Саннарны ничек кулланабыз? 2 страница

+22. Тыңлагыз һәм калдырыгыз. Прослушайте и запомните. Listen and memorize.

*Күлмәгең бик матур булган. Җылы тәнеңдә тузсын!

*Яңа аяк киемең бик матур. Чыдамлы булсын!

* Туның үзеңә бик килешә, өстеңдә тузсын!

4.

Сыйфат фигыльләрне ничек кулланабыз?Как употребляем причастия?

How to use participles?

+23.Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.

Без сатып алган күлмәк сиңа бик килешә.Купленное нами платье очень подходит тебе.

Кибеткә баручы кызлар мода турында сөйләшәләр.Идущие в магазин девушки разговаривают о моде.

Мин карый торган сериал татар телендә бара.Сериал, который я смотрю, идёт на татарском языке.

Бу кибеттә без алыр әйбер күп.В этом магазине много вещей, которые мы купим.

Ул алачак куртка бик кыйбат.Куртка, которую он купит, очень дорогая.

Киләсе атнада без яңа сәүдә үзәгенә барачакбыз.На будущей неделе мы пойдём в новый торговый центр.

Эшлисе эшләрем күп.У меня много дел, которые предстоит сделать.

24. Укыгыз. Прочитайте. Read.

Ул укый торган журналда мода турында кызыклы мәгълүмат бар. Миңа Польшада эшләнгән киемнәр ошый. Киләсе уку елында апам сәүдә үзәгендә практика үтәчәк. Бу атнада якшәмбе көнне кибеткә килүче кешеләрне сюрпризлар көтә. Мин киеп караган итәк бик кыйбат. Бу бүлектә сиңа килешә торган аяк киеме юктыр.

ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ!ЗАПОМНИТЕ!MEMORIZE!

1) үткән заман сыйфат фигыль- причастие прошедшего времени- Past tense participle:

алган; эшләгән, кайткан, кит кән.

2) хәзерге заман сыйфат фигыль- причастие настоящего времени- Present tense participle:

а) ала торган , эшли торган, кайта торган; китә торган

ә) алучы; эшләүче, кайтучы, китүче.

3) киләчәк заман сыйфат фигыль- причастие будущего времени- Future tense participle:

а) аласы; бирәсе, сөйлисе; кабатлыйсы.

ә) алачак; эшләячәк, китәчәк; барачак.

б) алыр; бар+ыр, эшлә+р; кил+ер; яз +ар.

25.Сораулар куегыз һәм җөмләләрне укыгыз. Поставьте вопросы и прочитайте предложения. Make up questions, read the sentences.

............................................? Әнием сатып алган свитер кызыл төстә.

............................................? Син киеп караган тун бик кыйбат түгел.

............................................? Дустым базардан сатып алган киемнәр бик арзан.

............................................? Мин укый торган журналның исеме - “Лиза”.

..............................................? Безгә килүче кешеләр кием дизайны белән шөгыльләнәләр.

..............................................? Дустымның әнисе Үзәк универмагта эшли.

26.Җөмләләрне тулыландырыгыз.Дополните предложения. Complete the sentences.

Син сатып алган аяк киеме ничә ................ ? Дустың киеп караган пальто нинди .....................? Әниемнең яраткан төсе - ........................ Мин “Кольцо” сәүдә үзәгенә барырга яратам, чөнки ул ...................... Бу кибеттә эшләүче сатучылар бик ..................

+27. Мәкальләрне тыңлагыз һәм истә калдырыгыз. Прослушайте пословицы и запомните. Here are some Tatar proverbs. Listen to the proverbs and memorize.

* Ашаган белми, эшләгән белә.

* Эшләмәгән ашамый.

* Җирне сөйгән ач булмас.

28.Җөмләләрне дәвам итегез. Продолжите предложения. Complete the sentences.

