Партизанское движение в войне 1812 года
(разработка урока)
Цель: познакомить обучающихся с неизвестными страницами русской истории, показать роль партизанского движения в Отечественной войне 1812 года.
Задачи:1. Подвести учащихся к пониманию того, что война была сложным общественным явлением, которое охватило все стороны жизни российского общества;
2. Акцентировать внимание учащихся на связи времен и значении сохранения и преумножения традиций прошлого;
3. Продолжить работу по совершенствованию умений и навыков работы с картой, текстом, дополнительной литературой, анализа и обобщения изучаемого материала.
Оборудование:
· учебник “История России XIX век” (авторы Данилов А.А., Зырянов П.Н., для 8-го класса);
· настенная карта;
· компьютер; компакт-диск “Энциклопедия истории России. 1862-1917”;
· комплект открыток “Герои Отечественного войны 1812 года”, художник Иванов Ю.; репродукции картин, посвященных данной теме;
· музыкальное сопровождение.
План изучения темы:
1. Повторение изученного: а) причины войны, уровень подготовки стран к военным действиям; б) начало военных действий; в) назначение М.И.Кутузова главнокомандующим русской армии; г) Бородинское сражение; д) совет в Филях; е) изгнание французских войск из России
2. Изучение новой темы: - малая война (партизанское движение, народное ополчение);
3. Рефлексия (анкетирование учащихся).
4. Домашнее задание (письменно ответить на вопрос «Каково значение народной войны в борьбе Наполеоном?).
В начале урока целесообразно повторить с учащимися вопросы, касающиеся основных событий Отечественной войны 1812 года:
1. Когда Великая армия пересекла русскую границу?
2. Назовите главнокомандующих и командующих русской армии.
3. Кто победил в Бородинском сражении?
Вступительное слово учителя.
Партизанское движение в Отечественной войне 1812 года вызывает глубочайший интерес прежде всего тем, что оно заставило весь мир в корне изменить свое отношение к русскому народу и задуматься о том, какая небывалая сила помогла ему победить величайшего полководца того времени Наполеона. А ведь именно партизанские отряды нанесли наиболее ощутимый урон французской армии - нападали исподтишка, захватывали повозки с оружием и продовольствием, расстраивали дисциплину в рядах французской армии, внушали ей страх. И, если бы не массовое народное движение, небывалое по своему патриотизму и ненависти к захватчикам-французам, то действия основной русской армии и армейских партизан, возможно, не привели бы к такой скорой победе. Русский народ - вот та удивительная сила, которая не дала Наполеону захватить Россию, а затем и всю Европу. И нигде в мире нет и не было этой грозной силы, которая по-настоящему проявляется в моменты истинной опасности. Но, благодаря этой войне, этому небывалому размаху партизанской деятельности, вызванной горячей любовью к Родине и сильнейшим желанием освободить ее от иноземных захватчиков, патриотизм стал национальным качеством русских и теперь живет в сердце каждого россиянина.
Выясните, используя словарь, кто такие партизаны, ополчение.
3 группы работают по комплекту документов 15 минут, а потом в течение 5 минут дают ответы на поставленные вопросы.
1 группа – Крестьянские партизанские отряды. (Какова роль русских крестьян в победе над Наполеоном?).
2 группа – Войсковые партизанские отряды. (Почему военное руководство не сразу стало использовать «летучие отряды»?).
3 группа – Городские отряды ополчения. (Почему войну 1812 г. называют народной, отечественной?). Каждая группа готовит сообщение об одном из героев народной войны.
Учитель подводит итог: 1812 год был отмечен высочайшим подъемом духа русского народа, ростом национального самосознания. Итоги кампании 1812 года во многом определили на целое столетие развитие российской истории. Участники событий 1812 года – это наши предки, которые поднялись на защиту Родины и все свои силы, талант, мужество беззаветно отдавали служению Отечеству. А мы, их потомки, являемся носителями исторических и патриотических традиций, и память о 1812 годе не должна и не может быть предана забвению.
И.Р. Кутдусов,
учитель истории и обществознания
Р.Л. Кутдусова,
учительница татарского языка и литературы ООШ с. Байталлы (Кушнаренковский район РБ
…Батырлар даны мәңгелек! (…Слава батыров вечна!)
