Баланы авырудан ничек сакларга

Күп кенә ата-аналар бала кайбер авырулар белән мәҗбүри рәвештә авырырга тиеш дип исәплиләр. Аларга хәтта ул никадәр иртәрәк авырса, авыру шулкадәр җиңелрәк уза кебек тоела. Ләкин болай уйлау дөреслектән бик ерак тора! Чөнки теләсә нинди авыру да бала организмын какшата, аның үсешенә комачаулый һәм баланы тәрбияләүне кыенлаштыра.

Кайбер авыруларны булдырмый калырга мөмкин, һәм моның бернинди кыенлыгы юк. Авыруны булдырмый калуның юллары бик гади һәм моны һәр гаилә үти ала. Гигиена кагыйдәләрен, рәвешне үтәү, яхшы сыйфатлы туклану, дөрес чыныктыру, физик күнегүләр, спорт белән системалы шөгыльләнү, профилактика прививкаларын үз вакытында ясау һәм йогышлы авырулар белән аралашу мөмкинлеген чикләү — баланың сәламәтлеген һәм дөрес үсешен тәэмин итүче чараларның тулы арсеналы менә шулар.

Рациональ туклануның, йокы, уяу вакыт, уеннар, физик күнегүләр, хезмәт һәм ялны дөрес чиратлаштыруның әһәмияте китапның алдагы бүлекләрендә яктыртыла.

Балаларны чыныктыру. Яңа туган баланың әйләнә-тирә мохит факторлары тәэсиренә тумыштан килгән ярашу реакцияләре белән җавап бирүе билгеле. Баланың ана карынындагы үсеш чоры аның организмының эчке тирәлеге даими булу белән характерлана, ул күбесенчә ана организмы тарафыннан регуляцияләнә. Туганнан соң регуляция функциясе тулысы белән мөстәкыйль рәвештә тормышка ашырыла. Әмма баланың чыдамлылык чикләре аның үсешенең баштагы этапларында чикләнгән була, шуңа күрә уңайсыз шартлар, ул хәтта сау-сәламәт туган булса да, аны көчсезләндереп, авыруга әйләндереп, бала үсешендә тискәре роль уйнарга мөмкиннәр. Һәм, киресенчә, теге яки бу сәбәпләр аркасында тумыштан көчсез бала, уңайлы шартлар булганда, нормаль үсәргә мөмкин. Бу шартларны исәпкә алып, туган көненнән башлап, актив, иң мөһиме, аңлы рәвештә, баланың салкынлык, җылылык, дымлылык, атмосфера басымының тирбәлүе кебек факторларга карата регуляция механизмнарын киңәйтергә һәм камилләштерергә кирәк.

Фәнни тикшеренүләр һәм табиб күзәтүләре табигый факторларны — һава температурасын, суны, кояш нурларын организмның саклану көчләрен арттыру өчен кулланырга мөмкин булуын күрсәттеләр. Организмның әйләнә-тирәлек белән үзара бәйләнеше рефлектор рәвештә, барлык әгъзалар һәм тукымаларда булган нерв очлары— рецепторлар ярдәмендә тормышка ашырыла. Тәннең өслеге бу рецепторларга аеруча бай. Үзгәреп торучы температура шартларында табигатьнең табигый факторларыннан рациональ файдалану чыныктыру дип атала. Чыныктыруның асылы барыннан да элек җылылык регуляциясе механизмын күнектерүдән тора. Төрле температура ярсыткычларының системалы тәэсире баш мие кабыгының тире рецепторлары белән элемтәсен ныгыта һәм, дөрес үсеш өчен зарури булган организмның эчке тирәлеге даимилелеген саклап калып, функциональ мөмкинлекләр киңлеген арттыра, регулятор механизмнарын камилләштерә.

