Мин үз телемне бик яратам. €

Ана телендә уйлыйбыз, кайгырабыз, шатланабыз. Ана телендә бишек җырлары җырлыйбыз, сабыйларны иркәлибез, сөеклеләребезгә хатлар язабыз. Аның матурлыгына, тирәнлегенә ныграк төшенә барган саен, кадерсезләнүен күреп тә җаныбыз әрни.

Безгә, яшьләргә, үз халкыңның улы – кызы булу өчен аның гореф – гадәтләрен, җыр моңнарын, әкиятләрен, мәкаль-әйтемнерен тыңлап, ишетеп үсү кирәк.Ә үзебез татар телен саклап калу, үстерү өчен ниләр эшлибез?

Рус мәктәбендә татар теле дәресләрен теләп, яратып өйрәнәбез. Мәктәп, район, республикакүләм чараларда актив катнашабыз, татарча тапшырулар карыйбыз, газета-журналлар укыйбыз. Язучыларыбызга, туган телебезгә багышлап стенгазеталар чыгарабыз, язучыларыбызның әсәрләрен сәхнәләштерәбез. Якташ һәм республикабыз язучылары белән даими очрашулар үткәрәбез. Туганнарыбыз, дусларыбыз белән татарча аралашабыз. Татарча җырлыйбыз, сөйлибез, уйныйбыз, уйлыйбыз.

1996 нчы елдан бирле мәктәбебездә “Бәхетлеләр” драмтүгәрәге яшәп килә. Драмтүгәрәккә 5-8 нче сыйныф укучылары бик теләп йөри. Алар татар язучыларының драма әсәрләрен сәхнәләштереп, бик күп конкурсларда катнаштылар һәм даими рәвештә укучылар, ата-аналар алдында чыгышлар ясыйлар.Укучыларыбыз сәхнә аша аралашырга, саф татар телендә дөрес, матур сөйләшергә дә өйрәнәләр. Мәктәбебезнең иҗат белән шөгыльләнүче укучыларының шигырьләре район газетасында да, аерым “Ни чәчсәң, шуны урырсың” дигән китапта да басылып чыктылар. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары телебезне саклап калу, үстерү өчен төрле кызыклы чаралар үткәрәләр. “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе бездә даими алып барыла. Акция кысаларында укучылар, укытучылар, ата-аналар, җәмәгатьчелек бик актив катнаша. Тәнәфесләрдә татарча җырлар җырлыйбыз, тыңлыйбыз. Татарча газеталар чыгарабыз, “Сабантуй”, “Ялкын” газета-журналларына күзәтү ясыйбыз, татар телендә телевизион тапшырулар карыйбыз, “Яңа гасыр” татар радиосын тыңлыйбыз. Рус милләтеннән булган укытучыларыбыз да бу бәйге кысаларында үзләренең татарча белүләрен күрсәтәләр. Кибетләрдә, урамда, ашханәдә – һәр җирдә татарча гына сөйләшәбез. Өлкән буын кешеләребезгә татар телендә аралашуыбыз бик ошый.

Якташ шагыйрьләребез, язучыларыбыз белән безнең мәктәптә очрашулар еш үткәрелеп тора. Минем кулымда якташ шагыйребез Илдус Гыйләҗевнең “Җир китабы”. И. Гыйләҗевнең шигырьләрендә шигьри, юмарт, бай, милли җаны кырыс дөнья белән та ртыша. Ләкин барыбер ул – халык, милләт гаме белән яшәүче ир, ил агасы, аксакал булып күз алдына килеп баса. Халык язмышы, милләт – тел язмышы өчен борчылу, халкы белән горурлану хисләре белән тулы шигырьләреннән, чыннан да, “Болгар атлы халыкның да чаткыллары уйный миндә” дигән юллар белән килешми мөмкин түгел.“Татарлыгым торсын күренеп” шигырендә шагыйребез үз теле, үз милләте белән горурлану хисләрен яшермичә яза. ”Булмый кичереп” шигырендә шагыйребез татарча сөйләшергә оялган кызның “Не хочу я, мама, быть татаркой” дип елавын да...Чит милләткә хезмәт итүчене

Аңлап була, булмый кичереп...” – дип яза.

