Технологик карта. Татар теле
ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ КАФЕДРАСЫ
ТАТАР ТЕЛЕ
Тема:Фигыль турында төшенчә
Башкарды: 10.2- 310 нчы
төркем студенты
Хисамова Рамилә
Казан 2017
9 нчы сыйныф өчен календарь-тематик план (ФДБС буенча)
№ | Дәрес темасы | Укучыларның эшчәнлеге төрләре | Көтелгән нәтиҗә | Контроль төре | Дата | ||||||
метапредмет | предмет | шәхси | План | Факт | |||||||
Исем сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау | |||||||||||
Исем сүз төркемен гомумиләш-тереп кабатлау. | Предметны белдергән сүзләрне билгеләү һәм үз фикереңне дәлилләү, исемнең грамматик билгеләрен дөрес куллана белү, предметны белдергән сүзләр кулланып җөмләләр төзү, төркемнәрдә, парларда аралашу күнекмәләре булдыру, кабатлау, мисаллар китерү, | үз фикереңне формалаштыру, фикерләрне фактлар белән дәлилләү. | Исемнең грамматик билгеләрен (килеш, тартым, сан) дөрес куллана белү. | Татар халкы мәдәниятына карата хөрмәт, игътибарлылык, горурлык хисләре тәрбияләү. | Тест(10м) | ||||||
Фигыль турында гомуми төшенчә | |||||||||||
Фигыль турында гомуми төшенчә. | Фигыль турында гомуми төшенчә бирү, аларга сорау куярга өйрәтү, укучыларның белемнәрен системалаштыру, балаларның эзлекле фикер йөртү сәләтен формалаштыру. | Белемнәрне тирәнәйтү, системалаштыру, үз фикереңне төгәл җиткерү | Материалны аңлап үзләштерә алуларына ирешү, | Игътибарлылык, мөстәкыйльлек, җитезлек сыйфатлары тәрбияләү. | |||||||
Фигыльләрнең барлык-юклык формасы | |||||||||||
Фигыльләр-нең барлык-юклык формасы турында гомуми төшенчә | Фигыльләрнең барлык-юклык формасы турында гомуми төшенчә. Аларны аерырга өйрәнү. | Дәрескә куелган бурычны аңлап эш итү, күзәтүләр һәм чагыштырулар аша нәтиҗәләр чыгару, парларда бер-берсенең эшен бәяли белү. . | Фигыльнең алда үтелгән грамматик билгеләрен атау, фигыльнең юклык кушымчаларын дөрес итеп язу, дөрес итеп куллану, фигыльләрне юклык төрен таба белү. | Үз фикереңне әйтә белү, төркемнәрдә килешеп эшли белү, иптәшеңә рухи ярдәм күрсәтә белү; | |||||||
Фигыльләр-нең барлык-юклык формасы темасына тикшерү тесты эшләү. | Фигыльләрнең барлык-юклык формасы темасына тикшерү тесты эшләү. | Җавапларның дөреслеген эталон буенча тикшереп үзбәя кую. | Аңлап һәм дөрес итеп җавап бирә алу. татар теленең орфографик һәм пунктуацион кагыйдәләрен саклау. | Фикереңне дәллили белү,биремнәрне үти белү. | БРТ биремнәре | ||||||
Фигыль төркемчәләре | |||||||||||
Фигыль төркемчәлә-ре турында гомуми төшенчә | Фигыль төркемчәләре турында гомуми төшенчә бирү, фигыль төркемчәләрен сөйләмдә дөрес кулланырга һәм аларны аера белергә өйрәтү, дөрес язу күнекмәләрен, иҗади-фикерләү, сәнгатьле уку, бәйләнешле сөйләм телен үстерү, өйрәнелгән кагыйдәләрне практикада куллана белүләренә ирешү. | Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, предметның яки затның эшен яки хәлен төрлечә белдерә белү. | Фигыль төрләнешләрен, җөмләдә аера белү, фигыльләрне урынлы куллану | Туган телнең әһәмиятлелеген аңлату, кадерләү хисләрен уяту, уңай хисләр тудыру. | Тест(15м) | ||||||
Фигыль юнәлешләре | |||||||||||
Фигыль юнәлешләре турында гомуми төшенчә | Фигыль юнәлешләре турында гомуми төшенчә бирү. | Дәрескә куелган бурычны аңлап эш итү. | Фигыль юнәлешләре кушымчаларын дөрес итеп язу, дөрес итеп куллану, татар теленең орфографик һәм пунктуацион кагыйдәләрен саклау. | Дөрес сөйләм булдыруга омтылу, иптәшеңә рухи ярдәм күрсәтә белү. | |||||||
Дәрес эшкәртмәләре
Нче дәрес
Тема: Исем сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау.