Чыныктыру салкын тиюдән булган авыруларга профилактика ясауның ышанычлы чарасы булып тора. Аны елның теләсә кайсы вакытында кулланырга мөмкин, ләкин җәйге чорда башлау һәм шуннан соңгы вакытта системалы рәвештә дәвам итү яхшырак. Организмны берничә көн эчендә чыныктыру мөмкин түгел. Чыныктыруны зур таләпчәнлек һәм түземлелек белән озак вакыт үткәрергә кирәк. Чыныктыру системасының төп принциплары булып регулярлык, эзлеклелек, төгәл индивидуальлек тора. Шул ук вакытта физик яктан йомшак балаларга карата аеруча сак булу һәм игътибар сорала. Шуңа күрә системалы чыныктыруны башлаганчы, баланың индивидуаль үзенчәлекләрен һәм мөмкинлекләрен дөрес бәяләргә кирәк. Ә моны бары тик табиб кына эшли ала.

Чыныктыруга керешкәндә гигиена таләпләрен баланы карауга карата гына түгел, ә ул торган бинага карата да онытмаска һәм катгый үтәргә кирәк. Көз һәм кыш көннәрендә бүлмәне күп тапкырлар, һәрберсендә 10–15 минуттан да ким булмаган җилләтү, ә бала прогулкада чакта үтәли җилләтү яхшы, йокы алдыннан 5–7 минут форточканы ачып торырга кирәк. Балалар бүлмәсе юеш чүпрәк белән сөртелергә, юып чыгарылырга тиеш. Бала булган бүлмәдә тәмәке тарту катгый тыела.

Һава шартлары нинди булуына карамастан, баланы саф һавада мөмкин кадәр күбрәк йөртергә кирәк.

Җәй көне туган бала белән, әгәр дә һава температурасы 12–15 °C тан түбән булмаса, өйгә кайтуның беренче көннәреннән үк прогулкага чыгарга була. Әгәр дә бала елның салкын вакытында туса, урамга чыкканчы, баланы урамга чыккандагы кебек киендереп, ачык форточкалы бүлмәдә йөреп торалар. Беренче көннәрдә прогулканың дәвамлылыгы 10 минуттан артмаска тиеш, ә аннан соң аны 30–40 минутка җиткезәләр. 2–3 атнадан соң, һава температурасы минус 5 °C тан ким булмаганда, урамга чыгарга мөмкин. Баштагы 2–3 нче айларында балалар минус 10 °C тан ким булмаган температурада көнгә 2–3 тапкыр 20–30 минут дәвамында һавада булырга мөмкиннәр. Җылырак вакытта һавада булуны 20 минуттан 1 сәг 30 минутка кадәр арттырырга була. 6–8 айлык бала түбәнрәк температурада да, ә бер яшь булганда хәтта — 15 °C та да һавада була ала, бу чакта прогулкаларның дәвамлылыгы, һава шартларына карап, 1 сәгатьтән 3 сәгатькә кадәр булырга мөмкин. Прогулка урыннары мөмкин кадәр җилдән ышыграк җирдә булырга тиеш, чөнки һава хәрәкәте җылы бирүчәнлекне арттыра һәм артык суынуга китерә, ә көчле җил сулыш алуны кыенлаштыра.

Тән температурасы нормаль булганда, аз гына томау төшү саф һавада йөрүгә комачауламый. Андый бала иркен суласын өчен, урамга чыгар алдыннан аның борынын, мамыкны бөтереп, чистартырга кирәк.

Елның җылы вакытында бала көннең күп өлешен саф һавада үткәрергә тиеш. Саф һавада йоклау бик файдалы. Балалар тиз йоклап китәләр, гадәттә, аларның йокылары тигез һәм тыныч, сулышлары тирәнрәк була, ә бу газ һәм матдәләр алмашын яхшырта. Алар күтәренке һәм шат күңел белән уяналар.

