Н. гыйматдинова иҖатында мифопоэтик образлар

Закирова А.,

Тукай районы

Мәләкәс урта мәктәбе

Фәнни җитәкче: Умнова Л.И.

Әдәбият хакындагы фән үсеше дәвамында төрле гыйльми юнәлешләр һәм мәктәпләр барлыкка килә, алар сәнгать төре буларак әдәбиятны һәм әдәби әсәрне бер теоретик ноктадан тикшерә. Көнбатыш әдәбият белемендә ХХ гасырның икенче яртысында формалашкан фәнни юнәлешнең-мифопоэтиканың нигезендә дә әдәби иҗат табигатен аңлатучы әhәмиятле күренеш дип мифны санау ята. Аерым алганда, 50 елларда ритуаль- мифологик мәктәп бу өлкәдә уңышларга ирешә. Аның теоретик нигезен К.Г. Юнгның архетиплар теориясе тәшкил итә.[2] Әдәбият белемендә тексттагы мифологик борынгылыкка барып тоташкан тирән катламнарны мифопоэтика ачыклый. Мифопоэтик анализ текстның төзелешендә авторның шәхси күзаллауларын гына түгел, кеше аңының универсаль, hәрчак хәрәкәттәге үзенчәлекләрен күзәтүне беренче планга чыгара. Мондый төр кыйммәтләр әсәрнең әдәби структурасындагы төрле катламнарда табыла, ләкин, барыннан да элек, дөньяны модельләштерү функциясен башкара. Алман романтиклары хезмәтләрендә миф уйлап табылган әкият кенә түгел , ә борынгы кешенең тормышка бөтенлекле карашын белдерә.

Россиядә мифологик мәктәп барлыкка килү һәм үсү татар фольклорын өйрәнүгә уңай йогынты ясый. Ш. Мәрҗәнинең татар риваятьләренә игътибар итүе мәгълүм. Шулай ук бу эштә К. Насыйри да активлык күрсәтә.

Архетип-әдәбиятта кабатланып торучы образлар. Галимнәр фикеренчә, мондый образлар борынгы кешеләрнең психологик тәҗрибәсе нәтиҗәсе булган кеше моделе [Заhидуллина Д.Ф., 2007:31-33]

Н.Гыйматдинова «Пәри утары» әсәрендә дә төп геройларын яратып, символлар һәм мифологик катламнар янәшәсендә сурәтли.Ул Хаятка бәйләп өч символик образ кулланыла:

· Пәри утары, лампа уты һәм шәл. Пәри утары-Хаяткә күчмәләрдән нәзер булып калган, ачкычын тапшырганчы вакытлыча тору урыны гына түгел. Ул- табигатьтән аерылып, үзе язган кануннар белән яшәүче авылдагыга охшамаган икенче дөнья. Бу яшәештә һәр тереклек иясе-кешегә ярдәмче һәм дус. Димәк, пәри утары кешенең табигать белән кушылып көн итә алу үрнәге дә булып чыга.

· Ут символы-һәркөн Хаят тәрәзә төбенә яндырып куя торган лампа яктысы-Искәндәрне көтү газабы да. Ләкин аның чын мәгънәсе, минемчә, тирәндәрәк. Бу ут адашкан һәр кешегә юл күрсәтүче, маяк ролен үти. Шул ут кемнәрнедер үлемнән йолып кала. Ул-кеше күңелендәге изгелек, башкалардан түләү көтмичә эшләнә торган мәрхәмәт.

· Өченче образ-шәл. Бик чибәр Хаят йөзен шәл белән томалап йөри, шуңа күрә кешеләр аны ямьсез, чәчсез, пәри төсле дит уйлыйлар. Ләкин шәл- матурлыкны яшерү чарасы. Ул-шулай ук, яман күздән, явыз эшләрдән саклаучы да. Рөстәм дусларына күрсәткән чакта шәлен югалткан Хаят шундый саксызлык кыла.

Әлеге образларның өчесенең дә мәгънәсе бар. Хаятны шәлен югалтырга, матурлыгын күрсәтергә мәҗбүр итүче, фаҗигагә китерүче-мәхәббәт.

