Татар ӘдӘбиятында сӘяхӘтнамӘ жанрыныҢ калыплашуы, Үсеш этаплары
Хөсәенов М.,
Яр Чаллы
79нчы лицей-интернаты
Фәнни җитәкче: Галиуллин Р.Р.
Сәяхәтнамә жанры, гомумән, үзенең барлыкка килүе һәм үсүе ягыннан бик борынгы чорларга барып тоташа. Моның шулай икәнлеген борынгы юнан, кытай, гарәп һәм фарсы, соңрак чорларда тернәкләнгән ауропалы халыклар һәм русларның әдәби мираслары мисалында да күрергә мөмкин. Без бүген, халкыбызның элекке чор тарихын өйрәнгән чакта, еш мөрәҗәгать итә торган борынгы китаби истәлекләрнең күпчелеге дә шундый юлъязма һәм сәяхәтнамәләрдән гыйбарәт. Мәсәлән, Әхмәд Ибне Фадлан, Әбү Хамид әл-Гарнатыйның болгарлар, Ибне Батутаның кыпчаклар турындагы язмалары һәм башкалар. Гарәп телендә иҗат ителгән мондый әсәрләрне дистәләп - дистәләп санарга мөмкин, һәм бу жанр әсәрләрнең мул булуы шул милли әдәбиятның, шул җирлек фәненең нык үскәнлеген, дәүләтчелек һәм халык культурасының югары дәрәҗәгә ирешкәнлеген күрсәтә. Кыскасы, географик гыйльми әсәрләр белән публицистик әдәбият арасындарак тора торган бу жанр бай тарихка ия.
Бездә, татар әдәбиятында мондый жанр кайчанрак барлыкка килгән? Һәм, гомумән, татарча сәяхәтнамәләрнең язмышы ничегрәк?
Бу сорауга өлешчә җавапны “Татар әдәбияты тарихы”ның 1 һәм 2 томнарыннан табарга мөмкин. [Татар әдәбияты тарихы, 1984:550]
“Татар әдәбиятында татарча сәяхәтнамәләрнең барлыкка килүе, язмышы махсус рәвештә җентекләп өйрәнелмәгән әле, - ди М. Госманов. - Шулай да Газиз Гобәйдуллинның болгарлар чорында ук илләр гизгән Идел буе кешеләренең дә андый әсәрләр иҗат иткәнлеге мөмкин, дигән бер фикере, һичшиксез, игътибарга лаек. Алтын Урда, Казан ханлыгы чорында да андый әсәрләрнең язылган булуы игътибардан ерак түгел. Моны кыеклап раслый торган бер факт та бар. Мәсәлән XVI йөзнең беренче яртысында Казанда яшәгән, андагы сәяси, иҗтимагый эшләргә актив катнашкан, хәтта идеолог дәрәҗәсенә күтәрелгән Шәриф Хаҗитархани (Колшәриф) “Зафәрнамәи вилайәте Казан” исемле 1550 елда язылган әсәрендә Госманлы дәүләте кешеләрен Казан җирендәге хәлләр белән таныштыруны максат итеп куя. Игътибар итегез: үз иле белән башкаларны таныштыру бу. Димәк, мондый булган җирдә башкалар белән үз иле кешеләрен таныштыру ихтыяҗының да яшәгәнлеге табигый. Ләкин андый рухтагы татарча әсәрләрнең сакланмаган булуы ихтималга якынрак.” [Госман 2001: 168]
XVI гасыр урталарында сәяхәтнамәләр язу туктап тора, чөнки Идел буйлары яулап алынганнан соң, авыр язмышлы халыкка язма истәлекләр язуда бигрәк, тамак ягын кайгырту мөһимрәк була. Бары тик Пугачев яуларыннан соң гына татар кешеләренә хаҗга барып кайту, чит илләргә чыгу мөмкинлекләре арткан. Шуның нәтиҗәсе буларак, XVIII гасырда татар телендә яңа сәяхәтнамәләр күренә башлый. Моңа мисал итеп, Исмәгыйль Бикмөхәммәт угылының утыз ике елга сузылган ил гизүе хакындагы юлъязмасын, шулай ук Мөхәммәд Әмин Гомәр угылының хаҗ сәфәре тасвирламасын атарга мөмкин.
