Аш Буҗи авылы исеме нәрсәне аңлата?
Аш Буҗи авылы тарихы.
Аш Буҗи авылы исеме нәрсәне аңлата?
Һәр авылның исеме аның тарихы белән бәйле. Безнең төбәктә исә авыллар бер генә исемдә түгел, ә икешәр исемдә дә йөриләр. Тик икенче исем күп вакытта инде кулланыштан төшеп калып, халык телендә онытылган да булуы мөмкин.
Авылның бүгенге көндә булган Аш Буҗи исеме исә Ашалча Буҗи исеменнән кыскартып язылган. Дөреслектә ул Әшәлче Буҗи булса да, якын-тирәдәге халыклар - рус, мари һәм удмурт телләренә якын итеп, ул Ашалча Буҗи дип йөртелгән.
Күргәнебезчә, авыл исеме ике компоненттан, ягъни, ике өлештән тора. Шуңа да аларның һәрбересен аерымлам карап узыйк.
Әшәлче ул - безнең якларда инеш буендагы үзәннәрдә һәм су торган болыннарда үсүче үсемлек. Аның икенче төрле исемнәре рус телендә “зубровник” һәм “пырей водяной”, ә фәнни исеме – “бекмания обыкновенная” дип атала.
Әшәлче үләне.
Әшәлче исеменең әйтелеше татар һәм удмурт телләрендә дә бер үк төрле яңгырый һәм языла да. Татарча – Әшәлче, удмуртча – Ашалча.
Һәм дә инде, әлеге әшәлчә үләненең күп булуы хәзерге Аш Буҗи авылы яныннан агучы инешкә дә исем бирә – ул Әшәлче инеше дип йөртелә.
Бүгенге көндә исә авыл халкы телендә инешнең исеме кулланыштан төшеп калган диярлек, тик Аш Буҗи һәм Адай авыллары арасындагы күпер урыны гына халык телендә “Әшәлче күпере” дип йөртелә.
Инешләрнең шунда күп булып үскән үсемлекләр исеме белән аталу ул табигый хәл. Мисал итеп, күршедә генә урнашкан Сәрдек авылының исемен алыйк. Беренче тарихи документларда ул да “Сәрдә инеше буена урнашкан авыл” буларак искә алына. Күргәнебезчә, инеш исеме дә хәзергечә “Сәрдек” түгел, ә “Сәрдә”. Сәрдә исә ул – шул ук инеш буенда күпләп үскән үлән, рус телендәге исеме – “сныть обыкновенная”. Еллар үткән саен гына, Сәрдә сүзе, әйтелү өчен җиңелрәк булган “Сәрдек” исемен ала.
Ашалча Буҗи (Ашалча Бузи) исеме башлыча рус телендә алып барылган рәсми документларда гына булып, татар сөйләм телендә аның гадиләштерелгән исеме - Буҗи гына кулланышта йөргән.
Авылның икенче компоненты – ул Буҗи сүзе.
Әлеге сүз удмурт теленнән алынган, һәм Бодья сүзенең бер диалекты булып, Будҗа дип әйтелә, татарча яңгырашы исә – Буҗа, яки Буҗи. Тулырак итеп әйткәндә – Будҗа дип көнъяктарак, яки хәзерге Татарстан территориясендә, безнең якта урнашкан урдмуртлар, ә Бодья дип – төньяктарак, яки хәзерге Удмуртия территорияседә урнашкан, руслар белән күбрәк аралашкан удмуртлар әйтә, чөнки көньяк һәм төньяк удмуртларның сөйләме бер-берсеннән шактый гына аерыла. Авыл әгәр дә Удмуртия территориясендә урнашкан булса, аны бүген “Ашалча Бодья” дип атарлар иде.
Элеккеге рәсми документларда авыл рус телендә Буза, яки Бузя дип язылса, татар телендә исә шул ук Буҗи булып, бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән.
