М. Мәһдиев − җанлы характерлар тудыру остасы
Кеше китә − җыры кала. |
М. Мәһдиев прозасы |
Мең рәхмәт сезгә, ачлык көннәрендә миңа ризык биргән апалар җиңгиләр, Сез инде бу дөньядан киткән, ләкин чәче агарган берәү сезне гомере буе искә ала, рәхмәт укый... |
М. Мәһдиев |
М. Мәһдиевкә багышланган "Истәлекләр китабы"н актарып утырганда, мин "авыл пәйгамбәре" (Г. Ахунов) "авылның соңгы философларыннан берсе", "соңгы могиканы" (Т. Галиуллин), "остаз”, "зур галим", "олуг мөгаллим" дигән гыйбарәләр белән очраштым. Алар миндә әдипнең иҗатына карата кызыксыну уятты. Укый башладым... Укыйм, миңа − шәһәрдә үскән, җәй саен авылга кайтып йөргән малайга (кызга) да − нык тәэсир итте аның әсәрләре, аерыла алмыйм. Бирелгән бәяләрнең юкка түгел икәнлеген аңладым. Әсәрләрен укыган саен укыйсы килү теләге көннән-көн көчәя барды. Мин әдәбият галиме дә, әдәбият укытучысы да түгел. Шулай да М. Мәһдиев иҗатына, аның прозасына карата кайбер фикерләремне әйтә алам дип уйлыйм.
М. Мәһдиевнең "Кеше китә − җыры кала" дигән китабы бар. Чынлап та, язучы үзе китсә дә, безгә үзенең җырларын (китапларын) калдырып китте. Беркемгә дә охшамаган, үз йөзе булган, үз фикерен туры итеп әйтә белгән, татар әдәби теленең үрнәге итеп алырлык, халыкның җор, үткен, тапкыр акылын, холкын, тарихын күрсәткән әсәрләрен калдырып китте ул безгә.
Мөхәммәт Мәһдиев − канатлы балачагы, ашкынулы яшьлек еллары, сугыш һәм аннан соңгы кыен чорга туры килгән буын вәкиле. Ул прозага китаптан түгел, ә тормышның үзеннән, олы юл үтеп, зур тәҗрибә туплап килгән язучы. "Без − кырык беренче ел балалары", "Фронтовиклар", "Каз канатлары", "Кеше китә − җыры кала", "Торналар төшкән җирдә", "Ут чәчәге", "Мәңгелек яз", "Ачы тәҗрибә" кебек повесть, романнары белән ул бүгенге әдәбиятыбызның үзенчәлекле остасы булып танылды.
М. Мәһдиев әсәрләренең тематикасы искиткеч киң булуы гаҗәпләндерә. Шулар арасында аерылып торганы − тормышның үзе, кеше язмышлары. Ә тормышы аның авыл белән, авылдашлары белән тыгыз бәйләнгән. Татар авылының язмышын, фаҗигале сөенечен аңардан да яхшы белгән, шул чаклы тирән тасвирлаган язучы юктыр хәзерге чорда. Язучының төп геройлары − аның туган төбәге кешеләре, вакыйгаларның урыны да Арча тирәсе авыллары, туган авылы − Гөберчәк.
Бу серле талантлы язучының повесть, романнарында укучыны беренче юлларыннан ук үзенә бөтереп алып кереп китә торган сюжет та, тирән һәм катлаулы конфликт та юк кебек. Чынлыкта исә аның әсәрләре күп тармаклы, күп сызыклы сюжетка корылганнар. Әдипнең һәр характеры үзе бер тәмамланган новелла булып тора. Бу әсәрләр ниндидер тылсым белән сине сихерләп ала да, ахырына кадәр җибәрмичә, шундагы вакыйгалар эчендә кайната, шундагы геройлар белән бер йөрәктән сулата.
М. Мәһдиевнең яратып иҗат иткән темасы − авыл темасы, дидек. Ләкин язучы авыл табигатенең гүзәллеген, андагы кешеләрнең эшчәнлеген генә күрсәтсә, беркемне дә гаҗәпләндерә алмас иде. Авторның әсәрләрен укыгач, теге яки бу дәүләтнең нинди булуы, җәмгыятьнең чын асылы − гуманлымы яисә кешелексезме, гаделме яисә золымлымы, демократикмы ул яисә түгелме − иң беренче чиратта авылга, крестьянга мөнәсәбәтендә ачылуын аңлыйсың. Октябрь революциясе, совет дәүләте "Җир − крестьяннарга!" дигән лозунгысын игълан итсә дә, бу идея тормышка ашмады. Җир-Ана без теләгәнчә үзгәрә, яшәрә алмады. Авыллар таркалды, кешеләр җир хезмәтеннән читләште, качты. Кеше җиргә хуҗа булса, бу бөек мөлкәтне ташлап качар идемени? Менә шулар борчый язучыны. Дөрес, авылны яшәтергә, яшәртергә омтылучы кешеләрне дә күрәбез. Мәсәлән, М. Мәһдиевнең 1975 елда чыккан "Каз канатлары" романында сурәтләнгән авыл да бик оптимист киләчәге белән истә калды. Булдыклы, экономик белемле яшь председатель Ленар зур терлекчелек комплексы төзи. Аның инициативасы белән үк вак-төяк авыллар бетерелә. Ләкин автор үзе җиргә кирәгеннән артык химикатлар кертүгә көенгән Галләметдин, атларга сан бетүгә кайгырган Шәйхулла, "бетермәгез авылны!" дип өзгәләнүче тел белгече Хәбибрахманнар ягында.
