ТҮбӘн ушмы тӨбӘге тарихы ҺӘм аныҢ антропонимикасы

Сәләхетдинова Л.Х.

Мамадыш районы

Түбән Ушмы гомуми урта белем

бирү мәктәбе

“...Тел, сүз, исем-фамилия милләтнең йөзе, тылсымлы могҗизасы һәм сакчысы.”

Г.Саттар-Мулилле

Мәктәптә эшләп килә торган укучыларның “Фәнсөяр” фәнни оешмасы белән без эзләнүләр алып барабыз. Моның өчен тарихибыз белән кызыксынабыз, җирле аксакаллардан авылыбызда туган иҗади мирасны язып алабыз. “Түбән Ушмы төбәге тарихы һәм аның антропонимикасы”темасы да безнең якның киң катлам кешеләренә аеруча кызыклы булыр, минемчә.

Фәнни- тикшеренү эшендә түбәндәге максатларга ирешүне күздә тотам:

1.Туган як тарихының бүгенге көндәге әһәмиятен ассызыклау;

2.Түбән Ушмы төбәгенең бай мираслы (М.Мәһдиев әйткәнчә, “Зур сулы авыл”) халык икәнен күрсәтү ;

3.Төбәк антропонимикасы һәм аның кайбер тармаклары турында мәгълүматлар бирү.

Фәнни эзләнү барышында мин тагын үз алдыма түбәндәге бурычларны куям:

төбәгебез тарихы буенча тагын да күбрәк материаллар туплау;

галимнәребез Х.Мәхмүтов, Л.Ибраһимоваларның язма чыганакларын тулырак өйрәнү;

антропонимика турында күбрәк мәгълүмат алу;

үземнең фәнни хезмәтем белән әти - әниләр, укучылар алдында чыгышлар ясау.

Бу фәнни эзләнүләрем укучыларга кулланма була алса, мин үз эшемнең нәтиҗәсен күреп, бик сөенер идем.

Сүзне туган авылым тарихыннан башлыйсым килә. Түбән Ушмы авылының атамасы килеп чыгуы турында ике төрле фикер яши. Аның беренчесе буенча, Ушмы–фин-угор теленнән кергән сүз - “Комлы яр” дигәнне аңлата .Кечкенә генә Ушмы елгасы авылны кыл урталай кисеп үтә.Авыл елганың тубәнге өлешендә урнашканга, Тубән Ушмы дип аталган. Елганың өске өлешенә Югары Ушмы авылы утырган. Югары Ушмы белән Түбән Ушмы арасында – Хавизовка авылы .

Икенче фикер буенча, Ушмыны 4 бабадан башланган дип әйтәләр.

Бу якларга иң беренче килеп төпләнгән кеше-Ушмы исемле мари булган. Аның кайсы яктан килгәне билгесез. Беренче килеп төпләнгән урын-хәзерле көндә Мадьяр тавы дип атала торган калкулыкның кояш чыгышы итәгендә булган.

Икенче килеп утырган кеше - Котыш бабай. Икенче исеме белән аны Габделкотдус дип тә йөрткәннәр. Ул Ушмыга узенең аркадашлары белән Котыш авылыннан килгән. Ә Котыш авылы хәзерге Хафизовка авылы урынында булган. Язгы эшләр беткәч, якын тирәдәге авыллар Котышка җыенга җыела торган булганнар.

Ушмыга өченче килеп төпләнгән кеше - Иделгубий исемле бер мирза булган.

Авылда тагын “малайныкылар”дигән нәсел булган. Бу нәселнең чыгышы турында болай сөйлиләр:

Бер көнне тегермән буасы өстендә яңа туган бер ир бала табалар. Бу бала үсә, гаилә кора. Шушы баладан Ушмыда “малайныкылар” нәселе башлана.

Менә шулар белән Түбән Ушмыны дүрт бабадан башланган дип әйтәләр.

