Авылда дин һәм муллалар.
1826 елгы мәгълуматлар буенча, ул вакытта Ашалча Буҗи авылында булган мәчетнең Мәчкәрә бае Мөхәммәтрәхим Үтәмешев тарафыннан салдырылган икәнлеге күренә.
Ул елларда авылда имам булып Зәбир Габделкәримов тора , һәм ул шулай ук Ашалча Буҗи авылы белән берлектә Адай авылы мәчетенең дә мөхтәсибе итеп исәпләнә.
Зәбир Габделкәримов 1865 елның 5 маенда, 87 яшендә, йөрәк авыру белән вафат була (1778 елда туган).
1859 елдагы метрикада шулай ук указлы мулла Габдулла Хәбибулла улы дип тә күрсәтелә, тик аның турында башка мәгълүматлар юк.
1887 – 1930 елларда авылда имам, яки указлы мулла булып Сәхәбзадә Мөхәммәтсафа улы Солтанбәковторганлыгы билгеле. Ул 1863 елда туган.
1903 елда Әшәле Буҗи авылында мәчет янындагы мәктәп булып, анда 50 ир бала белем ала. Сабакны балаларга мулла үзе бирә.
1923 елда мәзин булып Рәхимҗан Фазылов тора. Ул 1883 елда туган. (Аның фотосы 1945 елда Красная Татария газетасына басылган. Әлеге фотоны арттагы битләрдә күрә аласыз).
Ашалча Буҗи авылында мәдрәсә тәмамлаган башка укымышлы кешеләр дә була, аларны авыл халкы шулай ук дәрәҗәләп, мулла дип йөрткән.
Төрле елларда метрикәләрдә искә алынган муллалар :
1859 елда мулла Вәли,
1865 елда авылда шулай ук муллалар :
- мулла Фәхретдин мулла Сабит улы
- мулла Ибраһим
- мулла Ишмөхәммәд
1869 елда мулла Габдулла,
мулла Хәмидулла
1870 елда мулла Габделвәли
1876 елда мулла Вәли искә алына.
1898 елның 2 февралендә авыл җыенында 101 йорт хуҗасының 74-е катнашында мәчеткә үзгәртү кертү мәсәләсе – аны бераз зурайту карала, карар кабул ителә. Шуның буенча гариза Оренбург мөселман дини идарәсенә җибәрелә.
Анда мәчетнең арткы өлешендә булган коридорны (керү урыны, ягъни салкын өй алды кебегрәк) мәчеткә бертоташтан кушып, аның урынына озынлыгы 1,5 м., киңлеге мәчет киңлеге кадәр булган яңа коридор салып, аны такта белән ябу сорала. Бу эш кем акча түләргә теләк белдерә калса, шуның исәбенә эшләнергә тиеш була.
Әлеге гариза чынлыкта исә Вятка Губерна идарәсендә исәпкә алына, тик мәчетне үзгәртү планы буенча сызымнар эшләтеп, идарәгә тапшырылмау аркасында, 1899 елның 29 сентябрендә ябыла.
1905 елның 9 декабрендә халык җыенында Ашалча Буҗи авылы җәмгыятенең карары раслана. Авыл халкы иске мәчетне сүтеп, аның урыныа яңаны салырга рөхсәт бирүне сорый.
Ул вакытта авылда староста булып Әхмәтвәли Нәбиевтора.
Авыл җыены карарында : авыл мәчете моннан 75 еллар чамасы элек салынып, 1-нчедән – ул бик искергән һәм таушалган, 2-нчедән – анда бик тыгын, шуңа күрә җыелган халыкның яртысы мәчеткә сыймый, шуңа да намазны урамда яки үзләренең өендә укырга мәҗбүр - дип күрсәтелә.
Иске мәчетнең озынлыгы нибары 10,5м, киңлеге 6,5м. Була.
Яңа мәчет озынлыгы 17м, киңлеге 8,5м итеп итеп проектлана.
Мәчет төзелүне карау җыенында авылда булырга тиешле 99 кешенең 69-ы катнаша. Мәчет төзүгә үтенеч белән мөрәҗәгать итү өчен аерым кешеләр дә сайлап куела – алар Мостафа Фәтхуллин һәм Низаметдин Мөхәммәтсафин була.
Мәчетне төзү Түнтәр авылы мулласы Ишмөхәммәт Динмөхәммәтовакчасына башкарыла. Җыелыш үткән вакытта инде агач материалларының бер өлешенең кайтартылган булуы да искәртелә.
Җыенда, әгәр дә мәчет төзүдән Ишмөхәммәт Динмөхәммәтов баш тарткан очракта, ул авыл халкы исәбеннән төзелеп бетәчәк - диелә.
Авылда 400-гә якын кеше булып, барысы да ислам динен тота.
1906 елның 28 апрелендә Ашалча Буҗи авылының мәчет проекты Вятка Губерна Идарәсенең төзелеш бүлекчәсе тарафыннан раслана һәм аны төзергә рөхсәт бирелә.
Яңа мәчет 1906 елда төзелә.
1906 елда салынган мәчетнең тышкы күренеше.