Татарстанга килүче туристлар ……………………… . Америкада яшәүче дустым …………………………… Без ашый торган ризыклар ………………………… Мин сатып алган футболка ………………… Ул кигән күлмәк ………………………… Без аласы бүләк ……………… Син күрәсе кешеләр ………………………

ИГЪТИБАР ИТЕГЕЗ!

Эшләгәндә, укыгандаформасы вакытны белдерә- эта форма выражает время- a verb form expressing time

Эшләгәндә, бик игътибарлы булырга кирәк. – Когда работаешь, надо быть очень внимательным. When I work, I need to be attentive.

29.Җөмләләрне укыгыз һәм охшаш җөмләләр төзегез. Прочитайте предложения и составьте по образцу. Read the sentences and make up similar sentences.

Кибеттән кайтканда, мин дустымны күрдем. Китапханәгә барганда, ул дустын очраткан. Очрашканда, без яңалыклар турында сөйләшәбез. Танышлары белән татарча сөйләшкәндә, ул бик шатлана. Гафу ит, син сөйләгәндә, мин тыңламадым. Алар киткәндә, без хәерле юл теләдек. Мәктәптә укыганда, мин баскетбол белән шөгыльләндем. Ташламалар булганда, кибеттә товарлар арзанрак бәягә алырга мөмкин.

5.

Шартны ничек белдерәбез?Как выражаем условие?

How to express a condition?

+30.Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.

- Әгәр син безгә килсәң, бергә кибеткә барырбыз.

- Ярый, сәгать бишкә килермен.

-

- Если ты придёшь к нам завтра, вместе пойдём в магазин. If you come to our place, we will go to the store together.

- Хорошо, я приду к пяти часам.All right, I’ll come at five.

ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ!ЗАПОМНИТЕ!MEMORIZE!

-са/-сә - шарт фигыль кушымчалары – аффиксы условного наклонения - suffixes of conditional mood.

Барса, килсә, аңласаса,сөйләсә- шарт фигыльләр – глаголы условного наклонения- conditionals.

Бармаса, килмәсә, аңламаса,сөйләмәсә- юклык формасы- отрицательная форма- negative form.

31.Укыгыз. Прочитайте. Read.

Син килсәң, без кафега барырбыз. Көн салкын булса, мин базарга бармам.

Кунаклар килсәләр, торт пешерербез. Яңа аяк киеме сатып алсам, сиңа күрсәтермен. Әгәр ашамлыклар кибетенә кермәсәк, сиңа шалтыратырбыз. Сез әйтмәсәгез, ул бу эшне эшләмәс. Яңа сүзләрне аңламасам, сүзлектән карармын. Икмәк кибетенә керсәң, ярты кило печенье ал.

32. Җөмләләрне дәвам итегез. Продолжите предложения. Complete the sentences.

Кибеткә керсәң, ............... Кирәкле үлчәм булса, мин .................... Супермаркетка барсак, без .................................... Дустың белән очрашсаң, аңа ............................. Яңа пальто сатып алмасам, ...................... Кибеттә кызыл куртка күрсәгез, ....................... Кибеттә озак йөрмәсәк, ....................

Кышкы киемнәр сатып алырга теләсәгез, .....................................

+33. Мәкальләрне тыңлагыз һәм истә калдырыгыз. Прослушайте пословицы и запомните. Listen to the proverbs and memorize.

* Ни чәчсәң, шуны урырсың.

* Телең ни әйтсә, колагың шуны ишетер.

6.

Кире шартны ничек белдерәбез?Как выражаем уступительную модальность?

How to express the Concessive Conditional?

+34.Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.

- Гәрчә кибеткә барсам да, бернәрсә дә алмадым.

- Ник?

- Ошаган кием булмады.

-

- Хотя я и ходила в магазин, ничего не купила. Even if I went to the store, I didn’t buy anything.

- Почему? Why?

- Не было понравившейся мне одежды. There were no clothes I liked.

35.Укыгыз.Прочитайте. Read.