Авылның утырып тормыш итә башлавына 755 еллар бар. Ушмы зиратының төш ягындагы биек текә тауны Кирәмәт тавы дип атаганнар. Ул- мариларның табыну урыны һәм келәү әйтә торган җирләре булган. Балантау дип атала торган тауда, исеменнән үк күренгәнчә, балан күп үскән. Ә Мадьяр тавында гражданнар сугышы вакытындагы ак армия составындагы венгрлар урнашкан булган. Тауның исеме – Мадьяр - шуннан калган. Авылның тирә- юне сазлык һәм урманнар белән капланган булган. Сазлыкларны киптереп, урманнарны төпләп, чәчүлек җирләр ясаганнар. Югары очтагы Сазлык урамының атамасы шуннан калган. Әле хәзер дә анда җәй башына кадәр саз кипми. Көньяк - Көнбатыштагы Янык урманының атамасы да шуңа бәйле. Ягьни “янганнан калган”. Авылның көнбатыш ягына чыгу белән Камышлы елга дигән чокыр бар. Анда нәрсә булганын чокырның исеме үк әйтеп тора.

Кеше исемнәре, күренекле татар - башкорт шагыйре Шәехзадә Бабич әйткәнчә, гаҗәеп бер бакча. Ш. Бабичның, бер шигырен “ Исемнәр бачасында” дип атап, байтак кына хатын - кыз исемнәрненә карата күңел түрендә калырдай шигъри юллар язуы билгеле:

... Гөлнур туташ, гөлең бар бит, нурың бар бит,

Күзеңдә “сүр”, күкрәгеңдә “нурың” бар бит,

Сигез оҗмах каршысында синең белән

Җир мактанган: “ Минем дә бер хурым бар!”- дип.

дигән шигъри юлларны укыгач,кем генә бу исемнәрне якын итмәс,аларны аһәңле һәм матур дип санамас икән?! Җимеш бакчасында төрле агачлар үскән кебек, исемнәр бакчасында да төрле җимешләр - исемнәр бар. Һәр кеше үз баласына үзенә ошаган, үзе матур, мәгънәле санаган исемне куша. Һәм әлбәттә, исеме җисеменә туры килсен дип тели. Чөнки һәрбер исемнең, кешеләр шикелле, үзенә генә хас матурлыгы бар. Һәм һәрбер кеше үз исеменең матур яңгырашлы, ачык мәгънәле булуын тели. Борынгы бабаларыбыз ук “Исемең матур - кемнәр куйган” дип юкка гына әйтмәгәннәрдер шул.

Һәр төбәкнең, авылның шушы якта гына кулланылган исемнәре бар. Үз авылыңдагы кеше исемнәрен, фамилия, кушаматларын алып, мәгънәләрен карасаң, үзе бер кызык дөньяга кереп китәсең. Кушаматларның килеп чыгышын тикшерә башласаң, нинди генә тарихка, шул кушаматка бәйле вакыйгага тап булмыйсың! Һәрбер кушаматның үз чыгышы, һәрберсе үз иясенә ябыштырып куйгандай йөри. Исемнәрне карасаң , кайсы исемнең кайсы чорда “модада” булуын, кайсы исем авылда берәү генә (һәм әлбәттә, ул кешегә инде кушамат та кирәк булмый), кайсысы – бик күп таралганлыгын беләсең. Һәрбер исемне кушаматы белән әйтсәң, шул исемнең иясе бөтен характерлы үзенчәлекләре белән күз алдына килеп баса. Үзебезнең Түбән Ушмы авылының бер генә урамын - Олы юлны гына алып карасак та, нинди генә үзенчәлекне исемнәр юк анда. Мәсәлән: Ир-ат исемнәре: Равил, Рамил, Шамил, Камил, Самат, Марат, Гомәр, Илфат, Нурмөхәммәт, Хөсәен, Хәсән, Мәсгуть, Әлфәт, Мәннәф, Заһид, Булат, Рифат, Фәрит, Ленар, Рафис, Рафаэль, Раиф, Миңлехан, Миңлеәхмәт, Хаҗиәхмәт, Илназ, Ринат, Илшат, Габделхай, Илнур, Илсур, Ильяс, Альбин, Зиннур, һ.б.

Хатын-кыз исемнәре: Нурания, Нурия, Гыйльмиҗамал, Хупҗамал, Сания, Халисә, Алсу, Нәкыя, Вәзилә, Җүәрия, Гөлҗамал, Нәсимә, Рәсимә, Резедә, Асия, Нәзирә, Миңнур, Гөлназ, Суфия, Зөлфия, Хәтирә, Сәлимә, Гөлнур, Гөлсинә, Ләйлә, Шәргыя, Энҗе, Гөлсәрия, Фәүзия, Зәкия, Хәдичә һ.б

Авылда иң актив кулланылучы исемнәр дә шактый. Мәсәлән: өлкән буын кешеләре арасында – Гөлҗамал. Гомумән “җамал” компоненты кергән исемнәр бик күп. Ир - ат исемнәреннән – Миңлехан, Миңлегали. Монда да шул ук күренеш : “миңле” компоненты һәрбер исемгә диярлек кушылган.

