Классик татар язучыларыныҢ ӘсӘрлӘрендӘ халык авыз иҖатыныҢ чагылышы

Сәлимҗанова Л.Ә.

Актаныш районы

аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле

икенче санлы Актаныш гомуми

урта мәктәбе

Җитәкче: Хафизова Т. М.

Халыкның тормыш тәҗрибәсен, фәлсәфәсен, гореф-гадәтен, шигъриятен, фәнен, тарихын, ниһаять, һәрбер халыкның халык икәнлеген мең еллар буена саклап килүче бетмәс-төкәнмәс бер байлыгы бар. Ул – аның теле. Телнең шундый соклангыч сыйфатлары, шундый гаҗәеп хасиятләре һәм куәте бар ки, уйлыйсың да хәйран каласың.

Әдәби әсәрнең теле дә, аның эчтәлеге кебек үк, билгеле, беркайчан да күктән генә килеп төшми, үзеннән-үзе генә чәчрәп чыкмый. Кыскасы, юктан бар булмый. Яхшы әсәр языйм, үз сүземне үземчә әйтим дигән әдип иң элек телен баетырга тырыша. Чөнки йорт салучыга төзү материалы никадәр кирәк булса, язучыга тел дә шул дәрәҗәдә үк кирәк. Халык тормышында телнең тоткан урынын, аның әһәмиятен тирәнтен аңлап, телгә мәхәббәте булган язучы гомер буе тел байлыгы җыя. Андый язучы һәм галим өчен һәр сүзнең үзенә генә хас кадерле үзенчәлеге, үз кыйммәте бар.

Әсәрнең теле образлы да, нәфис тә, җиңел дә һәм, шуларның һәммәсе өстенә, дөрес тә булырга тиеш. Һәр сүзне, һәр җөмләне, бөтен көче, бөтен нәфислеге ачылып җиткәнче, ювелир кебек, иң нечкә кораллар белән эшкә китерүче язучылар безнең хәзерге әдәбиятта байтак ук җыелыр иде. (Әгәр дә без әдәби тел үсте, баеды дибез икән, димәк, иҗат итүче әдип һәм шагыйрьләрнең бу өлкәгә керткән өлешләрен дә күз алдында тотабыз. Чөнки әдәби телнең үсешендә язучының тоткан урыны ифрат зур.) Шундый тел осталары дип мин иң башта Ә.Еникине, Ф.Хөснине, И.Газины, Н.Исәнбәтне, шагыйрьләрдән Х.Туфанны, С.Хәкимне, Г.Афзалны атар идем.

Талантлы әдипләрдән, әдәби телнең көчен, кадерен, аның әһәмиятен Н.Фәттах, минемчә, шулай ук тирән аңлаучы язучы. Аның әсәрләренең теле бай һәм үтемле. "Әтил суы ака торур" романын ул кыю рәвештә, беренче буларак, халыкның ислам динен кергәнче яшәгән теле белән язарга батырчылык иткән. Моның өчен әдәби таланттан тыш тагы әле галим булу да кирәк. “Кол Гали” пьесасында ул үзенең әдәби тел остасы булуына тагын бер мәртәбә инандыра.

Р.Төхфәтуллин теленнән лирик җылылык, мөлаемлылык, үзе яраткан геройларына хәер - хаһлык тойгысы сизелеп тора дияр идем. Аның йомшак, сабыр теле аша авыл кешеләренең эчке бай дөньясы, кечелекле, ягымлы тойгылары белән танышасың. Геройларының холык-фигылен, уй-хисләрен укучыга тулырак җиткерү өчен ул үзенә генә хас аеруча үтемле, ипле сүзләр таба алган.

Ә.Баянның проза теле вакыт-вакыт ярсып аккан язгы инешкә охшый. Кайчагында ярларыннан да чыгып киткәли, тора торгач юашланып та кала.

“Хәзинә” романының авторы Г. Ахунов исә ансат укыла торган йөгерек, җиңел тел белән язучы әдип. Ул юморга, халык телендәге тапкыр әйтемнәргә бик бай.

М.Мәһдиев – әдәби телгә Казан арты сөйләшенең үзенә генә хас интонациясен, моңарчы читтәрәк кала биргән, әдәбиятта кулланмаган аһәңен алып килүче.

Башка язучыларыбыз да байтагы әдәби телгә һәркайсы үз өлешен кертә, үз теле белән яза, үз алымын камилләштерә.

