Ф. Әмирхан − хикәя жанрына нигез салучы олпат язучы
Милләткә һәм халыкка хезмәт итүнең юллары байтак. Киләчәктә татар әдәбиятының күренекле әдибе булачак Ф. Әмирхан халыкка хезмәт итүне әдәбиятта күрә, кулына каләм ала. "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендәге әдәби кичәләр, түгәрәкләр, кулъязма газета-журналлар, шәкертләр куйган спектакльләрдәге рольләр, Көнчыгыш әдәбиятын өйрәнү, мәгърифәтче язучыларның әсәрләрен уку, рус әдәбияты белән таныша башлау − барысы бергә Фатыйхны әдәбиятка якынайта. Билгеле инде, әтисенең алдынгы фикерле мулла булуы да эзсез калмагандыр.
Ф. Әмирханның беренче хикәясе − "Гарәфә кич төшемдә” 1907 елда языла һәм басылып та чыга. Әсәрнең сюжеты катлаулы түгел. Яңача фикер йөртә башлаган шәкерт, гарәфә кич йокыга яткач, татар мәдәниятенең киләчәген төшендә күрә. Татар зыялыларына күрсәткән хөрмәткә шәкерт бик сөенә. Ләкин чынында татар зыялыларының хәле шәптән түгел. Җәмгыятьне үзгәртеп кормыйча, хәл үзгәрмәячәк. Үзгәртеп кору нәтиҗәсендә генә мәдәният чәчәк атачак, дигән фикергә китерә бу хикәя. Ә җәмгыятьне бары тик мәгърифәтле, аңлы кешеләр генә үзгәртә алачак. Язучының бу хикәясе авторның мәгърифәтчеләр фикерен яклавын күрсәтә.
"Бәйрәмнәр" хикәясендә сәүдәгәр Вәли "Беренче театр"дагы Хәмзә байга охшаган. Ул да яшьләрнең яңача киенүләрен, яңача фикер йөртүләрен, театрга йөрүләрен яратмый. Аның кирелеге аркасында улы Габделгалләм надан һәм томана булып калган. Бу хикәядә Ф. Әмирханның сатирик язучы буларак таланты ачыла. Чөнки хикәядә Вәлинең комизмы шул дәрәҗәгә җиткерелә: улының театр һәм концертларга баруына караганда, фәхешханәгә йөрүен артыграк күрә. Язучы ачы ирония белән болай ди: "Ул әдәбият кичәсендә вакыт уздырмады, атасының сүзен тотты".
Хикәядән хикәягә, әсәрдән әсәргә Ф. Әмирханның сатирасы үткенәя, көчәя бара. "Фәтхулла хәзрәт" повесте (1910) − иң яхшы сатирик әсәрләрнең берсе, тәнкыйди реализмның гүзәл үрнәге.
Ф. Әмирханның сатира уклары юнәлтелгән хикәяләре шактый. “Хәзрәт үгетләргә килде" хикәясендә язучы Фәтхулла хәзрәтнең сыңары булган тагын бер типны − иманы нык булмаган Дамелланы көлкегә калдыра.
"Сәмигулла абзый" (1916) хикәясендә Ф. Әмирхан иске тип татар сәүдә буржуазиясенең булдыксызлыгына басым ясый. Чәй-шикәр белән әвәрә килеп, үзенең төп эшләрен дә онытып җибәрә башлаган Сәмигулла образында татар буржуа-мещан дөньясындагы вакчыллык, мәгънәсезлек һәм бушлык оста күрсәтелгән.
