Бикбулатов Фаттых Хейсамович-1924. 4 страница
Ренат Гаффар авыл хәлләре белән һәрвакыт һәбәрдар. Бертуганн Гаффаровлар “Кәрәкә” күле янындагы ташландык чишмәне чистартып, төзекләндерделәр. Ренат Гаффар Сабантуй бәйрәменә авылга даими кайта.
Рәсемдә Ренат Гаффар Сабан туй бәйрәмендә авылдашлары белән (уңнан беренче)
2004 елда аның шул юнәлештә иҗат ителгән юмор-сатира әсәрләрен эченә алган «Калай түбәдә эт эзе» дигән беренче китабы басылып чыга. Хикәяче шулай ук бүгенге катлаулы җәмгыятьнең төрле четерекле проблемаларын кузгаткан публицистик мәкаләләре белән дә укучыларга яхшы таныш. Журналистикада ирешкән казанышлары өчен ул 1988 елда Татарстан Югары Советы Президиумының Мактау кәгазе белән бүләкләнә. Ренат Гаффар — 2004 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
“Рәкыйп Гаффар”
Җурналист Рәкыйп Гаффар.
Рәкыйп Гаффар- журналист. Төп эшчәнлеге белән бергә шигъри иҗат белән мавыга. Рәкыйп Гаффар күп еллар "Татарстан" радиосында иң актив эшләүче һәм үзенең күпләгән тыңлаучысы булган талантлы журналист. Аның дини проблемаларга багышланган "Иртәнге нур", авыл хуҗалыгы, социаль һәм башка бик күп темаларны колачлый торган "Офыклар", спортның үткәне, бүгенгесе, анда алда торган һәм кичектергесез хәл ителергә тиешле мәсьәләләрне тирәнтен анализлый торган "Старт" тапшырулары сезнең дә яратып тыңларга гадәтләнгән программалардыр. Ул тормышта да бәхетле кеше. Тормыш иптәше – Казан югары педагогик көллиятнең бүлек җитәкчесе Сәбилә ханым белән бер дигән ике кыз үстереп тормышка аяк бастырдылар.
“Ватаным Татарстан”, 04.12.2013 206 санындагы әңгәмәдән өзек.
Күргәнең булмаса да, ишеткәнең бардыр дип, гадәттә радиода эшләүче белгечләр хакында әйтәләр. Ә менә 33 елдан артык гомерен нәкъ шушы һөнәргә багышлаган, республика халкының хөрмәтенә, рәхмәтенә күмелгән Рәкыйп Гаффаровка бу сүзләр туры килеп бетмәстер, мөгаен
– Без авылыбыз белән әдәбиятка гашыйк идек. Барысы да Әхәт абыйдан башланды кебек. Газета-журналларда аның язмаларын күреп, 3-4 сыйныфларда ук Ринат абый каләмгә үрелде. Мин, хәтерлим әле, сыйныфташым Рашат белән район газетасына ярыша-ярыша яза идем. Бездә ниндидер ак көнләшү, кызыгу хисе барлыкка килде. Ул да түгел, Солтан авылындагы урта мәктәптә укый башлаган Әхәт абыйның хикәяләре күренә башлады. Башкалар да безгә иярделәр. Шул вакытларда безнең авылдан Фоат Гайсин, Илгиз Җамалиев, Рашат Мифтаховлар университетның журналистика бүлеген тәмамлады. Кыскасы, авылда үзенә күрә “бум” булып алды.
