Шигърият ҺӘм халык Җырлары
Сәхәбетдинова И.,
Сарман районы икенче санлы
Җәлил урта гомумбелем бирү мәктәбе
Фәнни җитәкче: Шәйдуллина Ч.К.
Халык иҗаты – әдәбиятның нигезе. Ул бер тылсымлы көч һәм һәр язучы шушы тылсымлы көчкә таяна, аннан файдаланып гүзәл әсәрләр иҗат итә. Әдәбият белән халык иҗаты һәрвакыт тыгыз мөнәсәбәттә яшиләр. Бу бәйләнеш аша без халкыбызның данлы тарихы, дөнья әдәбиятының үсешен өйрәнә алабыз. Ил үткәне турында сөйләүче әсәрләр күп, хәзерге әдәбиятның иң борынгы истәлекләре булган Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф", Котбның "Хөсрәү вә Ширин", Сәйф Сараиның "Гөлстан" кебек әсәрләрендә төрле традицияләрнең үзара бергә берләшүен ачык күрергә була.
Фольклор ул - зур байлык. Юкка гына Гомәр ага Бәширов аңа югары бәя бирмәгән: "Халык дибез, халык акылы, халык иҗаты, халыкның гореф-гадәте, яхшы традицияләре, дибез. Халыкның мең еллар буе тупланган бу тормыш тәҗрибәсе, шул тәҗрибәнең сөземтәсе булган яшәеш фәлсәфәсе мәкальләрдә яки табышмакларда гына түгел, бәлки җыр һәм орнаментта да, әкият белән мәзәктә дә һәм гореф-гадәттә бик матур чагыла." [Бәширов 1974:12]
Бу хезмәтемдә мин фольклорның, аеруча халык җырларының поэзиягә йогынтысын күзәттем, һәм моны Г.Тукай, Һ.Такташ, Х.Туфан, С.Хәким поэзияләре аша өйрәндем. Халкыбызның мирасы тормышның үзе кебек, колач иңли алмаслык киң һәм тирән, аның иге-чиге юк. Әдипләребез, шушы мирасны бик сак кына файдаланып, яңа төсләр белән баетканнар, кабатламыйча яңа үрләргә күтәргәннәр. Шуның нәтиҗәсендә яңа гүзәл әсәрләр туган.
Әдәбиятны халык иҗаты белән якынлаштыруның гүзәл үрнәкләрен калдыручы - иң беренче чиратта бөек шагыйребез Габдулла Тукай. Ул фольклорда тупланган табигый матурлыкны, гадилекне, халкыбызның рухын, холкын, яшәү рәвешен чагылдырган мисалларны энҗе кебек җыйган да үзенең үлмәс әсәрләренә тезгән. Аның шигырьләре җырлап торалар, эмоциональ яңгырыйлар, әдәби теле халык сөйләменә шундый якын. Ф.Әмирхан юкка гына "Тукайның шәхси дошманнары да аның шигырьләрендәге халык рухын, халык әһәнен, халык музыкасын инкарь итә алмадылар" [Әмирхан 2002: 573] дип язмагандыр.
Тукайның халык авыз иҗатына хөрмәте аның балачагынннан ук киләдер, минемчә. Тукай бик яшьли ятим калган, кимсетелгән, төрле җәфаларны күп күргән шәхес. Яшәү көчен, юанычны ул халык җырларыннан, әкиятләрдән тапкандыр, авыр вакытларында шуларга таянгандыр. Менә шушы мәхәббәт, халкыбызга, телебезгә булган мәхәббәте аннан бөек шагыйрь ясаганнар. "Мин кечкенәдән үк җырчы идем. Кайда ишетсәм дә, җырлау тавышын салкын кан белән тыңлый алмый идем.... Мәдрәсәдә мине җырчы диләр иде. Кечкенәдән үк күңелемә кереп урнашкан җырулар сөймәкемнән миндә туган телемезгә сөю тугъды. Әгәр шул җырулар ярдәм итмәсә, мин туган телебезне сөймәк кеби бер олуг нигъмәткә малик була алыр идеммени? Яшәсен халык әдәбияты, яшәсен туган тел!" [Тукай 2002: 259] дип язган бит ул. Ул зур ышаныч белән: "Халык җырлары безнең киләчәктә мәйданга киләчәк әдәбиятымызга, бер дә шөбһәсез, нигез булачактыр" [Тукай 2002: 261]дип язган. Җырларның балада туган телгә мәхәббәт уятуы, тыңлаган җыры аның киләчәген билгеләве турында кисәтә кебек: "Халык җырларының җәүһәр вә якутлардан да кыйммәтле бернәрсә булганы өчен дә, аларга әһәмият бирергә кирәк"[Тукай 2002: 264]. Язып кына калмый, ә бу җырларны җыюга, туплауга күп көч куя. Халык җырларын ул Җаекта мәдрәсәдә укыганда ук керешә. Тукай җәйге ялга китүче шәкертләргә үз төбәкләрендәге әкиятләр, җырлар һәм башка халык авыз иҗаты әсәрләрен язып килүләрен сорый торган булган. 1910 нчы елда аның "Халык моңнары" дигән китабы чыга. "Җыючысы Шүрәле" дигән имза белән чыккан бу җыентыкка шагыйрь үзе җыйнаган 51 халык җырын һәм "Сак-Сок" бәетен урнаштырган.
Халкыбызның бай мирасына таянып язылган "Әллүки", "Тәфтиләү", "Зиләйлүк", "Туган тел" кебек җырлары инде хәзер аныкы итеп түгел, ә халык сүзләре итеп кабул ителә. Халык әкиятләре үрнәкләренә нигезләнгән "Су анасы", "Кәҗә белән Сарык әкияте","Шүрәле" әкиятләре дә, әкият алымнары бик уңышлы кулланылган "Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш" поэмасы да халыкныкы кебек.
