Зеп бирер кешең булмаса... 5 страница

- Әйе, әнкәй алып бирде. Йә, әйдәгез, кулларыгызны юыгыз да ашарга утыры­гыз. - Үзе Булатка күтәрелеп карамаска тырышты.

Абыйларының тавышын ишетеп, Әл­фис йөгереп чыкты.

- Кая, миңа нәрсә алып кайттыгыз?

Абыйлары яраткан энеләренә кесәлә­реннән конфет-сагыз чыгарып бирделәр. Әлфис күчтәнәчләрнең яртысын кесә­сенә салды, калганын Сөмбел апасына бирде.

- Монысы сиңа, - дип, хәйләкәр ел­майды.

- И солтаным, рәхмәт инде. Син биг­рәк юмарт.

- Син миңа токмачны күбрәк салыр­сың, яме, мин токмач яратам.

Сөмбел беренче тәлинкәне кайнатасы алдына китереп куйды, аннары кайнанасына, аннары калганнарга, иң соңгы итеп үзенә салып алды.

- Әни һәрвакыт ашны иң беренче миңа бирә, ә син соңгы итеп салдың, ярый әле токмачы калды.

- Бу өйдә кем иң олысы?

- Әти белән әни.

- Шулай булгач, олы кешеләрне хөр­мәт итәргә кирәк. Менә син дә үсеп, әти булгач, ашны иң беренче сиңа би­рерләр.

Кайнатасы бу сүзләрдән уңайсызла­нып та, горурланып та куйды. «Япь-яшь башы белән кайдан белә бу бала, әтисе дә юк», - дип уйлап куйды.

- Килен, ашың бигрәк тәмле булган, токмачларың бигрәк нечкә, кем өйрәтте сине болай аш-су әзерләргә?

- Минем бит әбием, әнием бар, алар мине бөтен нәрсәгә өйрәтте, - диде Сөм­бел, оялып кына.

Кичке ашны ашагач, кайнанасы бе­лән Сөмбел өстәл җыештырып калды. Байрас клубка җыенды. Әлфис, тик­тормас:

- Абый, бүген кунак кызлары күп кайттымы? - дип сорап куйды.

- Кайттылар, кайттылар, ләкин синең патшалыкның да хуҗасы кайтты бит.
Бүген үзең кайда йокларсың инде, сол­таным?

- Кайда булсын, апа янында.

- Ә абый кайда?

- Без аны күптән патшалыктан диван­га чыгарып аттык инде.

- Ник? - дип, сүзгә әтиләре дә ку­шылды.

- Озак кайтмаганга. Әнә, күрше авыл патшалыгына барсын.

- Ах, телеңә телчә чыккыры, бүген үз урыныңа ятарсың, - диде Шәүкәт абый төпчек улына ачуланып. Булатка да каш астыннан сөзеп карап:

- Син дә! - диде.

Сөмбел алар сөйләшкәнне ишетмәде, бу вакытта аш бүлмәсендә, кайнанасы белән сөйләшә-сөйләшә, нидер эшли иде. Эш беткәч, Сөмбел гадәттәгечә үз почмагына, Әлфис патшалыгына кереп утырмакчы булды. Сәкедә баш иеп утырган Булатны күреп, читенсенүдән кинәт туктап калды. Ни алга, ни артка барырга белмәде. Әлфис тә каядыр юкка чыккан. Сөмбел артка борылып китмәкче иде, телевизор карап утыручы кайнатасын күреп, тыныч кына сәкегә утырырга мәҗбүр булды. Сөмбел Булатның күз карашыннан да читенсенә. Булат аны күралмыйдыр кебек тоела.

Булат бераздан Сөмбелгә таба борыл­ды да текәлеп карап утыра башлады. Сөмбелнең йөрәге табан астына төште, «күз карашы белән яндырып үтерим, ди, ахры». Булат үрелеп, Сөмбелнең чәченә кагылды. Сөмбел сискәнеп китте.

- Чәчләрең бөдрә икән, бик матур бу­лып үсеп килә, - диде Булат әкрен генә тавыш белән.

