МӘдинӘ маликова иҖатында детектив ӘсӘрлӘр ҮзенчӘлеге

Сәгыйтов А.С.

79нчы лицей-интернат (Яр Чаллы)

Фәнни җитәкче: Галиуллин Р.Р.

Мәдәинә Маликова – иҗат эшчәнлегенең буеннан-буена каләмен детектив әсәрләр жанрында чагылдырган әдибә. Аның “Хөкем” (1969), “Августның беренче кичендә” (1970), “Адашканга юл кайда?” (1971), “Югалган якутлар” (2003), “Чәчкә балы” (2005) исемле маҗаралы повестьлары, “Өермә” (2002) исемле детектив романы, “Кыргый девизия” (2001) кебек хикәяләре, жанр хасиятләре таләп иткәнчә, мавыктыргыч, киеренке агышлы вакыйга-сюжетка корылганнар. Әлбәттә, әгәр автор шушы кагыйдәләр белән генә чикләнсә, аның бу әсәрләре бары тик мавыктыргыч хикәяләр генә калырлар иде, укып чыккач та онытырлар иде. Бәхеткә каршы, “М.Маликованың детектив жанрдагы әсәрләре дә социаль бурыч үтиләр. Автор, тормыш якларын күрсәткәндә, социаль каршылыкларны шомартмый, геройларның холкына дөрес психологик анализ бирә, аларның кылганнарында яхшылык һәм яманлык дәрәҗәсен күрсәтә, кешеләрнең үзара мөнәсәбәтен иҗтимагый һәм шәхси мохиттә яшәеше белән тыгыз багланышта бирә.”[ Хантимерова] Бу факт массачыл әдәбиятның, детектив әдәбитның югарыга, әдәбият үсешенең алдагы баскчына – постмодернизмага йөз тотуын, һичшиксез аңа дәгъва итүен сурәтләтли.

Флүс Латыйфи “2002 ел прозасына бер караш” мәкаләсендә болай яза: “Былтыр әдәбиятыбыз сигез романга баеды”.[Латыйфи ] Әлеге романнарга ул М.Маликованың “Өермә” романын да кертеп карый.

Мәдинә Маликованың “Өермә” романындагы сурәтләнүче вакыйгалар 80-нче еллар ахыры 90-нчы еллар башында бара. Казан каласының бер ташландык бинасында шагыйрә Җәүһәрия Бикбулованың үле гәүдәсе табыла. Шагыйрәнең мәетенә яшьлек дусты Харис Әхмәтнуров тап була. Бикбулова исән чагында Жәмгыяте хәйрия оешмасын оештырып йөргән булып чыга. Харис Җәүһәриянең эшчәнлегенә кереп китеп, аларны дәвам итә. Очраклы рәвештә бу оешманың урынбасары булып, вазифаларны үз өстенә ала. Романның сюжет сызыгы үстерелә, вакыйгалар дәвам итә. Харис исә Җәүһәриянең эшләрен дәвам итеп, аның ярдәмчесенә – Нурҗиһан апага булыша, фәкыйрьләргә әйберләрне өләшә. Шул ук вакытта үтерүчене эзләүдән дә туктамый. Җәүһәрия Бикбулованың үле гәүдәсе табылган бина да шул җәмгыятькә бирелергә тиеш була. Бикбулованың үтерелүе аның эшчәнлеге, дөресрәге әлеге бина белән бәйле булуын Харис та аңлый, һәм әкренләп йомгакны чишә. Үтерүче исә Даниф исемле эшмәкәр, Харис белән Җәүһүриянең уртак танышы булып чыга.

“Романда төп ике герой бар: берсе – Җәүһәрия Бикбулова, ә икенчесе – Харис Әхмәтнуров. “Өермә” Бикбулованың үтерелүе белән башланып китсә дә, ул һәм Әхмәтнуров романның үзәгенә куелган”.[Галиуллин]

Романда ике төп сюжет сызыгы бар. Беренчесе – аны детектив сюжет дип атыйк – Җәүһәриянең үтерелүе һәм гаеплене табу тарихы, ягъни традицион детектив сюжет. Икенчесе – хәйрия җәмгыяте төзү, нигезләү тарихы, аны башкалар мәнфәгатьләрен кайгыртучылар һәм үз мәнфәгатьләрен кайгыртучылар конфликты оештыра, хасил итү. М.Маликованың Бөтентатар Кызыл ай җәмгыятенең президенты икәнен искә төшерсәк, бу темага язучының мөрәҗәгать итүе нигезсез түгеллеген аңлыйбыз.

Романда Мәдинә Маликова символларга зур урын бирә. Беренчедән, романның исеме игътибарга лаек. Өермә – кешене куркуга сала торган табигать күренеше. Романда исә җәмгыятьтә барган куркыныч, берникадәр дәрәҗәдә афәтле вакыйгалар, тормыш өермәсе сурәтләнә. Әлеге өермә бары тик бер кешене генә үз упкынына салмаган, ә тулы бер илне, дәүләтне, җәмгыятьне үзенең кочагына алган. Кешеләр бер-берсенә дошман, бер-берсенә бүредәй карап, акчага, малга табынып яшиләр. Гади, фәкыйрь кешеләрнең язмышлары аянычлы, туган-кардәшләренә карата игътибарсызлык, битарафлык хөкем сөргән замана бу. Язучы әлеге дәһшәтле өермәне, җәмгыятьне сурәтли.

