Авыру баланы ӨйдӘ карау
Авыру баланы өйдә әнисе карарга һәм күп кенә күрсәтмәләрне үтәргә тиеш, һәр анага үз балаларының «беренче гаилә табибы» булырга туры килә. Шуңа күрә аңа авыру кешене ничек карарга, кайбер процедураларны ничек башкарырга, дару бирергә, дәвалый торган ризык хәзерләргә һ. б. белергә кирәк.
Авырган баланың шунда ук үз-үзен тотышы үзгәрә. Ул елый, кулга алуны сорый, ашамый, сүлпәнләнә, төшенке күңеллегә әйләнә. Андый очракларда баланың температурасын үлчәргә, аны урын-җиргә яткырып, табиб чакырырга кирәк. Авыру баланы поликлиникага алып бармаска, табиб өйгә үзе киләчәк. Бу — беренче һәм иң мөһим кагыйдә.
Әгәр бала косса һәм эче китсә, табиб килгәнгә кадәр аны ашатмаска, ә бары тик кайнаган су яки чәй генә бирергә киңәш ителә. Авыру баланың чүпрәген яки чүлмәктәге тизәген түкмичә шул килеш сакларга, табибка яки апага күрсәтергә кирәк. Авыру баланы башка балалардан аерырга кирәк. Табиб яки табиб күрсәтмәләрен билгеләүче медицина апасы килүгә, әни кеше өстәлдә медицина кораллары һәм дарулар өчен урын, кайнар су, чиста сөлге һәм сабын әзерләп куярга тиеш.
Авыру балага тыныч шартлар булдыру, бигрәк тә тән температурасы югары булганда, аның йокысын саклау мөһим. Туганнарны һәм танышларны кабул итүне туктатып, башка вакытка күчереп торырга кирәк. Авыруның караваты яктырак, ләкин якты турыдан-туры биткә төшми торган урында булырга тиеш. Урын-җир белән рәттән, ашау-эчү, уенчыклар өчен кечкенә өстәл, яисә тумбочка куярга кирәк. Кулъяулык, сөлгене карават читенә эләргә мөмкин. Бүлмәдә һава иркенрәк булсын, бүлмә җыештырырга азрак вакыт китсен өчен, бала чирләгәндә андагы артык әйберләрне чыгарып торырга киңәш ителә.
Бүлмәне көненә берничә тапкыр җилләтергә кирәк (бала бүлмәдә булганда да мөмкин). Кышын салкын вакытта балага тагын бер кат одеял ябалар, башына яулык бәйләтәләр. Бүлмәне яхшылап җилләткәннән соң, форточканы яки тәрәзәне ябалар, һава бераз җылынганнан соң гына бала өстенә ябылган җылы әйберләрне алалар.
Авыруның караватын һәр көнне яңадан җәяргә, клеенкасын сөртергә, одеялын селкергә, җәймәләрен алмаштырырга яки җилләтергә кирәк.
Карават, җыерчыклар, калку урыннар калдырмыйча, тигез итеп җәелергә тиеш.
Ашату. Авыру баланы ашатканда табиб билгеләгән күрсәтмәләрне үтәргә, баланың күпме ризык ашаганын, тизәгендәге үзенчәлекләрне, косыгының массасын яза барырга кирәк.
Баланың аппетиты начарланганда ризыкны кечкенә порцияләр белән бирәләр. Кыска вакытка корсагына яткырып, ял иттереп алалар.
Баланы имезлек кигезелгән шешәдән ашатканда, гадәттә, шешәне җылы суга тыгып җылыткан араларда тукталыш ясала. Яшь баланы көчләп ашатырга ярамый. Күңел болгану, косу белән бара торган авырулар вакытында, сөтне савып эчерергә һәм мөмкин кадәр ешрак бүлмә температурасындагы кайнаган су бирергә кирәк.
Билгеле, авыру баланы ашатканда һәм караганда күп кенә моментларны искә алып эш итәргә кирәк. Әгәр балага табиб кушкан ризыкларны биргәндә, ул ныграк борчыла башласа, косса, табиб икенче күрсәтмәләр биргәнче ашатуны туктатып, кайнаган су яки татлы чәй бирүгә күчәргә киңәш ителә.
