Бикбулатов Фаттых Хейсамович-1924. 1 страница
Соңгы ветераннар...Б
Сугыш елларында ирләр ил язмышын саклап-яклап йөргән вакытта, тылда төпкә җигелеп хатын-кызлар, балалар эшләгән.Сугыш чорында, аннан соңгы елларда да илне торгызу авыл халкы җилкәсенә төшә.
Бөек Ватан сугышы елларында авылда калган хатын-кызлар һәм балалар фронт өчен ашлыктан башка җылы оек-башлар, бияләйләр бәйләп озатканнар.
Сугыш башлангач күрше Корноухово авылында техник училищеда механизаторлык курсларын тәмамлап Галия Шәмәрданова,Нурҗамал Билалова, Зәйнәп Галиева, Мәрзия Габидуллина, Миңлехәят Идрисова, Бибҗамал Гайнуллина кебек хатын-кызлар корыч тракторларны “иярләгән”. Механизатор Галия Шәмәрдәнова 1971 нче елларда да комсомол-яшьләр бригдасында үзенең остазлык эшен дәвам иткән. Ул Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры, Почёт билгесе орденына лаек була. Аның укучысы Рәйсә Мингалиева Татарстан Югары Советына депутат булып сайланды.
Фото-рәсемдә Р. Мингалиева
Шул елларда тырышып эшләгән тыл ветераны Сиразиева Әминә Садри кызына 2016 нчы елның 8 нче сентяберендә 90 яшь тулды. Аны Аны Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы исеменнән урынбасары Ибрагимов И.Г котлады һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
1945 елның җан өшеткеч гыйнвар аенда мәктәп бинасы яна. Шуннан соң авылның мәчет бинасын вакытлыча мәктәп итеп салалар. Коммунистлар заманында авылдагы ике мәчет тә бетерелә. Мәчетнең икенчесеннән Корноухово авылында сельпо төзиләр. 1959 елда күрше Кече Әшнәк авылы “Кызыл юл” колхозына кушыла.
“Кызыл юл” колхозы җир биләмәләре
Сугыштан сонгы еллар бик үзенчәлекле була. Халык җиңелрәк “сулап” куя. Сугыштан исән калган ирләр кайта. Сугыш елларында мәктәп директоры булган Рәхимова Хәлифә үзенең вазифаларын Бәдретдинова Асиягә тапшыра. Ул 1950 нче елга кадәр мәктәп директоры булып тора, бу эшне сугыш ветераны Бари Габитов дәвам итә. Сугыштан Мифтахов Габдулхак, Гарипов Нәҗиб, Ишмөхәммәтов Гөмәр абыйлар кайта. 1946-1954 нче елларда Корноухово авылы район үзәгенә әверелгәч, уытучылар читтән дә тулыландырыла. Бу елларда Августина Захарова, Сөембикә Садыйкова, Анна Кутузова, Фазылова Ләмига, Фазылова Илсөяр, Гарипова Галия, Мамакова Агния, Хафизова Зәйтүнә,Гайсина Бәнат, Багаутдинова Зәйтүнә, Мингалим Исхаков һәм Гүзәл Исхакова,Шиһапов Шамил һәм Шиһапов Габдулла һ.б. эшлиләр.
Авыл фельдшерлык пунктында күп еллар Шакирова Бәнат апа эшләп килде.
1954 нчы елны авылда азык-төлек кибете ачыла.
Авыл кибете, 1965 нче ел, (фоторәсемдә: кибетче ярдәмчесе Диярова Рәйсә)
Шул вакыттан башлап 1998 нче елга кадәр кибеттә Шиһапова Тәзбирә Мөяссәр кызы эшләде.