- Әйе, үстеләр шул, бала туганчы кисәргә ярамый, диләр. Котылгач, кис­терермен әле.

- Юк, кистермә, сиңа болай ныграк килешә.

Сөмбел, аптырап, Булатка карады.

- Ачуланмасаң, тотып карыйм әле, - дип, Булат кулын әкрен генә аның корсагына куйды.

Сөмбел ни әйтергә дә белмичә, эсселе-суыклы булып тик утырды. Әлфиснең чаршауны кинәт ачып җибәрүеннән ике­се дә, хыянәттә тотылган кешеләрдәй, сискәнеп куйдылар.

- Нәрсә, тибенәме? Аны менә болай итеп тыңларга кирәк, - диде дә Әлфис колагын апасының эченә куйды. - Әй, менә, менә, әй, колакка типте. Син дә менә шунда колагыңны куй әле. Ул, беләсеңме, нинди көчле, кил, куй ко­лагыңны.

Булат нишләсен, идәнгә шуып төште, тезләнеп, колагын Сөмбелнең эченә куй­ды. Чынлап та, бала берничә тапкыр каты гына селкенеп алды. Булат, үзе дә сизмәстән, Сөмбелне куллары белән кочаклап алды, үзендә ниндидер рәхәт хисләр уянуын тойды. Әкрен генә башын күтәреп, Сөмбелнең йөзенә карады, ул тын да алырга куркып утыра иде. Сөмбел аның күз карашын күтәрә алмыйча, башын читкә борды, ә йөрәге читлеккә эләккән кош кебек, тибеше хәтта колагы төбендә яңгырагандай булды.

- Ишеттеңме? Ничек каты тибә, ә? Мин көн дә апаны кочаклап ятам. Ул анда көнме, төнме икәнен күрми, әй дулый, әй дулый, апаны йоклатмый да. Үсүен үсә, тик менә кайдан ничек чыгасын гына аңламыйм.

- Әлфис, урыныңа кереп ят! – дип кычкырды әтисе.

- Әти монда кермәскә кушты, абый, бүген син солтан, - дип пышылдады да Әлфис чыгып китте.

Булат елмаеп куйды.

- Без дә ятыйк инде, - дип, чишенеп менеп ятты.

Сөмбел сәке читендә яткан мендәргә башын терәде, Булатның карашы аның аркасын көйдерде.

- Сөмбел, Сөмбел, аңла мине: үзем белән берни эшли алмыйм бит. Беләм: сиңа да авыр, миңа да кыен. Нишләргә соң безгә?

- Кайгырма, күп калмады, әз генә түз. Бала тугач, әгәр исән калсам, мин монда кайтмам. Әгәр минем белән берәр хәл булса, баланы ташлама, әнкәй белән әт­кәй үзләре исән чакта ятим итмәсләр. Мин синең муеныңа гомерлеккә асылган таш түгел, курыкма, — дип пышылдады Сөмбел.

Булат бу сүзләрдән соң берара тын­сыз калып ятты, аннары әкрен генә ко­чаклап, Сөмбелне үзенә тартты.

- Ни сөйлисең син? Яшь бала белән кая бармакчы буласың? Мин бит сине кумыйм.

- Мин куганыңны көтәргә теләмим. Әни янына кайтырмын, аңлар әле. Әни кертмәсә, Верочкага барырмын, ул һәр­вакыт мине үзенә чакыра.

- Ә бала?

- Әгәр исән-сау котылсам, мин кайда, ул шунда булачак.

Булат авыр сулап, күзләрен аның куе чәчләре арасына яшерде, кысыбрак ко­чаклады. Йөрәк түреннән кайнар хисләр ташып чыкты, жәлләп тә, сөеп тә чәчләреннән шашып-шашып үпте. Үз-үзе белән көрәшеп арыган Сөмбел каршы килмәде, аның ял итәсе, беразга гына булса да онытыласы килде. Булатны шундый ярата, аны шундый сагынды, ул кагыл­ган һәр җире ут булып янды. Булатның аны яратып түгел, бәлки жәлләп кенә кочаклавын да, бүтән кеше белән ча­гыштыруын да - барысын, барысын читкә куып, тагын бер минутка, тагын әз генә үзен һавада очкан каз каурыедай хис итте. Алар күз яшьләре кипкәнче үбештеләр, аннары берсүзсез генә ко­чаклашып йокыга киттеләр.