Буш вакытым булса да, , бүген кибеткә кермәдем. Дустыма шалтыратсам да, җәйге ялы турында сорарга оныттым. Алар нәрсәдер әйтсәләр дә, без аңламадык. Ул дәрестә булмаса да, барлык сорауларга җавап бирә. Базарга барсак та, яхшы ит тапмадык. Син язмасаң да, без бу турыда беләбез.

ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ!ЗАПОМНИТЕ!MEMORIZE!

Барса да, килсә дә, аңласаса да, сөйләсә дә - кире шарт фигыльләр – глаголы уступительной модальности- Concessive Conditional.

Бармаса да, килмәсә дә, аңламаса да, сөйләмәсә дә - юклык формасы- отрицательная форма- negative form

36. Үрнәк буенча диалог төзегез. Составьте диалог по образцу. Make up a dialogue according to the model.

Үрнәк:

- Иртәгә вакытың булса, кибеткә барыйк әле.

- Кызганычка каршы, эшлисе эшләрем бик күп.

37. Җөмләләрне дәвам итегез. Продолжите предложения. Complete the sentences.

Гәрчә мин шалтыратсам да, дустым ......................... Син китсәң дә, алар ................................ Ул нәрсәдер белсә дә, безгә .................... Без мәктәптә бергә укымасак та, ........................... Сез кунакка чакырсагыз да, ........................

Гәрчә алар Мәскәүдә булмасалар да, ..........................

38. Фигыльләр белән җөмләләр языгыз. Составьте предложения с глаголами. Say negative form of Reverse Conditional verbs according to the model. Изм.

Килсәм дә, кайтсаң да, алса да, аралашсак та, белсәгез дә, шалтыратсалар да.

+39. Мәкальләрне тыңлагыз һәм истә калдырыгыз. Прослушайте пословицы и запомните. Listen to the proverbs and memorize.

* Соң булса да, уң булсын.

* Яхшының, үзе үлсә дә, исеме калыр.

ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ!MEMORIZE!

Әгәр - если- if, гәрчә-хотя–even if, though – теркәгечләр – союзы-conjunctions.

40. Рифмалап сүзләр куегыз һәм диалогларны укыгыз. Прочитайте диалоги, используя в рифму слова.

-Каян кайтасың?

- Кибеттән.

- Ә син каян?

-........................

*********

- Нәрсә алдың?

- Кишер.

- Ә син нәрсә?

- ...................

-

СҮЗЛЕКЧӘ.СЛОВАРИК.VOCABULARY

аяк киеме – обувь- footwear

әгәр – если- if

баш киеме – головной убор- headwear

берәмлек –единица- unit

бүрек –шапка- cap

гәрчә – хотя и..-even if, though

ерак (түгел) – (не)долеко-(not) far

ирләр киеме –мужская одежда- menswear

итәк – юбка- skirt

итек – сопоги- boots

киенергә – одеваться- to put on, dress (oneself)

килешә – подходит- (it) suits

киң – широкий- wide

кире шарт фигыль –уступительная модальность- concessive participle

кияргә – одевать- wear

куртка – куртка- jacket

күлмәк –1)платье – 2) рубашка- dress

кыска – короткий- short

озын – длинный- long

өс киеме – одежда- outerwear

пальто – пальто- coat

сыйфат фигыль – причастие- participle

таман –по размеру- (it) fits well

тар – 1) узкий- tight, 2) тесный- narrow

ташлама – скидка- discount

тукыма – материя- fabric

тун – шуба- fur coat

түләргә – платить- to pay

үлчәм – размер- size

үлчәргә – измерять- to weigh

хатын-кызлар киеме – женская одежда -womenswear

чалбар –брюки - trousers

шарт фигыль – условное наклонение- conditional

эчемлек – напитоп- drink

ярма –крупа - cereals

З-ҮЗЕГЕЗНЕ ТИКШЕРЕГЕЗ!ПРОВЕРЬТЕ СЕБЯ! .CHECK YOURSELF!

+1. Дикторның сорауларын тыңлагыз һәм пауза вакытында җавап бирегез. Прослушайте вопросы диктора и ответьте на них в паузу. Listen to the questions on the recording and answer in pauses.

