НУРУЛЛА ГАРИФ – ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ ШӘХЕС

Фәрзутдинова Р.Р.

Шомбыт урта гомуми белем

бирү мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы.

Фәнни җитәкче: Фәйзуллина Р.В., Шәрәфиева Г. Х.

Татар әдәбиятында тарихи өлкәдә эшләүче, тарихи темага язучы әдипләр сыңар кул бармагы белән генә санарлык. Тарихи темага туктаусыз язу һәм, иң мөһиме, аны белеп язу өчен тарих диңгезенең төбенә чумарга һәм үз-үзеңне аямыйча казынырга кирәк. Милләтебезне милләт итеп саклап, барлап , үстереп торучыларыбыз да һәр дәвердә булган безнең. Язмам шундый милли җанлы якташым, туган ягыбыз- Борынгы Чаллы төбәгенең тарихын барлап, саклап торучы галим, тарихчы Нурулла Гариф турында. Минем темамның максаты: Нурулла абыйның тормыш юлы һәм иҗаты белән якыннан танышу.

Нурулла Гариф Балык Бистәсе районы Яңа-Сала авылында туган. Ул вакытта Яңа-Салада балалар бик күп булган һәр гаиләдә 5-6дан да ким бала булмаган. Шуңадыр күрәсең, беренче сыйныфка укырга кергәч, сыйныфта 33 бала булалар, хәтта Нурулла абыйга утырырга пар да булмый, үзе генә утырырга мәҗбүр була. Мәктәптә уку аны бик кызыксындыра, ул күп укый башлый. Дүртенче сыйныфта укыганда, мәктәп директоры Иван Федорович Нурулла абыйга: “ Син яхшы укыйсың, монда әрәм булып йөрмә” – дип, атына утыртып, Шомбыт мәктәбенә укырга алып төшеп китә. Сыйныфта укучылар саны парсыз булганлыктан, аны яңа партага кабат берүзен утырталар. Нурулла абый математика фәнен кызыксынып өйрәнә.

1971 елның көзендә янгын чыгып, мәктәп бинасы янып бетә. Бу вагыйгадан соң балалар бер ел чамасы авыл советы бинасында укырга мәҗбүр булалар. Алар үскән саен дөньясы да үзгәрә барган, ат арбасы гына сыярлык урамнарда машина, трактор барлыкка килә, радио, телевизор баганалары авылны урап ала. Нурулла абыйны шул радио, телевизор кызыксындыра башлый. Физика дәресләрен көтеп ала. Беренче үз кулы белән җыйган радио да физика фәне белән мавыгуыннан башлана. Ясамаган приборы калмый, ул тавыш көчәйткечләр дисеңме, музыкага ияреп уйнаучы төсле лампочкалар, төрле диапазонда эшләүче кабул иткечләр, ә иң катлаулысы- радиостанция булган. Ә бит болар барысы да эштән бушаган арада эшләнгән, авылда әнисенә ияреп колхоз эшендә дә йөргән, көтү дә көткән, өй эшләрендә дә булышкан.

1977 елны мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамлый, тагы бер елдан аны Совет Армиясе сафларына чакыралар. Ул вакытты армиягә бару- зур дәрәҗә була. Армиягә бармаган егетләргә кызлар да карамый торган булган. Әти- әнисе озату кичәсе уздыралар. Ике ел армия сафларында хезмәт итә, анда да үзен яхшы яктан гына таныта, алган мактау кәгазьләре шул хакта сөйли. Танк командиры- өлкән сержант дәрәҗәсендә туган авылына әйләнеп кайта. Авылда бераз кунак булгач, киләчәк тормышын кайгыртып Казанга килә. ГПТУ- 41гә килә, монда инде укулар башланып ике ай узган була, шулай булса да дирекциягә кереп үзенең гозерен җиткерә, радиотехникада үзенең сәләтен исбатлый ала. Тырышкан табар, ташка кадак кагар дигәндәй, аны беренче курска укырга алалар. Белемгә булган зур омтылышы эзсез калмый, училищены кызыл дипломга тәмамлый. Нурулла абыйны яхшы белгеч буларак шәһәрнең иң абруйлы остаханәсенә эшкә җибәрәләр. Анда да сынатмый, эшен яхшы башкарганы өчен, аңа төсле телевизорлар төзәтүне ышанып тапшыралар.

