы? Мин бит басым ясап рус армиясе түгел, совет армиясе дидем, я? Әйтә алмыйсыз димәк. Менә дәрестән чыккач бер чыбыкны һәм унлаган-егермеләгән чыбыкны берьюлы сындырып карарсыз. Бер генә чыбык сынар, күп чыбыктан торган бәйләм әллә нигә дә сынмас. Шуның кебек совет армиясе күпмилләтле армия булганга аны сындыру мөмкин түгел, хикмәт тә шунда. Үзара дус булган милләт егетләреннән торган армия җиңелмәс була. Ә сез монда Сафиннан татар дип көләсез. Бөек Ватан сугышында татар егетләре кылган батырлыклар хакында генераллар бик мактап һәм сокланып сөйлиләр.

-Җиңелмәүнең иң беренче сәбәбе барыбер, рус армиясенең һәрчак гадел сугыш алып баруында,- дип үзенекен итәргә тырышты Грачев,- тарих укытучысы Федор Михайлович безгә шулай аңлатты.

- Килешәм, үз җирләреңне яклау өчен алып барылган сугыш гадел була һәм анда бөтен халык: картлар, хатын-кызлар һәм балалар да катнаша. Әнә, мәсәлән, Совет халкы СССРга басып кергән Һитлер фашистларына каршы көрәшеп, аларны ил чигеннән куып чыгарганчы, гадел сугыш алып барды.

Мин шул дәрестә үземнең надан башым белән дә укытучының тел төбеннән Совет армиясенең дә СССР биләмәләрен азат иткәннән соң, шул ук фашистлар Германиясе шикелле үк, яулап алу сугышына күчкәнен аңладым. Шуңа күрә хәзер мин Македонскийны да, Чыңгыз ханны да, Иван Грозныйны да, Беренче Петрны да, Наполеонны да, Һитлерны да, Сталинны да, Жуковны да бер үк төрле басып алучылар, бер үк төрле вәхшиләр дип саныйм.

Кыскасы, Владимир Эрнестович шул вакытта гадел һәм яулап алу сугышлары турында минем күзләрне ачкан иде. Югыйсә урыс тарихчыларының фалнамаларына караганда, Россиянең яулап алу сугышлары ахыр чиге гадел булмасалар да прогрессив дип аталалар. Я алар европага тәрәзә ачу өчен сугышканнар, я диңгезгә чыгу максатыннан, я инде себер халыкларын “караңгы” татарлардан “коткарырга” дип, Ермак шикелле башы бозык бандит җитәкчелегендә гаскәр җибәреп, иксез- чиксез Себер киңлекләрен яулаганнар.

Гомумән, техникумда укыганда да, институтта да мин башка аңа тиң педагогны очратмадым. Татарстаннан ничәмә мең чакырым читтә бер ялгызым калгач, үземнең татар булуым белән горурлануым аның күземне ачуы аркасында, шул үсмерчаклардан ук башланды да инде минем...

-Рәшит белән килешми булмый, нәкъ менә җиде-ят җирдә үз халкыңнан аерылып торганда, туган җирең бик нык сагындыра, үз милләтеңнән булган һәр бер очраган кеше туганыңа әйләнеп, аңа таянырга тырышасың,- дип җөпләде Хафизулла да, - без армия хезмәтен Пенза ягыннан чакырылган өч татар малае белән туганнар шикелле, кирәк чагында бер-беребезне яклашып, үткәрдек.

- Ә миңа татарлардан бер ялгызым булгач, фәкать үземә генә ышанырга туры килде шул. Шуның өчен Володя Грачев шикеллеләрне аерым-аеырым сагалап торып: абый дип әйттергәнче тукмап, акылга утырттым да, башка миннән бер кайчан да көләргә кыймадылар шул инде. Урысчаны үзләштерә төшкәч, уку да, эшкә өйрәнү дә җиңел бирелде. Без укуны, өйрәнүне тәмамлаганда ФЗУлар да бетерелеп, алар урынына илленче еллар башларында ПТУлар (профессиональ техник училище) ачылды.

Безне нигездә, шахтада кысылган һава белән эшли торган ваттыручы чүкеч кулланып, күмер казучы булырга өйрәттеләр. Тик шахтага төшкәч, шунда ук пневмочүкечне кулга тоттырырга ашыкмадылар. Күбесенчә йомышчы малай иттереп йөгерттеләр. Шулай иттереп, армиягә киткәнче ике ел шахтада да эшләп алырга өлгердем әле мин...

Рәшит шул урында хикәяләвеннән аерылып, “Шахта” көен җырлап җибәрде:

Шахтер егет күмер чаба...

Мин моңа кадәр аның шундый матур, моңлы иттереп җырлаганын белми тора идем әле. Нәкъ инде Габдулла Рәхимкулов тавышлары үзендә. Хафизулла да минем кебек Рәшитнең җырына әсәрләнеп, кулына биш рәтле өр-яңа баянын алып, җыр артыннан иярде. Өендә Сарасы янында иркенләп баянда уйный алмаганга күрә, ул бөтен рухын биреп тартты. Менә дигән номер килеп чыкты – икесен бергә сәхнәгә чыгар да бастыр, валлахи. Аларга мин дә эчемнән генә кушылып, шыңшыган булдым:

Китәм җаныем, китәм җаныем,

Китәм җаныем Донбаска...

