Кием ҺӘм уенчыклар
Балага кием алу — иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Ана белән ата өчен бу мөһимлек һәрчак туып тора. Аларның туачак балаларына, кызына яки улына, нинди киемнәр кирәк булачак? Ничә распашонка һәм ползунок алырга?
3 айлыктагы 1 яшькә кадәрге бала өчен кирәкле киемнәрнең үрнәк якынча исемлеген тәкъдим итәбез:
юка распашонка — 5 данә;
җылы распашонка — 5 данә;
сәдәфле байка кофта — 5–6 данә;
җәй өчен ситец ползунок — 5–6 данә;
салкын вакыт өчен җылы ползуноклар — 10–15 данә;
җәй өчен юка ползуноклар (ситец яки бәйләгән юка) — 10–15 данә;
җылы йон костюм (22 нче зурлык) — 1 данә;
җылы йон башлык (ике катлы) — 1 данә;
юка башлык — 2 данә;
кышкы пальто — (22 нче зурлык) — 1 данә;
җәйге пальто — 1 данә;
бияләй — 1 пар.
8—9 айлыктан, бала басып торырга өйрәнгәч, кием аның хәрәкәтләренә комачауламасын өчен, кыска ыштан (шорты) һәм колготки кидерү яхшырак. Андый ыштаннар 5–8 данә кирәк. Аларга гольфы, җәен носки (12 нче зурлык) — 5 пар, йон носки — 2 пар, пинетка (супинатор белән) — 2 пар.
11—12 айлык булгач, ботинка (12–13 нче зурлык) кирәк — 1 пар. Кышка галош кидерелгән итек — 1 пар яки кунычлы киез ботинка (15 нче зурлык) — 1 пар.
Кышын тышта саф һавада йоклату өчен — җылы махсус капчык.
Язучы-юмористлар арасында күптән инде яратып сөйләнә торган мондыйрак сюжет ишетергә була. Тәҗрибәсез әти яки карт буйдак яңа туган балага уенчык сайлыйлар. Алар, эчкерсезлек белән, чын күңелдән сайлап, бер айлык бәләкәчкә өч тәгәрмәчле велосипед яки слесарьлык эшләре өчен «Оста куллар» дигән кораллар җыелмасы сатып алалар. Билгеле, мондый чиктән тыш беркатлылык сирәк очрый, шулай да 1 яшькә кадәрге балаларга нинди уенчыклар алырга кирәклеген белергә кирәк. Бу — яшь баланың дөрес үсүе өчен бик мөһим.
Мәсәлән, 3 айлыкка кадәр карый торган уенчыклар (10–15 см диаметрлы шарлар, целлулоид үрдәк, балык һ. б.) кирәк. Бала 4 атналык булгач, төрле төстәге хәрәкәт итүче уенчыкларга төбәп карап тора ала башлый. Шуңа күрә 3 айга кадәр балага 40–50 см биеклектә, күрү почмагын 45° чамасы итеп асылган шалтыравык иң яхшы уенчык булыр.
Һәрвакыт юып чиста тотарга мөмкин булган ачык төстәге пластмасса яки резин уенчыклар алырга киңәш ителә.
3—6 айлыктан башлап, эләктереп алу, тоту өчен җайлы уенчыклар (төрле боҗралар, саплы шалтыравыклар, билгеле бер формада ясалган резин курчаклар, хайваннар, кошлар) кирәк. 3–6 айлыктан башлап, бала уенчыкка очраклы рәвештә орынганда, аны эләктереп ала башлый. Шуңа күрә бу яшьтә уенчыклар тотып алу өчен уңайлы булырга тиеш, мәсәлән, боҗрага беркетелгән шалтырый торган уенчыклар. Бу период ахырында, ягъни яшәвенең 5–6 нчы айлары ахырында, ул инде уенчыкларны очраклы рәвештә орынып кына түгел, бәлки үзе үрелергә, зурлар кулыннан алырга тиеш. Балага 6 ай тулганнан соң аңа карау һәм тотып карау өчен төрле формадагы, зурлыктагы һәм төстәге агач, целлулоид, резин уенчыклар алу яхшырак. Тавыш чыгара торган ачык төстәге зур уенчыклар (әтәч, эт, курчак) балага сөйләмне аңларга һәм үстерергә ярдәм итә. Аларны баланың кулына бирмиләр, ләкин алар аны зур кызыксыну белән карыйлар һәм аларның тавышларын тыңлыйлар. 6–9 айлык вакытта, баланы мавыктыру өчен, аңа сюжетлы уенчыклар (курчак, песи, эт, әтәч, бака һ. б.) файдаланыла. Балалар бу яшьтә инде уенчыкны билгеле бер максат белән хәрәкәтләндерә алалар, шуңа күрә алар баланың билгеле бер хәрәкәтен үстерү максатыннан чыгып сайлап алынырга тиеш, мәсәлән, шарлар, туплар, кечкенә әйберләрне салу һәм алу өчен мискиләр һ. б.
9 айлыктан 1 яшькә кадәрге балаларга боҗралы пирамидалар, кубиклар, чиләкләр, вак әйберләрне алып салу өчен савытлар, тәгәрәтү өчен туплар, шарлар, аерым хәрәкәтләрне — тирбәтергә, эчәргә һ. б. — өйрәтү өчен зур булмаган пластмасса яки резин курчак һ. б. бирергә мөмкин. Бер яшь тулганда баланың сөйләм үсешендә зур үзгәрешләр күзәтелә. Бала әйләнә-тирәдәге чынбарлыкны сиземләү аша гына түгел, бәлки сүзләр аша да өйрәнә башлый. Бу яшьтә әйберләр белән максатчан хәрәкәтләр ясатырга, вак предметларны зуррак савытка тутыру, материалларны ачу һәм берсе эченнән икенчесен алу, пирамиданы таягыннан чыгару һәм кабат җыю, кубикларны өю һ. б. ш. уеннар уйнатырга кирәк.
