Бикбулатов Фаттых Хейсамович-1924. 2 страница
Исән калган авыл халкы, партизаннарны күреп, чиксез шатланалар, кайсы яшереп саклаган ипи-тозын алып чыга, кайсы сөт, катык тәкъдим итә.
Тик взвод командиры Мифтахов кына бу шатлыкны алар белән бергә уртаклаша алмый, бу каты бәрелештә аның аягы һәм кулы каты яралана. Отрядка кыен вакытта бердәнбер дөрес юнәлеш биргәне, тәвәкәллеге һәм шәхси батырлыгы өчен ул «Сугышчан батырлык өчен» медале белән бүләкләнә.
1944 елның эссе җәе. Фашистларга каршы бергәләшеп көрәшер өчен, генерал Сабуров тарафыннан партизан отрядына Польша партизаннары белән кушылырга боерык бирелә. Ләкин Польша ягыннан килгән юл күрсәтүче сатлык җан булып чыга. Ул отрядны туп-туры дошман засадасына алып чыга. Фашистлар тыныч кына баручы партизаннарга каршы ут ачалар. Алда баручы Габдулхак Мифтахов, партизаннарга тиз генә җиргә ятарга боерык бирә һәм дошманга каршы ут ача. Бу авыр сугышта аның уң күзе каты яралана һәм ул аңын югалта. Сугышчан иптәшләре аны, агачлардан ясалган носилкага салып, 25 чакырым ераклыкта булган Львов өлкәсенең «Иваньково» дигән хуторына – партизаннар отрядына күтәреп алып баралар. Аңына килгән бер мәлдә Габделхак абый кемнеңдер үзенең кулын тотып, пульсын тикшергәнен абайлап ала.
– Каны күп аккан, бернинди өмет юк! – ди партизаннар табибы.
– Юк, әле мин үлмим, яшисем килә, яшисем. Сугыштан соң укытачак балаларым хакына яшисем килә... – дип әйтергә телим, ә үземнең телемне әйләндерерлек тә көч-хәлем юк иде, дип искә ала Габдулхак абый ул минутларны.
Совет Армиясе гаскәрләре бу хуторны азат иткәч, Мифтаховны Киев шәһәрендәге хәрби госпитальгә озаталар. Госпитальдән чыккач, хәрби табиблар Габделхак абыйны демобилизацияләргә җыенуларын әйтәләр. Ул партизаннар хәрәкәтенең Үзәк штабына фронтка җибәрүләрен сорап хат яза. Үзәк штаб аңа Ворошиловград шәһәренең өлкә советына «Осавиахим» (ДОСААФ) оешмасына командир-инструктор итеп кенә жибәрә алуларын хәбәр итә. Габдулхак абый риза була һәм, сугыш тәмамланганчы, зур җаваплылык һәм тырышлык белән командир-инструктор вазифаларын башкара.
Сугыш тәмамлана, Габделхак абый яраткан эшенә керешә, күп еллар Балык Бистәсе районы Олы Әшнәк авылында рус теле һәм әдәбияты укытучысы, директорның укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары булып эшли. Тормыш иптәше, башлангыч сыйныфлар укытучысы Зәйтүнә апа белән ике ул, бер кыз үстерәләр. 40 елга якын гомерен яраткан эшенә, мөгаллимлек хезмәтенә багышлый, «Россиянең халык мәгарифе отличнигы» дигән мактаулы исемгә лаек була.
Мифтахов Г. тормыш иптәше Зәйтүнә апа белән
Мәктәптә эшләү дәверендә Габдулхак абый хикәяләр һәм шигырьләр яза, балаларда әдәбиятка карата мәхәббәт тәрбияли. Сыйныф сәгатьләрендә үзенең сугыштагы батырлыклары турында күп сөйләргә яратмый, ә сугышчан дусларын бик еш сагынып искә ала һәм аларның батырлыкларын тасвирлый. Скородное һәм Иваньково авылы халкы Габделхак абыйны авылларын азат итүгә 20 һәм 30 еллык тантаналарына чакыралар, үзләренең чиксез рәхмәтләрен җиткерәләр.
Р.S. Г.М.Мифтахов 1998 елда вафат булды.
«Балаларга киләчәктә сугыш афәте күрергә язмасын, тынычлыкның кадерен белегез, Бөек җиңүнең нинди корбаннар бәрабәренә ирешкәнен онытмагыз!» – дип еш әйтә торган иде ул.
