Г.утыз имӘни иҖатына тӨрек теле йогынтысы

Васиков Р. Яр Чаллы шәһәре,

79 нчы лицей-интернаты

Фәнни җитәкче: Сөләйманова Х. Х.

Халкыбызның бай, катлаулы мәдәни тарихында әдип һәм фикер иясе Габдрәхим Утыз Имәни әл-Болгари аерым бер урын биләп тора. Ул күпкырлы һәм нәтиҗәле эшчәнлеге, бай иҗат мирасы белән зур хөрмәткә һәм ихтирамга лаек шәхес. Аны халкыбыз тарихында - бөек шәхес, шигърияттә - яңа сүз әйтүче каләм иясе, иҗтимагый фикер тарихында яңа карашларга күпер салучы дип таныйлар.

Утыз Имәнинең исеме, эшчәнлеге, китаплары үзе исән вакытта да, аннан соң да укучыларга һәм галимнәргә яхшы таныш. Октябрь революциясенә кадәр үк әдип хакында К. Насыйри, Ш. Мәрҗәни, Р. Фәхреддин кебек мәшһүр кешеләр мөһим мәгълүмалар биреп калдырганнар. Совет чорында да Утыз Имәни күз уңында торган: аның әсәрләре мәктәпләрдә, югары уку йортларында өйрәнелде, дәреслекләрдә, “Татар поэзиясе антология”ләрендә нәшер ителде. Г.Газиз һәм Г.Рәхим, Ү.Беляева, М. Гайнуллин, М. Госманов, Ә. Шәрипов хзмәтләрендә әдипнең эшләре төрле яктан тикшерелгән. Санап киткәннәр Утыз Имәни иҗатын бары әдәби яктан тикшергәннәр, аның әсәрләренең телен өйрәнү һаман исә игътибардан читтә кала бирә. Тел ягыннан тикшерүче хәзерге вакытта Израильдә яшәүче Р. Мөхәммәтрәхимова гына. Аның эшендә Г.Утыз Имәни әсәрләрендәге гарәп-фарсы алынмалары өйрәнелә.

Белгәнебезчә, Утыз Имәни 10 ел гомерен Урта Азия якларында үткәргән һәм әдип буларак та шунда формалашкан. Аның шул вакытта һәм туган якларына кайткач язган “Төхфәт-ел-гъерабаэ”, “Тъәүариф-ез-заман”кебек әсәрләре гаять авыр телдә язылган. Анда гарәп, фарсы, чыгтай телләре элементлары, иске төрки әдәбиятка хас архаизмнар күп кулланылган. Без бу эштә Г.Утыз Имәни иҗатына төрек теленең йогынтысын өйрәнүне максат итеп куйдык. Бу максатка ирешү өчен түбәндәге бурычларны билгеләдек:

Г.Утыз Имәни әсәрләрендәге алынмаларны барлау һәм төркемләү.

Төрек теленнән кергән сүзләрнең мәгънәләрен, үзләштерелешен ачыклау. Төрек телендә генә булган сүзьясалыш чараларын өйрәнү. Тарихка күз салсак, Габдерахим Утыз Имәни иҗат иткән чор - телебез өчен иң әһәмиятле чорларның берсе. Туган телебез бу чорда әле формалашып кына килә. Һәм бу өлкәдә, әлбәттә, алынмаларның телебезгә өлеш керткән күләме шактый.

Утыз Имәни үз дәверенең гаять укымышлы кешесе була. Ул, туган теленнән тыш, гарәп, фарсы, таҗик, үзбәк, төрек телләрен камил белә. Үзенең аерым хезмәтләрен, шигъри юлларын гарәп, фарсы телләрендә дә яза. Кайберләрен исә телләр синтезы ярдәмендә, ягъни бер әсәрдә берничә тел сүзләрен кулланып, иҗат итә. Әдип иҗатында гарәп, фарсы телләреннән алынган алынмалардан башка, төрек теле алынмалары да бар. Төрек теле алынмалары арасында хәтта төрек теленә генә хас булган фразеологизмнар да очрый (күз нуры, бырактыла ябана). Алынмаларның күпчелеге халкыбызның рухи байлыгын арттыру өлкәсенә караган. Мәсәлән,

Дугмыш – төрек теленнән (doğmuş - туган).

Тәрвиҗ иттем – госманлы төрек алынмасы. (төр. Tervic etmek – кыйммәтен арттыру).

Бырактылар ябана - госманлы төрек теле алынмасы. (төр. Bıraktılar yabana – берьялгызын калдырдылар).