Булат таң алдыннан кинәт уянды. Янындагы буш мендәрне күреп, кичәге хәл төш кенә булды микәнни дип, апты­рап калды. Ничек шулай килеп чыкты соң? Ник үзен тыя алмады? Сөмбел ни дияр, ул бит аңа тагын киләчәккә өмет бирде. Хәер, һәрвакыт шулай булды, әз генә якын килдеме, Сөмбел тыны белән үзенә тартып ала. Булат озак уйланып ятты, ләкин Сөмбел күренмәде. Торып, аш бүлмәсенә чыкты, тәрәзәгә күзе төш­те. Сөмбелнең бакчада карт алмагачка аркасы белән сөялеп басып торуын күрде, тын гына аны тәрәзәдән күзәтте.

Аннан, тиз генә киенеп, алма бакчасы­на чыкты. Алар эндәшми генә бер-берсенә бик озак карап тордылар. Беренче булып Сөмбел телгә килде.

- Жәлләмә мине, үткән төн өчен үзең­не гаепле санама. Без икебез дә гаепле. Курыкма, барысы да, төш булып, үткән төндә калды. Вакыт узар, без дә шушы алмагач кебек картаербыз. Күрәсеңме, күпме ботакларын кискәннәр, шулай да яши бит. Һәрберебез үз бакчасында яшәр әле, - диде дә Сөмбел борылып, әкрен генә өйгә кереп китте...

Беренче май бәйрәме җитте. Алма­гачлар чәчкәгә бөреләнде, сулар кипте. Беренче май көнне бөтен авыл яшьләре әрәмәгә чыга. Язның иң татлы, иң матур вакыты: яшь-җилкенчәкнең күңеле җил­кенә, үзләрен очар коштай хис итәләр. Авылга төтен исе тарала, бакча эшләре башлана. Кич җитүгә, яшьләр тыр-тыр килеп, матайда җилдерә. Бу инде яз җитте дигән сүз.

Иртәгә беренче май. Шәһәр халкы бүген кич авылга агыла башлый. Булат белән Байрас та кайтты.

Алар өйгә килеп кергәндә, Сөмбел, гадәттәгечә, ак якалы халаттан, башына кечкенә яулыгын бәйләгән, аш бүлмә­сендә кайнаша иде. Исәнләшкәч, һәрвакыттагыча елмаеп, аларны өстәл янына чакырды. Сөмбел өйдәгеләрнең күңелен­дә яхшы булып калыйм дип, гел елмаеп йөрергә, күз яшьләрен күрсәтмәскә ты­рыша иде. Аңа бу йортта яшәргә күп калмады, бала тугач, ул инде башка монда кайтмаячак.

Ашаганда, әтиләре улларына:

- Иртәгә аерым эшегез булмаса, бак­ча казырбыз, тирес чыгарырбыз, вакы­тыгызны чамалагыз, - дип, үз ниятен белдереп куйды.

Икенче көнне бөтенесе бакчада эшлә­де. Көчле өч ир, эһ тә итми, бөтен җирне чистартып, казып чыкты, түтәлләр яса­ды. Сөмбел аларның эшләгәнен сокла­нып карап торды.

- Кил, утыр, килен, ял ит, син бит гел аяк өсте, - диде кайнатасы. – Мин дә утырам, арыдым.

- Без үзебездә әни белән атналар буе казынабыз, ә сез бер көндә бетердегез.
Әни хәзер берьялгызы нишлидер инде, үзе көн буе эштә, мин дә юк.

- Тукта, килен, кайгырма әле син, иртәгә үк бу икәүне кодагыйга булы­шырга җибәрәм.

Сөмбел сөенеп, кайнатасына карады.