Н.Гыйматдинова повестьларында реалистик сюжет төп, әйдәп баручы булганда, ямьсезлекне кире кагу үзәккә куела, романтик сюжетлар белән матурлыкны раслау алга чыга. Шундый үзәк өзгеч әсәрләрнең берсе – «Китәм, димә».Урман. Яше йөз дә ике булган Шәңкәле карт – элекке Шәңгәрәй мулла, аның дусты соры бүре…Париж. Зиннәтле борынгы замок һәм 95 яшьлек Шарлотта карчык – элекке Шамилә абыстай…Үзенең осталыгы белән бөтен дөньяны таң калдырган балерина Камилла –татар кызы Камилә. Тора-бара аңлашылганча, бу яшь артистка, бу ике бәхетсезнең оныгы…Хәзерге хәлендәге Шәңкәле. Ничек болай килеп чыккан кем ул? Үз тарихын Шәңкәле байтак еллар инде әкият теленә күчергән, ник дигәндә аның сүзенә ышанучы булмый. Каядыр китеп, 20 елдан соң ул авылга кайта, тик аның Шәңгәрәй мулла икәненә беркем дә ышанмый-шуннан соң ул бүре дусты белән урманда яшәп кала. Карт бүре хуҗасының аяк очында җан бирә. Күп еллар үтә…Сәйдәш Шәңгәрәй картны авылга күчәргә димләсә дә, ул инде өченче буын бүре дусты белән урманда торып кала. Әсәрдә иң зур ерткыч-идея-ният белән сугарылган адәм заты. Бүре – бу яктан фәрештәгә тиң җан.

Камилла Парижга – Шарлотта – Шамиләгә Шәңкәле турында хат язып сала. Хат килеп төшү белән Шамилә абыстайның башына кан йөгерә-аңа инде 95 яшь-ул барлык мөлкәтен Камиллага васыять итеп калдыра. Балерина шунда төпләнә, ә гәзнич орлыкларын бакчадагы розалар арасына сибә.

Повестьтагы төп сюжет сызыгы-Камилла белән Сәйдәш мәхәббәте тарихы. Әсәрдә әлеге мөнәсәбәтләр бик романтик итеп сурәтләнә.Романтик тарих янәшәсендә Камилла һәм Шарлотта мөнәсәбәтләренә әверелеп, мөстәкыйль сюжет сызыгы барлыкка килә. Париждагы очраклы күрешүдән соң Каратау авылына килеп чыккан биюче, танылган балерина Камилла Байчура биредә мәхәббәт, үз нәсел тармагын-бабасын таба…һәм югалта. Әсәрдә романтик сюжетлар белән бергә (Сәйдәш-Гөлчәчәк, Сәйдәш-Камилла каршылыгы, чын мәхәббәткә хыянәт итәргә ярамау), урын-вакытны төгәлләштерү, кеше образларына бәйләп иҗтимагый мәсьәләләр дә куела. Камилла-Нурмиев, Рәсимә-Хәнифә, Әнисә-Сәйдәш, каршылыкларында намуссызлык, азгынлык, байлык артыннан куу кебек сыйфатларга игътибар ителә.[2]

Әсәрдә, шулай ук, дингә каршы көрәш Шәңгәрәй гаиләсен яки аның кебекләр тормышын гына җимереп калмый, гомумән, яшәү рәвешен юк итә, аның нигез баганаларын аудара. Сәйдәшнең Шәңгәрәй йортын тергезүе- гасырлар буена формалашкан яшәеш юлын кайтару омтылышы, табигый, әхлак кануннарын җәмгыять кагыйдәләреннән алга чыгару теләге дә булып тора.

Н Гыйматдинова әсәрләренең кайберләрен карап чыкканнан соң аларны берләштерә һәм алар өчен уртак булган бер сыйфат, элемент бар: ул-үзәк герой сурәтләнеше, аның характеры. Камилла яки Хаят, Акчәч яки Сара, Сәвилә яки Җәмилә- әсәрдән- әсәргә күчүче бер тип геройлар.

Әйтерсең, Камилла-Шамилә һәм Шәңгәрәйләр яшь булган вакыттагы кеше тибы, Хаят-бик ерак заманнарда гына яшәгән хатын-кыз кабатланышы, Сара-хыял дөньясыннан төшкән «ак торна». Инде кадерле Н.Гыйматдинованың, бүгенге иҗат байлыгы ноктасыннан торып, аның үткән заман хатын-кыз архетибын тудыруын, татар әдәбиятына үзгә бер хатын-кыз алып килүен күрсәтер чак житте.