Булганнан бар да була, аның югары белем аласы килә һәм теләгенә ирешә дә, Казанның Ленин исемендәге университетына кичке бүлеккә физмат факультетына кабул ителә. Аны тәмамлагач, Биектау районы Дача бистәсендәге урта мәктәптә укыта.

2000 елда Татарстан Фәннәр академиясенең Тарих институтына аспирантурага керә һәм Казан ханлыгы дәверенә бәйле “ Казан ханлыгында Чаллы олысы Алтын Урдадан соңгы төрки татар дәүләтләрендә феодал вассаллык мөнәсәбәтләрен өйрәнү тәҗрибәсе” дигән тема өстендә эшли һәм 2004 елда аспирантураны уңышлы тәмамлый. Шунысын да әйтергә кирәк: ул тарихи темага диссертацияне татар телендә яклаучы бердәнбер кеше! Аңа барысы да, артык мәшәкатьләр тудырмыйча, рус телендә генә якларга тәкъдим итә, ләкин ул барыбер үзенчә эшли.

Шулай итеп, гап-гади мәктәптә математика, физика һәм информатика укытучы Нурулла Гариф шактый вакыт инде милләткә, татар халкына чын тарихны кайтару юлында армый- талмый эшли бирә.

Нурулла Гариф тарихчы галим генә түгел, инде 2002 елдан бирле Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы да. Кыска-кыска, ләкин зур мәгънәгә ия, тирән фикерле, тормышчан хикәя һәм гыйбрәтле хикәятләр остасы ул.

Быел язучының әдәби һәм публицистик язмалары, тормышчан хикәя һәм хикәятләре, мәкальләре, афоризмнары һәм шигырьләре тупланган “ Исем белән җисем арасы...” дигән китабы дөнья күрде.

Минем Нурулла абыйның “ Без кемнәрнең оныклары әле” китабына тукталып китәсем килә. Нурулла Гариф бу китабында мәчетләр тарихына һәм документына әһәмият бирә. Үзе Казан шәһәрендә торса да, якташларыбыз, халкыбыз турында онытмый. Бу китапта мәчет төзү өчен тырышлыгына бәйле, Яңа-Сала авылы халкының патша идарәсе белән дүрт елга сузылган тарткалашуы бәян ителә. Бу тарихи сынаулар аша мәчетле бик күп татар авыллары да узган. Шуңа бәйле, Яңа-Сала мәчетенең тарихи язмышын һәр авылга үз тарихы кебек кабул итәргә мөмкин.

Шулай ук бу китапта кабер ташлары турында язма да зур урын алып тора. Ул Балык- Бистәсе районының көнчыгышында, Мәшләк белән Шомбыт елгалары җирлегендә, татар халкы тарихына бәйле 5 кабер ташы. Бу төбәк тарихта еш кына борынгы Чаллы шәһәрчеге белән бәйле рәвештә искә алына. Аларның өчесе бер урында, Мәмле Казаклары Чаллысы авылы каршында урнашкан. Дүртенче һәм бишенче кабер ташлары бүгенге вакытта Чураш белән Бирдебәк авыллары җирлегенә керә. Төрле стильдәге гарәп хәрефләре белән язылу сәбәпле, үзләреннән соңрак чорларда яшәүчеләргә бик аңлашылмаганлыктан, сәер тоелган. Әлеге кабер ташлары да хәзергәчә гади халык тарафыннан “ изге”, “ әүлия” каберләре дип йөртелә.

Шулай ук бу китапта суфый башлыгы Идрис хәлфә Зөлмөхәммәт углы турында да мәгълүмат бирелә. Хәлфә бабай исеме – халык күңелендә сакланган ихтирам билгесе. 2000 елның июнендә каберенә таш куелды. Бу ташны Нурулла абыйның авылдашы, якын дусты Гаянов Зиннур абый ясады. 2005 елның 5 августында, Чаллы төбәге музее ачылды, Хәлфә бабай тууының 355 еллыгы билгеләп үтелде. Чаллы кирмәненең капкасын торгызу буенча эш башланды һәм аны төзеп бетерү вакыты ( 15 октябрь – хәтер көне) билгеләнде. Шуңа да карамастан, Чаллы шәһәрлеген саклау һәм өлешчә торгызу буенча эшләнергә тиешле эшләр күп әле. Чаллы шәһәрен саклау һәм тарихи һәйкәлләрне торгызу эшчәнлеге барыбызның да изге бурычы.

