ЗӨлкарнӘен патша

Борын–борын заманда бурган икән, ди, бер сәүдәгәр.Көннәрнең берендә бу сәүдәгәр чыга, ди, сахрага. Йөри бу. Сахра буйлап йөри торгач, кибеп беткән адәм башына юлыга бу. Баш сөяген кулына алып карый, карый да бу шакката. Башның маңгай турысына: “Бу Зөлкарнәен патшабашы. Бу баш иясе терек вакытында кырык кешене һәлак итте, үлгәч сиксзн кешенең башына җитәчәк”, – дип язылып куелган, ди.

Ярар, сәүдәгәр бу баш сөяген капчыгына салып өенә алып кайта. Өенә кайту белән аны вак кына итеп төя дә, бер чүпрәккә төреп, сандык төбенә яшереп куя, ди.

Көннәрдән бер көнне бу сәүдәгәрнең кызы сандык төбендә яткан бу төргәкне күреп гаҗәпләнә. “Бу нәрсә икән?” – дип төргәк эчендәге порошокка телен тидереп карый, ди. Телен тидерүе генә була, шунда ук бу көмәнле була.

Кызы бер дә юктан гына көмәнле булгач, атасына бик зур хурлык бит инде. Кызы баланы табу белән, болар бу даланы урманга алып барып ташлыйлар, ди. Урманда ятып кала, бу. Озак та үтми, бала янына көн дә бер кыр кәҗәсе килеп, имезеп, үлемнән коткара, ди. Малай ел үсәсен ай үсеп, алты яшенә җитә. Алты яшенә җитү белән ул үз авылына кайтып китә, ди. Авылына кайтып, урам буйлап йөри, бу. Йөри торгач үзенең бабасын очрата. Бабасы моны өенә алып кайтып тәрбияли башлый.

Бу кеше үзе алтын–көмеш, гәүһәр–якутлар белән сату итә икән, ди.Бер заманны бу шулай унике гәүһәр таш сатып алып кайта. Әлеге алты яшлек малай бабасы алып кайткан ташларны кулына алып карый да:

–Бабай, – ди, – менә бу унике ташның алтысы чын таш, ә алтысы ясалма ташлар, – ди.

Малаеның шулай дип әйтүе була, бабасы бик күп акча биреп алган теге ташларын күтәреп алып китә, ди, теге алдакчы сәүдәгәр катына.

Барып керү белән әйтә бу:

–Син нәрсә, ди, мине алдатансың икән бит, ди. Син саткан ташларның алтысы гына чын гәүһәр икән, ә алтысы ясалган нәмәстәкәйләр икән, – ди.

–Ә исн аларның ясалма икәнлеген кайдан белдең соң?” – ди.

– Минем алты яшлек улым бар, ди, ул бик зирәк малай. Шул әйтеп бирде синең алдашканыңны, – ди.

– Ярый, ди, чиннан да зирәк, чыннан да үткне малай икән ул, сат син миңа аны, ди.

Теге малайны бабасы, бик күп уйлап тормый, сатып җибәрә гәүһәр сатучыга. Гәүһәр сатучы малайны өенә алып кайтып, аннан акыл алып яши, ди.

Шул ил патшасының кырык кызы бклган икән, ди. Көннәрдән бер көнне бк кызлар бер карт балыкчы янына барып:

–Бабакай син безгә алтын балык күрсәт әле, – дип әйткәннәр, ди.

Балыкчы карт бу патша кызларын күл буена алып барып, үзе тоткан балыкларын күрсәтә башлаган, ди. Патша кызлары күл буена барып җитү белән, авызларын–йөзләрен каплап, балыклардан оялып торалар икән. Бабай, кызларның уңайсызланып, оялып торуларын күреп:

– Нигә сез болай авызларыгызны, битләрегезне каплап торасыз? – дип сораган, ди.

Кызлар:

_–Балыклар арасында да иркәкләре бардыр, менә без шклардан оялып торабыз, бабай, – дип җавап биргәннәр, ди.

Патша кызларының бу кыланышлары турындагы хзбзр теге гәүһәр сатучы кешегә дә барып җиткән. Ул үзенең алты яшлек малаена:

–Улым, әнә безнең патша кызлары күл буенда булганнар, күлдәге балыклардан оялып, йөзләрен дә ачмаганнар. Алар шулхәтле саф, шкрхәтле хыянәтсезләр микәнни? – дип сораган.

Малай әйткән:

– И агай, дигән, аларның кем икәнен беләсегез килсә, патша сараена барып карагыз. Патша сараенда ул кырык кызның кырык бүлмәсе булыр, ә ул бүлмәләрнең һәрберсендә берәр егет яшәр, – дигән.

Шулай итеп, терек вакытында кырык кешене һәлак иткән Зөлкарнәен патша, үлгәч тә сиксән кешенеү башына җиткән, ди.

ЗӨҺРӘ

Борын заманда бер карт белән карчык булган, ди.

