ХУҖИӘХМӘТ МӘХМҮТОВ – МИЛЛӘТЕМ ГОРУРЛЫГЫ
Миннегалиев Р.Ф.
Мамадыш шәһәре беренче номерлы
гомуми урта белем бирү мәктәбенең
Фәнни җитәкче: Миннегалиева Г.С.
Татар милләте-тарихта тирән эз калдырган халык. Иң зур байлыгы-бөек шәхесләре. Якташ шагыйрьләребезне һәм галимнәребезне барлау үзе бер горурлык. Теманы сайлавым бик урынлы: беренчедән Мамадыш төбәгеннән булган фольклорчы-галим Хуҗиәхмәт Мәхмүтовның тормыш юлына күзәтү ясаганда, туган ягым өчен горурлану хисләре кичердем; икенчедән туган җиремә мөнәсәбәттә минем дә нинди шәхес булуым күренәчәк бит.
Максатым-тел,әдәбият язмышы белән кызыксынучыларны күренекле якташымның иҗаты, хезмәтләре белән таныштыру; галимнең иҗатына зур кызыксыну уяту.
Сезне мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге нәтиҗәле фәнни эшчәнлеге турында, якташ галим Хуҗиәхмәт ага Мәхмүтовның тормышы һәм иҗаты белән кыскача таныштырып үтәм.
Минем бурыч- районыбыз җирлегеннән чыккан тел галимнәрен барлау, аларның фәнни хезмәтләрен өйрәнү һәм яшьтәшләремә җиткерү.
Хуҗиәхмәт Мәхмүтов 1933 елның 15 февралендә Мамадыш районы Түбән Ушмы авылында дөньяга килгән. Шунда ук җидееллык мәктәпкә укырга керә. Балачагы авыр сугыш елларына туры килә. 1944 елда гайләләре белән Мамадыш шәһәренә күченәләр. Урта мәктәпне тәмамлагач, Хуҗиәхмәт ага Көек-Ерыкса җидееллык мәктәбендә физика-математика укыта. 53-58 елларда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында укый, аны кызыл диплом белән тәмамлый.
Фәннәр Академиясенең Тел,әдәбият һәм тарих институтындагы эшчәнлеген 1966 елда “фольклористика” белгечлеге буенча аспирант буларак башлап җибәрә, һәм бүгенгәчә шушы институтта баш гыйльми хезмәткәр җиң сызганып хезмәт куя.
Хәзер бу гыйлем йорты Татарстан фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты дип йөртелә, анда Хуҗи ага Мәхмүтов баш фәнни хезмәткәр булып эшли. Хуҗи Мәхмүтов исеме безгә балачактан ук таныш. Чөнки 12 томлык “Татар халык иҗаты” җыелмасын кулына алмаган кеше сирәктер. Анда Хуҗи ага туплаган йөзләрчә әсәр- мәкаль, табышмак, мәзәк, сынамыш һ.б. урын алган. Мондый күпьеллык олы хезмәте өчен галим Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнә. Татарстанда гына түгел, читтә яшәүче татарларның да фольклорын туплый, өйрәнә. Хуҗиәхмәт ага баш-аягы белән фән дөньясына чумган. Ул салмак кына, тыйнак кына, яңа үрләр яулап, үзе сызган юлдан мәгърур атлый. Күп кенә шәһәрләрдә узган конференцияләрдә чыгыш ясый, яшь галимнәр белән җитәкчелек итә.
Соңгы 5-6 ел дәвамында ул Казан дәүләт педагогия университеты кебек югары уку йортларында Дәүләт аттестация комиссиясе рәисе булып эшли. Тирән белемле, олы җанлы, ярдәмчел, кешелекле кеше дип яратып сөйлиләр аның турында. Соңгы вакытта Хуҗи ага Мәхмүтов мирасыбызның бик борынгы чыганакларын өйрәнү белән мәшгуль. Урта гасыр шагыйрьләрнең әсәрләрен өйрәнеп “ Коръәннән алынган тәгъбирләр” дигән китап чыгарырга ниятли.
Ул беренче булып халык афоризмнарын 14 мөстәкыйль төргә аерды ( мәкаль, әйтемнәр, канатлы сүзләр, ышану, юраулар, сынамышлар, тизәйткечләр, табышмаклар, алкышлар, каргышлар, антлар, үртәвечләр, җор сүзләр, ырымнар). Ул “Җомак әйтәм”, “Кечкенә дә, төш кенә”, “Ел тәүлеге-12 ай”, “Язылмаган кануннар”, “Афористические жанры татарского фольклора”, “Канатлы” сүз-хикмәтле сүз”, “Мәңгелек ядкарь”, “Ай колакланса, ни була?”, “Әйтем-чәчәк, мәкаль- җиләк” кебек китаплар язып бастырды.
