Бикбулатов Фаттых Хейсамович-1924. 3 страница
1944 нче елның 20 октябрендә 6 нчы гвардия танк армиясе белән берлектә Венгриянең Ньиредхаза шәһәрен азат иткәндә дошман снаряды минометка тия. Батарея командиры лейтенант Евгений Лютиков шунда ук һәлак була.Госманның башына снаряд кыйпылчыгы ләгә һәм контузия ала. Яралы хәлдә аны госпитальгә озаталар. Батарея командиры Е. Лютиковка үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Яралары бераз төзәлгәч Госман кире үз частенә кайта. Братислава, Цистерсдорф һәм Вена шәһәрләрен азат итүдә катнаша. Венаны алганнан соң генерал Гани Сафиуллин:
-Рәхмәт якташ, сынатмадыгыз,-дип Госманның кулын кыса, аның расчетын хәрби бүләккә тәкъдим ителүен әйтә.
“Катюша” урнаштырылган автомашинасы белән ул 1942 нче елдан Брянск шәһәреннән башлап 1945 нче елның 9 май көнендә Прага шәһәренә кадәр барып җитә. Купсанлы сугышчан медальләр белән бүләкләнә.
Туган авылы Олы Әшнәккә әйләнеп кайткач, Госман аганы артта калган кырчылык бригадасына бригадир итеп билгелиләр.Бу эштә ул берөзлексез 20 елдан артык эшли. Аның бригадасы районда һәм республикада алдынгылар рәтендә була. Аннары колхоз амбарында мөдир, лаеклы ялга чыкканчы төзелеш бригадасында эшли.
Госман Шәйхетдинов (уң якта) авылдашы Хафизов Вазих белән
Тормыш иптәше ......белән бер ул, бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Кызлары Сания В.И. Ленин исемендәге Казан Дәүләт университетын уңышлы тәмамлап Балык Бистәсендә укытучы булып эшли. Уллары Газинур урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Туган авылында Г. Коләхмәтов исемендәге колхозда шофёр булып эшли. Соңыннан Казан шәһәрендә үз һөнәре буенча эшли.
“Авылдашлар мәтбугат битләрендә”
“Онытылмас еллар, яки алабута ипие белән кычыткан ашы кыйссалары”
(кыскартылган вариантта)
17.12.2014 “Авыл офыклары” гәҗите. Автор Гөлназ Зарипова
Сугыш вакыты, аннан соңгы елларның әчесен-төчесен татыган, хәзерге вакытта Олы Әшнәк авылында яшәүче Гөлсем һәм Зәйтүнә Гариповаларга кереп киләм. Ул елдагы кешеләр, хәзергеләрдән аермалы буларак кычыткан, алабута, юа ашап үскәнгәме сәламәт һәм эшкә ныклар. Капка төбе, ишегалды баскыч төбенә кадәр кардан чистартып, пөхтә итеп себерелгән. Хатын-кызлар яшәгәнлеге өй эчендәге чисталык, тәртиплектән күренеп тора. Гөлсем әби белән Зәйтүнә әби кара-каршы чәй эчеп утыралар. Сирәк кенә сөйләшеп алалар, Зәйтүнә әби бик үк ишетеп бетерми. Шулай да хәтере яхшы, балачагы хатирәләрен бер дә онытмаган. Барысын да түкми-чәчми сөйли.
Зәйтүнә әби тумышы белән Олы Елга авылыннан. Сугыш башланган вакытта аңа унбер яшь була. Авылда ир-егетләр белән бергә әтиләрен сугышка алалар. Ул олы бала, үзеннән соң ике энесе һәм бер сеңлесе бар. Әниләре колхозда эштә, бала карау, йорт эшләрен башкару аның өстендә.