Урта буын кешеләре исемнәре бераз чуар. Шулардан да иң активлары – Сания, Фәүзия, Равил, Нәсимә, Фәрит. Ә безнең чорныкыларның исемнәре - яңа барлыкка килгән яшь исемнәр: Гөлназ, Алмаз, Илназ, Илдар, Илнур, Ләйсән, Лилия.

Исемнәрнең һәрберсе үзенчәлекле мәгънәгә ия: Мәсәлән: Гөлҗамал = Гөл + Җамал. Җамал, гарәптән кергән, “йөз чибәрлеге” дигәнне аңлата; Сания - гарәп исеме - ”икенче (кыз бала)” ;Фәүзия - гарәп исеме - “җиңүче, уңыш казанучы”; Равил - гарәп исеме- 1. Үсмер, яшь егет. 2. Язгы кояш. 3. Сәяхәтче, җиңүче.

Нәсимә - гәрап исеме - Йомшак күңелле, мөлаем;

Фәрит - гарәп исеме - Тиңдәшсез, бердәнбер;

Илназ – татар - фарсы сүзе - Ил+ наз.

Алмаз – грек - гарәп сүзе; йола исеме; минералогия; - Асыл таш. Гарәпләр “алмаз” сүзен грекча “җимерелмәс, иң нык” мәгънәсендәге “адамант” сүзеннән алганнар булса кирәк.

Ләйсән - гарәпчә “нисан”- юмартлык - сүзеннән. Борынгы Сирия календаре буенча явым - төшемгә юмарт апрель ае атамасы. Бездә язгы беренче шифалы яңгыр исеме.

Авылда сирәк кулланыла торган, авылга бер генә исемнәр дә әз түгел. Мәсәлән:

Ильяс - борынгы яһүд - гарәп исеме. Мәгънәсе - 1. Минем Аллам Яхве. 2. Алла кодрәте, куәте, могҗизасы. Русларда - Илья, немецларда-Эллас, инглизләрдә - Элайда, фрацузларда - Эли, итальяннарда Элла, грекларда- Һеллас.

Дизар - Дизар дигән ир- ат исеменнән ясалгандыр дигән фикер бар. Озын, озак, дәвамлы гомер дигәнне аңлата.

Марс - латин исеме; мифология; астрономия термины; неологизм. 1. Борынгы рим мифологиясендә сугыш алласы. 2. Планета исеме.

Мәннаф- (бездәге диалекталь вариантта Мәннәф) гарәпчә “өстенлек; иң югары”.

Зәмзәмия - гарәпчәдән - Зәмзәм суы тутырылган савыт.

Мөзәйянә - (бездәге диалекталь варианты Мөзәйнә) гарәпчәдән “зиннәтләнгән, бизәлгән”.

Әлфат- гарәпчәдән иң тугры дус. Бездә кулланылучы диалекталь варианты Әлфәт.

Исемнәрнең ясалу ягына килгәндә, алда әйтеп үткән исемнәрдән тамыр һәм нигез исемнәр дип түбәндәгеләрне атарга була:

Равил, Рамил, Шамил, Камил, Самат, Марат, Гомәр, Халисә, Нәкыя, Вәзилә, Хөсәен, Хәсән, Мәсгуть, Әлфәт, Мәннәф, Заһит, Булат, Рифат, Лилия, Фәрит, Әлфия, Ләйсән, Рафис, Рафаэль, Раиф, Суфия, Ринат, Зөлфия, Хәтирә, Ильяс, Ләйлә, Шәргыя, Альбин һ.б.

Кушымчалау юлы белән ясалган исемнәр:

Тамыр ир-ат исеменә- а,-ә, -ия кушымчалары ялгап, хатын-кыз исемнәре ясалган: Нурия, Нураня, Сания, Нәсимә, Рәсимә, Фәния, Сиринә, Нәзирә, Сәлимә һ.б.

Тамыр сүзгә иркәләү- кечерәйтү кушымчасы ялганып ясалган исем- Алсу.

Бу исемнәр арасында кушма төзелешлеләре дә шактый.

