Лениногорскиның тере легендасы
07.03.2013 13:07 | БЕЗГӘ ЯЗАЛАР
Республиканың көньяк-көнчыгышында яшәүче халык тырыш, киң күңелле, кунакчыл һәм рухи яктан бай булуы белән аерылып тора. Бүген сүзем Лениногорск районының тере легендасы Галия апа Рәхимова турында булыр.
Мин аны 1990 еллардан беләм. Без ул вакытта Татарстан дәүләт радиосыннан танылган журналист Гадилә Нургали белән “Балкыш” тапшырулары кысаларында “Әхлак тәрбиясе” радиодәресләре алып бара идек. Һәр тапшыруда күренекле татар мәгърифәтчеләренең, шул исәптән Ризаэддин Фәхреддиннең “Әхлак гыйлеме” сериясеннән булган китапларыннан өзекләр укып таныштырып, аларны анализлап бардык. Менә шушы тапшыруларда Галия апа үзенең укучыларын туры эфирда даими катнаштырып килде. Алар укулары, өлгерешләре, әхлаклары турында сөйләп, иркен һәм мөстәкыйль фикер йөртә белүләрен күрсәтеп, радиотапшыруларыбызны тулыландырып һәм җанландырып торды. Галия апа җитәкчелегендә безнең үрнәктә мәктәпләрендәге җирле радиодан “Балкыш” исемле әхлак тәрбиясе тапшырулары алып барганнар.
Моннан дистә ел чамасы элек минем инициатива белән Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы “Ризаэддин Фәхреддин педагогик укулары” үткәрүне гамәлгә куйды. Шул вакыйгага бәйләп, республикабыз күләмендә зур фәнни-гамәли конференцияләр уздырыла башлады. Һәр елны мин аның бер иҗат юнәлешенә багышлап, зур фәнни чыгышлар ясый идем. Алар кайсы гына районда, нинди генә чатнама 40-45 градус салкыннарда узса да, Галия апа Рәхимова иң беренче рәттә утырып тыңлар һәм минем таянычым булып чыгышлары белән актив катнашыр иде. Ул әле укытучыларны чыгышлар ясарга да өндәп йөри иде. Мондый фәнни-гамәли конференцияләргә Галия апа һәрвакыт күчтәнәч белән килә. Берсендә, шул чарада катнашучыларга җитәрлек итеп, үзенең пенсия акчасына Ризаэддин Фәхреддиннең рәсеме белән икееллык календарь бастырып таратты. Икенчесендә, Азнакай, Лениногорск, Әлмәт районнары авылларында Ризаэддин Фәхреддин укулары уздырып йөргәндә, матди авырлык кичереп, газета-журналларга языла алмаган татар теле һәм әдәбияты укытучыларына пенсия акчасына “Мәгариф” журналына һәм “Мәгърифәт” газетына еллык подписка квитанцияләре таратып йөрде. Үзенең әлеге гамәлен ул: “Авыр хәлдә калган кешегә булышу – ул минем яшәү рәвешем” дип кенә аңлатты. Өченчесендә, Галия апа, шулай ук үз пенсия акчасына ясаткан 28 төсле открыткадан торган тупланма рәвешендә эшләнгән яңа бер әйбер белән бөтен халыкның исен китерде. Ул үзенең укучысы, Керкәле мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сөгъдә Ямалтдинова белән бергә башкарган һәм ул “Яшь буынның әхлак кодексы” дип аталган хезмәт булып чыкты. Һәрбер открыткада районның 5 мәктәбендә укучы балалар үзләре язган “Яшь буыныбызның әхлак кодексы”н бастырган иде. Бишенче һәм аннан югары сыйныф укучыларының үзләре уйлап, татар һәм рус телләрендә язган хезмәтләре, мәгариф һәм педагогика өлкәсендә биниһая зур фәнни ачыш итеп бәяләнергә хаклы хезмәт булып чыкты. Аны да фәнни-гамәли конференциядә катнашучы һәр кешегә тараттылар. Мин бу хезмәтне кулыма алып укып чыккач, шатлыгымнан күземнән ирексездән яшь бөртекләре тәгәрәде, шулкадәр акыллы җөмләләр! Бу гөнаһсыз нарасыйлар олы абзыйлардан көтеп–көтеп тә ала алмагач, Галия апа җитәкчелегендә үзләре өчен әхлак кодексы иҗат иткән. Менә бит нинди гаҗәп эш: авыл мәктәбендә укытып та илкүләм масштабта уйлый һәм эш алып бара алырлык кешеләребез бар икән бит!