Уенчыкларны көн дәвамында алмаштырырга (иң яратканнарыннан кала), һәр көнне юарга кирәк.
ИМЧӘК БАЛАЛАРЫН АШАТУ
САБЫЙЛАРНЫ ИМЕЗҮ
Балаларны ашату һәм аеруча сабыйларны ашату — бик тә катлаулы һәм җаваплы эш. Азык — энергия, бала организмы ясала һәм үсә торган пластик материал чыганагы. Бала организмының әгъзалар һәм системалар төзелеше, аларның функцияләре азыкның характерына бәйле. Балаларда күп кенә авыруларның килеп чыгуы һәм аларның барышы күпчелек очракта ашату үзенчәлекләре белән билгеләнә. Шуңа күрә дөрес ашату баланың сәламәтлеген һәм тормышын саклауда әһәмиятле шартларның берсе булып исәпләнә.
Яңа туган һәм имчәк баласын ашатуны оештыруның кыенлыклары нәрсәдә соң? Әлеге сорауга җавапны бу яшьтәге бала организмының анатомик һәм физиологик үзенчәлекләреннән эзләргә кирәк. Алда әйтеп киткәнебезчә, яши башлавының беренче елында бала бик тиз үсә һәм инде 4 нче аенда аның гәүдә авырлыгы икеләтә, ә бер яшь булганда — өчләтә арта.
Әгъзалар һәм әгъзалар системаларының шулай тиз үсеше организмга туклыклы матдәләрнең (аксымнар, майлар, күмерсулар, тозлар һәм витаминнарның) тиешле күләмдә керүе нәтиҗәсендә генә мөмкин.
Балага яши башлавының беренче елында гәүдә авырлыгының 1 кг на, зур яшьтәге кешегә караганда, 2 тапкырдан артыграк калория кирәк.
Имчәк балаларының ашкайнату әгъзалары системасы, яши башлавының аеруча беренче айларында кайбер үзенчәлекләргә ия. Баштагы чорда (4 айга кадәр) селәгәй бизләре селәгәйне аз бүлеп чыгаралар, анда ферментлар күп булмый. Ашказаны стеналарының мускул катламы җитәрлек дәрәҗәдә үсеш алмаган һәм бизләренең эшчәнлеге әле түбән була. Бу чорда инде күп булмаган микъдарда пепсин һәм липаз кебек ферментлар эшләнеп чыга башлый. Майларны тарката торган фермент — липаз аеруча аз була.
Яңа туган балаларда эчәклекнең барлык ашкайнату ферментлары була, әмма аларның эшчәнлеге шактый түбән һәм ул яшь үсү белән бергә арта бара. Үт холестеринга һәм үт кислоталарына шактый ярлы була, бу исә аның ашкайнату мөмкинлекләрен киметә. Нерв регуляциясенең формалашып бетмәве һәм аның җитәрлек эшләмәве нәтиҗәсендә азыкның эчәклек буенча хәрәкәт итү механизмы гадәттән тыш тотрыксыз була. Ашказаны-эчәклек трактының төзелеше һәм функцияләренең бу үзенчәлекләре бала организмы тарафыннан азыкның эшкәртелүен һәм үзләштерелүен кыенлаштыра.
Шул рәвешле, балаларның яши башлауларының беренче елында азыкка таләп югары, ә аны эшкәртү мөмкинлекләре кискен чикләнгән була. Шулай итеп, бу яшьтәге балаларны ашатуның төп кыенлыгын китереп чыгара торган «килешмәүчән туры килмәүчәнлек» барлыкка килә.
Баланың ашкайнату системасы формалашмаган хәлдә, аның туклыклы матдәләргә югары ихтыяҗын ничек тәэмин итәргә соң? Аның өчен нинди азык кулайрак булыр?
Күптән билгеле булганча, бу очракта иң яхшы азык күкрәк сөтен имезү, ягъни ана сөте белән туендыру. Ана сөтен алыштыра торган бернинди табигый һәм ясалма тиңдәш юк. Ана сөте баланың барлык ихтыяҗларын канәгатьләндерә һәм аның составында сабыйның уңышлы үсеше өчен кирәкле барлык матдәләр дә бар.
Түбәндәге таблицада ана сөте белән сыер сөте составының процентлы чагыштырмасы китерелә.
Сөт | Аксымнар | Майлар | Күмерсулар | Минераль матдәләр | Калорияләр |
Ана сөте | 1, 5 | 0, 2 | |||
Сыер сөте | 3, 4 | 3, 8 | 0, 75 |
Чагыштырып караганда ана сөте белән сыер сөте арасындагы санча аерма күренеп тора. Әмма сыйфат аермасы: физик-химик һәм биологик үзенчәлекләр тагын да күбрәк әһәмияткә ия. Ана сөте составындагы аксымнарның, майларның, күмерсуларның чагыштырмасы аларның эшкәртелүенә, сеңдерелүенә һәм үзләштерелүенә оптималь шартлар тудыра, һәр азыкның состав өлеше (ингредиенты) шулай ук бер-берсеннән аерыла.
Ана сөтендә альбуминнар һәм глобулиннар күп, казеин аз була, ә сыер сөтендә, киресенчә, казеин күбрәк була. Бу аксым баланың ашказаны-эчәк трактында авыррак эшкәртелә, начаррак үзләштерелә һәм кыйммәтле аминокислоталарга да ул кадәр бай булмый.
Ана сөтендәге аксымнар бала канындагы аксымнарга һәм аның тән тукымаларына якын була, шуңа күрә алар җиңелрәк үзләштереләләр һәм аеруча файдалы исәпләнәләр.
Майларның микъдары бер үк дәрәҗәдә диярлек, әмма аларның сыйфаты төрлечә. Сыер сөтендәге майда туендырылмаган май кислоталары азрак, туендырылганнары күбрәк була, шуңа күрә сыер сөтендәге майлар авыррак эшкәртеләләр һәм начаррак үзләштереләләр.
