Татар язучылары ҺӘм шагыйрьлӘренеҢ иҖатында миллӘт мӘсьӘлӘлӘренеҢ яктыртылышы
Басыров Д.
Алабуга шәһәреь 10нчы урта мәктәбе
Фәнни җитәкче: Хәйбрахманова А.Ә.
Телдән телгә йөргән хатирәләр
Халык күңелендә саклана.
Милләтеңә ихлас хезмәт итү −
Гасырларны үтеп хаклана.
Э. Шәрифуллина.
Милләт язмышы-әдәбиятта күптән чагылыш тапкан тема. Татар әдәбиятында милли проблемалар белән сугарылган әсәрләр күп. Милләт мәнфәгатләрен кайгырткан,аның үткәнен,бүгенгесен бөтен барлыгы белән чагылдырган әдипләрнең иҗаты да онытылмый. Үз иҗаты белән халыкка хезмәт иткән Ф. Шәех шигырьләренә тукталасым килә. Бу шәхеснең татар милләте өчен куйган хезмәтләрен санап бетерерлек түгел.
Ф. Шәех үз халкына, милләтенә гашыйк һәм йөрәгендә дә туган халкының көч- куәтенә, батырлыгына, аның якты киләчәгенә ныклы ышаныч йөртә. Бу ныклы ышанычны ул“Татар яшәр,татар югалмас”шигырендә сурәтли. Милләтебезнең бүгенгесе, киләчәге өчен әдипнең эче поша, йөрәге яна.
Милләтемнең күңел җәүһәрләрен
Тутык алмас, ут, су, җил алмас.
Җир йөзендә таулар югалса да,
Татар үлмәс, татар югалмас.
Милләтенә, туган ягына никадәрле нәфис мәхәббәт чагыла, нинди кайнар хисләр дөрли бу юлларда!
Һәр кешенең тормышы – үзенә бер тарих. Берәүләрнең ул, үз көенә генә аккан елга кебек, тыныч кына, сиздермичә уза. Ә икенчеләрнеке ярсу тау елгасына охшаган: юлында очраган вак-төяк нәрсәгә игътибар итмичә, каядыр ашкына, гел алга омтыла. Г. Исхакый – татар тарихында әнә шул тау елгасы төсле көчле, кырыс, җиңелмәс көрәшче, олы әдип һәм бөек шәхес буларак урын алган кеше. Җитмеш алты ел гомеренең алтмыш елын милләте өчен көрәшеп үткәргән ул. Һәрчак халкының милли үзаңын үстерүне күздә тоткан.Гаяз Исхакый- татарның сирәк очрый торган бөек таланты, милли әдәбият классигы һәм горурлыгы, аның әдәби мирасы-халыкның милли хәзинәсе, рухи байлыгы.
Татар милләтен ирекле итеп күрү Г. Исхакыйның төп хыялы булган. Ул гомер буе үз халкын көрәшергә, мескен булмаска өндәгән, рухи яктан көчле итеп тәрбияләргә теләгән. Мондый кешеләрне милләтнең каһарманы дип атыйлар. Тарихка әнә шулай зур өлешен керткән кеше ул. Татар милләте күпме изелүләргә дучар ителеп тә, бүген исән-сау икән, ул Г. Исхакый кебек бөек шәхесләренә бурычлы, минемчә.
Ул үзенең иҗатында татар милләтенең язмышы өчен борчылып кына калмыйча, ничек милләт буларак сакланып калырга икәнлеген дә күрсәтә. Чөнки милли үзаңы югары булган кеше генә шәхес булып формалаша ала. Шушы фикерләрен халыкка тизрәк җиткерүнең иң кулай юлы итеп автор сәхнә әсәрләре иҗат итүне сайлый. Әдипнен милли рух белән сугарылган “Җан Баевич” , “Зөләйха” пьесалары татар драматургиясендэ зур роль алып торалар.