Мин бу тупламаны, кирәге чыгар әле, дип ике данә алган идем. Бер өлешен “Мәгариф” журналына бирдем, икенчесен дәваланып чыгарга хастаханәгә ятканда эшлисе башка фәнни хезмәтләрем белән үз яныма алдым. Анда Мәскәүдән кунакка килеп, хастаханәгә эләккән академик Игорь Никитин дигән кеше белән бер палатада туры килдек.
Сөйләшеп утырганда, мин аңа әлеге открыткалар тупланмасын күрсәттем. Ул бу хезмәтне йотлыгып укып чыкты да: “Илебез мәгарифе һәм педагогикасы тарихында моңарчы күрелмәгән бу тәҗрибәне кичекмәстән бөтен Россия мәктәпләренә таратырга кирәк. Укучы балаларның үзләре өчен әхлак кодексы төзетү күренеше – әлегә кадәр беркемнең дә башына да килмәгән бик тә кирәкле һәм кызыклы гамәл, мәгариф һәм педагогика өлкәсендә искиткеч зур фәнни ачыш бит бу! Күләме белән кечкенә, ләкин эчтәлеге һәм мәгънәсе белән гаҗәеп зур әлеге хезмәт, һичшиксез, үзенең зур бәясен дә, бүләкләрен дә алырга тиеш!” дип гаҗәпләнүен һәм соклануын белдерде. Һәм “Нигә сез – шундый талантлы халык була торып, менә шундый булдыклы укытучыларыгызны күрсәтә белмисез, аларны күтәрергә, бөтен илгә, бөтен дөньяга танытырга һәм хезмәтләренә иң югары бәяләрне, иң зур бүләкләрне бирергә кирәк!” дип мине шелтәләп тә алган иде...
Әйе, тынгы белмәс, чын мәгънәсендә, мәгърифәтче Галия апа Рәхимова гомере буе балалар укытып, җәмгыятебезгә бихисап күп югары әхлаклы, тирән белемле яшьләр тәрбияләп биргән. Олыгайган көнендә дә бөтен барлыгы белән мәгарифкә һәм мәгърифәтчелеккә тугры калып, үзе яшәгән Лениногорск районында гына түгел, ә Әлмәт, Азнакай районнарында урнашкан авылларга йөреп, мәктәпләрдә әдәп-әхлак һәм рухи тәрбия һәм дин дәресләре укытуны оештырып йөри... Галия апа үзе оештырган конкурсларга килүче балаларны хәтта өенә алып кайтып ашатып-эчертеп, өстәмә дәресләр биреп, алар турында ата-аналары кебек кайгыртып йөри.
Керкәле тавында яшь куаклар утырту буенча өмәләр оештырып йөрүдә дә Галия апа бөтен тырышлыгын куйды. Бөтен нәрсәдә аның мәнфәгате һәм гаме бар! Гомумән, Галия апаның эшләгән изге гамәлләренең саны да, күләме дә беркемгә билгеле түгел, ул аларны әйтеп эшләми, ә укучыларга үз үрнәгендә тәрбия дәресе булсын өчен көндәлек бер гадәти эш итеп башкара...
Галия апа кайсы мәктәптә булса да, аңа нарасыйларга ничек итеп яхшылык, дөрес караш-мөнәсәбәт орлыклары салырга икән, дигән фикер тынгылык бирми. Ләкин ул бу эшне чыбыркы тәртибе белән түгел, ә үзебезнең милләтебездә меңнәрчә еллар дәвамында яшәп килгән гаилә педагогикасына таянып, милли гореф-гадәтләр кушканча ипләп кенә, тормыш белән бергә бәйләп аңлата. Болай итеп укытканда класста артта калучы, яки өлгермәүче бер генә укучы да булмый. Менә болай укыту – хәзерге тел белән әйткәндә, педагогикада “Высший пилотаж” дип атала да инде.
Галия апа минем туганым да, беркемем дә түгел. Мин фәкать аның эшләренә сокланучы һәм “Их, башкалар алар кебек эшләсәләр, алар кебек яшәсәләр иде!”, дип теләп торучы һәм туры килгәндә, Галия апа белән бергәләп, төрле җитди эшләр башкаручы галим һәм язучы.