- Барырлармы соң, әткәй? Мин дә алар белән кайтып килер идем.

- Юк, килен, син өйдә генә утыр. Сиңа юлга чыгарга ярамас. Алар, әнә, матай белән генә барып кайтырлар.

- Бик яхшы булыр иде, и, әни сөенер инде. Безгә беркайчан да беркемнең бу­лышканы булмады, утынга да, печәнгә дә гел икебез йөрдек.

- Борчылма, барысы яхшы булыр, ки­лен, булышырбыз... Син бераз сабыр ит инде, бала тугач, үзгәрер ул. Син түз инде, килен, түз.

Шәүкәт абый әллә үзен, әллә киленен юатты.

Сөмбел, сүзне икенчегә борып:

- Әткәй, менә шушы үләнлеккә җәйге кухня ясап бир әле безгә, - диде.

- Анысы ничек була?

- Зур өстәл, эскәмияләр, менә монда мич, савыт-саба куяр өчен кечкенә өс­тәл. Самовар куеп чәй эчәрбез, - диде Сөмбел. Әзрәк уйланып торгач, моңсу­ланып: - Әнинең бакчасында шулай, - дип тә өстәде. - Озакламый алмагач­лар чәчкә ата, монда искиткеч матур булачак. Яса инде, әткәй, үзең дә үкенмәссең.

- Ярар, килен, ярар. Хәзер үк уй­лармын.

Кич җитүгә карамастан, кайнатасы бакчага такталар кертеп тутырды. Ул­лары:

- Әти, нишлисең, нәрсәгә бу такта­лар? - дип аптырашты.

- Әлегә такталар, аннары күз күрер.

Икенче көнне әтисе, эштән кайту бе­лән, Сөмбел сораган оҗмах оясын ясый башлады, Әлфис тә булышты.

- Әти, шәп була бу!

Әниләре алар эшләгәнне карап:

- Атасы, ни була бу? Бакчага сарай ясарга уйладыңмы әллә? - дип апты­рады.

- Солтан белән Солтанбикәгә оҗмах оясы ясыйм. Карале, анасы, киленгә күп калдымы әле?

- Май уртасы.

- Бәлки ул ялгышкандыр, мин әйтәм, дөрес санамагандыр.

- Бер генә тапкыр булганнар, - диде Гөлфия апа пышылдап, - Булатның бүтән кагылганы юк, ди. Шул көннән санаган.

- Калган көннәрдә нишләп йөргән?

- Анысын инде малаеңнан сора. Кай­да соң әле үзләре?

- Кодагыйга булышырга җибәрдем. Ир-ат кулы кирәктер.

Сөмбелнең әнисе Сания апага Булат­лар бик иртә килеп керделәр.

- Исәнме, әби, менә, ярдәмгә килдек. Нинди эшләрең бар, барысын да күрсәт, өлгергән чаклы эшләрбез.

Сөмбелнең әнисе сөенеченнән нәрсә­гә тотынырга белмәде. Аңа әле болай ярдәм кулы сузып, беркемнең дә кил­гәне юк иде.

- Белмим инде, балалар, эш күп аны­сы, кайсысын кушыйм соң?..

Иртәнге чәйне эчтеләр дә эшкә кереш­теләр. Кич җиткәндә - бакча казылган, коймалар турайган, утынлыкта калган утыннар ярып өелгән, сарайлар чип-чиста җыештырылган. Сөмбелнең әнисе аларны мактап туя алмады. Егетләр соң гына кичке ашны ашагач, кайтырга кузгалды.

- Берүк, Сөмбел бәбәйләсә, хәбәр итегез. Кияү, килеп сөенчесен алып китәрсең.

Булатка «кияү» сүзе мәзәк булып то­елды, ул үзен бер дә аның кияве итеп санамый иде.

Үз авылларына кайтып җиткәч, матаен авыл башында туктатты.

- Байрас, син өйдә күренми тор, клуб­ка бар, берәр кызны озат, өйдә синең кайтканыңны белмәсеннәр. Минем ба­расы җирем бар. Төнге икедән дә соңга калмам, капка төбендә көт.