Мәсәлән:

Гыйльмиҗамал (гыйлем + гүзәллек)

Хупҗамал- Мәхубҗамалның бездәге диалекталь варианты.(Мәхүб - сөекле + җамал)

Нурмөхәммәт - (Нур + мөхәммәт - мактаулы)

Гөлҗамал- (Гөл + җамал)

Мөбәрәкҗан- (Мөбәрәк - бәхетле, уңышлы, имин + җан)

Миңлеҗамал (миңле + җамал)

Розалия (роза + лия –иркә кыз)

Миңнеәхмәт ( миңле + әхмәт – иң мактаулы)

Илназ (ил + наз)

Әлеге алда әйтелгән исемнәрнең барысы диярлек гарәп исемнәре. Төрки чыгышлы исемнәр авылда сирәк кулланыла. Менә шуларның кайберләре: Айсылу, Айдар, Айгөл, Сөембикә, Чулпан, Гөлназ, Гөлҗиһан, Нурмөхәммәт, Миңлеәхмәт, Алмаз, Йолдыз.

Гарәп – фарсы теленнән кергән исемнәр исә бик күп:гарәп исемнәре - Ләйлә,Суфия, Нүрия, Шамил, Камил, Булат;фарсы исемнәре – Гөлсинә, Гөлнара, Гөлфия, Гөлназ; урыс теле, аның аша Көнбатыш Европадан һәм башка телләрдән кергән исемнәр дә шактый:

Мәсәлән: Марат – француз теленнән, Лилия – латин, Ленар –рус ( Ленин армиясе дигәнне кыскартып ясалган аббревиатур исем), Рафаэль – борынгы яһүд – латин, Венера – Латин, Клара –латин-немец, Марсель –голланд-француз, Резеда- француз, Эльмира-борынгы инглиз теленнән кергән исемнәр.

Авылда исемнәр күбрәк кыскартылып әйтеләләр. Кушма төзелешле исемнәрнең бер компонентын төшереп калдырып әйтү очраклары бик еш очрый.

Мәсәлән: Нурмөхәммәт- Нурмый,

Гөлҗамал- Гөлҗи,

Мөбәрәкҗан- Мөбәри,

Габделхай – Хай

Хатын – кыз исемнәрендәге –ия,-ә,-а кушымчаларын төшереп калдырып әйтү очраклары да бар .

Мәсәлән: Нурания-Нуран

Гәүһәрия-Гәүһәр

Исемнәрне диалекталь формага бозып әйтү очраклары да бар:

Мәсәлән: Мәннаф-Мәннәф

Вәсилә-Вәзилә

Розалия-Рузалия

Һәр төбәкнең, авылның үз эндәшү формалары бар. Авыл кешеләре бер-берсенә якын итеп, балаларга йомшак, кечерәйтеп-иркәләп, ә өлкәннәргә ихтирам итеп дәшәрлек күңелгә якын сүзләр тапканнар.

Безнең авылда балаларга “олан”, “җүннем”, “ матурым”, “алмам-хөрмәм” дип дәшәләр. Уйнап-көлеп кенә авылдашлар бер-берсенә “Кара әле кызый (малай)”,-дип тә әйтеп куялар.Яшләр өлкәннәргә “ апа-абый” дип эндәшәләр. Балаларга тагын “җаным” дип эндәшү бар. Әгәр дә инде кешегә тискәре мөнәсәбәт белдерелсә, “гөлкәем” формасын кулланалар.

Мисал өчен:- Син инде, гөлкәем, бөтенесен дә беләм дип у йлыйсыңмы үзеңне?

Авылдагы фамилияләргә килгәндә алар бик күп төрле. Фамилияләрне икегә бүлеп булыр иде. Беренчесе - бу фамилияләрне барлыкка китергән исемнәр әле хәзер дә киң кулланышта йөри ( хәлбүки, алар да инде әкренләп азая бара).

Мәсәлән: Җиһаншин, Салихов, Фәйзрахманов, Әхмәтшин, Хәмитова, Галиев, Мөхәммәтҗанов, Хөсәенов һ.б.

Икенчесе – бу фамилияләрне барлыкка китергән исемнәр хәзер авылда бөтенләй юк.

Мәсәлән: Кашапов, Талипов, Аппакова, Нафиков, Усманова, Мортазин, Исмәгыйлов, Сафиуллин һ.б.

