Халык авыз иҖатын фӘнни яктан эшкӘртҮдӘ г. тукайныҢ новаторлыгы

Минемуллина Д. Р.

3 нче номерлы урта гомумбелем бирү мәктәбе

Фәнни җитәкче: Демухаметова Г. М.

« Халык авыз иҗаты әсәрләре халык күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә раушан көзгеседер.Бу бер төрле сихри көзгедер» Габдулла Тукай

Халкыңның үткәнен белми торып бүгенгесен белеп булмый. Р.Фәхретдиновның хәдисләрендә дә шундый аять бар. Халыкның үткәнен, бүгенгесен һәм киләчәген тоташтыручы бердәнбер күпер –халык авыз иҗаты әсәрләре. Шулай булгач, аларны өйрәнү, куллану аша гына без ниндидер нәтиҗәгә ирешербез. Халкыбыз авыз иҗаты әсәрләре-яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә кыйммәтле чыганак. Халыкның бай рухлы, кешеләрне гүзәл киләчәккә рухландыручы әкиятләре, киң колачлы җырлары, тирән фәлсәфи әйтемнәре, тапкыр һәм үткер мәкальләре, үзенчәлекле табышмаклары, яшьләргә сабак бирердәй итеп иҗат ителгән башка күп кенә иҗат җимешләре киләчәк буынны милләт тормышын дәвам итәрлек, аны үстерүгә өлеш кертерлек итеп тәрбияләүдә зур рухи чишмә, чыганак булып тора. Бу кыйммәтле мирасның тарихи һәм тәрбияви әһәмияте елдан-ел үсә бара.Туган тел чыганагы булган фольклор әсәрләрен мәктәптә өйрәтү балаларның тел байлыгын, фикерләү сәләтен үстерүгә булышлык итә.

XX гасыр башында халык әдәбиятын өйрәнүне дәвам итүдә Г.Тукайның да роле зур була. Ул үз иҗатында балалар фольклорын киң куллануы белән нәниләр телендәге халык хәзинәсенең дә зур кыйммәткә ия булуын күрсәтте, игътибарны аларны җыюның кирәклегенә юнәлтте.

Шагыйрь әсәрләрендә халык иҗатының мәкальләрен, әкиятләрен, җырларын, мифологик образларын чагылдыра. Тукай шигърияте һәркемгә аңлаешлы, өлкәннәргә һәм балаларга да якын булырлык иҗат. Г. Тукай иҗаты — татар халкының мәңгелек чагылышы. Мондый шагыйре булган милләт — зур, талантлы, үткәне һәм бигрәк тә киләчәге булган милләт.

Аның иҗатына чын мәгънәсендә халыкчанлык хас. Фольклор аша әсәрләренең телен халык сөйләменә якынайткан, образлылыгын көчәйтүгә китергән. Әнә шулай үзеннән-үзе җырлап торучы Г. Тукай теле белән халык теле аерылмас бербөтенне тәшкил итә.Халык рухы шагыйрь әсәрләренең тукымасында бик табигый урын ала. Аның «Әллүки», «Тәфтиләү», «Зиләйлүк», «Туган тел» кебек җырлары шулкадәр халыклаша, аларны шагыйрь иҗат иткәне сизелми дә. Аларда һәркем үз күңелендәге хисләргә аваздашлык таба. «Туган тел» җыры исә соңгы елларда аеруча еш яңгырый. Күп кенә әдәби-музыкаль кичәләр, хәтта төрле җыеннар да шушы җыр яңгыравы белән тәмамлана.

Әсәрләрен укыгач, Тукайның халык иҗатына мәхәббәте һәм ышанычы милли чыганак буларак кабул ителүе нык сизелә.

атар поэзиясендә хикмәтле сүз алымы элек-электән үк килгән һәм аеруча яратылып кулланылган. Г.Тукай иҗатын афоризм традициясе дә читләтеп үтми.

