ДӘБИЯТ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ ЯКТАШЫБЫЗ – РАФАИЛ ШӘКҮР УЛЫ ГАЗИЗОВ
Нәҗмиева Р.Р.
Дүсмәт урта гомуми белем бирү
мәктәбе
Әгъләмова Н.Г.
Рафаил Шәкүр улы Газизов 1947 елның 26 апрелендә Татарстан Республикасының Мамадыш районы Кече Кирмән авылында хезмәткәр гаиләсендә туган. 1962 елда Кече Кирмән сигезьеллык, 1965 елда Мамадышның 2 нче урта мәктәбен тәмамлагач, туган авылында укытучылык хезмәтен башлап җибәрә. 1966—1971 елларда КДУның татар теле һәм әдәбияты бүлегендә югары белем ала. Аспирантурада укырга чакырып тәкъдим ясалса да, риза булмыйча, туган авылы мәктәбендә уку-укыту бүлеге мөдире булып эшли башлый, ә 1972 елның августыннан мәктәпнең директоры итеп билгеләнә. Быелга кадәр шушы җаваплы урында эшли, хәзер – лаеклы ялда. 1981—1986 елларда ул читтән торып Казан педагогия институтының тарих бүлегендә укый һәм тарих укытучысы дигән өстәмә белгечлекне үзләштерә.
Көндәлек матбугатта Р.Газизовның шигырьләре узган гасырның алтмышынчы елларыннан күренә башлый, тора-бара Татарстанда һәм Башкортстанда чыккан күмәк җыентыкларда урын ала, радио һәм телевидение тапшыруларында да яңгырый. 1985 елда лирик шигырьләре тупланган беренче җыентыгы дөнья күрә, ә 1988 елда кече яшьтәге балаларга атап язган «Җиләкле алан» исемле икенче шигъри китабы басыла. Хәзерге көндә ул — сигез китап авторы, шуларның бишесе шигъри җыентыклар, соңгыларыннан икесе проза китаплары («Түбән оч малайлары», 1998; «Кичер, кичерә алсаң...», 1998) һәм берсе, сайланма рәвешендәрәк төзелгәне («Ак болыт»), әдипнең тезмә һәм чәчмә әсәрләрен үз эченә ала.
Шигърияттә Р.Газизовны авыл җырчысы дияргә була. Малай чактан җир хезмәтендә чыныгып, авыл тормышын тирәнтен аңлап-татып яшәгәнлектән, ул авыл кешеләренең уй-хисләрен, эчке дөньясын яхшы тоемлый һәм иҗатында шуны ачык чагылдыра. Яшәеш хакыйкате, тормышчан самимилек, авылның язмышы-киләчәге, өлкән буын белән яшь буын арасында гармониянең бозылуы турында борчылу — болар шагыйрь иҗатының төп-үзәк агымын тәшкил итә. Шигырьләрендә татар халкының тарихына бәйле темалар да кузгатыла, туган авылының үткәне турында аның «Кирмән» дигән поэмасы да бар. Әдипнең шигъри һәм чәчмә иҗаты эчкерсез хисләре, моңлы яңгырашы белән җәлеп итә. Рафаил Газизовның әдәби иҗаты 1991 елда Язучылар берлегенең Мамадыш районының Шәйхи Маннур исемендәге бүләге һәм 2003 елда Язучылар берлегенең Фатих Хөсни исемендәге бүләге белән билгеләп үтелде. Ул — РСФСРның халык мәгарифе отличнигы (1988), Татарстан Республикасының атказанган укытучысы (1994). Рафаил Газизов — 1992 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Якташыбыз 2006 нчы елда Г. Х. Андерсен исемендәге Халыкара премиягә лаек булды.
Кайбер басма китапларының исемнәре:
“Бөре керфекләре”, “Җиләкле алан”, “ Хат”, “Түбән оч малайлары”, “Кичер, кичерә алсаң...”, “Ак болыт”, “Бүләгем”.