Мин Рәзин Нуруллин, Нияз Акмаловлар белән бергә имтихан бирдем. Тик көндезгегә үтә алмадым, балларым җитмәде. Документларымны читтән торып уку бүлегендә калдырдым да авылга кайттым. Шунда район газетасы мөхәррире Кадыйр Сибгатуллин чакырып алды да: “Сине анда көтәләр”, – дип Мамадыш район газетасына җибәрде. 4-5 ай эшләгәч, армиягә китеп бардым. Университетка керүемнең файдасы тигәндер, күрәсең: сержантлар әзерли торган курсларга җибәрделәр. Моның да файдасы бик тиде. Солдат һәм офицерлар арасында урталыкта калганда, еш кына, тормышта үз урыныңны ничек табарга соң, дигән сорауга җавап эзләргә туры килде. Армиядән туры Чаллыга, Габделхак абый янына кайттым. КамАЗда двигательләр заводында эшләдем. Озак сроклы командировкаларга китеп, Тольятти, Горький шәһәрләрендә булдым. Шулвакыт Әхәт абый миңа бик үтемле итеп: “Энекәш, кеше буласың килсә, көндезге укуга күч”, – диде.
– Минемчә, абый сүзе дә бик зур роль уйнагандыр?
– Әлбәттә. Әтием Габдрахман мин беренче сыйныфта укыганда ук вафат булды. Әнием Гайшә өченче курста укыган чагымда дөнья куйды. Без – җиде туган бер йодрык булып яшәргә өйрәндек. Хәтерлим әле: укып бетергәч, хәрби өйрәнүләргә җибәрделәр. Шуннан тулай торакка кайттым да күңел бушаганчы бер еладым. Ялгызлыктан иде бу. Авылда – буш йорт. Абыйларым кайсы кайда үзләре дә аякка басып кына киләләр. Барыр урын юк. Әхәт абыем шулвакыт тагын бер игелек кылды: эш таба алмыйча каңгырап йөргәндә, сөйләшеп, радиога урнаштырды.
– Әхәт абыең күрәзәче кебек булган икән. Сине, ничектер, радиодан башка күз алдына китереп тә булмый. Иркен тавыш, шәп әңгәмәдәшләр, курку-каушауның әсәре дә юк сыман. Һәм бу беренче көннәрдән үк шулай кебек иде.
– Барысы да шома гына бармады, әлбәттә. Авыр чаклар күп булды. Әмма, ничек кенә булмасын, җитәкчелеккә дә, коллективка да рәхмәттән башка сүзем юк. Радиода мин аякка бастым. Ул вакытта яшьләрне яклау сәясәте бик көчле иде бит. Эшли башлавыма ике ел дигәндә бер иске генә йорттан бүлмә бирделәр. Мин аны патша сарае кебек кабул иттем. Мунча да төзеп куйдык. Ә эшкә килгәндә... Бу егет берегеп китә алырмы икән, дип шикләнүчеләр дә булды. Ә мин тырыштым. Бигрәк тә Әхәт абыйга сүз тимәсен дип курыктым. Башта музыкаль редакциягә Зиннур Насыйбуллин урынына урнаштырдылар. Ул бит – шагыйрь, тәҗрибәле белгеч. Ә мин – яңа гына университет тәмамлаган кеше. Аерма бик зур. Бераздан Рим абый Кәримов: “Яшьлек” тапшыруында урын бушый, шунда күчәсең”,– диде. Минем өчен моннан да зуррак шатлык юк иде. Чөнки “Яшьлек” ул – иҗат иркенлеге: сәнгать, фән, спорт, техника – кыскасы, бөтен өлкәләрне үз эченә алган, яшь талантларны барлый торган кече бер редакция иде.
– Яшь талантлар дигәннән, бүгенге күп кенә сәхнә осталары беренче адымнарын сезнең студиядән башлады дисәк тә була торгандыр... Кемнәр алар?
– Римма Ибраһимова, Гөлзада Сафиуллина, Хәмдүнә Тимергалиева, Зөһрә Шәрифуллина, Гөлдания Хәйруллина, Айдар Галимов...
– “Яшьлек” эзеннән районнарда йөри торгач, мин шуны аңладым: бездә талантлар бик күп, әмма зур сәхнәгә аяк басарга, үзләрен күрсәтергә мөмкинлекләре юк. Шул җәһәттән туган фестиваль бу. Лилия Муллагалиева, Раяз Фасыйхов, Илнар Сәйфиев, Илнар Гәрәев, Вадим Захаров – алар барысы да шушы бәйгедә җиңүче булдылар. Бу чара белән мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов та бик кызыксынды. Киләчәктә министрлык белән бергәләп эшләргә, саллы гына яңалыклар кертергә дә ният бар.
