Табигать һәм кеше
Чаң кагам мин: − Бар халыклар! Барлык теләк гадәтләрне Буйсындырып бары акылга, Кул бирегез бер-берегезгә Җир хакына, яшәү хакына! |
Ә. Баянов |
Мин еш кына, аеруча җәйге каникул көннәрендә, авылга − дәү әтиләремә кайтам. Минемчә, безнең авылдай матур табигатьле авыл бер җирдә дә юктыр. Һади Такташ үзенең:
Бер җирдә юк андый ак каеннар,
Бер җирдә юк андый имәннәр,
Бер җирдә юк камыш сабаклары
Андагыдай шаулый торганнар, −
дигән шигъри юлларын безнең авылга багышлагандыр кебек тоела миңа.
Безнең авыл яныннан гына зур катнаш урман башлана. Ул урман кая хәтле сузыла торгандыр, мин анысын белмим, ахырына кадәр барып чыкканым юк. Дәү әтием аны Г. Тукайның Шүрәлесе яши торган Кырлай урманнарына барып чыга, ә ул урман тайгага тоташа дип сөйли
Мин еш булам анда. Дәү әтием безне, бала-чагаларны, атка утырта да урманга алып бара. Мәһабәт төз наратлар, зәңгәр сулы күлләр дә бар ул урманда. Табигатьнең мондый гүзәллеге тагын кайда шулкадәр сокландырыр − монысы миңа ачык түгел. Хәер, бардыр, күптер әле гүзәл почмаклар. Чөнки безнең республикабызда урманнар барлык территориянең 16,4 процентын алып тора диләр. Бу сан − кечкенә сан түгел.
Урман... Урман һәр ел фасылында үзенчә матур, үзенчә сөйкемле, үзенчә сихри, үзенчә серле. Ә җәйге урман миңа аеруча кадерле; килгән саен яңа ягы белән ачыла ул. Мин шуны аңлап алдым: урман үзенә килгән безнең шикелле кунакларның тын йөрүен, сак булуын ярата. "Үзең күр, үзең күренмичә йөри бел", − дип әйтә кебек ул. Урман ул − үз халкы белән генә чын урман. Ә урман халкы сак та, шүрләүчән дә. Безнең урманнарда 430 төрле кош-корт һәм хайваннар яши диләр. Шулай булгач, сине бөтен яктан күзәтеп торалар, үзеңне "кунак булсаң − тыйнак булырга өндиләр.
Беренче карашка вак кына күренгән кырмыскалар да гаҗәп зур эш башкаралар икән бит. Аларны "урман санитарлары" дип юкка гына атамыйлардыр. "Алар көнгә 70 − 100 мең урман корткычларын юк итә", − ди минем дәү әти. Ә ул белми әйтми. Безгә дәү әти урманның төрле урыннарында сукмак салмаска, бер сукмактан гына йөрергә тырышырга куша. Агач һәм куакларны сындыручыларны да яратмый ул.
Аларны үстерү җиңел түгел икән шул. Таптау нәтиҗәсендә төрле үләннәр, һәр өч агачның берсе корый икән. Бу − безнең урманда гына. Ә дөнья масштабында?! Безнең планетада 3 миллиард ел эчендә 480 миллион төрдәге үсемлек һәм хайван юкка чыккан. Дөньяда һәр көнне бер төр хайван, атна саен бер төр үсемлек бөтенләй юк ителә. Кешегә көненә 360 литр, ә интенсив эшләгәндә 700 − 800 литр чамасы кислород кирәк. Җиңел машина мең километр юл үткәндә, кешегә бер ел чамасы суларлык кислород сарыф ителә. Болары − статистика. Димәк, урманнар булмаса, тончыгып үләр идек.
Көлтә-көлтә чәчәк бәйләмнәре дә җыярга кушмый безнен дәү әти. "Карагыз, сокланыгыз һәм саклагыз!" − ди. Умырзаяларны күпләп җыйганга, күп урыннарда аларның юкка чыгуларын әйтә. Умырзаялар тамырдан гына үрчиләр икән, ә чәчәк атканчы берничә ел вакыт кирәк. Кешенең саксызлыгы аркасында республикабызның "Кызыл китабы” калыная бара. Димәк, күпме үсемлек, кош-корт, хайван, бөҗәкләр юкка чыга бара дигән сүз. Боларның шулай булуына төп гаеп − кешеләр дип әйтәсе килә. Чөнки урманда төрле максат белән йөргән кешеләрне очратасың. Берәүләр, ярамаса да, ауга чыгалар; берәүләр "әйбәтләп" ял итәләр, артларыннан тирән "эзләр", "истәлекләр" калдыралар: көлтә-көлтә чәчәк бәйләмнәрен җыеп ташлыйлар, агачларны сындыралар, учак ягалар. Гектарлаган урманнар да кеше аркасында яна. Без бер утыруда калдырып киткән чүп-чар өеме урманга никадәр зыян китерә. "Череп бетәр әле", − диләр кайберәүләр. Бетми икән шул. Минем дәү әти аларга урманда ташланган кәгазьнең − ике, калай банкаларның − туксан, полиэтилен капчыкларның − ике йөз, пыяланың мең елдан соң гына таркалып бетүе турында сөйли иде.