Аның әсәрләре арасында мине иң тетрәндергәне авторның «Зөләйха» драмасы булды. Нинди генә шартларга куймый ул бу бәхетсез татар хатынын?! Үзенең азатлыгы,бәйсезлеге өчен көрәшә торган герой күп төрле авырлыкларда кала. Беренчедән, көчләп чукындыралар. Үзе теләмәгән исерек урыска кияүгә бирәләр, балаларыннан, туганнарыннан, туган җиреннән аералар. Автор менә бу фаҗигане ачык күрсәтә. Ни өчен Зөләйха образы шулкадәр тирән яктыртыла, гыйбрәт алырлык итеп сурәтләнә? Моның җавабы бик гади: татарлар диннәрен имана өчен саталар. Патша хөкүмәте аларга яхшы тормыш шартлары тудыра, ир балаларны солдат хезмәтенә алмыйлар, имана җирен яхшы урыннардан бирәләр. Менә бу «калҗа» фаҗигасе кайбер мөселманнарны диннән яздыра, ә халыкның динен алу − ул иманын алуга тиң. Шуның өчен Зөләйха үзенең намусына тугрылыклы итеп күрсәтелгән. Милли геройлар бүген дә шундый дәрәҗәдә булырга тиеш дип уйлыйм мин. Нәкъ менә Гаяз Исхакый фикерләре бүгенге көндә дә бик урынлы, чөнки иманын җуйган халык рухи канәгатьсезлек кичерә, күңелен һәрчак бушлык хисләре били.
Әдипнең бу әсәрендә милләткә карата чагылдырган проблемалар хәзер дэ актуаль. Халкымның даими фикерләре булмавы мине борчый. Нигә менә Зөләйха шикелле көрәш юлына басмаска? Телебезне, динебезне саклап калуның киләчәк буыннар өчен нинди әһәмияткә ия булуын һәрберебез яхшы аңлыйбыз. Әгәр дә телебезгә, динебезгә хыянәт итәбез икән, милләтебезнең юкка чыгуына юл куябыз дигән сүз.
Билгеле, милләтпәрвәрләребез күп, ләкин Җан Баевич кебек ялгышучылар да табыла. Чөнки һәрбер «яңалык»ка омтылып, шуннан үзенә җай чыгарып яшәүче кешеләр тирә-юнебездә бар әле. Әйткәнемчә, «Җан Баевич» комедиясенең төп герое Шакирҗаннар милләтебезгә хыянәт итәргә әзер торалар. Корсак кануннары буенча яшәүчеләр өчен Ватан ни дә, туган тел ни − барыбер. Акча гына булсын. Җан Баевичның үз-үзен тотышы да кайбер бүгенге маңкортларга охшый.
Гаяз Исхакый кебек бөек шәхесләребез әсәрләре яшәгәндә, милләтебез дә яшәр. Алар безгә үз милләтебезне саклап калырга ярдәм итәр.
Мәҗит Гафури гомер буе милләтне ирекле итү турында хыяллана. Ул үзенең иҗатын, илдә искене җимереп яңа тормыш төзү өчен, милли азатлыкка,көрәшкә таба юнәлтә.Милли уй-омтылышлар белән яшәгән әдип “Азатлык хөрмәтенә” шигырен яза. Ул халкыбызның аяныч хәлен түбәндәге юлларда күрсәтә:
Яп-яңа,чиксез караңгы,куркынычлы төн иде;
Бар халык мәзлум иде,мескен иде,мәхкүм иде.
Шул караңгылык эчендә кычкыру мәмнугъ иде,
Кузгалырга ,эзләнергә һич тә рөхсәт юк иде.
Октябрь ревалюциясен дә зур өметләр белән каршылый. Аның бу өметләре шул елда язылган “Татар байрагы” һәм ”Кызыл байрак” дигән шигырьләрендә ачык чагыла.
М. Гафури һәм Г. Тукай иҗаты охшаш. Аларның әсәрләрендә уртак уйлар
бар, икесен дә милли азатлык проблемасы борчый.
...И милләтем, синең газиз улың-
Бөек Тукай сине сөйгән бит!