30 нчы елларда мәйданга килгән Һ.Такташ, аннан М.Җәлил, Х.Туфан, соңрак С.Хәким Тукай традицияләрен дәвам итәләр.
Һ.Такташ халык мирасын иҗатында гына кулланып калмый ә аны фәнни-теоретик өйрәнү эшенә дә керешә. Үзенең мәкаләләрендә ул чордаш шагырьләрен халык иҗатына игътибарлы булырга, халык характерын, көнитешен, рухын тирәнрәк сурәтләүгәһәм тел байлыгын фольклордан өйрәнергә чакыра. [Такташ 1963: 228].
Муса Җәлилнең "Алтынчәч" поэмасының нигезенә "Җик Мәргән" эпосының темасы һәм "Алтын чәчле кыз" әкияте күренешләре алына. Ә “ат ташучы" поэмасындагы Фәйрүзәне халык җырындагы юллар белән тасвирлый:
Буе зифа, тал кебек,
Йөзе алсу, таң кебек,
Күз карашы чулпан кебек,
Сүзе татлы бал кебек. [Җәлил 2006: 384]
Муса Җәлилнең Заһид Хәбибуллин көй язган "Сагыну" җыры да бик тиз халыклаша.
Гөл чәчәкләре өзәм мин,
Юлларыңа тезәм мин,
Бик сагындым, бәгърем,
Бик сагындым сине,
Әле дә ничек түзәм мин. [Җәлил 2006: 165]
"Төрле чагыштыруларга бай булган Х.Туфан иҗаты турында әдәбият галиме Т.Галиуллин болай дип язды: "Биредә мәкаль һәм лирик җыр, бәет һәм йола традицияләрен бергә кушу, һәммәсенең дә иң яхшы сыйфатларын җыеп алган уртак рәсемне эзләү тенденциясе сизелә. Форманың сәнгатьчә камиллеге, хиссилек, лиризм – җырдан, драматик киенренкелек – бәеттән, образ төгәллеге – мәкаль-әйтемнән килә"[Миңнуллин 1998: 67].
Шагыйрьнең күп кенә шигырьләренең эпиграфлары - халык җырлары. Алар укыласы шигъри әсәрнең асылын ачып бирәләр.
Агыйм дисәм, барыйм дисәм,
Аккош бүлә юлымны.
("Тынма, давыл".)
Исле гөлләр исе булып
Исләремә төшәсең.
("Исле гөлләр исе булып".)
Агач булсам янар идем,
Тәннәрем чи, ут капмый.
("Арала".)
Татар халык авыз иҗатын табигать сурәтләреннән, аның күренешләреннән, кошларыннан, хайваннарыннан башка күз алдына китерүе кыен. Алар бик күп халык җырында очрый. Табигатьне танып-белүгә омтылу, кешенең хис-кичерешләрен табигать күренешләре аша бирү Х. Туфан иҗатында аеруча ачык күренә:
Каеннар утыра зиратта
Траур кигән кебек,
Синсез дә монда ямансу,
Кит әле, дигән кебек. [Туфан 1990: 6-7].
С.Хәким исә үзен дулкынландырган тойгылары, уйлары турында табигать белән киңәшә. Ул табигатьне читтән генә күзәтми, ә шул тирәлектә яшәгән, үз иленә хезмәт иткән шәхеснең кичерешләрен, омтылышларын, уйларын җырлый.
Урман җуйган иске матурлыгын,
Кая киткән сайрар кошларым.
Нинди давыл узган, шаулап үскән
Агачларның кисеп очларын. [Хәким 1999: 167].
С.Хәкимнең "Фазыл чишмәсе" исемле җыры хәзер дә яратып башкарыла, тыңлана торган җыр. Биредә халык җырларына хас сурәтләү алымнары күп: өздереп карау, тел тибрәнү, чылтырап аккан чишмә, ялкыным түгелде йөрәгемнән һәм башкалар.
Әдәбият – фольклор бәйләнешендә төп урынны әдәбият алып тора. Әдәбият үсә, яңарып тора. Халык авыз иҗаты әсәрләре әдәбият үсеше белән яңара, яңа яклары белән ачылып тора. Ә бу исә буыннан-буынга тапшырылып килгән бәһасез байлыкны килер буыннар өчен сакларга кирәклек турында сөйли. Бары шул вакытта гына алар үрнәгендә тагын гүзәл әсәрләр язылачак, яңа әдәби ачышлар туачак. Яңа әсәрләрнең һәрберсендә диярлек халкыбыз мирасы чагылышын таба алачагыбызга мин шикләнмим.
Әдәбият
Әмирхан Ф. Сайланма әсәрләр. – Казан, 2 т., 2002. - 603 б;
Бәширов Г. Бүген дә, иртәгә дә. Әдәби тәнкыйть, публицистика, истәлекләр. - Казан, 1974. – 134 б;
Галиуллин Т. Илһам чишмәләре. Монография. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 365 б;
Җәлил М. Әсәрләр. – Казан, 3 т., 2006. - 456 б;
Миңнуллин К.М. Шигърият һәм җыр. – Казан: Мәгариф, 1998. - 287 б;
Такташ Һ. Пьесалар, хикәяләр, мәкаләләр. – Казан, 1963. – 256 б;
Тукай Г. Сайланма әсәрләр. Шагыйрь турында истәлекләр. - Казан: Татарстан Республикасы "Хәтер" нәшрияты (ТаРИХ), 2002. – 511 б.
Туфан Х. Гүзәл гамь. – Казан, 1990. – 38 б;
Хәким С. Үз тавышың белән. – Казан, 1999. – 224 б.