1945 елның май ае, орчык кадәрле кыз көне буе бакча казый. Шулчак хат ташучы әтисенең үле хәбәрен китерә. Ә бит сугыш тәмамланырга бер генә көн калган була. “Сугыш беткәнгә дә сөенә алмадык, урамда балалар ура, сугыш бетте, дип шатланып кычкырып йөрделәр”,–ди ул күз яшьләрен сөртеп. “Яшь дип сине кем кызганып торсын, яшәргә кирәк. Авылдашлар белән Кама аръягына болынга печән җыярга йөрдем. Тугыз ел Мәскәү өлкәсендә торф чыгару эшендә эшләдем. Аннан бераз акча, күлмәклек ситсалар алып кайта идем”,–ди ул үткәннәрне барлап.
Утыз яшен тутырган чорларда итек бастырырга, дип Олы Әшнәк авылындагы туганнарына килгән җирдән Камалетдин исемле егеткә кияүгә алып калалар аны. Сугыштан соңгы еллар җиңел булмый. Колхозда эш күп. “Эштән калырга ярамый, яшь баланы кабыктан ясалган арбага салып, амбарга эшкә йөрдем. Аена 30 тәңкә эш хакы һәм бер килограмм икмәк бирәләр иде”,–ди ул хатирәләрен яңартып. Тормыш иптәше Камалетдин абый җиде яшеннән икенче группа инвалид. Шулай да озак еллар хат ташучы булып эшли. Ул елларда авыл зур, күп итеп гәҗитләргә яздыралар. Хатлар язышалар. Көн саен зур сумкасын күтәреп, авыл буйлап өләшә ул аларны. Черек бәрәңгене дә авырлык белән таптык. Сугыш чорында, аннан соңгы елларда да илне торгызу авыл халкы җилкәсенә төшә. Сыер асрасаң, елына 300 литр сөт, сарык асрасаң йон, 40 килограмм ит, тавыгың булса йомырканы хөкүмәткә бирергә кирәк. Ике сарыкның берсен җитәкләп, районга алып барырга туры килгән. Өйдә ач, ялангач балаларны ашатырга кирәк. Кемгә генә җиңел булды икән ул елларда?
Рәсемдә: Гөлсем һәм Зәйтүнә Гариповалар, уртада күршеләре Әклимә Садриева белән.
Гөлсем әби 1927 елгы. Әтисе авырып киткәч, биш класстан ары укый алмаган. “Ач булмас өчен сыер, сарык асрадык. Корноухово авылы кырында кача-поса черек бәрәңге җыеп, үзебезнең колхоз кырындагы бер чокырга ташыйбыз. Хуҗа агайлар күрсә безне куалар, җыйдырмыйлар. Аннары чокырдагы бәрәңгене чистартып өйгә алып кайтабыз. Балачак бит, бер сыңар бияләем төшеп калды. Гомеремдә дә онытасым юк”, –ди ул бала вакытындагы авырлыкларны искә алып. Сугыш вакытында авыл кешеләре белән урман кисәргә йөргәннәре әле дә онытылмаган. «Ул чорның авырлыгын сөйләп бетерә торган түгел. Урман кисәргә баручыларга колхоздан дүрт кило он бирәләр. Аннан ипи пешерәбез. Ат артыннан җәяү барабыз, кеше күп, үзәккә үтәрлек салкын. Чиратлашып бераз атка утырып ял итәбәз дә, яңадан җәяүлибез. Бәрәңгеләребез барганда ук өшеп килә. Шуңы пешереп ашый идек»,–ди ул авыр сулап. Яшьтән шәл бәйләргә өйрәнгән Гөлсем әби. Мамыгын сатып алып, сукыр лампа яктысында шәл, оекбашлар бәйләп сата торган булган. “Керосинны чират торып ала идек. Ун литрдан да артыгын бирмиләр”,–ди әби. Башта авыру әти-әнисен тәрбияләгән, аннары энесе Камалетдин өйләнгәч, алар белән яшәп калган.