Ана сөтендәге күмерсулар, минераль матдәләр составы аеруча югары бәяләнә. Сыер сөтендә тимер, бакыр һәм башка файдалы элементлар аз була. Ана сөтендә төрле-төрле витаминнар һәм ферментлар күп була. Ана сөтендә шулай ук баланы яши башлавының беренче елында инфекцион авырулардан саклый торган төрле специфик һәм специфик булмаган антитәнчекләр (пассив иммунитет) була. Ә хайваннар сөтендә исә балага кирәкле моңа охшаш антитәнчекләр юк.
Ана сөтендә кайбер гормоннар да очрый, ана сөте стериль, ә сыер сөтендә һәрвакыт күп санлы бактерияләр була.
Шушы гаять зур өстенлекләре ана сөтен имчәк баласы өчен сәламәтлек чыганагы итеп исәпләргә хокук бирәләр.
Менә шуның өчен дә баланы күкрәк сөте белән туендыру— табигый имезү — табиблар тарафыннан бик нык (катгый) киңәш ителә.
Табигый юл белән имезүне саклау өчен Рәссәй хөкүмәте тарафыннан күп кенә кануннар чыгарылган. Шулардан берсе — 140 көнлек декрет отпускысы: бала туганчы 70 көн һәм бала туганнан соң 70 көн бирелә, хатын-кызны авыр физик хезмәттән, зарарлы производствода, төнге сменада эшләүдән азат итү. Бала имезүче ана кыска эш көненнән файдалануга хокуклы. Әгәр ана бала туганнан соң аны карау өчен ел ярымга түләүсез отпуск ала икән, ул чагында хезмәт стажы өзелми.
Статистика күрсәткәнчә, табигый юл белән ашатканда имчәк балалары, башка төрле юл белән ашатканга караганда, 4–6 тапкыр кимрәк үләләр. Менә шуннан чыгып, хатын-кыз йөкле вакытта ук үзен бала имезүгә хәзерләргә тиеш. Сөт бизләрен карау бигрәк тә әһәмиятле. Яңа туган бала ана сөтеннән еш кына әнисенең сөт бизләрен имезергә хәзерләмәве яки аны ничек хәзерләргә кирәклеген белмәү нәтиҗәсендә мәхрүм кала. Яссы яисә эчкә батып кергән имчәкләрне суырып чыгарырга кирәк, моның, өчен 30 см чамасындагы резина көпшә кертелгән гади пыяла сөт суырткычтан файдалану яхшы. Аны имчәк өстенә куеп, көпшә аша берничә кискен хәрәкәт белән суырталар. Көпшәне кысып, бераз имчәкне шул килеш калдыралар. Мондый процедураны йөклелекнең соңгы айларында һәр көн иртә һәм кичен эшләргә кирәк. Шулай ук имчәкнең бик тә сизгер тиресен чыныктырырга кирәк, югыйсә, бала имгәндә, анда бик тиз ярыклар барлыкка килә. Алар имчәкне бик нык авырттыралар һәм сөт бизләренең ялкынсынуын китереп чыгарырга мөмкин. Аны булдырмау өчен, имчәкне одеколон яисә су белән ышку файдалы. Әгәр йомшак теш щеткасыннан файдаланып, аның белән сак кына ышкысаң, имчәк тиресе яхшыра, чистара һәм чыныга. Сөт эшләп чыгару бизләрен уяту өчен, күкрәкне юарга һәм сәгать теле уңаена сыйпап массаж ясарга киңәш ителә. Йөкле вакытта сөт бизләрендә барлыкка килгән сыекчаны юкка чыгару өчен дә күкрәкне еш юуның файдасы зур. Әлеге сыекча имчәкнең җыерчык һәм сырларында кибеп, кыенлык белән кубарып ала торган кабык хасил итә.
Балаларын күкрәк сөте белән туйдыра торган хатыннар еш кына табиблардан балага ашату өчен ана сөте һәрвакыт яраклымы дигән сорау бирәләр. Безнең исәп буенча, сәламәт хатын-кызның сөте һәрвакыт диярлек тулы кыйммәтле була һәм ул бала өчен файдалы. Ләкин шулай да, ананың сөте җитәрлек күләмдә булып та, баланың гәүдә авырлыгы артмаса, аның сәламәтлеген һәм ашавын хәл итү өчен табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Сөтнең күләме һәм сыйфаты ана ашаган азык рационына һәм ул тоткан рәвшкә бәйле.
Баласын карау өчен төнлә белән торырга туры килгәнлектән, ана бала туганнан соң көндез 1 сәгать чамасы ял итәргә тиеш. Чамадан тыш ару сөтнең сыйфатына тәэсир итә. Ана һәркөн 2 сәг саф һавада булырга тиеш.
Һәркөн билгә кадәр юынырга, сөт бизләрен сабынлап юарга киңәш ителә, аларны ышку өчен махсус сөлге тотарга кирәк. Җенес әгъзаларын көненә ике тапкыр сабын белән юарга, урын-җир әйберләрен атнага бер тапкыр, ә өс-баш киемнәрен ешрак алмаштырырга киңәш ителә.
Сөт бизләрен күтәртеп тоту өчен, шул ук вакытта аны басмаслык та итеп, киҗе-мамык тукымадан тегелгән бюстгальтер кияргә кирәк. Бюстгальтерны көн саен юарга киңәш ителә. Бала туганнан соң, ана аерым йокларга тиеш. Башта ул җәймә өстенә клеенка салырга, ә аның өстенә үтүкләнгән йомшак тукымадан хәзерләнгән аслык җәяргә, аны көн саен алыштырып торырга киңәш ителә.
Бала туганнан соң сәламәт барлык хатын-кызларга физик күнегүләр белән шөгыльләнергә тәкъдим ителә (аларны һәр хатын-кызның индивидуаль үзенчәлекләрен исәпкә алып табиб билгели).
Бала туып 2 ай үткәннән соң, хатын-кызга җенси тормыш башларга рөхсәт ителә. Бала имезгәндә йөккә узу киңәш ителми, моны булдырмас өчен хатын-кыз табиб белән киңәшергә тиеш.