1967 елларда авылда 200 башка исәпләнгән сыер, сарык фермалары, дуңгызчылык фермасы, 40 башка исәпләнгән конюшнә, элеватор, тимерчелек алачыгы, пилорама эшләп килә иде.Мәдәният йорты, балалар бакчасы, китапханә һәм фельдшерлык пункты, почта эшләде. Авыл хуҗалыгы күрсәткечләре буенча колхоз республикада алдынгылар рәтендә була. Хөкүмәт хезмәт кешесенең эшен югары бәяли: Зарипова Хәлимә “Хезмәт даны”, ”Октябрь революциясе”, “Хезмәт Кызыл байрагы” орденннары белән бүләкләнә; Миннебаев Ильнур “Почёт билгесе”, Гиматдинова Асия, Хатирә Мингалиева (Садыйкова)- терлекче, “III нче дәрәҗә Хезмәт даны” ордены, Әхмәтҗанов Нурислам һәм Закирова Санияләр “Хезмәт даны” ордены, колхоз рәисе Гильметдин Шәрәфи улы Минһаҗев һәм партоешма секретаре Минзөфәр Вәли улы Җамалиевлар “Хезмәт Кызыл байрагы” ордены белән бүләкләнәләр.
Олы Әшнәк авылы кешеләре 1955 нче еллар (Шиһапов Габдулла фото-архивыннан)
“Ленин лампочкалары”.
1959 нчы елда Олы Әшнәк авылына электр чылбырлары сузып ут кертәләр.
Авылның электриклары Гәрәев Галимҗан һәм Шәмсетдинов Нурулла
“Кызыл юл”, “Гафур Коләхмәтов” исемнәрен йөртүче колхоз.
Колхозның Кызыл байрагы
Авылның беренче тракторчысы, сугыш һәм хезмәт Гыйбадулла Гайнуллин мәктәпнең Гарипова Ф. җитәкләгән сыйныф укучылары белән очрашуы
Гайнуллин Г. –сугыш һәм хезмәт ветераны, авылның беренче тракторчысы. “Атказанган механизатор”. Олы Әшнәк сигезъеллык мәктәбе пионерларының яратып, көтеп алган кунагы иде. Ул даими очрашуларда мәктәп укучыларына авыл, колхоз тормышы, сугыш чоры турында озаклап сөйли, туган илгә, туган җиргә мәхәббәт тәрбияли иде.
Хәмит Сәйфетдинов.
Алдынгы терлекче.Үзенә ышанып тапшырылган һәрбер эшне төгәл, җиренә җитекреп үти торган колхозчыларның берсе. Бишьеллыклар чорында Бөтенсоюз социалистик ярыш нәтиҗәләре буенча ул “Аеруча хезмәт күрсәткәне өчен” медале белән бүләкләнде. Коммунист-терлекче зур тырышлык белән терлек артымын үстерү, сөт җитештерү һәм хәзерләү буенча көчен дә, вакытын да кызганмады.
Асия Гыйматдинова- сыер саву остасы. “Кызыл юл” колхозында һәм район буенча үткәрелгән ярышларда күп тапкырлар җиңеп чыккан савымчы.
Хатирә Мингалиева (Садыйкова) –алдынгы терлекче, “III нче дәрәҗә хезмәт даны” ордены, В.И. Ленинның 100 еллык юбилей медальләре белән бүләкләнгән.
Әтисе Садыйков Габдрахман Польшаның башкаласы Варшава шәһәрен азат иткәндә үлеп кала. 7 нче сыйныфны бетергәч, ул вакыттагы колхоз председателе Иляс Сәйфуллин яңа ачылган дуңгызчылык фермасына терлекче итеп барырга тәкъдим ясый. Шул вакыттан алып 35 ел, лаеклы ялга чыкканчы, шул эшендә эшли. Тормыш иптәше, колхозда 25 ел шофёр булып эшләгән Мәхмүт абый белән өч кыз үстереп, тормыш юлына аяк бастыралар.
Газизҗанов Хәмит, күп еллар колхозның алыштыргысыз бригадиры, хезмәт ветераны.
Озак еллар авылның тимерчелек алачыгында эшләгән Сафин Набиулла
Алдынгы механизатор-Мифтахов Рәкыйп. Бишеллыклар чорында көнлекк заданияне 130-170 % ка арттырып эшләгән тракторчы.
Хезмәт ветераны, алдынгы сыер савучы Әхмәтҗанова Әлфия.
Хезмәт ветераны, алдынгы терлекче Шакиров Наил
Механизатор Рәшит Гатиятуллин. Күп еллар Г. Коләхмәтов колхозында эретеп ябыштыручы (газосваршик) булып эшләде. Язгы-көзге кыр эшләренә техниканы яхшы әзерләгәне өчен күп кенә Мактау ккәгазләренә лаекк булды.