Кул арасына керә башлаганнан бирле колгозда бригадир булып эшли ул. Иртән наряд биргәннән соң, авыл буйлап халыкка эш кушып йөргән. “Сугыш беткәч ат бирделәр, аны җигеп чыгып китә идем, авылны әйләнеп чыгарга җиңел булды”,–ди Гөлсем әби. 1969 елда авылга электр чыбыгы сузып, электр лампалары тоташтыралар. Дөньялар бераз яхшыра башлагач, Гөлсем әби энеләре белән яңа йорт салганнар. “Олыгайган көнебездә мондый муллыкта яшәвебезгә сөенеп туймыйбыз. Балалар, оныклар сугыш афәтен, без күргән авырлыкларны күрмәсеннәр, тамаклары тук, өсләре бөтен булсын, тыныч тормышта яшәсеннәр иде”,–дип теләкләр тели алар. P.S. Бүгенге көндә бу изге җанлы кешеләр инде мәрһүмнәр.
“Сер бирмә, якташ!”
“Октябрь юлы” гәҗите, 18.04.1991.Бакиров Габдерәхим
...1965 нче ел.Олы Әшнәк сигезеллык мәктәбе. Мәктәп тыкрыгыннан авыл үзәгенә таба мәһабәт гәүдәле, җиңелчә адымлы бер ир-ат атлый.
Бераз бара да, артына әйләнеп карый.Бу хәл берничә тапкыр шулай кабатлана.
Мәктәпнең укытучылар бүлмәсеннән уч төбендәге кебек бөтен авыл күренә.Бу бүлмәдән элеге күренешкә карап торучылардан директорның укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Габделхак Мифтах улы Мифтахов:
- Ул бүтән артына борылып карамас инде-дип куйды.
- Юк, тагын аскарак төшкәч, тагы борыла әле- диде мәктәп директоры Сибгатуллин Габдулла.
Һәм шулай булды да, авыл Советы бинасына җиткәч, тагын борылып карады, Габдулла Сахип улы Шиһапов. Янәсе, моннан,үзәктән ничек күренә икән?
Фоторәсемнәрдә: Г.С. Шиһапов
Ул вакытта мин дә бу авылда мәктәптә укытучы булып эшли идем әле.Бөек Җиңүнең 20 еллыгы уңае белән сугыш кырында һәлак булган авылдашларыбыз хөрмәтенә, мәктәп каршысына обелиск төзедек. Аның очына калайдан, кабарынкы итеп, кызыл буяуга буяп, эченә электр лампочкасы куеп, йолдыз ясап куйдык. Ә Габдулла Сәхипович бөек юлбашчыбыз В.И. Ленин портреты ясап, аны, аны мәктәп бинасы кыегына урнаштырды. Артына борыла-борыла каравы шуңа иде.
Язмамны әлеге сюҗеттан башлавым очраклы хәл түгел иде. Мин моның белән шуны әйтәсем килә: Габдулла Сәхипович, Һәвәскәр рәссам, шагыйр, нәрсә ясарга яисә язырга тотынса, шуны җиренә җиткереп,коеп куя. Ул ясаган портретлар, плакатлар, һәм аның проекты буенча эшләнгән бу обелиск та озак еллар авылга, мәктәпкә гәм һәм ям биреп тордылар.
Г. Шиһапов хезмәтләре
Габдулла әфәнде ул вакытта рәсем, сызым һәм физик тәрбия дәресләрен укыта иде. Казан шәһәрендә 3 еллык махсус курсларда укып, белемен дә күтәреп кайтты. Укытучы булып эшләү дәверендә кино-фотосөючеләр, рәсем-сызым, чаңгычылар түгәрәкләре дә оештырды. Укучылар бу түгәрәкләргә бик теләп йөрделәр, район бунча үткәрелгән ярышларда даими призлы урыннар яуладылар.Укытучы үз фәнен бик яхшы белә,эзләнә, кызыксына иде. Шул вакытта бик таләпчән дә иде.