Энесе авызын ачканчы, Булаттан җил­ләр исте. Байрас, тузанлы килеш кая ба­рырга белмичә, аптырап калды. Ярый инде, елгага төшеп битне юарга, өсне кагарга да клубка кереп чыгарга булыр. Арыткан. Кайтып йоклыйсы гына да бит, өйдәгеләргә, абый күрше авылга җиңги янына китте, дисенме? Сөмбел болай да авырлык белән йөри. Кирәк бит, әгәр Сөмбел аның хатыны булса, шулай бала көтсә, ул хәзер әбисендә рәхәтләнеп кунак булып, иртәгә генә кайтыр иде. Сөмбел, елмаеп, аны каршылар, ул аны кочаклап үбәр иде. Аның иреннәре үзләре үк «үп мине, үп мине» дип чакырып тора, күз карашла­ры өтеп ала. Байрас татлы хыялларга бирелеп елмаеп куйды. Их, абый, ни үзеңә, ни башкага... Байрас сай гына челтерәп аккан Кыйдыш елгасына төшеп, бит-кулларын юды. Чалбар балакларын тезгә чаклы сызганып, елга урта­сыннан ашыкмый гына караңгылыкка атлады. Елга өстендә тулган ай йөзә. Байрас бераз аңа карап торды да авыр сулап куйды. Нәрсә эшләргә? Клубка да барасы килми... Сөмбелне алып кайткан­нан бирле аның өйдән беркая да чыгасы килми. Аның янында сөйләшеп кенә утырырга да риза...

Абыйсы кайтканчы вакытны этеп-төртеп үткәрде Байрас. Булат белән иртәнге сәгать өчтә капка төбендә очраштылар, шыпырт кына матайны этеп керттеләр дә үз урыннарына кереп аудылар.

Сөмбел төнлә аларның кайтуларын ишетеп ятты. Иртән диван яныннан үткәндә, изелеп йоклап ятучы Булатка сокланып карап торды.

Сөмбел, ишегалдында бераз уйланып торганнан соң, яраткан алма бакчасына чыкты. Кайнатасы Сөмбел кушканны эш­ләп тә куйган, мич кенә чыгарасы калган. Бакча кунак көткән өйгә охшаган иде. Ул өстәлне, эскәмияләрне сыйпап чык­ты. Күр, ничек әйбәт булган. Әйләнеп тирә-якка күз салды. Бакчага чәчәкләр утыртырга кирәк, аның өчен шәһәргә барып орлыклар алырга булыр, баргач, Верочка янына да кереп чыгар.

- Кызым, ник йокламыйсың, гел аяк өсте үзең? - диде сыер саварга чыккан
кайнанасы, киленен жәлләп.

- Әнкәй, мин бүген шәһәргә барып кайтырмын дигән идем. Иртәнге автобус ничәдә икән?

- Сигездә. Ә ник барасың?

- Минем, әнкәй, монда чәчәкләр утыр­тасым килә. Көз көне шундый матур бу­лачак: тирә-якта төрле-төрле чәчәкләр, алмалар, өстәлдә самавыр.

Сөмбел хыялланып елмайды.

- И әнкәй, бу бөтен кешенең яраткан урыны булачак!

- Ярый, кызым, ләкин үзең генә бар­ма. Әнә, Булат белән икәү барыгыз.

- Юк, әнкәй, ул бик арыган. Алар ир­тәнге өчтә генә кайттылар, йокласын.
Үзем белән Әлфисне ияртермен.

Эшкә барырга торып чыккан Шәүкәт абый, киленен бакчада күреп:

- Йә, ничек, килен, ошыймы? - дип сорыйсы итте.

- И әткәй, шундый матур, шома чык­кан, кулларың алтын икән. Менә, әткәй, күз алдыңа китер, тиздән алмагачлар чәчәк атачак, көзен кызарып алма өл­герәчәк.

