Тамыр сүз Ясалма сүз кушма сүз парлы сүз тезмә сүз кыскартылма сүз
Бакча бакчачы өчпочмак бала-чага тимер юл ТР
Кеше кешелек аккош өс-баш җир җиләге колхоз
44. Татар телен укыту методикасының лингвистик нигезләре.
Лингвистик принциплар системалылык, функциональ, тел-һәм сөйләмне аеру, стилистик аермалар принцибы , өйрәнелә торган тел күренешләрен дөрес сайлап алу, татар теле материалын ситуатив-тематик оештырудан гыйбарәт.
45. Татар методист-педагогларының ана телен укыту буенча хезмәтләре.
1916 ел Г.Ибраһимов “Татар телен ничек укытырга?”; 1918 ел М.Корбангалиев һәм Г.Баттал “Ана теле методикасы”; 1959 ел М.Ш.Галлямова “Башлангыч мәктәптә татар теле методикасы”; 1954 ел М.Фазлуллин “Татар теле методикасы”; 1968 ел Б.М.Мифтахов “Татар теле синтаксисын укыту методикасы”; М.И.Мәхмүтов “Хәзерге дәрес”; К.Л.Биктаһиров, С.Г.Вәгыйзов, Р.Г.Вәлитова, Ф.С.Вәлиева, М.З.Зәкиев,Х.Р.Курбатов, Б.М.Мифтахов , М.И.Махмутов, Г.Ф.Саттаров, Ф.С.Сафиуллина, М.А. Фазлуллин, В.Х.Хаков, В.Н.Халгиндин, Р.Ф.Шакирова, Ф.Ю. Юсупов, Г.Әхәтов, Л.Җәләй һ.б.
46. Лексикологияне өйрәтү методикасының лингвистик нигезләре. Лексик күнегүләрнең төре.
Лексикология бүлеге мәктәп программасына бары тик 1970 еллардан башлап
Кына өйрәнелә башлый. Бу бүлектә татар теленең сүз байлыгы өйрәтелә:
синонимнар, антонимнар, омонимнар, фразеологик әйтелмәләр һ.б.
Мәктәптә лексикологиягә өйрәтүнең методик принципларыннан лексик-фонетик,
лексик-сүзьясалыш, лексик-грамматик, функциональ-семантик принциплар, сүзләрне
сайлап алу принцибы һ.б. атап үтәргә кирәк. Төп һәм ярдәмче алымнарга лексик-
этимологик анализ; сүзлекләр белән эшләү; сүзлек диктанты яздыру; мәкаль, табышмак һәм җырлардан синонимнар, антонимнар, омонимнар таптыру; лексик уен элементлары кертү һ.б. керә.
Татар теле дәресләрендә синонимнарны текстлар да «күрергә» өйрәтү,
аларның актив сүз хәзинәсен әледән-әле синонимнар белән баету – татар теле
укытучыларының төп бурычларыннан берсе. Шул унайдан татар балаларын телнең
синонимик байлык белән таныштыру, сөйләм телендә, гамәлдә кулланырга, башка
тел күренешләреннән аера белергә өйрәтү, аларның актив сүз запасын баету
мөһим көнүзәк проблемаларның берсе булып тора.
47. Фонетиканы укыту методикасы. Фонетик күнегүләрнең төрләре. Фонетик анализ ясау тәртибе.
Фонетика- телнең авазлар һәм аваз системасы турындагы фән. Укучылар башлангыч мәктәптә үк фонетика һәм графика буенча кайбер мәгълүмат һәм язу күнекмәләре алалар: сузык һәм тартык авазлар, яңгырау һәм саңгырау тартыклар, аларның язудагы билгеләре – хәрф, иҗек һ.б. 5 сыйныфта инде фонетиканы өйрәтү киңрәк күләмдә куела. Башта, татар теле курсының бер бүлеге буларак, ул аерым өйрәтелә, аннан орфография, лексика һәм грамматика белән бәйләнешле рәвештә, барлык сыйныфларда да кабатлана, тирәнәйтелә; тел үстерү һәм сәнгатьле уку белән дә тыгыз бәйләнә. Шул рәвешле, фонетиканы системалы өйрәнү укучыларга тел нормаларын үзләштерергә, әдәби тел культурасына ия булырга ярдәм итә. Фән буларак, фонетиканың үзенең эчтәлеге һәм үзенчәлеге бар: анда сөйләмдәге авазлар өйрәнелә, яңгырау һәм саңгырау авазларның аермасы, теге яки бу авазларны әйткәндә сөйләм органнарының катнашы күзәтелә, авазларга классификация ясала, сузыкларның ярашуы, тартык авазларның охшашлануы һәм чиратлашуы, иҗек һәм басым турында мәгълүмат, орфографик сүзекләрдән файдалана белү күнекмәләре дә бирелә. Фонетика дәресләрендә тагын сөйләмдәге авазларның билгеләрен белдерүче хәрефләр өйрәтелә. Башлангыч сыйныфларда ук укучыларга аваз һәм хәреф төшенчәләре бирелә.
Фонетик күнегүләрнең төрләре: 1.Орфографик сүзлектән файдалану, 2. Сайланма диктант яздыру. 3. Сочинение яздыру. 4. Индивидуаль эш.
СҮЗГӘ ФОНЕТИК АНАЛИЗ ЯСАУ ТӘРТИБЕ
1. Сүзне иҗекләргә таркатырга, басымын күрсәтергә.
2. Сүздә ничә аваз һәм хәреф барын билгеләргә. Авазларны һәм хәрефләрне рәттән санап чыгарга.