Фольклорда афоризмнар үзенең жанрлар составы ягыннан шактый бай һәм күп төрле. Алар тел-аралашу, фикер алышу, белем һәм тәрбия бирү чарасы. Ул туктаусыз үсә, байый, шомара бара. Бу кешенең үз фикерен, хис-тойгыларын үтемлерәк, тәэсирлерәк, җанлырак бирергә теләвеннән барлыкка килә.Үл теләк яшәештә беркайчан да сүрелми. « Синең ни әйтүеңнән бигрәк, ничек әйтүең мөһимрәк»,- ди халык мәкале. Сөйләмне шундый максатка ярашлы итүдә халык афоризмнарының роле зур.

Халык афоризмнары арасында әдәби-эстетик кыйммәте буенча да, сан ягыннан да төп урынны, һичшиксез, мәкальләр һәм әйтемнәр алып тора. Мин укучылар белән берлектә Г.Тукай әсәрләрендә кулланылган мәкальләрне һәм мәкаль ролендә кулланырдай Тукайның үткен фикерен чагылдыручы җөмләләрне һәм әйтемнәрне мөмкин кадәр җыйнадым, аларның күп файдаланылуын ачыкладым. Тукай шигырьләрендә кулланылган халык байлыгы аның әсәрләренең тулы эчтәлеген ачып, әйтер сүзен халык күңеленә үтеп керерлек итеп җиткерү алымы.

Тукайның санап бетергесез бай хәзинәсендә, бихисап әсәрләрендә, очраган мәкальләрне туплап шигырьләрен тематикаларга аердык.

Беренче тематика: Халыкның изелеп, хаксызлык тарафыннан кимсетелеп яшәве,милләтебез язмышы.

Бу тематикага караган шигырьләрендә очраган мәкальләр:

1.«Җансыз агачтан җан, тума сукырдан күз көттек» («Азатлыкка »)

2. «Караны бер көн каралтып, акны бер көн аклар» ( «Государственная думага»)

3. «Хаклык һичшиксез гел өстен булыр»( «Шагыйрь һәм Һатиф»)

4. «Кайт асылыңа-асылың яхшы» ( «Дөньяда торыйммы дип киңәшләшкән дустыма»)

5. «Әйдә халыкка хезмәткә, хезмәт эчендә йөзмәккә» ( «Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр? »)

Югарыда әйтелгәннәрдән күренгәнчә, Г.Тукай халыкның изелеп яшәвенә ачынып, яхшы тормыш буласына өметләнгән. Шулай ук халыкның бар кимсетүләргә риза булып яшәвенә борчылган.Нәрсәгә дә булса өметләнеп, риза булып, кемнәндер нәрсәдер көтәнен ул мәгънәсезлек дип исәпләгән.

Икенче тематика-белемгә омтылыш.

1. «Гыйлем, фикер чишмәсе бит-ул байлык.» («Гыйлемнең бакчасында күңел ачып йөрик... »)

2.«Укып рухыңны бөек итсәң, фәрештә булу мөмкин.» («Төрекчәдән»)

3.«Кара күңлеңне ялт иттер сызып ак нур белән», «Өч наданга алмашынмас бер язу белгән кеше» («Ата илә бала»)

4. «Мәгърифәт нуры ачадыр күп нәрсәнең ялганын» («Сабыйга»)

Әлеге фикерләргә төшенсәң, белемле кеше беркайчан да югалып калмавын, һәркайда үзенең юлын табуын, бар нәрсәгә төшенүен, ирешен аңлыйсың.

Өченче тематика-хезмәткә өйрәнү, эш сөю, вакытның кадерен белү.

