ГабделхӘй сабитов хикӘялӘрендӘ сурӘтлӘнгӘн табигать могҖизалары

Фаррахова А. ,

Тукай районы Сәмәкәй

урта мәктәбе

Фәнни җитәкче: ХаниповаГ.Г.

Әлеге докладны язарга алынганда, мин үз алдыма түбәндәге максатларны куйдым :

1) якташ язучы иҗатына күзәтү ясау һәм хикәяләренең үзенчәлекләрен билгеләү,

2) тәнкыйтьчеләрнең Габделхәй Сабитов иҗатына биргән бәяләре белән танышу,

3) туган төбәгем әдибенең татар әдәбиятында тоткан урынын күрсәтү.

Максатыма ирешү өчен, мин түбәндәге эшләрне башкардым :

1) Габделхәй Сабитовның балалар һәм өлкәннәр өчен иҗат иткән хикәяләре һәм драмалары тупланган җыентыклары белән таныштым,

2) әдип турында язылган мәкаләләрне өйрәндем,

3) татар мәктәпләре өчен 5 нче класс әдәбият дәреслегенә күзәтү ясадым,

4) татар теле һәм әдәбияты кабинетындагы «Шушы яктан, шушы туфрактан без» исемле папка белән таныштым.

Габделхәй Сабитов – балалар һәм зурлар әдәбиятына шактый өлеш керткән, төрле жанрларда уңышлы иҗат итеп килгән якташ язучы. Танылган прозаик буларак, бик күпләрнең күңелләренә хикәяләре, әкиятләре белән балачактан ук кереп калган ул.

Габделхәй Сабитов – матурлыгы халык җырларында макталган ямьле Минзәлә якларыннан. 1931 нче елның 28 нче июнендә Югары Тәкермән авылында колхозчы гаиләсендә туа. Аның балачагы киң күңелле, эшчән авылдашлары арасында үтә.

1949 нчы елда минем туган төбәгемдәге, ягъни хәзерге Тукай районындагы Күзкәй урта мәктәбен тәмамлый һәм Иске Мәлкән авылы мәктәбендә укытучы булып эшли башлый. Ә ике елдан Г. Сабитов туган авылы мәктәбендә укытучы һәм укыту эшләре буенча мөдир була.

1956 – 60 нчы елларда ул Минзәлә шәһәрендәге район газетасында эшли. Ә аннары Мәскәүдә әдәбият институтының драматургия бүлегендә укый.

1960 – 65 нче елларда Габделхәй Вәли улы Сабитов Казан телевидениесе студиясендә, аннан балалар журналы «Ялкын»да һәм «Чаян»да эшли.

1970 нче елдан алып 1995 нче елга кадәр, ягъни вафат булганчы әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.

Иҗатының башлангыч чорында Габделхәй Сабитов каләмен әдәбиятның төрле жанрларында сынап карый. Башта шигырьләр язу белән мавыга. Аларның кайберләре район газетасында һәм «Үсү юлы» альманахы битләрендә басылып чыга.

Үз кыйбласын әдип драма һам хикәя жанрында таба. 1954 нче елда язылган «Мәхәббәт һәм нәфрәт» комедиясе сәхнәләрдә уйнала.

Язучы буларак Г.Сабитовның иҗат йөзен ачкан хикәяләре һәм драмалары 60-70 нче елларга туры килә. Халыкчан тел белән кызыклы һәм табигый сюжетларга корып язылган бу әсәрләре сәнгатьчә эшләнеше, идея-эстетик хасиятләре ягыннан югары сыйфатлы булулары белән аерылып торалар. «Бу хикәяләрдә җанлы кешеләр бар, тормыш бар, ул тормышның үзенә бер көе, моңы бар. Шуның белән кадерле алар укучыга. Шуңа күрә онытылмыйлар,» - дип яза Ләбибә Ихсанова. (Г.Сабитов. Тармаклы яшен. 1981,6 нчы бит)