Әле дә хәтеремдә нык саклана: Казаннан мәктәпкә ниндидер аппаратуралар алып кайттылар. Габдулла Сәхипович үз бүлмәсендә радиоузел оештырды.Һәр класс-кабинетка радио урнаштырды.Тора-бара күп кенә класстан тыш тәрбия чаралары, торле биналарда булуларына карамастан кирәкле информаөия, белдерхләр радио аша гамәлгә керә башлады.Хэтта дәрескә звонок радио аша яңгырый башлады. Мәктәп иске булса да,һәрчак чиста, ялт иткән иде. Биналарның тышкы ягында, коридорларда һәм сыйныфларда ул эшләгән картиналар, плакат-лозунглар иде.
- Эштән, укытучы булса да, арып кайта торган иде,- ди Габдулла Сәхиповичның тормыш иптәше Тәзбирә апа ире хакында,- Кайберәүләр кебек, хәзергечә көн узсынга түгел, ә эшем югары сыйфатлы, йөзгә кызыллык китермәслек, кешеләрне куандырырлык булсын дип эшләде ул!
Шул ук вакытта , төп хезмәтеннән тыш,җәмгыяткә файдалы эшләрдә дә актив катнашты укытучы Г. Шиһапов. Колхоз партоешмасын Җамалиев М.В. җитәкләгән елларда, 12 ел рәттән агитатор булды. Колхоз идарәсе каршындагы, производство участокларында һәм урамнардагы барлык күрсәтмә агитаөияне берүзе башкарды. Яракан эшеннән авыру сәбәпле киткәч тә, төшенкелеккә бирелми Габдулла әфәнде, чын ирләрчә ныклык. Тормышка ышаныч күрсәтә. Аның балаларын тәрбияләүдәге, гаилә тормышын үрнәк алып барудагы хезмәтләренә тукталып тормыйча, шуны гына әйтәсем килә: Габдулла Шиһапов, республика, район газеталарының 1946 нчы елдан бирле штаттан тыш хәбәрчесе булып тора, редакөия белән даими элемтәдә.Аның тирән эчтәлекле шигырләре, прозаик парчалары, фоторәсемнәре, көн кадагына суккан мәкаләләре, бизәк-орнаментлары газета-журналлар аша күпләргә таныш.
-Редакция каршындагы “Кама таңнары” иҗади берләшмәсе әгзаларының басылган әсәрләрен туплап, берәр җыентык әзерләнсә, яхшы булыр иде –дигән гозерен белгерде.- Куелган хезмәтләребез эзсез югалмасын иде!
...Тынгысыз. тормышның, җирдә яшәүнең кадерен белүче хезмәттәшем һәм каләмдәшем Габдулла Шиһапока 10 апрельдә 60 яш булды.Шул уңайдан аны гомер юбилее белән чын күңелдән котлыйсы, аңа саулык, гаилә бәхете яңадан-яңа иҗади уңышлар телисе килә! Сер бирмә, якташ!
"Библиотөн" аулак өйдә утыртты, фотолар каратты, хатирәләр барлатты
“Авыл офыклары” гәҗите. 29.04.2015.Авторы Ләйсән Садреева
Кыш белән яз тарткалашкан, җил-давыллы кичне Олы Әшнәк авылы китапханәчесе Гөлфия Мухаметшина авылдашларын китапханәгә кич утырырга("библиотөн"гә) чакырды.
Күршегә керү, аулак өйләрдә утырулар онытылып барганда, авылдашлар аның бу тәкъдименә бик шатланып риза булдылар.Табигатьнең холыксызлануы да аларны туктатып кала алмады. Кичәне Гөлфия апа күп еллар элек төшерелгән, Наиль абый Салахутдинов тырышлыгы белән яңартылган фотолар белән таныштырудан башлады. Килгән апалар бер-берсен уздырып, фотода күргән таныш йөзләргә бәйле хатирәләре белән бүлештеләр. Пионер галстугы таккан, ак алъяпкычлы кызлар арасыннан үзләрен эзләп тапканда, аларның күзләрендәге очкыннарны күреп сокландым. Әйтерсең,алар хәзер дә,13-14 яшьлек япь-яшь кызлар.Укыткан укытучыларын,араларыннан бакыйлыкка күчкән сыйныфташларын сагынып искә алдылар.