Бала туганнан соң, хатын-кыз әкренләп йорт эшләрен эшли башлый, беренче айларда авыр эш башкару рөхсәт ителми.
Хатын-кыз өчен бернинди дә махсус диета тәкъдим ителми. Ана өчен төрле гадәти ризык ашау — аның көчен һәм сәламәтлеген саклауда һәм, нәтиҗәдә, баланың сәламәтлеген саклауда иң яхшы чара. Әмма ашатудагы һәртөрле дөрес булмаган карашларны юкка чыгарырга кирәк.
Бала имезүче ананың ризыгында аксымнар, майлар, күмерсулар, витамин һәм минераль матдәләр җитәрлек күләмдә булырга тиеш. Тәүлеккә ул 500–600 мл сөт яки кефир, 50—100 г эремчек, 200 г ит яки балык, 1 данә йомырка, 100 г шикәр (чәйдә, компотта), свежий яшелчәләр һәм җиләк-җимеш (алар минераль тозларга һәм витаминнарга бай була) ашарга тиеш.
Ана кешегә тозлы кәбестә һәм тозлы кыяр, аз күләмдә генә редис һәм башка свежий яшелчәләр ашарга да рөхсәт ителә.
Бала имезгәндә хатын-кызның һәрвакыт эчәсе килеп тора һәм ул тәүлегенә 2 литрга кадәр сыеклык — чәй, компот, кофе, җимеш суы, шулпа, сөт, кефир эчә.
Һәртөрле алкоголь эчемлекләр, хәтта пиво эчү дә тыела, тәмәке тарту, чамасыз төрле әче ризыклар, күкрәк сөтенә махсус ис һәм тәм бирә торган сарымсак, суган кебек яшелчәләр ашау катгый тыела.
Хәзер инде безне кызыксындырган төп мәсьәләгә — күкрәк сөте белән туендыруның зарары юкмы? дигән сорауга кире кайтыйк. Абсолют каршылыклар юк. Шулай да кайбер очракларда дәвалаучы табиб күкрәк сөте белән туендырудан тоткарланып торырга киңәш итә. Бу хәл еш кына ананың авыру булуы (үпкәләрендә ачык формада туберкулез, йөрәк авыруы, диабет, яман шеш, бөерләре авыртканда һ. б.) белән бәйле. Мондый хәлдә баланы имезү ананың көчен ала һәм баланың сәламәтлегенә дә тискәре тәэсир ясый.
Хатын-кыз инфекцион авырулар (дифтерия, тиф, скарлатина, йогышлы тире авыруы — рожа) белән авырганда баланы анадан аерып алып, аңа ана сөтен савып эчерәләр, моның өчен сөтне алдан йогышсызландыралар. Грипп яки ангина белән авырган хатын-кыз баласын күкрәк сөте белән туйдыра ала, әмма ул алдан саклык чараларын күрергә тиеш: берничә катлы марлядан ясалган чиста маска кияргә, кулын сабынлап яхшы итеп юарга һ. б. Ә башка вакытта баланы анадан аерым тотарга кирәк. Әгәр ана йөклелекнең соңгы атналарында яки бала туганнан соң сифилис белән йогышланган булса, аңа баласын күкрәк сөте белән имезү тыела. Ә калган барлык очракларда, хәтта сифилис билгеләре ачык сизелеп торганда да, имезү тыелмый, чөнки инде бала бу авыру белән йогышланган була.
Күкрәк сөте белән туендыруга күкрәкнең тыгыз булуга комачауларга мөмкин, сөте күп, ә бала имә алмый. Андый очракларда баланы имезә башлаганчы сөтне бераз савып алырга кирәк. Табиб массаж, кварц белән нурландыру чаралары билгеләргә мөмкин.
Кайбер очракларда имчәк башының формасы дөрес булмау да (эчкә баткан, яссы) зыян китерергә мөмкин. Ул чагында имчәк башын бармаклар белән тартып чыгарырга, массаж ясарга, каплама аша имезергә һәм имгәннән соң сөт бизләрендә калган сөтне сөт суырткыч ярдәмендә суыртырга кирәк.
Имчәкләр ярылганда имезүне дәвам итәргә (ахыр чиктә каплама аша булса да) кирәк, ә ана үзе табибка мөрәҗәгать итәргә тиеш. Мастодиния (бала имезгәндә сөт бизләренең авыруы) вакытында күкрәкне кварц лампасы ярдәмендә 10–15 тапкыр нурландыруның файдасы зур.
Күкрәк сөте белән туйдырудагы кайбер каршылыкларның бала «гаебе» белән булуын да онытмаска кирәк. Беренчедән, баланың начар имүе. Җитлекми туган балалар начар имә. Мондый очракларда баланы күкрәккә тотып, аларга әкренләп стимул биреп, имү рефлексын үстереп, сауган сөтне ашатып бетерергә кирәк.
Икенчедән, йөздәге төрле кимчелекләр (иреннәрдәге, каты аңкаудагы ярык), аскы казналыкның эчкә кереп торуы шулай ук имүне кыенлаштырырга мөмкин. Баланы күкрәктә тотып, имине каптырырга кирәк, чөнки кимчелек белән туган балалар әкренләп имәргә өйрәнәләр. Баланың сөтне җитәрлек имү-иммәвен тикшереп тору зарури. Кимчелекләр зур булганда, сауган сөтне чәй калагы белән, пипетка яки зонд аша ашаталар.
Өченчедән, еш кына авыз куышлыгында авырулар (стоматит, гөмбә авыруы) булганда яки томау төшкәндә, балалар имүдән баш тарталар. Мондый очракларда табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Кыска тел кереше имәргә комачауламый һәм шуңа күрә аны кисәргә кирәкми, чөнки кискәннән соң тагын да тупасрак җөй хасил булырга мөмкин.
