Катнаш ҺӘм ясалма ашату
Аертылмаган сыер сөтен, башка хайван сөтләре кебек үк, бала организмы начар эшкәртә һәм авыр үзләштерә. Шул сәбәпле, баланы ясалма һәм катнаш ашату өчен, аертылмаган сыер сөте урынына 3–4 айга кадәр төрле сөтле катнашмаларны кулланалар. Аларны әзерләгәндә азык ингредиентлары составына балалар өчен кирәкле чагыштырмада төзәтмәләр кертәләр. Безнең илдә табиб-педиатр рецепты белән генә бирелә торган төрле катнашмалар әзерләүче балалар сөт кухнялары киң таралды. Әгәр нинди дә булса сәбәп аркасында сөт кухнясыннан файдаланырга мөмкинчелек юк икән, ул чагында туклыклы катнашмаларны өйдә үзең хәзерләргә дә мөмкин (бу хакта түбәндә күрсәтелә).
Сөтне сыегайту дәрәҗәсенә, аны хәзерләү (эшкәртү) алымына һәм өстәлгән азык матдәләренең характерына бәйле рәвештә, катнашмаларны гади, әче һәм катлаулы төрләргә аерып йөртәләр. Балаларны өй шартларында ашату өчен, гади һәм әче катнашмаларның бары тик бер өлеше генә тәкъдим ителә.
Катнаш ашату вакытында бала, күкрәк сөте имү белән беррәттән, туклыклы катнашмалар рәвешендә хәзерләнгән азык та ала. Ананың күкрәк бизләре сөтне аз бүлеп чыгарганда (гипогалактия), яисә ана, авыру булып, аның сәламәтлеген саклауны күздә тотып, имезү санын киметкәндә, яки ана сөте тулы кыйммәтле булмаганда (аксым, май җитешмәгәндә), ә бу хәл сирәк очрый, балага катнаш азык бирә башлыйлар. Әгәр ана эш шартлары буенча яисә икенче бер сәбәпләр аркасында баласын тиешле санда имезә алмый икән, ул чагында аңа катнаш ашату билгелиләр.
Яши башлавының беренче атна һәм айларында күкрәк сөтенең җитмәвен һәр имезүдән соң, баланы имезү санын киметмичә, туклыклы катнашмалар бирү исәбенә тутыралар. Имү сөт эшләп чыгару бизләренең эшчәнлеген арттырганлыктан, бу бигрәк тә әһәмиятле. Балага 3–4 ай тулгач, имезүне өстәмә ашату белән чиратлаштыру уңай нәтиҗә бирә (билгеле, әгәр ананың тулысынча туйдыру өчен сөте җитсә). Өстәмә ашатуга аз-аз дозадан башлап әкренләп өйрәтергә кирәк.
Күкрәк сөте катнаш ашату вакытында алган туклыклы матдәләрнең үзләшүенә ярдәм итә. Әгәр бала күкрәк сөтен 30 % кына алса да, ясалма катнашма составындагы барлык туклыклы матдәләр (аеруча аксымнар) бала организмы тарафыннан яхшы үзләштереләләр, һәм ул нормаль үсә. Менә шуңа күрә дә 1 яшь тулганчы баланы имезергә тырышырга кирәк.
Ясалма ашатканда балага бөтенләй ана сөтен имезмиләр. Ананың сөте бөтенләй булмау яисә имезүгә каршы килә торган мөһим сәбәпләр булганда, ана ясалма ашатуга күчәргә мәҗбүр була. Күкрәк сөтен алыштырырга аеруча кулай сөт — хайваннар сөте (сыер, кәҗә, бия һәм ишәк) исәпләнә, шулардан туклыклы катнашмалар әзерлиләр дә.