Әнвәр Хәйри, галим һәм язучы, Казан
Минем язмам күренекле галим һәм язучы, тәрҗемәче, Санкт- Петербургтагы Фәннәр һәм сәнгатьләр академиясе академигы, Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Халыкара Кол Гали, республика күләм Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге фәнни, Җамал Вәлиди исемендәге әдәби премияләр иясе Әнвәр Хәйри турында. Тормышта үз юлын, үз урынын тапкан, күпкырлы эшчәнлеге, фәнни хезмәтләре белән бөтен дөньяга танылган зур галимнең ихтыяр көче, рухи ныклыгы һәм гыйлемгә омтылышы; аларның гади авыл малаен олы максатына илтеп җиткерүе турында...
Аксубай якларында Шәрбән исемле бик күркәм бер авыл бар. Аның 1100 еллык тарихы исә борынгылыгын исбатлаучы олы дәлилдер. Әнвәр Нәҗип улы Хәйруллин (Әнвәр Хәйри), 1947 елның 2 декабрендә әнә шушы зур тарихлы авылда дөньяга килгән.
Шәрбән сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач, ул Аксубай урман хуҗалыгында ир-атлар белән кара-каршы торып урман кискән, тракторчы һәм комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән. 1963 елда 9 сыйныфка укырга кереп, 1966 елда Татарстанның Октябрь, хәзерге Нурлат районындагы Колбай–Мораса авылы урта мәктәбен тәмамлаган. Әдәбиятка һәм тарихка мәхәббәте шул мәктәптә формалашкан.
Әнвәрнең балачагы – Бөек Ватан сугышыннан соңгы бик авыр, михнәтле чорларга туры килә. Илкүләм ачлык, ялангачлык, хәерчелек, бер телем икмәк күрергә тилмереп яшәгән еллар... Әй ул вакытлар, әй ул кысыр ашлар!... Ач үлемнән саклап калган иң тәмле ризыклар мөгаен шулар булгандыр... Ул заманнардагы татар авылын бердәмлек, галиҗәнаб хезмәт һәм җыр саклап калгандыр...
Әниләренең кич утырулары да бүрәнә ярыгына кыстырып куелган чыра уты яктысында; әле стенада, әле мичтә әллә нинди серле күләгәләр биешә... Рафик абыйсы белән Әнвәрнең көндәлек бурычларының берсе – һәркөнне бер кочак утынны чыра итеп нечкә телемнәргә телеп, аларны бәйләп, мич башында киптерү һәм кич утырганда янып барган чыраның күмерле башын сулы савытка коеп төшереп, чираттагы яңа чыраны бүрәнә ярыгына кыстырып кую, кыскасы, кич утыручыларны яктылык белән тәэмин итү (бүгенге Чубайслар!)... Ә иң кызыгы иртән була – кич буена янган чыра корымыннан йөзләре ала-колага әйләнеп беткән, бер-берсенә карашып рәхәтләнеп көлешәләр... Вакыты булып өйдә туры килсә, өй хуҗасы Нәҗибулла абзый да ялындырып тормый, кич утырганда шул кадәр моңлы һәм матур тавышы белән борынгы татар халык җырларын җырлап җибәрә...
Үсә төшкәч Әнвәр үзе дә әтисеннән калышмый... 1966 елда ул бик зур конкурслардан үтеп, Казан театр училищесына укырга кабул ителә.
Шатлыгы зур, ләкин Әнвәрнең торыр урыны юк шул!.. Менә шунда башлана инде тормышның сынаулары, Казанда кайнаулар!…
Ләкин, бала вакыттан михнәткә, нужага, авыр эшкә пешеп үскән тырыш, эшчән, үзсүзле-үҗәт һәм сабыр-түзем авыл егетенә шәһәрнең әлеге сынаулары, кырыслыклары романтика гына булып тоела. Щапов бакчасы – йортсыз-җирсез авыл егетен үзенә сыендыра. Яңгырлар башланып коры җир калмагач, шул ук бакчадагы куе яфраклы биек агач башларына үрмәләп менеп, ботакка атланып, агач кәүсәсен кочаклап йокларга өйрәнә. Яфраклар коелып, агач башларында да куну мөмкинлеге калмагач, Әнвәр, караңгы төшүгә, шул тирәдәге зур өйләрнең подъездларына, подвалларына, чормаларына кереп урнаша. Елга порты, тимер юл вокзалы, автовокзал заллары, Тукайлар, Әмирханнар яткан Яңа Бистәдәге татар зираты да еш сыендыра аны...