Фоторәсемдә Г.Мифтахов партизанлык иткән җирлек. Брянск шәһәрендә партизаннар истәлегенә куелган һәйкәл.
“Җиңү юллары буйлап”
Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Камалов Сахибетдин Шәйхетдин улы
Камалов Сахибетдин Шәйхетдин улы 1924 елда Олы Әшнәк авылында туган. Авылдагы мәктәптә 7 еллык белем алганнан соң авылда төрле эшләрдә эшли. 1942 елның 2 августында армия сафларына алына, шоферлыкка укый. Аның сугышчан биографиясе 2 нче Украина фронты составындагы 148 автомобиль-санитар полкында шофер булып хезмәт итүдән башлана. Алар сугышның алгы сызыгыннан яралыларны тылга ташыйлар. Җан өшеткеч хәлләрне дә күп күрә ул. 1944 елда исә Сахибетдинне танкистлыкка (механик-йөртүче) укырга җибәрәләр. Курслар тәмамлангач, танкист егет 4 нче Украина фронтының 875 нче үзйөрешле артполк составында СУ-76 арт установкада механик йөртүче булып хезмәт итә. Күп бәрелешләрдә катнашып, батырлык күрсәтә, Украинаны азат итүдә катнаша. Чехословакия җирендәге бәрелеш аеруча хәтерендә аның. 1944 елның декабрь аенда Чехословакиянең Кошице шәһәре янындагы бер авылга разведкага барырга, дошманның хәрби техникасын, җанлы көчен барларга, әгәр кирәк булса, дошман белән сугышырга приказ бирелә. Тигезсез һөҗүмдә алар дошманның ике Зенит установкасын, берничә ут ноктасын юк итәләр. Үзләренә үлемнән башка юл югын белгән дошман аеруча каршылык күрсәтә. Безнең танкка снаряд эләгә, аның пушка көпшәсе сафтан чыга, төзәүче һәлак була.
Командир һәм коручы каты яралана. Йөртүче-механик Сахибетдин контузия ала. Ләкин ул каушап калмый, үзенең танкын дошман солдатлары өстенә юнәлтеп алып бара. Шул арада безнең укчылар килеп җитә. Дошман бирелә, 250 солдаты әсир төшә. Бу батырлыгы өчен якташыбыз III дәрәҗә “Дан” орденына лаек була. Курку белмәс батыр егет Чехословакия, Польша, Германияне азат итүдә катнаша. III дәрәҗә “Дан” ордены, ике мәртәбә II дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм күп медальләр иясе – якташыбыз илебез азатлыгы өчен күп көч куя. Сугыштан җиңеп кайткан батыр тыныч тормышта да хезмәтен жәлләми. Район масштабында төрле җирләрдә хезмәт итә, уңышлы һәм макталып эшли.1955 елның июнь-июль аеннан 1977 елның 1 гыйнварына кадәр район Эчке Эшләр бүлегендә участок инспекторы хезмәтен башкара, читтән торып укып, юрист белеменә ия була. Районда 13 авылны үз эченә алган участокта йөреп эшләү җиңелләрдән түгел әлбәттә. Әмма ул хезмәтенә һәрчак тугры кала, майор дәрәҗәсенә ирешә. Хатыны Сабира апа белән 3 бала–1 ул, 2 кыз тәрбияләп олы тормыш юлына чыгаралар.
Сахип Шайхетдин улы Камалов күп еллар үзенең танкта яраланган сугышчан дустын эзли. Төрле архивларга мөрәжәгать итә, ветераннар оешмаларына хатлар яза. Аның дусты, Владимир шәһәрендә яшәп ятучы Евгений Ивлев шулай ук сугышчан иптәшен эзләгән булып чыга. Тәүге очрашу сугыш бетеп, 35ел узгач, 1980 нче елның 9 маенда була.
Камалов Сахиб һәм Евгений Ивлев, сугыш бетеп 35 елдан соң күрешү
Бу очрашуның шахите, хәвәскәр рәссам, шагыйрь Габдулла Сахиб улы Шиһапов, истәлек итеп шигырь язып калдыра. Бу шигырьгә танылган композитор Азат Хөсәенов көй язды. “Сугыштагы дустын эзләде..” җырын Нәҗип Җиһанов исемендәге консерватория студенты Рөстәм Насыбуллин башкара.
