Габдулла тукай, муса ҖӘлил сӨйлӘшкӘн
МАТУР ТЕЛЕБЕЗНЕ БОЗМЫЙК
Закирова Л.,
Татарстан Республикасы
Алабуга муниципаль районы «Аерым
предметлар тирәнтен өйрәнелә торган
9 нчы урта гомуми белем мәктәбе»,
Фәнни җитәкче: Нуркаева Г. Ф.
Җир йөзендә яшәгән халыкларның телләре бик күптөрле. Ләкин һәркемнең дә башка телләргә караганда яхшырак белгән, үзенә якын, кадерле бер теле була. Шул телдә аның әти-әнисе, туганнары сөйләшә. Шуңа күрә дә ул телне туган тел – ана теле диләр. Безнең туган телебез – татар теле. Илебез халыклары телләре арасында бай тарихлы телләрнең берсе.
XIX – XX гасырлар чигендә татарлар яңарыш кичергән. Искиткеч тизлек белән китап нәшриятлары, дистәләгән газета, журнал, милли театрлар барлыкка килгән.
Хәзерге вакытта икетеллелек күренеше аеруча зур үсеш ала. Бу рус теле – халыкара теле булу сәбәпле. Төрле милләтләр арасында никахлашу саны арту, халыкларның миграцияләре – болар бөтенесе дә рус теленең абруен югарыга күтәреп киләләр. Шуңа күрә халыкларның якынлашуы, икътисадый өлкәсендә берләшүе нигезендә икетеллелек күренеше тагын да киңәя бара.
Совет чорында икетеллелек проблемасы балаларның туган телләрен оныту, аның белән кулланмау проблемасына килеп бәйләнә. Бөтен җәмгыять өлкәләрендә дә рус теле йогынтысы шуның кадәр көчле була, хәтта күп кенә милләтләрнең туган тел белүче саны азая башлый.
Ф.М Гәрәев әйтүенчә, «по данным перепеси населения 1989 года граждан, считающих родным языком язык своей национальности составляло 83,2%, а в 1926 году их было 96,8%. В некоторых регионах не считающих язык своего этноса родным составляло от 20 до 40%. Росло новое поколение, не знающее (и не желающее изучать) языка своих предков, стесняющегося всего национального».
Ф. Харисов фикере буенча, «всего лишь за семь лет (1979-1985гг) число не владеющих родным языком татар увеличилось в 2 раза». Һәм шунда ук галим моның сәбәбен дә билгеләп китә: «Подобный «языковой нигилизм», то есть нежелание определенной части населения овладеть языком своих предков по причине «социальной непрестижности» объясняется предпочтением русского языка родному, так как в сложившейся ситуации знание родного языка уже не приносило практической пользы».
Чыннан да, совет чорында милли телләргә игътибар тарая барган. Һәм бу дәүләтнең сәясәтенә нигезләнеп килгән. Моны дәлилләү өчен Ф. Харисов 1930 нчы елдагы ВКП(б) карарыннан цитата китерә: «Надо дать национальным культурам развиваться и развернуться, выяснив все свои потенции, чтобы создать все условия для слияния их в одну общую культуру с одним общим языком... Расцвет национальных культур (и языков) в период диктатуры пролетариата в одной стране в целях подготовки условий отмирания и слияния их в одну общую культуру (в один общий язык) в период победы социализма во всем мире».
1992 нче елның 8 нче июлендә, мәгълүм булганча, «Татарстан Республика халыклары телләре турында» дигән Закон чыкты. Бу закон республикабыз өчен аеруча әһәмиятле булды, чөнки татар теле кулланышы тараеп баруы, аның бетеп баруы бик зур проблема булып тора иде.
Ләкин бүгенге көндә Татарстан Республикасы өчен телләр өлкәсендә икетеллелек проблемасы тора. Татар һәм рус телләренең хокуклары тигезләнде, ләкин кулланышы ягыннан рус теле абруе югарырак. Бу күренеш белән киләчәккә караган төп проблема бәйле:
татар теленең абруен гамәлдә рус теле абруена кадәр күтәрү; атар телендәге уку йортларын дәүләт тарафыннан финанслау гына түгел, ә аларның дәрәҗәсен күтәрергә; атар телен гамәлгә ашыру: урамнарда, кибетләрдә, элемтә бүлекләрендә һ.б. бөтен игъланнар татар һәм рус телләрендә булырга тиештер.