“Милләтемнән, динем, телемнән дә,
Кадерлерәк ни бар?” – дигән бит!(С.Гыйлметдинова)
Әдәбиятның чишмә башы булган Тукайның иҗаты тулысы белән милләт язмышына багышлаган дисәк тә, дөрес булыр. Чөнки ул- халык улы, аны халык үстергән.” Дусларга бер сүз” шигырендә, милләтенең хәлен җиңеләйтү өчен, кулга-кул тотынышып эшләргә , көрәшергә өнди. Ул милләтебезнең кол хәлендә яшәвенә сызлана, аның бәхетле, ирекле чагын күрергә тели.
Кайчан соң, и фәкыйрь милләт, бәһарең!
Кайчан китәр кичең, килер кәһарең?-
дип, халкы өчен яз, якты көннәр килүен тели. Г. Тукай үз бәхетен тулаем милләт иминлеге белән генә тәэмин ителә дип уйлый. Бу аның халык белән үзен аерылгысыз бербөтен итеп күрсәтә. Ул татарның бетүгә хөкем ителүенә ихлас әрни.
Бар уем кичен- көндезен сезнең хакта, милләтем;
Саулыгың – минем саулык, авыруың минем авыруым.
Һәрбер язучы милләт мәсьәләсен үзенчә яктыртса да, барысында да бер үк борчылулар,уйлар һәм якты тормышка омтылу теләге.
Куркып яшәгән кеше хөрмәткә лаек түгел. Шуңа күрә милләт белән, тел белән горурланырга кирәк .Туган илеңдә яшәү,туган телеңдә сөйләшү-бәхет ул.
Татар дигән бөек милләтем бар-
Шигырьләре, динле, иманлы. (С.Гыйлметдинова. )
Әдәбият:
1. Г.Тукай. Әсәрләр дүрт томда. Шигырләр. Поэмалар.2 том. Казан- Татар.кит.нәшр.,1976.
2. Ф. Мусин. Г. Исхакый.(Тормышы һәм эшчәнлеге).-Казан, Татар.кит.нәшр.,1998
3. М. Гафури. Әсәрләр. Дүрт томда. 1том. Казан- Татар.кит.нәшр.,1980.
4. Ф. Шәех. Егет сүзе:Шигырләр,-Казан,Татар.кит.нәшр., 2003.
5. С. Гыйльметдинова. Шомырт чәчәк атканда. Шигырьләр һәм җырлар. Алабуга, 2002.
Китап һәм без
Бикмөхәммәтова З.
Әгерҗе шәһәре,
1 нче гимназия,
Фәнни җитәкче: Харисова Н.Я.
Китап-белем чишмәсе, диләр. Укырга яраткан һәм укыганыннан акыл ала белгән кешене китап акны карадан аера белергә, тормышта югалып калмаска, хаталар ясамаска өйрәтә.Бу бигрәк тә безгә, яшь буынга кирәк.
Бүгенге җәмгыятьтә чишеләсе проблемалар бик күп. Алар арасында иң актуальләреннән берсе-милләтләрнең үзләренә караганда күпсанлыраклары арасында эреп югалудан саклану проблемасы. Китап аша кешеләргә проблемаларны чишү юлларын күрсәтү- иң үтемле алымнарының берсе. Бу проблемалар балалар өчен язылган әсәрләрдә ничек яктыртыла соң? Мин шуны ачыклау максатыннан бүгенге көндә балалар өчен язучы әдипләрнең әсәрләренә мөрәҗәгать итәргә булдым.
Татар әдәбиятында андый әсәрләр күп. Мин күренекле драматургыбыз Т.Миңнуллинның балалар өчен язылган әсәрләренә тукталырга булдым.Минемчә, аларны тормыш әлифбасы дип атарга мөмкин.Нәрсә турында гына язмый Туфан абый: йорт хайваннары, кыргый хайваннар, төрле мифологик образлар, малайлар-кызлар, сихерчеләр, вәзирләр, тагын әллә кемнәр... Югарыда санап кителгән проблемалар турында авторның карашын белү өчен, мин
-Туфан Миңнуллинның балалар өчен язылган әсәрләренең күбесен укыдым;
-аларда күтәрелгән проблемаларны ачыкладым;
- тормыш белән чагыштырдым;
- автор турында дәүләт эшлеклесе буларак эшчәнлеге белән кызыксындым;
- аның әсәрләре буенча куелган спектакльләрне карадым.