Шулай šч ай Казанның михнәт-газап казанында кайнагач, аңа бер кечкенә генә фатирга урнашырга насыйп була... Вакытлыча пропискага да керү бәхете тигәч, Әнвәр атна саен, ял көннәрендә өч кешегә 60 ар тонналы күмер, цемент вагоннары бушатып йөреп, тоннасына бер сумнан бераз акча да эшли башлый һәм укуын да дәвам итә. Тырышып укып, вагоннар бушатып, кичләрен театрда спектакльләрдәге массалы күренешләрдә катнашып йөри торгач, беренче курс та тәмамлана... Ул вакытта училищеда татар телен һәм әдәбиятын Казан дәүләт университетыннан килеп, галим Вахит ага Хаков укытып йөри. Ул, дәресләрдән соң һәрвакыт, егеткә: «Әнвәр, синең башың эшли, әйбәт укыйсың, син фән кешесе булырга тиеш, әйдә, университетка күч!» – ди. Әнвәр документларын алып университетка китә һәм имтиханнарын бик уңышлы тапшырып, тарих-филология факультетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә... Менә шунда башлана инде белемгә омтылучан егет өчен гаҗәеп тылсымлы фән тормышы... Аны француз телен өйрәнү төркеменә билгелиләр.Ә студент гарәп теле укытучысы Лена Кәлимулла кызы Таҗиеваның рөхсәте белән гарәп теле дәресләренә йөри башлый... Әнвәрне деканатка чакырып, университетның эчке тәртипләренә буйсынмыйча, үзе теләгән фән өйрәнгәне өчен бу уку йортыннан куылачагын хәбәр итәләр... Егет тезләнеп сорагач кына аңа мәрхәмәт итеп, гарәп телен өйрәнергә рөхсәт бирелә... Ләкин бер ел дәвамында стипендия түләмәү шарты белән... Ул бу шартка шатланып ризалаша, хәер, таш кисәргә дә әзер була, бары тик гарәп телен өйрәнүдән генә тыймасыннар... Тагын бер ел буе атна саен вагон бушатулар... Юк, юк, ул бернинди эштән дә авырсынып тормый... төннәр буена тылсымлы гарәп телен өйрәнү – үзе нинди зур бәхет бит ул!
Әнвәр университетның I курсын тәмамлаганда, инде IV курсны тәмамлап гарәп теленнән дәүләт имтиханнары тапшырып йөрүче, үзеннән олы студентларга булышып, ярдәм итеп йөри... Көне-төне шөгыльләнү – үз нәтиҗәләрен дә бирә башлый. Аңа декан да игътибар итә һәм Мәскәүгә – Көнчыгышны өйрәнү институтына күчерергә кирәклеген әйтә. Әнвәр инде катлаулы борынгы кулъязмаларны укып өйрәнеп, алар буенча курс эшләре язып, студентларның бөтенсоюз фәнни эшләре конкурсларында да катнаша башлый... әмма ләкин тормышның үз кагыйдәләре бар шул... II курста укыганда ул бөтен кешене шаккатырып, 21 яшендә өйләнеп куймасынмы!... Башкалар әти-әнисеннән акча сорап укыр-укымас йөргән бер вакытта, укуы өстенә, авыр гаилә йөген дә тәвәккәлләп үз җилкәсенә алган кыю һәм булдыклы егет читтән торып уку бүлегенә күчә... Барысы 6 ел укып, 1973 елда университетны тәмамлаганда, ул Казанның 80 мәктәбендә гарәп теле укытучысы һәм Татарстан дәүләт музеенда борынгы кулъязмалар буенча белгеч булып эшләве өстенә, инде үзе университетта гарәп теле һәм иске татар теле укытып йөри. Шулай ук педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасында иске татар теле дәресләре алып бара. Дœрт урында эшләп йөргән килеш университетны да бик уңышлы тәмамлап куя ул... Аның борынгы кулъязмаларга багышланган диплом эшен аспирантурага кереп диссертация итеп эшләргә киңәш итәләр...
Матбугатта беренче язмалары 1960 еллар ахырында, 1970 еллар башында күренә башлый. Гарәп, фарсы, төрек һәм төрки телләрдә теләсә кайсы гасырда язылган һәм басылган китапларны укый һәм тәрҗемә итә белүче яшь белгечнең яхшы исеме фән даирәләрендә бик тиз таралып өлгерә һәм 1974 елның маенда аны борынгы чыганаклар буенча югары әзерлекле яхшы яшь белгеч буларак, Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институтының яңа оешып килүче татар иҗтимагый фикер тарихы бүлегенә иң беренче фәнни хезмәткәрләрнең берсе итеп эшкә чакырып алалар һәм ул шул бүлектә 1991 елның ноябренә кадәр эшли...
