Грек ҺӘм рим тел традициялӘре
Лекция 6.
Антик чор тел белеме:
Европадагы тел белеменең үсеше нәкъ менә грек һәм рим фәлсәфәчеләре хезмәтләре нигезендә башланып китә. Греклар алфавит уйлап табучылар буларак та, риторика, поэтика, стилистика, фәлсәфә фәннәренә нигез салучылар буларак та билгеле. Б.э. кадәр ике мең еллар элек бу территориядә мәдәният үсә башлый. Иң беренче шагыйрьләр Гомер, Гесиод үк сүз һәм аның мәгънәсе турында уйланганнар. Тел традицияләренең нигезендә сүзнең аерым предметка бәйлелеге турында идеяләр үстерелә. Бу чорга караган хезмәтләрдә ике тел – кеше теле һәм аллалар теле булуы турындагы фикерләр күзәтелә. Б.э. кадәр 5 гасырда риторика фәне барлыкка килә. Гераклид, Пифагор, Протогор, Горгий, Продик, Сократ, Платон кебек фәлсәфәчеләр табигый тел турында трактатлар язганнар. Мәсәлән, Платонның Кратил дип аталган хезмәтендә Гермогин белән Кратил сүзнең килеп чыгуы турында бәхәсләшәләр. Кратил сүз предметка бәйле, предмет белән бергә бирелә дип уйлый, ә Гермогин кешеләр алдан сүз куешып, предметка исем уйлап табалар дип күрсәтә. Сюжет буенча, аларны Сократ исемле галим тыңлый, берсен дә якламый. Платон сүз һәм “иң кечкенә сөйләм” – җөмләне аерып чыгара, сүзнең кисәкләрен – авазларны күрсәтә, аларны тавышсыз, авазсыз, урта дигән төрләргә бүлә, иҗекнең төрләрен басымлы, басымсыз төрләргә бүлә. Исем һәм фигыльләрне аера.
Аристотель хезмәтләрендә исә (387--322 до н.э.) төп һәм күчерелмә мәгънәләр проблемасы, мәгънә төрләре, синонимия, омонимия мәсьәләләре яткыртыла. Авазларны сузык, ярымсузык һәм тавышсызларга бүлә.
Б.э.кадәр 3-1 гасырларда стоиклар дип аталган төркемгә Зенон, Хрисипп, Диоген Вавилонский исемле галимнәр карый. Алар беренче мәртәбә сүз һәм уй, фикер арасындагы бәйләнеш турында язалар. Атау традициясенең булуы, этиологик анализ белән мавыгалар, 5-6 сүз төркеме аерып чыгаралар, сүз төрләнешен, килешләрне күрсәтәләр, җөмләләрне төр ягыннан бүләләр (раслау, сорау, боерык җөмләләр)
Эллинистик чорның иң күренекле лексикографлары булып, Зенодот Эфесслы, Аристофан Византияле, Афинадан Аполлодор, Памфил, Диогениан исемле галимнәр саналалар.
Александрия грамматик мәктәбе телне сурәтләү белән шөгыльләнгән иң борынгы антик мәктәп. Александрия – птолемей дәүләтенең эллинистик башкаласы (б.э.к. 4 – 1г), бу роль Египетның Рим империясе һәм Византия составына кергәнчегә кадәр бара (б.э.к 1г. – б.э.7г).
Александрия күпмилләтле шәһәр була, анда төрле телдә сөйләшүчеләр яшәгән, шулай да администрация һәм мәдәният теле булып, грек теле саналган. Бу грек булмаган халыкка грек телен өйрәтү ихтыяжы уяткан, ә моның өчен телне һәр яктан тикшерү, сурәтләү таләп ителә. Нәкъ менә шуның өчен, элегрәк тел табигатенә кагылышлы кимчелекләр белән генә чикләнгән борынгы лингвистик гореф-гадәтләр александрия лингвистик мәктәбенә, тел системасын системалы тикшерү, сурәтләүгә къчә.
