МИЛЛӘТНЕҢ НИГЕЗ ТАШЫ – АНА ТЕЛЕБЕЗ
Сәләхетдинова Ә.
Менделеев районы
Песәй урта гомуми белем бирү мәктәбе
Фәнни җитәкче: Ясәвиева Г.М.
Халыкның иң зур байлыгы, иң кадерле рухи хәзинәсе, һичшиксез, аның теле. Халык үзенең телен , оста бакчачы кебек, яман җилләрдән, рәхимсез салкыннар куырудан саклап , мең еллар буена үстереп килгән , аны өзлексез баетып, матурлап, иң тирән фикерләрен , иң нечкә хисләрен дә аңлатып бирер дәрәҗәгә җиткергән . Бик борынгы дәверләрдән, Болгар чорыннан ук татар халкы белемгә омтылган, бик мәгърифәтле булган .Ә бит күп еллар буена “татар халкы надан булган “ дигән фикер тудырдылар . Юк , халкыбызның мең елдан артык вакыт белән исәпләнгән язуы , бай әдәби теле бар ! Мондый халык берничек тә надан була алмый .
Тел – тарихның хәзинәсе, рухы, җаны ул. Тел язмышы – халык язмышы. Ә татар теле – иң матур, иң аһәңле телләрнең берсе. Татарларның мәдәнияте, мәгарифе, теле үсеше өчен бүген яңа мөмкинлекләр ачылды. Татарстан парламенты тарафыннан халыкның рухи дөньясы өчен бик мөһим закон – “Татарстан Республикасы халыкларының телләре турында “Закон кабул ителү һәм аны гамәлгә ашыру буенча дәүләт программасы игълан ителү татар телен үстерү һәм саклауны күздә тотып башкарыла торган эшләрнең нигез ташы булды.
Тел ул – бөтен халык казанышы, меңнәрчә, миллионнарча кешеләрнең күп гасырлык иҗат җимеше . Шуңа күрә дә телгә карата башбаштаклык кылырга, аның белән саксыз эш итәргә, аны үзеңә охшаганча бозарга беркемнең дә хакы юк .
“Татар теле – мөстәкыйль һәм төзек кагыйдәле тел “,- дигән Каюм Насыйри . Моның белән тулысынча килешми мөмкин түгел . Тик шушы мөстәкыйль һәм төзек телне без бүген дә төзек килеш саклыйбызмы соң ? Мин бу сорауга “әйе “ дип әйтергә кыенсынам. Телне белү, аның белән дөрес эш итү – сүз байлыгына ия булу, кагыйдәләрне дөрес куллана белү дигән сүз. Күбебез бу таләпләрне үтәп бетерми. Кеше тел ярдәмендә фикерен үтемле, төгәл, мавыктыргыч, тәэсирле итеп белдерә алырга тиеш . Тел – белемнең ачкычы, акылның баскычы, ди халкым. Димәк, татар телен кешенең гыйлем дәрәҗәсен, интеллектын гына билгеләп калмаска, акыл дәрәҗәсен, фикерләү сәләтен дә күрсәтерлек итеп үстерергә кирәк. Ә инде үз халкыңның мәдәниятен, гореф – гадәтләрен, күркәм йолаларын, тарихи үткән юлын хөрмәт итмәсәң, ана телен дә ярата, саклый алмыйсың. Шуңа күрә кечкенәдән үк бу шартларны хөрмәт итеп үсәргә кирәк.
Газиз туган телебез турында йөзләгән шигырь, җыр язылган. Алар үрнәгендә без, бүгенге чор балалары, матур, дөрес сөйләргә, фикерне төгәл белдерергә, җор теллелеккә өйрәнәбез. Телебезнең байлыгын, хикмәтен, язмышын аңларга да нәкъ менә әдәби әсәрләребез, телебез җәүһәрләре ярдәм итә. Сәхнәдән нәфис сүз сөйләгән яисә татар җыры җырлаган бала да күпмедер дәрәҗәдә шул хис белән яна, ул сүзләр генә тезми, халык акылын, аның сәнгатьчә фикерләвен төшенә. “Ят телдә иң мөкатдәс нәрсәләрне өйрәнү мөмкин түгел “,- дигән С. Максуди. Чыннан да, үз туган телендә шигырь сөйләгән, җыр җырлаган бала, һичшиксез, бай рухлы татар җанлы, газиз телебезне яратучы бала булып үсәчәк!
Бүген татар теле Татарстанның барлык мәктәпләрендә дә укытыла башлады. Фәнни һәм матур әдәбият иҗат ителә, театрлар тулы көченә эшли, радио һәм телевидениедә татарча тапшырулар алып барыла, фәнни киңәшмәләр үткәрелә, күпләп газета-журналлар чыгарыла, масса- аңлату эшләре алып барыла. Фәнни -техник һәм педагогик әдәбият белән беррәттән, татар теленә дөнья әдәбияты тәрҗемә ителә. Санап китсәң, татар телен саклау өчен байтак эшләр алып барыла, ләкин, минемчә, телне саклауның төп шарты ул – кешедә татар әдәби теленә мәхәббәт тәрбияләү; сүзгә, гомумән телебез байлыгына игътибарлы булу, алардан дөрес файдалана белү күнекмәләрен формалаштыру.
Шулай ук милли мәгарифнең материаль-техник базасын ныгыту өчен дәүләт фондын арттырырга, мәктәпләрне заман таләбенә җавап бирә торган сыйфатлы дәреслекләр, методик әсбаплар белән тәэмин итәргә, татар теленә ихтыяҗны дәүләт дәрәҗәсенә куярга кирәк.
Бүгенге көндә телебездә байтак кына ялгышлар да очрый. Бу ялгышларның күбесе татарларның, нигездә ике телле булуы, татар һәм рус телләрендә сөйләүләре һәм язулары белән бәйле. Рус телендә дә эш итә торган татар кешесе еш кына үзе дә сизмәстән туган теленә урынсызга рус сүзләре куллана, һәм рус телендәге әйләнмәләрне ялгыш тәрҗемә итеп, туган телебез өчен ятышсыз, ясалма әйләнмәләр куллана башлый .
Телебезгә кагылышлы мондый афәттән котылу юлы – ике телле кешеләрнең ике телне дә камил белүе. Туган телебезнең бозылуына битараф караш булырга тиеш түгел. Тел галимнәре, башка җаваплы кешеләр алдында торган бурыч - әдәби телнең, аның сүзлек составының бүгенге торышын барлап, өйрәнеп, тел белән эш итүчеләргә дөрес юнәлеш бирү, тиешле тәкъдимнәр кертү, халык иҗат иткән кыйммәтле рухи хәзинә - телнең туры юлдан тайпылуына юл куймау .
Милләтебезне милләт итеп, халкыбызны халык итеп саклаган, илебезне ил буларак тотып торган нигез ташларының берсе – ана телебез өчен горурлану аның язмышы өчен чын күңелдән кайгырту – һәрберебезнең төп бурычы булсын.
Туган телебезне саклау, кайгырту, аның язмышы өчен яну-көю барыбызның да күңелендә уртак бер сыйфатка әверелмичә торып, һәркайсыбыз аңында аңа карата мөнәсәбәтен үзгәртмичә торып, телебез милләтне туплау кодрәтенә ия булган алтын багана хәленә кайта алмас. Ана телебезнең кадерен белеп, аны хөрмәтлик, саклыйк һәм үстерик !
Әдәбият
Низамов И. Ярдәмең берлән синең... –Казан : Мәгариф , 2008. -237 б ;
Харисов Ф.Ф. Милли мәдәният- Казан : Мәгариф, 1999. -109 б;