Никадәр тырышып язса да, соңыннан язып тәмамлаганнан соң, әсәрнең үзен канәгатьләндерми башлавы турында язучыларның үзләреннән дә ишетергә мөмкин. Нигә болай? Нигә хикәянең күңелдә уйнаганы шундый дулкынландыра да, нигә ул кәгазьгә төшкәндә зәгыйфьрәк чыга соң? Бу сорауга җавап итеп, Г.Бәшировның бер язмасыннан өзек тәкъдим итәсем килә: “Баштарак язган хикәяләремнең теле күп вакытны үземне канәгатьләндермәде... Әмма тирәнрәк алганда, моның нигезендә шул тел көчсезлеге ята иде. Тел кимчелекләренең тагын бер сәбәбе, минемчә, әдәбиятның үзендә әйләнә торган тел байлыгын куллану белән генә канәгатьләнүдә булса кирәк. Мин ул вакытта халык теленнән яңа байлык эзләргә, әсәремне моңарчы әдәбиятта булмаган отышлы яңа сүзләр, яңача әйтелешләр белән баетуга кирәгенчә игътибар итми идем. Татар әдәбиятының якты йолдызларына гашыйк кеше буларак, Г.Тукай, Г.Ибраһимов һәм башка кайбер язучыларның теленә шулкадәр сокланып яши идем, аларны камиллекнең шундый югары баскычына күтәргән идем ки, алар теленнән дә баерак, нәфисрәк телнең булу ихтималы турында бәлки уйлап та карамаганмын.

Телемне баету, әсәрләремдәге тел кимчелеген бетерү өчен халыкның бетмәс-төкәнмәс күңел хәзинәсенә – халык иҗатына, халыкның сөйләү теленә мөрәҗәгать итәргә булдым.”

Дөрес, ачыктан-ачык сизелмәсә дә, әдәбиятның даими рәвештә иҗади бәйләнештә тора торган бер “туганы” бар. Ул – халык авыз иҗаты. Үзенә туу һәм үсеп китү өчен беренче җирлек хезмәтен үтәгән халык иҗаты белән язма әдәбият элек-электән үк инде “кан алмашып” яшәгән һәм халыкчанлыкка, миллилеккә, тел байлыгына, образлылыкка ирешүдә фольклор казанышларын киң файдаланган. Әлеге процесс, әлбәттә, татар әдәбиятына да хас булган һәм халык иҗатында эшләнгән мифологик һәм традицион – символик образларны, мотивларны, сюжетларны, прогрессив идеяләрне үзләштерү һәм ары таба үстерү рәвешендә барган. Халыкның сурәтле фикерләвенә хас алымнарны үзләштерү әдәбиятның образлы егәрлеген һәм эмоциональ – эстетик тәэсир көчен бермә - бер куәтләндерүгә, традиция белән яңачалыкның гармоник берлегенә нигезләнгән әдәби әсәрләр тууга китергән. Моңа мисал итеп Г.Тукайның “Шүрәле”, “Су анасы”, “Печән базары, яхүд яңа Кисекбаш”, Һ. Такташның “Җир уллары трагедиясе”, М. Фәйзинең “Галиябану”, Н.Исәнбәтнең “Хуҗа Насретдин”, М.Җәлилнең “Ана бәйрәме”, “Сандугач һәм чишмә”, Г.Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек”, Т.Миңнуллин “Әлдермештән Әлмәндәр” кебек классик әсәрләрен телгә алу да җитә.

Билгеле, ике арадагы бәйләнеш ике яклы булган, ягъни язма әдәбият үзе дә халык иҗатына шактый гына йогынты ясаган. Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” әсәрендәге образларның халык җырларына үтеп керүе, “Таһир белән Зөһрә” дастанының сөйләмә вариантлары да барлыкка килүе, Г.Кандалый тарафыннан иҗат ителгән бик күп шигъри юлларның, киң таралып, халык лирикасы белән үрелүе яки шулар үрнәгендә яңа текстлар чыгарылуы, йә булмаса заманында профессиональ шагыйрьләр язган “Минзәлә”, “Бөдрә тал”(Ә.Ерикәй), “Таң атканда” (С.Хәким), “Кошлар кебек” (Ф.Бурнаш), “Аккош” (Ә.Фәйзи) кебек уннарча җыр текстларының, халыклашып, өстәмәләр һәм яңа строфалар белән тулылануы менә шуны раслап тора.