Боларның балалары булмаган, ди. Шуннан, бервакыт карчык бер кыз китергән. Исемен Зөһрә дип кушканнар. Бик тә чибәр булган, ди, бу кыз бала. Күз тимәсен дип, аны урамга да чыгармаганнар, кешегә дә күрсәтмәгәннәр. Алай да халык белгән боларның кызлары барлыгын. Моңа ун дүрт яшь тула. Бер көнне күрше кызлары керәләр дә:

— Әби, Зөһрәне безнең белән кыенырга җибәрче, – диләр.

Әби әйтә:

— Ни сөйлисез, безнең кызыбыз юк ич, – ди.

Тегеләр:

– Юк, бар, без беләбез, – диләр. Әби үзенекендә тора, җибәрми.

Өч көн керәләр күрше кызлары. Ахырда әби җибәрә. Зөһрәне киендереп, бизәндереп чыгаралар.

— Кара аны, югалып әллә кайларда йөрмә, тиз кайт! –ди.

Шаккаткыч чибәр булган кызлары. Баралар кызлар авыл читендәге күлгә. Тиз–тиз чишенәләр дә чумалар күлгә. Киемнәре ярда кала. Менә бер заман кыенып туйгач, кызлар чыга башлыйлар, киенәләр. Зөһрә дә чыга, чыкса, киемнәре өстендә бастырык буе елан ята. Кызлар барчасы куркып качалар. Бу да курка, якын килми, үксеп–үксеп елый. Качып китер иде, киемнәр кирәк, ятсына кеше күзеннән. Шулчак елан телгә килә:

— Син елама, Зөһрә, – ди, – мин сиңа тимәм, киемеңне дә алырсың, – ди, – тик әйт син, миңа тырмышка чыгырсыңмы? – ди.

Зөһрәнең коты алына:

– Абау, ни сөйлисең? – ди.

– Әйтәсе сүзем шул, – ди кара елан, – сиңа ун сигез яшь тулу белән сине килеп алырмын, әзерләнеп тор, – ди.

Елан шул сүзләрне әйтә дә күлгә чума. Кыз аптырап, куркып кала. Өйгә кайткач, әнисе сорый:

— Кызым, сиңа ни булды? Ак мамык төсе кергән үзеңә, – ди.

Зөһрә барчасын сөйләп бирә.

Кара еланга тырмышка чыгасым юк, коткарыгыз, әнием, – ди.

– Кайгырма, балам, күз нурым, – ди анасы. – Сине еланга бирер өчен тудырмадым, әмәлен табарбыз, – ди.

Зөһрә тынычлана инде.

Көн артыннан көн үтә, кыз үсә, ун сигез яшькә җитә. Болар йортларын, елан кермәслек итеп, чуен койма белән койдыралар.

Беркөнне Зөһрә йөгереп керә дә коты чыгып:

— Әнкәй, елан килә, – дип кычкыра.

Чыксалар, бөтен күк йөзе караңгыланып килә, дөньяның асты өскә әйләнә. Аждаһалар, пәриләр, җеннәр, еланнар – берсе дә калмаганнар. Болар тиз генә йортка кереп бикләнәләр. Еланнар килеп тә җитә. Кара елан тыштан әйтә:

—Син, Зөһрә, сүзеңдә тормадың, әзерләнеп көтмәгәнсең. Чыгасыңмы, юкмы, мин килдем, – ди.

Зөһрә әйтә:

– Юк, сиңа чыгасым юк, килгән юлыңнан кире кит, ди.

– Мин синнән башка китергә килмәдем, вакытым кыска, чыгасыңмы?

– Юк, чыкмыйм, – ди Зөһрә.

Елан:

– Алайса, көч белән алырмын, – ди.

Шундан өй почмагы күтәрелә башлый. Әби дә, бабай да бик куркышалар. Зөһрә, язмышым шулдыр инде, дип, әйтә тегеңә:

— Чыгам, кара елан, чыгам, – ди.

Өй шундук үз урынына утыра. Зөһрәне урамга чыгаралар. Каршысында теге кара елан бөтерелә. Бөтен тирә–якта пәриләр, җеннәр, еланнар сызгыра, ыжылдый. Кара елан бер селтәнә, барчасы югала.

Елан әйтә:

– Әйдә, киттек, – ди.

Кыз әйтә:

– Әйдә, –ди.

Китәләр болар парлап. Елан шуышып яннан бара. Зөһрә атлап бара. Күлгә җиттеләр. Елан әйтә:

— Мин сиңа уралырмын да күлгә чумармын, син курыкма, – ди.

— Курыкмыйм, – ди Зөһрә.

Кызның куркуы беткән инде.

Елан урала да күлгә чумалар. Су төбеннән барып бер ишеккә җитәләр. Елан ишекне ача да башта үзе төшә. Аннары Зөһрәне төшерә. Түбәндә алтын баскыч икән. Кара елан шул баскычка бер орына, ике орына да искиткеч матур егеткә әверелә. Шунда әйтә кызга:

— Син курыкма миннән, мин үзем дә адәм баласы. Ба­ла чагымда җеннәр урлаган мине. Хәзер бөтен гыйлемлекләрен отып алдым да патша булдым үзләренә, – ди.

Шулай дигәч, Зөһрәгә җан керә. Егеткә шундук гашыйк була.