Александриядә беренче грамматиклар б.э.к. 3 гасырда барлыкка килгәннәр. Күп кенә грамматик төшенчәләрне уйлап чыгаручы булып, Аристарх исәпләнә (б.э.к 2г.), ләкин аның хезмәтләре безгә килеп җитмәгән. Мең ел дәверендә язылган бик күп трактатлар арасыннан, үрнәк саналган һәм күп тапкырлар күчереп язылгын икесе генә сакланып калган: Апполоний Дискол синтаксисы (б.э 2г.) һәм Дионисий Фракийский грамматикасы (барлыкка килү вакыты төгәл билгеле түгел). Бу ике китап ярдәмендә александрия лингвистик мәктәбенең идея һәм методлары турында тулысынча детальле күзаллау барлыкка килә. Кайбер башка грамматикалар һәм трактатлар бүтән авторлар хезмәтләрендәге өзекләрдән таныш.
Александрия мәктәбендә Европа тарихында беренче булып, системалаштырылган грамматика төзелә. Ул "Techne grammatike" “Грамматик сәнгать” дип атала. Төзүчесе – Аристрах исемле галимнең шәкерте – Дионисий Фракияле (б.э.к. 170-90). Бу хезмәттә грамматиканың максаты һәм бурычлары билгеләнә, уку һәм басым кую кагыйдәләре, тыныш билгеләре турында мәгълүмат, тартык һәм сузык авазларны төркемләү, иҗек типлары, сүз һәм җөмлә билгеләмәсе, 8 сүз төркеме, исем һәм фигыль ясалышы, бәйлек һәм кисәкчәләр, сыйфат фигыльләр турында мәгълүмат мисаллар белән аңлатыла.
Грек теленең катлаулы морфологиясе беренче чиратта морфологик модельләрне өйрәнүне, сүзләрнең дөрес төрләнешен белүне таләп итә. Шуңа күрә, александрия лингвистик мәктәбе чорында гомумән “телне сурәтләү” дигән мәгънәне аңлаткан “грамматика” төшенчәсе соңрак заманча, таррак мәгънәдә беркетелеп калган. Александрия грамматик мәктәбе кысаларында барлыкка килгән күп кенә тел сурәтләүләре, шул исәптән Дионисий Фракийский грамматикасы да, фонетиканы кыскача аңлату белән башланган. Аннары төп урынны алып торган морфология аңлатылган. Синтаксис я ахырда урын алган, я, Аполлоний дискындагы кебек, гадәти булмаган язмада аерылып куелган. Александриялеләрдә лексиканы системалы сурәтләү булмаган, сүзлекләр язылмаган, бары тик Гомерның һәм башка борынгы авторларның аңлашылмаган сүзләренә аңлатма китерелгән. Фонетик бирелешләр бик кыска булган һәм авазларны тартык-сузыкка бүлүдән артыкка китмәгән; авазлар хәреф белән буталган. Морфологияне сурәтләү киң планда гына түгел, ә ваклап, детальләп өйрәнелгән, александрия лингвистик мәктәбе кысаларында формалашкан күп кенә төшенчәләр һәм аңлатмалар безнең көннәргә кадәр сакланып калган. Грамматиканың төп һәм билгесез берәмлеге булып сүзләр карала; сүзләр ваклап сүз төркемнәренә классификацияләнә: исем, фигыль, рәвеш, алмашлык, кисәкчә, теркәгеч. Шулай ук грамматик категорияләр дә аерылып каралган: зат-сан, исемдә килеш, юнәлеш, тартым белән төрләнеш таблицасы бирелә. Александриялеләр шулай ук басым һәм шигырь төзелеше кагыйдәләре буенча сузык авазларнын озынлыгын-кыскалыгын өйрәнү белән шөгыльләнгәннәр, борынгы текстларны төзәткәннәр һәм аңлатканнар, Александр китапханәсендә сакланган кулъязмаларны җыйганнар.