Гади катнашмаларга 1, 2 һәм 3, А, Б, В санлары керә. Әгәр катнашма әзерләгәндә сөткә су кушалар икән, ул чагында андый катнашмаларны (№ 1, 2, 3 дип) цифрлар белән билгелиләр, әгәр су урынына саркынды алсалар (А, Б, В дип) хәрефләр белән билгелиләр. Катнашмалардагы продукт һәм матдәләрнең чагыштырмасы түбәндәгечә булырга тиеш:
1 санлы катнашма —1/3 сөт + 2/3 су + 5 % шикәр сиробы.
2 санлы катнашма — 1/2 сөт + 1/2 су + 5 % шикәр сиробы.
3 нче санлы катнашма — 2/3 сөт + 1/3 су + 5 % шикәр сиробы.
А катнашмасы — 1/3 сөт + 2/3 саркынды + 5 % шикәр сиробы.
Б катнашмасы — 1/2 сөт + 1/2 саркынды + 5 % шикәр сиробы.
В катнашмасы — 2/3 сөт + 1/3 саркынды + 5 % шикәр сиробы.
Сөтне саркынды белән кушу яхшы. Алар баланың ашказаны-эчәк трактында күмерсуларның әчешү үзлекләрен киметәләр, казеинны тагын да җиңеләйтә һәм көпшәкләндерә төшеп, ашкайнатуга ярдәм итәләр, ашкайнату бизләре сыекчасының тизрәк эшләнеп чыгуына китерәләр.
Катнашмалар хәзерләү өчен шикәр сиробы кулланалар. Рафинад шикәр куллану рөхсәт ителми, чөнки ул катнашманы пычратырга мөмкин. Моннан тыш эреп бетмәгән шикәр кисәкләре сулыш юлына эләгеп, йөткертергә һәм тончыктырырга мөмкин; сиропны градусларга бүленгән шешә белән үлчиләр.
Онлы саркындыларны бөтенләй диярлек кулланмыйлар, чөнки алар әчешү процессын кискен көчәйтәләр.
Гади катнашмаларны кайчан кулланырга мөмкин?
1 нче санлы һәм А катнашмаларын бик сирәк, яши башлавының 1 нче һәм 2 нче атналарында, 2 нче санлы һәм Б катнашмаларын 1–2 атналык вакыттан алып 1 айга кадәр, 1 айдан алып 3–4 айга кадәр 3 нче санлы яки В катнашмасын бирәләр, ә инде 3–4 айдан башлап өсте алынмаган сөткә 5—10 процентлы шикәр сиробы кушып, шуны бирергә ярый.
Әче катнашмалардан иң популяры — сыегайтылган кефир бирү. Гадәттә кефирны саркындылар белән (барыннан да ешрак дөге саркындысы алына) сыеклыйлар, шуңа күрә сыегайтылган кефирны А-, Б-, В-кефир дип тамгалыйлар. Әче катнашмаларга шикәрне, 100 % лы сироп ясап, ашатыр алдыннан гына кушалар (алдан кушылган шикәр әчешүне китереп чыгара, хәтта спирт ясалуга кадәр барып җитә).
Төрле пропорцияләрдәге (А, Б, В) әче катнашмаларны, гади катнашмалар кебек үк, баланың яшен исәпкә алып кулланалар (мәсәлән, А-кефир яши башлауның 1–2 нче атнасында; Б- кефир — 1–1 1/2 айлыкка һ. б. ш.) Аларга шулай ук тиешле күләмдә катнаштырылган ацидофиль сөт һәм мацони керә.
Әче катнашмалар ашкайнату соклары секрециясен арттыралар, эчәклек таякчыгының эшчәнлеген көчәйтәләр, әчешү процессын киметәләр, азык ингредиентларының сеңдерелүенә һәм үзләшүенә ярдәм итәләр.
Яңадан да әле катлаулы катнашмалар була, әмма соңгы елларда аларны бик сирәк куллана башладылар. Катнашманың калориялелеген арттырырга кирәк булганда, гадәти катнашмага 20–30 г каймак өстиләр. Моңардан азыкның күләме бөтенләй артмый диярлек, ә калориясе арта.
