Актанышта, Җирле тӨбӘктӘ, Үз ӘдиплӘребезнеҢ иҖатын ӨйрӘнӘбез

Шәрипова Г.

Актаныш районы

Актаныш гимназиясе укучысы;

Фәнни җитәкче: Әминова Л.Г.

Актаныш районы – тулысынча диярлек татарлардан торган, татар милләтенең бөтен милли колоритын саклаган, аның гореф-гадәтләрен киләчәккә илтәчәк чиста татар районы. Мәдәният министры З.Р.Вәлиева билгеләп үткәнчә, республикага әдәбият-сәнгать әһелләрен биреп торучы төбәк бу.

Һәр кеше өчен үз туган җире, шул җирдә хезмәт куючы кешеләре бик кадерле һәм якын.Безнең күңелләребезгә туган як төшенчәсе , иң беренче, үзебез яшәгән табигатьнең гүзәллегенә соклану, авылыбызның төзек-матур булуына горурлану, шул матурлыкны үзләренең иҗатларында гәүдәләндерә алучы әдипләребез иҗатын өйрәнү аша да керә.

Актаныш районында җирле төбәк әдипләре иҗатын өйрәнү, аның белән район халкын таныштыру берничә юнәлештә алып барыла.

Уразай авылында Риза Ишморат, Такталачыкта Гамил Авзал, Пучыда Нур Баян музейлары уңышлы эшли, аларда ел саен әдипләрнең туган көннәрендә әдәби кичәләр үткәрелә, музей белән танышу өчен , мәктәпләрдән укучылар килә.Район хакимияте яшь буынны үзебездән чыккан әдипләр белән таныштырып баруга, алар иҗатына мәхәббәт тәрбияләүгә зур игътибар бирә.В.Имамов, Э.Шәрифуллина, М. Разов, Р. Миңнуллин, Д.Салиховларның , үзебездә яшәп итүче Ә. Моталлапов юбилейларын район мәдәният йортында киң җәмәгатьчелек катнашында билгеләп үтү – моның ачык мисалы. Фронтовик шагыйрь, сугышта подполковник дәрәҗәсенә күтәрелгән Н. Баянга Әнәк авылында һәйкәл куелу да сугыштагы һәм иҗаттагы батырлыкның онытылмавы турында сөйли.

Актанышта инде күп еллар “Агыйдел дулкыннары” иҗади берләшмәсе эшләп килә.Юл башында Суфиан Поварисов кебек галим һәм әдип торган бу берләшмәдә бүген инде танылу алган шәхесләр каләмен чарлады.Күп еллар бу берләшмәне җитәкләгән Мөхәммәт Мирза- Татарстан Язучылар берлеге рәисе. Бүгенге көндә Т.Мөхәммәтдинова, А. Авзалова , Л. Шәйгәрданова, Ә. Моталлапов һәм башкалар үз иҗатлары белән район халкын сөендерәләр, һәрберсенең дә китаплары бысылып чыкты.

Үзебезнең туган татар теленең бөтен нечкәлекләрен балаларга җиткерү, аның аһәңен, моңын тоя алырга өйрәтү, милләтебезнең мәдәниятен, сәнгатен, әдәбиятын, тарихын белдереп, шулар аша туган җиргә һәм үз халкына мәхәббәт, алар белән горурлану тәрбияләү ул бүген мәктәптә күбрәк татар теле һәм әдәбият укытучыларына йөкләнә. Бүген татар теле укытучысы инде милләт сагына басты, ягъни аның эшчәнлеге грамматика белән генә чикләнми, ул халыкның милли йолаларын, гореф-гадәтләрен, халык авыз иҗатын , яшәү рәвешен буыннан буынга тапшыручы, шуңа нисбәтле рәвештә әхлакый сыйфатларын үстерүче дә .Борынгы грек философы Сенека: ” Гыйлемлектә алга китеп тә, әхлак ягыннан артта калган кеше алга китүдән дә бигрәк артта калып яши”, - дигән бит.

Җирле төбәк әдипләре иҗатын өйрәнү мәктәпләрдә ничек куелган соң?Бүгенге көндә республиканың танылган әдипләре булып җитешкән якташларыбызның иҗаты - чын-чынлап хәзинә ул. В.Имамовның тарихи әсәрләре аша бездә татарыбыз белән горурлану хисләре уянса, Я.Шәфыйковның әсәре, замана шаукымына бирелеп, җир йөзеннән юкка чыгарылган авыл фаҗигасен сурәтләве, шуның аша безнең нәни күңелләрдә Туган җирнең шул дәрәҗәдә газиз икәнлеген аңлата алуы белән кадерле.

Ә Мөхәммәт Мирзаның бу юллары турында ни әйтәсең?