Автор иҗатының төп максатын түбәндәге юлларда бик ачык чагылдыра. «Кешеләр! Минем язганнарны укыгач, сездә бер агач, һич югы бер чәчәк утырту теләге уянса, үземне бәхетле санар идем. Бу минем девизым һәм мин аны йөз кат, мең кат кабатларга әзер. Җир-Анага рәхмәт йөзеннән җылы туфракка берәр орлык күмгәнең бармы? Шул хакта уйланыйк, дип яздым әсәрләремне.» ( Г.Сабитов. Кайнар туфрак. 2001, 5 нче бит) Шулай итеп, аның хикәяләрендә табигать белән кешенең берлеген сизеп торасың. Табигатькә, аның серләренә һәм Җиргә соклану исә алар өчен борчылу хисе белән үрелеп бара.

«Габделхәй Сабитов иҗатының үзенчәлекле бер сыйфаты – табигатьне, үсемлек һәм тереклек дөньясын сизгер күңел күзе белән күрә белү. Юк, язучы табигать могҗизаларын күреп, тасвирлап кына да калмый : ул табигать серләренә юл ача, әйләнә-тирәдә сокландыргыч бай тормыш күрергә өйрәтә,»- дип яза Әлфинур Зиннәтуллина үзенең «Кызыклы да, гыйбрәтле дә» исемле мәкаләсендә. («Казан утлары»,№3, 1983,162-163 нче битләр)

Чыннан да, язучының «Йолдыз яктысы», «Урман кызы Таңсылу», «Бизәкле чиләк», «Өянкеләр бөре яра» исемле хикәяләрен укыганнан соң, бу фикернең дөреслегенә чын күнелдән ышанасың. Хыялый балачакны сагыну, табигатьне ярату һәм аңлау, аның яшерен серләренә төшенергә омтылу кызыл җеп булып килә. Беренче карашка ис китәрлек булмаган хәлләр гыйбрәтле уй-фикерләр эченә алып кереп китәләр. Бу хикәяләрдә табигать могҗизалары тасвирлап кына калынмый, ә аның серләренә юл ачыла, әйләнә-тирәдәге сокландыргыч матурлык күрсәтелә. «Йолдыз яктысы» хикәсеннән өзек китереп үтәм. «Булат юлсыз-сукмаксыз җирдән тагын әлеге түгәрәк алан ягына йөгерде. Кинәт ул үзенең каршысында шау чәчәккә күмелгән ике гөләп куагы күреп шып туктады… Берсенең чәчәкләре гап-гади, ә икенчесенеке бик гаҗәп! Сабый бала калфагы зурлыгында. Таҗ яфраклары ялкын телләре кебек янып тора, серкәчләре нәкъ саф алтындай ялтырый…Үзеннән әллә нинди, башларны әйләндерә торган хуш ис бөркелә» (Г.Сабитов.Тармаклы яшен.1981, 39 нчы бит) Бу юлларны укыган балалар күңелендә, минемчә, табигатькә карата иң изге тойгылар уяна, ә өлкәннәрнең күз алдына моңа кадәр күрә алмый калган яклары килеп баса.

Әлеге хикәяләрне укыганда, авторның хыял байлыгына, сурәтләү чараларын куллану осталыгына ия булуын һәм сүз сайлауда төгәллеккә омтылуын тоясың. Ул туган ягы табигатен белеп һәм яратып, туган җир туфрагының җылысын тоеп яза. Бу үзенчәлекләре «Бизәкле чиләк» хикәясендә ачык күренә, дип уйлыйм. «Кара бәрхет ябынган җәйге тымызык төн. Меңләгән йолдызларга бизәлгән сихри төн.