Иҗаты турыңда кайбер фикерләр: “Халыкның аһәңе, җыр сулышы — әнә шулар тарта аны шигъри сүзгә, әнә шулар моңландыра, уйландыра. Минем үземне иң әүвәле Рафаил Газизовның шигырьләрендәге образлар сискәндерде. Бераз сәеррәк тә, яшь Есенинны да хәтерләтә... Әмма — сокландыра! Табигать дөньясын чын авыл баласы гына әнә шундый рәвештә әйтеп бирә аладыр!..” [Зөлфәт, шагыйрь, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты. 1985.]
“Мин моңарчы авыл җырчысы дип Мөхәммәт Мәһдиевне, Василий Шукшинны белә идем. Үзем өчен яңалык — инде менә Рафаил Газизовны ачтым. Мин үзем дә — авылда аунап үскән малай, ләкин миңа шәһәр культурасы йоккан икән, мин Рафаил белгән кадәр белмим икән авылны. Ике генә битлек хикәяләрендә дә ул авыл кешеләренең характерларын коеп кына куя. Миңа дөнья әдәбиятының, Көнбатыш һәм Көнчыгыш әдәбиятларының зур осталары белән очрашырга туры килде, дөнья әдәбияты даһилары Тагорны һәм Шолоховны тәрҗемә иттем, әмма Рафаил Газиз хикәяләрен укыганда, мин аның зур талант, кабатланмас талант булуын аңладым.” [Гариф Ахунов, Татарстанның халык язучысы. 1998.]
“...Моннан өч ел элек мин Казандагы китап кибетендә очраклы рәвештә генә синең «Кичер, кичерә алсаң...» дигән китабыңны алдым һәм анда шул исемдәге кечкенә повестеңны укып таң калган идем... Рафаил Газиз — татар әдәбиятында сирәк дәрәҗәдә экспрессия, энергиягә ия булган тел чыганагы. Рафаилне укыганда сәер хәлгә та буласың: укучы герой, образ артыннан түгел, хәтта алар хакында онытып, «Бу тагын нәрсә әйтер икән?» дип, язучының теле артыннан күзәтә, телен генә «укый» башлый. Тел чын мәгънәсендә үзмаксатка әверелә. Телнең берничә генә сызыгы белән ул күренеш һәм образ тудыра...”
[Айдар Хәлим шагыйрь, прозаик, публицист. 2001]
“Рафаил Гааизов әдәбиятта прозага һәм прозаикларга менә шундый кытлык чорында бөтенләй көтелмәгән яктан ачылып китте. 90 нчы еллар уртасында матбугатта әүвәл аның берән-сәрән генә хикәяләре күренә башлады. Аннары инде бер-бер артлы «Кичер, кичерә алсаң...», «Түбән оч малайлары» исемле хикәяләр җыетыклары пәйда булды, һәм безнең бәхет, безнең сөенечкә Рафаил безне үзенең саф әдәби теле, күңел дөньясының сафлыгы, тирәнлеге белән шаккаттырды.” [Вахит Имамов, язучы, 2003.]