– Нәсел дигәннән, Гаффаровларның буыннар чылбырында бүген дә бөтенлек күзгә чалынып тора. Мәсәлән, язучы Әхәт Гаффаровның кызлары Сөмбел белән Ләйлә – журналистлар, Рәкыйп Гаффаровның кызы Зөһрә дә шул юлдан тайпылмаган, журналист һөнәре алып, радиода эшли...
– Ә икенче кызым Чулпан әнисе юлын сайлады: башта педагогия көллиятен, аннан педагогия университетының психология һәм педагогия факультетын тәмамлады. Хәләл җефетем Сәбилә бүген педагогия көллиятендә – директор урынбасары, кызым – психология укытучысы. Чыннан да, болай ярдәмләшеп яшәү тулы бер гармония тудыра. Мин шуның белән бик бәхетле. Эштә дә, гаиләдә дә. Шөкер, бу хисләр артып тора: безне хәзер оныкларыбыз Камилә белән Рената яшәтә.
(“Ватаным Татарстан”, /№ 206, 04.12.2013/)
“Әшнәктән Әлмәткә сузылган юл”
(“Ватаным Татарстан” гәҗитенә биргән әңгәмәдән өзек)
Журналист Фоат Мәхмүт улы Гайсин.
“Фидакарь хезмәт өчен” медале кавалеры, “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре”, Рафаэль Төхвәтуллин исемендәге премия лауреаты.
“Авылда язуга һәвәслек Гаффаровлар династиясеннән башланды. Әхәт абый – күренекле язучы, Ринат белән Рәкыйп журналистика юлын сайладылар. Ул чорда район газетасында авылдашларның фамилияләре күренү олы бер вакыйгага тиң иде. Алардан күреп, калганнар да ярыша-ярыша яза башлады. Редакция хезмәткәрләре безгә хатлар язып, темалар да тәкъдим иттеләр.
Фотрәсемдә: Ф.Гайсин һәм Гәрәева Х. мәктәп музеенда почётлы каравылда
Университетка мин мәктәпне тәмамлауга керә алдым һәм рәхәтләнеп укыдым. Флорид Әгъзамов, Людмила Пивоварова, Розалина Нуруллина, Җәүдәт Акчурин кебек педагоглар безгә белем биреп кенә калмады, яшәргә өйрәттеләр. безнең чыгарылыштан мин берүзем телевидениегә, “Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясенең “Яңалыклар” бүлегенә килеп эләктем. Ул вакытта анда Рөстәм Нәбиуллин, Абдулла Дубин, Иркә Сакаева кебек күренекле дикторлар, Әгъзам Фәйзрахманов, Наил Ганиев кебек бик яхшы белгечләр эшли иде. Барысы да бик таләпчән, шул ук вакытта ярдәмчел булдылар. Алар янәшәсендә өйрәнми калу мөмкин түгел иде.
Әлмәт төбәгендә мине якташлары итеп кабул итәргә күнеккәннәр. Гомеремнең иң матур вакытлары шунда үтте бит.
“Татнефть» җитәкчесе Наиль Маганов Ф. Гайсинга Мактау хаты тапшыра
Хәзер инде оныкларым да үсеп килә. Бик еш булмаса да, туган җиребезгә дә кайтып киләбез. Хәләл җефетем Фирдания белән бер авылдан без. Шулай да туган туфракка эзне суытмаска исәп. Хәзер без шундый чорга килеп җитек бит”.
(“Ватаным Татарстан”, /№ 139, 24.09.2014/)
«Авылдашлар сәхнәдә”
Рәсемдә; Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Хафизов Ирек Галимулла улы.
