ГАЯЗ ИСХАКЫЙ – МИЛЛӘТЕБЕЗ ГОРУРЛЫГЫ.

Гыймадиев Д.И.,

Менделеев районы

Турай урта гомуми белем бирү мәктәбе

Фәнни җитәкче: Минеханова В.М.

Гаяз Исхакый – халык язучысы, ул, халкы тирән йокыда чакта әдәбиятка килеп, аны уята, аның чирләрен һич яшермичә, тормыштагыча туп-туры, гади итеп ачып сала. Ул һәрбер әдәби әсәрендә әхлакый һәм иҗтимагый бер идеядән чыгып эш итә. ( Җ. Вәлиди ).

Гомере буе үз халкының язмышы өчен янып-көеп яшәгән, саекмас чишмәдәй саф, чиста мирасын халыкка бүләк итеп калдырган каләм әһелләренең саны бихисап.

Теләсә кайсы милләтне барыннан да элек аның күренекле кешеләре аша беләләр. Татар халкы да үзенең олы һәм катлаулы тарихында бөек шәхесләрне аз тудырмады. Аларның берсе – Мөхәммәтгаяз Гыйлаҗетдин улы Исхакый – Гаяз Исхакый.

Мөхәммәтгаяз Исхакый 1878 елның 10 февралендә (иске стильдә) Казан губернасы, Чистай өязе, Яуширмә авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә. Әтисе Гыйлаҗетдин хәзрәт тирә-юньдә танылган дин эшлеклесе, әнисе Камәрия абыстай шулай ук рухани гаиләдән чыккан, затлы нәселле ханым була.

Бу гаиләнең балалары тугач та озак яшәмичә бер-бер артлы үлә торганга күрә, Мөхәммәтгаяз әти-әнисе өчен аеруча көтеп алынган газиз зат, кадерле бала була. Ул кечкенәдән назланып-иркәләнеп үсә. 5 яшеннән үк укырга өйрәнә, әти-әнисе йортындагы татар, гарәп, фарсы китапларын укый. Башлангыч белемне туган авылы Яуширмәдә ала, ә инде 12 яшендә аны Чистай мәдрәсәсенә бирәләр. Мәдрәсә башлыгы дамелла Мөхәммәтзакир ибне Габделваһһаб хәзрәт була.

Тормыштан бик сәләтле, максатка омтылучан, зур ихтыяр көченә ия булган сабый баланы бу уку йорты канәгатьләндерә алмый, әлбәттә. 3 ел укыганнан соң, 1893 елда Мөхәммәтгаяз әтисе рөхсәте белән аны ташлап китә һәм , Казанга килеп, “Күл буе” мәдрәсәсенә урнаша.

“Күл буе” мәдрәсәсендә Мөхәммәтгаяз иң алдынгы шәкертләрнең берсе була санала. Ул вакытта мәдрәсә шәкертләре арасында моназарә-бәхәсләр оштыру киң таралган була. Исхакый аларда актив катнаша, һәрдаим җиңеп чыга торган була. Гаяз Исхакыйның дөньяга карашлары формалашуда, әдәбият, иҗтимагый тормыш һәм сәясәт өлкәсендә мәшһүр шәхес булып җитешүендә гаиләсе бик тә мөһим роль уйный. Табигать тарафыннан бирелгән, нәселдән килгән, әти-әнисе бүләк иткән талантның гаиләдә яхшы тәрбия алуы, ягъни табигый талант белән милли тәрбиянең органик кушылуы, башкача әйткәндә, яхшы орлыкның бәрәкәтле туфракка төшүе Г.Исхакыйга бик тә булыша. “Оясында ни күрсә, очканында шул булыр”, дип юкка гына әйтелмәгән татар халык мәкалендә.

Мөхәммәтгаяз – бу җәһәттән бик бәхетле шәхес. Ул татарның мәгърифәтле, мәдәни гаиләсендә туа, әти-әнисенең җылы кочагында тәрбияләнә, сабый чагында ук авыл җиренең шифалы һавасы, бай матур табигате – урман- кырлары, елга- күлләре тәэсирендә, туган халкының гореф-гадәтләре, милли традицияләре белән рухи азыкланып үсә.

Г.Исхакый – XX гасыр татар язучылары һәм сәясәтчеләре арасында патша самодержавиясе тарафыннан нык эзәрлекләнгән, күп тапкырлар зинданнарга ябылган, сөргеннәргә куылган шәхес.