Максат һәм бурычлар: Исем сүз төркеме буенча белемнәрне актуальләштерү.
Дәрес тибы:рефлексия дәресе (катнаш дәрес)
Җиһазлау:Дәреслек.Таратма материаллар: карточкалар, тестлар; компьютер, проектор, экран, презентация..
Дәрес этаплары
I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру:
Дәресне оештыру.
Исәнләшү, укучыларның хәлләрен сорашу, психологик уңай халәт тудыру.
Актуальләштерү.
- Исем дип нәрсәгә әйтәбез?
- Исем нинди сорауларга җавап бирә?
- Исем нәрсәләр белән төрләнә?
Уку мәсьәләсе кую
Исем сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау, белемнәрне күнегүләр ярдәмендә ныгыту , мөстәкыйль куллану.
II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү:
- Предметны белдергән сүзләрне билгеләү һәм үз фикереңне дәлилләү.
- Исемнең грамматик билгеләрен дөрес куллана белү.
- Предметны белдергән сүзләр кулланып җөмләләр төзү.
- Төрле фикерләрне исәпкә алып бер нәтиҗәгә килү;
- Үз фикереңне формалаштыру;
- Фикерләрне фактлар белән дәлилләү;
- Төркемнәрдә, парларда аралашу күнекмәләре булдыру
- Дәреслектәге күнегүләрне үтәү. Парларда эш.
III. Рефлексив бәяләү:
1. Рефлексив кабатлау.
2. Белемнәрне бәяләү.
3. Уку эшчәнлегенә нәтиҗә.
4. Өй эше.
Нче дәрес
Тема: Фигыль турында гомуми төшенчә.
Максат һәм бурычлар: Фигыль турында гомуми төшенчә бирү, өйрәнелгән кагыйдәләрне практикада куллана белүләренә ирешү, фикерләү сәләтләрен, активлыкларын көчәйтү.
Дәрес тибы:Яңа белемнәр ачу дәресе.
Җиһазлау:Интернет материаллары, электрон дәреслек, мультимедиа проекторы, экран (такта).
Дәрес этаплары
I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру:
Дәресне оештыру
Исәнләшү, барыбызга да хәерле көн теләп, дәресне башлау, психологик уңай халәт тудыру.
2. Актуальләштерү
1.Өй эшен тикшерү.
2.Әңгәмә.
Фигыль турында әңгәмә:
- Нәрсә ул Фигыль?
- Фигыль нинди сорауларга җавап бирә ?
- Фигыль нәрсәне аңлата?
Уку мәсьәләсе кую.
Дәрестә фигыльне узләштерү, укучының башкарган эшенә җаваплылык хисен арттыру, белгәннәр нигезендә ачыклап бу дәрестә үзләштерелергә тиешле уку мәсьәләсе кую.
II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү:
1. Фигыль төшенчәсен ачыклау.
2. Дәреслектәге кагыйдә белән танышу.
3. Дәреслектәге күнегүләрне үтәү, фигыльне табу.. Парларда эш.
4. Телдән һәм язмача күнегүләр үтәү һәм нәтиҗәләр чыгару.
III. Рефлексив бәяләү:
1. Дәрестә эшләгән эшләргә нәтиҗә ясау.
2. Дәрескә гомуми бәя. Һәр укучының үз эшчәнлегенә бәя бирүе.
3. Өй эше.
4. Алдагы дәрескә проблема кую.
Нче дәрес
Тема: Фигыльләрнең барлык-юклык формасы турында гомуми төшенчә.
Максат һәм бурычлар: Фигыль турында төшенчә бирүне дәвам итү; лексик – грамматик күнекмәләрне ныгыту, сөйләмдә
активлаштыру, ишетү хәтеренең күләмен үстерү.
Дәрес тибы: Яңа белемнәр ачу дәресе.
Җиһазлау:Интернет материаллар, презентация, карточкалар.
Дәрес этаплары
I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру:
Дәресне оештыру
Исәнләшү, укучыларга хәерле көн теләп, дәресне башлау, психологик уңай халәт тудыру.
2. Актуальләштерү
1. Өй эшен тикшерү.
2. БТР биремнәр
3. Әңгәмә.
Фигыльләрнең барлык-юклык формасы турында әңгәмә.. Барлык төрнең махсус кушымчасы юк, ә юклык төре фигыльнең тамыр яки ясалма нигезенәкушымчалары ялганып ясала икәнен ачыклау.