Мин үземнең эзләнү эшемне язганда төп геройлары уртак булган “Авыл эте Акбай”, “Акбай нигә күңелсез?”,”Акбай белән Сарык малае”, “Акбай белән Кыш бабай”,”Тәмлетамак белән этбүрләр”,”Акбай SOS!”,”О кей, Акбай!” әсәрләренә таяндым.
Т.Миңнуллин Татарстан Югары совет депутаты буларак та, язучы буларак та татар милләтенең матди һәм рухи тормышы турында кайгырта, аны яхшырту өчен көрәшә.Ул аны дөрес законнар кабул итү, аларның үтәлешенә ирешү аша ирешергә омтыла; язучы буларак, бу эшне ул эчтәлекле әсәрләр язу аша башкара.
Югарыда санап үтелгән әсәрләр карап торуга гына хайваннар турында кебек.Укыган саен аларда мин үземне әйләндереп алган кешеләрне, без көн дә очрата торган проблемаларны таный бардым. Эзләнү эшемдә мин шуларның аеруча актуаль булганына тукталып үтәрмен.
Туфан Миңнуллин әсәрләренең барысы буенча да кызыл җеп булып барган проблема -туган телне, гореф- гадәтләрне саклау проблемасы. Автор хайваннар теле белән бүгенге җәмгыятьтә бик актуаль булган татар милләтенең язмышы турында сөйли, аның киләчәген кайгырта.
Әсәрдә туган тел, халыкның гореф-гадәтләре сагында торучы ике образ бар дип исәплим.Алар-Акбай белән Сарбай.
Акбай- авыл эте.Ул татар авылларындагы аксакал бабайлар кебек сөйләшә, фикер йөртә. Казанга баргач, аз-маз русча сукаларга өйрәнеп кайтып, ишегалдындагылар белән русча сөйләшергә маташкан Дүрткүзгә:”...Син болай Варавино этләре белән сөйләш. Балаларның телен бозып йөрмә. Безнең белән үзебезчә сөйләш, үзебезчә исәнләш,”[Т.Миңнуллин:317]-ди.
Шул ук вакытта Акбай күп тел белүгә, дөнья күрүгә каршы түгел.Бигрәк тә яшьләр күп белергә тиеш, ди. “Дөнья аларга калачак,”-ди ул Бүрегә. Акбай өчен Туган ил төшенчәсе дә изге:”Безнең үз илебез бар. Шуны онытма,” [Т.Миңнуллин:305]--ди көчек Дүрткүзгә.
”Акбай белән Сарык малае” әсәрендәге вакыйгаларны, әйтерсең, безнең көннәрдән, безнең тормыштан берни дә үзгәртмичә күчереп язганнар. Тәмлетамак кебек үз файдасына дөнья бутап йөрүчеләр һәркайда бар.Ул ишегалдындагы хайваннарны бүре теле өйрәнергә котыртмакчы була:”Бүре бүре инде ул.Бүре телендә сөйләшсәң синнән куркалар” [Т.Миңнуллин:317]-. Акылсызраклар аңа ышана:”Үзем сарык булсам да, балам сарык булмасын.Онытсын шул сарык телен,”-ди Әни-Сарык.Шуның аркасында Бәтие чак кына Бүре авызына керми кала.Ярый әле Бүре- зирәк хайван. Ә Сыер акыллырак булып чыга.Ул Бозауга:”Башта бозау телен әйбәтләп өйрән,” [Т.Миңнуллин:317]--ди.
Акбай һәм аңа охшаш образлар аша Т.Миңнуллин татар милләтенең чыганагы һәм милли сыйфатларның сакланып калган җире авыл икәнлеген күрсәтә.Шәһәргә киткәннәрнең (Әсәрдә-эт һәм песиләрнең) үз милләтенә(үз төрендәге хайваннарга) хас булган сыйфатларны югалтуларын күрәбез.Алар теге яки бу сәбәп белән шәһәргә эләгәләр дә сукбайга, яшәү өчен көрәштә явыз холыклы мәрхәмәтсез, табигать биргән сәләтләрен югалткан җан ияләренә әйләнәләр.
