Тарихын оныткан миллӘтнеҢ килӘчӘге юк

Хафизова Л.

Сарман гомуми урта гомуми белем бирү

мәктәбе

Фәнни җитәкче: Рамазанова Р. Н.

Тел ул – кешеләр һәм кешелек буыннары арасында аралашу коралы. Һәр кеше, тормыш алып бару очен, башкалар белән аралаша һәм үзеннән сон килгән буынга тормыш тәҗрибәсен тел аркылы өйрәтеп биреп калдыра. Шуның белән бергә жәмгыять тә үсә бара. Бу, үз чиратында, аралашуда төп корал булган телнең дә иҗтимагый тормышта торган саен күбрәк куллануына, үсә баруына китерә. Телне тарихи ядкяр буларак өйрәнмичә торып, халыкның чын, дөрес тарихын, бигрәк тә аның борынгы чорын нигезле итеп белеп булмый. Ә тарихын белмәгән милләт үзен саклау, яшәтү, үстерү юлларын билгели алмый. “Халык, милләт үз тарихын борынгыга никадәр тирән төшеп эзләп таба, киләчәген дә шулкадәр ерак күрә һәм билгели ала”, - диләр галимнәр. Телнең барлыкка килүен һәм формалашуын өйрәнү дә шул телдә сөйләшүче халыкның чын тарихын ачуга кайтып кала. Телләрнең килеп чыгышы турында фәндә ике төрле караш яши .Беренче һәм алдынгы фикерле галимнәр тарафыннан дөрес дип табылган караш – барлык телләр дә бер примитив, беренчел телдән үсеп чыкканнар дигән караш. Үзләренең фикерли алуы һәм фикерләрен башкаларга әйтә белүе нәтиңәсендә бер урында беренче кешеләр хайваннар дөньясыннан аерылганнар һәм миллион еллар буе Җирнең төрле урыннарында үзара аралашу барышында тагын да баерак, шомарганрак телләр формалашкан.Яшәү өчен уңайлы җирләрдә төрле телдә сөйләшүчеләр очрашу нәтиңәсендә, телләр бер-берсенә тәэсир итешкәннәр, хәтта бер-берсен йоткалаганнар да. Димәк, телләр үсешендә аерылу процессы белән янәшә кушылу процессы барлыкка килгән. Җәмгыятьтә халыклар һәм милләтләр үзләре генә яшәми. Бер халыкны икенчесенең басып алуы, күчеп китүләр нәтиҗәсендә, милләтләр үзара аралашып яши. Алар арасында һәрчак өстен халык һәм буйсынган халык була.

Дөньяның төрле илләрендә сибелеп яшәүче татар халкының тарихи Ватаны һәм милләттәшләребезнең иң зур күпчелеге гомер итә торган ил - бүгенге Русия Федерациясе. Менә инде биш гасыр дәвамында, Русия дәүләт булып формалашкан чорлардан башлап, татарлар шушы ил халыклары белән бергәләшеп, икътисадый һәм социаль үсешкә, мәдәнияткә, фәнгә һәм мәгарифкә үз өлешен кертеп килә.Татар халкының язмышы монда - ата-бабаларыбызның кан-тирләре тамган, борынгы татар дәүләтләренең дәвамчысы булган дәүләттә хәл ителә. Аның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәккә өметләре борынгы дәүләтләре барлыкка килгән һәм юкка чыккан ата-бабаларыбыз җире белән бәйле. Дүрт гасыр элек дәүләтебез җимерелсә дә, авыр еллар кичерсәк тә, без исән, телебез, мәдәниятебез, язмышыбыз үз кулыбызда. Татар халкы төрле сәбәпләр аркасында шактый ерак араларга сибелеп утырган, халыкның формалашу тарихы катлаулы. Шул катлаулылык халыкның килеп чыгышында, ономастикасында, гореф-гадәтләрендә, йолаларында чагылыш таба. Гореф-гадәт, йола һәм бәйрәмнәребезнең чагылыш тапкан әдәби әсәрләребез безнең тарихыбызның бер гүзәл әдәби мирасы да. Мирас... Ул буыннан-буынга күчеп килә торган байлык. Йола, гореф-гадәт һәм бәйрәмнәребез безнең- рухи мирасыбыз, байлыгыбыз.