Хафизов И.Г. 1976 нче елның 16 октябрендә туа. 1998 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясен тәмамлый. 1998 нче елдан Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында эшли.
Башкарган рольләре: Рафаэль- “Туй алдыннан”- Хәй Вахит; Дана, Ширбәтче; ;Йосыф- Зөләйха”- Нурмөхәммәт Хисамов; Мәрвән- “Өти балак Гөлүзә”- Юныс Әминов; Алмаз –“Мәхәббәт чишмәсе” - Исламия Мәхмүтова; Галимҗан —“Күрәсем килгән иде… “- Исламия Мәхмүтова; Сәләхетдин — “Сакла, шартламасын!” - Кәрим Тинчурин;” Полицейский- Без барыбыз да кешеләр”- Эрих Мария Ремарк; Фәндәс- “Өзелгән яфраклар”- Рәмзия Габделхакова;
Сафа- “Гашыйклар тавы”- Илдар Юзеев;Галимҗан- “Эх,алмагачлары!”-Шамил Фәрхетдинов; “Кияү” («Канлы туй») — Ф.Г.Лорка; Низам – «Ак тәүбә, кара тәүбә» — Т.Миңнуллин; Наил – «Яңадан мәхәббәт турында” — Х.Вахит; Эраст – «Галиҗәнап де Пурсоньяк» — Мольер; Офицер — «Кураж ана һәм аның балалары» — Б.Брехт; Айтуган – «Сандугачлар килгән безгә» — И.Юзеев; Алчын – «Хуҗа Насретдин» — Н.Исәнбәт;Мәрдән – «Танышу- кавышу театры» Д.Салихов һ.б.
Авылдашыбызга Татарстан Республикасы президенты Р.Н. Миннеханов Указы белән 2016 нчы елның 2 нче декаберендә “Татарстанның атказанган артисты” дигән мактаулы исем бирелә.
“Мәктәп музее”
Мәктәп музеен беренче оештыручылар булып тарих фәне укытучысы Гарипов Ильяс Нәҗип улы һәм география фәне укытучысы Гарипова Венера Миңнулла кызы тора.
Гарипов И.Н. Гарипова В.М.
Иске мәктәптән күчкән экспонатлар 2005 нче елда Гарипов И.Н. тарафыннан системага салынып туган якны өйрәнү мәктәп музее буларак яңадан ачыла. 2007 нче елда яш туган якны өйрәнүчеләр республикда оештырылган бәйгеләрдә катнашып Дипломнар белән бүләкләнәләр. Соңгы елларда музей белән Гарипова В.М. җитәкчелек итә. Әхәмиятле һәм файдалы материаллар, экспонатлар белән музей даими баетыла. Музей үз эченә төп 4 бүлекне ала:
-Олы Әшнәк авылының борынгы 770 еллык тарихы;
-Совет власте елларында авыл;
-Авылдашлар Бөек Ватан сугышында (бүлекчә –афганчылар);
-Туган якның мәгрифәтчелек тарихы.
Олы Әшнәк авылы, борынгы эш кораллары
Борынгы чүлмәк Корыч һәм тимердән эшләнгән кораллар
Китмән,ыңгырчак, чырапычак, кулдан ясалган агач кашык
Борынгы көзге Кулдан эшләнгән кайчы
Йон эрләү җайланмасы Итек басу формасы
Чабата, күмер үтүге Кискеч, үткен таш
Пионер друҗинасының стена гәҗите һәм альбомы
Кулдан чигелгән чигү үрнәкләре
Туган якны өйрәнү кысаларында иҗат ителгән проект “Казан асты”
(Балык Бистәсе районы “Олы Әшнәк” авылы җирлегендә)
Казан шәһәре Мәскәү районы К(П)ФУ каршындагы Ш. Мәрдҗани исемендәге 2 нче номерлы гимназиянең туган якны өйрәнү үзәге
Олы Әшнәк авылының тарихы бай һәм үзенчәлекле. Авылда туфрак төрлелеге дә күзгә чалына. Бу җирлектә соры-көрән, кызыл, катнаш кара һәм торфлы туфрак өстенлек итә. Торф катнаш туфракны- ак, кызыл балчык дәвам итә. Туфрак- үзенә бер төрле табигый җисем. Ул җир өстендә тере (органик) һәм тере булмаган (неорганик) табигатьнең үзара тәэсир итешүе нәтиҗәсендә ясала. Туфрак фәненә нигез салучы бөек рус галиме В.В. Докучаев туфракны “табигатьнең көзгесе” дип атый. Өч төрле процесс туфракның вертикаль киселешендә үзара бәйләнгән берничә катлам – туфрак горизонты ясалуны билгели. Һәр катлам билгеле процессларның берсе йогынтысында ясала Шуңа күрә формалашып беткән туфракта, кагыйдә буларак, төп өч катлам аерылып тора.