«Бакчалар патшасы» Г.Шиһапов мәкаләсе
Сахибетдин Мифтахетдинов (Мифтахов)- сугыш һәм хезмәт ветераны, мактаулы авыл хужалыгы хезмәткәре.
....Утызынчы еллар. Авылда комсомол ячейкасын оештыручыларның берсе- Сахибетдин. Егет ат җигә, җир сукалый, ашлык чәчә, ура. Физик яктан шактый ныгыган егет 1934 нче елда Кызыл Армия сафларына чакырыла. Аңа илебезнең Ерак Көнчыгышында хезмәт итәргә туры килә. Хәрби хезмәттә дә ул сынатмый. Төрле хәрби һөнәрләр үзләштерә. Туган якларына инде ул җитлеккән, типсә-тимер өзәрлек егет булып кайта. Әмма, ул елларда физик көч белән бер рәттән, акыл көче дә бик кирәк була. Колхозлар тәмам тернәкләнеп китсен өчен, яңадан-яңа авыл хуҗалыгы тармаклары җитенкерәми. Сахибетдин умартачылык өлкәсен җайга салу өчен Алексеевск районындагы махсус курсларда укып кайта. Егет, умартачылык белән берәттән, җиләк-җимеш, алма бакчасы да булса, тагы да әйбәтрәк булыр иде дигән фикер әйтә. Аның сүзенә колак салалар, тиз арада авыл янынының иң матур бер җирендә, “Төбәк” инеше янында бакча үсеп чыга. Бөтен эшнең дә башында җиң сызганып Сахибетдин йөри: җимеш агачлары утырта, су сибә, төпләрен йомшарта...
Әмма... яраткан эшен дәхшәтле сугыш бүлә!
Сугышның беренче көннәреннән алып, үзен-үзе аямыйча көрәшергә туры килә аңа... Ленинград фронтында катнаша,173 нче сапёр батальоны составында отделение командиры булып Нарва, Висла елгаларын кичәргә, Кингсберг шәһәренә барып җитәргә туры килә. Польша, Көньяк Пруссиядәге азат итү сугышлары турында сөйләгәндә, эле дә колакта снаряд шартлаган тавышлар ишетелә кебек, дип сөйли ул. Яшь сержант дошманны Берлин шәһәрендә дөмектерә, күпсанлы орден, медальләргә лаек була. Сугышта аның хыялында һәрчак әти-әнисе, туганнары, туган авыл, аның ямьле табигате һәм... алма бакчасы була!
Туган авылына кайтып төшкәндә яшь солдатны ап-ак чәчәкләре белән алма бакчасы каршылый! Егет тагын җиң сызганып яраткан эшенә керешә. Аның тырышлыгын күреп алалар һәм колхоз идарәсе рәисе итеп сайлап куялар. Сугыштан соңгы иң авыр еллар... ир-атларның күбесе сугышта батырларча һәлак була, кайтканнарының күбесе яралы. Төп көч- хатын-кызлар һәм балалар. Һәммәсенең гөзеренә колак салырга кирәк, район заданияләрнең үтәлешен сорый... Бик сак эш итәргә дә кирәк... булмаса, вак кына доностан да Сталин лагерьләрендә югалуың бар!
Халык белән киңәшләшеп эшли ул, башбаштаклыкка урын калдырмый, туры сүзле, вәгъдә иткәнен үти торган була. Колхозны торгызуның иң авыр еллары аның җилкәсенә төшә!
Еллар үтә, пенсия чыгып та Мифтахетдин эшсез утырмый. Куянчылык, кошчылык, дуңгызчылык өлкәләрендә җитәкчелек итә. Авыл халкы ул оештырган “Кәрәкә” күле буендагы яшелчә бакчасын яхшы хәтерли.
- Ничек барысына да өлгерәсең?- дигән сорауга ул болай дип җавап кайтара:
- Коточкыч сугыш вакытында гел җимерегә туры килде, шуңа күрә тыныч тормышта балаларыбыз, оныкларыбыз хакына тырышып эшләргә карар кылдым!
Гаиләсе дә Сахибетдиннең тырыш, тәртиплеләрдән санала. Тормыш иптэше... белэн... ............Олы улы Зиннур- хәрби подполковник, кече улы Айдар да шул юлдан китеп Казандагы танк училищесын бетерде, кызлары югары белем алды.. Менә шуңа да картаймый, барысына да өлгереп, туган җирдән, туган туфрактан көч алып, тыныч тромышта яши һәм эшли минем авылдашым.