Балаларны сезонга карап киендерергә кирәк. Балаларның хәрәкәтчән булуларын исәпкә алып, аларны нык төрергә кирәкми, бигрәк тә чыныктырган вакытта киемгә булган гигиена таләпләрен үтәү зарур. Кием җиңел, дым сеңдерүчән, натураль тукыма һәм материаллардан, сезонга карап, өч, дүрт катлы булырга тиеш. Кирәгеннән артык җылы киенгән балага хәрәкәтләнергә кыен була, ул тиз эссели һәм арый. Сәламәтлек өчен чамадан тыш эсселәү нык суынуга караганда да зарарлырак. Махсус тикшеренүләр раслаганча, бала организмы түбән температурага югарысына караганда тизрәк яраклаша һәм аны ансатрак кичерә. Шуны исәпкә алып, ата-аналар баланы сезонга туры китереп киендермәүнең, камилләшмәгән терморегуляция белән берлектә, артык нык суыну белән бер үк вакытта җылынуга китерүен дә онытмаска тиешләр. Бусы да, тегесе дә бала өчен зарарлы һәм аны авыруга бирешүчән итәләр.

Һава ванналары. Һава ванналары чыныктыруның беренче җиңел һәм эффектив чарасы булып тора. Биләүсәне алыштыру, киендерү, баланы коендыру алдыннан чишендерү — болар беренче һава ванналары. Тууының беренче аеннан башлап киендерү процессы акрынлап озыная һәм икенче айга ул 3–4 минутка җитә. Балага 3–4 ай булганда, регуляр һава ванналары бирүгә керешергә мөмкин. Бу вакытта бүлмә һавасының оптималь температурасы 22 °C тан ким булмаска тиеш. Соңрак аны акрынлап 18–19 °C ка, ә 2 яшьтән зуррак балаларга 16–17 °C ка кадәр төшерәләр, һава ванналарын массаж, гимнастика күнегүләре белән берләштерү файдалы. Бер яшькә кадәрге сабыйлар өчен беренче һава ванналарының дәвамлылыгы 2–3 минуттан, ә 2–3 яшьлек балалар өчен 3–5 минуттан артык булмаска тиеш. 4–6 яшьлек балаларга, индивидуаль түзә алучанлыкларына карап, һава ванналарының озынлыгы 5 минуттан 10 минутка кадәр җиткерелә. Аннан соңгы 2–3 көн саен процедураның озынлыгын берничә минуттан башлап 2–3 минутка арттыралар һәм ай — ай ярым эчендә 30–40 минутка, ә соңрак 50–60 минутка кадәр җиткерәләр.

Көчсезләнгән һәм салкынча һавага күнекмәгән балаларны акрынлап чишендерәләр: башта кулларын һәм аякларын ачалар, аннары билгә кадәр чишендерәләр һәм, ниһаять, баланы бөтенләй ялангач калдыралар.

Температурасы үзгәреп тора торган һәм нык көчсезләнгән балаларга һава ванналары зарарлы. Җиңел тәэсирләнүчән балаларга җәйге җилсез җылы көндә, агач яфраклары күләгәсендә озак булмаган (20 минутка кадәр) һава ванналары бирергә ярый. Алар тынычландыручан һәм тонусны күтәрүчән тәэсир итәләр, һава ванналары көнгә 2 тапкыр үткәрелергә тиеш. Җәй көне аларны үтәү өчен сәгать 8 дән 18 гә кадәрге ара иң уңайлы вакыт санала, һава ванналарын су процедуралары белән берлектә үткәрү файдалы, аларны үткәрү өчен иң уңай вакыт — йокыдан торганнан соң көннең икенче яртысы.

Кояш ванналары. Кояш ванналары — бала организмын ныгытуда көчле чара. Хәзерге вакытта кояш энергиясенең биологик үзенчәлекләре шактый җентекләп өйрәнелгән. Кояш нурланышы спекторындагы ультрамиләүшә нурларның бала организмы тереклеге өчен әһәмиятле бик күп функцияләргә стимуллаштыручан тәэсир итүе ачыкланды. Дөрес дозаланган ультрамиләүшә нурланыш нәтиҗәсендә кан составының сыйфаты яхшыра, матдәләр алмашы күтәрелә. Бу хәл исә туклыклы матдәләрнең җиңел үзләштерелүенә, димәк, үсүнең тизләнешенә дә китерә. Хәзерге заман балаларының физик үсеш темплары тизләнүен аңлата торган теорияләрнең берсе акселерация дип йөртелә торган бу күренешне кояш иррадиациясе көчәю белән бәйли.