1.«Эш беткәч-уйнарга ярый»

2. «Картаеп каткач буыннар эш белү уңайсыз ул.» ( «Кызыклы шәкерт»)

3. «Иң мөкаддәс нәрсә-эш»; «Эш агачы һәрвакыт та бик юмарт китерер җимеш»;«Яшьлегеңдә күп тырышсаң,эшкә бирсәң чын күңел, каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел» («Эшкә өндәү»)

4. «Гомер иткән-тырышмактыр» ( «Гомер юлына керүчеләр»)

Бу мәкаль-әйтемнәрдә эшнең күркәмлеген, хезмәтнең уңай нәтиҗәләрен күрергә мөмкин. Бары тик хезмәт аша гына тыныч, рәхәт тормышка ирешеп була.

Болардан тыш, Г.Тукай үз әсәрләрендә әхлакый сыйфатларга, дуслык һәм туган тел темсына караган мәкаль-әйтемнәрне дә кулланган. Мәсәлән, «Кояш һәм ай – ике туган агай-эне»(«Ай һәм кояш»); «Күктәге торна өчен, күп очырганнар кулында бар кошын» («Өч хәкыйкать»); «Акча барда бар да дус»,«Акча исе чыкмый торса, бар да яныңнан таяр»(«Теләнче»)

Иҗатыннан күренгәнчә, Г.Тукай халыкның яшәешен, әхлакый сыйфатларын шушы халык җәүһәрләреннән башка күз алдына да китермәгән. Ә халык авыз иҗаты исә телдән телгә күчеп, буыннар буенча хәтергә уелып калган тиңсез бай хәзинә. Шушы кыйммәтле халык байлыгын куллануы белән Г.Тукай үз әсәрләрен бала күңеленә үтеп керерлек һәм гомергә истә калырлык итүгә ирешкән.

Дәресләремдә Г. Тукай иҗатын халык авыз иҗаты аша балаларга аңлату күпкә отышлырак, чөнки аларның фикерләү сәләтләре, сөйләм телләре баей һәм әсәрләр шушы халык җәүһәрләре аша бала күңеленә озак вакытка сеңеп кала.

Әдәбият

1. Гали Халитнең Г.Тукай турында истәлекләреннән.

2. Гали Рәхимнең Г.Тукай турында истәлекләреннән.

3. “Ай колакланса, ни була?”, Халык афоризмнары. Беренче китап., Казан: Мәгариф, 2002.

4. “Шигырьләр җыентыгы”, Габдулла Тукай, Казан Татарстан китап нәшрияте, 1989.

БАР ХАЛЫКНЫ ТУГАН ТЕЛЕНӘ БУЛГАН МӘХӘББӘТ БЕРЛӘШТЕРӘ

Миннеханова Р.Г.

Зур Мәшләк урта гомуми белем бирү мәктәбе

Фәнни җитәкче: Сәхәбетдинова Ч.Ф.

Нәрсә соң ул туган тел? Аның эчендә нинди мәгънә, нинди рухи сафлык ята? Бу сорауга һәр кешенең жавабы, фикере төрле. Ләкин шулай да бар кешене берләштерүче бер нәрсә бар: ул да булса ана теле! Туганнан алып сабый бала теле нинди телдә ачылса,шуны тоеп, анын киләчәген кайгыртып яши. Мин-татар баласы. Татар телендә телем ачылды, милләтемне, динемне , әби-бабаларымның үткәнен белеп, аңлап үсмер яшемә җиттем. Билгеле ки, татарча сөйләшү проблемасы миндә тумады, чөнки кечкенәдән шул телдә иркен аралашам, шул мохиттә яшим , аны үз итәм. Ләкин бер нәрсә бар, ни өчен татар теле хәзер югалып бара соң? Һәм шул фикерне чынга ашырырга хыялланып йөрүчеләр дә күбәеп китте? Хәзерге вакытта рус телен дә, татар телен дә -икесен дә дәүләт телләре итеп кабул иттеләр. Ни өчен телне шулай тормыш-көнкүрештән алып атып, мыскыллау дәрәҗәсенә төшерергә? Шундый хәлдә телне саклап калып буламы? Аны өйрәнү,тирәнтен белү урынына киресен эшлибез түгелме соң? Үз кулларыбыз белән барын да җимереп атып юкка чыгару куркынычы туа. Ике телне тигез күреп, тигез эш алып барып яшәргә дә була бит ?! Шул сүзләрне чынга ашыру идеялары яшәп килсәләр дә, кызганычка каршы бүгенге көнгәчә ул һаман хыялда гына кала,уз урынын шунда гына таба.Тик ни өчен шулай? Тагын сорау артыннан иксез-чиксез сорау ява...