Син кайсы кибеткә барырга яратасың?

.........................................................

Өс киеме бүлегендә нәрсәләр саталар?

..................................................................

Ашамлыклар кибетендә нәрсәләр саталар?

.......................................

Яшелчә һәм җиләк-җимеш кайда арзанрак?

................................................

Син ничәнче үлчәм аяк киеме киясең?

............................................

Синеңчә, иң тәмле ризык нинди?

.......................................................................................

2. Җавап бирегез. Ответьте. Answer the questions.

Кичә син кибеткә бардыңмы? Сиңа кайсы кибет күбрәк ошый? Ашамлыклар кибетендә син нәрсәләр аласыд? Сиңа ничәнче үлчәм куртка кирәк? Сиңа нинди чалбар ошый: тармы, киңме? Синеңчә, нинди итәк матуррак: озынмы, кыскамы? Танылган артистлардан, синеңчә, кем бик матур киенә?

3.Дөрес әйтегез. Скажите правильно. Say it correctly.

Кая? Аяк киеме бүлеге ...... Кайда? Ашамлыклар кибете.......... Кайчан? Шимбә көн.......... Кайдан? Үзәк универмаг.......... Кемгә? Дустым......... Ничәнче үлчәм? ......... ничә кило? ...... Ничә сум? ...... Кайсы бүлектә? Җиләк-җимеш бүлеге......

4.Җөмләләрнең башын языгыз. Допишите начало предложений. Write the beginning of the sentences.

..................... яңа футболка сатып алдым. ................... бик кыйбат. ................... шәһәр үзәгендә урнашкан. .................. мода турында сөйләштек. ................, торт пешерербез. ....................., сәламәт булырсың. ....................... бик килешә. ..................................сары төс ошый.

5.Җөмләләрне дәвам итегез. Продолжите предложения. Complete the sentences.

Кибеткә барса да, ул .......................... Озын итәк килешсә дә, дустым ...................... Ял көнне базарга барам, чөнки ........................... Аңа спорт киемнәре кирәк, шуңа күрә .................... Ул миңа шалтыратса да, ................... Дустымның абыйсы – танылган модельер, ул - ......................... Казан шәһәрендә яңа сәүдә үзкләре күп, шуңа күрә ..................................

6.Дөрес җавапны табыгыз. Найдите правильный ответ.Find the correct answer.

Ашамлыклар кибете...... барсам, балык алырмын.

1) –на 2) – нә 3) – ндә

Дустым яшелчә базары......... кызыл алмалар сатып алган.

1) – ндә 2) – на 3) – нда

Җәен яшелчәләр арзан…...... була.

1) - рак 2) – рәк 3) – да

Минемчә, бу күлмәк сез.......... бик килешә.

1) –дә 2) – гә 3) – дән

7.Дөрес языгыз. Напишите правильно.

Write it correctly.

-саяки–сә

ал…

бел…

кара…

-са даяки– сә дә

күр…

оша…

тап…

8.Төрле заманнарда дөрес әйтегез. Скажите правильно в различных временах. Say it correctly using different tenses.

Кибеткә килгәч, без төрле ашамлыклар (сатып алырга). Кичә ул кибеткә керсә дә, тәмле сыр (табарга). Дусларым Төркиядән җәйге киемнәр (алып кайтырга). Әниемнең туган көненә матур сәгать (бүләк итәргә). Кичә мин телевизордан танылган модельерлар турында кызыклы тапшыру (карарга). Дәрес башлангач, укучылар кибеткә бару турында диалог (сөйләргә). Буш вакытым булса, мин “Космополитен”журналын укырга (яратырга).

9.Супермаркетта булуыгыз турында сөйләгез. Расскажите о посещении супермаркета. Tell about how you went to a supermarket.

.