Туган ил төшенчәсе туган җирдән, дөньяга авыз салган нигездән, әти-әнинең хезмәт тире тамган туган туфрактан башлана. Балык бистәсе төбәгендә дөньяга килгән һәм бүгенге көндә фидакарь хезмәт, намус белән көн күрүче һәр кеше үзенең күңел түрендә, йөрәгендә газиз туган ягына карата иң саф, иң самими хисләрен кадерләп саклый. Нурулла Гариф шуларның берсе, без аның белән тыгыз элемтәдә торабыз һәм аңа зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Әдәбият

Гариф Н. Г. Балык Бистәсе районы тарихына бәйле сәхифәләр. –Казан: 2009. – 3 б;

Гариф Н. Г. Балык Бистәсе районы биләмәсендәге археологик һәйкәлләр һәм торак урыннар турында белешмә. –Казан: 2009. – 128 б;

Гариф Н. Г. Без кемнәрнең оныклары әле?! - Казан : 2009. – 5 б;

Гариф Н. Г. Нәселеңә корт керсә. – Казан: Тарих институты басмаханәсе, 2008. – 3 б;

Гариф Н. Г. Мин сезнең арада яшәдем. – Казан: 2009. – 3 б.

МӘКТӘПТӘ КАДЫЙР СИБГАТУЛЛИН ИҖАТЫН ӨЙРӘНҮ

Фахриева А.,

Балык Бистәсе районы

Котлы Бүкәш урта мәктәбе

Фәнни җитәкче: Ананьева Л.С.

Балык Бистәсе районыннан гаҗәеп күп әдәбият әһелләре – күренекле шагыйрьләр, прозаиклар, драматурглар чыккан. Кайберләрен санап китик: гасыр башындагылар һәм мәрхүмнәрдән – Мөхәммәт Гали, Миргазиз Укмасый, Сәет Шәкүров, Кадыйр Сибгатуллин; исән-сау иҗат итүче әдипләрдән - Равил Фәйзуллин, Роберт Әхмәтҗанов, Вакыйф Нуруллин, Әхәт Гаффар, Рөстәм Фәйзуллин, Әхәт Сафиуллин, Мансур Шиһапов, Хәлим Җәләй; яшьрәкләрдән – Рәсимә Гарифуллина, Нурулла Гариф, Фәүзия Солтан, Вазыйх Фатыйхов...

Ике гомер безгә насыйп булмас

Бер яшибез җирдә

Бер туып.

Шушы җирдә бик каласы килә

Бер югалмый торган җыр булып.

Әлеге шигъри юлларны язган, бүгенге көндә исеме югалмый торган җыр булып яңгыраган шагыйрь Кадыйр Сибгатуллин Балык Бистәсе районы Балыклы Чүкәй авылында туып үскән, озак еллар журналист булып каләмен чарлаган, милли поэзиябезне берсеннән – берсе гүзәл әсәрләр белән баеткан. Ул 1974 нче елда “Әманәт” исемле җыентыгы белән шигърият мәйданына килеп керә. Хәсән Туфан аның газетадагы шигырьләрен укып: “Менә бу шагыйрь, тумыштан шагыйрь”, - дип соклана. Аның шигырьләре укучының күңеленә барып җитә, йөрәгенә үтеп керә.

15нче февральда якташыбыз шагыйрь К. Сибгатуллинга 68 яшь тулыр иде. Әмма, кызганычка каршы, язмыш аны әдәбият, шигырь сөючеләрдән иртә аерды.

Кадыйр Сибгатуллин 30 ел татар поэзиясе мәйданының уртасында торган зур шагыйрь. Аның шигырьләрен онытуга юл кую - зур гөнаһ булыр иде. Шуңа күрә исемен мәңгеләштерү юнәлешендә максатчан, эзлекле эш алып бару безнең, исәннәрнең, - зур бурычы.