XIX гасыр башында, шулай ук татар кешеләре тарафыннан язылган ике-өч сәфәрнамә булуы билгеле. Ләкин әле алар махсус тикшерелмәгәннәр.
Бу жанрның зур үсеш алган чоры XIX гасыр ахыры XX гасыр башына туры килә, чөнки бу чорда милли аң тәмам оешып җиткән төс ала. Бу чор турында сөйләгәндә иң элек Шиһабетдин Мәрҗани язмасын (“Рихләте Мәржани”) һәм Заһир Бигиевның, “Мавәраэннәһердә сәяхәт” исемле әсәрен искә алу кирәктер. [Гомәрев 2002:206]
Шулай да иҗтимагый әһәмиятлелек ягыннан иң, мөһим татарча сәяхәтнамәләрдән Фатих Кәриминең өч әсәре — “Ауропа сәяхәтнамәсе”, “Кырымга сәяхәт” һәм “Истанбул мәхтүбләре”н (1902-1914), Садрый Максудиның “Англиягә сәяхәте”н (1910) һәм 1906-1917 елларда татар вакытлы матбугаты битләрендә басылган күпсанлы мәкаләләрне, Галимҗан Идриси, Нәүширван Яушевның эчтәлекле, гыйбрәтле язмаларын санарга мөмкин. Әлеге әсәрләрдә башкалар турында кызыклы, гыйбрәтле хәлләр сөйләү нигезендә үз илең, үз халкың, аның узганы, бүгенгесе һәм киләчәге хакында уйлануларга, борчылуга этәргеч ята.
Ләкин совет хакимияте елларында әдәбият һәм сәнгатебезнең төрле өлкәләре белән берлектә бу үзенчәлекле жанр да яңадан сүнеп калуга дучар була. Ватан сугышы, коточкыч ачлык еллары, аннары бер-бер артлы кайткалап торган репрессияләр чоры янә җан саклау, ачтан үлмәү мәсьәләсен беренче планга чыгара, халыкның төп кайгысына әверелә. Дәүләт чикләре бикләнүдән тыш, үз илеңдә дә иркенләп йөрү, сәяхәтләр ясау мөмкинлекләре булмый. Әгәр сәясәт һәм “сәяхәтнамә” дип, Себергә сөрүләрне, Беломорканалда черүләр белән, “кулакландырылып” таланганннан соң ач-ялангач тинтерәп йөрүләр хакындагы басылмаган, дөресрәге язылмаган йөзләгән-йөзләгән “юл маҗараларын” искә алмасң.
Ниһаять, XX гасырның 70 нче елларыннан башлап, татарча юлъязма-сәяхәтнамә жанры тагын җанлана, тернәкләнә башлый. Мисалга, Н.Хәкимуллинның “Сигез диңгез аша” (1970) географик язмасын, шул ук авторның “Һәр йолдызның үз нуры” (1977) китабын, Г.Иделнең “Беренче зур сәяхәт” (1980) әсәрен, М.Госмановның “Таулар, үзәннәр иленә сәяхәт” намәсен (1977), Р.Мостафинның “Диңгез көндәлеге” (1972) һ.б. юлъязмаларын китерергә була.
Үзгәртеп кору омтылышлары китергән беркадәр ирек нәтиҗәсендә халкыбыз вәкилләренә башка илләргә сәфәр чыгу мөмкинлекләре ачыла.