Патша егет шәһәрне күрсәтә. Ни генә юк монда! Барчасы алтыннан, көмештән. Болар тиздән өйләнешәләр дә тора башлыйлар. Егет җеннәрне бик каты эшләтә икән. Адәмнәргә һич тидертми икән үзләрен.

Өч елдан боларның өч балалары була, берсеннән–берсе матурлар, пешкән алма кебекләр. Тора торгач, Зөһрә әтисен–әнисен, туган илен сагына башлый.

Беркөнне әйтә бу иренә:

— Син мине туган йортыма ике атнага җибәрче, балаларымны да күрсәтер идем, – ди.

Патша каршы түгел.

— Яхшы, барырсың, ди, күчтәнәчкә алтынын, көмешен – күпме кирәк ал, әби белән бабайга гомерлек булсын, – ди.

Хатыны күп итеп алтын, көмеш тутыра. Өч баласын үзе белән ала. Патша хәзер озата бара инде боларны. Алтын баскычка җиткәч, өч тапкыр орынган иде, кара елан булды тагын. Боларны, урап, күл читенә чыгарып куйды. Шунда хатыны саубуллашып китергә иткәндә:

– Син ничек кайтырсың соң, беләсеңме? – дип сорый.

– Белмим, – ди хатын.

– Син әйтерсең: «Диюләр патшасы, бире чык!» – диярсең, мин чыгырмын, – ди егет. – Тик беркемгә дә әйтмә, әйтсәң, мин үлермен, – ди.

Хатын китә. Кайткач, елашып күрешәләр, әтисенә–әнисенә гомерлек байлык бирә, балаларын күрсәтә. Ял итәләр болар рәхәтләнеп. Китергә бер көн калгач, хатын җыена, әзерләнә башлый. Ирен, диюләр патшасын, бик яман сагына хәзер, тизрәк кайтасы килә. Шунда әнисе бик каты сораша торгач, Зөһрә серне ача: шулай–шулай дигәч, ирем елан булып чыга, – ди.

Бу балалары белән йокларга яткач, әнисе әйтә: «Юк, еланга кире җибәрмим, үземдә калдырам», – ди..

Төнлә, сәгать уникедә, кулына кылыч алып, үзе күл янына килә.

– Диюләр патшасы, бире чык, – ди.

Озак тормый, күл төбеннән кара елан чыга. Кара еланның чыгуы була, кылыч белән аның башын чабып та өзә. Кара елан бөтерелеп кала шунда. Әби үзе тиз–тиз кайтып китә дә ятып йоклый.

Иртән кызы торып китергә җыена, әнисе аңа:

– Ашыкма, кызым, барыбер кайтырсың, – ди.

– Юк, юк, әни, кире кайтмам, – дип, Зөһрә балалары белән күл буена чыгып китә. Ул ирен бик тә сагынган шул.

Бара күл буена.

— Диюләр патшасы, бире чык! – дип кычкыра.

Беркем чыкмый. Бераз торгач, тагын кычкыра, тагын кычкыра, әмма елан чыкмый. Аптырап кала хәзер бу. Күл өстен кара томан каплаган, тып–тын. Бакса шунда, аяк астында башы ята. Үкереп елап җибәрә, башын коча–коча елый. Эшне, әнисенең хыянәтен аңлап ала бу. Эзли торгач, еланның гәүдәсен таба. Балалары белән елаша–елаша чокыр казып, елан патшаны күмәләр. Шуннан соң Зөһрә олы баласын ала да елый–елый һавага ыргыта.

— Бар, син сандугач бул, иртә-кич кешенең күңелен юат, – ди. Олы баласы сандугач булып очып китә.

Икенче баласын да кулына ала.

— Син, балам, күз нурым, карлыгач бул, җитезлегең белән кешене сокландыр, – ди. Бусы карлыгач булып очып китә.

Өченче баласын алып, озак–озак үксеп тора да:

— Ә син, алтыным, сыерчык бул, барча телләрне белүче кошкай бул, – ди.

Бу бала сыерчык булып очып киткәч, Зөһрә бер тилпенә, ике тилпенә, өч тилпенә дә күгәрченкәй кошка әверелә.

Сандугач, карлыгач, сыерчык, күгәрчен кошкайлар әнә шулай дөньяга килгәннәр, ди.

ЗӨҺРӘ КЫЗ

Булган, ди, бер карт белән карчык. Аларның Зөһрә исемле бик матур, бик уңган берденбер кызлары булган. Бервакыт карчык үлеп киткән. Үлгән вакытында кызына: “Синең үз гомереңдә бер үтенечең үтәлер”, – дип әйткән, ди. Карчыкны җирләгәннәр. Күпмедер вакыт үткәч, карт яңа карчыкка өйләнгән. Бик усал булган ул карчык. Кызга бер дә көн күрсәтмәгән. Кызның әтисе өйдә булса – бер сүз дә әйтми икән, ә чыгып китсә – азаплый башлый икән. Барлык авыр эшләрне кыздан эшләткән бу. Шулай бервакыт, эш булмагач, теге карчык иләк белән су ташырга кушкан кызга. Айлы төн икән. Күк йөзе аяз, ди. Йолдызлар җемелдәшеп торалар, ди. Кыз шулхәтле интеккән су ташып, һич түзәр әмәле калмаган. Айга караган да: “Әй Ходаем, җирдә болай интегеп яшәгәнче, айга ашырыр идең мине”, – дигән. Һәм айга ашкан. Җәбердән котылган. Тулган ай вакытында әтисен сагынуын басалмый гел җиргә карап тора икән ул хәзер.