Уку мәсьәләсе кую
Фигыльләрнең юклык төрен таба белү, фигыль буенча кагыйдә формалаштыру, фигыль кулланылган җөмләләр уйлау, фигыльнең юклык кушымчаларын аеру.
II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү:
1. Фигыльләрнең барлык-юклык формасы төшенчәсен ачыклау.
2. Дәреслектәге кагыйдә белән танышу. Рус телендәге белемнәргә нигезләнеп, фигыльләрнең барлык-юклык формасы турында нәтиҗә чыгару.
3. Дәреслектән күнегүләр үтәү, тексттан фигыльләрнең барлык-юклык формасы табу күнекмәләре . Сорауларга җавап бирү. Парларда эш.
4. Телдән һәм язмача күнегүләр үтәү һәм нәтиҗәләр чыгару.
III. Рефлексив бәяләү:
1. Дәрескә куелган уку мәсьәләсе чишелдеме? Нәрсәләр белдегез?
2. Дәрескә гомуми бәя. Һәр укучының үз эшчәнлеген бәяләве һәм нәтиҗәләр чыгаруы.
3. Өй эше.
4. Алдагы дәрескә проблема кую.
Нче дәрес
Тема: Фигыль төркемчәләре.
Максат һәм бурычлар: Фигыль төркемчәләре турында төшенчә бирү; фигыль төркемчәләрен сөйләмдә дөрес кулланырга һәм аларны аера белергә өйрәтү, дөрес язу күнекмәләрен, иҗади-фикерләү, сәнгатьле уку, бәйләнешле сөйләм телен үстерү, өйрәнелгән кагыйдәләрне практикада куллана белүләренә ирешү.
Дәрес тибы: яңа белемнәр ачу дәресе
Җиһазлау:Интернет материаллары, электрон дәреслек, мультимедиа проекторы, экран (такта).
Дәрес этаплары
I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру:
Дәресне оештыру
Исәнләшү, укучыларга хәерле көн теләп, дәресне башлау, психологик уңай халәт тудыру.
2. Актуальләштерү
1. Өй эшен тикшерү.
2. Дәрес максатын хәбәр итү.
3. Әңгәмә.
Уку мәсьәләсе кую.
Татар һәм рус телләрендә аларның кулланылыш үзенчәлекләре.
II.Уку мәсьәләсен өлешләп чишү:
1.Фигыль төркемчәләре төшенчәсен ачыклау.
2.Дәреслектәге кагыйдә белән танышу. Дәреслектән үзләштергән һәм рус теленнән алган белемнәргә нигезләнеп нәтиҗә чыгару.
3. .Дәреслектән күнегүләр үтәү. Сораулар буенча әңгәмә. Парларда эш.
4. Телдән һәм язмача күнегүләр үтәү һәм нәтиҗәләр чыгару.
III. Рефлексив бәяләү:
1. Дәрескә куелган уку мәсьәләсе чишелдеме? Нәрсәләр белдегез?
2. Дәрескә гомуми бәя. Һәр укучының үз эшчәнлеген бәяләве.
3. Өй эше.
4. Алдагы дәрескә проблема кую.
Технологик карта. Татар теле
Предмет: Татар теле
Класс: 9
Авторлар: 10.2-310 нчы төркемнең 4 нче курс студенты Хисамова Рамилә
Тема урока: Фигыль турында төшенчә
Дәрес төре: катнаш
Дәрес этаплары | Укытучы эшчәнлеге | Укучылар эшчәнлеге | |||||
Танып белү | Коммуникатив-аралашу | Регулятив уку гамәлләре | |||||
Башкарылган эш төрләре | Эшчәнлек төрләре формалаштыру | Башкарылган эш төрләре | Эшчәнлек төрләре формалаштыру | Башкарылган эш төрләре | Эшчәнлек төрләре формалаштыру | ||
Дәреснең оештыру өлеше | Дәрескә күрсәтмә материалларның һәм җиһазларның әзерлеге Исәнләшү, укучыларда дәрескә уңай халәт тудыру Бирем”Схема дөресме?” Дәреснең темасын билгеләүгә юнәлеш бирү | Җөмләдән фактик мәгълүматларны таба белү; төшенчәләр чыгара белү; уку гамәлләрен башкаруда барлыкка килгән каршылыкларны билгеләү (чагыштыру); | Анализ күзаллау | Укытучы белән исәнләшәләр, бер-берләрен сәламлиләр | аралашу вакытында үз фикереңне формалаштыру һәм дәлилләү; әңгәмәдәшләреңнең фикерләрен тыңлап, уртак фикергә килү; | дәреснең максатын ачыклый алу; эш вакытында килеп чыккан кыенлыкларны билгелели белү; эшчәнлеккә үзбәя бирү | |