Кояш белән нурландыруны медицинада һәм дәвалау, һәм профилактика максатында киң кулланалар. Шуның белән бер үк вакытта аның көчле тәэсир итүче процедура икәнен дә онытырга ярамый. Кояш нурларын кирәгеннән артык алу балаларның сәламәтлегенә һәм үсешенә зарарлы тәэсир ясый.

Баланы кояш нурлары белән чыныктыруга һава ванналары белән чыныктырганнан соң гына керешергә мөмкин. Кояш ванналарын 3–4 айлык балаларга бирә башларга мөмкин, анда да чәчелгән кояш нурлары гына рөхсәт ителә. 1 яшьтән зуррак балаларны, алдан берничә көн агачларның «челтәрле» күләгәсендә йөрткәннән соң, кояшның туры нурлары астына чыгарырга була. Беренче көннәрдә процедураның дәвамлылыгы 5–6 минуттан артмаска тиеш. Акрынлап, тән карала башлагач, кояшта булу вакытын 10 минутка кадәр арттырырга мөмкин.

Кояш ванналарын, гадәттә, башка чыныктыру процедуралары белән берлектә үткәрәләр. 6 айга кадәрге балалар белән кояш ванналарын һаваның температурасы күләгәдә 20–23 °C тан ким булмаганда 2 дән алып 10 минутка кадәр алырга тәкъдим ителә, һәр ваннадан соң 30–35 °C температуралы су белән коену файдалы. 6—12 айлык балаларга кояш ванналарын температура күләгәдә 13–20 °C тан ким булмаганда алырга мөмкин, бу вакытта ваннаның дәвамлылыгы 5 тән 20 минутка кадәр, ә коена торган суның температурасы 28–32 °C булырга тиеш. Кояш ванналары алганда да, шулай ук аларны кабул итүнең бөтен чорында да баланың халәтен җентекләп күзәтеп тору сорала. Балада хәлсезлек, йөзенең кискен кызаруы, нык тирләү, баш авырту барлыкка килгәндә, шулай ук кәефе, аппетиты, йокысы начарланганда, турыдан-туры кояш нурлары астында булуны туктатырга кирәк.

Кояш ванналары өчен иң уңай вакыт иртәнге 9 дан 11 гә кадәрге сәгатьләр исәпләнә, чөнки бу вакытта кояшның җылылык тәэсире артык кызу булмый, ә ультрамиләүшә нурларның күләме иң күп чак исәпләнә. Прогулкалар вакытында кояш ванналарын 2–3 тапкыр кабатларга мөмкин.

Су процедуралары. Чыныктыру системасында хаклы рәвештә үзәк урынны су процедуралары алып тора. Су зур күләмдәге җылыүткәрүчәнлеккә һәм җылысыешлыкка ия. Аның җылылык регуляторлары механизмына тәэсире шул ук температурадагы, ә җылыүткәрүчәнлеге 30 тапкырдан түбәнрәк булган һавага караганда күбрәк. Су тире өслеге белән контактка кергәндә, югарыда санап кителгән сыйфатлар аркасында тиренең җылылык бирү сәләте кискен көчәя, тиредәге кан тамырлары кыскара, аларның киңлеге тарая, туңу хисе барлыкка килә. Бу еш кына калтырану, «каз тәне» барлыкка килү белән бергә бара. Ләкин 1–2 минуттан соң тамырлар киңәя, җылылык тою барлыкка килә — тире аллана һәм җылына.