Шәүкәт абый Сөмбелнең якты йөзен, көләч күзләрен, бит очларын чокырай­тып, май кояшыдай елмаюын күрде. Әйтерсең, аңа бәхет өчен шушы бакча почмагы гына җитмәгән. Йә Ходай, нинди сөйкемле икән бит аларның ки­леннәре. Бу бала әле бөре генә, чәчәк атасы көннәре алда, хатын-кыз баладан соң тагын да ачылып, матураеп китә. Моны Шәүкәт абый бик яхшы белә. Ул бит өч бала атасы.

Сөмбел Әлфис белән шәһәргә китте. Беренче эш итеп, Сөмбел элек эшлә­гән балалар бакчасына бардылар. Алар бәхетенә, бүген дежурда Верочка икән.

- Кояшым, каян килеп чыктың?

Сөмбел белән кочаклашып күреште­ләр, гөр-гөр сөйләштеләр.

- Верочка, икенче килгәндә барысын да сөйләрмен, ә хәзер син безгә бакчага утыртырга күпьеллык чәчәк суганчала­ры бир әле.

Верочка чәчәкләрне ничек утыртырга икәнлеген дә аңлатты.

- Кояшым, күрәм, ныклап урнаштың. Сез бергә, димәк, бар да яхшы.

- Юк, Верочка, без беркайчан бергә була алмабыз. Ул башканы ярата.

- Алайса, болар нәрсәгә кирәк?

- Миннән истәлек булып калсын. Аның әти-әнисе мине бик ярата, бу чә­чәкләр аларга рәхмәтем булсын...

Шәһәрдән кайткач, кичен Сөмбел егет­ләрдән чокыр казытты, тирес ташытты. Барысы әзер булгач, тезләнеп үрмәли-үрмәли чәчәкләр утыртты. Әлфискә:

- Монысы пион, монысы канәфер, бо­лары дәлияләр, болары көз чәчәкләре - кашкарыйлар. Менә бусының бәрәң­гесен, көз казып алып, базга салырга кирәк. Ә калганнары шулай утырсын. Син аларга, мин булмаганда, су сибәргә онытма, - дип, һәрберсен җентекләп аңлатты. - Әлфис, әгәр мин китсәм, сагынырсыңмы?

- Кая китсәң, мин сине беркая да җибәрмим!

Алар, тезләнгән килеш, бер-берсенө карашып елмаештылар.

- Кая, бер пәп итеп алыйм әле үзеңне, - дип, Сөмбел, балчыклы куллары белән
Әлфиснең яңакларын тотып, борын очыннан үбеп алды.

- Мин дә сине, - дип, ул да апасының битеннән тотып, борынын үпте.

Ике «пычрак бит», бер-берсенә карап, көлешергә тотындылар. Йортта йөргән Булат белән Байрас читтән генә аларны күзәтте. Аларга да кызык булып китте, бар эшләрен ташлап, шушы икәүнең үзара шаяруын карап тора башлады. Сөмбел торырга маташты, тора алмагач, Әлфис арттан аны күтәреп торгызмакчы булды, көче җитмәгәч, кулыннан тар­та башлады. Боларны күзәтү - үзе бер мәзәк иде...

Өченче май бигрәк җылы, матур көн булды. Сөмбел, иртән торып, бакчада Шәүкәт абзый салган мичтә аш әзерләргә булды. Олы казанга аш салып җибәрде.

Байрас ут үткәреп, магнитофон то­таштырды. Бакчага бәйрәм төсе керде. Күңелләрне җилкендереп, дөнья буйлап моң агылды.

- Җиңги, сиңа шулай ошыймы?

- Ә синең үзеңә?

- Ошый. Синең белән биисе килә, - диде Байрас матур елмаеп.

- Биер идек тә, ара ераграк, - дип, эчен тотты Сөмбел.

- Мин Әлфистән көнләшәм. Ул һәркөнне сине кочаклап йоклый, битеңнән
үбә, син аныкы гына.

Сөмбел бөтен бакчаны яңгыратып көлеп җибәрде:

- Ул бит әле кечкенә.