Һәр кешегә газиз ана, үз төбәге,туып-уйнап үскән киң дала-кырлары якын булган кебек,туган теле дә якын, кадерле булырга тиеш.Аны саклап, тирәнтен өйрәнеп яшәргә кирәк. Һаман да шул тигезсезлек хөкем сөрә. Моңа минем үз карашым. Бәлки минем белән килешмәүчеләр, кире кагучылар, сүзләремне читкә этәрүчеләр табылыр?! Тик шулай да үз фикеремне әйтәм. Бу дөньяда хәзерге вакытта кешенең ышанычы бары тик үзендә генә.

Икетеллелек бик борынгы чорларда ук барлыкка килгән. Аны төрле кабилә һәм халыкларның үзара бәйләнешкә керүләре тудырган. Икетеллелек шартларында туган телне өйрәнү буенча теләгән кеше барында эшли ала. Нәрсә дә булса эшләр өчен бары саулык һәм теләк кенә кирәк. Әйткәнемчә, рус теле татар теленнән өстен бара. Барча халык, хәтта татары да рус телен үз итте. Хәзер бар нәрсә рус телендә.Укуы да, язуы да, инде менә ничәмә-ничә еллар буе татар телендә бирелеп килгән имтиханнар да рус телендә бирелә башлады . Бер яктан караганда бу яхшы, ә икенчедән, шул татар телен кимсетү кебегрәк кала. Ике телне дә тигезләштерү кулдан килмәслек эш түгел бит?!

Туган телне саклап калу ,аны өйрәнү,тирәнтен үзләштерү өчен иң беренче чиратта, әйтелгәнчә, ике телне дә тиешенчә хөрмәт итәргә кирәк.Берсен алга, икенчесен артка куеп карау дигән нәрсә турында сүз дә булырга тиеш түгел.Ә күп очракта шундый тигезлек хөкем сөрә. Кайчанда булса (Мин моңа ышанып әйтәм!)мондый хаксызлык бетәр дип уйлыйм.

Ярар, ике телне дә беләбез ди,тагын ни кирәк соң диючеләр бардыр? Өйрәнү өчен сөйләм генә җитеп бетми икән шул. Шул өлкәдә бер-бер артлы үз эшчәнлегеңне дәвам итмәсәң,синең өчен кем килеп эшләр ? Әгәр аңа алынгансың икән инде, азагынача эшләп, нәтиҗә яса.

Телне белдек, ә нәрсә эшләргә? Нинди ысуллар белән өйрәнүне,эзләнүне башкарырга? Күп кенә галимнәр үз буынынын шәҗәрәләрен төзиләр.Кирәгенчә тырышалар, архивлар дисеңме,туган як музейлармы,чит төбәкләргә кадәр белешмә эзләп чыгып китүчеләр бар.