Хатирәләр әкренләп ,авылыбыздан чыккан шагыйрьләрнең шигырьләрен укуга, иҗатлары белән танышуга күчте. Сәгать телләре чаба да чаба...Апаларның аерыласы килми, сөйләшәсе сүзләре дә бетәрлек тугел. Шул арада,Гөлфия апа кунакларын түгәрәк өстәл янына дәште. Тәмләп чәй эчкән арада,авылыбызның "Урсай", "Шири бабайлар", "Матаука" чишмәләрен “урап” кайттылар. Алар белән бер кичәгә эләгүемә сөенеп, күңел дәфтәремә бик күп хатирәләрне теркәп утырдым. Һэрберсенең күңелендә никадәр хазинә саклана икән бит! Кабат очрашырга сүз куешып,авылдашларым өйләренә таралдылар. Заманында"мең җанлы,яшьнәп торган Әшнәк"нең һәр кешесенең күңел сандыгында нинди генә хатирәләр сакланмый икән бит! Әлеге сандыкны ача алганнары очен Наиль абый белән Гөлфия апага бик зур рәхмәт.
Истәлекләр еллар шаукымы арасында югалып калмасын өчен, онык-оныкчыкларыгыз белән ешрак уртаклашыгыз авылдашлар!
“Флера Гарипова “Почёт билгесе” орденына лаек булган укытучы”
И. Шакирҗанов. «Авыл офыклары» гәҗите 13.10.2015
Бай тарихлы мәгарифебездә тирән эз калдырган укытучылар күп районыбызда. Ә менә орденга лаек булганнары сирәк. Олы Әшнәк мәктәбендә озак еллар математика укыткан Флера Гарипова әнә шундый фидакарьләрнең берсе.
Күкрәген “Почет билгесе” ордены бизи аның. Шушы көннәрдә генә ул үзенең 80 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтте.
Флера апа 1935 елның 12 октябрендә Азнакай районының Карамалы авылында укытучылар гаиләсендә дөньяга килә. Урта мәктәпне тәмамлагач, әти-әнисе киңәше белән Бөгелмә укытучылар әзерләү институтына укырга керә. Диплом алгач аны мәгариф министрлыгы юлламасы белән Питрәч районының Чыты авылы мәктәбенә эшкә җибәрәләр. Гомерлек тормыш юлдашы Габдулла Гарипов белән дә шушы төбәктә очрашалар. 1957 елның март аенда гаилә дә корып җибәрәләр яшьләр. Флера апа Чыты, Әлбәден мәктәпләрендә физика, математика укыта.
1967 елдан Гариповлар гаиләсенең язмышы Олы Әшнәк мәктәбеннән аерылгысыз. Лаеклы ялга чыкканчы биредә математика укытты ул. Балаларга төпле белем бирү өчен мәгарифтәге һәр яңалыкны кулланырга омтылып эшләде. Һәр дәресне кызыклы, мавыктыргыч итеп, нинди дә булса яңалык өстәп укытырга тырышты. Балаларга мөстәкыйль, үзлектән белем алырга өйрәтүгә зур игътибар бирә иде. Мәктәптә математик кичәләр, конкурслар даими үткәрелде, түгәрәк эшләп килде. Ул елларда математика бик күп малай-кызларның яраткан фәненә әверелде.
“Олы Әшнәк авылының " 41 ел балалары" бер табынга җыелды ””
“Авыл офыклары” гәҗите. 29.04.2015.Авторы Ләйсән Садреева
Сугыш елларының бар авырлыгын күңелләре аша үткәргән, бер тапкыр да " әти" сузен әйтә алмаган, 41 нче ел балаларын , авылдашларын Олы Әшнәк клубы үзенә җыйды .