Институтта эшләгәндә Әнвәр яныннан көннәр буе кеше өзелми, яшь аспирантлардан алып фән докторларына кадәр борынгы чыганакларны укытып тәрҗемә иттереп алу өчен аңа чират торалар. Әнвәр беркемне дә кире бормый. Институтта дистәдән артык бүлек булса, шуларның барлык фәнни хезмәткәрләренә бертуктаусыз ярдәм иткәне өчен Әнвәргә «Аяклы энциклопедия», «Самородок» дигән кушаматлар тагалар. «Эшләгәнем – кеше өчен булса, тәҗрибәм – үзем өчен» – дигән фикер белән яшәүче һәм эшләүче Әнвәр бу институтта чын мәгънәсендә югары әзерлекле белгеч, исеме илкүләм һәм дөньякүләм танылган галим булып җитешә...
Улы Айдарга ике яшь тулган – 1970 елның 8 февралендәге 40 градуслы зәмһәрир салкын төнендә күршеләреннән ут чыгып, болар яши торган тавык сараена да күчеп, 10 минут эчендә янып бетеп, бернәрсәсез килеш, бала күтәреп кышкы төнге урам уртасында калалар... Фатир хуҗалары боларны яңадан үз өйләренә кертми... Шуннан соң, төзелеш мәйданында каравылчы дусты янына барып, аның каравыл өендә торалар. Берничә көннән соң, ул вакытта үзе фәнни хезмәткәр булып эшли торган Татарстан дәүләт музееның директоры Владимир Дьяконов Әнвәр абыйны чакырып ала да: «Торак урының булганчы, күпме кирәк – шул кадәр үзең эшли торган әдәбият бүлегендә яшәгез!» – дип әйтеп чыгара. Алар өчен бу да бик зур ярдәм була. Шулай итеп, алты ай музейда яшәгәч, Әнвәр абыйның авыр хәленә кереп, яхшы гарәп теле укытучысы буларак аның хезмәтен бәяләп, ул вакыттагы мәгариф министры Мирза Мәхмүтов үзе юллап йөреп, Әнвәр абый гаиләсенә Казан шәһәренең Нариман урамы артындагы тар гына бер тыкрыктагы иске агач өйдән бер бүлмәле фатир алып бирә. (Анда күчеп яши башлаганда аларга «алдагы елда бу өй сүтелеп, сез яңа фатир алачаксыз» дисәләр дә, алар анда 15 ел торып, башка җиргә күчеп киткәндә дә әле ул йортны сүтмиләр...) Бу өйдә алар 15 ел торалар. Утын ягыла торган зур мичле, тузган, ике катлы иске агач өйнең икенче катындагы бер бүлмәле кечкенә фатир да аларга патша сарае төсле тоела. Төннәр буена төп эшендәге институтның план эшләрен язып, фәнни хезмәтләр өстендә эшли. Шулай итеп, Әнвәр абый гаиләсенең торак шартлары яхшырганчы, ягни 50 яше тулганчы, 7 урында эшләп йөри һәм барлык эшләп тапканы утын алып иске фатирын җылытырга, гаиләсен тәэмин итәргә китеп бара...
1970 елдан башлап, 35 ел дәвамында, төп эше белән бер үк вакытта: Казан дәүләт университетында, Казан дәүләт педагогия университетында, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында, Казан дәүләт медицина университетында, Казан авыл хуҗалыгы академиясендә, Татар укытучылар белемен күтәрү институтында, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында, Татар дәүләт көллиятендә (хәзерге Татар гуманитар институты), Казан шәһәренең Укытучылар йортында һәм башка уку йортларында гарәп телен, иске татар телен, рухи мәдәниятебез тарихын, ислам дине тарихын, халык медицинасы тарихын, халык педагогикасы тарихын һ.б. фәннәр укыта. 1986 елның октябреннән 1996 елның июнь аена кадәр Татарстан Милли китапханәсенең фәнни киңәшчесе булып эшли. 1974 елдан башлап Татарстан Милли музееның Гыйльми совет әгъзасы буларак та эш алып бара.