Җәүһәрия белән Харис исә әлеге җәмгыятькә, аның кануннарына буйсынмыйлар, елганың агымына каршы баралар дисәк тә була. Алар үз чорының “ак каргалары”, үз җәмгыятьләрендә чит кешеләр.

Җәүһүрия җәмгыятьтә хөкем сөргән битарафлылыкка каршы көрәшә. Әлеге начар күренешләрне бетерергә омтыла, фәкыйрь-ятимнәргә булышып йөри, стереотипларны җимерергә тырышып, җәмгыятьнең рухи байлыгын арттырырга хыяллана. Харис та үз чоры өчен хезмәт итә, көч куя. Алдагы буын өчен, киләчәккә өмет белән яшәп эшли. Төзү идарәсендә хезмәт итеп, кешеләр өчен йортлар төзи, чорны үзенчә үзгәртә, яңарта. Даниф аларга капма-каршы позициядә торып, әсәрдә каршылык тудырыла. Аның тормышка карашы, мөнәсәбәте үзенчәлекле. Ул, киресенчә, барысын да җимерергә әзер, аның өчен берниниди чик юк. Ул барысын үз мәнфәгатьләренә, үз ихтыярына, үз ихтыяҗына буйсындырып яшәргә омтыла, әйләнә-тирәне начар якка үзгәртә.

Романның темасына килсәк, төп сюжет сызыгындагы каршылык җәмгыятьтә күчеш чорында үз мәнфәгатьләрен һәм башкаларны кайгыртучылар бәрелеше кебек конкретлаша. Автор Даниф персонажы мисалында үз мәнфәгатьләрен кайгырткан кешенең бәхеткә ирешә алмавы идеясен алга сөрә.

М. Маликованың “Өермә” романын сюжет-композициясе һәм сурәтләнгән дөнья ноктасыннан анализлап, түбәндәге нәтиҗәгә килдек:

1. “Өермә” романы тулысынча детектив жанр таләпләренә җавап бирә. Беренче төп сюжет сызыгы – үтерүчене эзләү тарихы – аның үзәген тәшкил итә. Җәүһүрия Бикбулованы үтерү Харисның үтерүчене – Данифны фаш итүе белән төгәлләнә. Икенче сюжет сызыгы – хәйрия җәмгыятен төзү тарихы, җәмгыятькә бәя бирүче сюжет. Җәмгыятьнең икегә, кеше мәнфәгатьләрен һәм үз мәнфәгатьләрен кайгыртучыларга бүленүен сурәтләүче сюжет сызыгы. Хәйрия оешмасының алдагы халәте билгесезлектү калуы белән тәмамлана.

2. Традицион төстә өч герой: корбан, җинаятьче, аны ачучы аерылып чыга. Икесе – янәшәлектә (Харис - Җәүһүрия), ә Җәүһүрия, Харис һәм Даниф каршылыкта сурәтләнә.

3. Икенче төп сюжет сызыгы кешеләрне икегә аерып куя. Әсәрдәге башка геройлар үз яки башкалар мәнфәгатен кайгыртулары ягыннан бәяләнә.

4. Язучы әсәрдә күптөрле проблемалар куя һәм аларны чишә дә:

1) фәкыйрь, яшәү урыны булмаган кешеләр проблемасы;

2) кеше язмышына битарафлылык проблемасы;

3) милләт язмышы проблемасы: катнаш никахлар, татар балаларының урыслашулары;

4) яшь буын вәкилләренең әхлак-тәрбия кануннарын югалта бару проблемасы;

5) җинаятьчел төркемнәр проблемасы;

6) кеше тормышының кыйммәте, матди ихтыяҗлар янында югалу проблемасы;

7) җәмгытьтә рухи кыйммәтләрнең түбән төшүе, әдәби-культура зәвыгының югалу проблемасы һ.б.

6. Романда чор образы булыдырыла. Ул үзгәрешләр чоры итеп берелә. М. Маликова романда чорның ни рәвешле үзгәрә баруын, бу үзгәрешләрнең нәрсәгә китерүләрен сурәтли һәм, әлбәттә, җәмгыятьнең икегә аерылуын күрсәтә. Чишелештә барлык сорауларга җавап табыла, сер, табышмак мотивы төгәлләнә.

7. Роман сыйнфыйлыктан азат, чорга обектив бәя бирергә тырышып, постмодернизмга омтыла. Ләкин автор позициясенең ачык чагылуы аңа юл бирми.

Әдәбият

1. Галиуллин Р.Р. Татар әдәбиятында детективның эволюцсе. – Казан: Школа, 2007. – 161 б.

2. Латыйфи Ф. 2002 ел прозасына бер караш. Язучыларның “Әдәби ел йомгаклары” җыентыгыннан // Казан утлары. – 2003 - №5. – Б. 135 - 140.

3. Хантимерова Г. Төсләр балкышы. Мәдинә Маликова иҗат портретына штрихлар / Г. Хантимерова. // Казан утлары – 1981. - №. 8. – Б . 132 - 134.

Наши рекомендации