Мәкалә “Социалистик Татарстан” гәҗитендә 1990 нчы елның 23 февралендә “Ул чәчкән изгелек” исеме астында басылды.
“Әкияттәгедәй җиде бертуган...” Г.Шиһапов
Авылыбызның Зариф Гарифы йортыннан Бөек Ватан сугышына җиде бертуган ир-егетләр китә...
Әкияттәгедәй җиде баһадир төрле фронтларда танкист, артиллерист, сапер, рота командиры, разведчик булып сугыштылар.
Әхәт дигәне капитан дәрәҗәсендә рота командиры булды. Фәйзерахман- өлкән лейтенант, взвод командиры, Габдрахман-отделение командиры, калган дүртесе солдатлар иде. Аяусыз сугышта аларның һәрберсе батырларча сугыша. Бер-бер артлы диярлек алты ир-егет һәлак була. Бары тик җиденчесе- төпчек Габдрахман гына исән кала. Сугыш ахырында, канкойгыч бер бәрелештә ул да яралана, шактый госпиталдә ятып чыканнан соң, хәрби комиссия аны демобилизаөияләргә дигән карар чыгара.
Ул туган авылына кайтып төшкәндә әле сугыштан ирләр кайтмаган була. Колхозда хатын-кызлар һәм бала-чага гына эшли. Алар тракторист та, бригадир, терлекче, игенче... Барысы да фронт, җиңү өчен!
Авылдашлар Габдрахман абыйны авыл Советына председателҗ итеп сайлыйлар. Шул көннән аның өчен икенче “фронт” ачыла. Бу җаваплы эштә ул биш ел эшли. Ә сугышка кадәр Габдрахман абый укытучы була. Башка авылдашлары белән ул 1937 нче елда Чистай педагогия техникумын гел яхшы билгеләргә генә бетереп кайткан була. Кызыл Йолдыз районының Шомырбаш авылына укытучы булып билгеләнә һәм өч ел анда укыта. 1940 нчы елда Кызыл Армия сафларына хәрби хезмәткә чакырыла.Украинаның Шепетовка шәһәрендә хезмәт иткәндә сугыш башлана. Оделение командиры булып сугыш юлын үтә.
Габдрахман Мөхәммәтҗанов авыл советы рәисе булып эшләгәннән соң, аны Балыклы Чүкәй авылына, җидееллык мәктәп директоры итеп билгелиләр. 1950 нче елдан алып лаеклы ялга чыкканчы ул Шетнево-Тулуш сигезеллык мәктәбендә уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары, укытучы булып эшли.
Габдрахман абый тормыш иптәше, Олы Әшнәктән Фатыйма Кәрим кызы (P.S. Гарипов Габдулла Кәрим улының апасы) белән өч ул үстереп, тормыш юлына бастыралар. Олы Әшнәк авылы мактауга лаеклы, үрнәк кешеләре белән бик бай!
P.S. Миңа, педагогик тормыш башында, берничә ел Ш.Тулуш мәктәбендә эшләргә туры килде. Шунда бу гаилә белән якынрак таныштым. Фатыйма апа безгә туган тиешле. Алар хәл-әхвәл сорашкач, авылның яңалыклары турында һәрдаим белешеп тордылар. Олыгайгач, аралар ерак булмаса да, еш кайта алмыдылар, ә авылны сагынганнары сизелеп тора иде. Бу гаиләгә самими тыйнаклык хас иде. Әтинең Габдрахман ага турында бу мәкаләсе басылгач, ул күз яшьләрен күрсәтмәскә тырышып, гәҗитне китап киштәсеннән алып: “бу турыда күп кеше белми, мондагы һәрбер сүз дөрес, мондый сүзләрне укыгач, тормыш юлы юкка, бушка гына узмаган икән... “-дип куйды. Фатыйма апа икәүдән-икәү калгач: “абыйлары исән булса...” дип офтанып алды.
“Китапханәче Махирә” Г.Шиһапов
“Рух бирсә кеше кешегә,
Җир йөзе кадерлерәк!”
Казандагы тегү фабрикаларының берсендә Бөек Ватан сугышындагы солдатлар өчен шинельләр тегүдән башлана Шакирова Маһирә Шакир кызының хезмәт юлы.