КУНАККА БАРАБЫЗ.ИДЁМ В ГОСТИ. VISITING SOMEONE

Унөченче дәрес.Тринадцатый урок. Fourteenth Lesson

1. Кунакларны ничек чакырабыз? Как приглашаем гостей? How to invite guests?

2. Кунакларны ничек каршылыйбыз? Как встречаем гостей? How do we welcome guests?

3.Табынга нәрсәләр куябыз? Что ставим на стол? Which dishes do we serve for guests?

4.Кунакта үзебезне ничек тотабыз? Как ведём себя в гостях? How to behave oneself at somebody’s place?

5.Мөмкинлекне ничек белдерәбез? Как выражаем возможность? How to express possibility?

6.Телефоннан ничек сөйләшәбез? Как говорим по телефону? How to speak on the phone?

Кунакларны ничек чакырабыз?Как приглашаем гостей?

How to invite guests?

+1.Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.

- Әйтегез әле, cез кунакларны еш чакырасызмы?

- Әйе, без кунаклар чакырырга яратабыз.

-Вы часто приглашаете гостей?

-Да.мы любим приглашать гостей.

-Tell me please, do you often invite guests at your place?

- Yes, we like inviting people at our place.

Рис. Приём гостей

2.Укыгыз. Прочитайте. Read.

Без кунаклар чакырырга яратабыз. Кунакларны, гадәттә, бәйрәмнәрдә, туган көннәрдә чакырабыз. Туганнарыбыз, дусларыбыз безгә бик еш кунакка киләләр. Алар килгәнче, әнием табын әзерли, тәмле-тәмле татар ашлары пешерә. Мин аңа һәрвакыт ярдәм итәм.

3.Җавап бирегез. Ответьте. Answer the questions.

Сезгә кунаклар еш киләме? Гадәттә, сез кемнәрне кунакка чакырасыз? Кунаклар өчен нинди ризыклар пешерәсез?Үзегез кунакка барырга яратасызмы? Кемнәрдә булырга яратасыз?

4.Диалогларны тулыландырыгыз. Дополните диалоги. Complete the dialogues.

- Сез шимбә .......... кунакка ..................?

- Әйе, .....................

- Кемнәргә бардыгыз?

- Әбиемә ..............................

- Анда .................. ашадыгыз?

- ..................

- ............ белән чәй эчтегез?

- .....................

************************

- Кунак чакыру өчен, ................................................?

- Минемчә,.................................................................

5.Үрнәк буенча диалог төзегез. Составьте диалог по образцу. Make up a dialogue according to the model.

Үрнәк:

- Хәерле көн, Марат!

- Хәерле көн, Самат!

- Кая барасың?

- Бүген дустымның туган көне, аңа кунакка барам.

- Шулаймыни? Бик яхшы, дустыңа миннән сәлам әйт.

2.

Кунакларны ничек каршылыйбыз? Как встречаем гостей?

How do we welcome guests?

+6.Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.



- Сез кунакларны ничек каршылыйсыз?

- Тәмле ашлар пешерәбез, табын әзерлибез.

-Как вы встречаете гостей? How do you welcome guests?

- Готовим вкусные блюда, накрываем стол. Cook delicious dishes, lay the table.

Рис. Праздничный стол

+7. Тыңлагыз, укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез. Прослушайте, прочитайте и ответьте на вопросы. ..........Read and answer the questions.

Ял көнне без кунаклар чакырдык, чөнки минем туган көнем булды. Бу көнне башта әнием белән бергә өйне җыештырдык. Мин идән юдым, тузан сөрттем, келәмнәрне чистарттым. Аннары без бергә табын әзерләдек. Әнием бик тәмле салатлар ясады, бәлеш пешерде, тавык кыздырды. Мин дә әниемә бик теләп булыштым. Өстәлгә ап-ак эскәтер җәйдем, тәлинкәләр, пычак, чәнечке, кашыклар һәм бал кашыклары тездем. Аннары табынга яшелчәләр, ит һәм балык ризыклары, җиләк-җимеш, торт, конфетлар һәм сок куйдык.