3. Сузык авазларны күрсәтергә, һәрберенә билгеләмә бирергә (калын-нечкә (алгы-арткы рәт), озын-кыска, рәтен ачыкларга), сүзнең сингармонизм законына буйсыну-буйсынмавын ачыкларга.
4. Тартык авазларны санап чыгарга, аларга билгеләмә бирергә (яңгыраумы-саңгыраумы һ.б.), фонетик үзгәреш булса, төрен атарга.
5. Аваз һәм хәрефнең бер-берсенә туры килмәгән очракларын билгеләргә һәм аңлатырга.
6. Фонетик үзгәрешләрнең төрен күрсәтергә.
Анализ үрнәге: Әнкәй күзләрендә соңгы якты сүнә (Р. Фәйзуллин) җөмләсендә әнкәй сүзенә фонетик анализ:
ән-кәй – басым соңгы иҗеккә төшә; 5 хәреф, 5 аваз. Авазлар: [ә], [ң], [к], [ә], [й]. Хәрефләр: ә, эн, ка, ә, й. Сузык авазлар: [ә] – алгы рәт, түбән күтәрелешле озын сузык аваз. Сүз сингармонизм законына буйсынган. Тартык авазлар: [ң] – увуляр, ярымйомык, яңгырау, сонор борын авазы; [к] – йомык, тел арты саңгырау авыз авазы; [й] – тел уртасы, өрелмәле яңгырау, сонор авыз авазы. Сүздә увуляр ассимиляция күзәтелә: [н] авазы [к] тартыгы янәшәсендә [ң] булып яңгырый.
48. Графика, орфография, орфоэпия нормаларын аңлату методикасы. Татар теленең орфографик принциплары.
Татар теле орфографиясе төп 4 принципка нигезләнә:
1. Фонетик принцип, ягъни сүзләрне татар әдәби телендә әйтелгәнчә һәм ишетелгәнчә язу. Сүзләрнең күпчелеге фонетик принципта языла: бар, бир, кил.
2. Морфологик принцип, ягъни сүзләрнең морфологик төзелешен (нинди сүз төркеме булуын, тамырын һәм кушымчаларын) искә алып язу. М: урманлы, печәнле сүзләре урманны, печәнне рәвешендә ишетелә, ә язуда алар, сыйфат буларак, -лы,-ле кушымчалары белән языла.
3. График принцип, ягъни рус теле һәм рус теле аша башка телләрдән кергән сүзләрне, рус телендә язылыш принцибына нигезләнеп, шунда язылганча, үзгәртмичә язу. М: космос, электрлаштыру һ.б.
4. Традицион принцип, ягъни сүзләрнең элекке язылышын саклау: сурәт, данә, шифаханә һ.б.
Орфографиягә өйрәтүнең методик принциплары:(дөрес язарга өйрәтүдә аңлылык һәм автоматизм; орфографик-фонетик, орфографик-морфологик принциплар, орфографияне бәйләнешле сөйләм үстерүнең язма формалары белән бәйләү һ.б.)
Орфографиягә өйрәтүнең теоретик һәм методик нигезләре:(орфографиягә өйрәтүне фонетика һәм грамматика белән бәйләү, дөрес язу кагыйдәләрен үзләштерү алымнары, укучыларның орфографик граммоталылыгын өйрәнү, орфографик хаталар белән эш һәм аларны бетерү юллары һ.б).
49. Морфологияне укытуда эзлеклелек һәм дәвамчанлык. Морфологик анализ ясау тәртибе.
Морфологиягә өйрәтүнең төп бурычлары: 1) сүз төркемнәре турында тирән мәгълүмат бирү һәм аларны аерырга өйрәтү; 2) исемнәр һәм фигыльләрнең төрләнешен контекстта карау; 3) укучыларның сүз байлыгын сүз төркемнәре хисабына баету; 4) морфология курсын бәйләнешле сөйләмә һәм язма телгә таянып ныгыту; 5) сүз төркемнәрен үзләштереп, дөрес укырга һәм язарга өйрәтү һ.б.
Морфологиягә өйрәтүнең төп методлары: репродуктив һәм аңлату-күрсәтү методлары (сүз ясагыч һәм мөнәсәбәт белдерүче кушымчалар, тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше, фигыль юнәлешләре һ.б.); өлешчә эзләнү, проблемалы укыту һәм тикшеренү методлары (сыйфат турында төшенчә бирү, хикәя фигыль, аның заманнары, зат-сан белән төрләнеше һ.б.).
Морфология курсында үзләштерергә тиешле төшенчәләр (килеш, тартым категориясе, юнәлеш, зат-сан, юклык формалары, грамматик мәгънә, аналитик формалар, сыйфат фигыльнең исемләшүе, исемгә күчү очраклары һ.б.). Сүз төркемнәрен өйрәнү укучыларны синтаксик курсын үзләштерүгә әзерли, аларның орфография буенча белемнәрен үстерә, язу кагыйдәләрен үзләштерергә һәм сүзлек запасын баетырга да ярдәм итә. Сүзләрнең лексик-грамматик мәгънәләре, грамматик формалары, җөмләдә нинди д булса синтаксик функцияне үтәүләре һәм башка сүзләр белән бәйләнешкә керә алулары ягыннан телдәге сүзләрнең мөстәкыйль һәм ярдәмлек сүзләргә, ымлык һәм аваз ияртемнәренә, хәбәрлек сүзләргә бүленүе, аларның аермасы һәм мөстәкыйль сүзләрнең җөмлә кисәге булып килә алуы турында мәгълүмат бирәбез.