1943 нче елдан алып 1978 нче елга кадәр Олы Әшнәк авылы китапханәсендә мөдир булып әшләде. 35 ел буе, бөек Тукай сүзләре белән әйткәндә Маһирә ханым- “Мәгърифәт эстәр, иренмәс һич – кеше булган кеше”. Әйе, китапның кадерен-тәмен белә торган, башкаларда да китап дигән могҗизага мәхәббәт тәрбияләү өчен көчен-сәләтен кызганмаган кеше ул.
Күп еллар дәвамында авылдагы үзешчән сәнгать белән җитәкчелек итү, спектакль-концертлар кую, агитбригадалар белән чыгышлар ясау, төрле музыкаль бәйгеләрдә катнашу- ансыз үтмәде, үзе дә менә дигән итеп җырлар җырлый, нәфис сүз сөйләп концертларны алып бара торган иде. Ул елларда кечесе дә, олысы да андый чараларда бик теләп катнаша торган иделәр. Шуңа күрә дә инде Әшнәк авылы сәнгать коллективы бәйгеләрдә адынгы урыннарны яулап, төрле дәрәҗәдәге дипломнарга лаек була иде.
Маһирә Шакирова агитатор, пропагандист буларак та халык арасында агарту өлкәсендә зур эш алып барды. Сугыш вакытында фронтовикларга оекбашлар, җылы киемнәр җыюда, салым, заем туплап тапшыруда да актив катнашты. Үтемле сүзе, яхшы мөгәлләмәсе белән авылдашлары арасында абруйлы булды. Авылда чыгарылган “Яшен” гәҗите дә аның җитәкчелегендә дөнья күрде.
Рәсемдә: Шакирова М. почта бүлекчәсе җитәкчесе Мифтахов Габдрахман белән китапханәдә.
Аның михербанлыгы, авылдашларына гына карата түгел, ә аралашкан барча кешеләрдә сизелә. 70 нче елларда сәламәтлеге какшагач, ул Кырымга ял итәргә җибәрелә. Анда Наталья дигән Молдавиядән килгән агроном хатын белән таныша. Аларның бу дуслыгы күп еллар дәвам итә. Бер-берсенә кунакка баралар. Наталья фаҗигале рәвештә үлгәннән соң, Маһирә апа аның гаиләсе белән аралашуны дәвам итә, балаларына җылы оекбашлар, шарф, калфаклар бәйләп җибәрә. Бу аның кешелеклелеген, шафкатлелеген күрсәтә торган мисалларның берсе.
Бер-бер артлы еллар уза бара... Маһирә апа лаеклы ялга чыга. Бер үзе тормыш йөген тартып килә. Юк, тормыш авырлыгынннан зарланмый ул, сабыр, тыныч кына барысын да хәл итә. Олыгая барган саен йорт тирәсендәге эшләрне башкару гына аңа авыррак бирелә, бигрәк тә кыш көннәрендә кар көрәүләре, су китерүләре... Мондый вакытта аны авылдашлары, күрше-күлән, мәктәп укучылары ташламый: карын да көри, суын да китерә, кибеткә менеп ипи-шикәрен дә алып төшә. Авыл халкы олы кешеләргә бик ярдәмчел.
Рәсемдә: мәктәп укучылары, “Тимурчылар” ....пионервожатая Мәрҗәнә апа җитәкчелегендә Маһирә апага булышалар.
Маһирә апа чәчәкләр үстерегә бик ярата. Аның георгиннары тирә-якка ерактан ямь биреп тора, чәчәк орлыкларын, бәрәңгеләрен сораган кешегә өләшә. Матурлыкны яраткан кешенең күңеле дэ бай. Язма башындагы эпиграф итеп язылган шигьри юлларны яратып, еш кабатлый Маһирә апа:
Җиргә- яңгыр, гөлгә-тамыр,
Кешегә-кеше кирәк!
“Рух бирсә кеше кешегә,
Җир йөзе кадерлерәк!”
Җылы караш, ягымлы сүз,
Күңелләрнең шифасы.
Кешегә яхшылык эшләү,
Һәркемнең вазифасы!
Олылар да, кечеләр дә,
Сине якын күрсеннәр.
Миһербансыз димәсеннәр,
Киң күңелле дисеннәр!
““Катюша” ут яудыра”
Г. Шиһапов.