Авыл үзешчәннәре көче белән хәзерләнгән концерт караганда һэркайсының күзлэрендә яшь тулды. Башкарылган һәр номер шул дәһшәтле елларның авырлыгын ачып бирерлек итеп сайланган иде. Концерт тәмамлангач, ветеран Фатих Шигапов килгән кунаклар исеменнән рәхмәт сүзләре җиткерде. Сонрак аралашу чәй өстәле артында дәвам итте. Бергә уен уйнап, ярлар сөеп, тормыш авырлыгын җилкәләрендә күтәргән авылдашлар хатирәләрен уртаклашып, озак кына сөйләштеләр.
Моңаеп кына утырмагыз дигәндәй, җор телле Гарипов Илдар үзенең тормышчан мәзәкләре елмайтып та алды.Өйләренә таралыр алдыннан тагы бер кечкенә генә бүләк булды: җирле үзидарә исеменнән Резедә Хуснутдинова һәркайсына күчтәнәч пакетлары таратты. Бу күңелле кичә өчен зур рәхмәт әйтеп,авылдашлар өйләренә таралышты.
"Озак гомер яшәгез, сез безнең өчен бик кадерле" дигән уйлар белән карап калдым.
“Атаклы авылдашыбызларыбыз”
Язучы Әхәт Габдрахман улы Гаффаров
Әхәт Габдрахман улы Гаффаров- 1948 елның 23 декабрендә (рәсми документларда – 1949 елның 1 гыйнвары) Татарстанның Балык Бистәсе районы Олы Әшнәк авылында туа. Олы Әшнәктәге сигезьеллык һәм Олы Солтан авылында урта мәктәпне тәмамлагач, 1966–1971 елларда Казан дәүләт университетының журналистика факультетында югары белем ала. 1971–1981 елларда Казанда республика көндәлек матбугатында – «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй»), «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газеталарында хәбәрче-корреспондент һәм «Казан утлары» журналы редакциясендә бүлек мөхәррире булып эшли. 1982–1987 елларда Татарстан язучыларының Әлмәт оешмасына, аннан соң 1987–1990 елларда Казанда СССР (Россия) Культура фондының Татарстан Мәдәни фондына җитәкчелек итә. 1987 елдан ул янә матбугат хезмәтендә: «Шәһри Казан», «Ватаным Татарстан», «Мәгърифәт» газеталарында, «Казан», «Мирас» журналларында әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире вазифаларын алып бара, С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында әдәби мөхәррир булып эшли.Тәҗрибәле газетачы-журналист булу өстенә Әхәт Гаффар күпсанлы әдәби әсәрләр – хикәяләр, повестьлар, өч роман һәм дистәдән артык пьесалар авторы да. Матур әдәбият мәйданына ул узган гасырның җитмешенче елларында килә. Аның 1972 елда «Казан утлары»нда (№ 10) басылып чыккан «Әҗәт» дигән беренче хикәясе үк әдәби җәмәгатьчелектә кызыксыну уята. Шуннан соң язылып, журналларда һәм китапларында басылып чыккан «Яра» (1973), «Язлар моңы» (1973), «Гозер» (1975), «Кашан җыры» (1977), «Су астындагы чишмә» (1980), «Бишек» (1981), «Яшиселәр алда иде» (1987), «Дәрья башы» (1995) кебек повестьлары, пьесалары һәм хикәя җыентыклары белән тормыш материалын үз каләменә хас психологик стильдә сәнгатьчә гәүдәләндерү осталыгына ия булган прозаик булып таныла. Сиксәненче еллар башында әдип, прозаның катлаулы төренә мөрәҗәгать итеп, Россиянең тоташ тарихи зилзиләләре әвәрәсендә татар авылы кичергән драматик хәлләрне гәүдәләндергән «Бодай бөртеге һәм тегермән ташы» (1983), «Олы юлның тузаны» (1989), «Богау» (1998) исемле күләмле романнарын иҗат итә.