Тәһәммүл итәргә - госманлы төрек алынмасы.(г.төр. tahammül etmek – түзәргә)

Габдерәхим Утыз Имәни әсәрләрендә төрек теленең йогынтысы аерым сүзләренең ясалышында да берникадәр чагылыш таба. Татар теленең үз сүзләренә төрек теленә генә хас булган сүз ясагыч кушымча ялганып, яңа сүзләр ясалу очраклары да күзәтелә. Мәсәлән:

Күргәз сүзе күрcәтергә фигыленнән барлыкка килгән боерык фигыль. Төрекчә күрергә - görmek. Ләкин төрек телендә бу фигылнең боерык фигыль формасы башкалардан аерылып тора. Görmek – göstermek. Бу очракта да шундый ук хәл күзәтелә. Күрсәтергә - күрсәт татарча бу дөрес форма. Әмма Утыз Имәни бу очракта төрек сүзьясалыш системасын кулланган.

Шуны да игътибарга алырга кирәк: кулланылган алынмаларның тәрҗемәләре күп очракта саф тәрҗемә белән туры килми. Мәсәлән:

Лебасе – гарәп алынмасы. Төрек теленә дә хас сүз. Ләкин бу алынма төрек теленнән алынган, чөнки әсәрдә китерелгән мәгънә төрек телененеке төсле мәгънә. (Elbise – төрекчәдә кием). Әдип иҗатындагы бу күренеш татар диалектларына хас булган - иҗек алмашуы - метатеза үрнәгенә мисал булып тора. Үз чорында төрек теле тәэсирендә Габдерәхим Утыз Имәни иҗатында кулланылган бу үзенчәлек хәзерге татар әдәби теленең аерым диалектларында гына сакланып калган булырга да мөмкин.

Алынмаларның күбесе туры төрек теленнән түгел, башта гарәп теленнән госманлы төрек теленә башка мәгънәдә кереп, әсәргә инде госманлы төрек теле мәгънәсендә кергәннәр. Моңа карамастан, Утыз Имәни иҗаты туры төрек теле алынмаларына да бай. Госманлы – төрек телен ике телдән ясалган тел дип атап була. Аны үз эченә шактый гына гарәп – фарсы алымнарын керткән төрек теле дип атасак ялгышмабыз.

Эшне язган вакытт күп кенә чыганакларга мөрәҗәгать итәргә туры килде. Измир шәһәре Егей университетында эшләүче төрек теле профессоры Мостафа әфәнде Өнер белән интернет аша элемтәгә чыктык. Ул, безнең фикерләрне раслап, эшебезгә төгәллек кертте.

Габдерәхим Утыз Имәнинең әсәрләре Төрки тел нигезендә, лексикасы исә Госманлы Төрекчәгә караган телдә язылган. Борынгы төрки тел үзенчәлекләрдән монда “– гай”, “- дин” кебек кушымчалар чагыла. Гарәп - фарсы йогынтысын караганда монда гарәп алынмаларыннан башка фарсы теленә хас булган теркәгечләр күзәтелә (әһл-и дөнья, тәртиб-и агла...).

Шулай итеп, нәтиҗә ясаганда Утыз Имәни иҗатын ике чорга (этапка) аерып була:

I этап – татар теле формалашып килгән чор (алынмаларның еш кулланылуы).

II этап – татат теленең формалашып бетүе (алынмалар сирәк кулланыла).

Нәтиҗә ясап шуны әйтергә була: шигырьләрен һәм поэмаларын карап чыкканнан соң Габдерәхим Утыз Имәни иҗатына гарәп, фарсы алынмаларыннан кала төрек сүзләренең дә күпләп алынганлыгын күрдек. Аерым сүзләр генә түгел, кушымча һәм сүзләр арасындагы бәйләнеш формаларының да кулланылганлыгы ачыкланды.

Бу өлкәдә өйрәнүне тагын да тирәнрәк дәвам итәргә кирәк, дип уйлыйм.

Әдәбият

Г.Утыз Имәни. Шигырьләр, поэмалар / төз.Ә.Шәрипов. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1986. – 397 б.

Мөхәммәтрәхимова Р.З. Ике чорны тоташтыручы.// Совет мәктәбе, 18-19 б

Шәрипов Ә. Гыйлем – нурдыр. // Казан утлары, 1984, №11.109 – 116 б.

Мухаметрахимова Р.З. “Язык произведений Г.Утыз Имяни”.//Автореферат, Казань: КГУ, 1990, 22 с.

Шәрипов Ә. Габдерәхим Утыз Имәни., Татар әдәбияты тарихы, т1, 1984.

Искәрмә: Эшебездә сылтамаларның булмавы бер генә фәнни хезмәттән дә материаллар алынмавы, эшнең иҗади характерда булуы белән аңлатыла.

