Татар халык мӘкальлӘрендӘ Әхлак мӘсьӘлӘлӘре
Файзуллина А.,
Тукай районы Яңа
Бүләк гомуми урта белем бирү мәктәбе,
Фәнни җитәкче: Гилаева Н.Г.
Мәкальләрдә төрле дәверләрдәге иҗтимагый-сәяси һәм икътисади мөнәсәбәтләр генә түгел, бәлки әхлак мәсьәләләренә караган мәкальләр дә тулы гәүдәләнә [Мәхмүтов 1987: 19.]. Бу төр мәкальләр жанр составында шактый зур урын алып тора [Урманче 2005: 127.]. Әхлак мәсьәләренә караган мәкальләрдә гаилә тормышы, халыкның мораль-этик, педагогик һәм эстетик карашлары да чагылыш таба.
Гаилә коруның күптөрле йола, гореф-гадәтләре (кыз яучылау, мәһәр, калым түләү, туй-никях мәҗлесе үткәрү, килен төшерү һ.б.) гомумән, гаиләле булып яшәү шәхси тормышта бәхетле булуның зарури шарты итеп карала: «Кошлар оясыз булмый, кеше семьясыз булмый», «Семья күрми бәхет күрмәссең» һ.б. Халык карашынча, гаиләдә иң кадерле, иң изге нәрсә – тиң мәхәббәт, рухи якынлык, бер-береңне ихтирам итү, үзара тату һәм аңлашып яшәү. «Бәхете барның иптәше үзенә тиң була», «Ике күңел бер булса, чүпле башы гөл булыр», «Тату семья – оҗмах түре» кебек мәкальләр әйтелгән фикерләрне раслыйлар.
Мәхәббәт, гаилә темасының органик бер өлеше сыйфатында, мәкальләрдә бала тәрбияләү мәсьәләсенә дә зур игътибар бирелә. Халык баланы гаиләнең, ата-ананың иң зур байлыгы һәм куанычы итеп саный: «Өйнең яме бала белән», «Балалы кеше – бай кеше», «Бала – ата-анага алтын багана». Халык баланы тәрбияләү, аны чын кеше итеп үстерү өчен ата-ананың зур җаваплы булуын басым ясап әйтә: «Утынны чапкан яксын, баланы тапкан баксын», «Таба белсәң, бага бел» һ. б.
Күп кенә мәкальләр кешедә яхшы әхлак сыйфатлары тәрбияләү, төрле кимчелекләргә һәм яман гадәтләргә каршы көрәшү максатына хезмәт итәләр. «Әдәмнән һәр яхшылык көтелер», «Агач җимеше белән, кеше яхшы эше белән» кебек мәкальләрдә чын кеше булу һәм яхшылык кылу бер-берсеннән аерылгысыз төшенчәләр итеп карала. Мәкаль хәтта: «Кулыңнан яхшы эш килмәсә дә, күңелеңдә ниятең яхшы булсын»,– дип үгет бирә.
Мәкальләрдә Ватанны сөю тойгысы кешедә булырга тиешле иң югары әхлакый сыйфат итеп бәяләнә: «Ватан барыннан да газиз», «Илнең төтене дә хуш исле». Ул байлык, дәрәҗә кебек нәрсәләрдән чагыштыргысыз өстен куела: «Алтын-көмеш яуган җирдән туган-үскән ил артык», «Кеше илендә солтан булганчы, үз илеңдә олтан бул». Ватанга мәхәббәт хисен халык ниндидер абстракт төшенчә итеп карамый, ул кешенең эшләрендә конкрет гәүдәләнеш табарга тиешлеген әйтә: «Ил көенгәндә көен, ил сөенгәндә сөен», «Ватанга хезмәт – үзеңә хезмәт». Ватан темасы илне саклау, батырлык, тугрылык турындагы мәкальләрне дә эченә ала: «Ил өметен ир аклар, ирнең данын ил саклар», «Ир-егетнең яхшысы ил белән», «Батыр даны ил телендә, куркак уе гел үлемдә». Ватанга хыянәт иткән, илен саткан кешеләргә «Илен сатып ашаган ике генә көн яшәгән», «Иле юкның көне юк» кебек мәкальләре аша халык үзенең тирән нәфрәт тойгысын чагылдыра.