Күл төбендә, төпсез тирәнлектә алтын урак ялтырап ята. Ниндидер илаһи зат аның тирәсенә учлап-учлап йолдызлар сипкән. Су өстендә вак балыклар уйнаганда, алар челпәрәмә килеп ватылалар да тирә-якка сибеләләр…

Яр буендагы агачлар этешә-төртешә тыгызланып күл читенә елышканнар да, хәйран калып, шул тамашаны күзәтәләр. Киң итәкле яшел чапан кигән мәһабәт чыршылар, башкалардан бераз читтәрәк, үзләре бер төркемгә җыелганнар…

…Әйе, бар шул дөньяның хикмәтләре…Әле аның кеше ачмаган, кеше акылы ирешмәгән яшерен серләре күпмедер!»( Г.Сабитов. Кайнар туфрак. 2001, 66 нчы бит)

Санап кителгән хикәяләрдәге төп геройларның берсе – табигать үзе. Табигать күренешләре һәм аның могҗизалары кешенең эчке халәте, хис-кичерешләре белән тыгыз бәйләнештә бирелә. Табигатьне, үсемлек һәм тереклек дөньясын сизгер күңел күзе белән күрә белү чагыла. «Табигатьне бәладән йолучы, аның кочагында яшәүче, аның белән гомерлеккә дуслашкан кеше генә бәхетле һәм көр күңелле була ала дигән фикер әсәрнең буеннан-буена кызыл җеп булып сузыла,» - дип яза шагыйрь Рәшит Гәрәй. («Казан утлары», №6, 1981, 188-189 нчы битләр)

Йомгаклап, язучы Ләбибә Ихсанова сүзләре белән шуны әйтәсем килә : «Габделхәй Сабитовның хикәяләрендә гап-гади хәлләр сабыр, салмак кына

сөйләп барыла. Сурәтләү алымнары да шулай гади, әмма өстенә төшкән йөкләре шактый зур. Ул тормышны сурәтли, үзе яшәгән, без яшәгән тормыш белән таныштыра». ( Г.Сабитов. Тармаклы яшен. 1981,6 нчы бит)

Әсәрләрендә язучы балалар өчен дә, зурлар өчен дә бердәй әһәмиятле проблемалар күтәрә. Кешенең күңел күзен ачу һәм хыял дөньясын баетуда, матурлыкны тоярга һәм туган ягын яратырга өйрәтүдә аның әсәрләренең өлеше зур.

Якташ әдибебез Габделхәй Сабитовның татар әдәбиятында тоткан урынын күрсәтү өчен, шагыйрь Рәшит Гәрәйнең тирән фикерле юлларын китерәсем килә. «Каләмдәшләре арасында Габделхәй Сабитовны, аз яза, акрын яза, дип әйтүчеләр юк түгел. Аларның сүзләрендәге дөреслекне инкарь итмәгән хәлдә, бу авторның ашыгып язмавына әллә ни үпкә белдерәсе килми. Үз алдына ул күп язуны түгел, сыйфатлы итеп язуны максат итеп куя, әйтергә теләгән фикерен укучыга җиткерү өчен төрле чаралардан файдалана, туктаусыз эзләнә, әсәрләренең телен җентекләп чарлый. Күп кенә хикәя һәм очеркларының газета-журналлар үткәргән конкурсларда беренче яки икенче премияләргә лаек булуы үзе үк күп нәрсә турында сөйли шикелле» («Казан утлары», №6, 1981,188-190 нчы битләр)

Әдәбият

1. Габделхәй Сабитов. Тармаклы яшен. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1981

2. Габделхәй Сабитов. Кайнар туфрак. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2001

3. Әдипләребез. Библиографик белешмәлек. – Казан, 2009

4. Рәшит Гәрәй. Габделхәй Сабитовка 50 яшь // «Казан утлары», №6, 1981, 188-190 нчы битләр

5. Әлфинур Зиннәтуллина. Кызыклы да, гыйбрәтле дә // «Казан утлары», №3, 1983, 162-163 нче битләр

Наши рекомендации