Татар авылындагы яшәеш тәртипләре, традицияләр турында күнелләргә үтәрлек итеп Сарбай образы аша бирелә.Ул шундый сагынып авылларда көзен үткән каз өмәләре, сугым суйган көннәрне искә төшерә:”...озакламый көз җитә. Авылда маллар суярлар, каз өмәләре булыр. Мал суйганда карап торулары! Ул май исе!... Мал суючы да бит иң беренче ит кисәген сиңа ыргыта. Читкә китеп, ашыкмыйча гына шул ит кисәген ялыйсың...” [Т.Миңнуллин:..300]-.Аның монологларында кеше һәм хайваннар арасындагы гармония булган, бер-берсен хөрмәт итеп яшәгән чаклар сурәтләнә. “Һай, ул атның исләре! Һай, ул олауга ияреп йөрүләре, арба өстенә менеп аунаулары, кояш кыздырганда, телне асылындырып арба астында ятулары! Һай, ул кыш көннәрендә чанага утырып йөрүләре! Әллә нишләдек, һай Акбай балакай,” [Т.Миңнуллин:300]--дип уфтана Сарбай.
Бу әсәрләрдә кешеләрнең, милләтләрнең бер-берсенә хөрмәтле, түземле булу проблемалары (толерантность) да күтәрелгән дияргә мөмкин. Бүреләр белән этләр дус яшиләр, һәркайсы үз территориясендә тәртип саклый, хәтта бер-берсенә булышалар да. Мәсәлән, Акбай белән Бүре арасында үзара хөрмәт ярылып ята.Бүре, Тәмлетамак алдап алып килгән аңгыра Сарык бәрәненә тимичә, башкалардан да тидертмичә авылга кайтарып җибәрә.”Аңгыра бер сарык аркасында кешеләр белән, Акбай белән дошманлашу килешә торган эш түгел” [Т.Миңнуллин:331],-ди.Икенче мисал-этләр һәм бүреләрдән яралган Этбүрләр белән дә алар бергәләп көрәшәләр.Чөнки Этбүрләр-ике якның да иң начар сыйфатларын гына үзләренә алган, кыргыйланган, бер законга да (этләрнекенә дә, бүреләрнекенә дә) буйсынмый торган җан ияләре- ”Урманга адашып килгән азгын этләр һәм урманда яшәгән бүреләрдән туган җан ияләре без” [Т.Миңнуллин:336]-. Алар берсенең дә традицияләрен сакламыйлар; димәк, тегеләр өчен дә, боларлар өчен дә куркыныч Бу образлар аша язучы Этбүрләр кебек яңа маңкорт буынның барлыкка килү куркынычын кисәткәндер. Шул ук вакытта автор Этбүрләрнең килеп чыгуында кешеләрнең гаепле булуларын да билгеләп үтә.
Кешегә тормыш өчен, бер яктан, аны әйләндереп алган табигать мөһим булса, икенче яктан, үзенең рухи дөньясы кыйммәт.Әсәрләрне өйрәнеп, анализлаганнан соң, мин түбәндәге фикерләргә килдем:
– татар әдәбиятының күренекле вәкиле булган Т.Миңнуллинның балалар өчен язган драма әсәрләре мисалында бүгенге көндә балалар өчен язылган китапларда бик җитди проблемалар күтәрелә дияргә мөмкин. Алар мәрхәмәтлелек, миһербанлылыкның кешеләр күңеленнән югала баруы өчен борчылып язылганы өчен аеруча игьтибарга лаек. Бу хәл кешеләрнең үзара мөнәсәбәтендә дә, табигатькә карата мөнәсәбәттә дә чагыла.
– минемчә, бу әсәрләрне укысалар, балаларның туган телен санга сукмый торганнары булмас иде.
Әдәбият
Т. Миңнуллин.Сайланма әсәрләр. 5том. Казан, Татар китап нәшрияты, 2002.
Л.И. Минһаҗева,ИХ..Мияссарова.Татар балалар әдәбияты. ТаРИХ 2003.
Татар балалар әдәбиятыннан хрестоматия, 2 нче том ТаРИХ 2003.