Ул – Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты, академик, Татарстанның һәм Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре. Президентыбыз М.Ш.Шәймиев Указы нигезендә галим Татарстан Республикасының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Бу кечкенә генә фәнни эшемдә Мамадышымның горурлыгы Хуҗиәхмәт ага Мәхмүтовның хезмәтен тулысынча бәяләү мөмкин түгел. Аның тормыш юлы, милләтебезгә кылган изге гамәлләре миндә зур соклану һәм горурлык хисләре уята. Бу асыл галимебез турында һәркем белергә тиеш. Минемчә, Хуҗиәхмәт ага өчен фольклорны өйрәнү- гади шөгыль генә түгел, ә яшәешенең төп мәгънәсе. Бөек мәгърифәтчебез Ризаэтдин Фәхретдиннең бик тә кыйммәтле һәм акыллы сүзләре бар: “Әдип һәм галимнәре булмаган халык бәхетсез, мәшһүр кешеләрен оныткан халык көчсез.....”.
Без бик тә бәхетле, чөнки әдипләребез, галимнәребез чиксез күп безнең.
Олуг затларыбызны онытырга, көчсез халык булырга хакыбыз юк!
Әдәбият
1.Бәширов Г. Көлкенең хикмәте бардыр. Казан утлары,1980.-№ 2.
2.Даутов Р, Гамбаров Н. Балачак әдипләре .Казан : Мәгариф нәшр., 2005 нче ел.
3.Надиров И. Хуҗи сүзләрендә хикмәт бар. Мәдәни җомга ,2003 нче ел.
4.Мәхмүтов Х. Канатлы сүз-хикмәтле сүз.Казан : Мәгариф нәшр., 1999 нчы ел.
5 .Мәхмүтов Х. Мәңгелек ядкяр.-Казан: Татар. кит.нәшр., 2002 нче ел.
6. Миңнегулов Х. Игелек иясе. Казан: Мәгариф нәшр., 2004нче ел.
7. Хисамов Н. , Урманче Ф.Халык иҗаты серләрен ачучы . Нократ газетасы, 14 нче февраль 2003 нче ел .
МЕНДЕЛЕЕВСК ТӨБӘГЕ ӘДИПЛӘРЕ ИҖАТЫН ӨЙРӘНҮ
Миңнегулова Р.,
Менделеевск шәһәре
3 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе
Фәнни җитәкче: Нәгыймова Р.Т.
Тарихи Бондюг-Менделеевск төбәге – минем туган ягым. Ул Чулман елгасының уң як ярына урнашкан. Урман-суларга, тауларга, болын-кырларга һәм күренекле шәхесләргә бай төбәк ул. Туган ягым халкыбызның өмет хыялларын, моң-зарларын, теләк-омтылышларын, тарихи үткәнен үз әсәрләрендә балкытучы әдипләргә дә бай. Менә алар иҗат эшен икенче шөгыле итеп яшәүче каләм ияләре: Нур Шәриф, Егор Уткин, Дифгат Сирай, Марсель Гыймазетдинов, Илгиз Абдуллин, Роберт Ясәвиев, Наил Тимербаев, Хәсән Сәйфуллин, Михаил Гоголев, Николай Климов, Радик Ахунҗанов, Нәҗип Фатыйхов, Гайшә Сәгъдиева, Фәния Шакирова, Диләрә Хуҗина, Наилә Миннәхмәтовалар – туган ягымның «сандугачлары». Әдипләребез, күбесенчә, эпик төр жанрлардан хикәя жанрында; лирик төр жанрлардан поэзия, жыр, мәдхия, мәрсия; лиро-эпик төрләрдән поэма, баллада жанрында иҗат итәләр. Санап үтелгән әдипләр үз иҗатларына дөньның хәл-вакыйгалары арасыннан үзләренә аеруча таныш, кадерле булган туган як моңнарын сайлап алганнар. Туган як җырчысы буларак, җаннарын тынгысызлап торган темаларга тукталганнар: туган авыл, туган җир, туган туфрак, туган ил; Бондюг заводы тарихы, эшчеләр тормышы; табигать һәм тормыш; гаилә, ана белән бала; кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр; хезмәт һәм ял; милләт мәнфәгате, милләт язмышы, ил гаме; мәктәп – белем учагы. Алар әнә шулай кешелекнең мәңгелек темаларын дәвам итәләр. Төбәгебез әдипләре кешеләр арасындагы аерым бер сыйфатларга аеруча игътибар иткәннәр: хезмәттәге һәм тормыштагы тырышлык, сабырлык, намуслылык; батырлык һәм куркаклык, уңганлык һәм булдыксызлык, киң күңеллелек һәм хөсетлек, мәхәббәт һәм нәфрәт, азатлык һәм коллык, сугыш һәм патриотизм, тугърылык һәм сатлык җанлылык, яшәү һәм үлем, гүзәллек һәм ямьсезлек, мили җанлылык, милләтпәрвәрлек.