Су белән чыныктырганда, башка барлык чыныктыру төрләренә караганда да, төп принципларны — регулярлык, эзлеклелек, процедураларны уйлап, индивидуаль дөрес сайлауны катгыйрак үтәү таләп ителә. Су белән чыныктыруның төрле төрләрен билгеле бер эзлеклелектә кулланырга кирәк.

Чыныктыручы су процедуралары сыйфатында гигиена ванналары кабул итү, бит һәм кулларны юу, аяк табаннарына су кою, юеш сөлге белән тәнне ышку, бөтен гәүдәгә су кою, душка керү һәм су коену кулланыла.

Гигиена ваннасы — кендеге төшкәннән соң сабыйны өйрәтә торган беренче су процедурасы. Су температурасы тән температурасы белән бер төрле булырга тиеш (36–37 °C). Ваннада булу вакыты 5–7 минут. 1 яшьтән зуррак балалар өчен суның температурасы 35–36 °C. Ваннадан соң, баланың өстенә киң авызлы кувшиннан температурасы ваннадагы судан 1–2 °C ка түбәнрәк булган су коялар. Бала өстенә коела торган суның температурасын 5–6 көн саен 1 °C ка төшереп, аны 26–28 °C ка калдыралар, ә бу инде контрастлы су кою була. Контрастлы су коюларга түзә алучанлык аеруча нык индивидуаль, шуңа күрә курку, су койганнан соң тынычсызлану барлыкка килгән очракларда суның температурасын төшерүне туктатырга, кайбер очракларда суны җылыта төшәргә (1–2 °C ка), бала нык ризасызлык күрсәткән очракларда бу процедурадан бөтенләй баш тартырга кирәк. Җәй көне гигиена ванналарын ачык һавада, 33–35 °C температурадагы суда үткәрү яхшы.

1 яшь тулыр алдыннан, баланың тешләре тагын да активрак чыга башлаганда, бит һәм кулларын юдыруны, гигиена күзлегеннән генә түгел, чыныктыру максатында да башкарырга кирәк. Баланың бит һәм кулларын 25–27 °C температуралы суда көнгә 2–3 тапкыр юалар. Соңрак суның температурасын бүлмә температурасына кадәр (18–20 °C) төшерәләр. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар 14–16 °C температурадагы водопровод суы белән юынырга тиешләр. Җәй көне мәктәп яшендәге балаларга су температурасы гадәттә 10–12 °C булган чишмә, агып тора торган чиста инеш һәм елга суында юыну файдалы.

Тәнне юеш сөлге белән ышку чыныктыруның иң гади, әмма махсус ысулыны керә. Аны балага 3–4 ай булганда башларга мөмкин. Бу процедураны иртән, бала төнге йокыдан торгач үткәрү яхшырак. Моның өчен җиңел йөнтәс материалдан тегелгән бияләйне суда чылатып сыгалар һәм шуның белән башта кулларны, аннан соң күкрәк һәм корсакны, арканы, арт саннарны, аякларны ышкыйлар. Юешләнгән өлешләрне тиз генә корыталар, аннан соң йөнтәс сөлге белән тән кызарганчы ышкыйлар. Су температурасы белән су процедураларының дәвамлылыгы үзара бәйләнгән: су температурасы түбәнрәк булган саен процедура да кыскарак була. 1 яшь тә тулмаган балаларның тәннәрен юеш сөлге белән ышкуны 36–37 °C температуралы судан башлыйлар. Аннан соң, суның температурасын атна саен 1 °C ка төшереп, аны 28–30 °C ка калдыралар. 2–3 яшьлек сабыйлар өчен суның температурасын 25–26 °C ка кадәр төшерәләр. Әгәр дә бу процедураны мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән беренче тапкыр башлыйлар икән, суның башлангыч температурасы 30–32 °C булырга тиеш, аннан аны яшь балалар белән эшләгәндәге кебек үк эзлеклелектә акрынлап 18–20 °C ка кадәр суыталар. Бөтен процедураның озынлыгы 3–5 минуттан артмаска тиеш.