Җанның күккә ашасы бар,

Тәннең җиргә китәсе...

Күк белән җир арасында

Гомеркәйләр итәсе...

Үзебезнең композиторыбыз Инсаф Хәбибуллинның йөрәк түреннән чыккан көе шушы юллар белән очраша да, гаҗәеп сагышлы моң булып, безнең күңелләрне сарып ала...

Татар әдәбиятында Гамил Авзал дәрәҗәсендә сатира остасы бар микән? Аның Мәрфугаттәй, Әсмабикә, Гыйльменисаттәйләрен без һәр авылда очратабыз ич. 10 ел буе районда узып килгән Нур Баян исемендәге иҗат фестиваленә быел алмашка Гамил Авзал исемендәгесе килде.Күпме иҗат сөйгән Актаныш балаларына канат куйды бу фестиваль! Эльмира һәм Гөлнара Җәлиловалар, Ленар Шәех , Лилия Гыйбадуллиналар шушы фестиваль аша бүген инде шагыйрьләр арасына басты.Шушы фестивальләр аша килеп,“Иделем акчарлагы”, “Бәллүр каләм”, “Каурый каләм” иҗат бәйгеләрендә җиңү яулаучы укучылар булуына бик сөенәбез без.

“Агыйдел дулкыннары” иҗат берләшмәсе белән мәктәпләр һәрдаим аралашып яши, еш кына очрашулар, әдәбият- сәнгать турында әңгәмәләр үткәрелеп тора.

Җирле төбәк әдипләре иҗатын өйрәнү, алар белән кызыксыну тәрбияләү “ Йолдыз сәгате” , “Могҗизалар кыры” кебек класстан тыш чараларда тормышка ашырыла, әдәби бюллетеньнәр чыгарыла.

Безне, укучыларны, әдәби әсәрнең эчтәлеге , сюжеты гына түгел, ә аларның теле, ягъни авторның җанлы сөйләме дә кызыксындыра. “ Фикерне художестволы формага төрү өчен , һәр язучы телнең сүзлек хәзинәсеннән, грамматик төрлелекләреннән , сурәтләү чараларыннан үзенчә файдалана. Язучының индивидуаль стиле нәкъ шушуы юнәлештә ачыклана да”, - ди В.Хаков. Берничә ел элек туган тел түгәрәгенә йөрүче укучылар “Җирле төбәк әдипләре иҗатында топонимнар” , “Җирле төбәк әдипләре әсәрләрендә халык авыз иҗаты” дигән темаларга фәнни-эзләнү эшләре башкардылар, ә без хатын- кыз шагыйрьләр иҗатында төсләр балкышын күзәтәбез, алар иҗатында образлы сурәтлелекне тикшерәбез.Мондый эзләнү эшләре укучыларны әдәби текстка анализ ясый алырга өйрәтә, үзләрен дә образлы фикерләргә этәрә.

Җирле төбәк әдипләре иҗаты – ул татар теле дәресләре өчен дә хәзинә.Гимназия укытучысы Ләйсән Әминованың “ Татар теленнән күнегүләр җыентыгы” , “V-XI класслар өчен диктантлар җыентыгы” да үзебезнең якташ әдипләр иҗатыннан төзелгән , алар район укытучылары һәм укучылары өчен менә дигән кулланма.

Йомгак ясап, шуны әйтергә кирәк: бүгенге мәктәп укучысын әдәбиятка тарту өчен мөмкин булган чараларның барысын да, шул исәптән төбәк әдипләренең иҗатын өйрәнүне дә кулланырга кирәк. Ел саен безнең гимназияне тәмамлаган берничә укучыбыз югары уку йортларының татар филологиясе факультетларына укырга керә икән, димәк, бу юнәлештә максатчан эш оештырыла дияргә кирәк. Үз төбәге кешеләре белән горурлану , туган җире турында кайгырту, үз җирлегенең традицияләрен ныгытырга омтылу кебек сыйфатлар әхлакый гүзәл шәхес формалаштыруда зур роль уйный. Ә мондый шәхес тәрбияләү – бүгенге җәмгыять алдында торган төп бурычларның берсе.

Әдәбият

Гамил Авзал. Кояшка карап.- Казан : Татарстан китап нәшрияты, 1989 .- 270 б.

Мөхәммәт Мирза. Тере су. - Казан : Татарстан китап нәшрияты, 2007.- 350 б.

Хаков Вахит. Татар әдәби теле.- Казан : Татарстан китап нәшрияты,1999.-302 б.

Шафыйков Ягъсүф.- Хуш, Агыйдел!- Казан, 202.- 263 б.

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ ДӘРЕСЛӘРЕ КҮҢЕЛЕМДӘ

Шакиров А.,

Менделеев муниципаль районы

3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең

11 сыйныф укучысы

Фәнни җитәкче: Абдуллина Р.З.

