Антик (грек-рим) тел белеме традициясе.

Европа мәдәнияте үзенең тамырлары белән борынгы греклар тарафыннан күп гасырлар дәвамында эшләнгән мәдәни кыйммәтләргә нигезләнә. Европалылар греклардан үзләренең язу системасын гына мирас итеп алып калмыйча, тел фәлсәфәсе, риторика, поэтика, стилистика буенча да киң мәгълүматларны үзләштергәннәр. Греклар тарафыннан эшләнгән грамматика барлык европа грамматикаларының башлангычы булып кала.

Грек һәм барлык Европа цивилизациясе өчен әһәмиятле момент булып сузык авазлар өчен махсус тамгалары булган грек алфавитын төзү тора. Бу вакыйга б.э.к. 9 яки 10 гасырларга карый. Безгә кадәр сакланып калган иң борынгы истәлекләр б.э.к. 8 йөздә язылган. Язу барлыкка килү поэтика, риторика, фәлсәфәнең гаять көчле үсеш алуына китерә һәм тел проблемаларына кызыксыну тудыра.

Сүзнең мәгънәсен аңлау омтылышлары Гомер һәм Гесиоддан ук килә. Иң башта әле сүзнең мәгънәсе һәм ул атаган предметның тыгыз бәйләнеше турындагы мифодогик караш өстенлек иткән. Греклар ышануынча, һәр предметның ике атамасы бар: аллалар телендә һәм кешеләр телендә. Б.э.к. 5 гасырда исә фәлсәфәдә предмет һәм анызң атамасы арасындагы бәйләнешнең шартлы булуы хакындагы фикер алга сөрелә. Борынгы грекларның бу хактагы бәхәсе тел фәлсәфәсе барлыкка килүгә этәрә.

Борынгы Грециядә телнең практик кулланылышы да кызыксындыра. Б.э.к. 5 гасырда ораторлык сәнгате турындагы фән – риторика барлыкка килә. Телгә өйрәтүнең төп методы булып классик шигъри текстларны уку һәм аларны шәрехләү санала. Шул рәвешле, филология чаткылары туа. Глосслар (иске яки чит диалектлары сүзләре) туплау һәм аларны аңлату эше башлана. Музыка, ритмика һәм метрика теориясенә бәйле рәвештә, телнең аваз төзелеше дә интенсив өйрәнелә.

Лингвистик өйрәтүләр өчен чыганак буларак бары грек текстлары гына алына. Фән барлыкка килүнең башлангыч этабы өчен тел күренешләрен күзәтүдә системалалык булмау хас.

Грек фәлсәфәчеләренең төп бәхәс объекты булып сүз һәм предмет арасындагы бәйләненең характеры када. Гераклит исем-атамалар әйбер-күренешләрнең табигатенә карап бирелә (“фюсей” теориясе), Демокрит һәм скептик-фәлсәфәчеләр исә башка фикерне алга сөрәләр – исемнәр канун буенча, куелган буенча, торышы буенча бирелә (“тесей” теориясе) диләр. софист Горгий сүз һәм предметлар арасында тирән аерма булуын раслый. Продик атамаларның табигате белән битараф булуын күрсәтә, алар бары дөрес кулланылганда гына кыйммәткә ия, дип күрсәтә.

Шушы бәхәсләр барышында беренче лингвистик күзәтүләр барлыкка килә. Мәсәлән, Продик беренчеләрдән булып синонимнар проблемасын өйрәнә башлый, Протагор тел нормасы проблемасын калкыта һәм исемнең өч родын һәм хәбәрләмәнең дүрт тибын – сорау, җавап, үтенү һәм боерыкны өйрәнә.

Тел фәлсәфәсе һәм теориясе үсешенә Платон бик зур өлеш кертә. Әйберләрнең тел һәм фикер белән үзара бәйләнеше мәсьәләсен җентекләп тикшерү Платонның “Кратил” диалогында ике әңгәмәченең – Гермоген һәм Кратилның сөйләшүендә күренә. Аларның бу уңайдан карашлары аерыла, ә “третей суды” Сократ (Платон үзе!) аларның берсе белән дә килешми һәм мәсьәләне ачык калдыра. Платон сүз һәм предмет арасындагы ерак бәйләнешләрне таный һәм атамаларның гадәт һәм үзара килешү буенча кулланылу мөмкинлеген яклый. Ул сүзнең эчке формасы (мотивлашуы) төшенчәсен кертә һәм мотивлашкан, мотивлашмаган сүзләрне аера. Платон сүз һәм җөмләне аерып карый. Җөмлә хөкемләүне сүз белән белдерүгә хезмәт итүче катлаулы бөтенлек буларак карала. Беренче булып, ул аның ике компонентын – субъект һәм предикатын аера. Әмма шулар белән бергә, Платон аваз һәм хәрефләрне тәңгәл куеп карый, һәм бу караш 20 гасырга кадәр лингистика тарихын иңләп уза. Платон авазларның беренче һәм элементар классификациясен эшләп карый: сузылмаган, авазсыз, уртача). Иҗекне ул бербөтен дип карый һәм аны үткен/югары, ягъни басымлы һәм авыр/түбән, ягъни басымсызга бүлеп карый.