Тирене тәрбияләү. Авыру баланың тәнен, җентекләп карап, чиста тотарга, ләкин аны ялыктырмаска кирәк. Баланы юындыра башлаганчы кирәкле әйберләрне, шул исәптән кайнаган су белән мамыкны да, алдан әзерләп куярга кирәк. Чылатылган мамык белән битен, муенын, колак артларын, тиредәге җыерчыкларны сөртәләр. Яшь баланың кулын сулы тазга тыгып, көненә берничә тапкыр юындыралар: башта сабынлап юалар, аннары чайкыйлар һәм корыталар. Баланың тиешле урыннары һәркөнне юыла: аның астына чүпрәк җәелә, аннары чылатылган мамык (яки йомшак чүпрәк) белән касык тирәләрен, арт санын, арт юл тирәләрен сөртәләр һәм корыталар, аннары вазелин мае сөртәләр, һәр тәрәттән соң тиешле урыннарны шулай ук юарга кирәк.
Күзне дәвалау-карау. Баланың урын-җирен тәрәзәдән көчле яктылык күзенә төшеп борчымаслык урынга куярга кирәк.
Күзне гадәттә 1 яки 2 процентлы борат кислотасы эремәсе белән юалар. Моның өчен алдан ук гигроскопик мамыктан вак кисәкчекләр яки шарчыклар ясап, өсте ябык стаканга салып куялар, һәр күзне аерым шарчык белән күз читеннән борынга таба сөртәләр (болай эшләү бер күздә булган йогышлы авыруның икенчесенә күчүен булдырмый). Әгәр күзнең лайлалы катлавы ялкынсынган булса яки күздән бик көчле эрен килсә, баланы яны белән (авырткан күзе ягына) салып, мендәргә берничә кат итеп бөкләнгән чүпрәк куялар. Күзгә дару, күзнең түбәнге кабагын аз гына тартып, кайнатылган пипетка белән 1–2 тамчы тамызыла.
Күз мазе кайнатылган махсус пыяла таяк ярдәмендә сөртелә. Таякка аз гына мазь алалар да, түбәнге күз кабагын аз гына тартып, мазьны салалар, аннары күзне йомдыралар һәм йомшак кына итеп күз кабагын ышкыйлар.
Колакларны карау-дәвалау. Колаклар авыртканда, табиб киңәше буенча, колакка җылы куялар, колак даруы тамызалар, компресс ясыйлар һ. б. Колакны җылы белән дәвалау өчен, колак чокырына (яфрагына) мамык куеп, мамык төшмәсен өчен, бинт белән бәйләп куялар яки йомшак башлык кидерәләр.
Колакка даруны, аз гына җылытып, пипетка ярдәмендә тамызалар. Аның өчен дарулы шешәне берничә минутка җылымса суга тыгып торалар. Баланы ян ягына яткыралар да колак яфрагын артка һәм югары табарак тартып, колак тишегенә тиешле сандагы (гадәттә 3–5 тамчы) дару тамызалар. Аннары колак яфрагын сөртеп, колакка мамык яки марля фитиль тыгып куялар.
Җылыта торган компрессны мондый эзлеклелектә эшлиләр. Зур булмаган йомшак ак тукыма кисәген 3–4 кат итеп бөклиләр һәм, колак тишеге тирәсендәге тирене 2,5–3 см чамасы киңлегендә каплап торырлык итеп, аның уртасын уеп алалар. Тукыманы җылы суда чылаталар, өстенә, читләре тукыманың читеннән чыгып торырлык итеп, юка клеенка кисәге яки балавыз сеңдерелгән кәгазь ябалар. Клеенка яки балавыз сеңдерелгән кәгазьнең уртасы, колак үзәгенә туры килерлек итеп, шулай ук уеп алына. Клеенка өстенә, клеенканы һәм колак яфрагын капларлык итеп, калын мамык катлавы куела. Аннары компрессны баланың башына бинт белән 3–4 сәгатькә бәйләп куялар.
Борынны дәвалау-карау. Авыру баланың борыныннан акса, марля кисәге яки йомшак чүпрәк белән сөртеп алалар. Андый чүпрәкләр күп кирәк булуы бар. Һәр очракта яңасыннан файдалану яхшырак. Борынны бөтерелгән мамык кисәге белән чистартып майлыйлар. Аны әйләнү хәрәкәте ясап, борын тишегенә кертәләр һәм шунда ук алалар. Икенче борын тишеген икенче бөтерелгән мамык кисәге ярдәмендә чистарталар. Бөтерелгән мамык кисәген борын тишегенең икесенә берьюлы тыгарга ярамый.
Даруны башта бераз җылыталар һәм борынга пипетка белән салалар. Дару салыр алдыннан баланың борынын чистарталар. Моның өчен баланы аркасына яткырып яки тезгә утыртып, башын артка таба ташлаталар.
