Башлыйк җиңел аяктан!
Ап-ак кышлар алып килә
Җиһанга Яңа елны.
Тарихка Яңа ел килә
Салып, өр яңа юлны.
Килә Яңа ел сәламләп,
Уятып, дөнья халкын.
Йөрәкләргә кыш дип тормый,
Сала ул сүнмәс ялкын.
Яңа ел өр яңа җырлар
Тудыра күңелләрдә.
Котлаша дуслар, туганнар
Яңа ел килгән мәлдә.
Җанга шатлык, нур өстиләр
Утларның балкышлары.
Һәр тарафта дәрт өстиләр
Яңа ел алкышлары.
Кил, Яңа ел! Уз түрләргә
Бәрәкәт, муллык алып.
Гади көнең бәйрәм булсын,
Яшик синдә куанып.
Яңа ел кары сибелсен,
Күзләр чагылсын актан.
Яңа елны дуслар белән
Башлыйк җиңел аяктан!
Юанычым минем
Әй авылым, юанычым минем.
Җанга сарган сагышымны синең
Иңнәреңә кайтып бушатам.
Нигъмәтләрең белән син көтәсең,
Ә мин сиңа һаман буш кайтам.
Сыйлар сиңа кирәк түгел, беләм,
Ни генә юк синдә, бар да бар.
Шуңа күрә алып кайттым әле
Сиңа атап яңа бер шигырь.
Ә син бер дә үзгәрмисең, дисәм,
Үзгәрешләр бераз бар икән.
Тирән буаларың саекканнар,
Әрәмәләр куе тал икән.
Үзгәрмәгән кебек болын, кырлар,
Тал-тирәкле чишмә буйлары.
Яңартылган бары басмалары,
Ташлары шул, шул ук сулары.
Элеккечә капка төпләрендә
Утыралар әби-бабайлар.
Күрешергә киләм, рәхмәт яугырлары
Ерактан ук мине таныйлар.
Күрше нигезләрдә яңа йортлар,
Иске өйләр сүтелеп беткәннәр.
Кайбер картлар гүр иясе булып,
Мәңге кайтмаска дип киткәннәр.
Авылдашлар хәлен уртаклашам,
Чит түгел бит алар берсе дә.
Авылымның һәрбер югалтуы
Зур югалту минем өчен дә.
Синдә бар да матур
Асфальт юллар мине алып кайта
Тәтешлегә – туган ягыма.
“Каршы ал, син, газиз җирем!”- диеп
Кайтып киләм бала чагыма.
И Тәтешлем, синдә бар да матур,
Сызылып ата синдә ал таңнар.
Гөрләп үтә җәен сабантуйлар,
Җанга якын синдә көй, моңнар.
Шагыйрьләрең сиңа ода яза,
Тарихыңны терки әдипләр.
Игелекле хезмәтләре белән
Саулык саклый оста табибләр.
Җырчыларың – сәхнә йолдызлары,
Талант ияләре – яшьләрең.
Кара алтын таба нефтьчеләр,
Гөрләп бара матур эшләре.
Төзелешләр гөрли синдә, әнә
Биек йортлар калка һәр яктан.
Яңа мәчетеңнән моңлы азан
Ишетелеп тора ерактан.
Куе камышларга сыенып ага
Бәрмеш елгасының сулары.
Ил туйдыра иген басулары,
Җир астында нефть юллары.
Җанга сихәт бирә табигатең,
Чишмәләрең, болын, кырларың.
Тургайларың моңлы җырын суза
Тибрәндереп күңел кылларын.
Язмышыма рәхмәт, сагынганда
Сиңа алып кайта юлларым.
Җыелыштык бергә
Шатлык белән тулы өй эчләре,
Куаныч һәм бәхет йөзләрдә.
Җыелганга якын туганнарым
Бик күп бүген сөйләр сүзләр дә.
Бик күп еллар узган киткәнгә дә
Нигез-йортыбызны калдырып.
Бала идек язмыш арбасына
Чыгып киткән чакта утырып.
Вакыт үзенекен иткән, хәтта
Сизмәгәнбез еллар агышын.
Җыелыштык бүген туган йортка,
Басар өчен йөрәк сагышын.
Яшьлегенә кайткан кебек әнкәй
Йөри безне сөеп, иркәләп,
Нәни чакның фотосурәтләрен
Карап чыктык кабат бергәләп.
Туган нигез газиз балаларын
Җыйды шулай өйнең түренә.
Ә әнкәбез безнең гаиләнең
Алиһәсе булып күренә.
Бөтен өйгә тәмле ис аңкытып,
Икмәк пешә, табын түгәрәк.
Янәшәмдә әнкәй, туганнарым,
Бәхет өчен тагын ни кирәк!?
Бер Ай аңлый
Ай күзәтә өстән: бүген кемнәр
Ялгызлыкның булыр корбаны?
Кемнәр ятар бүген йоклый алмый
Ябып өскә салкын юрганын?
Ай үзе дә гаҗиз ялгызлыктан,
Тиң булырлык парын тапмаган.
Салкын йөрәгенә беркем килеп,
Җылытырлык учак якмаган.
Мин дә ялгыз, өзелеп сөйгән ярым
Китеп барды сүзсез, сәбәпсез.
Хисләремне минем үтте таптап,
Җанкаемны итте бәхетсез.
Минем хәлне бүген тик Ай аңлый,
Мин үзем дә аңлыйм аныкын.
Ай нурында йөрим мин коенып,
Бүген бит мин ялгыз Айныкы.
Уңмый икән төсе хисләрнең
Әсир итте мине синең күзләр,
Назлы сүзләр, шашып сөюең.
Кем уйлаган ул чак бу сөюнең
Газапларга алып килүен.
Шундый матур иде юл башыбыз,
Хыянәтең өзде араны.
Күз яшьләре, үкенүләр генә
Төзәтмиләр тирән яраны.
Ялгышыңны синең кайчан да бер
Кичерергә көчем җитәрме?
Вакыт үтү белән бу җанымның
Сызлап әрнүләре бетәрме?
Ачып куям кичен тәрәзәмне,
Өйгә керә сирень исләре.
Бакчадагы язгы чәчәкләрнең
Уңып килә инде төсләре.
Уңды төсләр, ямен җуйды яшьлек,
Йолдызлары сүнде кичләрнең.
Тик нигәдер үткән онытылмый,
Уңмый һаман төсе хисләрнең.
Шашкын җаным кайчак әзер синең
Ялгышыңны гафу итәргә.
Үпкә-газапларны җаннан куып
Юлыбызны уртак итәргә.