Хәзерге вакытта балаларга ашату өчен азык промышленносте «Малыш» һәм «Малютка» кебек яңа төр коры сөтле катнашмалар әзерләп чыгара, алар составлары белән ана сөтенә бәрабәр. Монда шуны истән чыгармаска кирәк, «Малютка» катнашмасы туганнан алып 2 айга кадәрге, ә «Малыш» — 2 айдан 1 яшькәчә балаларга ашату өчен билгеләнә.
Нинди катнашмаларны ничегрәк ашатырга, тәүлегенә һәр ашаганда күпме туклыклы катнашмалар бирергә кирәклеген бала организмының үзенчәлекләрен исәпкә алып табиб хәл итә. Ләкин кайсы гына очракта булмасын, түбәндәге принциплардан чыгып эш итәргә кирәк.
Ашату алымнары нинди булуга карамастан, балага, яшенә карап, кирәк кадәр азык, ягъни күкрәк сөте кадәр күләмдә билгеләнә. Ашату ешлыгы нинди алым белән ашатуга бәйле түгел, катнаш һәм ясалма юл белән ашатканда, бала азыкны күкрәк сөтен имгән сәгатьләрдә (тәүлегенә 7, 6 һәм 5 тапкыр) ала. Катнаш һәм ясалма юл белән ашатканда һәртөрле өстәмә азыкны сок, балык маеннан башлап, калган барлык өстәмә азыкларны, күкрәк сөтен имгәндәгегә караганда, 1 айга иртәрәк бирә башларга кирәк.
Катнаш һәм ясалма юл белән ашатканда, азыкның күләме һәм ашату ешлыгы гына исәпкә алынмыйча, шулай ук катнашманың бала яшенә туры килүе, витаминнар булу-булмавы, өстәмә ашатуны бирү сроклары да исәпкә алынырга тиеш. Катнаш һәм ясалма ашату уңышлы булсын өчен, түбәндәге шартларны төгәл үтәргә кирәк: баланы йоклаган яисә елаган вакытта ашатмаска, азык 36–37 °C ка кадәр җылытылган булырга тиеш. Азыкны җылыту өчен, ашатыр алдыннан шешәне кайнар сулы савытка куялар. Азыкның салкын яки кайнар булу-булмавын аермачык тикшерергә кирәк.
Шешәгә киертелә торган резина имезлекне, һәр ашатканнан соң, кайнатып стерильлиләр. Имезлекне бала авызына каба торган урыныннан түгел, ә шешәгә киертә торган җиреннән тотарга кирәк. Имезлектәге тишек зур булмаска тиеш (сыеклык көчле булып акмаска, ә тамчылап кына тамарга тиеш), югыйсә бала, имә алмыйча, тончыгырга мөмкин. Балага туклыклы катнашманы шешәдән имезгәндә, аны, башын югарыга каратып, тездә тоту уңайлы. Сабыйны караватта да ашатырга мөмкин, моның өчен аны яны белән салырга кирәк. Ашатканда бала янында торырга, һава кермәсен өчен, шешәне дөрес тотарга кирәк. Ашаганнан соң, ашказанына кергән һава чыгып китсен өчен, баланы 2–3 минут вертикаль тотып торалар.
5—6 айлык баланы чәй кашыгыннан ашарга, 7–8 айлыкны чынаяктан эчәргә өйрәтергә кирәк.
Баланың савытларын, имезлекләрен көн саен кайнатырга һәм ябык савытта сакларга киңәш ителә.
Бала азыгы төрле-төрле булырга тиешлеген дә онытмаска кирәк. Баланы нинди дә булса бер генә төрле азыкка күнектерергә дә, шул ук вакытта менюны да еш алыштырырга ярамый. Барысы да чама белән булырга тиеш, баланың аппетитын, тәрәтен, үз-үзен тотышын (тыныч йоклавын) һәм үсешен күзәтеп башкарырга кирәк.
Шулай да, ясалма ашату никадәр генә камилләшкән булмасын, һәр ана үз баласын күкрәк сөте белән туйдыруга бөтен көчен куярга тиеш.