Кызганыч ки, тарихи барыш башка юлдан китә, большевиклар сүздә, Рәсәй империясендә яшәүче милләтләргә “үзбилгеләнү” хокукы вәгъдә тисәләр дә, гамәлдә илдә тоталитар режим урнаштыралар. Үзенең талантын, иҗатын, сәяси эшчәнлеген татар халкының милли азатлыгы өчен көрәшкә багышлаган, яшәү мәгънәсен шунда күргән Г.Исхакый моның белән килешә алмый, билгеле. Ул Ватанын ташлап, чит илгә, эмиграциягә китәргә мәҗбүр була.

Гаяз Исхакый эшчәнлеге күптармаклы: әдәби, сәяси, иҗтимагый, публицистик, гыйльми, тәрҗемәчелек, педагогик һ.б. Боларның һәрберсе махсус һәм җентекле тикшерүгә мохтаҗ. Шунысы мөһим: төрле тармаклардагы бу төр эшчәнлек әдипнең көчле һәм талантлы шәхесе, милли җаны белән, ничектер бергә оешып, табигый бөтенлекне тәшкил итә. Аның һәр язмасында яңалык, фикер байлыгы, тирәнлек, мөстәкыйль караш күзгә ташлана.

Г. Исхакыйның әсәрләре – татар халкының милли хәзинәсе, аның әдәби мирасы – чын мәгънәсендә, рухи байлык. Кайсы гына әсәрен алсак та, аларда тормыш фәлсәфәсе ярылып ята, кешенең иң матур рухи сыйфатлары мактала.

Әйе, Г.Исхакый кебек бөек шәхесләр белән татар милләтенең һәр вәкиле горурланадыр! Әлбәттә, мин дә горурланам! Бу горурлык көннән- көн арта бара кебек. Кеше язмышларында ачылмаган серләр күп. Нинди генә язмышлар кушылмый да, нинди генә юллар кисешми! Тарих сукмакларында эзләнеп, мин бик кызыклы мәгълүматларга тап булдым. Г.Исхакыйның туганнан туган абыйсы чыгышы белән безнең авылдан икән! Безең кечкенә генә авылыбызны әнә шундый даһи шәхес белән бәйләгән бу нечкә генә җеп мине милләтемә ныграк бәйләде төсле, аны тагын да яратырга, Исхакыйлар кебек аның сулышын тоеп, туган халкың өчен янып яшәргә этәргеч бирде. Мондый мәшһүр кешеләре булган милләт, минемчә, көчле дә ул, зур да, бөек тә, гомерле дә!

Мин тарих битләренә күз салдым, архив материалларын барладым.

Турай авылында Сәләхетдин Габделгазиз углы (1846 елда туган,чыгышы белән Чистай өязе Каргалы волосте Акъяр авылыннан) 1880 елның 3 апреленнән имамлык итә башлый. Әлеге шәхес Гаяз Искахый белем алган Чистай мәдрәсәсендә укый. Аның остазы шулай ук Мөхәммәтзакир ибне Габделваһһаб хәзрәтләре була. Ул Габдевәли кызы Бибисәгыйдәбану (1863 елда туган) белән тормыш корып җибәрә. Гаяз Исхакыйның әнисе Камәрия абыстай белән Бибисәгыйдәбану бертуганнар. Гаяз Исхакый сабый чагында әти-әнисе белән безнең авылга да кунакка килгәндер, бәлкем. Бибисәгыйдәбануның барлыгы алты баласы булган: Миңнегайшә (1882 елның 1 декабрендә туган ),Мөхәммәдкасыйм (1884 елның 3 декабрендә туган),Рокыя (1886 елның 20 августында туган), Мөхәммәтризаэтдин (1888 елның 8 июнендә туган ,яшьли үлгән),Мөхәммәдхәсән (1890 елның 13 маенда туган, яшьли үлгән ), Ризаэтдин (1894 елның 28 августында туа ),Зиятдин (1892 елның 1 апрелендә туган), Өммөгөлсем (1896 елның 17 июнендә дөньяга килгән).

Рокыя 1905 елның 14 нче февралендә Чистай өязе Яуширмә авылының Сахабетдин углы Әхмәткасыйм мөәзин белән никахланган. Никах хөтбәсен яшьләргә Г. Исхакыйның бабасы Гәбделвәли хәзрәт укыган.

Риза Газизов хәзерге Менделеев районы Турай авылында 1894 нче елның 28 нче августында дөньяга килә. Башлангыч белемне туган авылында мәдрәсәдә ала. 1906 елда Сәләхетдин карт 11 яшьлек Ризаны үзенең кадимилыгы белән дан тоткан Ишми ишан мәдрәсәсенә илтә. Өч ел “гыйлем өстәгәч”, Риза Газизов, тәртипләрдән канәгать булмыйча, Казанга китә.