Танылган тел белгече, галимебез М. Зәкиев фикере буенча, бүгенге көндә туган тел өлкәсендә татар халкы алдында түбәндәге бурычлар тора: «Милләтне тергезү, саклау һәм үстерүнең хәл ителәсе проблемалары бик күп. Аларны түбәндәге төркемнәргә аерып күрсәтергә мөмкин булыр иде.
Милләтнең дәүләтчелеге булу, һәм дәүләти эшләрнең һәр өлкәдә үз исеме белән аталган милләтне саклау һәм үстерүгә юнәлгән булуы.
Милләтне саклау аның телен саклауга һәм милли телне тормышның барлык сфераларында киңрәк куллануга турыдан-туры бәйле,чөнки тел бар – милләт бар, тел юк – милләт юк»
Һәркемгә үзенең туган теле газиз. Без татар телен яратабыз һәм хөрмәт итәбез. Тик, кызганычка каршы, арабызда туган телләренә саксыз караучылар да еш очрый. Күпләр хәзер үз телләрен бозып сөйләшәләр. Алар үзләрен дә, телебезне дә ямьсезлиләр. Туган телне өйрәнү, аның бөтен матурлыгын тою үзе бер бәхет бит.
Киләчәктә тагын да аянычрак хәлдә калмас өчен, халыкта милли узаң, милли патриотизм тәрбияләүгә җиң сызганып тотыныргадыр? Бу эш безнең татар илендә бөтенләй бармый түгел. Эзлеклелек, бердәмлек юк. Әгәр дә без татар булуыбыз белән, үзебезнең чал һәм бай, шәүкәтле тарихыбыз белән, 1000 еллык әдәбиятыбыз, телебез белән, татар халкының тарих мәйданында тоткан урыны, бөек шәхесләре, үзебез яшәгән, урнашкан туган җиребез – Татар иле белән горурлану хисләре тәрбияләүгә бармак аша карауны дәвам итсәк, татар булуыннан гарьләнеп, ул телне өйрәнергә дә теләмәүче буын үсүен дәвам итәчәк. Шулай булса, олуг әдибебез Гаяз Исхакый искәрткән «инкыйраз»га (бетү, юкка чыгу) күп калмый. Монысыннан бер Ходай үзе сакласын. Бүгенге көндә тел һәм милләт сагында торучы төп көчләрнең берсе – татар теле һәм әдәбияты укытучылары. Үз эшләренә фанатларча бирелгән, җаны – тәне белән үз халкына хезмәт итүче тел – әдәбият укытучылары кирәк бүген. Совет чорының кырыс шартларында да телебез, милләтебезне саклап калуда укытучы зур роль уйнаган. Никадәр генә примитив яңгырамасын бу фикер, әмма дөресе шул. Шуңа күрә тел – әдәбият укытуга, татар теле һәм әдәбияты укытучысының дәрәҗәсен күтәрүгә (-Һи, татар теле укытучысы гына бит ул, - димәсеннәр. – Ул бит татар теле, әдәбият укытучысы – диярлек булсын) игътибар артсын иде.
Дуслар, әйдәгез, бөек шагыйрьләребез Габдулла Тукай, Муса Җәлил сөйләшкән, иҗат иткән матур телебезне бозмыйк!
Әдәбият
Галиуллин К.Р., Сабиров Р.А. Исследование татарской лексики, зафиксированной в русскоязычных текстах // Двуязычие: типология и функционирование. – Казань, 1990. – 99-105 б;
Гараев Ф.М. Языковая политика на современном этапе // Татар теле һәм этносы тарихи мәсьәләләре. – Казан: ИЯЛИ, 2000. – 145-158 б;
Зәкиев М.З. Халыкның сакланышы һәм этногенезы (Тел – тарихи чыганак) // Татар теле һәм этносы тарихи мәсьәләләре. – Казан: ИЯЛИ, 2000. – 3-17 б;
«Татарстан Республикасы халыклары телләре турында» Татарстан Республикасы законы. – Казан, 1996. – 82б;
Харисов Ф.Ф. Как это было? (из истории обучения татарскому языку нетатар) // Республика Татарстан, Казань, 1993.
Харисов Ф.Ф. Милли мәдәният: Сораулар һәм җаваплар. – Казан: Хәтер, 1999. – 47б.