Культура катламнары (исторический культурный слой земли) да кызыклы. Культура катламнары үзгәртелмәгән хәлдә сакланган урыннар күп. Мин тикшергән өлештә (элеккеге Минзифа Бәдретдинова яшәгән урында) 3X3 зурлыгында 1,5 метр тирәлегендә иске казан асты урынына тап булдым.
Җирне казый башлагач, 1 метр чамасында дөрес итеп салынган 3-4 рәт итеп салынган иске кызыл кирпечләргә тап булдым. Кирпечләрнең уң ягы бер-берсенә салынган 70-80 см. диаметрдагы табигый ташлар белән тәмамлана иде. Озынлыгы 2м. 80см. булган бу корылманың баш-башында диметры зур булмаган черегән агач урыны белән тәмамлана иде.
Элеккеге заманнарда авыл кешеләре ашарга ачык һавада, кирмән формасы ясап, өйдән билгеле бер ераклыкта казан асып, шунда ашарга пешерә торган булганнар. Яңгыр явып, учакны сүндермәс өчен, як-ягына багана утыртып, өсте капланган куыш ясаганнар. Кирпечләр өстенә аш пешерү өчен кирәк яраклары (кухонная утварь) куйганнар. Табигый таш өстенә казан элгәннәр. Казан астына ут ягып шунда пешергәннәр. Моны бу корылма тирәсененән чыккан экспонатлар да дәлилли. 1,3 метр тирәнлектә иске сынган пычак (бәрәңге әрчү өчен дип уйлыйм), бик күп чүлмәк ватыклары, иске кадак, хайван сөякләре, иске келә чыкты.
Археологлар бу табылдыкларны карагач, якынча XVI-XVII нче йөзләр булыр дигән фикергә килделәр. XIX-XX нче йөзләрдә бу урында өй булган.
Шиһапов Р.Р. Казан шәһәре Ш. Мәрдҗани исемендәге 2 нче номерлы гимназия укчысы.
ХХ нче гасыр башларында авылда 2 мәчет һәм 2 мәдрәсә эшләп килгән. Аларда Хәмзин Бәдретдин һәм Фазылов Шәмәрдән дигән муллалар хезмәт иткән. Мәдрәсәдә дин сабаклары укытылган. Октябрь инкыйлабыннан соң, 1918 нче елда “сәвит” (советская, светская) мәктәбе ачыла. Анда беренче укытучылар булып Шәмәрдән Фазыловның малае Зәки Фазылов һәм килене Сәгъдия Фазылова эшли. Алар әтисе чакыруы буенча Пенза өлкәсе Әҗе авылыннан киләләр. Бу 2 укытучы башлангыч мәктәптә балаларны яңача укыта башлый. Шул вакыттан мәктәп тарихын 5 дәвергә (периодка) бүләргә мөмкин.