Антик тел белеме традициясенең иң күренекле нигез салучысы Аристотель була. Аристотельның кызыксыну даирәсен тел үзе тәшкил итми, ә бәлки ул тел һәм сөйләмне фикер белдерү чарасы буларак тикшерә. Әмма аның игътибарын телнең теләсә нинди кулланылышы җәлеп итми, Аристотель билгеле бер сәнгати алымнар таләп иткән сөйләмне генә өйрәнә. Аның тарафыннан өч сүз сәнгате аерып чыгарыла:

- диалектика (исбатлау һәм кире кагу турындагы фән),

- поэтика (без хәзер матур әдәбият термины белән аталган сөйләм төзү закончалыклары турындагы фән),

- риторика (берәүләрне мактауга, ә икенчеләрне тәнкыйтьләүгә юнәлдерелгән сөйләм төзү фәне).

Нәкъ менә шушы фәннәр кысаларында Аристотель үзенең тел теориясен үстерә. Аның “Органон”, “Поэтика” һәм “Риторика” дип аталган хезмәтләре шушы өч фән һәм аларга бәйле тел-сөйләм проблемаларын яктырта.

Аристотель беренче булып полисемантик сүз эчендәге мәгънә типларын өйрәнә, шулай ук килешләрнең һ.б. грамматик формаларның күпмәгънәлелеген тикшерә. Аның тарафыннан телдән тыш реальлектәге мәгънә белән тәңгәллек турындагы фикер дә әйтелә.

Сөйләм авазларын фикер иясе сузык (гласные), ярымсузык (полугласные) һәм сузык булмаган (безгласные) авазларгы бүлә. Инде Платон тарафыннан ук кертелгән акустик билгеләр янәшәсенә Аристотель артикуляцион билгеләрне дә өсти. Хәреф мәгънәгә ия, аңлы аваз белдерү чарасы дип таныла. Мәсәлән, хайваннар да төрле авазлар әйтергә мөмкин, әмма алар аңлы әйтелми, димәк, хәреф була алмый.

Ул сүзләрнең дүрт төркемен күрсәтә: исемнәр, фигыльләр, теркәгечләр һәм бәйлекләрне дә үз эченә алган алмашлыклар. Беренче тапкыр фигыльнең төрле төркемнәренә характеристика бирелә. Әмма сүз төркеменең башка мөһим группалары әле аерып чыгарылмый.

Лингвистика теориясенең нигезләре формалашуга эллинчылар дәвере (б.э.к. 3-1 гасырлар) фәлсәфәчеләре, бигрәк тә стоиклар мәктәбе вәкилләре Зенон, Хрисипп, Диоген сизелерлек өлеш кертә. Алар җөмлә төзелешендә һәм сүз төркемнәрендә реаль тормышның чагылышын эзлиләр. Шуңа бәйле, бу фәлсәфәчеләр әйбер һәм аның атамасы арасындагы табигый бәйләнешне таныйлар һәм этимологик анализ белән кызыксыналар. “Икенчел” сүзләрнең мәгънәләре предметлар дөньясындагы бәйләнешләр белән аңлатыла. Стоиклар атама күчешенең тел тарихында беренче типологиясен бирәләр (охшашлык, янәшәлек, контрастлык буенча күчеш).

Сөйләм актында алар “билгеләүче” (кеше сөйләменең тавышы, яңгыраш) һәм “билгеләнүче”, ягъни “әйтелүче” (сөйләмнең мәгънә ягы) берәмлекләрне аерып карыйлар.

Стоиклар сүз төркемнәре турындагы өйрәтүләрдә алга китәләр һәм биш-алты сүз төркемен аерып чыгаралар, исемнең килешләрен билгелиләр. Алар тарафыннан фигыль заманнары турындагы фәнни өйрәтүләр дә эшләнә.