Рәсемдә сугыш һәм хезмәт ветераны Госман Шәйхетдинов
Сугыш чоры, сирәк булса да фронтаннан хатлар килә. Бер көнне эре гәүдәле, туры сүзле, эшкә бик нык Мәгърифә әби, мин, яшүсмер малайны чакырып китерде дә, сугышка киткән уртанчы улы Госманның хатын укып бирүемне сорады. Бу безнең өчен мөхим саналган эшләрнең берсе иде. Хатның эчтәлеге хәтергә уелып калган, анда: “Әнкәй! Хәл-әхвәлләрең ничек? Минем өчен борчылып үз-үзеңне бетермә. Синең белән дә күрешер көннәргә дә күп калмагандыр дип уйлыйм. Минем хәлләргә килгәндә, хезмәтем бик әйбәт, авыр түгел. Машинага гына утырып йөри торган!”- дип язылган иде өчпочмаклы хатта.
Бөтен авыл халкы ихтирам итә торган жор телле Мәгърифә әби елмаеп:
-Минем Госманым сугышка киткәнче шуфер да түгел иде, әллә зур начальник булган инде, машинада гына йөртәләр үзен,- дип кеткелдәп көлә иде.
Фоторәсемдә: уң яктан (өске рәт) Сәләхетдин Шәйхетдинов, әниләре Мәгърифә әби, Сахибетдин Шәйхетдинов, Рәбига, Фәния Шәйхетдиновалар, Сәләхетдинның улы Самат.
Әйе, шушы гади генә авыл әбисендә күпме сабырлык, көч һәм чыдамлык яшеренгән! Яшьләй ире Шәйхетдин каты авырудан соң вафат була. Бер үзе тол хатын берсенән-берсе кечкенә дүрт ир баланы баһадирлар итеп тәрбияләп үстерә.
Күз карасыдай балаларның өчесен сугышка озата. Олы улы Гомәр, аннары Госман һәм Сәләхетдин.
Юанычка төпчек, кеченә улы Сахибетдин генә өйдә кала. Олы абыйлары кебек ул да яшьтән тырыш, хезмәт сөючән булып үсә.Үсмер чагында Кузбасс якларына китеп чаба, әнисенә акча, күчтәнәчләр еш җибәрә.Совет Армиясендә хезмәт итеп кайтканнан соң,тракторга утырып иген игә, комсомол путёвкасы белән беренчеләрдән булып чирәм җирләрне күтәрүдә катнаша...
Мәгърифә әбинең олы улы Гомәр Сталинград янында барган канкойгыч бәрелештә батырларча һәлак була.
Улы Гомәрнең хәбәрсез югалуы турында белешмә
Госман улы үзе теләп сугышка киткәндә, аңа нибары 18 яшь була. Озын буйлы, типсә тимер өзәрлек бу егетне Мәскәү астында оештырылган серле (секретный) 66 нчы гвардия миномёт полкына яңа М-30 миномётына коручы (заряжающий) итеп билгелиләр. Бу фашистларның котын ала торган “Катюша”лар була. Яңа коралны сынау өчен аларны фронтның алгы сызыгына 2 нче Украина фронтының 7 нче Аримясе карамагына җибәрәләр.
“Катюша”
Куркуны да, ару-талуны да белми сугыша Госман.Ул автомат кебек җитез һәм төгәл хәрәкәтләр белән “Катюша”га снарядлар бирә. Бер залп өчен 16 снаряд кирәк. Һәр снарядның авырлыгы 100 килограмм. Бер залп белән миномёт дошман өстенә тонна ярым утлы металл очыра.
Г. Шәйхетдинов Брянск, Харьков, Киев шәһәрләрен азат итүдә, Курск дугасында, Днепр елгасын кичүдә катнаша. Тарихка Ясско-Кишинев бәрелеше дип кергән һөҗүм вакытында аларның расчеты хәлиткеч роль уйный. Соңыннан атаклы генерал И.Н. Конев дивизиясе белән берлектә 66 нчы Киев гвардия миномет полкы белән Румыния һәм Венгрия җирләрен азат итүдә катнаша. Румыниянең Турды шәһәрен алгандагы батырлыгы өчен өлкән гвардияче Шәйхетдинов “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә.
1944 нче елның көзендә аларны механикалаштырылган атлы группа командующие генерал-лейтенант И.А. Плиев карамагына җибәрәләр. “Катюша”лар дошманга кургаш яудыра һәм Плиев атлы гаскәре яшен тизлеге белән өне китеп исән калган дошманны юкка чыгара. Мондый рейдлар нәтиҗәсендә күп вакыт зур аэродромнарда бер генә самолёт та һавага күтәрелергә өлгерми кала.