Туган ягыбыз язучылары, шагыйрьләре үз әсәрләрендә табигатьне саклау проблемасын, кешегә сак мөнәсәбәт кирәклеген, шәхескә карата игътибарлылык, кайгыртучанлык җитмәү проблемасын, яшьләрдәге рухи гариплекнең сәбәпләрен ачыклау; игенченең, терлекченең, эшченең хезмәтен тиешенчә бәяләү проблемаларын күтәрәләр.
Егор Уткин «Нәзирә» поэмасында үз чоры яшьләренең хис-омтылышларын сурәтли, Нәзирә һәм Зәкинең тормышта үз урыннарын табу мәсъәләсен яктырта. Алар, күп каршылыкларны җиңеп үткәч, тормышларының мәгънәле, эчтәлекле булуларын тоялар:
«Янып яши белсәң,
Якты бирсәң,
Һәркайда да тормыш якты бит» [Егор Уткин 1967:22].
Бондюг заводы тарихы, эшчеләр тормышы темасы төбәгебезнең һәр әдибе иҗатында чагылыш таба. Татарстанның иң карт заводы булган Бондюг заводы турында Шәриф Камал, Фатих Кәрим, Эдуард Касыймов кебек күренекле татар әдипләренең дә әсәрләре билгеле. Ш. Камал «Таулар» исемле 4 пәрдәлек пьесасында бу завод тарихын, аның эшчеләре тормышын үзенчәлекле итеп яктырта, уң оппортунистларга каршы көрәш һәм аларны фаш итү вакыйгаларын бирә [Ш. Камал 1952:9]. Эдуард Касыймов та «Чулман – оныклар дәрьясы» дилогиясендә (аңа «Томан аша» һәм «Һаваларда тургай» романнары керә) шулай ук химия заводына бәйле вакыйгаларны тасвирлый, төрле чор, төрле даирә кешеләре тормышыннан катлаулы язмышларны гәүдәләндерә. Фатих Кәрим «Җиденче мич» әсәрендә эшчеләрнең батыр хезмәтен ачып бирә. Әлбәттә, шундый олпат язучыларның йогынтысы зур була. Егор Уткин, Марсель Гыймазетдинов, Илгиз Абдуллин, Дифгат Сирай, Нәҗип Фатыйхов һ.б. төрле елларда әлеге теманы яктырталар. Егор Уткин җирле халык тормышында химия заводының ролен күрсәтеп:
… Мине завод тартып колактан
Үстерде бит. Монда культура,
Якын дуслар – шуны аңлыймсың, – дип яза. Алга таба:
… Зәки – эшче, заводта ул
Транспорт цехында,
Белә машина телен,
Күп серләрне ачты аңа
Заводта алган белем [Егор Уткин 1967:15,18].
Марсель Гыймазетдинов та заводның әһәмиятенә басым ясый:
… Чулман ага, дулкын-сәламнәрен
Ак яулыктай болгап Бондюгка.
Заводларың химикатлар бирә,
Илне күмеп тагын байлыкка.
Тарихына керде ил уллары:
Менделеев, Карпов, Гассарлар.
Инде яшьләр килде яшәртергә:
Яңа кала алар салалар [Марсель Гыймазетдинов 1992: 14].
Шул ук вакытта ул табигатьне, кешенең яшәү шартларын сәламәт, саф килеш саклау проблемасын күтәрә:
… Шул химия заводыннан чыккан
Төтеннәрдән хәтта кара кар, – дип кисәтә.
… Юылалар Кама суы белән,
Ашламалар, кара күмерләр.
Киләчәккә бездән ниләр калыр,
Әйтегезче миңа, кешеләр? – дип, чаң суга. Бу хәлдән чыгу юлын да күрсәтә:
… Тик төзергә кирәк яңаларны
Табигатькә зыян итмәстәй.
Сулар һава бозык, газ исе, дип,
Аннан яшьләр булсын китмәстәй.
Иңгә, буйга, биеклеккә үс син,
Чал тарихлы гүзәл Бондюгым … [Марсель Гыймазетдинов 1992: 16].
Марсель абый – җир кешесе! Җирдән, туган туфрактан шыткан шигырьләр яза ул.
Китәсем юк сездән аерылып,
Ишетәсезме, басу-кырларым!