“Габделбасыйр гыйшкы" (1914) хикәясе әллә ни зур проблемалар да күтәрми кебек. Ләкин бу беренче карашка гына шулай. Чынлыкта исә, автор бу әсәре белән тормышка хәзерлексез кешеләр хәзерләп чыгара торган татар мәдрәсәләрен тәнкыйтьли. Әсәр укыр өчен кызыклы. Xикәядә бер Габделбасыйрның фаҗигасе генә күрсәтелмичә, бәлки дөньяны үзгәртү түгел, хәтта аңа җайлашырга да сәләтсез булып, реаль чынбарлыктан курыккан төркемнәрнең трагикомедиясе гәүдәләнгән. Ф. Әмирханның психологизм остасы икәнен дә күрсәтә. Габделбасыйрга охшашлы типлар "Милләт тәрәкъкый иттерү" (1908) хикәясендә дә очрый. Алдынгы мәдрәсәнең "...иң яңа фикерле шәкерт"е Хөсәен милләтне алга җибәрү уе белән җәмгыять оештыра. Барлыгы алты шәкерт керә бу җәмгыятькә. Ләкин бу шәкертләрнең эшләре нотык, шигырь сөйләүдән узмый. Аларның һәркайсы үзен иң акыллы дип уйлый һәм "акыллы" фикерләре белән милләтне алга җибәрерүләренә ышана
"Танымаганлыктан таныштык" хикәясендәге фабрикант улы Гайса исә үзен иң алдынгы итеп күрсәтергә тырыша. Ләкин ул да шул Габделбасыйр , Хөсәеннәрдән ерак китмәгән. Тыштан гына ялтырый. Ул да − надан, тупас, зәвыксыз, бозык адәм. Милләт аңардан бер файда да күрмәячәк.
Санап кителгән хикәяләренә тукталып, нәтиҗә ясарга мөмкин Ф. Әмирхан − татар әдәбиятында сатирик хикәя жанрын тудыручы әдип. Аның хикәяләре җыйнак, үткен теллелеге белән аерылып тора. Аларда татар дөньясын борчыган мәсьәләләр күтәрелә, татар милләтенең караңгылыкта торуы сәбәпләре ачыклана. Хикәяләренең геройлары исә − буржуа-мещаннар, сәүдәгәрләр, шәкертләр, дин әһелләре. Ф. Әмирхан үзе яхшы белгән катлам вәкилләрен, үз даирәсен әдәбият мәйданына алып керә һәм сатира утына тота. Әдип милләтнең киләчәген студент татар егетләрендә, зыялы, милләт җанлы кешеләрдә күрә, киләчәкнең якты, матур булуына бөтен күңеле белән ышана.
Ф. Әмирхан иҗатында хатын-кызларның аянычлы язмышы темасы игътибар үзәгендә тора. "Татар кызы" исемле публицистик нәсере белән әдип бу теманы калку итеп куя. Монда шәхеснең (бу очракта хатын-кызның) иҗтимагый тирәлеккә сәбәпле бәйләнеше публицистик планда яктыртыла, ләкин әле конкрет шәхес күрсәтелми. "Рәхәт көн" (1910), "Кадерле минутлар" хикәяләре, "Хәят" повестенда исә татар кызы исеме һәм характеры булган конкрет шәхес рәвешендә хәрәкәт итә. Ләкин бу кызларның барысын да киләчәктә бер язмыш көтә. Алар − җанлы курчаклар.
Ф. Әмирхан − татар әдәбиятында балалар өчен язылган хикәяләргә дә нигез салучы. "Нәҗип" һәм "Корбан" хикәяләрендә балалардагы самимилек, эчкерсезлек, кичерешләрнең сафлыгы һәркемне сокландыра. Хикәяләрнең тәрбияви әһәмияте дә зур.
Шулай итеп, Ф. Әмирхан, татар әдәбиятына нигез салучы әдип буларак, үзеннән соңгы язучыларга хикәя жанрының гүзәл үрнәкләрен бирде. Бу жанрның гаҗәеп байлыгын күрсәтте, сүз сәнгатенең матурлыгын ачты, образларның камил үрнәген тәкъдим итте. Аның һәрбер хикәясе − матурлык, җыйнаклык, камиллек үрнәге.