Алдынгы механизатор, хезмәт ветераны Хөсәенов Сәлимҗан.
Һәм башка текстлар....
Яшь механизаторлар
Су буйлары, 1971 нче ел.
“Әфган җиле” 1980-1984 нче еллар
.
Сиразиев Ринат- сулда
Олы Әшнәктән Әфганстанда (1979-1989) чикләнгән контингентлы совет гәскәрләре сафында- Әхмәтҗанов Фиргат Вильдан улы, Гәрәев Ильнур Галимҗан улы, Ибатуллин Госман Галимҗан улы, Мөхәммәтшин Рашат Хәмит улы, Муллаәхмәтов Әбүзәр Әхтәм улы, Насыйбуллин Рәис Рәүф улы, Сиразиев Ринат Миннегалим улы, Шәмәрдәнов Илфат Мөбәрәкша улы һәм Хәсәнов Рафис Газизҗан улы катнаша.
1997 нче елда авылда 490 га якын кеше яши.
1993 нчы елнын сентябрь аенда Олы Әшнәктә таштан яңа мәчет ачыла.
Беренче имам булып Шэйхетдинов Габдрахман Хафиз улы була. 1995 нче елдан мәчетнең имам-хатыйбы булып бүгенге көннәргә кадәр хәзрәт Шиһапов Рөстәм Габдулла улы тора.
Рәсемдә сулдан беренче Рөстәм хәзрәт Шиһапов Намаз бүлмәсе
1966 елда Олы Әшнәк сигезъеллык мәктәбендә Олы Әшнәк, Кече Әшнәк, Югары Әшнәк авылларыннан 367 бала йөреп укыган. Мәктәп, балалар саны бетү сәбәпле, 2014 нче елның 23 нче июнендә ябыла.
Авылда балалар бакчасы эшләп килә. Тәрбиячеләр: - Сагутдинова Нурсина, Суфия Гатиятова, Гөлсина Хисамова
Мәктәпне күп кенә атаклы кешеләр бетереп чыгалар. Алар арасында татарстанның халык язучысы Вакыйф Нуруллин (Югары Әшнәк). Ул дистәдән артык китаплар авторы, лаеклы ялга чыкканчы Язучылар берлегенен җитәкләде, Татарстан китап нәшриятенең баш редакторы, “Казан” журналының баш мөхәрире булып эшли. Әхәт Гаффар-драма әсәрләре авторы, авыл темасына яңача фәлсәфәдән якын килү ягыннан үзенчәлекле язучы. Татарстанның күренекле язучыларыннан берсе. “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” кинооператор Гәрәев Рафаил Рифхәт улы. “РСФСР мәктәпләренең атказанган укытучысы”, “Ленин ордены” кавалеры- Хәнифә Хәмитова; “Рәсәйнең һәм Татарстанның Мәгариф отличнигы”- Габдулла Кәримов; “Почёт билгесе» ордены кавалеры- Гарипова Флёра Хуҗиәхмәт кызы; Советлар Союзы Герое Барый Шәвәлиевны Югары Тегермәнлек авылында укыткан укытучы- Әхәт Фазылов (1907-1976), публицист-тәнкыйтче Ренат Гаффар, радиоҗурналист Рәкыйп Гаффар, тележурналист Фоат Гайсин. Татар хатын-кызлары арасында беренче профессионал баянчы- Минҗамал Мазунова (композитор Мөнир Мазуновның тормыш иптәше). “Татарстан республикасының атказанган артисты”, Кәрим Тинчурин исемендәге театр артисты- Ирек Хафизов, “Рәсәйнең халык мәгарифе отличнигы” -Гайсина Бәнат Шәрәфи кызы, Мингазова Илсөяр Габдрахман кызы, Гарипов Габдулла Кәрим улы, Мифтахов Габдулхак Мифтах улы, Исхаков Мингалим Хафиз улы һәм Исхакова Гүзәл Гәрәфетдин кызы, “Татарстан республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре”- Гәйнетдинова Гөлсинә Габдрахман кызы, Әхмәтова (Шиһапова) Венера Габдулла кызы,”Рәсәй Федерациясенең урта белем бирү буенча Почётлы хезмәткәре”- Шиһапов Ренат Габдулла улы һ.б.