Сөт бизләре ялкынсынуга (маститка) җитди игътибар итәргә кирәк. Мастит башланганда ана баласын имезүне дәвам итә. Бары тик үлекләп, бик нык авырта башлагач кына, балага вакытлыча ул имчәкне бирмиләр, ә сәламәт имине бирүдән туктамыйлар яки сөтне савып, стерильләп бирәләр.
Бала имезгәндә ана кеше арыта торган күңел ачулардан баш тартырга һәм дулкынлану, ярсынуларны булдырмауга омтылырга тиеш. Төрле нерв-психик травмалардан, эмоциональ киеренкеләнүдән соң сөт төшү кими, ә кайбер очракларда бөтенләй бетә яки балага тискәре тәэсир итә торган үзлекләргә ия була.
Менструация башлану баланы күкрәк сөтеннән аеруга сәбәп булмаска тиеш. Менструация балага зыян китерми, хәер, бу вакытта аның тышка чыгуы (тәрәте) шактый ешая һәм аның төсе үзгәрә, ә кайбер балалар имми дә башлыйлар. Ә менструация беткәч, барысы да элекке хәленә кайта.
Әгәр имезә торган ана яңадан балага узса, ул чагында нишләргә? Йөклелекнең икенче яртысыннан баланы әкренләп имидән аера башларга һәм аңа сыер сөтеннән әзерләнгән туклыклы катнашмалар бирүгә күчәргә кирәк.
Имезү бала өчен зур әһәмияткә ия, ә бу чорда кабат балага узу карындагы баланың үсешенә һәм аның тууына тискәре тәэсир итә, кыскасы, имезгәндә балага узмаска тырышырга кирәк.
Бала имезү кагыйдәләре. Бала туганнан соң (баштагы 6—10 сәг) анага тулы ял кирәк, бу вакытта аның әле сөте дә булмый. Бала да үз чиратында яңа шартларга яраша һәм ашыйсы килү хисен тоймый. Шуңа күрә барлык сәламәт балаларга беренче тапкыр имине 6—12 сәгатьтән соң бирәләр. Шуннан да алда бирүнең кирәге юк. Җитлегеп тумаган, туганда травма алган балаларны беренче көнне үк имезмиләр (бу турыда « Җитлекми туган балаларны ашату » дигән бүлектән җентекләбрәк өйрәнерсез).
Табигый юл белән ашатуның уңышлы булуы имезү кагыйдәләрен никадәр җиренә җиткереп үтәүгә дә бәйле. Һәр имезү алдыннан ана кулларын — щетка һәм сабын белән, ә күкрәген һәм имчәк башын суда яки ике процентлы борат кислотасында чылатылган мамык белән яхшылап сөртергә тиеш. Баштагы берничә тамчы сөтне савып түгәләр. Бала тапканның беренче 4 көнендә ана яткан килеш, ә калган вакытта бары тик утырган килеш имезә. Моның өчен тәбәнәк урындык яки табуреткага җайлап утырып, аяк астына (имезә торган күкрәк турысына) кечкенә эскәмия куярга кирәк. Ана бер кулы белән баласын тота, ә икенчесе белән баланың авызына имчәген һәм имчәк янындагы түгәрәкне каптыра; дүрт бармагы белән күкрәген күтәребрәк тора. Күкрәк баланың борынын каплап тын алырга комачауламасын өчен, аны баш бармагы белән өстән тотып тора.
Һәр имезгәндә ана баласына бары тик бер күкрәген генә бирә, ә икенче тапкыр имезгәндә икенчесен каптыра. Әгәр игезәк балалар туса, шулай ук бер имине генә имезергә кирәк, әгәр өч бала туса, икесе күкрәк сөтен имә, ә өченчесенә донор сөте бирелә. Бу очракта күкрәк сөтен дә, донор сөтен дә аларга чиратлаштырып бирәләр.
Бала сөтне бетергәнче имәргә тиеш. Әгәр дә сөт күп булып, бала имеп бетерә алмый икән, ул чагында яхшылап савып бетерергә кирәк, күкрәкне тулысынча бушатканда гына сөт күп төшә, һәм, киресенчә, хәтта аз гына күләмдә сөт калса да, бу — яңа сөт төшүне кискен киметә. Ана үзенең күкрәген сөт саугыч яисә кулы белән, күкрәгенә үтүкләнгән тукыма җәеп, өстән имчәккә таба җиңелчә генә сыйпап сава. Күкрәк тиресенең кырылуыннан сакланырга, бу хәл сөт бизләренең ялкынсынуына китерергә мөмкин. Әгәр дә ананың сөте аз икән, ул чагында бер ашатканда ике имине дә бирергә рөхсәт ителә, ә калган сөтне беренче имчәктән савып алырга кирәк. Ә инде ананың сөте бөтенләй аз икән, ул чагында өстәмә азыкны анасын имгәннән соң гына бирәләр (андый очракларда контроль үлчәү үткәрәләр), ягъни баланы имгәнче һәм имгәннән соң үлчиләр.
Имезүнең дәвамлылыгы — 15–20 мин (таза балалар үз нормаларын 10–15 мин эчендә дә имеп бетерәләр). Имезгәнннән соң, күкрәкне кабат кайнаган су белән юарга, чиста чүпрәк белән корытырга, имчәк башларын вазелин яки ак май белән майларга һәм, тынычсызланмасын, эчке киемгә тиеп ышкылмасын өчен, аңа марля кисәге капларга кирәк.
Баланы күкрәктә энергия белән имгән һәм йоткан вакытта тотарга кирәк. Баланың аппетитын һәм йоту рефлексын уяту өчен, аның авызына берничә тамчы сөт савып салалар, аннары имчәкне каптыралар. Баланы күкрәктә 20 минуттан ары тотарга ярамый. Әгәр дә начар имсә, ул чагында күкрәк сөтен савып алып кашык белән эчерергә кирәк. Кайбер очракларда бала имеп туймыйча тиз генә йоклап китә һәм бераз вакыттан соң, уянып, ашарга сорый башлый. Бу очракта баланың йоклый башлавын күрүгә, имчәкне әкрен генә аның авызыннан тартып чыгаралар, шулчак сабый уяна һәм имчәккә кагылуын сизеп, кабат имә башлый. Имезгәннән соң баланы, саклык белән генә, урынына салырга кирәк.