Сиксәненче еллар - татар әдәбияты үзгәрешләр кичергән дәвер. Аеруча 80 нче елларның икенче яртысы дәверендә татар әдәбияты бөтен совет әдәбияты кичергән хис һәм хәлләрне кичерә (кайчандыр читкә атылган олуг әдипләрнең исемнәре һәм иҗатлары әйләнеп кайта, моңарчы кире кагылган әсәрләр дөнья күрә, гадәтләнгән кысаларга ни эчтәлеге, ни язылышы ягыннан сыешмаган әсәрләр хакында бәхәс куба һ. б.). башка жанрлар белән рәттән сәяхәтнамәләр жанры да татар халкының үткәнен һәм бүгенгесен өр-яңадан аңларга тырышуда аеруча активлашып китә; язучылар әле күптән түгел генә ил күләмендә тыелып килгән, шул исәптән милли мәсьәләне дә күтәрергә фатиха алалар.
Татар халкының этник яктан шактый фаҗигале хәлгә төшкәнен (туган теленең көнкүрештә кирәге кимегәннән-кими барганын, җөмһүриятнең башкаласында һәм әре шәһәрләрдә милли мәктәпләрнең бетерелүен, мәдәният учакларының ябылуын, милли гореф-гадәтләрнең кысырыклап чыгарылуын исбатлап, зыялы иҗат әһелләре 60-70 нче елларда ук чаң суга башлаганнар иде инде. 80 нче елларның азагында әлеге мәсьәлә публицистикада төп темага әверелә. Әдипләр үзләрен борчыган мәсьәләләрне халык алдына кую өчен публицистика жанрына мөрәҗәгать итәләр. Биредә аларның сәяхәтләре, Рәсәйнең төрле өлкәләрендә булулары, чит илләрне күрүләре дә зур роль уйный. Бу хәл сәяхәтнамә жанрының шактый популярлашуына китерә.
Ике гасыр чигендә татар әдәбияты, рус һәм башка милли әдәбиятлар белән берлектә, хакыйкатьне яктырту юлында эзләнүләр, уйланулар юнәлешендә үстерелде. Әлеге күренеш әдәбиятның документаль дип исемләнгәнтөренә ихтыяҗны көчәйтте. Документаль катлам жанрлар ягыннан төрләнде, яңарды. Автобиографик язмалар, эссе, мемуар төрләре киң колач җәйде. 80-90 елларда иң актив жанрлар булып истәлек, уйланулар тора. Т.Галиуллинның “Замана балалары” (1993), А.Гыйләҗевның “Йәгез, бер дога” (1997), Г.Ахуновның “Тимерханның эзләнүләре”, Ш. Әхмәтовның “Дәхшәтле көннәрдә” һ.б. истәлекләр рәвешендә дөнья күрде. Р.Мөхәммәдиевнең “Кызган табада” (1996) романы да булган хәлләргә таянып язылган. [Гайнуллина 2002:222]
Гасырның соңгы унъеллыгын -татар әдәбияты тарихында тулаем яңарыш дәвере дип бәяләргә мөмкин. Бу дәвергә яңарыш белән бергә милли идеяне расла, туган телгә баш ию, киләчәккә якты өметләр баглау кебек рухи күтәренкелек хас.
Милли язмышы, аның авыр үткәне һәм киләчәгенә бәйле уйлар Я. Абдулин тарафыннан Америка (1988), Төркия (1990) һәм Гарәбстанга (1991) сәяхәтләр вакытында тәэсирләртасвирланган язмаларда да үзләренең чагылышын таптылар.
Әдәбият
1. Гайнуллина Г. XX гасыр ахыры татар әдәдиятында мемуар жанры // Фәнни язмалар. – 2001. – Казан: РИЦ Школа, 2002. - Б. 221-225.
2. Госман М. Жанрның язмышы һәм яңаруы // Казан утлары. – 2001. - № 1. – Б. 161-168.
3. Гомәрев И. XIX гасыр татар әдәбиятында сәяхәтнамәләр жанры // Фәнни язмалар. – 2001. – Казан: РИЦ Школа, 2002. – Б. 205-209
4. Татар әдәбияты тарихы. Алты томда. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1984. Т. 1. – Б. 536-550.; Т. 2. 1985. – Б. 545-563.