«Авылым кешеләре»
«Утлар, сулар кичкән ветеран» Г.Шиһапов мәкаләсе
Хикәябезнең герое, Гәрәев Бикмулла турында сөйләгәнче, аның әтисе, Гәрәй бабай белән булган вакыйгәне бәян итәсе килә...
Илдә беренче Бөтендөнья сугышы бара. Булдыксыз патша генераллары әле бер бәрелештә, әле икенчесендә даими җиңеләләр. Олы Әшнәк егете Нуриев Гәрәй хезмәт итә торган полк, көненә күп тапкырлар атакага күтәрелеп карый, ләкин немецларның көчле утына чыдый алмыйча тагын чигенергә мәҗбүр була. Исән калган солдатларны җыеп сафка тезәләр.Тәбәнәгрәк буйлы, “көрәк” сакаллы полковник аларга мөрәҗәгать итә:
-Ничек кенә булса да, дошманның бер “телен” кулга төшерергә кирәк иде. Моны кайсыгыз булдыра ала, бер адым алга чыксын?!
Солдатлар умарта күчедәй гөҗләп алалар, ләкин алга чыгучы булмый. Күп еллар сабан туйларда батыр калган, төпле, кечерәк буйлы Гәрәйнең йөрәге түзми:
-Миңа, Нуриев Гәрәйгә рөхсәт итегез! –дип кычкырып җибәрә. Пәһлеван кебек солдатлар бу йомры гына гәүдәле татар егетенең тәвәкәллегенә гаҗәпләнеп, көлемсерәп карыйлар.
Үзе белән бер якташын ияртеп Гәрәй “ау”га китә. Ярты юлны узу белән, якташы шүрли башлый һәм алга барудан баш тарта. Гәрәй аптырап калмый, үзе генә юлын дәвам итә. Караңгылыктан файдаланып дошман штабына якынлаша. Тавышсыз гына штаб сакчысын юк итә. Төн уртасы булуга карамастан штабта нәрсәдер язып утырган немец офицерына юлыга. Гаҗәпләнеп, югалып калган немецка ишәрәләп портфелен алдыртып, кайтыр юлга чыга. Офицер русча шактый “сукалый” икән. Башта Гәрәйгә үзенең алтын сәгатен биреп котылмакчы була, бу нияте барып чыкмагач, әтисенең бик бай фабрикант икәнен әйтә, исән-имин җибәрсә, күп байлыклар вәгъдә итә. Гәрәй офицерның бик кирәкле мәглүматларга ия булганын аңлый, “телне” частькә алып кайтып җиткерә. Немец чыннан да бик күп мөһим мәгълүматлар бирә. Менә шушы батырлыгы өчен ул Рәсәй империясенең иң зур бүләге- Изге Георгий орденына лаек була.
Каты сугышларның берсендә аягына ярылучан снаряд кыйпылчыгы тиеп, фронт хастахәнәсенә эләгә. Сугыш тәмамланып 28 ел гомер үткәч, шул яраның сызлавына түзә алмыйча аягын тездән түбән кистерергә мәҗбүр була. Олырак авыл халкы аның агач протездан йөргәнен яхшы хәтерли.
Гәрәй бабайның улы Бикмуллага да шул немец фашистлары белән йөзгә-йөз сугышырга туры килә.
-Сызланып үткәргән елларым, киселгән аягым өчен дә фашист илбасарларыннан үч ал, улым! – дип бердәнбер улын сугышка озата Гәрәй бабай.
Бикмулла Гәрәй улы Нуриев (рәсми кәгазләрдә- Гәрәев) 1924 нче елның 9 мартында туа.Сугышка 18 яше тулар-тулмас, 1942 нче елда китә. Кыска вакытлы хәрби хәзерлек курслары узганнан соң, аны 3 нче Белоруссия фронтына 7 нче гвардия-миномёт дивизиясенең 24 нче аерым бригадасы карамагына җибәрәләр. Биредә яшь артиллеристны М-31 яки солдатлар арасында “Катюша” ның абыйсы “Андрюша” дип йөртелгән үзйөрешле реактив минометның командиры итеп билгелиләр. Һәр снарядның авырлыгы 100 килограмм булган бу миномёт дошманның теләсә нинди оборона, хәрби ныгытмаларын, техникасын юк итәргә сәләтле була.