Авыз эчен дәвалау-карау. Авыру баланың, бигрәк тә температурасы югары булганда, авызы кибә. Бу организмның суга сусавы, косу, эч китү вакытында күп сыеклык югалту аркасында килеп чыга. Шуңа күрә балага мөмкин кадәр аз — 1/4 чәй кашыгыннан да күп булмаган — порцияләр белән бик еш су эчертеп торырга кирәк (суны күп биргәндә аның косуы бар). Суны имезлек аша эчергәндә, бала космасын өчен, имезлекне бала авызына бөтенләе белән каптырырга кирәкми. Балага кайнаган су, әз генә шикәр салынган сыек чәй эчерәләр, табиб билгеләгән натрий хлоридының изотоник эремәсе яки Рингер-Локк эремәсе бирәләр.
Ашкайнату-эчәк эшчәнлеге бозылганда баланы карау-тәрбияләү.Интоксикация (бактериаль агулар белән агулану) һәм күп су югалту аркасында авыру яшь баланың организмы кинәт хәлсезләнә. Авыру баланы караганда моны исәпкә алырга кирәк. Хәтта баланың чүпрәген алыштыру да аны ардыра. Шуңа күрә баланың чүпрәген алыштыра, юа башлаганга кадәр кирәкле барлык әйберләрне хәзерләп куялар. Юрганны (одеялны) алып карават читенә элеп куялар, аннары инде баланы алып юалар, коры чүпрәк белән сөртеп киптерәләр һәм астына чиста чүпрәк җәяләр. Шулай юып чистартканнан соң, һәрвакыт кулларны яхшылап юарга кирәк. Эч киткәндә, бала бик күп сыеклык югалтканлыктан, ул сыеклыкны организмга кире кайтарырга — эчәргә бирергә кирәк, әмма бу 15 минутка 1 мәртәбәдән дә еш булмаска тиеш. Бала йоклап китсә аны уятырга кирәкми, ләкин торгач эчәргә бераз күбрәк бирергә кирәк.
Арт юл тирәсендәге тирене вазелин белән майлыйлар.
Сулыш юллары авыртканда карау-тәрбияләү. Баланы урынга югарырак күтәртелгән торышта яткыралар һәм әледән-әле бер ян ягыннан икенчесенә әйләндереп торалар. Баланы ешрак кулга алырга кирәк, ләкин үзеңә таба бик кысарга ярамый, чөнки ул вакытта күкрәк читлеге кысыла һәм балага сулыш алуы кыенлаша.
Бүлмәне ешрак җилләтергә киңәш ителә.
Тире авырулары вакытында баланы карау. Авыру баланың керен кайнатып юарга кирәк. Баланы кайнаган су белән юындыралар (табиб рөхсәте буенча!). Еш кына баланың тәне кычыта, бу исә кашыганда тиренең тырналуына китерә. Мондый тырналуларны булдырмас өчен, кайвакыт терсәк бөгелешенә катыргыга мамык яки чүпрәк урап ясалган кечкенә генә шин салалар. Бу кулларны артык хәрәкәтләндерми. Шин терсәк бөгелешенә күлмәк өстенә салына һәм бинт белән кулга бәйләп куела.
Примочка ясау өчен, марля яки чиста тукыма кисәге алып, дүрткә бөклиләр дә, аны дару эремәсенә манчып, авырткан урынны тулысынча капларлык итеп ябалар, һәр 20 мин аша, чүпрәкне алмыйча гына, пипеткадан тамызып яки кашык белән салып, чүпрәкне дару белән чылатып торалар. Биттә экзема булганда мазь белән, маска тибында итеп, повязка бәйләнә. Мазь сылана торган марля кисәгендә күзләр, борын һәм авыз өчен уемнар ясала. Бәйләвечнең очлары баш артына бәйләп куела.
Даруны ничек эчерергә
Даруны ничек кабул итү турында киңәшне дәвалаучы табиб бирә. Ләкин шуны истә тотарга кирәк, күпчелек дару препаратларын коры һәм салкынча урында сакларга кирәк. Балага нинди дә булса даруны биргәнче аның этикеткасында язылганнарны бик игътибар белән укырга киңәш ителә. Бу — авыр нәтиҗәләргә китерүе мөмкин булган ялгышларны булдырмый калыр.
Сыек даруларны кашык белән бирәләр. Әгәр алар салкын урында сакланган булса, кашыкны башта җылыталар (тиз генә кайнар суга тыгып алалар).
Порошок һәм таблеткаларны балага суда эретеп бирәләр.