Язучы "Кеше китә − җыры кала" (1978), "Исәнме, Кәшфи абый!" (1982), "Мәңгелек яз" (1982) кебек повесть, романнарында миһербанлы, энергияле аерым шәхес − лидерларны сурәтләп, мондыйлар кешеләрне кузгатырлар, крестьян хезмәтенә кадер-хөрмәт, зурлау хисе уятырлар, авылга шулай гаделлек, бәхет килер, дип ышана кебек.
Уңган Кәшфи абыйның Тәвис исемле әрәмтамак, әхлаксыз малаен тасвирлап, М. Мәһдиев бүгенге авыл кешеләренә карата рәнҗүләрен дә сиздерергә тырыша шикелле. Әнә карагыз, ди сыман "Торналар төшкән җирдә" (1981) повестенда кинаягә оста әдип, сугышка хәтле безнең халык ничек рухи бай, әхлаклы булып күмәк яшәгән. Хәзерге авыл халкына нәрсә җитми. Ник шуларча матур яшәмәскә... Тора-бара автор башкачарак фикер йөртә башлый. "Бәхилләшү" повестенда инде ул авыл язмышының зур иҗтимагый төшенчәләргә бәйле булуын күрсәтә. Авылга, крестьян хезмәтенә кадер сизелерлек кимүенең төп сәбәбен автор тирәннән, шәхес культы, торгынлык заманнарыннан, җәмгыятьнең рухи-әхлак нигезләреннән эзләргә кирәклегенә басым ясый. М. Мәһдиев авылларыбыз фаҗигасендәге зур һәм иң беренче сәбәпне сталинизм дәверендәге законсызлыклардан, кешелексезлектән күрә. Бу мәсьәләдә автор белән бәхәсләшү урынсыз. Чөнки ул авылның, крестьянның, ятимлекнең бөтен авырлыгын үз башыннан кичергән. Хисле, хыялый рухлы җиде-сигез яшьлек малайның күз алдында әтисен − укымышлы мулланы, укытучы, игенче Сөнгатулла Мәхдүмне − зинданга алып китәләр. Бала ятимлекне тоеп, "халык дошманы" дигән кара мөһернең хурлыгын гомере буенча җилкәсендә күтәреп бара...
Зур талант иясе туган-үскән авылы Гөберчәкне үз әсәрләрендә легендага әйләндерде. "Ул үзен авыл җырчысы, авылның пәйгамбәре итеп танытты", − дип яза язучының замандашы һәм каләмдәше Г. Ахунов. М. Мәһдиев, чыннан да, − гомере буена авылны җырлаган, авылның бүгенге ямьсез хәлен түгел, киләчәк матурлыгын язып калдырган язучы. Әмма ул аларны бүгенге Гөберчәкнең гап-гади кешеләре аркылы, хезмәт кешеләре аркылы сурәтли. Аларның күңел матурлыгын, җаннарының гүзәллеген ача.
М. Мәһдиев әсәрләрен укыганда, образларның төрлелегенә, һәрберсенең үзенчәлегенә хәйран каласың. Бик күп алар: кайберләре синдә елмаю тудыра, кайберләре күздән яшьләр китерә. Ул геройлар белән бер очрашкан кеше, минемчә, аларны оныта алмый. Язучының "Без − кырык беренче ел балалары" әсәрендәге "натуралист Әркәшәсен", "шовинист Әлтәфиен", малайларны үз итеп, яратып, "ребятки" дип дәшүче Фәтхиевичне, хуш исле тәмәке өчен җанын бирергә әзер торучы география укытучысын, ата кара тараканның кан әйләнешен сорап, укучыларның теңкәсенә тигән биологны һәм Арча районының төрле авылларыннан җыелган, һәрберсенең аерылып торган үз киемнәре, гадәтләре, холык-фигыльләре булган сугыш чоры малайларын ничек яратмыйсың? "Фронтовиклар"дагы үзенең сугышчан дусларын сагынучы укытучы Рушад, балачагы ятимлектә үткән, нужаны да күп татыган Гата, югары белемле, нәзакәтле, гүзәл Нәркис, көмеш тавышлы Мостафа, әдәпле һәм ихлас Бәлкыйс шикелле геройлар синең якын дусларыңа, теләктәшләреңә әверелә. Саный китсәң, йөрәккә уелып калырлык андый герой-образларны бөтен әсәрләреннән дә табып була.
М. Мәһдиев үзе сурәтләгән геройларга үзе дә гашыйк. Менә шуңа күрә дә алар күңелгә сеңеп калалар, ышандыралар.
Язучы үз авыллары турында гына язмый. Аны олы дөнья проблемалары борчый, җир шары сулышы аның йөрәге аша уза. "Безнең авылдан бер генә герой да, бер генә космонавт та, бер генә академик та чыкмаган", − ди әдип. Минем бу сүзләр белән килешәсем килми. Чыккан. Бу авылдан татар халкының Бөек язучысы, Г. Тукай бүләге лауреаты, юморга бай тел остасы, әдәбият галиме, педагог, остаз, Т. Галиуллин сүзләре белән әйткәндә, "авылның соңгы философларының берсе, соңгы могиканы" Мөхәммәт Сөнгатулла улы Мәһдиев чыккан. Ул татар прозасына өр-яңа нәрсә − сагышлы юмор һәм моңлы лиризм алып килде. Ул безнең әдәбиятта шушы сагыш һәм моңы белән мәңге калачак.