Тагын шунысын әйтәсем килә: үз ана телебездә китаплар чыгару мәсьәләсе.Хәзер китап киштәләрендә бик сирәк кенә татар телендә үзенә кирәкле китапларны табып була.Әле аның өчен дә берничә җиргә керергә, эзләнергә кирәк. Ә дәреслек диюгә тәннәр калтырый башлый .Татар мәктәпләре рус телендә басылган китаплар белән укый бит! Менә шуннан башлана инде ул туган тел дигәннәре.Татар баласы татар мәктәбендә урыс телендә укыгач, нәрсә була соң ул?!Иң беренче чиратта бала, татар баласы, үз ана телен хөрмәт итәргә тиеш. Кимсенү дигән нәрсә булырга тиеш түгел.Әгәр ирекле сөйләшсә, оялмаса, (ә бу беренче урында тора) теләге һичшиксез чынга ашачак. Мин үз телемне хөрмәт итәм, аның белән горурланам.Мин әби-бабаларыма вакытында татар телен, динне саклап калганнары өчен рәхмәтле. Шул теләккә ирешү өчен ни генә күрмәгәннәр дә, ни генә кичермәгән бит алар? Татар телендә иркен аралашуым белән горурланам. Чит төбәкләрдә яшәп тә, үз телләрен саклап калучылар бихисап бит! Моңлы татар җырларын башкарып, төрле юнәлештә иҗат итеп яшәүче ватандашларыбызга сокланасы гына кала.Ә безгә нәрсә комачаулый? Бары теләк юк, шул гына. Үз туган телеңне өйрәнү бер, ә ике телне бергә өйрәнү инде монысы башка мәсьәлә. Ләкин аерма милләттә һәм үткән буында гына түгел, шәхсән мин шулай уйлыйм. Чөнки һәр милләт башкалардан чыгып, үзенә хас булган гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре белән бик нык аерылалар. Киләчәктә дә шулай булачак. Ләкин бар халыкны туган теленә булган мәхәббәт беләштерә. Алар киләчәк өчен ни дә булса эшләп калырга, борынгыдан сакланып килгән изге йолаларны югалтмаска, ата-бабаларның һәм бүгенге көнгә кадәр яшәп килгән авылны -туган йорт нигезен саклап калу һәм иң мөһиме телне югалтмас өчен үз өлешләрен кертергә тырышалар. Көнен-төнен, иртәләрен-кичләрен йокламыйча, кайдадыр нидер эзләнеп, нәрсәне дә булса раслау ягында тора безнең халык. Шул исәптән без мәктәп укучылары да бу өлкәгә үзебезнең өлешебезне кертәбез. Мәктәбебездә төрле милләт балалары укый. Бер -береңә хөрмәт, ихтирам хисе яшьтән үк тәрбияләнә. Мин укыган Зур Мәшләк урта мәктәбендә төрле түгәрәкләр шул юнәлештә эшләп килә. “Алтын каләм”, “Җидегән йолдыз”, “Яшь эколог”, “Әхлак тәрбиясе” шуларга мисал. Ә гореф –гадәтләргә килгәндә “Нәүрүз”, Сөмбелә”, “Карга боткасы”, “Аулак өй”, “Су буенда кичке уен”, “Каз өмәсе”, “У нас в гостях”, “ Масленица» һ.б бик күңелле рухта үткәрелә. Апрель аенда ел саен Габдулла Тукай туган көне билгеләп үтелә һәм анда “Алтын каләм” түгәрәге үз эшенә нәтиҗә ясый. Мондый эшләр алып барылганда телебез югалмаячак, яшәячәк. Татар теле-ана теле яшәвен дәвам итсен өчен, барына да әзер булган татар халкы бернидән дә шикләнмичә алга атларга тиеш!! Чыгышымны иҗат җимешем белән тәмамлыйсым килә:

Балачактан күңел сеңдереп калган,
Әбиемнең «Ихлас» догасын.
Авырлыкны күреп үскән буын,
Саклаган ул татар каласын.
Сыналганнар мең кат,сыгылганнар,
Талпынганнар жирдән күкләргә.
Ислам дине өчен, милләт өчен,
Башын салган бик күп ирләр дә.
Горур итеп дәшәм: «Мин татармын»,
Үз телемдә иркен сөйләшәм.
Мин бәхетле татар булуыма,
Әни!-диеп ихлас эндәшәм.
Татар телем,моңлы ана телем,
Мин бит синең газиз бер балаң.
Авылымның иманлыгы булып,
Ишетелеп торсын гел азан!

Наши рекомендации