ЙОРТ ТОТМАС

Әүвәл заманда, кәҗә команда, саескан сотник, карга үрәтник чагында торганнар икән, ди, бер авылда карт белән карчык. Боларның бердәнбер генә кызлары да бар икән. Картлар үзләре ярлы гына булсалар да чамадан тыш іавалы булганнар. Шуңар күрә аларның кызларын әллә ничә урыннан кияүгә сорасалар да, сораучыларның әле бер җиреннән, әле икенче җиреннән гаеп тапкан булып, кире кайтарып җибәрә икән болар.

Шулай итеп еллар узган. Бара–тора кызларны берәү дә сорамас булган. Бик озак көтеп–көтеп тә яучы килмәгәч, ахырда үзләренә чыгарга туры килгән. Үз авылларына, күрше авылга сүз салганнар, ләкин кияү табылмаган. Шуннан соң алар ил-күршедән өметләрен өзеп, алтмыш чакрымдагы чит авылга киткәннәр.

Авылга барып керсәләр, каралтысыз–курасыз өй буенда сәләмә генә киенгән бер егет утыра. Картлар аның янына барып сорашырга тотынганнар.

– Нихәл, егет, исәнме?

– Шөкер,үзегез сау гынамы?

– Хатының бармы?

– Юк.

– Өйләнергә исәбең юкмы соң?

– Исәп юк түгел.

Картлар бер–берсенә карашып куйганнар. Карчык егеттән:

– Атың ничек соң, угылым? – дип сораган.

– Атым “Йорт тотмас”, – дип җавап биргән егет.

Картлар колактан–колакка сөйләшкәннәр дә: “Рәте–чираты да күренми, йорты–җиренең дә юне юк, исеме дә җитмәсә шундый күңелсез икән”, – дип, алга таба киткәннәр.

Бу егет шушы авылда берьялгызы тора, ата–анасы юк. Үзе бик ялкау, эшлексез нәрсә икән. Аны шул рәтсезлеге, дөнья көтә белмәве өчен авылдашлары “ Йорт тотмас” дип йөри торган булганнар. Іәммә кеше “Йорт тотмас” та “Йорт тотмас” дип йөргәнгә, аның чын исемен белүче дә юк икән.

Эшлексез булса да, Йорт тотмас үзе хәйләкәр икән. Картларның сөйләшүеннән аларның нигә килгәнлеген аңлаган да, тиз генә өй артларыннан өйләнеп барып, икенче бер өйнең капка төбендә басып тора икән бу. Карт белән карчыкның икесенең дә күзләре начар күргәнгә, аны танымыйча башка егет дип белеп, баягыча сорашырга тотынганнар. Ахырда:

– Син ни атлы соң үзең? – дип сораганга каршы, ул:

– Йорт тотмас, – дип җавап биргән.

Картлар аның исемен яратмыйча, тагын алга таба атлаганнар. Йорт тотмас тагы әллә кайлардан әйләнеп, икенче капка алдында аларны көтеп торган. Картлар тагын аны танымаганнар. Эш исемгә килеп җиткән.

– Син ни атлы?

– Йорт тотмас.

Картлар аптырашканнар, уйлашканнар-уйлашканнар да: “Бу авылда іәммә халык Йорт тотмас атлыдыр ахры. Инде бәхетебез шуннандыр”, – дип, кызларын Йорт тотмаска бирергә булганнар.

Туй үткәч, Йорт тотмасны үзләренә йортка керткәннәр. Картлар йортында тора башлау белән, ул үзнең йорт тотмаслыгын күрсәтә башлаган.

Кайнатасы беркөнне моңа ат җигеп урманга утынга барырга кушкан. Йорт тотмас билен буып балтасын кыстырган да урманга киткән. Атны агачка бәйләп куеп, якында гына үскән бер наратны бик батырланып кисәргә тотынган. Агач, ауганда ат өстенә килеп төшеп, арбаны да ваткан, атны да үтергән.

Инде ни эхшләргә кирәк? Йорт тотмас бераз башын кашып торганнан соң, кулын селкеп, өйгә кайтып киткән. Кайтып барышлый бер күл яныннан узганда күрә: күл өстендә үрдәкләр йөзеп йөри. Йорт тотмас: “Іич югында үрдәк алып кайтырмын”, – дип, балтасын шуларга төзәп ыргыткан икән. Үрдәкләр очканнар, балта су төбенә төшеп югалган.

Йорт тотмас күп уйлап тормыйча, өстен–башын чишенеп ташлап, балтаны эзләргә суга кереп киткән. Күл төбенә чумып бик озак эзләгән, таба алмаган. Кырыйга чыкса, күрә: киемнәре юк. Алар урынында җилләр исә. Бу балта эзләп маташканда бер карак килеп аның киемнәрен урлап качкан икән. Йорт тотмаска өйгә ялангач кайтырга туры килгән. Шулай ул атсыз, арбасыз, утынсыз, балтасыз, киемсез, шыр ялангач көе яшеренеп кенә авылга кайткан да шыпырт кына сәндерәгә менеп яткан. Аның кайтканын берәү дә белми калган.

