Ленар ВӘЛИЕВ, Арча районы, Орнашбаш авылы

АҢЛАТАСЫ ИДЕ...

И-их, бу дөньяда 1 сентябрьдән дә күңелле бәйрәм юк, мөгаен. Беренче сыйныфка аяк атлавым бит, белем йортына керүем! Мин шат бүген, ша-а-ат!..”. Ләйсәнә, куанычыннан хисләргә бирелеп китте, тик... бермәл йөрәге тибүеннән туктап, катып калгандай булды. Хәтта иркен сулыш ала алмыйча әтисен бүтән апа белән бергә торганын күреп шок хәленә килде.

Әле кичә генә: “Менә, кызым, сиңа мәктәпкә беренче тапкыр атлап керүең өчен ап – ак күлмәк, түфли алдым. Яле, киеп кара”, дигән иде Рамил Хәсимович. Үзе мәктәп директоры, эшеннән зарланганнары юк, шуңа, ун еллап биредә хезмәт куя. Мактаулы исемнәре, уңышлары да күп, авылда дәрәҗәле кешеләрдән санала. Тормыш иптәше хуҗалыкта баш исәп – хисапчы булса да, хезмәт хакын күп алмый, гади тормыш яратучан, бик эшчән, аралашучан. Киң күңелле булганга халык ярата үзен. Байлыкка кызыкмый, әнә, ире дә бит акчасыз эштә түгел, шуңа, булганына шөкер итеп яши белә.

Көзге каршында бертуктаусыз бөтерелгәч:

– Миңа бик ошый, әтием, матур. Ә килешәме соң?, – дип Ләйсәнә әти-әнисенең күзләренә карар өчен елмаеп борылды.

– Ничек килешмәсен, кызым, бәгърем, бик әйбәт кенә, әтиең сайлый белгән әнә, аңа рәхмәт.

– Рәхмәт, әти, – дип кызлары битләреннән үпте дә кояш кебек балкып торган йөзләрен яшерә алмыйча урамга чыгып китте.

Бик зур хыялларга күмгәнгәме, бәйрәм тиз килеп җитте. 1 сентябрь. Мәктәп каршында бар җиһанга төрледән төрле чәчкәләр, хуш ис таралган. Алар үзләре генә үк бәйрәмгә рух өсти. Барлык укучылар, укытучылар, әти-әниләр һәм килгән кунаклар да күп. Һәрберсе үз чыгышларында укучыларга, беренче атлап керүчеләргә уңышлар, саулык теләсәләр, ә йөзләренә карап соклануларын яшермәделәр. Ап-ак күлмәк, бантик куйган кызлар, костюм кигән егетләр... Кояш нурына ялтырап балкышалар, күзләрендә өмет чаткысы, тормышта, җәмгыятьтә иң кирәкле кеше булу уйлары белән яналардыр күк. “Менә күрерсез, үскәч, игелекле кеше булам, матур тормыш корам”, диешәләр сыман. Укытучыларга да күңелле бәйрәм ул. Үз балаларыдай якын, тигез күрүләре, ярдәмчел булуларын бел әле! Бу дөньяга караш, белем чишмәсе алардан башлана, ләбаса!

Күңелле үтте дә соң бу көн! Әмма Ләйсәнәнеке генә алай булмады. Инде мәктәп белән танышып беттем дигәндә генә, бер дәрес укыгач әтисе янына сугылырга уйлаган кызчык бүлмәсе ишеген ачып җибәрүгә газизен яңа килгән яшь укытучы белән кочакланышып торганын күргәч ишекне ачудан “шап” итеп япты. Мәктәптән чыгып өенә кайтып җитәрәк күңеле тулып китте, түзмәде, үксеп елады... “Беренче көннән үк хәлләр болай барса нишләрмен?”, диеп уйлады. Гаҗәпләнүен яшерергә теләп, әнисенә әйтүне кирәк санамады. “Борчыйсы килми, йөрәге әллә ни уйлар...”.

Берничә көн үтте. Атналар тиз узалар. Ләйсәнә укуын уңышлы дәвам итә, билгеләре дә куанырлык, үзен сабыр тота, тырыш. Өендә әнисенә булыша, барын да эшли. Өй эшләрен алдан ук әзерли, бүлмәсен җыештыра, бакча, урамны үлеп ярата. Тик... әтисе генә гел күзалдыннан китми. Яңа килгән укытучы аның сыйныф җитәкчесе, өстәвенә! Шуның өчен артык борчылды кызчык, күзалдыннан һәр күргәне китмәде. Укытучының да кайбер дәресләргә бөтенләй кермәве, я булмаса, бик соңлавы гаҗәпләндерде. Ләкин, Ләйсәнә белә: “Ул... әтием янында...”, дип эчтән генә уйлап куя да, әлифбасына карап янә уйларга бата.