Ә якташыбыз, Г.Тукай бүләге иясе Марсель Галиев үзенең “Рух” китабында туган телебезнең матурлыгын, көчен, тәмен, ямен түбәндәге юлларда менә ничек матур итеп сурәтләп бирә:

Минем өчен шушы телдә - кояш чыга,

Җир әйләнә, йолдыз калка.


Минем өчен шушы телдә - кошлар сайрый,

җилләр исә, дөнья гүли.

Минем өчен шушы телдә - Идел ага,

иген үсә, илем ныгый.

Минем өчен шушы телдә - тормыш гаме,

бәхет тәме, дөнья яме.

Якташ шагыйребез Рөстәм Зәкуанның шигырьләрендә милләт гаме, халык борчуы, тел, халык язмышы ята. “Туган теле кирәк кешегә” шигырендә

”Бабамнарның данлы узганнарын

Аңлата тик туган тел генә.

Серен ачар өчен Тукайларның,

Туган теле кирәк кешегә.”- дип яза ул.

Кызганычка каршы, татар теленең аралашу даирәсе кими. Әгәр дә кеше җәмгыятьтә татар теленә ихтыяҗ кимегәнен сизә икән, ул тиз арада рус телен үзләштерә. Тел ул - мирас, ата-бабаларыбыздан калган казаныш. Әгәр дә телгә карашыбызны үз­гәрт­мәсәк, ул югала баруын дәвам итәчәк.

Нәтиҗә ясап, шуны әйтәсем килә: телебезне саклау һәм үстерүгә игътибарны арттырырга, телебез чуарланмасын өчен, ике телне дә яхшы үзләштерергә, һәр телнең үзенә генә хас үзенчәлекләрен өйрәнергә кирәк. Татар теленә ихтыяҗ булдырырга, ана телендә белем алырга күбрәк мөмкинлек тудырырга, татар мәктәпләрен, авылларын бетерү - Туган телнең тамырына балта чабу, шуңа күрә татар авылларын һәм мәктәпләрен саклап калырга, аларның үсешенә күбрәк мөмкинлекләр тудырырга кирәк. Бүгенге көндә яшьләребез, укучыларыбыз күп вакытларын интернеттта үткәрәләр, шунлыктан интернет челтәрендә татар телендә төрле уеннар, фильмнар, видеороликларны күбрәк урнаштырырга, татарча электрон дәреслекләр, татарча сайтларны булдырырга кирәк. Татарстан районнарында халык арасында төрле очрашулар, чаралар, җыелышлар татар телендә алып барылсын иде. Мәктәп программасында гореф-гадәтләребезне, тормыш-көнкүрешебезне чагылдырган әдәби әсәрләр күбрәк булсын иде. Эшкә алганда да ике телне дә камил белгән кешеләргә өстенлек бирелсен иде.

Җандай кадерле гүзәл, Туган телем минем! Киләчәктә сине саклап, яклап кала алсак иде! Һичшиксез, мин дә борынгыдан ядкарь булып калган туган телемне - татар телен кадерләп саклармын, үземнән соң килгән буынга әманәт итеп тапшырырмын. Алдагы көннәремдә дә ерак бабамнар рухын рәнҗетмичә, туган телемә тап төшермичә яши алсам иде.

Дәбият

1. Илдус Гыйләҗев “Яратканга күрә” китабы, “Горурлыгым”, “Булмый кичереп” Казан.Тат.кит.нәшр., 2006

2. Рөстәм Закуанов “Күңел тыкрыклары”китабы, “Туган теле кирәк кешегә”, 55 нче бит, Казан. “Идел-Пресс”.2009

3. Марсель Галиев “Рух” китабы, “Ана теле” 9-11 бит.Казан:Тат.кит.нәшр.,2005

4. “Сабантуй” газетасының “Үз телем” кушымтасы, 2003 нче ел

5. “Сүз – фикернең көзгесе”, “Маяк” иҗтимагый-сәяси район газетасы, №38 (9942) 28 нче март 2002 нче ел

6. Сафиуллина Ф.С., М.З.Зәкиев “Хәзерге татар әдәби теле” Казан “Мәгариф” нәшрияты 2002 нче ел

Наши рекомендации