Риза Казанга килгәч, укытучы Шәрифулла Әхмәровның өенә йөреп, рус теленнән сабак ала һәм, 120 кешенең берсе буларак, 1912 елда Казандагы “Учитеьская школа” га имтихан тота. Әлеге мәктәпкә кабул ителгән 18 укучы арасында Риза да була.

Беренче хезмәте – “Грамматика татарского языка в сравнении с грамматикой руссского языка. Шушы елларда ул “Мәгариф” журналында редактор урынбасары булып эшли, университетта лекцияләр укый.

1926 һәм 1932 елларда аның татарча-русча сүзлеге, “Учебник татарского для русских школ” исемле дәреслеге, 1938 елда “Фонетика и морфология русского языка в таблицах”, “Сопоставительная грамматика татарского и русского языков”, 1940, 1952, 1959 елларда татарча – русча сүзлеге, 1947, 1949 елларда “Фонетика и морфология русского языка в таблицах”(тулыландырылган басма), 1952 елда “Русский букварь” для татарских школ” (III – IV һәм VII класслар өчен), “Учебник русского языка для татарских школ” исемле дәреслекләре басылып чыга.

Без, бүгенге буын, ничәмә – ничә шәкертләр тәрбияләгән, дистәләрчә китап язган һәм сүзлекләр төзегән бу өлкән галимнең үткән тормыш һәм иҗат юлына сокланып, горурланып карыйбыз. Риза ага Газизовның фән өлкәсендә калдырган якты эзе яшь галимнәргә һәм киләчәк буынга мәңге сүнмәс якты маяк булып кала бирә.

Әйе, әлеге нәсел татар милләтенә бик күп мәшһүр, укымышлы кешеләр бүләк итә. Риза Газизовның абыйсы Мөхәммәдкасыйм Турай авылы мәдрәсәсендә берара хәлфә булып эшли. Аннан соң, Казанда укытучылар мәктәбен тәмамлап, мөгаллимлек эше белән шөгыльлләнә башлый. Узбәкстаннын Ош шәһәрендә мөгаллимек итеп, дәүләт премияләре алып, Ленин ордены белән бүләкләнә, СССР мәгариф отличнигы дигән исемгә лаек була. Милләтебезне мәгърифәте, белемле итүдә аның өлеше бик зур.

Гаяз Исхакыйның безгә васыять итеп калдырган сүзләре бүген бигрәк тә кадерле. “Әгәр тәрәккый итик дисәк, һәммәбез милләтнең иң кирәкле эшенә тотыныйк һәм шундый кешеләргә ярдәм итешик. Барымыз аңлаганнарымыз бергә бер юл берлән хәрәкәт итик. Тырышыйк, авырлыклар күтәрик, бер нәрсәмезне дә кызганмыйк,” – ди Гаяз Исхакый. Бу сүзләрне онытмыйк!

Язучының әсәрләрен хәзерге көндә дә яратып укыйбыз, һәм киләчәк буыннаар да укырлар. Чөнки аларда милләт, дин язмышы проблемалары күтәрелә, кеше хокуклары мәсьәләсе алгы планга куела. Димәк, татар халыкның рухи тормышы сүнми, милләт югалмый, аның дине дә, теле дә югалмаячак!

Г.Исхакый – татарның сирәк очый торган бөек таланты, милли әдәбиятның классигы һәм горурлыгы. Аның әдәби мирасында озак вакытлар колониаль хәлдә яшәгән халыкның уянуы, киң мәйданга чыгуы, азатлык өчен көрәш юлында җиңү-югалтулары, максат-омтылышлары чагылган.

Чыгышымны язучы Әхәт Гаффар сүзләре белән тәмамлыйсым килә:

Инкыйразлы тарих сазлыгыннан

Йолып калыр өчен ил халкын,

Калкып чыкты милләтпәрвәр кеше

Халык каһарманы Исхакый.

Хакыйкатьнең нахак чүпләреннән

Җан сулышы белән җилгәрде

Һәм менә көн җитте: Исхакыйлы

Милләт бүген асыл, егәрле.

Әдәбият

1. Метрикә кенәгәләре. Национальный архив Республики Татарстан. Ф.4. оп. 9. д.46;

2. Мөхәммәтшин А.Г. Галим һәм педагог. Мәйдан. - 2004. - №9;

3. Мусин. Ф.М. Гаяз Исхакый: Тормышы һәм эшчәнлеге. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1998. – 191 б.

Наши рекомендации