Стоиклар фигыль һәм хәбәрне аерып карыйлар, хәбәрнең типологиясен эшлиләр. Әйтелү максаты ягыннан җөмлә төрләре дә игътибарга алына (хикәяләү, сорау, өндәү, теләк, үтенү, ант бирү, каргау, мөрәҗәгать итү).

Гомумән алганда, б.э.к. 5-1 гасырлардагы борынгы грек фәлсәфәсе телгә логик якын килү белән характерлана.

Борынгы Римдагы тел белеме традицияләренә килгәндә, латин язуы б.э.к. 7 гасырла греклар йогынтысы астында барлыкка килә. Латин алфавиты исә б.э.к. 4-3 гасырларда формалашып бетә.

Мөстәкыйль фән буларак грамматика Римда б.э.к. 2 гасырда барлыкка килә. Ул әдәби, юридик, тарихи һәм дини характердагы бик күп текстларны шәрехләү һәм тәнкыйди басмаларын әзерләү ихтыяҗы белән бәйле рәвештә туа. Грамматика үсешенә Элий Стилон, Аврелий Опилл, Стаберий Эрот, Антоний Гнифон, Атей Претекстат, бигрәк тә Марк Теренций Варрон һәм Нигидий Фигул зур өлеш кертә.

Рим тел белемендә Марк Теренций Варрон (б.э.к. 116-27 еллар) аерым урын алып тора. Ул “Латин теле турында”, “Латин сөйләме турында”, “Сүзләрнең охшашлыгы турында”, “Сөйләмнең файдасы турында”, “Латин теленең килеп чыгышы турында”, “Хәрефләрнең борынгылыгы турында” трактатлар авторы. Үзенең төп лингвистик хезмәтендә – “Латин теле турында” трактатында Варрон сөйләмне өч фән – этимология, морфология һәм синтаксис ярдәмендә өйрәнү кирәклеген ассызыклый һәм хезмәтендә шушы фәннәрнең нигезләрен күрсәтә.

Үзенең этимологик эзләнүләрендә Варрон стоиклар карашларын дәвам итә. Ул лексика составындагы, аларның яңгырашындагы һәм мәгънәсендәге үзгәрешләрне билгели.

Морфологик күренешләр турында сөйләгәндә, ул төрләнешне сүз үзгәреше һәм сүз ясалышы берлеге буларак карый. Ул табигый һәм ирекле төрләнешне таный. Беренче тапкыр исемнең башлангыч формасы (баш килеш) һәм фигыльнең башлангыч формасы (хәзерге заман хикәя фигыльнең беренче зат берлек саны) билгеләнә. Төрләнә торган һәм төрләнми торган сүзләр аерып карала. Дүрт сүз төркеме аерып чыгарыла: исемнәр, фигыльләр, сыйфат фигыльләр һәм рәвешләр.

Аннан соңгы дәверләрдә Рим грамматиклары (Веррий Флакк, Секст Помпей Фест, Квинт Реммий Палемон) классик чорга кадәрге язучыларның телен өйрәнәләр, зур сүзлекләр һәм латин теленең зур грамматикаларын төзү өстендә эш башлыйлар.

3 гасырда лингвистик эшнең сүлпәнәюе күзәтелә. 4 гасырда исә яңа күтәрелеш башлана. Күпсанлы белешмә-сүзлекләр барлыкка килә, грамматикалар языла. Шул чордагы Элий Донатның грамматикасы мең елдан артык уңышлы кулланыла.

4 гасыр ахырында, Рим дәүләте җимерелү белән, лингвистик тикшеренүләр Константинопольгә күчерелә. Биредә Присциан тарафыннан язылган 18 томлык грамматика дөнья күрә.

Борынгы Грециядә һәм Римда барлыкка килгән лингвистик традицияләр үзара тыгыз бәйләнгән, шул ук вакытта һәрберсе мөстәкыйль булган күренеш тәшкил итә. Әмма Европада алар каршылыклы кабул ителә. Көнбатыш Европа лингвистик мәктәбе Донат һәм Присциан карашларына таяна, шул рәвешле тикшерүләр өчен материал буларак латин телен ала. Ә Көнчыгыш Европада, киресенчә, Дионисий һәм Апполоний Дискол карашлары яклана, грек теле өйрәнелә.

Наши рекомендации