Бераз моңсулана төшеп, кәефсез чагы әле бүген. “Ичмасам ясалма елмаеп та булмый...”. Бу халәтен әнисе Ралия апа да сизде, бәрәңге чүпли башлагач, аптырап:

– Ни булды, кызым? Кәефсез күренәсең? Авыртмыйсыңмы?, – дип дәште.

– Юк, әни, авыртмыйм, әллә кәефсез күренәмме?

– Әйе шул, сөйләшмисең дә, көлгәнең, уйнаганың да юк әле бу арада...

– Мәктәп бераз ардырадыр, әни...

– Белмим, кызым, ияләшә алмыйсыңмы әллә? Тукта әле, дусларың бәйләнмиме сиңа кызым?, – ди якынрак килеп. Ләйсәнә югалып кала язды, әнисенең борчылуын күреп дөресен – эшнең нидә икәнен әйтергә кыюлады. Тыңлагач, әни кеше әллә нишләп сискәнеп киткәндәй булды, кызын юаткалап үз урынына китеп кабат эшкә кереште. Ләйсәнәнең авыз ачып әйткән һәр сүзе җанын телгәләде, яралады... “ – Аһ!..”

Ашыгыч ярдәм машинасы килүгә Ралия аңына килгән иде инде. Иптәше дә никтер соңлады җитмәсә, шалтыртмый әле.

Кич. Көн төнгә авышып килә. Караңгылык хөкем сөрә башлады. Кинәт ишекне ачып Рамил дә кайтып керде. Үзе дә сизмәстән Ралиясе кычкырып ук җибәрде:

– Син кая йөрисең? Шушы кичкә кадәр? Мәктәп хәзер шулай эшлиме? Баланың кайтканына ярты көн, әллә сез икегез генә мәктәптә кичкә кадәрме?

– Ралиям, җаным, кычкырма әле, тынычлан яме? Хәзер барысын да аңлатам.

– Кирәкми, мин яхшы беләм инде. Дөресрәге – без беләбез!

– Ни беләсең? Кемне әйтәсең тагын без дип?

– Синең нинди бәндә икәнеңне беләбез! Белмәгәнгә салышма! Яңа килгән укытучысы, җитәкчесе белән йөрисең ич, юньсез! Кызым шунда укып ничек күрмәсен ди сезне, юләр! Оятың бармы синең?

– Ә-ә... син аны әйтәсеңмени? Хе-ей, хәзер үзем сөйлим мин аны сиңа, җаным.

– Ни диеп акланмакчы буласың инде? Алдалармын дип беләсеңме? Ю-юк! Бер генә “хыялың” да барып чыкмас, ...

– Тыңла әле, зинһар! Бүлдермә!

– Йә, сөйләп кара әкиятеңне...

– Ләйсәнә безне күрде, әйе. Тик... Ул минем йөргән кешем түгел, дөрес аңла. Без икәү туганбыз, Ралия. Ул – минем игезәгем. Исеме дә минеке кебек – Рамилә. Кечкенә чакта Рамиләне явызлар урлап киткән булганнар... Сөйли башласаң тарихы, игезәгемнең күргәннәре әйтеп бетергесез. Бикләп тотканнар аны... Ул үзендә ниндидер бер көч, мөмкинлек табып кына качып кала алган. Ундүрт яшьлек вакытында ук эшкә урнашкан, идән юып, кара эшләр эшләп үз тамагын ялгап, күпме авырлык, хәсрәт күреп үскән. ... Ә хәзер ул безнең күрше авылларның берсенә килеп төпләнгән, аңлыйсыңмы Ралиям? Аңлыйсыңмы-ы?.., – ир йөзен каплап күз яшьләрен күрсәтергә теләмичә, тынычлана төшеп сөйләвен дәвам итте. – Мин аны эшкә алганда гына документларындагы туган көнен күреп гаҗәпләнгәч, сорадым. Үземнең дә кем икәнемне сөйләгәч, “Без – игезәкләр, Рамил!”, диде. Һәм чынлап та шулай, Ралия. Аннан мин аны үз яныма чакырттым, бертуганым булгач кочаклашу гадәти күренеш, дөрес аңла. Кызыбыз юкка борчылган, аңлап бетерми шул әле ул... Алдан аңлата алмаганыма гафу итегез мине?

– Тынычлан, җаным. Менә хәзер барын да аңладык инде, чыннан да сиңа юкка ышанычыбыз югалган. Мәхәббәттем, син дә гафу ит безне зинһар?!

– Әлбәттә, сез бит минем гаиләм! Терәгем! Таянычым, бәхетем!

Шушы мизгелләрдә исә Ләйсәнә дә куанды, чөнки аның апасы булу үзе зур бәхет бит!

Ленар ВӘЛИЕВ, Арча районы, Орнашбаш авылы

Наши рекомендации