ТӨбӘк фольклоры слайдларда
Нуриева Л.И.
Тукай муниципаль районы
Кнәз урта гомуми белем бирү мәктәбе
Фәнни җитәкче: Фарахова Р.Я.
Халыкның телдән сөйләнә торган поэтик әсәрләре халык авыз иҗаты яки фольклор дип атала. Фольклор – инглизчә “ халык акылы ” дигән сүз.
Халык авыз иҗаты әсәрләре язу сәнгате туганчы ук барлыкка килгәннәр. Борынгы чорда җыр, бию, уеннар, төрле йолалар үзара үрелгән хәлдә ыруг, кабилә иҗаты буларак яши. Заманнар үтү белән кешеләрнең аңы да үсә. Шуның белән бергә халык авыз иҗаты да үзгәреш кичерә, аның төрләре арта, әсәрләрдәге фикер тирәнәя. Алар мөстәкыйль сәнгать әсәре булып формалашалар. Халык авыз иҗаты әсәрләренә җырлар, такмак – такмазалар, әкиятләр, мәкальләр һәм әйтемнәр, табышмаклар, мәзәкләр, бәетләр һ.б. керә. Аларда халыкның уй – хыяллары, гаделлек өчен көрәше, якты киләчәккә омтылышы гәүдәләнә. Шунлыктан фольклор әсәрләре һәркемгә якын, һәркемне дулкынландыра, яхшылыкка, әдәпле һәм намуслы булырга өнди.
Халык авыз иҗаты әсәрләре – күмәк иҗат җимеше. Аларның авторы билгеле булмый. Кем дә булса берәү җыр, мәзәк яисә әкият чыгара икән, алар шунда ук телдән телгә күчеп йөри башлый. Әнә шулай үзенең яшәвен дәвам итә. Һәр башкаручы кеше мондый әсәрләрне үзенчә эшкәртә, эчтәлеген тулыландыра, сәнгатьчә матурлый-бизи.
Фольклор – халыкның рухи хәзинәсе, ерак заманнарда яшәгән кешенең эчке дөньясын чагылдыра торган тормышчан чыганак. Халык авыз иҗаты әсәрләрендә җанлы сөйләм теленең үзенчәлекләре, халыкның фикер байлыгы, сүз тапкырлыгы, күп төрле сурәтләү чаралары тупланган.
Әнә шуларны күздә тотып, Габдулла Тукай болай ди:
“ Дөресен генә әйткәндә, халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул ”.
Бүгенге көндә халык авыз иҗаты әсәрләре ныклап өйрәнелгән булса да, без үз җирлегебездәге фольклорны да өйрәнергә булдык һәм авылыбыздагы олы яшьтәге әби-апаларга мөрәҗәгать итеп, мәкальләр, табышмаклар, җырлар, әкиятләр тупладык. Проект эшләре башкардык.
(1 нче слайд)
Үземә якын булган берничә халык авыз иҗаты төренә тукталып китәм. Татар халкында әле бүгенге көндә дә тормышчан һәм халыкчан булып яңгыраган мәзәкләр үзләренә бер урын алып торалар. (2 нче слайд) Аларда гадәттә татар халкы вәкилләренең тапкырлыгы, көр күңеле, оста, ачы һәм җор телле булуы беренче планга күчерелә. Мәзәкләрнең эчтәлеге һәм персонажлары халык тормышының һәрбер тармагына кагылып, һәр төрле кимчелекләрдән көлүләре белән күңелне җәлеп итәләр. Бәлки шуңа күрәдер, мәзәкләр татар халык иҗатының бүген дә актуаль төрләре рәтендә калалар.
Татар халык иҗатында әйтеп бетергесез бай хәзинә тәшкил иткән афористик жанр төрләре үзләренә лаек урын алып торалар. (3 нче слайд) Шулар арасында – мәкальләр һәм әйтемнәр. Кешелек тарихының ыргулык белән барлыкка килгән бу төр шигъри әсәрләр тормышның барлык якларына да кагылалар. Мәкаль – әйтемнәр кешелек дөньясы өчен язылмаган кануннар булып, заманында закон, конституция, хокук кебек категорияләрнең барсын да алыштырып, халыкның рухи казанышларын, дөньяга карашларын, яшәү мәгънәсен, тормыш кагыйдәләрен тәшкил иткәннәр. Мәкаль –әйтемнәр әле бүген дә халык иҗатының иң тормышчан, иң актив жанрларыннан булып кала бирәләр. Хәтта аерым галимнәр арасында мәкальләр, бигрәк әйтемнәр тик тел берәмлеге генә түгелме икән дигән сорау белән бәйле бәхәсләрнең әледән-әле кабатланып торуы бу төр әсәрләренең, мили тел кебек мәңге булуын раслый. Аерым бер халык бар икән, аның теле, рухы, мәдәнияте сакланган икән, димәк, мәкаль-әйтемнәр дә әлеге халык белән бергә мәңге яшәячәкләр. Чөнки, мәкаль-әйтемсез бер халыкны да күз алдына китереп булмый.