Рафаил Газизов. Mинем әдәбиятка килү юлларым
“Туган авылым Кече Кирмәндә ике йөздән артык чишмә челтери. Һәр адымда тарих аһәңе ишетелә торган таулар, зиратлар, елга буйлары... Монда туып-үсеп тә адәм рәтле кеше булмавың бик зур гөнаһтыр, минемчә, биредә шагыйрь булу мөмкинлеген дә Ходай мулдан биргәндер... Мине «олы юлга» чыгаручыларым беркайчан да тырбайчылык белән шөгыльләнмәгән, тәкәбберлекне Ходайның иң зур гөнаһ санаганын белеп, һәрдаим тырышлык белән безгә белем биргән укытучыларым — Кече Кирмәннең мәчетләрдән оештырган догалы мәктәбе, Мамадышның 2 нче мәктәбе, Казан дәүләт университеты һәм Казан дәүләт педагогия институты булды. Әле хәзер дә утырып торган чагын күреп булмаган, безне үзенең яшәү рәвеше, булдыклылыгы белән тәрбияләгән газиз әнием исә һәрвакыт терәк булды. Ятимлек мине мескен итмәде, киресенчә, һәр эшне үземә башкарырга, әмәлен табарга, имәндәй нык, тал кебек сыгылма булырга өйрәтте. Яшьтәшләрем арасында лидер итте, «Чапай» кушаматы чәпәде. Акыллы фикерләрне, киңәшләрне тыңлаган хәлдә, шуңадыр минем һәрнәрсәгә үз карашым бар, бу миңа тормышымда ышаныч бирә. Мине йөзләр арасыннан күреп алып, проза китабыма кереш сүз язган олуг зат — Гариф ага Ахунов: «Дөньяда ике могҗиза бар: берсе Чишмә, икенчесе Әлифба дип»,— әйтә иде. Мин укый белә башлаганнан бирле китапларны «су урынына эчтем», димәк, минем гомеремдә ике могҗиза бергә кушылды. Иң яраткан шагыйрем Такташ иде. Алтынчы сыйныфта шагыйрь ярлыгын маңгайга ук чәпәп куйдылар.
Мамадышта укыганда, район гәзитәсе каршында Шәйхи Маннур исемен йөртүче «Агымсу» иҗат берләшмәсе эшли иде. Мин анда күп йөри алмадым, чөнки мәктәп җыелма командасында шөгыльләнү, Арчага кадәр чаңгы ярышларына бару вакытны күп алгандыр, күрәсең. Ләкин язмаларым басыла килде.”
Ш. Маннур Кече Кирмәнгә килә, Рафаил Газизовка шигъриятне ташлап торганга шелтә белдерә (бу вакытта директор яңа мәктәп салдыру хәстәре белән йөри). Бу турыда Рафаил абый болай ди: “Ләкин Шәйхелислам ага вафат булгач, намус якадан алды һәм шул ук көнне «Шагыйрь мәңгелеккә китеп бара...» дигән баллада яздырды. Мин бу кешегә, якташыма үземне мәңге бурычлы дип саныйм. Мин беркемнән дә үрнәк алып язмыйм. Мин моңа үзем белән булган бер вакыйга аша да нык ышандым кебек.
«Ак болыт» повесте, әйтик, өч тәүлек эчендә язылды һәм һәр тәүлектә унсигезешәр сәгать өстәл янында утырдым. Ручка бармакка батып кереп төшми башлады. Өч тәүлек бернәрсә дә ашыйсы килмәде, бөтен җаным-тәнем янды-көйде. Бу 2002 елның 29—31 декабрьләре иде. Миңа яңа елда бу әсәрне Ходай Үзе бүләк итте. Алга таба мин язаммы-юкмы, сау-сәламәт яшимме — барысы да Ходай кулында. Моны белгән хәлдә, мин Ходаемның мәрхәмәтенә өмет баглыйм. Иман белән иманлы әсәрләр язарга насыйп итсен дим. Амин!
2004.”
Дәбият
1. Әгъләмов М. Ачык дәрес бирә... шагыйрь // Яшь ленинчы.— 1988.— 12 октябрь.
2. Гадел Ә. Шагыйрь күңеленең биеклеге// Татарстан хәбәрләре.— 2002.— № 5.
3. Миңнуллин Р. Табигать баласы // Соц. Татарстан. — 1983. — 3 март.
4. Минһаҗева Л. Хаталар да булмаса... // Казан утлары. — 2000. — № 3.— 142— 144 б.
5. Хәлим А. Кайда син, Рафаил? // Мәдәни җомга. — 2001. — 14 декабрь.