Өй эшенең үтәлешен тикшерү | Фигыль турында интерактив слайд күрсәтү Тест үткәрү, тестларны үзара тикшерүне һәм билге куюны оештыра | Фигыльгә хас билгеләрне искә төшерәләр, ачыклыйлар | Үзенчәлекләрне ачыклау | Парларда эш | Уку хезмәттәшлеге | Тикшерү | Үз эшчәнлегеңне һәм иптәшләреңнең эшчәнлеген бәяләү |
Белем күнекмәләрен актуальләштерү | 1.Тактада ике баганага язылган сүзләр бирелә. 2.Беренче баганадагы сүзләр турында нәрсә әйтә аласыз? 3.Икенче баганадагы сүзләр турында нәрсә әйтә аласыз? | Сүзләрне хор белән кычкырып укыйлар, фигыльне табалар | Балалар турындагы белемнәрне искә төшерәләр,кагыйдәләрне әйтәләр, мисаллар китерәләр) | Дәреснең темасын формалаштыралар | Белемнәрне үзләштерүнең мөһимлеген аңлап эшләү | ||
Яңа белем күнекмәләре һәм эш-гамәлләрен үзләштерү | Җөмләләрдән фигыльне аерып табу, аларны аеруга омтылыш тудыра Сыйныф белән эшне оештыра | Иптәшләрен һәм укытучыны тыңлыйлар, слайдлар карыйлар, фикер йөртәләр | Кирәкле информацияне эзләү һәм үзләштерү Охшашлыкны һәм аермалыкны табу максатыннан, чагыштыру | Укытучы белән диалог Укытучы белән диалог мини-диспут | Укытучы белән хезмәттәшлек Укытучы һәм иптәшләре белән үзара хезмәттәшлек | ||
Материалны аңлауны беренчел тикшерү | Сыйныфка сораулар: Татар телендә ничә фигыль юнәлеше бар? Фигыль нинди сорауларга җавап бирә? Фигыль нәрсәне белдерә? Кайсы рәттә фигыльләр язылган? | Укытучының сорауларына җавап бирәләр | Тәкъдим ителгән материалдан кирәкле информацияне таба һәм аера белү Анализ | Укытучы белән диалог | Укытучы белән хезмәттәшлек | Эшчәнлеккә бәя һәм үзбәя | Белемнәрне үзләштерү дәрәҗәсен аңлау |
Белем күнекмәләрен һәм эш –гамәлләрен ныгыту | Биремнәр үтәүне оештыру: Җөмләдә Фигыльне тап, җөмләләрне берләштер Юнәлешләрен курсәт Зат, санын билгелә | Интерактив ресурслар һәм карточкалардагы биремнәрне үтәү | Бәйләнешнең сәбәп-максатын ачыклау эзләнү характерындагы эшләрне үтәүдә мөстәкыйльлек | Алган белемнәрнең ныклыгын тикшерәләр | Үзләштерелгәнне аңлау һәм белемнәрдәге өзеклекләрне аңлау | ||
Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру | Фигыльләрне чагыштырып, нәтиҗә чыгаруга юнәлеш бирә | Яңа тема буенча сораулар төзи һәм аларга җавап бирә белү Тикшерүче төркемнәрнең җитәкчеләре чыгышы | Телдән һәм язма сөйләмне дөрес һәм аңлаешлы итеп төзү Анализлый һәм нәтиҗә чыгара белү Логик эзлекле Фикер йөртү | Иптәшләренең чыгышларын тыңлыйлар Күмәк фикер алышуда катнашалар | Үз фикереңне төгәл һәм тулы итеп җиткерә белү Монологик сөйләмгә ия булу | Гомуми эшнең нәтиҗәсен чыгаралар | |
Белемнәрне тикшерү һәм үзтикшерү | Үзанализ битләрен тутырырга тәкъдим ясый | Үз эшчәнлекләрен тикшерәләр | Бәяләү кретерийларына нигезләнеп үз эшчәнлегеңә бәя бирү | ||||
Рефлексия | Дәрестәге эшчәнлеккә һәм теманы аңлауга бәяне тактада урнаштырырга тәкъдим итә | Укытучы белән диалог | |||||
Өй эше турында мәгълүмат һәм аны башкаруга күрсәтмәләр | Икенче дәрескә өй эше һәм аны башкаруга күрсәтмәләр белән таныштыра | Өй эшен һәм аны үтәүгә күрсәтмәләрне тыңлыйлар |