Матди байлык ул – фани, бетә торган, вакытлы нәрсә, ә рухи байлык, акыл көче белән хасил булган дөньяга караш, кешеләрнең мөгаләмәсе, гореф-гадәте - мәңгелек. Мирасның иң кадерлесе бербөтен халыкның гомуми җанына сеңеп кала, аның телендә, әдәбиятында, гореф-гадәтендә, буыннан-буынга күчеп килгән йолаларында, бәйрәмнәрендә саклана. Ул мирас буыннан-буынга тарих чылбыры булып үрелеп барсын иде.

Кыскасы, безнең максатыбыз- туган телебезне, тарихыбызны, рухи байлыкларыбызны, гореф-гадәтләребезне өйрәнеп, буыннар арасында ныклы бәйләнеш булдыру, бөек милләт булып яшәвебезне дәвам итү.

Танылган тел белгече, галимебез М. Зәкиев фикере буенча, бүгенге көндә туган тел өлкәсендә татар халкы алдында түбәндәге бурычлар тора: «Милләтне тергезү, саклау һәм үстерүнең хәл ителәсе проблемалары бик күп. Аларны түбәндәге төркемнәргә аерып күрсәтергә мөмкин булыр иде.

1. Милләтнең дәүләтчелеге булу, һәм дәүләти эшләрнең һәр өлкәдә үз исеме белән аталган милләтне саклау һәм үстерүгә юнәлгән булуы.

2. Милләтне саклау аның телен саклауга һәм милли телне тормышның барлык сфераларында киңрәк куллануга турыдан-туры бәйле, чөнки тел бар – милләт бар, тел юк – милләт юк». Милләтне милләт итеп саклый һәм милли мәдәниятне үстерә торган төп корал буларак,иң элек милли телне торгызыр һәм үстерер өчен Татарстан дәүләте ышанычлы чаралар күрә башлый. 1990 нчы елның 30 нчы августында Татарстанның дәүләт суверенлыгы турында Декларация кабул ителеп, анда татар теле рус теле белән тигез дәрәҗәдәге дәүләт теле итеп игълан ителде.

Финляндиядә нибары мең татар татар яши. Бөтенесе дә татарча сөйләшә.Дәүләт теле түгел бит анда татар теле. Ни өчен? Чөнки гаиләдә татарча сөйләшәләр.Бала дөньяга үзенең теле белән туа, ата-ана шушы телне ачарга тиеш.Аллаһы тәгаләдән бирелгән бурыч.Алар аны үтәргә тиеш. Иң беренчесе,әлбәттә,гаилә.Әгәр гаиләдән адәм баласы туган теле белән икән, аның яшәеше башкача булачак.Икенчесе-дәүләт теле дигән сүз, ул- дәүләт үз халкы шушы телдә сөйләшергә тиешдигән сүз. Әгәр дәүләт шушы телдәхалкы белән сөйләшә икән,ул-дәүләт теле.Әгәр дә дәүләт шул телдә халкы белән сөйләшә алмый икән,димәк. Дәүләт теле нигездә юк. Без бик акрынлап барабыз моңа,җиңел түгел,,дәүләт сөйләшә башләды, акрын гына.әлбәттә, үз телендә, үз халкы белән. Президентның,дәүләт советы рәисенең,башка дәүләт әһелләренең интервьюлары татар телендә матур итеп үткәрелә.Шулай булкач,менә шушы телдәул республикага яңгырый.Моны бит татар да, рус та, башкалар да ишетә.Димә, без инде үзебезнең дәүләт органнарындатдатшушы ук рәвештә эш алып барырга тиешбез. Сессияләребезнең яртысы.әйтик. рус телендә, яртысы татар телендә барса, ул, әлбәттә, татар теленең гамәлләшүе булыр иде.Киләчәктә, әлбәттә, аны, чын мәгьнәсендә, менә шул биеклеккә күтәрергә тиешбез.Безнең татар телендә чыга торган шактый журналларыбыз, кызыклы китапларыбыз бар. Бүгенге көнне, без әйтә алабыз, татар теле үзенең урынын алып килә. Һәм ул юкка гына дөньяның 14 теленең берсе дип саналмый, чөнки татар теле төрки телеләр арасында иң беренче урында тора.Татар телен белгән кеше башка төрекләр белән сөйләшә ала дигән сүз.Шуның өчен ЮНЕСКО аны шушы 14 тел арасына керткән. Һәм без инде бүгенге көндә әйтә алабыз: татар теле киләчәктә төрки халыклар һәм дәүләтләр белән сөйләшү теленә әверелергә мөмкин.