Бөтен гәүдәгә су кою һәм душ керү баланың нерв системасына тәэсир итүче көчле процедура булып торалар. Гәүдәгә су коюны 1 яшь тулганчы ук, ә душ керүне, көнлек процедура итеп, аның индивидуаль туры килүенә бәйле рәвештә, 1 1/2 —3 яшьләрдә башлыйлар. Гәүдәгә су кою һәм душ керү, башка су процедуралары кебек үк, температураны акрынлап (атнага 1 °C ка) төшерүне таләп итә. Суның баштагы температурасы 33–35 °C, аны акрынлап 24–26 °C ка кадәр төшерәләр.

1 яшьлек һәм аннан да өлкәнрәк балаларга йокы алдыннан аяк табанына су кою процедурасы бик яхшы тәэсир итә. Суның башлангыч температурасы 28 °C, аны акрынлап 16–18 °C ка кадәр төшерәләр. Су койганнан соң аякларны йөнтәс сөлге белән ныклап корыталар.

Аяк өчен ванналар чыныктыруның эффектив ысулы булып тора, аны аяк табанына су кою белән тиешле әзерлек үткәннән соң, 3–4 яшьтә кулланырга мөмкин. Бу процедураны түбәндәге ысул белән үткәрәләр. Тазга 25–27 °C температуралы су салып, баланың аяк табаннарын шул суда 1 минут тоталар. Аннан соңгы көннәрдә процедураны шул ук температурада көн саен 1 минутка озынайталар, унынчы көнгә ул 10 минутка җитә. Шуннан соң суның температурасын баштагыдан 5–7 °C ка төшерәләр (20–22 °C). Процедураны яхшы кичергән очракта 20 көннән соң, шул ук схема буенча, тагын да салкынрак, температурасы 16–18 °C булган су кулланалар, һәрбер процедурадан соң аяк табаннарын ныклап корыталар һәм җылынганчы ышкыйлар.

3—4 яшьтән балаларга елга, күлләрдә, бассейннарда су коенырга рөхсәт итәргә була. Су коену җәй көнендә организмны чыныктыруның иң яхшы чараларыннан берсе булып тора. Беренче тапкыр су коенуның дәвамлылыгы мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен 2–3 минуттан һәм мәктәп балалары өчен 3–5 минуттан артмаска тиеш. Соңрак процедураның озынлыгын 10–15 минутка кадәр арттыралар. Бала суда нык хәрәкәтләнергә тиеш. Туңып калтырануның беренче билгеләре күренә башлауга, су коенуны туктатырга һәм баланы интенсив рәвештә, тиресе кызарганчы коры сөлге белән ышкырга, аннан киендерергә һәм аның белән хәрәкәтле уеннар уйнарга кирәк.

Имчәк балаларын йөздерү. Соңгы елларда имчәк балаларын йөзү белән чыныктыру зур популярлык казанды. Алдан табиб белән киңәшеп, балага 3 атна тулганда ук йөздерергә керешергә мөмкин. Фәнни тикшеренүләр раслаганча, су белән тутырылган ванналарда системалы йөздерүне имчәк балаларында ачык чагылган эмоцияләр — шатлык, елмаю, авазлар чыгару барлыкка китергәне, аларның йөзү сеансыннан соң ныклы тоткарлану реакциясенә — каты сәламәт йокыга күчкәне исбатланды. Йөзү процедуралары йөрәк-кан тамырлары һәм сулыш системаларының эшчәнлеген стимуллаштыра, ашкайнату функциясен күтәрә, аппетитны яхшырта, йокы һәм уяу вакыт периодларын тәртипкә сала — менә болар барысы да имчәк баласының нормаль үсеше өчен нигез булып торалар.

Әгәр дә бала авырып китсә, су процедураларын туктатырга кирәк. Аларны, табиб баланы караганнан соң, сәламәтлегенә бәйле рәвештә, тиешле ысул белән дәвам иттерергә мөмкин.

Наши рекомендации