Танылган каләм ияләре
Ә.Гаффар әдәби эшчәнлегенең беренче чорларыннан ук сәхнә әдәбияты – драматургия жанрында да нәтиҗәле эшли. Аның, нигездә, әхлакый-социаль мәсьәләләрне үзәккә алып, язу стиле буенча, прозасындагы кебек, хис, метафора, символ-киная синтезына корылган «Иртәгә улың булам» (1977), «Язлар моңы» (1978), «Җиләк вакыты бер генә» (1979), «Соңгы ләкләк» (1980), «Өч сорауга бер җавап» (1980), «Бер картлыкта, бер яшьлектә» (1981), «Мунча көне» (1982) пьесалары, татарның тарихи шәхесләреннән Мулланур Вахитовка багышланган «Сызылып таңнар атканда» (1984), герой-шагыйрь Муса Җәлил турындагы «Хөкем» (1986), «Соңгы сәгать» (1986) исемле драмалары үз вакытында татар театрлары сәхнәләрендә уңыш казаналар. Ә.Гаффар театр сәнгате, әдәбият әһелләре, республиканың икътисади һәм мәдәни тормышы, милли мәсьәләләр турында көндәлек матбугаттагы чыгышлары һәм совет режимының ун ел буена Әфганстанда алып барган җинаятьчел сугышы турында аерым публицистик китап («771 аршын җир», 1991) авторы буларак та билгеле.Әхәт Гаффар – М.Горький исемендәге Бөтенсоюз әдәби конкурс лауреаты (1985), «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» (1998) дигән мактаулы исем йөртә, Татарстан Язучылар берлегенең Ф.Хөсни исемендәге әдәби премия лауреаты (2008).Ә.Гаффар – 1976 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.
Олы Әшнәк авылының ул туып-үскән урамы “Әхәт Гаффар” исемен йөртә.
“Ренат Гаффар”
Хикәяче, публицист Ренат Гаффар
Хикәяче, публицист Ренат Гаффар (Ренат Габдрахман улы Гаффаров) 1951 елның 11 апрелендә Татарстанның Балык Бистәсе районы Олы Әшнәк авылында колхозчы гаиләсендә туа. Күп кенә каләм ияләренә канат биргән Олы Солтан урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, ул 1969-1974елларда Казан дәүләт университетының журналистика факультетында югары белем ала. Яшь белгечнең шуннан соңгы тормыш юлы тулаемы белән газета-журнал редакцияләрендә мөхәррирлек хезмәтенә багышланган дип әйтергә мөмкин: егерме елга якын ул республиканың үзәк газетасы «Социалистик Татарстан» редакциясендә әдәби хезмәткәр, мөхбир-корреспондент, «Шәһри Казан» газетасында бүлек мөдире (1992-1994), гомумтатар газетасы «Татар иле»нең баш мөхәррире (1995-1996), «Салават күпере» балалар журналында бүлек мөхәррире (1997-2003) вазифаларын башкара. 2004 елдан ул «Мәдәни җомга» газетасының әдәбият бүлеген җитәкли. Ренат Гаффар әдәби иҗат эше белән мәктәптә укыган елларында ук кызыксына башлый. Узган гасырның җитмешенче еллары урталарыннан башлап «Чаян», «Ялкын», «Казан утлары» журналларында, «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан»), «Татарстан яшьләре», «Яшь ленинчы» газеталарында, соңга таба «Идел», «Салават күпере», «Мәдәни җомга» һәм башка матбугат басмаларында аның байтак санда көлкеле, төртмәле-сатирик хикәяләре, миниатюралары дөнья күрә, сәхнәдә, радио тапшыруларында еш яңгырый. Юмор-сатира өлкәсендә Ренат Гаффар заманча яңгырашлы, халык авыз иҗатына якын үз стилен булдырырга тырыша.