Кайбер балалар, имгән вакытта яисә имеп туктаганнан соң, озак та үтми имгән сөтләренең бераз өлешен кире чыгаралар. Бу очракта аларны азакка кадәр ашатмаска кирәк. Ләкин баланың еш һәм күп итеп кире чыгаруы (хәтта «фонтан кебек» аттырып косуы) аның беренче көннәрдә авыру нәтиҗәсе булырга мөмкин. Андый очракларда шундук табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Баланы бер үк сәгатьләрдә ашатырга кирәк, чөнки аңарда ашау вакытына карата шартлы рефлекс барлыкка килә, бу исә ашкайнату соклары эшләнеп чыгу процессында зур роль уйный. Моннан тыш, ашатудагы тәртипсезлек баланың ашкайнату, ашау һәм йокысы бозылуларга китерә.
Еш кына шундый сорау туа: йоклаган баланы имезү өчен уятырга ярыймы? Әйе, әгәр ул имү вакытын 15–20 минутка узып китсә, уятырга кирәк. Моның өчен саклык белән генә баланы яңадан биләргә кирәк. Ул чагында бала уяна һәм имә башлый.
Әгәр бала 15–20 мин алдан уянып, борчыла башласа, ул чагында аны имезә башларга мөмкин.
Җитлегеп туган сәламәт балаларны имезү ешлыгы төрлечә һәм ул аларның яшенә бәйле. Мәсәлән, туганнан алып 3 айга кадәрге балаларны 3 сәгать саен көненә 7 тапкыр (6; 9; 12; 15; 18, 21; 24 сәгатьләрдә), 3 тән 5 айга кадәрге яшьтә 6 тапкыр З 1/2 сәгать саен (6; 9. 30; 13; 16. 30; 20; 23. 30), ә 5 айдан 1 яшькә кадәрге балаларны 5 тапкыр 4 сәгать саен (6; 10; 14; 18; 22 сәгатьләрдә) ашатырга кирәк.
Баланың җитәрлек күләмдә сөт имүе бик тә әһәмиятле.
Җитәрлек һәм тулы кыйммәтле сөт имүнең (ашауның) билгеләре нинди? Сәламәт бала имгәндә дә, имгәннән соң да тыныч һәм канәгать була; ул еш чылана (көненә 15–16 тапкыр), 2–3 тапкыр тышка чыга; бала үсә, һәм аның гәүдә авырлыгы арта, тән тиресе тыгызлана төшә һәм алсу төскә керә. Әгәр гәүдә авырлыгы җитәрлек артмаса (беренче ярты еллыкта көненә 20–25 г нан ким һәм 15–20 г икенче яртысында) яки бала булмаса, ашау араларында вакытыннан элек уянса, ул чагында берничә тапкыр контроль үлчәү үткәрергә кирәк. Моны, баланың күпме сөт имгәнен белү өчен, имгәнче һәм имгәннән соң эшлиләр. Теләсә кайсы очракта баланы табибка күрсәтергә кирәк.
Яши башлавының беренче елында балага кирәкле сөтнең тәүлеклек күләме бертөрле булмый. Ул, имезү саны кебек үк, баланың яшенә бәйле. Яши башлавының баштагы 3 көнендә бала көненә 39 дан 200 г га кадәр, беренче атна азагына — 400 г чамасы, икенче атна азагына — 500 г тирәсе, 1 нче ай азагына — 600 г чамасы, ай ярымлык вакытта — 700 г чамасы һәм 2 айлык вакытта 800 г чамасы сөт имә.
Шуннан соң һәр айда имгән сөтнең күләме айга 50 г га арта бара. Шул рәвешле, балага 3 айлык вакытта 850 г, 4 айлык вакытта — 900 г чамасы, 5 айлык вакытта— 950 г, 6 айлык вакытта 1000 г сөт кирәк. Балага бер яшькә кадәр 1 литрдан артык күкрәк сөте кирәкми дә.
Күкрәк сөтеннән тыш имчәк баласына елның салкын вакытында 50 дән 100 г га кадәр, ә эссе вакытта 100 дән 200 г га кадәр су бирергә кирәк. Әгәр аңа су бирмисең икән, баланың аппетиты начараерга, температурасы күтәрелергә, матдәләр алмашы, эчәклек эшчәнлеге бозылырга, диспепсия үсеш алырга мөмкин.
1—1 1 / 2 айлык баланын өстәмә витаминнарга һәм минераль тозларга ихтыяҗы башлана. Шуны истә тотып, аңа җиләк-җимеш һәм яшелчә соклары, балык мае бирә башлыйлар. Кара карлыган, алма, виноград, әфлисун, лимон, кура җиләге, кишер һәм башка төрле соклар аеруча файдалы, аны 3–5 тамчыдан башлап, әкренләп арттыра баралар һәм 2 аш кашыгына җиткерәләр. Лимон согын шикәр сиробы белән 2 тамчыдан башлап 1 чәй калагына җиткерәләр. 1 1 / 2 айдан 3–4 тамчыдан алып 2 аш кашыгы кишер согы бирә башларга киңәш ителә. Җир җиләге, каен җиләге, әфлисун, ананас, томат сокларын бик сак бирергә кирәк, чөнки алардан диатез (тиредә тимгелләр килеп чыгу) башланырга мөмкин. 5 айлык вакытта балага 40–50 г чамасы сок бирергә ярый. 6 айдан аш кашыгы чөгендер согы бирә башлыйлар.