1991 елның ноябрь аенда, борынгы чыганаклар белән эшләүче тәҗрибәле белгеч буларак, аны «Мирас» журналын оештыру өчен шул журнал редакциясенә эшкә күчерәләр. Анда ул, баштан тарих, фәлсәфә һәм рухи мирас бүлеге мөдире, аннан соң җаваплы сәркәтип, баш мөхәррирнең беренче урынбасары, ә соңыннан ислам динен өйрәнү бүлеген оештыргач, 1995 елның июль аена кадәр, ягъни журналдан киткәнче, шул бүлекнең мөдире булып эшли. 1995 елның июленнән 1996 елның июненә кадәр Казандагы «Синдикат» акционерлар җәмгыятендә «Рухи яңарыш» фонды директоры була. 1986 елдан ярты ставкага эшләп килгән Әнвәр Хәйри 1996 елның июненнән Татарстан Милли китапханәсендә баштан гыйльми сәркәтип, баш китапханәче, аннан соң директор урынбасары, хәзерге вакытта Милли китапханәнең сирәк китаплар һәм борынгы кулъязмалар бүлегендә баш фәнни хезмәткәр ул.
Монда ул бөек мәгърифәтче галимебез Ризаэддин Фәхреддиннең күп кенә китапларын бүгенге укучы аңларлык телгә тәрҗемә итеп китаплар бастырып чыгара һәм бу эшен әле дә дәвам итә... Әле яңа гына, Әнвәр Хәйри, милли тарихыбыз өчен биниһая кыйммәтле булган, зур күләмле хезмәтен эшләп бетергән. Аның күләме дә 1500 биткә җиткән, ул татар һәм рус телләрендә 750 шәр бит булып, ике томда басылып чыгу өчен әзерләнә. Әнвәр абый – милли тарихыбызга караган иң борынгы һәм иң беренче язма чыганак – 922 елда Идел буе Болгар дәүләтенә ислам динен рәсми дәүләт дине итеп игълан итәргә килгән илчелекнең җаваплы сәркәтибе әхмәд Ибне Фазланның сәяхәтнамәсен төп нөсхә кулъязмасының факсимель күчермәсеннән турыдан-туры борынгы – классик гарәп теленнән бүгенге татар һәм рус телләренә тәрҗемә итеп, фәнни эшкәртеп, матбугатка әзерләүне төгәлләгән. Текстның һәр сүзенә глоссарий-сүзлек төзү эшен башкарып, татар һәм рус телләрендә тәрҗемә текстны эшләп бетергән, фән тарихында әле беренче тапкыр кулъязма китапның басма текстын гарәпчә компьютерда басып куйган. Бик четерекле фәнни аңлатмалар язу эшен дә төгәлләп, бу фундаменталь хезмәтне дә Әнвәр абый нәшрияткә тапшырган.
Моннан тыш, ул әле бүген бөек татар мәгърифәтче галиме Ризаэддин Фәхреддиннең сайланма хезмәтләренең өч томлыгын һәм аның иҗатына караган үзенең язмаларын бер томга туплап, барысы дүрт томлык җыентыкны матбугатка әзерләү белән мәшгуль...
Әнвәр абый тарафыннан ХIХ–ХХ гасыр татар мәгърифәтчеләренең һәм әдипләренең күптөрле китаплары тәрҗемә ителеп басылып чыккан. Аларның кайберләре – аерым китаплар булып, кайберләре – баштан журнал басмасы булып һәм соңыннан тагын китап булып, кайберләре – бер җыентык китап эчендә берничә китап булып дөнья күргәннәр. Менә шуларның барысын бергә исәпләгәндә, Әнвәр абый тәрҗемә итеп матбугатта бастырып чыгарган китапларының гомуми саны 83 кә җитә. Шуларның šчесе – үзе язган, автор китаплары: «Шәһри Бану – Шәрбән кыйссасы», Чаллы, 1996; «Ислам дине бәйрәмнәре», Казан, 1996; «Ризаэддин Фәхреддин әсәрләрендә тәрбия – әхлак мәсьәләләре», Әлмәт, 2004.