Ниләр генә юк безнең урманнарда?! Безгә урманга барганда елан чагудан сакланырга кушалар. Ниләр генә сөйләмиләр шул кара елан турында! Үзенә тимәсәң, чакмый икән ул. Аны үтерергә дә ярамый. Күп кенә бөҗәкләр, чебен-черкиләр аның тарафыннан юк ителә икән. Ә аның агуы − кешеләрне дәвалаучы дару да. Хәер, табигатьтәге һәр җан иясенең кылган эшләре яхшылык яки яманлык кына булып бетми, бу ике сыйфат бергә йөрүчән. "Табигатьнең бер генә ягын яратырга мөмкин түгел, бербөтен итеп яратырга кирәк", − ди минем дәү әти. Гаҗәп инде бу урман дигәнең. Менә гөмбәләрне генә алыйк. Гөмбәләрнең дә үз характерлары, үзлекләре бар икән. Минем дәү әтием кайсының нинди агачларны сөюен, елның кайсы вакытында нинди гөмбә чыгуын, ашкамы, тозларгамы кулай булуын − биш бармагыдай белә. Без агулы дип йөргән чебен гөмбәсе пошилар һәм шулай ук кешеләр өчен дә (дөрес итеп кулланганда, әлбәттә) дару икән ләбаса!
Урман турында, шәһәрләрдән ерак булган урманнар турында бик күп сөйләргә мөмкин булыр иде. Шәһәрләрдән ерак урманнар бәхетлерәк дип әйтер идем мин. Ә шәһәр яны урманнары... "Мескен урманнар...", − дип әйтәсе килә алар турында.
Биектау районы урманнарыннан ерак түгел безнең бакчабыз бар. Анда баргач, мин еш кына урманга керәм. Чын мәгънәсендә чүп оясы бу урманнар! Янгыннан кибеп-корып барган агачлар да, тапталып беткән яшь үсентеләр, туздырылган кош оялары да бихисап! Әйтерсең лә моннан кеше түгел, ә ниндидер бульдозер үткән. Урманның бер өлешендә шәһәрдән алып килгән төзелеш калдыклары да өелеп-таралып ята. Кеше күрмәгәндә бушаткан да киткән бер "акыллы" шофер. Кеше күрмәгән, ә намусы борчымаган. Коточкыч гөнаһ эшләгән бу кеше. Аның бу гөнаһын кеше дә, Ходай да кичермәс.
Без яши торган шәһәрләр өчен урманнар, яшеллек аеруча кадерле булырга тиеш. Чөнки без көн-төн завод-фабрикалар, бихисап машиналар чыгарган һаваны сулыйбыз. Шушы һаваны чистарту эшен урманнар, агачлар башкаруын онытмаска иде.
Бервакыт мин, язучы Ринат Мөхәммәдиевнең сөйләвен ишетеп шаккаттым. Язучылар берлеге урнашкан бинаның бакчасында шәһәребездәге иң карт имәннәр үсүе, шул имәннәрне саклап калу өчен нинди чаралар күрелүе турында сөйләде ул. Язучы бу имәннәрнең шәһәр өчен кыйммәтен, әһәмиятен белә. Урманның ни икәне дә яхшы таныш аңа. Аның туган төбәге − урман ягы шул.
Хәзерге вакытта табигате нык пычратылган төбәкләрнең саны арта бара. БДБ илләренең 103 шәһәре экологик яктан зарарлы зоналар исәбенә кертелүе турында яза газеталар. Күп кенә елга-күлләр, урманнар кешеләрнең битарафлыклары, предприятие җитәкчеләренең хуҗасызлыгы аркасында зыян күрә. Безнең авыл янындагы урман полосасын самолеттан ашлама(?) сиптерү нәтиҗәсендә корыттылар, зарарлы бөҗәкләрне, чүп үләннәрне бетерәләр, янәсе.
Кешеләрнең табигатькә карашы, битарафлыгы аңа зур зыян китерә. Экологик хәл көннән-көн кискенләшә. Шулар турында уйлыйсың да күңелгә шигъри юллар килә (кызганычка каршы авторын хәтерләмим):
Гүзәл җирем минем,
Зәңгәр күзле җирем.
Көзләремә карыйсың моң белән.
Суларыңның тәмен,
Чәчәкләрнең ямен
саклар кеше мәңге-мәңгегә! I
Амин! Сакласын иде кеше табигатьне, сакласын иде! Шауласыннар иде яшел урманнар!