“Шахта” дан соң Хафизулла “Зәңгәр күлмәк”кә күчте. Кинәт кенә миңа бик тә, бик тә ямансу булып китте. Аеруча:

Зәңгәр күлмәгеңне киясең дә,

дип башланган куплетыннан соң йөрәккәем сулкылдап-сулкылдап тибеп, бөтен җанымны-бәгыремне юкысыну биләп алды. Сөеклемне сагынудан тамакка төер тыгылып, күзләрдән ихтыярсыз яшьләр тәгәрәде. Шул чагында мин ислам дөньясында берничә хатынга өйләнү мөмкинлеге булуга бик кызыгып куйдым. Күрше Сәет әзинең апалы-сеңелле Зәйнәп һәм Зәйтүнә апалар белән бергә яшәвеннән чынлап торып көнләштем. Халык арасында аларның мунчаны да өчәүләп керүләре турында сүзләр йөри иде хәтта. Сәвия мөгаен, Суфия белән безнең арага сыяр да иде, ә менә Суфиянең мондый юлга баруын күз алдына китерүе дә мөмкин түгел, билгеле...

Мин шундый хыял диңгезендә йөзгән арада Хафизулла бию көйләрен уйнарга күчте. Аның уйнавына аяклар үз алдына тыпырдый башлый диярлек. Бик тә бастырып уйный инде ул, чөнки алтынчы сыйныфта укыганда ук, гармунчы егетләр сугышта булганлыктан, Хафизулла аулак өйләргә үзеннән олы кызлар янына гармун күтәреп йөреде. Сугыштан яраланып кайткан егетләр анда безнең ишеләрне кертмәсәләр дә, Хафизулла гармун күтәрешеп кайтырга дигән булып, мине үзе белән алып керә торган иде.

Яз җитеп, болыннарда җирләр карлардан ачыла башлауга, кичләрен яшьләр анда уйнарга чыга. Монда да Хафизулланың урыны түрдән, билгеле. Без малайлар ялан аяк болында учак ягып, йөгереп-сикереп җылынабыз. Аннары карлы, пычрак җирдә ялан аяк уйнап йөреп өч-дүрт көн үтүгә, аяклар яргаланып, бәпкә чыга. Дәү әни аларга әрнетеп катык сөртеп, дәвалаган була.

-Язларын болынга кызларны биетергә чыга идек, хәтерлисеңме Хафизулла, ничек күңелле була торган иде?- дип уйларымны телдән дә әйтеп куйдым.

-Сүз дә юк, яз бик күңелле чак та, әмма ләкин колхозда кыр эшләре башлангач, син аны күрмисең,- дип Хафизулла миңа җавап бирүдән битәр үз алдына сөйләнгәндәй әйтеп куйды,- шул инде берәр җаен табып, киек кошлар атарга чыга алсаң гына.

У К Ы Г А Н - Ю Г А Л М Ы Й

I

Хафизулланың сүзләренә каршы көтмәгәндә Рәшит:

Тын һаваны шомлап, ник аталар?

Төзәмәгез мылтык кошларга!

Бәпкә чыгарырга кайткан алар,

Киткән җирләреннән кышларга,- дигән шигырь юллары белән безне шаккатырып куймасынмы.

-Син нәрсә малай, шигырьләр чыгарасыңмы әллә?- дип исе китүен яшермәде хәтта Хафизулла да, башын чайкап.

-Юк инде, нинди шигырь булсын Хафизулла әзи, әйттең син дә сүз. Балалар такмагы диген. Дәү әнинең:

Әй, Алланың фәрманы –

Тавык түккән ярманы.

Боткага дип тора идем,

Өйрәгә дә калмады, -дип такмаклаганы кебек, бу да шуның ише генә: бара – кара рифмасына китереп чыгарган нәрсә инде шунда. Балачакта аеруча безнең ишеләрдән 5-6 яшьләргә олырак Мөрәвәт әзи һәрвакыт сүзләргә рифма китереп сөйләргә ярата торган иде: “Имеш – авызында җимеш”; “Махруйның сүзе – күңелемнең күзе; “Бибисара –кая суга бара?”; “Бала – иренеңне яла”... Аннары ул, мөрәҗәгать иткән кешесенә җаваплап, каян алыптыр: “Хак булсын” сүзтезмәсен кертә башлады: “Кайтасыңмы Исхак абзый?” “ “Кайтам әле”,- дип куя Исхак абзый. Мөрәвәт әзи моңа җаваплап: “Кайтуың хак булсын”,-дигән була. Аңа карап без дә һәр җөмләбезгә “Хак булсын”ны кабатларга гадәтләнеп киттек һәм шуңардан кызык таба торган идек.

-Ә менә кызлар арасында безнең вакытта серле сөйләм дигән нәрсә бервакыт модага кереп алды, шулай бит Айрат,- бу хәбәрне әйтеп Хафизулланың күзләре ялтырады, - мәгънәсез нәрсә инде шунда, әмма барыбер кызыгын таба идек. Анда һәр иҗеккә “В”авазы кушыла торган булды: “Каваява баваравасывың?” Бу “Кая барасың?” була инде, имеш.

-Дөрестән дә, юктан да кызык таба торган идек инде. Уйнарга хәзерге кебек уенчыклар турында хыялланырга да юк. Шуңа күрә төрле башваткычлар, тагын әллә нәрсәләр уйлап чыгарып юана идек инде. Хафиз, хәтереңдәме берчакны алтыдамы, җидедәме укыганда бөтенсе “Б” авазыннан гына башлана торган сүзләрдән бер-беребез белән ярыша-ярыша хикәя төзергә керешеп киттек: “Без, бабай белән Биләр базарына барганда,- дип тезә башлаган идем, Хафизулла мине бүлдереп сөйләргә тотынды:

-Без, биш бала: Барый, Булат, Бибисара, Бакир, Бәрия, Бикмөхәммәт бабай белән Болгар биләмәләренең берсе булган Биләр базарына барганда, букча -биштәрләребездәге барлык бәрәңгеләребе<

Наши рекомендации