2 айдан балага 1/2 чәй кашыгыннан башлап 2 аш кашыгы кырып алма, 6 айдан көненә 2 тапкыр 30 ар г ашаганнан соң ук төрле җиләк-җимеш измәләре бирә башларга була. Натураль җиләк-җимеш сокларын һәм измәләрен балалар туклануы өчен махсус эшләп чыгарылган консервланган соклар һәм пюрелар белән алмаштырырга мөмкин. Балык мае белән тагын да саграк эш итәргә кирәк. Аны бирүне 1–2 тамчыдан башлап, көн саен 1 тамчы арттыра барырга, беренче ярты ел азагына әкренләп 1/2 чәй кашыгына җиткереп, көненә 2–3 кә бүлеп бирергә, ә 1 яшь тулганда 1 чәй кашыгы итеп, көненә 2–3 тапкыр бирергә киңәш ителә. Әгәр бала сәламәт булмаса, ул чагында соклар һәм балык мае бирүне терелгәннән соң билгелиләр. Бик эссе вакытта да балык мае бирү рөхсәт ителми. Табиб барлык бу мәсьәләләрне баланың аппетитын, тышка чыгуын контрольдә тотып, аны белгәннән соң гына хәл итә. Коскан яки кикергән очракта сок һәм балык мае бирүне киметергә яки бөтенләй туктатырга кирәк. Кайбер балаларга бериш соклар ярамый, бу очракта аларны бирми торырга киңәш ителә.
З 1/2—4 айлык вакыттан башлап көненә пешкән йомырка сарысының 1/2 өлешен бирәләр. Йомырка сарысы фосфор, кальций, тимер, А, Д, В, В 2 , РР витаминнары, шулай ук югары сыйфатлы аксым һәм май чыганагы булып тора.
ӨСТӘМӘ АШАТУ
Балага 4 ай тулгач, ана сөте, аның күләме күпме булуга карамастан, үсеп килүче организмның барлык ихтыяҗларын да канәгатьләндерә алмый. Минераль матдәләр җитеп бетми, сыйфат ягыннан яңа азык ингредиентлары сорала, алар җитмәгәндә матдәләр алмашы бозыла, азканлылык һ. б. авырулар килеп чыга. Бала ябыга һәм үсеше артка кала. Шуңа күрә дә 4 айлык барлык сәламәт балаларга да өстәмә ашату билгелиләр.
Өстәмә азыкны имезгәнче бирәләр, аны 2 чәй кашыгыннан башлап, дозаны һәр көн саен арттыра барып, яшь җиткәч бер мәртәбә бирә торган көнлек ризык күләменә җиткерәләр, бу ашату имезүне тулысынча алыштыра. 1 айлык имчәк баласының тәүлеклек азык күләме 600 мл, 2 айлыкныкы — 800 мл, 3 айлыкныкы — 850 мл, 4 айлыкныкы— 900 мл, ә 5 айдан 1 яшькә кадәр 1000 мл тәшкил итә.
Өстәмә ашатуны яшелчә боткасыннан башлыйлар. 4 айлык балага 4 мәртәбә күкрәк сөте һәм 1 тапкыр яшелчә боткасы бирәләр. Моннан тыш тагы пешкән йомырканың сарысын, кесәл, төрле соклар, балык мае бирергә ярый. Яшелчә боткасын көненә 4–5 чәй кашыгыннан башлап, яхшы үзләштергәндә, 4–5 көн дәвамында, әкренләп, 180–200 г га җиткерәләр.
Аксымга баету өчен, 4 айлык балага бирелә торган ризыкка яңа әзерләнгән эремчек кушалар. Аны бирүне 10 г нан башлап, 6 айлык вакытка — 50 г, ә 1 яшькә 100 г га җиткерәләр. Эремчекне сөт яки кефир белән кушып бирергә кирәк. 3–4 айдан пешкән йомырка сарысын ботка яки яшелчә измәсенә кушып, ә 6 айдан сарының 1/2 ен көн саен бирәләр. 5 айдан башлап 5 процентлы (100 г сыеклыкка 1 чәй кашыгы манный ярмасы алына) манный боткасы бирергә мөмкин.
6 айдан башлап 10 процентлы манный боткасы һәм яшелчә измәсенә (бәрәңге, кәбестә, кишер һ. б. алына) күчәләр, аларны бирүне 2–3 чәй кашыгыннан башлап, әкренләп 150 г га җиткерәләр.
7 айдан башлап өресез шулпа (2 аш кашыгыннан башлап 50 мл га кадәр) һәм иттарткычтан ике тапкыр үткәрелгән ит (1 чәй кашыгыннан башлап 1 аш кашыгы) бирергә киңәш ителә.
8 айлык балага көненә 3 тапкыр күкрәк сөте, 1 тапкыр манный боткасы (яки икенче бер ярманы төеп пешерелгән ботка — май белән), 150 г яшелчә измәсе, ак икмәк, эремчек һәм тарттырылган ит (25–30 ар г) кушып 70 г шулпа (яшелчә, ит шулпасы) бирәләр.
9 айлык балаларны 2 тапкыр гына имезәләр. 10 айлык балаларга ит яки балыкны изеп яки фрикаделька итеп хәзерлиләр; 11–12 айлык балаларны 1 тапкыр гына имезәләр, ә 1 тапкыр ит котлеты һәм яшелчә ашы яки ит шулпасында пешкән аш ашаталар.
Өстәмә ашату һәр бала өчен физиологик яктан кирәк булганлыктан, билгеле бер шартларны үтәү зарури: барысын да аз күләмдә башлап, әкренләп арттыра барырга. Икенче төрле өстәмә азык бирүгә баштагысына күнегеп, үз нормасын ашап бетерә башлагач кына күчәргә кирәк. Яңа төр өстәмә азыклар бирә башлауга, имидән аеру кыен булмасын өчен, имезү санын әкренләп киметә барып күчәргә кирәк. Шуны да истән чыгармаска кирәк, су, төрле соклар, балык мае һәм кесәл өстәмә азык булып исәпләнмиләр.
Безнең азык промышленносте балаларга ашату өчен сок һәм пюре итеп әзерләнгән махсус җиләк-җимеш һәм яшелчә консервлары эшләп чыгара. Аларны иң яхшы сыйфатлы җиләк-җимеш һәм яшелчәләрдән әзерлиләр. Мондый ризыкларны әзерләү технологиясенең югары булуы кисәкчекләрне бик нык вакларга мөмкинлек бирә һәм витаминнары тулысынча диярлек саклана. Балалар өчен махсус чыгарылган консервларны өстәмә азык буларак һич икеләнмичә кулланырга мөмкин.