ЯКТАШЫБЫЗ ШӘЙХИ МАННУР – БЕЗНЕҢ КҮҢЕЛЛӘРДӘ

Васильева М.И.

Дүсмәт урта гомуми белем бирү

мәктәбе

Фәнни җитәкче: Әгъләмова Н.Г.

Туган Тулбаеңның

Урамнары буйлап,

Бер үтәргә иде бергәләп;

Күрешеп булмый,

Чарасызлык хисе

Күңелләрне талкый

телгәләп.

Күрешепләр булмый

Бик тә теләсәк тә...

Сәяф Шәйхи

Әйе, татар әдәбиятының күренекле вәкилләреннән берсе, шагыйрь, прозаик, тәрҗемәче Шәйхи Маннурга – үзеннән соң якты эз калдырган якташыбызга багышланган бу шигырь юлларында сагыну, офтану хисләре ярылып ята. Сагынмаслыкмыни, очрашырга теләмәслекмени? Бу теләк-ихтыяҗ бигрәк тә олуг шагыйребезнең якынлашып килгән юбилее алдыннан арта, көчәя.

Ш. Маннурның әдәби мирасы, эшчәнлеге зур һәм күпкырлы. Үзе исән чагында аның дүрт дистәгә якын китабы дөнья күрә. Беренче шигырь җыентыклары (“Тайга төбеннән”, “Чиккән сөлге”) 1928 елда басылып чыга. Аның лирик шигырьләре, “Гайҗан бабай”, “Казан кызы”, “Җир- әнкәнең сылу кызы” кебек поэмалары, “Каз көтүче малай”, Өч васыять” әкиятләре, “Агымсуларга карап”, “Муса”, “Чын сөю бармы?” исемле чәчмә әсәрләре татар поэзиясе һәм прозасы казанышлары рәтендә зур урын алган. А. С. Пушкинның “Евгений Онегин” поэмасын, “Салтан патша турында әкиятен”, А. П. Чехов хикәяләрен, рус халык әкиятенә нигезләнеп язылган “Хәйләкәр төлке” әкият-поэмасын, якташыбыз тәрҗемәсендә яратып укыйлар. Ул татарча яңгыраткан әсәрләрнең авторлары арасында тагын Лермонтовны, Руставели, Шевченко, Маяковский, Михалковны, Бубенновны очратырга мөмкин.

Күренекле шагыйрь поэзия өлкәсендә үзенең остазлары итеп Г. Тукайны һәм Һ. Такташны саный:

...Алҗып калсам төннәр утырганда,

Чишәлмичә шигърем төенен,

Тукай белән Такташ кул сузалар,-

Җаен табам җуйган көемнең... (Ак чишмәсе”)

Әдәби хезмәтләре, Бөек Ватан сугышы фронтларында күрсәткән батырлыклары өчен, Ш. Маннур хөкүмәтнең күп кенә орден һәм медальләре белән бүләкләнә. Сугышның беренче көннәреннән үк ул үз теләге белән фронтка китә һәм сугышның ахырынача “Сугышчан чакыру”, “Алга, дошман өстенә”, “Ватан бәхете өчен” дигән фронт газеталарының хәрби корреспонденты булып хезмәт итә. Сугышчыларның тиңдәшсез батырлыклары турында дистәләгән очерклар, мәкаләләр язып бастыра.

“Муса” романы (1959-1964) тынгы белмәс якташыбызның Җәлил эзләреннән Минзәлә, Оренбург якларына, Волхов фронтында Муса сугышкан җирләргә, хәтта Германиягә, ул утырган төрмәләргә барып кайтуы нәтиҗәсендә туа. Бу роман турында якташыбыз, җәлилче Фәрит Солтанбәков бик хаклы рәвештә түбәндәге сүзләрне язган: “Нинди зур, онытылмаслык эшләр башкарып китте Шәйхелислам абый! Ул иҗат иткән әсәрләрне халык һаман яратып укый. Ә бу – мәңге яшәү, үлемсезлек, дигән сүз. Аның “Муса” романы җәлилчеләрнең кылган батырлыкларын, рухи ныклыкларын халкыбыз күз алдына бөтен тулылыгы белән диярлек китереп бастырды... Шәйхелислам абыйны без беркайчан да онытмабыз!” Бу – Ш. Маннур иҗатына халык тарафыннан бирелгән бәя.