Ә Будҗа, ягъни Бодья сүзе нәрсәне аңлата соң? Моның өчен удмурт ыругларының тарихын белү кирәк:
Борынгы удмуртларда һәрбер ыруг үзенең яклаучысы булган борынгы бабаларының рухына табынган. Әлеге рухларны фәнни телдә “воршудлар” дип йөртәләр. Һәм әлеге рухның, ягъни “воршудның” исеме булып, ыруг та шул исемне йөрткән булган. Будҗа, яки Бодья – шушы тирәлектә булган бер удмурт ыругының исеме ул.
Әлеге ыруг кешеләре кайда гына барып урнашса да, алар нигезләгән авыл шул ыруг исеме белән аталган, һәм аңа авыл янында булган инешнең исеме кушылган. Шулай итеп – Ашалча Буҗи авылы ул - Әшәлче инеше буенда урнашкан Буҗа ыруы удмуртлары - дигән мәгънәне аңлата.
Алга таба тезеп китсәк, андый авыллар бик күп, бу исә Буҗа, яки Бодья ыругы шактый ишәеп, таралып, күп кенә башка җирләргә дә китеп урнашкан икәнне күрсәтә.
Риваятьләр буенча, хәзерге Вятские Поляны шәһәре урынында да Ошторма Бодья исемле удмурт авылы булган.
Вятканың аргы ягына чыккач, Бодья исеме булган удмурт авыллары тагын да күп. Алар – Синерь-Бодья, Якшур-Бодья, Варклед-Бодья, Гучин-Бодья, Динтем-Бодья һәм башкалар.
Һәм шунысы кызыклы, әлеге авылларның һәрберсенең дә мәгънәләре бер – аларның барысының да исемнәренең беренче сүзе инеш исемен, икенчесе – Бодья, ягъни Буҗа ыругы удмуртлары икәнен күрсәтә.
Еллар үткән, авыл урынына урнашкан удмуртлар төнъяккарак күченә, алар урынына марилар килә. Соңрак татарлар килгәч, марилар да башка үз милләтләре яшәгән башка авылларга китеп бара. Тик кемнәр генә яшәсә дә, бу урында урнашкан авыл – Ашалча Буҗи булып кала бирә.
ХХ гасырга чыккач кына, авылның исеме бераз кыскартылып, Аш Буҗига әйләнә.
Авылның икенче исеме – Бодияз. 1762 елгы Туембаш авылы переписендә Әшәлче Буҗи авылыннан кияүгә алынганган кызлар “Будеяз” авылыннан дип, ә 1897 елгы Бөтенроссия переписендә исә авыл - “Ашалча Бузи” һәм җәя эчендә ( шулай ук “Бодиаз”) дип күрсәтелә.
Бүгенге көндә исә әлеге исем бөтенләй дә кулланылмый.
Күргәнебезчә, Бодияз исеменең беренче өлеше шул ук Бодья, ягъни Будҗа ыругы исеменнән тора.
Икенче өлешен, ягъни кушымчасын ике төрле вариантта карап була.
Беренчесе - “Яз” кушымчасы борынгы татар телендә “кыр”, “дала”, “басу” төшенчәләрен аңлата. Бу очракта, авыл исеме “Бодья + кыр, басу” булып, “Бодья, яки Буҗи басуы” дигән мәгънәне белдерә.
Икенчесе – “Ёз” кушымчасы удмурт телендә күплек мәгънәне белдерә һәм “Бодъя + ёз” булып, “Бодьялар” яки “Буҗилар” сүзен, тулырак итеп әйткәндә, бу җирнең Будҗа ыругыныкы икәнлекне белдерә.
Авылның хәзерге вакытта халык телендә кулланышта йөргән тагын бер исеме ул – Буҗи асты.
Әлеге исем инде бу урынга татарлар килеп урнашкач бирелгән.
Бу исә татарлар килеп, хәзерге урында авыл нигезләгән вакытта, элеккеге Буҗи авылының тау өстендә яки инешнең өстәрәк агымында урнашкан булуы турында сөйли.