Менә берзаман кайнаталары белән хатыны килеп кергәннәр. Шул көнне икмәк салганнар икән. Хатыны мичтән икмәк алырга тотынган, ипиләрне: “Бусы әтигә, бусы әнигә, бусы үземә, бусы иремә”, – дип, аерып куя икән. Йорт тотмасның тамагы бик ачкан икән, ул үзенә дигән ипи зур микән дип карар өчен үрелгәндә, сәндерәдән егылып төшкән. Ул төшкән турыда ук идәндә дәү бер әрҗә белән каз мамыгы тора икән. Йорт тотмас әрҗәнең эченә үк килеп төшкән. Аның әрҗә эченнән чыгып килгәнен күреп, өйдәге халык іәммәсе җен дип белеп, кычкыра–кычкыра чыгып чапкан. Алар артыннан:

– Мин ул, мин! – дип Йорт тотмас та чыгып йөгергән.

Аның өсте юеш булганга, бөтен тәненә каз мамыгы сырышып, ул мамыктан әвәлгән төсле булган икән. Бер төркем халык җен дип аннардан качарга, икенче төркем халык аны тотар өчен артыннан куарга тотынган. Шулай итеп, авыл буенча байтак чапкач, аны тотып алганнар. Йорт тотмас икәнен белгәч, җыелган халык шаркылдап көләргә тотынган. Ул оялудан җир тишегенә керердәй булган.

Шуннан соң аны өйгә алып кайтып мамыктан әрчегәннәр, киендершгәннәр дә, кулына табак биреп. Бал алып менәргә базга төшереп җибәргәнәр. Үзенә дигән икмәкне, табакны күтәреп Йорт тотмас базга төшеп киткән. Икмәкне бусагага куйган да үзе баз эченә төшеп, мичкәдән бал агыза башлаган. Шул вакытта гөнаі шомлыгына каршы бер эт килеп бусага өстендәге икмәкне алып китмәсенме? Моны күреп, Йорт тотмас баздан сикереп чыккан да бал мичкәсенең чемәкәе белән табакны ата–ата этне куарга тотынган. Куа–куа әллә нихәтле җир киткән. Агып калган бал мичкәдә беткәнче аккан, баздагы карны эретеп саз ясаган.

Өйдәгеләр Йорт тотмасны көткәннәр–көткәннәр дә ахырда кайнанасы аның артыннан базга киткән. Баскычтан төшкәндә аягы таеп егылган да баз эчендәге баткакка башы белән төшеп баткан.

Йорт тотмас этне куып–куып та икмәкне ала алмый кайтып, баздагы бу хәлне күргәч, куркып, өйгә дә кермичә бу авылдан чыгып качкан.

КАМЫР-БАТЫР

Борын – борын заманда, кәҗә – команда, әби – бабай тумас борын, әти белән икәү генә торган чагында, бар иде, ди, бер карт белән карчык. Аларның балалары юк иде, шуңар кайгылары бик зур иде, ди.

Бер заман болар исәпләделәр, уйладылар да камырдан бер бала сыны ясап куйдылар, ди. Әби чыгып китте, ди, сыер саварга, бабай чыгып китте, ди, утын ярырга.

Керсәләр, исләре китте, акыллары таралды, ди: камыр сыны, малай булып, кәҗә бәтиләре белән уйнап йөри икән.

Камыр малай төн үсә, көн үсә, ай үсәсен көн үсә, ел үсәсен ай үсә. Бабай ясап бирде, ди, моңа шартаяк. Малай бер таянган иде, ди, шартаяк шарт итеп сынды, ди. Бабай төшеп китте, ди, тимерчегә, ясатты, ди, моңа тимер шартаяк.

Малай беркөнне урамга чыга – бер малайның аягын сындырып керә, икенче көнне чыга – икенче малайның муенын сындырып керә, ди.

Шуннан соң авыл халкы, җыелып, бабайга әйтәләр:

- Малаең малай төсле түгел, балаларны имгәтеп бетерә, теләсә кая куй! – диләр.

Чыгып китә малай дөнья гизәргә. Көн китә, атна китә, ай китә, ел китә, бер саплам җир китә. Барып керә, ди, бу бер карурманга. Очрый, ди, моңа бер аягын тышаулаган кеше.

Камыр-батыр сорый моннан:

- Нишләп тышауладың бу аягыңны? – ди.

Теге кеше әйтә:

- Миңа болай да таманга туры килә әле, – ди, – аягымны ычкындырсам, мин күккә очам, минем арттан кош – корт та очып җитә алмый, – ди.

Баралар, баралар, ди, бара торгач, очрый, ди, боларга борын тишеген бармагы белән кысып утырган бер кеше.

Камыр батыр сорый моңардан:

- Нишләп болай борын тишегеңне кысып утырасың? – ди.