Безнең Котлы Бүкәш урта мәктәбендә районыбызның шифалы туфрагыннан үсеп чыккан олуг шәхесләребез белән чын күңелдән горурланып, аларның иҗатларын өйрәнү өстендә максатчан эш алып барыла. Әдәби туган як материалларын өйрәнүнең әхлак һәм эстетик зәвык формалаштыруда әһәмияте зур. Шуңа күрә безнең мәктәптә бу эшкә җитди игътибар бирелә. Татар теле һәм әдәбияты кабинетында “Якташлар иҗаты” почмагы булдырылды. Анда якташларыбыз турында истәлекләр, фотолар, автогрофлы китаплар, аларга багышлап төзелгән альбомнар тупланган һәм аларны тулыландыру өлкәсендә даими эш алып барыла.

К. Сибгатуллинның юбилее уңаеннан район газетасы битләрәндә “Шагыйрьнең 60 еллыгына”дип аталган рубрика эшләп килде. Шагыйрьне белгән, аның белән эшләгән авылдашлары, якыннарының истәлекләрен туплап, өйрәнеп бардык, бу истәлекләр буенча сыйныф сәгатьләре үткәрелде.

Шагыйрьнең 65 еллык юбилее мәктәбездә зурлап билгеләп үтелде. Аның шигырьләрен сәнгатьле итеп уку - аеруча игътибарга лаек. Укучылар Кадыйр Сибгатуллинның “Әни”, “Рәхмәт әби” , “Юлда үскән арыш”, “Дога” һәм башка шигырьләрен яратып яттан сөйләделәр, хис - кичерешләрен үз йөрәкләре аша уздырып, тыңлаучыларга, укучыларга җиткерә алдылар.

Төбәк әдипләребезгә багышлап үткәрелгән кичәләр бездә бер тематика астында “Шушы яктан, шушы туфрактан без” исеме белән үтә. Кадыйр Сибгатуллинга багышланган “Шушы җирдә бик каласы килә бер югалмый торган җыр булып” дип аталган әдәби – музыкаль кичә үткәрдек. Кичәдә шагыйрьнең туган якка, игенче хезмәтенә, сугышның фаҗигаләрен яктыртуга һәм бөтен кыенлыкларны да җиңәргә сәләтле чын һәм саф мәхәббәткә багышланган шигырьләре яңгырады, тормыш һәм иҗат юлы яктыртылды.

Якташыбызның якты истәлеген мәңгеләштерү йөзеннән “Авыл офыклары” район газетасы редакциясе коллективы Кадыйр Сибгатуллинның музеен һәм аның исемендәге премия булдырган иде. Марсилә Садыйкова, Габдрахман Фәйзуллин, Фәнүзә Галимуллина, Илгиз Галиев, Рәмзил Гыймлеханов кебек лауреатлар арасында күп еллар буе мәктәбебездә тарих фәне укыткан, бүгенге көндә мәктәптә эшләп килүче Туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Ахунов Кәрим Гыйльфанович та бар. Кәрим Гыйльфанович Кадыйр Сибгатуллинны исән чакта белгән, аның белән аралашкан кеше.

Мәктәбебездә Кадыйр Сибгатуллинны белгән, аның белән еш аралашкан тагын бер укытучыбыз бар. Ул - география укытучысы Адиуллина Хәтимә Вагизовна. Мөгаллимлек хезмәтенә керешкәнче, ул районыбызның газета редакциясендә Кадыйр абый белән бергә эшләгән. Хәтимә Вагизовна Кадыйр абыйның шигырьләрен төнлә язуына игътибар итә. Иртән торуга ул инде шигырь язган була, яңа китабы чыккан саен бүләк итеп алып килә иде, дип искә ала ул аны. Барыбызга да мәгълүм булган Советлар Союзы Герое Михаил Девятаевка багышланган “Сагыш” шигыре дә Бүкәш мәктәбендә герой белән очрашканнан соң туа. Мәктәп коллективы герой белән очрашу оештыра, анда Кадыйр абый да катнаша.

Әдәбият белән кызыксынучы балалар өчен “Әллүки” түгәрәге эшләп килә. Монда укучылар шигырь язу серләренә төшенәләр, газеталар чыгаралар. Февраль аенда туган көне уңаеннан Кадыйр Сибгатуллинга багышлап чыгарылган газеталарда аның турында истәлекләр, шигырьләр урын ала.