Ә инде авылдагы кушаматларны алып карасак, алар һәрбер кешедә диярлек бар. Һәм әлбәттә һәрберсенең үз тарихы. Чөнки бер генә кушамат та тикмәгә генә бирелмәгән, һәрберсе үз иясенең нинди дә булса үзенчәлекле ягын күрсәтеп тора.

Характерга бәйле кушаматлар:

Саескан (күп сөйләшүче), Төлке, Аю (әкрен, салмак, пошмас кеше), Черки (кирәкмәс җиргә дә кысылып йөрүче), Чикылдык (чикы-чикы килеп көлгән), Кызу (кызу канлы), Мерәс (“мразь” сүзеннән - әшәке), Тартар, Янут, Борыч түти (әче телле), Күркә, Шөпшә, Холыксыз, Кәҗә.

Физик якка бәйле кушаматлар:

Чеби (кечкенә гәүдәле), Торна (озын гәүдәле), Теркен (терек-терек атлап йөри торган), Каракай (кара кеше), Майлы баш, Җоннач, Бүрәт (бурятка охшаган), Бәләкәй, Күтәрмә авыз(аскы ирене алга чыгып торса).

Башка төр кушаматлар:

Үзебезнең нәсел кушаматы - Аппак. Аның тарихын әбием болай дип сөйләгән иде: Имеш, бабайның бабасы өйдә хатын-кызлар кич утырганда мич алдындагы көл-корымга батып уйный торган булган. Ә әнисе аны алып “аппагым” дип сөя торган булган. Бу кушамат шуннан калган. Бакалай- бакалея сүзеннән килеп чыккан, ягъни бакалея әйберләре белән сату иткәннәр.

Чутай - бакча башларындагы таллыкта сандугачлар “чут-чут” килеп сайраган. Анда, аларның бакча башларына әле хәзер дә сандугачлар оя кора.

Писер- нәселләрендә писарьлек белән шөгыльләнүче кеше булган.

Потап - көрәшче исеме. Бу кушаматның иясе мәйдан батыры иде.

Батрак - яллы эшчеләр булганнар.

Мари - авылдагы мари нәселе.

Будулай - атаклы фильмның героена охшаган.

Килеп чыгышлары билгесез булган тагын бик күп кушаматлар бар.

Мәсәлән: Көл, Шалкан, Җамаяк, Сәхтиян, Кесәл, Әтәләй, Алла, Патша, Шыркын, Шәпи,Кәкән, Мәткәян, Солдат, Пәрти, Салам, Урман, Чәйнек, Әпети, Носрый, Бакра.

Менә шушындый исем – фамилия һәм кушаматлар бар Түбән Ушмыда.

Һәрбер кеше үзенең нәселен, җиде буын бабасын белергә тиеш.

Фәнни эшебезнең ахыргы пункты “Исем бирмәк- исем алмак” дигән әйтем белән тамгалана. Исемнең дөньяда, җәмгыятьтә тоткан роле соклангыч. Исем гомеренең чиге юк, аның көч-кодрәтенең үлчәве юк. Дөнья исемнәр һәм сүзләрдән яратылган. Һәрбер җан иясе исем йөртә. Исемнәр һәм сүзләр белән халыклар, тарих яши. Исемнәр татар халкының милли йөзен, сыйфатын, тарихи үткәнен, бүгенгесен һәм киләчәген яклый һәм саклый. Мәктәпләрдә без җәмгыятькә файдалы кешеләр булыр өчен, дөрес һөнәр сайлап, әти-әниләребезне куандырыр өчен укыйбыз. Димәк, татар теле дәресләрендә уйлый, фикерли беләбез икән, без үз язмышыбызны язабыз дигән сүз.

Бу дөньяда шул нәрсәне,

И кешеләр, булдыралыйк,

Тарихта урын алырлык

Яхшы исем калдыралыйк!

Г.Саттар-Мулилле

Әдәбият

1.Гомәр Саттар-Мулилле “Татар исемнәре ни сөйли?”. Казан “Раннур” нәшрияты, 1998 нче ел.

2.Рафаил Газизов редакциясендә “Мамадышым- язмышым. Мамадыш- судьба моя”. Ижевск типографиясе,2005 нче ел

3. Мәктәпнең туган якны өйрәнү музееннан алган материаллар.

4. Х.Габдулла- Ушмави “Түбән Ушмы тарихы”, Казан, архив.

Наши рекомендации