Кич белән дусларым кунакка килде. Алар мине туган көнем белән котладылар, бүләкләр бирделәр, матур сүзләр әйттеләр. Без аларны тәмле ризыклар белән сыйладык. . Әтием дусларым өчен гармунда татар көйләрен уйнады, гитарада уйнады һәм күңелле җырлар җырлады. Соңыннан бергәләшеп фотога төштек. Туган көн бәйрәме миңа да, дусларыма да бик ошады.

?Синең туган көнең кайчан? Туган көнеңне ничек үткәрәсең? Туган көнеңә ничек әзерләнәсең һәм кемнәрне чакырасың? Кунакларны нәрсәләр белән сыйлыйсың? Бәйрәмдә ничек күңел ачасыз?

ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ!ЗАПОМНИТЕ! MEMORIZE!

кунак чакырырга –приглашать гостей-to invite guests

каршыларга (каршы ал-ырга) –встречать-meet, welcome

озатырга –провожать-see off

табын әзерләргә –накрывать стол-lay the table

тавык кыздырырга –жарить курицу- to roast chicken

эскәтер җәяргә (җәй-) –стелить скатерть-to lay a tablecloth

савыт-саба –посуда-tableware

тәлинкә –тарелка-plate

чынаяк –чашка-cup

пычак –нож-knife

чәнечке –вилка-fork

кашык –ложка-spoon

бал кашыгы –чайная ложка-teaspoon

тезәргә –ставить-to place, arrange

котларга –поздравлять-congratulate

бүләк –подарок-gift

бүләк итәргә –дарить- to present

табын –накрытый стол-table

сыйларга –угощать-to treat

көй –мелодия- melody

җыр җырларга –петь песню-to sing a song

фотога төшәргә –фотографироваться- to have one’s photo taken

8.Җөмләләрне дәвам итегез. Продолжите предложения. Complete the sentences.

Әни эштән кайтканчы, мин ..............................Туган көнемдә без ....................... Бәйрәм көннәрендә балалар ...................................Дустымны туган көне белән котлап, мин .................................. Бәйрәмнән соң алар ....................... Өстәлгә матур эскәтер җәйгәч, әнием ............................... Кунаклар өчен без ...........

9.Дөрес әйтегез.Скажите правильно. Say it correctly.

Кунаклар килгәч, без чәй (эчәргә). Кунаклар киткәч, мин савыт-сабаны (юарга). Кунаклар килгәнче, әнием тәмле торт (пешерергә). Кунакларга рәхмәт әйтеп, без аларны автобуска кадәр (озатырга).

10.Текстны тулыландырыгыз. Дополните текст. Reconstruct the text.

Бәйрәм көнне безне .................чакырдылар. Кибеткә кереп, без ................. алдык. Әбигә ............ алдык, ә бабайга ............ алдык, чөнки ул ..................... ярата. Кибеттән чыккач, ...................утырып, кунакка киттек. Әби белән бабай безне ................. Өйгә кергәч, без ............... бирдек, аларны ................ котладык. Аннары тәмле ............... ашадык, матур сүзләр ...................... Кунакта бик ........... булды.

11.Үрнәк буенча диалог төзегез. Составьте диалог по образцу. Make up a dialogue according to the model.

Үрнәк:

- Яңа ел бәйрәмен ничек үткәрдегез?

- Бик күңелле үткәрдек.

- Бәйрәмгә ничек әзерләндегез?

- Мин әниемә чыршы бизәштем, бүләкләр әзерләштем, өйне җыештырыштым. 31 нче декабрь көнне без бергә тәмле ризыклар пешердек, бәйрәм табыны әзерләдек.

ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ! ЗАПОМНИТЕ! MEMORIZE!

-ыш/-еш/-ш – фигыльнең уртаклык юнәлеше кушымчалары – аффиксы совместного залога глаголов- suffixes of Collective Voice verbs.

12.Җөмләләрне тулыландырыгыз. Дополните предложения. Complete the sentences.

Наши рекомендации