- Шулай да ул бит ир заты. Хәзер, әнә, солтан да булып алды.

Байрас, хискә бирелеп, Сөмбелнең ирененә, күзләренә текәлде, теле бәй­ләнде. Ул ике кулы белән эскәмия чите­нә тотынды. Аның йөзеннән күзен ала алмады, кайчан да булса тыелып кала алмам, шушы җиләк кебек сусыл ирен­нәрдән аерыла алмам, дип курыкты. Йөрәге дөп-дөп типте, куллары эскәмия тактасын ныграк кысты.

Сөмбел генә берни аңламады.

- Байрас, ә синең яраткан кешең бармы? Байрас дим, ни уйлыйсың, уян. Яраткан кешең бармы, дим?

- Бар, ләкин ул мине яратмый шул. Сөмбел, сәерсенеп, Байраска карады.

- Ни сөйлисең, синең кебек егетне яратмый мөмкин түгел.

Сөмбел карашы белән Байрасны наз­лады, үрелеп чәченнән сыйпады.

- Син бит ир асылы, яратыр өчен яралган.

- Сөмбел, ә син мине ярата алыр идеңме?

- Алыр идем, абыеңа хәтле очраган булсаң, ләкин син миңа карамас идең. Минем ише җүләрләр сезгә бер кичкә генә кирәк. Мәхәббәтнең күзе сукыр, диләр, чынлап та, дөрес икән. Җирдән ерак китмәгән минем ише кызлар син­дәй егетләргә тиң түгел.

- Сөмбел, бик тә тиң, син искиткеч кыз. Син горур, үзеңә авыр икәнлеген беркемгә дә сиздермәскә тырышасың. Ә мин берни эшли алмыйм...

- Син үзеңне көчсез дисәң, миңа ни кала? Күңелемдә бер төер утыра: мине яратмыйлар, минем кебекләрне яратып булмыйдыр шул. Бу төер гомерем буе таралмаса нишләрмен?

Алар янына Булат килеп утырды.

- Авызга-авыз куеп, нәрсә серләшә­сез? - дип ачулы гына энесенә карады.

Сөмбел, аш әзерләр өчен, мич янына барып басты.

- Бернәрсә дә түгел, - дип елмайды Бай­рас, - рәхәт бит аның белән сөйләшү.

- Күренә, әнә, күзләрең ничек яна, кызлар җитмиме әллә сиңа?

- Ул бит барыбер сиңа кирәкми, монда да аны мин алып кайттым, син
язылышмаган, ул әлегә беркемнеке дә түгел. Шулай булгач, абый, йә өйләнеп яшә, йә юлымда торма.

- Ә бала?

- Күрмисеңме, мин аны шушы килеш тә яратам.

Алар Сөмбел ишетмәсен дип, әкрен генә сөйләштеләр, ике туган арасыннан яшен үткәндәй булды.

Төшке аш вакыты җитте, Сөмбел өс­тәл әзерләде. Әнкәсе белән әткәсе дә эштән кайтып җитте.

- Әйдәгез, бакчага чыгыйк. Бүген көн матур, җылы, — диде Сөмбел елмаеп.
Гадәттәгечә, олыдан кечегә аш бүлеп куйды. Өстәлдә самовар кайнап утыра.

- Әлфис кая йөри инде?

- Кайгырма, әни, күршеләрдә, коймак исе чыкканын көтә.

- Азындырып бетердең үзен, килен, көн дә коймак белән сыйлап.

- Хәзер сезне дә сыйлыйм.

Сөмбел зур табада коймак пешерә баш­лады, бөтен урамга тәмле ис таралды. Әлфис тә чабып кайтып җитте.

Бәйрәмнәр үткәч, гөрләп торган өстәл яны бушап калды. Булат белән Байрас та китәргә җыенды.

- Сөмбел белән хушлаштыңмы? - ди­де Байрас абыйсына.

Булат эндәшми генә бакчага керде, ни әйтергә белми туктап калды:

- Без киттек, тагын бер атнага түзәр­сең бит әле, - диде ул.

Наши рекомендации