Әйе, матур әдәбият һәм фольклор гомер-гомергә бер-берсе белән җитәкләшеп, үзара керешеп яшәгәннәр һәм яшиләр. Әмма Борынгы һәм Урта гасырларда алар арасында багланыш аеруча көчле булган. Туып һәм үсеп килгән язма әдәбият мифологиягә, фольклорга ныклап таянган, иҗади материалны, сәнгатьчә фикерләү алымнарын һәм чараларын алардан күпләп алган. Мәсәлән, Йосыф-Зөләйха, Ләйлә-Мәҗнүн, Таһир-Зөһрә, Фәрһад-Ширин, Сәйфелмөлек һәм Бәдигылҗәмал сюжетларының һәммәсе дә диярлек язма әдәбиятка фольклор аша килеп кергән.

Татар халык иҗатында әйтеп бетергесез бай хәзинә тәшкил иткән афористик жанр төрләре үзләренә лаек урын алып тора. Шулар арасында беренче урынны, һичшиксез, макаль һәм әйтемнәр били. Мәкаль һәм әйтемнәр фольклорның кечкенә күләмле жанрлары. Бу жанр халык иҗатында бик күптәннән барлыкка килгән. Элек-электән халыкның аерылгысыз юлдашы, киңәшчесе булган. Мәкаль һәм әйтемнәргә тирән фикерне җыйнак итеп әйтеп бирү хас. Аларда ана телебезнең матурлыгы һәм камиллеге, үткенлеге һәм байлыгы чагыла. Фольклор әсәрләреннән әдәби иҗат эшендә нәтиҗәле файдалануның гүзәл үрнәкләрен без Г.Бәшировның «Туган ягым – яшел бишек» әсәрендә күрәбез.

Мәкальләргә охшаш тагын бер төр – канатлы сүзләр. Аларның мәкальләргә охшашлыгы шулкадәр ки, халык телендә йөри-йөри канатлы сүзләр мәкальләргә әверелергә мөмкин. Г.Тукай, М.Гафури, Һ.Такташ кебек күренекле шагыйрьләребезнең күп санлы канатлы сүзләре, халык телендә мәкальләр белән беррәттән әйтелеп йөриләр. Мисал өчен, Тукай шигырьләреннән мәкаль җыентыкларына күчкәннәр. Алар 150 якын исәпләнә.

Н.Исәнбәт тә әдәби әсәрләрендә фольклор материалларыннан, татар халык теленең лексик һәм стилистик мөмкинлекләреннән, этнография элементларыннан оста файдалана, шулар ярдәмендә комик яисә драматик ситуацияләр кора белә торган әдип. Аның «Җирән Чичән белән Карачәч Сылу» (1942), «Түләк» (1942; драматик поэма), «Әбүгалисина» (1959; драматик поэма), «Кырлай егете» (1968), «Хәйләкәр Дәлилә, яки «Мең дә бер кичә»дән бер кичә» (1978) комедияләре, балалар өчен «Былтыр кысты», «Җиде кыз» исемле әкият-пьесалары, «Куян маҗаралары», «Ни өчен ни булган, яки Утыз ялган», «Мыраубай батыр маҗаралары» кебек әкият-повестьлары һәммәсе халык авыз иҗаты, фольклор әсәрләренә нигезләнеп язылганнар.

Кыскасы, бу ике арадагы бәйләнеш әдәби әсәр теленең матурлануына, баюына һәм камилләшүенә һәрьяклап ярдәм итә.

Әдәбият

1. Әдәбият: Татар урта гомуми белем мәктәп һәм гимназияләрнең 9 нчы сыйныфы, урта махсус уку йортлары, педагогия училищелары, колледж һәм лицей укучылары өчен дәреслек/ Тулыл. Икенче басма.- Казан: Мәгариф, 1998.

2. Бүген дә, иртәгә дә / Г.Бәширов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1974.

3. Сүз эчендә хикмәт бар: Татар халык иҗаты. – Казан: Мәгариф, 1999.

4. Татар фольклоры /М.Х.Бакиров.- Казан: Мәгариф, 2008.

5. Татар халык иҗаты /Төз. Ф.И. Урманче, К.М.Миңнуллин.- Казан: Мәгариф, 2004.

6. Татар халык иҗаты. Фәнни эзләнүләр һәм фольклор үрнәкләре. Беренче китап. – РИЦ “Школа”. – 2005.

7. Тел – тарих көзгесе/ В.Х.Хаков.- Казан: Татар. кит. нәшр., 2003.

8. Шатлыгым, кайгым минем.../ Төз. А.М.Вәлиева. – Казан: Мәгариф, 2003.

9. Шигърият һәм җыр / К.М.Миңнуллин. – Казан: Мәгариф, 1998.

Наши рекомендации