Кешенең әхлакый йөзен билгеләү өчен мәкальләрдә төп критерийларның берсе итеп аның хезмәткә мөнәсәбәте файдаланыла. Бу, әлбәттә, табигый күренеш. Чөнки халык хезмәтне яшәүнең, тормыш көтүнең зарури шарты итеп карый: «Эш эшләгән интекмәс, эшләмәгән көн итмәс». Мәкальләрдә хезмәтне мактау, кешене эшкә өндәү өчен бу бердәнбер мотив түгел. Бер үк вакытта безнең халык хезмәтне рухи канәгатьләнү, шатлык, сөенеч чыганагы итеп саный, хезмәттән тәм таба белергә чакыра. Мәкальләрдә эш сөючәнлек, тырышлык кебек сыйфатлар югары бәяләнә, кешенең чын матурлыгы һәм көче барыннан да элек аның хезмәте белән билгеләнә дигән идея үткәрелә: «Кешенең асылы эштә беленер», «Ир куанычы – хезмәт», «Эшле кеше – көчле кеше», «Эшне эшләүдә бер хикмәт, яратып эшләүдә ун хикмәт» һ.б.
Кайбер иске мәкальләрдә хезмәттән авырсыну, зарлану мотивлары да ишетелә. Моның сәбәбе – ялланып эшләүдә, үз кул көченең әрәмтамаклар файдасына китүендә.
Татар халык мәкальләре арасында һөнәрле булуны мактаганнары бик күп: «Һөнәре бар ком өстендә көймә йөздерер», «Белгән һөнәр иңсәне басмый», «Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз». Теләсә нинди эшнең уңышлы чыгуы, көтелгән нәтиҗәгә китерүе өчен аны башкаручыдан уңганлык, осталык, тәвәккәллек, чыдамлык, эшне алдан уйлау, аның өчен җаваплылык тою һ.б.ш. сыйфатлар таләп ителә. Мәкальләр кешене әнә шул сыйфатларга ия булырга чакыралар да. Һәм, шуның капма-каршысы буларак, халык үзенең мәкальләре аша ялкауларны, кеше өстенә салынучыларны, ваемсызларны, күз буяучыларны рәхимсез фаш итә, алардан ачы итеп көлә: «Ялкау йоклый, ятып эшли», «Йокы – ялкауның бәлеше», «Эше төймәдәй, шау-шуы дөядәй».
Мәкальләрдә кешенең әле тагын башка бик күп төрле эшлеклелек һәм әхлакый сыйфатлары турында фикер йөртелә. Татар халкы үзенең мәкальләрендә кешеләрне (бигрәк тә өлкәннәрне) хөрмәт итүне, юмарт, кунакчыл булуны, тыйнаклыкны, чик-чама белүне, сабырлыклы, уйлап эш итүне хуп күрә. Комсызлык, саранлык, мин-минлек, икейөзлелек, күп сөйләү, кабалану кебек тискәре гадәтләрне каты гаепли.
Шулай итеп,татар фольклорыжанрлары мәкальләрдә әхлак мәсьәләләре шактый тулы гәүдәләнә. Әлеге төр мәкальләр шактый күп санда.
Әдәбият
Чыганаклар
1.Исәнбәт Н. Татар халык мәкальләре. – Казан, 1959. – Т.1. – 959 б.
2.Исәнбәт Н. Татар халык мәкальләре. – Казан, 1963. – Т.2. – 800 б.
3.Исәнбәт Н. Татар халык мәкальләре. – Казан, 1967. – Т.3. – 780 б.
Фәнни әдәбият
4.Бакиров М.Х. Татар фольклоры: Югары уку йортлары өчен дәреслек. – Казан: Мәгариф, 2008. – 359 б.
5.Исәнбәт Н. Мәкальләребез турында //Исәнбәт Н. Татар халык мәкальләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1959. – Т. 1. – Б.5-22.
6.Исәнбәт Н. Мәкальләребез турында //Казан утлары. – 1999. – №10. – Б.118-158.
7.Исәнбәт Н. Мәкальләребез турында //Казан утлары. – 1999. – №11. – Б.119-139.
8.Исәнбәт Н. Мәкальләребез турында //Казан утлары. – 1999. – №12. – Б.149-164.
9.Мәҗитов З.М. Мәкальләр һәм әйтемнәр //Фольклор жанрларын система итеп тикшерү. – Казан: КДУ нәшр., 1987. – Б. 43-49.
10. Мәхмүтов Х.Ш. Язылмаган кануннар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1995. – 273 б.
11. Татар халык иҗаты. Мәкальләр һәм әйтемнәр /Томны төзүче, кереш мәкалә язучы, искәрмәләр әзерләүче Х.Ш.Мәхмүтов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. – 592 б.
12. Урманче Ф.И. Татар халык иҗаты. – Казан: Мәгариф, 2005. – 383 б.
13. Яхин А.Г., Мәһдиев М.С. Халык иҗаты әсәрләрен система итеп тикшерү тәҗрибәсе. – Казан: КДУ нәшр., 1987. –154 б.
14. Яхин А.Г. Система татарского фольклора. – Казан: Татар. кн. изд-во, 1990. – 132 б.