1 нче дәвер-1918-1930 нчы еллар. Беренче мәктәп “Әшнәк” елгасы янында урнашкан мәчет бинасында ачыла. Зәки Фазылов һәм Сәгъдия Фазылова белән беррәттән мәктәптә Бәдретдин Хәмзинның балалары Сәгъдәт һәм Фатыйма Хамзиналар, Габдрахман Хамзиннар хезмәт итә. Аларга Гәптелхак Насыйбуллин һәм Хәсәнов Мәлик кушыла. Олы буын вәкилләре бу укытучыларны бик зур ихтирам белән искә алалар.
2нче дәвер-1930-1945 нче еллар. Бу елларда укытучылар булып эшче-крестиян балалары килә.1931 нче елда мәктәп “ШКМ” (школа молодеҗи) дигән исем ала, ә 1933 нче елда “ТГУМ” (татрская гимназия учёбы молодежи) дип үзгәртелә.
1935 нчы елның 18 августында Олы Әшнәктә 180 балага исәпләнән яңа мәктәп бинасы ачыла. Мәктәп проект буенча төзелә, түбәсе калай белән ябыла, сыйныф бүлмәләреннән тыш- спорт залы, пионерлар бүлмәсе һәм китапханә була. 1943 нче елдан соң ул урта мәктәп буларак эшли башлый. Ләкин сугыш ахырында 1945 нче елның салкын гыйнвар аенда янгын чыгып, мәктәпнең зур бер өлеше юкка чыга. Өлкән сыйныф укучылары күрше Олы Солтан авылына йөреп укырга мәҗбүр булалар. 1933 нче елда мәктәпне тәмамлаган 28 укучы Чистай педагогия техникумына укырга китәләр. Аларның күбесе техникумны тәмамлагач туган авылларына укытучы булып кайталар, башкалар, алган һөнәрләре буенча күрше-тирә авылларда эшли башлыйлар. 1933 нче елдан башлап 1936 нчы елга кадәр мәктәп белән Вәлиуллин Мәннән Вәлиулла улы идарә итә. 1936-1939 нчы елларда мәктәп директоры булып Борханов Гаяз Гали улы тора. Бу елларда мәктәп тирә-якта үзенең бик көчле укытучылары белән дан тота. Алар: Фазылов Фәйзерахман, Данил Тимячев, Костина Татьяна, Фоат Камалов, Сөләйман Вильданов, Лидия Мамакова, Дания Баһаутдинова, Разия Маулина, Георгий Харитонов, Алексей Попов, Семен Максимов, Георгий Шиптов, Фаина Филимонова, Фәкия Хәкимова һәм Алексей Ефремов. Кайбер укытучылар милләтләре буенча керәшен яисә күрше авыллардан килгән руслар булалалар.
Дәһшәтле 1941-1945 нче елларда мәктәп белән таләпчән, көчле авторитетлы директор Хәлифә Рәхимова җитәкчелек итә. Сугыш чоры укытучылары- Мәрзия Камалова, Акулина Харитонова, Асия Бәдретдинова, Фатыйма Гарипова, Зәйтүнә Хафизова, Галия Гарипова, Агния Мамакова, Кадыйр Фәхриев һәм Фатыйх Рәхимовлар. Күп кенә укытучылар фронтка китә.
3 нче дәвер- 1946-1960 нчы еллар.Аеруча истә кала торган сугыштан соңгы еллар. Фронттан ирләр кайта. Алар арасында укытучылар- Нәҗиб Гарипов, Габдулхак Мифтахов, Гомәр Ишмухаметов. 1945-1950 нче елларда мәктәп директоры булып Бәдретдинова Асия Бәдретдин кызы тора. 1950-1954 нче елларда мәктәп директоры- Барый Габитов. Бу елларда күрше Корноухово авылы район үзәге буларак үзгәртелә һәм кайбер укытучылар шул авылдан киләләр- Августина Захарова, Анна Кутузова һәм Сөембикә Садыйкова. Бу елларда эшләгән авыл кешеләре: Илсөяр Фазылова, Шиһапов Шамил, Фазылова Ләмига һ.б. Сугыштан соңгы еллар да -авыр еллардан санала.