Җир йөзендәге кешеләр дөрес яшәсеннәр, бер-берсенә мәрхәмәтле, игелекле, бердәм булсыннар өчен безгә иманлы булырга кирәк. Иманлы кеше надан да, явыз да, мәрхәмәтсез дә була алмый. Ә менә шул иман орлыкларын гаиләдә әти, әни, әби, бабайларыбыз салса, мәктәптә әдәбият укытучыларыбыз әдәбият дәресләрендә өйрәтә.

Төрки татар әдәбиятын мең ел буена “Коръән” тукландырып, аңа идея һәм сәнгать ягыннан төп юнәлеш биреп килгән.

Гомумтөрки әдәбиятының олуг вәкиле Йосыф Баласагунлыдан алып Тукайга, Такташка кадәр яшәгән күпчелек язучыларыбызның әсәрләрендә без “Коръән”нең йогынтысын тоябыз.

Йосыф Баласагунлының “Котадгу белек” әсәре. Бәхетле булу өчен кешегә нинди булырга кирәк! Поэмада кешелеклелек сыйфатларын җырлауга зур урын бирелә.

Авторның идеалы – белемле, укымышлы, гадел, киң күңелле, сабыр, тәрбияле, әхлаклы кеше. “Белем һәм акыл”, - ди Йосыф Баласагунлы – кешене кеше итә, әгәр бу сыйфатлар юк икән, ул – хайван мисалында”.

“Кеше булу өчен киң күңеллелек һәм кешелеклелек кирәк”. Шул ук вакытта автор “Кем эчә,- ди, - акылын җуеп, ахмакка әверелә. Андый кешедән бәхет тә, игелек тә кача”. Бу сүзләрнең тәэсире йөрәгемә, аңыма килеп урнашты. Бүгенге көндә бөтенебез бу сүзләрне аңлап яшәсәк, ничек әйбәт булыр иде! Эчүчелекнең ил буенча, Татарстан буенча, җәелүе куркыныч хәл бит.

Казан ханлыгы чоры шагыйре Мөхәммәдьяр иҗатына багышланган дәресләрдән дә мин тормыш итү өчен кирәк булган кешелеклелек сыйфатларын күңелемә сеңдердем. Мөхәммәдьярның бер поэмасы “Нуры содур” “Күңелләр нуры” дип атала. Ул аны 1542 нче елда Казан шәһәрендә язган. Әсәр ун бүлектән тора: гаделлек, рәхим–шәфкать, юмартлык, оялчанлык, сугышчанлык, сабырлык, сүздә тору, туры сүзле булу, азсүзлелек һәм гафу үтенү турында. Шушы бүлекләрнең исемнәре генә дә әсәр ни өчен “Нуры содур” (“Күңелләр нуры”) дип аталуына җавап бирә булса кирәк. Күрүегезчә, болар барысы да әхлакый сыйфатлар. Димәк, күңелеңә шушы сыйфатлар хас икән, ул нурлы һәм якты булачак. Менә каян килә икән ул хәзерге вакытта кулланышка кергән сүзләр: нурлы өй, нурлы йөз.

Мөхәммәдьяр гаделлекне патшалар образында бирә, чөнки автор уенча, реаль дөньядагы җәбер–золым башлыча идарәчеләр, югары сыйныф кешеләре тарафыннан эшләнә. Шуның өчен Мөхәммәдьяр аларны гаделлеккә өнди. Ә юмартлылык, шәфкатьлелек турында сөйләгәндә күбесенчә, ярлы, хезмәт ияләре тормышы мисал итеп алына. Чөнки бу сыйфатлар авыр тормышны татыган хезмәт ияләре өчен характерлы.

“Хәммал хикәяте”ндәге йөк ташучыны алыйк. Ул базардан кайтып килгәндә бер егетне кыйнаганнарын күрә. Ни өчен икәнен барып сорагач, егетнең ике тәңкә бурычы барлыгы ачыклана. Егет үзенең утын саткан акчасына егетнең бурычын түләп акчасын бирә, шуның сәбәбендә гаиләсе ач кала. Икенче очракта, балыкчыны кызганып, беркем дә сатып алмаган балыгын утынга алыша. Кайткач ул балыкның эчен ярып җибәрсә, анда йөз мең алтынлык энҗе бөртеге килеп чыга.

Бу хикәядә автор, әгәр дә берәрсенә яхшылык эшләсәң, ул яхшылыгың йөз мәртәбә артып, кире үзеңә кайтыр, дип әйтергә теләгән.

Ә менә сабырлык бүлеге турында сөйләгәндә, укытучыбыз безгә “Коръән”нән мисаллар китереп аңлатты.