Н. Гыйматдинова иҗат иткән архетип – без үткән заман хатын-кызы дип атаган образ да берничә әhәмиятле сыйфатны үзенә җыйган. Башкаларга охшамаган булу, табигать hәм йөрәк-хис кушканча яшәү, үзен мәхәббәт, башкалар бәхете өчен корбан итү – шундыйлардан. Аның әсәрләрендә архетип берничә вазыйфа башкара.

· Беренчедән, романтик, нечкә табигатьле, хис-кичерешкә бай, рухи саф герой Матурлык, Мәрхәмәтлелек, Сафлык үрнәгенә-идеалга әверелә.

· Икенчедән, үткән заман хатын-кызы хәзерге заман кешеләре тирәсендә, шулар фонында сурәтләнә. Заман кешесендәге тискәре сыйфатларга, яман гадәт- чирләргәаның сыйфатлары каршы куела. Бу авторга ике төрле яшәү моделен, рәвешен янәшә чагыштырырга, берсен кире кагарга мөмкинлек бирә.

Н.Гыйматдинова архетибы белән бергә табигатькә hәм кешеләргә зыян салмыйча, үз күңелен саф-чиста тотып яшәргә омтылуның киләчәк фаҗигаләрдән котылу юлы икәнлеген ассызыклый.

Дөнья әдәбиятында Маркес, рус әдәбиятында Л.Леонов, Куприн исемнәре белән билгеле магик реализм методын Н. Гыйматдинова, милли сыйфатлар белән баетып, татар әдәбиятында үзенчәлекле урын били. Ул образларны милли сыйфатлар белән баетып, төрле характердагы сюжет сызыклары белән тоташтыра, җәмгыятькә реаль бәя бирә, рухы белән бу җәмгыять вәкиле булмаган шәхесләргә карата психологик анализ алымы куллана, милли образ-сурәтләр, символлар, детальләр белән уйный.[3]

Н. Гыйматдинованың иҗатының төп үзенчәлекләре:

· Әсәрләрендә реаль һәм хыялый, мифологик башлангычларның бербөтенгә әверелүе;

· Әсәрләрдә күпкатламлылык;

Үткән заман хатын-кызы архетибын тудыруы, татар әдәбиятына үзгә бер хатын-кыз тибы алып килүе. Әдәби әсәрне өйрәнү вакытында бер методны куллану башкаларына мөрәҗәгать итәргә ярамый дигән сүз түгел. Текстны берничә караш ноктасыннан тикшерү аның мәгънәви мөмкинлекләрен ачыклауга, аерым методларның көчле һәм йомшак яклары хакында уйлануга китерә.Шулай итеп, XX гасыр башы татар әдәбиятында активлашкан мифологик материаллар дөнья сурәтен тудыруга ярдәм иткән кебек, XXI гасыр башында да яңа герой , яңа дөнья сурәтен төзи.

Дәбият

1.Заһидуллина Д.Ф. Дөнья сурәте үзгәрү.- Казан:. Мәгариф, 2006.-Б.162-181

2.Заһидуллина Д. Яңа дулкында // Казан утлары, 2003 ел № 1.- Б.152-159

3.Гыйләҗева-Хәмидуллина Р.Сихерчеләр кирәк дөньяга//Казан утлары 1995 ел №3-Б 175-178

5.Курбатов Х. Шигъри бәяннар остасы// Мәдәни җомга 1999- 20 авг.-Б-4

6.Гыйматдинова Н. Мин- рухи сафлык тарафында // Мәгърифәт 1998-7 март.

Б-3

7. Заhидуллина Д.Ф. Әдәби әсәр - өйрәнәбез hәм анализ ясыйбыз// Казан; Мәгариф, 2007

8. .Яхин А.Г. Әдәбият дәресләре: Укытучылар өчен методик кулланма.// Казан: Мәгариф, 2003

9. .Руднев В. Энциклопедический словарь культуры XX века.// Москва.2001.-С. 242-247

10. .Латыйфи Ф. 2002 ел прозасына бер караш // Казан утлары., 2003.

Наши рекомендации