Шулар өстенә, Әнвәр абыйның бик күп темаларга багышлап язылган 800 ләп фәнни хезмәтләре матбугатта басылган…
Бу фәнни хезмәтләр бик күп мәсьәләләргә, шул исәптән тел тарихы, әдәбият тарихы, татар халкы тарихы, Идел буенда ислам тарихы, мәдәният тарихы, сәнгать тарихы, татар халык медицинасы тарихы, халык педагогикасы тарихы, татар халкының иҗтимагый фикер тарихы, татар язу тарихы, татар халкының рухи мәдәният тарихы, татар авыллары тарихы, Уфадагы Диния Нәзарәте тарихы, татар халык этнографиясе, кабер ташлары, Коръән Кәримнең тәрҗемәләре һәм аны матбугатка әзерләү, ХIХ–ХХ гасырларның мәшһүр татар мәгърифәтчеләре һәм әдипләре Г.Курсави, Ш.Мәрҗани, К.Насыйри, Р.Фәхреддин, М.Бигиев, З.Камали, Г.Ибраһимов, Р.Гайнетдин, Г.Акыш, Г.б.Сөләйман, Низаметдин, М.б.М.Йортыши, М.Х.б.Хөсәен һәм башкаларның иҗат мирасларын өйрәнүгә һәм аларны гаять авыр катнаш телләрдән аңлатмалы (аннотацияле) тәрҗемә итеп яңадан халыкка кайтару кебек мөһим мәсьәләләргә багышланганнар.
Әнвәр абый бер үк вакытта төрле очерклар һәм публицистик мәкаләләр язу белән дә шөгыльләнә...
Алар Татарстан радиосында журналист Гадилә Нургали белән икесе бергә «Балкыш» тапшырулары кысаларында 15 еллап татар халкы өчен әхлакый тәрбия дәресләре алып баралар. Әнвәр абый, аннан соң «Яңа гасыр» радиосында да озак еллар даими рәвештә тәрбия-әхлак мәсьәләләренә багышланган чыгышлар ясый. Аның «Татарстан» радиосы һәм телевидениесе, «Яңа гасыр» радиосы һәм телевидениесе тапшырулары кысаларында ясаган чыгышлары гына да 3000 гә җитә...
Әнвәр абый бик күп республика, бөтенсоюз, бөтенроссия һәм халыкара фәнни конференцияләрдә катнаша; «Белем» җәмгыяте кысаларында 30 ел дәвамында республикабызның бик күп авыл, район һәм шәһәр хезмәт ияләре каршында, илебезнең төрле шәһәрләрендә яшәүче милләттәшләребез алдында сөйләгән күп төрле темаларга багышланган дистә меңнәрчә фәнни лекцияләре дә халык хәтерендә саклана әле…
Әнвәр абый 20 еллап инде Татарстанның «Сәләт» яшьләр оешмасы белән дә кулга-кул тотынышып эшли, яшьләрне олуг тарихыбыз белән таныштыра, халкыбызга карата мәхәббәт хисләре тәрбияли.
Әнвәр абый белән Альмира ханым белән бер дигән ул һәм кыз тәрбияләп үстергәннәр. Инде оныклары өчен кадерле әби белән бабай алар. Уллары Айдар да үзләре кебек филология өлкәсен сайлаган. Кызлары Айгөл – халкыбызның иң өметле, талантлы җырчысы. Ул «Башмагым», «Алтынчәч» операларында баш рольләрдә җырлап, тамашачы мәхәббәтен тагын бер кат яулады.
Кыскасы, заманыбыз Каһарманы дип атар идем мин күренекле якташым Әнвәр Хәйрине!
Талия САФИНА,Казан шәһәренең 15 нче мәктәбе укытучысы.
Әнвәр Хәйри: “Болгарны күтәргәндә Биләрне онытырга ярамый”
Әнвәр Хәйри изге Биләр җирендә дога кыла
мультимедиа
Аудио
· Тарихчы галим, язучы Әнвәр Хәйри белән әңгәмә
o тыңла
26.05.2010
22 елның 21 май көнендә Биләрдә ислам дине Болгар дәүләтенең рәсми дәүләт дине итеп игълан ителә
Апрель аенда Казанда тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу вәкыфы тәкъдим ителде. Татарстанның элекке президенты җитәкләячәк бу вәкыф Болгар һәм Зөя тарихи һәйкәлләрен торгызу белән шөгыльләнәчәк. Тантанадагы чыгышында Миңтимер Шәймиев Шәһри Болгарны Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителгән урын дип атады.
Әмма кайбер галимнәр моның белән килешми. Болгар дәүләте тарихын, ислам кабул итүне өйрәнгән галим, язучы Әнвәр Хәйри “Азатлык” радиосына Болгар дәүләтенең башкаласы Биләр булган һәм ислам нәкъ шунда кабул ителгән, тарихи һәйкәлләрне торгызганда Биләр игътибар үзәгеннән читтә калырга тиеш түгел, дип белдерде.