Ана телендә уйлыйбыз, кайгырабыз, шатланабыз.Аның матурлыгына,тирәнлегенә ныграк төшенә барган саен кадерсезләнүен күреп тә җаныбыз әрни. ,,Мин бүген поздно кайтам. Не волнуйтесь, яме?” Бу бүгенге яшьләрнең сөйләшүе. Уйланырлык, әйеме? Кызганыч ки, бүгенге көндә телебез шул дәрәҗәдә руслашкан. Иң гаҗәбе: безнең һәрберебез татар сүзен кушмыйча сөйләшә ала, ә рус сүзе кыстырмыйча татарча аралаша алмый. Арада бер рус кешесе булса, без, татарлар, тизрәк русчага күчәбез, аларга татар телен өйрәнергә мөмкинлекләр тудырмыйбыз.Ә бер татар руслар арасына эләксә? Юк. Алар бер дә арабызда татар бар дип татарча сөйләшергә ашыкмыйлар.

Ана телен бездә кем саклый сон? Билгеле,ана телебезне саклауда безнең,мәктәп укучыларының өлеше зурдан. Чөнки татар теле һәм әдәбиятында ата-бабаларыбызның тарихы, милләт язмышы чагыла. Гомергә татар хатын-кызлары милләт анасы булып саналганнар . Шушы аналар тудырып үстергән мәшһүр татар әдипләребезнең гасырлар аша чынбарлыкны, тормышны, яшәешне күзаллап, язып калдырган әсәрләре әле бүген дә актуальлеген югалтмыйлар, халкыбызга хезмәт итәләр. Ул әсәрләр безне уйланырга мәҗбүр итәләр икән, димәк, алар беркайчан да мәгънәви серләрен югалтмаячаклар, яшь буынга дөрес тәрбия бирүдә үзләренең өлешен кертәчәкләр. Шуның өчен безгә беркайчан да мәктәбебездә татар теле дәресләрен укытуны туктатырга ярамыйхалкының үткән бөек тарихы, бүгенгесе, киләчәге, матур сөйләме һәм эчке дөньясы шушы телдә саклана, шушы тел аша аң-зиһенгә үтеп керә. “Тел ул – милләт язмышы”, - дип юкка гына эйтмэгэннэр.

Бүгенге көндә яшьләрне татар теленә җәлеп итәр өчен бик күп эшләр эшләнелә. Төрле конкурслар,акцияләр еш була. Инде хәзер, татар яшьләрен җәлеп итәр өчен, хәтта татар дискотекалары да ачыла,анда татар эстрадасының танылган җырчылары чыгыш ясый. Ничек кенә булмасын,нинди генә чаралар үткәрелмәсен,кешеләр татар телендә сөйләшүне,аралаашуны туктатмаска тиешләр. Татар телендә һаман да китаплар чыгарылсын, ңырлар яздырылсын,татар телендә сөйләшүчеләр артсын дигән теләктә каласы килә.

Әдәбият

1. .Зәкиев М.З., Н,В,Максимов Татар теле 10-11, 2005

2. ,,Сабантуй” газетасы 15.11. 2003 ,4 бит

3. Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле – Казан, Мәгариф 2003

4. Сәясәтче,галим Индүс Таһировның ,,Балкыш “ тапшыруында Гадилә Нургали белән әңгәмәсе 7.11.2003

Наши рекомендации