Историко-литературный вечер, посвященный 200 - летию
Отечественной войны 1812 года
Максат: 1. Укучыларга 1812 елгы Ватан сугышында катнашкан ватандашларыбыз турында тарихи мәгълүмат бирү;
2. 1812 елгы Ватан сугышының халык авыз иҗаты һәм милли әдәбиятта чагылышын күрсәтү;
3. Укучыларда Туган илгә сөю, герой якташларыбыз белән горурлану хисләре тәрбияләү.
Җиһазлау: мультимедиа проекторы, интерактив такта, компьютер, слайдлар, сугыш турында рәсемнәр, китаплар.
Кичәнең барышы: Талгын гына татар халык көе «Көзге ачы җилләрдә» яңгырый.
Әдәбият укытучысы: Матурлыгы өчен бу көннәрнең
Кемнәр генә корбан булмаган!
Исемнәрен тарих безгә үзе
Саклап килә ерак еллардан!
Тарих укытучысы: Хөрмәтле кунаклар, кадерле балалар! 2012 елда илебез 1812 елгы Ватан сугышының 200 еллыгын билгеләп үтәчәк. Әлеге тарихи дата безнең борынгы бабаларыбызның батырлыгы турында да сөйли. Бу сугыш барышында хәзерге Башкортстан җирлегендә 28 башкорт-мишәр полкы, 2 типтәр полкы төзелә. Шушы полкларның 20се 1812 елгы Ватан сугышында катнаша . 1812 елның 16 июлендә Вильне шәһәре янында 1нче типтәр полкы зур батырлык күрсәтә. Алар Вилия елгасы аша салынган күперне шартлатып, француз гаскәрен берникадәр вакытка тоткарлап тора. Барыбызга билгеле Бородино сугышында да бу полк һәм Уфа пехота полкы сугышчылары катнаша һәм дошманны җиңүдә хәлиткеч роль уйный. Француз гаскәрләре тылында башкортлар, мишәрләр, типтәрләр, оренбург һәм урал казакларыннан торган атлы күчмә гаскәр дошманга каршы батырларча сугыша. Аларның батырлыгы турында Ватан сугышы герое Д.Давыдов, И.Е. Ермолов, М.И. Кутузовның мактау сүзләре бар. Хәтта француз генералы де Марбо Лейпциг янындагы атаклы «халыклар сугышы»нда башкорт полклары белән кылычка кылыч килгәч, безнең бабаларыбызның батырлыгына таң калуын яшерми. Башкорт-мишәр-типтәр полклары ук, җәя, кылыч белән генә коралланган булуларына карамастан, французларның атлы гаскәрен тар-мар итеп, аларны сугыш яланыннан качарга мәжбүр итә! Һәм батырлар рус гаскәре белән бергә 1814 елның 1 мартында Франциянең башкаласы Парижга керә!
Татар халкында, балалар, шундый мәкаль бар: «Күмәк яу кайтара». 1812 елгы Ватан сугышында рус, татар, башкорт һәм башка халыклар, бергә кулга- кул тотынышып илне саклаганнар, бердәм булганга гына дошманны жиңгәннәр! ( Укытучы сөйләгән вакытта интерактив тактада Ватан сугышы турында слайдлар һәм «Сугыш һәм солых» фильмыннан өзекләр күрсәтелә).
Әдәбият укытучысы:
Ватан сугышы герое Денис Давыдов болай дип язган: “Генерал Ермолов
татарлардан гаскәр төзеде. Бу гаскәр көчлелектә, батырлыкта һәм осталыкта чик буе казакларыннан өстен булмаса да, һәрхәлдә, һич тә калышмый».
Татар-башкорт улларының ил язмышын хәл иткән бу тарихи вакыйгаларда катнашуы, батырлыклар күрсәтүе халыкның рухи тормышында тирән эз калдырган, милли горурлык, патриотизм, халыклар дуслыгы тойгысын үстергән. Болар халыкның җыр-бәетләрендә чагылыш тапкан. «Рус-француз сугышы» бәетендә туган җиргә басып кергән дошманны тар-мар итү, җиңеп кайту шатлыгы, ил һәм аның халкы өчен горурлык тойгысы бөркелеп тора. Ә хәзер шушы бәетне тыңлап карыйк.(1 нче укучы «Рус-француз сугышы» бәетен сөйли ).
Татар-башкорт атлыларының яратып җырлый торган «Икенче әрме
җыры» гадел сугышка баручы ир-егетләрне кыюлыкка, батырлыкка дәртләндерә. Туган ил һәм аның батыр уллары бербөтен итеп күрсәтелә.