(4 нче слайд )Табышмаклар - мәкальләр һәм әйтемнәр кебек, халыкның иҗат төре. Бер предмет яки күренешне шуңа якын торган икенче предмет яки күренешнең сыйфатлары буенча табуны белдергән кыскача шигъри сөйләмгә табышмак диләр. Безнең халык табышмаклар әйтергә бик һәвәс, аларны һаман иҗат итеп тора, кешенең образлы фикер йөртүен, акыл тапкырлыгын күрсәтү ягыннан да бу төр әсәрләрнең әһәмияте зур. Табышмак акыл йөкереклеген, уй зирәклеген арттыралар, шуңа күрә дә күбесенчә зиһен сынашуга, хәтерне ныгытуга хезмәт итәләр.
(5 нче слайд )Бәет-татар халык иҗатының лиро-эпик жанры. Бәет сүзе - гарәп сүзе ул, икеюллык шигырь дигәнне аңлата. Бәетләрне көйләп әйтәләр. Аларның төрләре бик күп. Шунысы билгеле: бәетнең нигезендә булган хәл, вакыйга ята. Шуңа күрә бәет көнкүрешкә якын жанр. Халык җырлары, бәетләр һәм мөнәҗәтләр кеше күңеленә нык тәэсир итәләр.
(6 нчы слайд) Җырлар - халык иҗатының бик бай һәм үзенчәлекле ягы. Бер генә булса да җыр белмәгән һәм бер тапкыр да җырлап карамаган кеше бар микән бу дөньяда? Мөгаен, юктыр. Чөнки җыр – сәнгатьнең киң таралган һәм яратып башкарыла торган төре. Ул кешене гомере буена озата бара: кайгы-хәсрәттә дә, шатлык-куанычта да. Җыр – ике сәнгать чишмәсе: шигърият һәм музыка кушылудан туа. Элегрәк "җыр” атамасын "җыру” формасында да кулланганнар. Атаманың бу формасын җыр текстларында, мәкаль-әйтемнәрдә, өлкән буын кешеләре сөйләмендә әле бүген дә очратырга була. Җырларның туу тарихы ерак үткәнгә барып тоташа. Күп гасырлар элек, әле дөньяда беренче китаплар гына түгел, ә беренче язу ысуллары барлыкка килгәнче үк, кешеләр җырны да, шул җыр ритмына башкарыла торган биюләрне дә белгәннәр.
Татар халык җырлары, гадәттә, дүрт төркемгә бүлеп күзәтелә:
1. Йола һәм уен-бию җырлары.
2. Тарихи җырлар.
3. Лирик озын җырлар.
4. Кыска җырлар.
Татар халык иҗатында риваять, легендалар аерым урын алып тора. (7 нче слайд) Риваятьләрдә элеккедән килгән яисә буыннан буынга сөйләнгән вакыйга-хәлләр хикәяләнә. Кайбер риваятьләр тулысы белән уйдырма эчтәлеккә корылган була. Шул яклары белән алар бераз әкияткә дә тартым. Риваятьләрдә күп очракта тарих түгел, ә тарихи вакыйгаларга, тарихи шәхесләр эшчәнлегенә халыкның мөнәсәбәте чагыла (Сөембикә, Батырша, Колшәриф,Утыз Имәни, Акмулла һ. б. турындагы риваятьләр.)
Кеше өчен әкиятләр - кызыклы, үгет- нәсихәтле, гыйбрәтле тормыш дәреслеге ул. Аларда халыкның педагогик культурасы, милли үзаңы, әдәп- әхлагы, тәвәкәллеге, эчкерсезлеге тупланган. Һәр әкиятнең тәрбияви максаты бар, ул билгеле бер әхлакый чынбарлыкны алга сөрә. Анда гаделләр һәм зирәкләр җиңә, ялкаулар, рәхимсезләр, әдәпсезләр җиңелә.
Халыкның сүнмәс таланты белән иҗат ителгән фольклор әсәрләрен без бүген дә яратып укыйбыз. Язучылар, шагыйрьләр, композиторлар һәм рәссамнар өчен исә халык авыз иҗаты әсәрләре бетмәс – төкәнмәс илһам чишмәсе, безнең әдәбиятыбызга - нигез булып тора.
Әдәбият, сәнгать белән кызыксынган, китапларны чын күңеленнән яратып укыган баланың белеме дә тирәнрәк, күңеле дә баерак була. Халык авыз иҗаты - безнең бабаларыбыз калдырган иң кадерле мирас. Анда безнең телебез, рухыбыз саклана. Бу иҗатны онытмасак, милләтебез яшәр, телебез сакланыр.
Әдәбият
1.Татар халык авыз иҗаты: Хрестоматия. – Казан: Мәгариф, 2004.- 479 б.
2. Мусин Ф.М. Татар әдәбияты - Казан: Мәгариф, 2005.