Теге кеше әйтә:

- Миңа болай да таманга килә әле, – ди. – Югыйсә дөньяда зилзилә куба, бер борын тишеге белән өрдереп тә биш ташлы тегермән әйләндерәм мин, – ди.

Камыр батыр моны да үзе белән ияртеп алып китә.

Баралар – баралар, ди, болар, очрый, ди, боларга эшләпәсенкырын гына салган ак сакаллы бер бабай.

Камыр батыр сорый моңардан:

- Нишләп болай эшләпәңне кырын гына салдың? – ди.

Теге бабай әйтә:

- Миңа болай да таманга килә әле, – ди. – Мин эшләпәмне турыга кисәм, күз ачмаслык буран чыга, басып кисәм, җир йөзенә ике илле боз ката, – ди.

Камыр батыр монысын да үзе белән ияртеп китә.

Баралар – баралар, ди, болар, очрый, ди, боларга ук төзәп торучы тагын бер кеше.

Камыр батыр сорый моңардан:

- Нәрсә атасың син болай? – ди.

Ук төзәп торучы әйтә:

- Ә–ә–ә–нә күрәсеңме теге тауның кабыргасында, моннан алтмыш чакрым җирдә, бер чебен утыра. Шул чебеннең сул күзен атып чыгараем, – ди.

Камыр батыр моны да үзе белән ияртеп китә.

Тагын китәләр, ди. Беравык баргач, очрый, ди, боларга туфрак белән уйный торган сакаллы бер кеше.

Камыр батыр сорый моңардан:

- Нишләп болай уйныйсың? – ди.

Сакаллы кеше әйтә:

- Бу яктан сугам – бу якка тау өям, бу яктан сугам – бу якка тау өям, – ди.

Камыр батыр монысын да үзе белән ияртеп китә. Барып җитәләр болар бер байга, сорыйлар моның кызын.

Бай бик кире була, төрле хәйләләр кора.

- Минем кызым – бай кызы, патша кызыннан ким түгел, – ди. – Әйдә, миннән булсын яхшылык, – ди, – йөгерешчемне узсаң, бирсәм бирермен инде, – ди.

Китәләр йөгерешкә. Аягын тышаулаган егет алтмыш чакрым җирне бер – ике сикерүдә барып җитә дә, бай йөгерешчесе килеп җиткәнче дип, тау өстендә йоклап китә.Байның йөгерешчесе йөгереп, мәйданга кынлашып килгәндә, теге һаман йоклаган була, ди, әле.

Камыр батыр әйтә:

- Ай – һай, – ди, – бай малае җиңә бит, – ди. – Ат әле тегеңәр, – ди.

Алтмыш чакрымнан чебеннең сыңар күзен атып алучы кеше атып җибәрә, ук йөгерешченең колак яфрагын чеметтереп ала. Йөгерешче уянып китә дә мәйданга бай йөгерешчесеннән алда килеп җитә, ди.

Хәзер бай алай итә, болай итә, боларны алдап, чуен мунчага яба, ди. Әрдәнә – әрдәнә утын өйдерә, ут төртә, боларны яндырып үтермәкче була. Болар мунча эчендә пешә башлыйлар, ди. Камыр батыр бабайның эшләпәсен туры кидерә – мунча эчендә күз ачмаслык буран кузгала, ди. Алай да пешә башлыйлар, ди. Камыр батыр бабайның эшләпәсен батырып кидертә – мунча стенасына ике илле боз ката, ди.

Икенче көнне бай мунча ишеген ачып җибәрсә, шаккатып ботын чаба: болар барысы да исән!

Камыр батыр әйтә, ди, байга:

- Башымны катырма син минем, – ди. – Алыштанмы, салыштанмы? – ди.

- Алыштан да булыр, – ди бай, – салыштан да булыр. Минем сиңа бирә торган кызым юк, көчең җитсә алырсың, – ди.

Китте, ди, алыш, китте, ди, егып салыш. Шундый алыштылар, шундый салыштылар, ди, тигез җирдә түмгәк булды, түмгәк җирләр тигезләнде, ди. Көн сугыштылар, төн сугыштылар, ди, кич сугыштылар, бик озак сугыштылар, ди. Бер борын тишеге белән өрдереп тә биш ташлы тегермән тарттыручы кеше борын тишеген сызгырттырып җибәрә – байның утыз кешесе очып китә, ди. Туфрак белән уйнаучы бер яктан сугып җибәрә – утыз кеше күмелә, икенче яктан сугып җибәрә – утыз кеше күмелә, ди. Камыр батыр күсәге белән бер селтәнә – утыз – кырык кеше имгәнеп бетә, ди.

Бай түзә алмаган, кызын бирергә булган, ди. Кызны Камыр батырга биргәннән соң, утыз көн уен итеп, бик каты сыйланганнар, ди.

Туйларында мин дә булдым, аш – суларының чиге юк, бәлешләренең төбе юк, мичкә – мичкә бал куйганнар, үзләре чүмеч белән генә чумыралар, миңа сабы белән генә эләкте.

КАРАКОШ

Борын заманда булган икән, ди, бер карт. Бу картның өч кызы булган.