Гомеремне сезгә багышладым,
Сезгә булсын туар җырларым [Марсель Гыймазетдинов 1994: 131], – дип язган шагыйрьнең җырларына әле башаклар шавы, әле тургайлар моңы килеп кушыладыр сыман. Туган ягы белән бәйле һәр нәрсәне, табигать күренешен үз иҗатында җанландыра шагыйрь. Марсель Гыймазетдиновның шигырьләре жырлап тора. Шуңа күрә дә бик күп шигырьләренә төрле композиторлар матур-матур көйләр язганнар. Аның «Туган якның китмәс кошлары без», «Аккош канат кагына», «Килмисең син көлеп», «Язлардан алалмыйм күземне» кебек җырларын халык яратып җырлый.
Шагыйрә Наилә Миннәхмәтова әсәрләренең бүлекләрен «көлтә» дип атый. Бу юкка түгел, чөнки аның иҗатыннан да игеннәр шавы, җир сулышы бөркелә. Киләчәкне балаларда күреп, ул болай дип яза:
Балалар, балалар
Киләчәккә баралар,
Юллар ярып баралар,
Яшәү ямен табалар. [Н. Миннәхмәтова 2009:38]
Шагыйрә халкым киләчәктә дә белемле, әдәбиятлы һәм мәдәниятле, Тукайлы булыр, Тукай рухы белән яшәр, дигән өметләрен белдерә:
Тукай рухы мәңге сүнми яшәр,
Татар халкы әгәр яшәсә.
Шигырьләре үткән заман түгел,
Безнең белән яши янәшә,
Гасырлардан гасырларга күчеп,
Киләчәктән Тукай эндәшә! [Н. Миннәхмәтова 2008:75]
Бөек Ватан сугышы, Бондюглыларның батырлыгы темасы һәр җирле төбәк әдибе иҗатында аерым урын алып тора. Менделеевск шәһәренең бер мәктәбен тәмамлаучылар арасыннан гына да 6 Советлар Союзы Герое чыккан бит! Шәһәр үзәгендә һәйкәл, каһарманнар аллеясы – изге урыннар. Егор Уткин, Наил Тимербаев, Нәҗип Фатыйхов, Хәсән Сәйфуллин, Егор Уткин исемендәге премия лауреаты шагыйрь Илгиз Абдуллиннар үз әсәрләрендә каһарман шәхесләребезнең, тыл һәм хезмәт ветераннарының исемнәрен мәңгеләштерделәр.
Шагыйрә Наилә Миннәхмәтова Бөек Ватан сугышына багышланган «Каһарманнар» шигырендә «Кол булмаган, көл булмый», – дип, герой-якташларның батырлыгы буыннар тарафыннан онытылмаячагын искәртә. [Н. Миннәхмәтова 2008:181].
Көне буе завод-фабрикаларда яки басу-кырларда, мәктәпләрдә яки мастерскойларда тир түгеп эшләп кайтканнан соң кулына каләм алган якташларым вакыйгаларны, образларны, тойгы-кичерешләрне ышандыргыч, тормышчан, җанлы итеп сурәтләп биргәннәр. Нәкъ менә аларның иҗат җимешләрен мәктәпләрдә туган як тойгысын тәрбияләүче, туган җирнең, туган нигезнең, газиз халкыбызның рухын кадерләргә, сакларга һәм яратырга өйрәтүче әсбап итеп кулланасы иде.
Әдәбият
Абдуллин И. Кыр чәчәкләре. – Менделеевск: АҖТ. 1999. – 63 б;
Гыймазетдинов М.Г. Язлардан алалмыйм күземне. – Казан:Татарстан китап нәшрияты.1992. – 72 б;
Гыймазетдинов М.Г. Син мине белмисең. – Казан:Татарстан китап нәшрияты. 1994. – 176 б;
Заһидуллина Д.Ф. Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы.
– Казан: Мәгариф. 2000. -335 б;
Миннәхмәтова Н.М. Утырып уйлар уйладым. – Яр Чаллы, 2008. – 150 б;
Миннәхмәтова Н.М. Мәхәббәт һәм гомер. – Менделеевск, 2009. – 223 б;
Тимербаев Наил. Батыр авылдашларым. – Яр.Чаллы. 2001.
Уткин Е.В. Кырлар сәламе. – Казан: Татарстан китап нәшрияты.1967.-25 б;
Уткин Е.В. Минем романтикам. – Казан: Татарстан китап нәшрияты.1971. – 64 б;
Уткин Е.В. Күңелемә коя чишмәләр. – Казан: Татарстан китап нәшрияты. 2007. – 240 б;
Фатыйхов Н. Бондюг и бондюжцы. Казань: Татарское книж.изд. 1996. – 250
Хатипов Ф.М. Әдәбият теориясе. – Казан: Раннур. 2002.– 352 б.