Инде б.э.к 1 гасырда александр грамматик мәктәбенең идеяләре Римга үтеп керә һәм антик традициянең латин вариантына күчүенә зур йогынты ясаган. Соңрак алар Византиядә өстенлек итә башлаганнар, алар кысаларында борынгы славян теленең беренче грамматикалары язылган. 7 нче гасырда Египетны гарәпләр яулап алганнан соң александрия грамматик мәктәбе үзенең яшәвен туктата.
Шулай итеп, грамматика фән буларак Рим дәүләтендә б.э. кадәр 2 нче гасырда барлыкка килгән дип исәпләнелә. Ул күпсанлы әдәби, хокукый, тарихи, дини характердагы текстларны тәртипкә салу максатында кулланыла башлый.
Рим дәүләтендә грамматика фәненең шактый тиз үсүе галимнәрнең грек мәдәнияте, аның традицияләре белән таныш булуыннан килә дип санала. 2-1 гасырлар чигендә грамматика фәнен өйрәнү иң дәрәҗәле, иң мактаулы һөнәрләрнең берсе дип саналган, җәмгыятьтә филологларның дәрәҗәсе зур булган. Элий Стилон, Аврелий Опилл, Стаберий Эрот, Антоний Гнифон, Атей Претекстат, Марк Теренций Варрон һәм Нигидий Фигул исемле галимнәр атказанган.
Шулар арасыннан Марк Теренций Варрон (б.э.кадәр 116--27 еллар) ны билгеләп үтәргә кирәк. Аның “Латин теле турында”, “Латин сөйләме турында”, “Сүзләрнең охшашлыгы турында”, “Сөйләмнең файдасы турында”, “Латин теленең килеп чыгышы турында”, “Хәрефләрнең борынгылыгы турында”, әдәбият, сәнгать, тарих, авыл хуҗалыгы турында язылган “Фән” дип аталган 9 томлык энциклопедик хезмәте билгеле. Төп хезмәте булган “Латин теле турында” китабында сөйләм фәнен өч кисәккә бүлә һәм аларның исемен этимология, морфология и синтаксис дип күрсәтә. Бу хезмәт менә шул бүлекләрне тәфсилле аңлатуга багышланган.
Луций Акций, Гай Луцилий, Марк Туллий Цицерон, Гай Юлий Цезарь, Тит Лукреций Кар кебек дәүләт эшлеклеләре дә филология фәне буенча трактатлар язганнар. Әдәби латин теленең (классик латин теле) барлыкка килүе һәм үсеше дә шушы чорга карый.
3 гасырда исә лингвистика фәне үсеше тоткарланып тора, 4 гасырда ул яңадан алга чыга. Ноний Марцелл, Арусиан Мессий сүзлек-белешмәләре дөнья күрә, Проба, Элия Доната, Флавия Харисия, Диомед грамматикалары языла.
Б.э.ның 4нче гасырында Рим империясе таркалганнан соң, лингвистик үзәк Константинопольгә күчә һәм монда 6 нчы гасыр башында иң күренекле латин грамматикасы – Присцианның 18 китаптан торган "Institutio de arte grammaticae" грамматикасы дөнья күрә.
Шулай итеп, Грек һәм Рим дәүләтләрендә барлыкка килгән тел гыйлеме бер-берсенә керешкән, шул ук вакытта ике тармак буларак үсеп китәләр. Урта гасырларда европа икегә аерыла: латин телле Көнбатыш Европада һәм грек-славян телле Көнчыгыш Европада лингвистика фәне мөстәкыйль ике тармак буларак үсеп китә.
Антик нигез бер үк булса да, Көнбатыш европа фәне Донат һәм Присциан хезмәтләренә таяна һәм фәнни эзләнүләр теле итеп, латин телен ала, ә Көнчыгыш Европа исә Дионисий Фракияле һәм Аполлоний Дискол хезмәтләренә таянып, борынгы грек теленнән туган телләргә тәрҗемә итү һәм византияле дини трактатларга өстенлек бирү юлыннан китә. Бу ике юнәлеш урта гасырлар соңында гына бер-берсенең фән үсешенә игътибар бирә башлыйлар.