Туган җир, Туган авыл. Йөрәккә якын һәм кадерле сүзләр. Безнең һәркайсыбызның газиз туган йорты, кадерле авылыбыз бар. Һәр авылның үзенә генә хас сокланып туймаслык урыннары күп. Шагыйрьнең туып үскән Тулбай авылы табигате дә искиткеч матур. Шушы авылда урнашкан Ш. Маннур исемендәге музей-китапханәгә экскурсиягә баргач, мин аның, чынлап та, шулай икәненә ышандым. Шагыйрь язганча,

Колхозчылар, бал кортлары кебек

Хезмәт итә күңел беркетеп.

Эшлиләр дә, ашыйлар да алар,

Яшиләр дә алар гөлт итеп!

(“Авылдашларыма хат”)

Әйе, тырыш хезмәт белән дан казанган һәм авылдаш шагыйрьләренә олы мәхәббәтләре белән игътибарга лаек халык яши монда. Күмәк хуҗалыкның алдынгы игенче-терлекчеләре, мәдәният, мәгариф хезмәткәрләре ел саен Ш. Маннур исемендәге премия белән бүләкләнәләр. Гомумән алганда, бу премиягә 90 лап язучы-шагыйрь һәм хезмәт алдынгысы лаек булган.

Күренекле якташыбызның махсус балаларга адресланган китаплары да байтак: “Шаян дусларыма”, “Миләүшә китабы”, “Нәниләргә, дәүләргә”, “Ямьле җәй”, “Күгәрченнәр гөрләгәндә” һ. б. лар. Мин аларны кечкенәдән яратып укыйм, шигырьләрен, көйгә салынган җырларын өйрәнәм. Балалар бакчасына йөргәндә, “Зәңгәр күлен” Әниләр бәйрәмендә җырладым. Мәктәптә оештырылган “Туризм” түгәрәгенең гимнына әйләнгән “Яшь туристлар җырын” да теләп өйрәндек һәм җырлыйбыз. Ш. Маннур сүзләренә язылган “Шахта”, “Ана җыры”, “Мәк чәчәге” кебек җырларны өлкәннәр, шул исәптән минем әнием дә, яратып башкаралар. Мәктәбебезнең Театр түгәрәге әгъзалары, “Каз көтүче малай”, Өч васыять” әкиятләрен, “Агымсуларга карап” автобиографик повестен сәхнәләштереп, укучылар алдында да, әти-әниләр алдында да чыгыш ясыйлар. Якташыбыз Шәйхи ага Маннурның юбилей даталарын зурлап, әдәби атналыклар, айлыклар итеп билгеләп үтәбез. Бу шагыйрьнең халык күңелендә мәңге яшәвен тагын бер тапкыр исбатлый түгелме?

Туган телебезгә бетмәс-төкәнмәс мәхәббәт һәм сак караш тәрбияләүче “Тел бит...”, “Яхшы бел” шигырьләрен кем генә белми икән?

Татарчасы - туган тел,

Безгә газиз булган тел.

Атаң-анаң, әби-бабаң

Сине сөя торган тел.

Бу телдә рух байлыгың

Һәм йөрәк кайнарлыгың... (“Яхшы бел”)

Гомумән, Ш. Маннурның мәктәп турындагы, балаларның уку, ял вакытларын сурәтләгән, табигать матурлыгын тасвирлаган шигырьләре барыбызга да таныш. Аның тел көрмәкләндергечләре, математик шигырь- табышмаклары безнең телебезне, фикерләвебезне үстерү максатларында язылган. Мәсәлән, 100 каз турындагы табышмак-шигырьне математик ярышларда бик теләп файдаланабыз.

Күренекле шагыйребез күптән вафат инде, шулай булса да ул безнең күңелләрдә һәрвакыт яши. Аның әсәрләрен укып, илһам чыганагы, яшәү дәрте алабыз. Инде чирек гасыр буе буе Мамадыш төбәгенә дан җырлап торган шагыйрь һәйкәле ел дәвамында чәчәкләрдән бушамый. Һәйкәл янында шигырь бәйгеләре, әдәби кичәләр, әдипләр белән очрашулар еш үткәрелә. “Агымсу” иҗат берләшмәсе әгъзалары да тәүге сынауны шунда узалар.

Әдипнең туган авылында, үзе исемендәге музей-китапханә каршында, тууына 100 ел тулу уңаеннан куелган һәйкәл дә авылдашларын, килгән мәртәбәле кунакларны әллә каян, ерактан сәламли сыман. Моннан да зуррак бәхет бармы? Әйе, якташыбыз – мәңгелек, үзеннән соң якты эз калдырган бөек шәхес ул.

Дәбият

Ш. Маннур. Шигырьләр. Казан, Таҗарстан китап нәшрияты, 1995.

“Ш. Маннурның тууына – 100 ел” әдәби альманахы. Мамадыш, 2005.

“Мамадыш таңнары” җыентыгы. Мамадыш, 2000.

Наши рекомендации