Баланың азыгы яхшы сыйфатлы булсын өчен, баланы 1 яшь тулганчы имезергә кирәк. Кызганычка каршы, сөте аз булган аналар да була. Андый халәтне гипогалактия дип йөртәләр. Гипогалактияне иртә һәм соң була торганга аерып йөртәләр. Иртә була торган гипогалактия, нигездә, сөт бизләренең тиешенчә үсмәвенә бәйле, бу хәл инфантилизм вакытында (үсеш артта калганда), җенес әгъзалары авыртканда, начар тукланганда, физик арыганда, йөкле вакытта психик яктан кимсетелгәндә була. Еш кына икенче тапкыр, ягъни соң була торган гипогалактия күзәтелә. Монысы инде имезү техникасының дөрес булмавы һәм имезүче ананың рәвеше бозылу нәтиҗәсендә барлыкка килә. Гипогалактияне булдырмас өчен, көндәлек рәвешне төгәл үтәргә, яхшы тукланырга, чүпрә эчәргә (2 л суда 100 г чүпрә изеп, көненә 2–3 стакан), баланы дөрес имезергә кирәк. Күкрәктә сөт аз булса да, балага, һичшиксез, ими каптырырга кирәк. Бу сөт төшүгә ярдәм итә. Күкрәккә массаж ясау һәм табиб кушуы буенча кварц белән нурландыру (аны көн аралаш алырга кирәк) сөт төшүгә булыша. Ананың сөт һичшиксез булырга тиеш дип уйлавы һәм өметләнүе сөт төшүгә шулай ук уңай тәэсир ясый.
Кайбер очракларда соң була торган гипогалактия галакторея (имезү сроклары арасында күкрәктәге сөтнең үзеннән-үзе агуы яки бала бер имине имгәндә икенчесеннән сөт агу) белән бәйле. Галакторея — үзенә күрә бер невроз ул, бу очракта терапевт һәм невропатологның ярдәме кирәк.
Ананың сөте булмаганда яисә сөте җитмәгәндә, бала өчен иң яхшы азык булып, донор, ягъни икенче хатын-кызның күкрәк сөте исәпләнә, һәрбер балалар учреждениесендә (балалар хастаханәсе, поликлиника, ясле, балалар йортында) хатын-кызларның күкрәк сөтен кабул итү өчен донор пунктлары оештырыла. Сөтләре артып калган бала имезүче һәр сәламәт хатын-кыз, шул исәптән бала тудыру йортларындагы хатыннар да, шундый донор булырга тиеш. Туберкулезның актив формасы белән авыручы, венерик авырулы, мастит һәм сөт бизләре тирәсендә башка төрле ялкынсыну процессы барган, тән тиресендә үлекле бетчәләр булган һәм күңел тынычлыгы булмаган, шулай ук эчәклек эшчәнлеге бозылган хатын-кызлар донор була алмыйлар.
Сөтне саву сөт төшүгә ярдәм итә. Саварга керешкәнче, ана кулларын яхшылап юарга һәм күкрәкләрен юып сөртергә тиеш. Сөтне стериль шешәләргә савып, стериль мамык белән каплап куялар. Санитария-гигиена кагыйдәләрен саклаган очракта, сөтне балалар поликлиникасыннан алган шешәләргә җыярга мөмкин. Гадәттә, донор сөтен стерильләргә кирәк, чөнки ул савып берничә сәгать үткәч кенә балага барып җитә. Стерильлеген һәм туклыклылык кыйммәтен саклау өчен, сауганнан соң сөтне караңгы салкын урында 8—10 сәгатьтән дә артык сакларга ярамый, артык саклау аның сыйфатын начарайта. Донор пунктларында беренче чиратта (сәламәтлекләрен исәпкә алып) 1 айлык балалар тәэмин ителә, шулардан соң 3 айга кадәрле балаларга бирелә. Донор пунктында сөт җитәрлек булса яисә бала авырган очракта, 3–4 айдан зуррак балаларга да донор сөте бирелә.
2—3 айлык балаларга өстәмә ашату өчен, сөт кухняларында хәзерләнгән гади катнашмалар: В-дөге, В-солы, В-карабодай, В-кефир бирелә. Хәзерге вакытта витаминнар, тозлар, үсемлек мае белән баетылган җиңеләйтелгән коры катнашмаларны кулланалар. «Малютка» һәм «Крепыш» катнашмаларын 2 айга кадәрге балаларга, ә «Малыш», «Здоровье», шулай ук өсте алынмаган сөттән әзерләнгән кефирны 2 айлык балаларга бирәләр.
Менә имидән аерыр вакыт килеп җитә. Бу ничек эшләнә соң?
Бер яшь тулып килгәндә, балаларга төрле-төрле туклыклы азыклар ашаталар, шуңа күрә баланы имидән аеру кыен булмый. Дөрес үсеш алган, сәламәт баланы 11–12 айлык вакытта имидән аеру яхшы. Бу чорда ана күкрәген кысып тора торган бюстгальтер кияргә яки киң бинт белән кысып бәйләп куярга, сыеклыкны аз эчәргә тиеш, һәм 2–4 көннән сөт төшү тулысычна туктала. Бу очракта күкрәк сөте урынына шикәр кушып сыер сөте, кефир яисә әчегән сөт бирәләр. Елның эссе вакытында, яисә авырганда, яки аңа профилактик прививка ясалган очракта, баланы имидән аерырга һич тә ярамый. Күрсәтелгән вакыттан алда имидән аерып хатын-кызлар дөрес эшләмиләр, алар моны сөтләре аз булу белән аңлаталар. Сөт никадәр генә аз булуга карамастан, баланы аның өчен бердәнбер куанычы булган имидән вакытыннан элек аерырга тырышмаска кирәк.