Көннәрдән бер көн карт базарга барырга җыена башлый. Китергә җыенганда ике кызын уятып сорый:

— Нинди бүләк алып кайтыйм? — дип. Кечесен уятырга кызгана. Китә бу базарга.

Шушы вакытта кече кызы төш күрә. Төшендә биек коймалар белән әйләндереп алынган бер бакчада бик матур чәчәк белән уйнап йөргәнен күрә. Чәчәк белән озак кына уйнагач, чәчәкне югалта бу, эзли–эзли һич тә таба алмый. Чәчәкне таба алмавына кайгырып, җылап уянып китә.

— Сиңа нәрсә булды, ник җылыйсың? — дип, нихәтле генә сорасалар да, кыз җавап бирми.

Бакчаларына чыгып, аннан да теге чәчәкне эзләп карый кыз, андый чәчәк булмый.

Әтиләре базардан кайта, алган бүләкләрен бирә. Кече кызга апаларына караганда да күбрәк бүләк алган була. Шулай булса да, кече кыз бүләкне этәреп кенә куя. Атасы гаҗәпләнеп:

– Ник алмыйсың? — диюенә кыз яшьле күзләрен сөртә–сөртә төшендә бик матур чәчәк күрүен сөйли.

– Миңа шул чәчәкне табып алып кайтсаң, бернәрсә дә кирәкми башка,— ди.

Атасы бу чәчәкнең бик еракта булуын белсә дә, алып кайтырга сүз бирә. Атасы әйтә:

— Алып кайтуын кайтырмын, тик ул чәчәк безгә файда китермәс,—ди.

Кыз анысына да карамый:

— Шул чәчәк кенә булсын! – ди.

Карт юлга чыгырга әзерләнә башлый. Шулвакыт бабасыннан калган бер кечкенә сандык исенә төшә. Үлер алдыннан бабасы: «Берәр авырлыкка төшсәң, шушы сандыктагы әйберләрне алырсың», – дип әйтеп калдырган була. Исенә төшереп, карт шул сандыкны ачып караса, сандыкта сыбызгы, өч бөртек чәч, башлары көмешләнеп, бөкләргә җайланып эшләнгән бер метрлы таяк була, ди. Карт шушы әйберләрне алып, азык–төлек алып, саубуллашып, сәфәр чыгып китә.

Байтак юллар киткәч, бик калын урманга җитеп, адашып йөри бу, бүреләр сырып алалар моны. Шулай аптырап торганда, кесәсендәге сыбызгысын исенә төшереп ала да өч тапкыр сызгырта. Шул чак, җир белән күкне бергә орып, бик каты өермә чыга, ди, агачлар шатыр–шотыр сына башлыйлар. Давылдан көч–хәл белән качып өлгерә. Шулай итеп күп михнәтләр күрә–күрә бер ай барганда урманны кичеп бер аланлыкка килеп чыга. Карт бик сусый, ачыга, хәле бетә. Су эзләп йөри–йөри бик калын бер тирәк янына барып чыга. Тирәк төбеннән су чыгып тора икән, карт шул суны эчеп бетерә. Бу су ерткыч хайваннар эчә торган су булган икән, ди. Суны эчеп бетергәч, ерткыч хайваннар картка ташланалар. Карт тагын сыбызгысын сызгыртып, өермә чыгарып, көч–хәл белән исән кала.

Бара–бара карт килеп чыга сахрага. Ашарына бетә моның. Барырлык рәте калмый. Шул вакыт кесәсендәге өч бөртек чәч исенә төшеп, берсен алып җилгә очыра. Җилгә очыргач, моның алдында иксез–чиксез күп ризык барлыкка килә. Карт, өнемме–төшемме дип, шаккатып карап тора. Карт тамагын туйдыра да, ком сахрасын үтеп, бер биек кенә тауга күтәрелә. Ерактан гына ялтырап бер сарай күренә. Әлеге чәч бөртегенең берсен очырып, тамагын туйдырып ала да, бераз ял итеп, китә шул сарайга таба.

Дүрт ай тулып, бишенче айның беренче көнендә сарай янындагы бик матур бер бакча янына килеп чыга. Бу килеп җиткәндә караңгы төшкән була инде. Соңгы чәч бөртеген очырып тамагын туйдыра да ятып йоклый бу.

Яктыра башлагач, карт сискәнеп уяна да, чәчәк эзләп килүе искә төшеп, коймадан бакчага төшә. Бакчада төрле җимеш агачлары үсеп утыра, җимешләре пешеп тора, ди. Җимеш агачлары арасында карт эзләп килгән матур чәчәк тә үсеп утыра. Карт өч кызына өч чәчәк өзеп алып, коймадан чыгып китим дигәндә генә моның каршысына тимер томшыклы, тимер тырнаклы бер зур Каракош килеп чыга. Кош карт янына килеп җитә дә киеменнән томшыгы белән эләктереп алып:

— Син кем рөхсәте белән минем бакчама кереп чәчәкләремне өзәсең, кая алып барасың аларны? – дип сорый.

Карт башта әйтергә курка, соңыннан, җибәрмәгәч, өч кызы барлыгын, кече кызының шушы чәчәкне төшендә күреп, гашыйк булганлыгын әйтеп бирә. Шуннан соң Каракош:

— Кече кызыңны миңа бирсәң, чәчәкне алырсың, кызыңны бирмәсәң, чәчәкне бирмим, – ди.