Йомры гына тояк,ай,елкының
Юлкайларын кисәр лә җәнлек юк.
Һай илкәем, егет
Беленер тезген тотканда.
Ир-егеткәй өчен, ай, яуларда
Күкрәккәен тишәр лә ядрә юк.
Һай илкәем,ир
Сыналыр угын тартканда.
(«Икенче әрме» җыры тыңлана)
Тарих укытучысы: 1812 елгы Ватан сугышында рус гаскәрләренең башкомандующие генерал-фельдмаршал Михаил Илларионович Голенищев- Кутузов була. Ул 1745 елның 16 сентябрендә С.-Петербургта туа. Үзенең барлык гомерен хәрби хезмәткә багышлаган бөек полководец. 1813 елның январенда рус гаскәрләре Рәсәй жиреннән французларны куып чыгара һәм дошманны үз өненә таба куу башлана. Кызганычка каршы, М.И.Кутузов 1813 елның 28 апрелендә Польша жирендә Бунцлау ( хәзер Болеславец) шәһәрендә вафат була. Ул йөрәген Польша жирендә күмеп калдырырга дип васыять әйтә, җәсәден С.-Петербургның Казан соборында җирлиләр.
Сугышта катнашкан башкорт-мишәр-типтәр сугышчылары арасында да башкомандуюший М.И.Кутузовның абруе бик зур була, аны Котдус батыр дип атыйлар.
Әдәбият укытучысы: Башкорт полкларының берсендә командир булып Каһым түрә хезмәт иткән. Каһым түрәнең сугышчылары, Наполеон гаскәренә каршы батырларча сугышып, фельдмаршал Кутузов тарафыннан югары бәя ала. Бик каты алыштан соң ,ул Каһым түрәне чакырып ала да: «Любезные вы мои, башкиры, молодцы!» - дип мактый. Ә Каһым түрә исә аның сүзләрен башкорт егетләренә җиткерә. Яуда гаярь башкорт атлылары дәртләнеп шунда ук «Любизар» җырын иҗат итә. (2 нче укучы башкорт халык җыры «Любизар»ны башкара).
1812 елгы Ватан сугышының халык авыз иҗатында шактый зур урын алганлыгын беләбез. Тарих һәм әдәбият бер – берсеннән башка яши дә, үсә дә алмый.Үзен чын язучы дип санаган каләм иясе туган халкының тарихын өйрәнмичә, аның данлы үткәнен яктырткан әсәр язмыйча кала алмыйдыр, мөгаен. 1812 елгы Ватан сугышы темасы да язучылар өчен бетмәс –төкәнмәс
илһам чыганагы булып тора.Ике гасыр аръягына күз ташлап, «Төньяк амурлары» дилогиясен иҗат иткән башкорт язучысы Яныбай Хамматов киләчәк буыннар өчен нинди изге эш башкарган! Әсәр ничек, нинди шартларда язылды икән соң? Шул турыда тыңлап китик. ( 3 нче укучы «Төньяк амурлары» романының язылу тарихы турында сөйли).
Татар язучысы Зәки Зайнуллинны да бу тема битараф калдырмаган. Аның рус армиясе генералы Барклай де Толли гаскәрендә үзенең көчлелеге, чыдамлыгы, батыр йөрәкле булуы белән французларны да таң калдырган татар егете Мәүлетдин Төхвәтуллинга багышланган «Мәулет гусар» исемле повесте 2005 елда дөнья күрде. (4 нче укучы «Мәүлет гусар» повестеннан өзек укый).
1812 елгы Ватан сугышы батырлары, аларның каһарманлыгы илебез тарихына алтын хәрефләр белән язылган. Бу сугышта рус халкы белән бергә башка милләт халыкларының да бердәм катнашуы яулап алынган җиңүнең әһәмиятен тагын да тирәнәйтә төшә.Халык үзенең батыр улларын беркайчан да онытмый. Алар турында телдән-телгә, буыннан-буынга күчәрлек легендалар, риваятьләр, жырлар чыгара, чөнки батырлар даны мәнгелек!
Батыр үлә, үлмәс ат алып,
Батырлыклар белән макталып.
Исемең калсын, үзең үлсәң дә,
Тарихларда укып ятларлык!
Р.В.Латыпова,
учитель истории и обществознания
ГБОУ РЛИ (Дуванский район РБ)