Нвәр әфәнде, соңгы вакытта югары даирәләрдә Болгар тыюлыгын күтәрү, Зөя тыюлыгын күтәрү турында күп сөйләнә. Татарстанның элекке президенты Минтимер Шәймиев бу эшкә үзе алынмакчы. Үзенең чыгышларында ул “Болгар җирен күтәрергә кирәк, чөнки ул Русиядә ислам дине кабул ителгән тарихи урын” дип килә. Болгарны күтәрергә кирәк дигәндә, нишләптер, Биләр телгә алынмый. Гәрчә, тарихчыларга мәгълүм, ислам дине Болгарда түгел, Биләрдә кабул ителгән. Сез, галим буларак, шушы мәсьәләгә ничек карыйсыз һәм гомумән ачыклык кертсәгез иде?
– Мин галим буларак, бигрәк тә дин тарихын һәм борынгы Болгар чорын өйрәнүче буларак, илбашыбызның шушы сүзен ишеткәч, сискәнеп куйдым. Һәм миңа аның өчен бик кыен булып китте, чөнки фән дөньясына мәгълүм, ислам дине Болгарда түгел, борынгы Болгар дәүләтнең беренче башкаласы, рус чыганакларында “великий город”, татар чыганакларында “бөек шәһәр” Биләр дип телгә алынган шәһәрдә кабул ителгән. Күрәсең, бу проектны эшләп, аңа тәкъдим итүче кайбер галимнәр безнең милли тарихыбызны шул кадәр тирән белмиләрдер.
Ә чынлыкта Болгар дәүләтенең башкаласы Биләрдә булган һәм 921 елның 21 июнь көнендә Болгар падишахы Алмыш Силек улы үзенең бер улын Багдад хәлифәсе Мохтадир Билләхкә хат белән җибәрә. Хатында шундый юллар була:
Биләр хәрабәләре
“Безнең мәмләкәтебезне чит дошман мәмләкәтләре талыйлар, авылларыбызны, шәһәрләребезне яндыралар, халкыбызны әсирлеккә алып китәләр. Шушы дошманнардан сакланырлык кальгалар, ныгытмалар төзер өчен безгә яхшы мөхәндисләр, архитекторлар, ислам дине белгечләре, фикх, ягъни ислам юриспруденциясе белгечләре, укытучылар, табиблар һәм башка төрле төп һөнәр ияләрен җибәрсәгез иде”.
Шулай ук хатта шундый фикер әйтелә: “Сез безгә шәһәрләребезне ныгытырга ярдәм итсәгез, без ислам динен рәсмиләштереп, дәүләт дине итеп игълан итәр идек”.
Әлбәттә, хәлифә моңа бик сөенә. Кайдадыр ерак, төньякта урнашкан бик бай, дөньяның данын үзендә тоткан Болгар дәүләтенең үз ихтыяры белән ислам динен кабул ителүе көтелмәгән зур бәхет санала. Хәлифә тиз арада күп белгечләрдән торган зур илчелек оештырып, Болгарга юлга чыгарга әмер бирә. Илчелек җитәкчесе итеп хәлифә үзенең якыннарның берсе Сәхсән Әрфәсиби дигән кешене билгели һәм җаваплы сәркатип итеп шул чорның танылган гарәп сәяхәтчесе, язучы, тарихчы галим Әхмәд Ибн Фазланны билгели.
Алар Черемшан елгасының Иделгә тоташкан җирендә, Мәләкәс дип аталган урында (бүген ул Димитровград дип атала) Иделне кисеп чыгып Болгар дәүләте башкаласына таба хәрәкәт итәләр. Дүрт көн, дүрт төн барганнан соң Кече Черемшан елгасын кисеп чыгып, ялга тукталганнар. Ял иткән урыннары бүгенге Әлки районына керә.
Болгар патшасының дүрт улы аларны каршы алырга килә. Азык биреп, ял иттергәннән соң, алар кузгалып, юлны дәвам итәләр. Туктап калган урын, Иске Камка авылы янында, башкалага, ягъни Биләргә, бер тәүлек юл ераклыгында була. Шушы җирләрне үткәндә Болгар бөтенләй сул якта кала, аңа борылып караучы да булмый. Башкалага бару маршруты Биләргә кадәр барып җитә.