Картның кече кызын бер дә бирәсе килми инде. Нишләсен, буш кул белән борылып кайтасы килми, теләсә–теләмәсә дә риза була.

Киткәндә кош әйтә:

— Фәлән сәгатькә кызыңны китереп җиткер, – ди, бик тиз килергә куша инде.

Ярар, кайтырга чыга бу юлга. Кайтканда зур елга буена килеп җитә, ну, һич чыгыр әмәл юк. Шулай аптырап торганда өйдән алып чыккан таяк исенә төшә. Шул таяк белән су өстенә өч мәртәбә суга да, суның өстендә зур бер күпер ясала. Күпердән чыгып китә бу. Бара–бара әлеге урман буена килеп җитә. Бу шул хәтле алҗыган, арган, шулай нишләргә белми аптырап торганда: «Нигә бу бик озак килми?» – дип, Каракош моны эзли чыга. Кош картны куып җитә дә әйтә:

— Мин сине килеп җитә дип көтә идем инде, нишләп болай озакладың, – ди. Шуннан соң картны үзенең җилкәсенә утыртып, үз иленә кайтарып куя да әйтә: – Кызны шушында фәлән сәгатькә китереп җиткер, – ди.

Карт бик кайгырып өенә кайтып китә. Өйдәгеләр бик сагынган булалар инде. Кече кызына чәчәкне бирә дә әйтә:

— Кызым, – ди, бу чәчәкне синең башыңа җитер өчен генә алып кайтканмын икән, ди. Чәчәкнең хуҗасы тимер томшыклы Каракош синең үзеңне сорый, ди. Сине алырга ук килде, фәлән төштә көтеп тора, – ди.

Шулай дигәч, бөтенесе дә «бирмибез» дип җылашалар, кызны чыгармыйлар, ишек-тәрәзәләрен бикләп, йокларга яталар болар.

Каракош көтеп тора–тора, караңгы төшә. Ахыр чиктә түзми, йорт янына килеп, тәрәзәне ватып керә дә картның, кече кызын алып, үз иленә очып китә.

Кош кызны алып кайта да үзенең бакчасы эчендәге бер сарайга урнаштыра. Бу сарайда Каракоштан башка бернинди җан иясе булмый. Ялгыз кыз бик сагына, бик саргая. Шулай ике ел яшәгәч, кыз өйгә кайтырга рөхсәт сорый.

Каракош әйтә:

— Иртә чыгып, көндез анда барып җитерсең, төн кунып иртә кайтып китерсең, – ди.

Кыз шуңа риза булып, кош өйрәткән тылсым белән өенә кайтып китә. Кайтып җитүгә, кочаклашып җылашалар. Кыз үзенең бер көн торачагын әйтеп куйган була. Шул арада апалары моңа белдертми генә сәгатьне артка чигереп куялар.

Өенә кайтып керсә, Каракош моны көтеп зарыгып беткән була.

– Син, – ди, мин әйткән вакытка кайтып җиттеңме? – ди Каракош.

– Җиттем, – ди кыз.

– Син вакытына килеп җитмәдең, ярты көнгә соңгарып кайттың, ди. Син моны үзең белмәдең, апаларың сәгатьне борып артка җибәрделәр, шуңа син соңгардың, шуның өчен мин сине кичерәм, – ди.

Шуннан соң Каракош талпына да бик матур егет кыяфәтенә керә. Егет әйтә:

— Син мине кош дип уйладың, ди. Мин сине сынар өчен генә кош кыяфәтендә йөрдем, ди. Өеңә киткәч тә вәгъдәңне бозмый килдең, – ди.

Шуннан соң егет кызны үзенә хатынлыкка алып, бик шатланышып, әле дә булса бергә гомер итәләр, ди.

КАРТ БЕЛӘН ТӨЛКЕ

Борын заманда бер авылда бер карт белән бер карчык торган. Карт карчыгына: “Карчык, син ипи пешереп куй, мин балык тотарга барып кайтыйм”, – дигән. Шуннан соң карт, бер күлгә барып, балык тоткан. Карт балыкларны чанага төягән дә өенә кайтырга чыккан. Юлда ул бөгәрләнеп яткан бер төлке күргән... Төлке үлгән кебек булып ята икән; карт бик шатланган. “Менә карчыкның тунына яхшы якалык та булды бит!” – дигән. Шуннан соң ул төлкене чанасына салган да алга таба китеп барган.

Бу төлке тере булган. Ул як–ягына каранган да чанадагы балыкларны берәм–берәм ташлап калдырган. Балыкларны ташлап бетергәч, үзе дә төшеп калган. Карт моны сизмәгән.

Безнең балыкчы йортына кайтып җиткән. Чанасын карамыйча, өенә ашыгып кергән дә:

– Карчык, мин сиңа бик шәп якалык алып кайттым. Бар, чыгып кара: чанада балык та күп, якалык та бар, – дигән.

Карчык чыгып караса, балык та, якалык та булмаган.

Наши рекомендации