Кадыйр Сибгатуллин исемендәге премиягә 2007нче елда, укучылардан беренче булып, мәктәбебез укучысы Ләйсән Фәтхетдинова лаек булды. Ул Кадыйр Сибгатуллинга багышлап шигырь дә иҗат итте. “Кадыйр Сибгатуллинга” дип атала ул.

Тормыш арбасының тәгәрмәчен

Үзең кирәк төзеп сүтәргә.

Гомер юлың тарихларга сеңеп ,

Исемең сакланырлык итәргә.

Туры сүзле кеше – тугры кеше,

Тырышлыкның чиксез агымы...

Бөеклеккә түгел, биеклеккә

Менгән ышанычлы адымы.

Һәр авазы, һәр җөмләсе аның

Йөрәк җепселләрен уята.

Кирәк икән, рухландыра белә,

Кирәк икән, үксеп елата.

Чишелешсез язмыш табышмагы...

Ә ул тапкан аның җавабын!

Үз куллары белән төзегән ич

Тормыш җиккән гомер корабын.

Көчле, гадел кеше – Кадыйр Сибгат!

Сокланамын укып юлларын!

Үстерсәче күбрәк татар халкы

Нәкъ шушындый батыр улларын

Кадыйр Сибгатуллин – кыю фәлсәфи фикер йөртүче шагыйрь. Ул кешеләрне табигатьнең аерылгысыз өлеше, җир балалары итеп күзаллый. Шагыйрь туган як табигатенең теләсә нинди күренешендә илһам чыганагы таба, бер үк вакытта туган ягына чиксез мәхәббәте аша дөньяны, гүзәллекне аңлавы рухи халәтенең катлаулы чагылышларын тулырак ачу максатына буйсындырыла.

“Мәдәни Җомга” газетасының 2007нче елгы 23нче март санында Нияз Акмалның “Без яратмый җирдә кем яратсын” мәкаләсендә мондый юллар бар: “Аның шигырьләрен, шигъри үрнәкләрен мәктәп балаларына, яшүсмерләргә сабый чактан ук, яшьтән укыту зарур. Кадыйр Сибгатуллин шигырьләрен әдәби түгәрәкләрдә сабак итеп өйрәтү зарур”! Бу сүзләр белән без тулысынча килешәбез. Киләчәктә якташыбызның иҗатын тагын да тирәнрәк итеп өйрәнү максатыннан шигырьләре әдәбият дәреслекләрендә урын алыр дип ышанабыз. Ул моңа лаек. Безнең аны онытырга хакыбыз юк.

“Бүгенге көнебез өлкәннәр кулында булса, киләчәгебез балаларда. Аларның кем булып үсүләре, кайсы кыйблага табынулары бездән тора . Ата-бабаларыбыздан, нәселдән килгән, үзебезнең милләткә хас булган күркәм сыйфатларны, гореф-гадәтләребезне аларның күңеленә сеңдерә алырбызмы?

Иң зур бурычыбыз – шушыдыр. Бала күңеленә изгелек, миһербанлылык орлыклары гына төшсен иде,” – дип язды Кадыйр Сибгатуллин үзенең “Иманга кайту” дигән әсәрендә.

Кадыйр Сибгатуллин үзенең бу әсәрендә киләчәкне күргән. Без ул - киләчәк балалары. Алга таба да башлаган эшебезне, эзләнүләребезне дәвам итәрбез. Шагыйрь үлми дигән хакыйкать бар...

Үлми шагыйрь,

Үлми икән шагыйрь җирдә.

Тик шулай да,

Мәңге сагыныр өчен,

Бер шагыйрьнең бер үлеме җитә.

Кадыйр Сибгатуллин.

Әдәбият

Акмал Н. Без яратмый җирдә кем яратсын?!: [Шагыйрь К. Сибгатуллинны юксынып] / Н. Акмал // Мәдәни җомга. – 2007. – 23 март. Б. 16.

Сибгатуллин К. Иманга кайту: [публицистика] / К. Сибгатуллин // Мәйдан. – 2002 - № 2.

Сибгатуллин К. Гомерем дулкыннары: шигырьләр. – Казан, Тат . кит. нәшр., 1993.

Сибгатуллин К. Намазлык:[шигырьләр] / К. Сибгатуллин. – Чаллы: “КАМАЗ” нәшр., 1994.

Туфан Х. Шигърият офыгы киңәя // Социалистик Татарстан . – 1970. - №4.

Наши рекомендации