Менә Сабырлык турында Коръәндә нәрсә әйтелә:

Сабырлык –түземле булу, авыр хәлләр килгәндә чыдам булып, үзеңә хәким булу, ямьсез сүзләр вә начар хәрәкәтләрдән үзеңне тыя белүдер. Бу дөнья –бер имтихан дөньясыдыр.

Кеше дөньяда төрле хәлләр белән очраша. Кайбер хәлләр кешене шатландырыр, кайберләре кайгыга салыр. Шатлык вакытында шөкер, кайгы вакытында сабыр булу фарыз кылынган. Ләкин сабырлыкны урынында кулланырга кирәк. Хәлебездән килгәнне эшләмәсәк, ялкауланып шуңа риза булып ятсак, бу сабырлык булмас. Дөреслекне яклап, сүз әйтмәсәк, бу сабырлык булмас. Пәйгамбәребез әйткәнчә: “Дөреслекне яклыйсы урында сүз әйтми торучы – телсез шайтандыр”.

Сабырлык өч төрле була:

1. Бәла вә һәлакәтләргә карата булган сабырлык. Малына, җанына, баласына төшкән бәхетсезлекне туктата алмаса–риза булып сабыр итәргә кала. Давыл, су басулар, сугышлар кебек хәлләрдә авырлыкларга чыдау –сабырлык билгесе.

2. Гыйбәдәтләрдәге мәшәкатьләргә сабырлык. Көнгә 5 намаз уку, ураза тоту, зәкәт түләү, хаҗга бару. Бу гыйбәдәтләрнең авырлыкларына чыдамыйча Аллаһы ризалыгын алу мөмкин түгел. Пәйгамбәребез Рамазан ае алдыннан әйткән: “Бу ай – сабырлык аедыр. Сабыр итүчеләрнең барачак җире җәннәттер”.

3. Гөнаһ эшләрдән тыелу да сабырлык билгесе. Ялган, гайбәт, урлашу, кеше үтерү, аракы эчү, отышлы уеннар уйнау, зина кылу, яла ягу, тәкәбберлек, исраф, хөсетлек. Мондый чакларда кеше, шайтанга ияреп, Аллаһы юлыннан тайпылса, зур гөнаһларга дучар булыр.

Кайгыга алмашка шатлык килә. Кеше өстенә бәлаләр, сынаулар төшкәч, ул төшенкелеккә бирелергә тиеш түгел. Бу Аллаһының сынавы. Әгәр кеше бу сынауны үтсә, сабыр булса, Аллаһы Тәгалә аның борчуын таратачак, авырлык соңында җиңеллек булуын кеше истә тотарга тиеш. Авырлыклар һәм кайгылар мәңгелек түгел. Әгәр кеше Аллаһы язганны тиеш диеп кабул итсә,ул кушканнарны үтәсә, тыйганнардан тыелса, Аллаһы аның авырлыкларын җиңеллеккә алыштырачак.

Аллаһы сезгә җиңеллек тели, авырлык теләми.

Әгәр кеше сабырлыгы бетеп ачуланса, Пәйгамбәребез болай дигән:

1. Берәрегез басып торганда ачуланса, утырсын, ачуы басылмаса, ятсын, чөнки утырып яки ятып талашу җайсыз.

2. Әгәр берәрегез ачуланса, эндәшмәсен, чөнки ачуы кими, берәр сүз әйтеп, ачуы басылгач, үкенәчәк.

3. Берәрегезнең ачуы чыкса, тәһарәт алсын.

Ачу –Адәм баласының йөрәгендә янучы утлы күмер, ачу –шайтаннан, ә шайтан уттан яратылган, ә утны су сүндерә. Медицина болай аңлата: ачуланганда тән температурасы күтәрелә, ә тәһарәт алганда су аны суыта һәм гадәти хәлгә китерә.

Аллаһының 99 күркәм исемнәренең берсе –Сабыр.

“Нуры содур”ның башка баблары турында да Коръәннән әнә шундый мисаллар табып була.

Мондый үгет–нәсыйхәтләрне аңлату урта гасыр әдәбиятын өйрәнү чорында кирәк дип уйлыйм. Бүгенге көндә шәхесне Коръәнгә таянып тәрбияли алсак, яшь буынны, үз–үзебезне фәхишәлектән, эчкечелектән, наркоманиядән саклап калыр идек.

Әдәбият

1. Татар әдәбияты тарихы. I том. Казан. Тат. Китап нәшрияты. 1984 ел.

Миңнегулов Х.Й.. Гасырлар өчен тыңлап. Мәгариф нәшрияты, 2003 ел.

2. Коръән-кәрим. Казан. Раннур нәшрияты, 1999 ел.

Наши рекомендации