Егет берничә көннәрдән үк үзен тәвәкәлл, батыр сугышчы итеп таныта. 1943 нче елда аны партия сафларына кабул итәләр. Сугышчан дуслары белән бергәләп Смоленск өлкәсен, Белоруссияне, Балтик буе республикаларын дошманнан азат итүдә катнгаша. Көняк Пруссиядә дошман оборонасын өзүдә, Кенигсберг шәһәрен штурмлауда, соңрак Хинган тауларын үтеп Япон самурайларын тар-мар итүдә дә зур батырлыклар күрсәтә Бикмулла.
-Шулай бер вакыт Көняк Пруссия чигендә дошман оборонасын өзеп, һөҗүмгә ташланган чакта, безнен расчёт сул флангтан хәрәкәт итә иде, - дип искә ала Бикмулла Гәрәевич. – Кинәт уң флангтагы установка утка эләгеп, зарарланып туктап калды. Төтен, тузан аркылы дошманның каян атканын да күреп тә, билгеләп тә булмый. Күзәтә торгач сизеп алдым, куе куаклар арасында ике немец танкы яшеренеп засадада калган икән. Шулар үлем уты ачкан. Санаулы минутлар эчендә установканы шул якка борып, ут ачтым. Кара тәреле танкларны янгын чорнап алды. Андый вакытлар күп булды инде ул...
Кызыл Байрак орденлы 7нче гвардия миномет дивизиясенең командиры Советлар Союзы Герое Казбек Дрисович Карсанов үзенең “Гвардия минометлары ут ача” дигән китабында шундый сүзләр бар: “Проникновенные, идущие от сердца слова звучали на митинге личного состава 4-го дивизиона. Назывались боевые командиры огневых групп - гвардии сержанты Б. Г. Гараев и Н. Д. Рогов. Их мужество, не раз проявленное в боевой обстановке, восхищало всех!”.
К.Д. Карсанов китабының титул бите Кызыл Йолдыз ордены
Шушы ук китапта Бикмулла аганың күкрәге орден-медальләр белән тулган фоторәсеме дә урнаштырылган. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен ул өч Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән!
Бикмулла ага сугыштан 1947 нче елны кайта һәм тыныч хезмәткә керешә. Берөзлексез 37 ел буе район финанс бүлегендә дәүләт керемнәре буенча инспектор булып эшли. Нәтиҗәле һәм фидакарь хезмәтләре өчен РСФСР, ТАССР ның финанс министрыгы, район Советы Башкарма комитетының Мактау грамоталары белән күп тапкырлар бүләкләнә.
Ветераннар. Гараев Бикмулла (уртада), сулда Ибатуллин Касыйм, уңда Гарипов Нәҗип абыйлар.
Тормыш иптәше Хәдичә апа күп еллар буе авыл Советы сәркатибе булып эшли, Бикмулла ага белән ике бала тәрбияләп тормыш юлына бастыралар. Уллары Илсур Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң Казан Дәүләт университетын тәмамлый. Запастагы лейтенант Илсур Бикмулла улы Гәрәев тыныч тормышта Яшел Үзән шәһәрендәге механика колледжында яшь буынны хәрби хәзерлеккә өйрәтә. Кызлары Халидә Казан шәһәренең житештерү берләшмәсендә эшли.
Гәрәев Б. Г. гаиләсе белән
1985 нче елда Бикмулла Гәрәй улы Гәрәевне 7 нче Гвардия миномет дивизиясенең Ветераннар советы, дивизия оешуның 45 еллыгы тантанасына чакыралар. Ул Мәскәү шәһәренә барып, исән калган сугышчан дуслары белән очрашып, сугыш истәлекләрен яңартып кайта. Тыныч тормышта яшәвенә куанып туя алмый.
Гәрәев Б.Г.2004 нче елның 5 августында бакый дөняга күчә.
“Партизан батырлыгы”
Г.Шиһапов мәкаләсе
Рәсемдә сугыш һәм хезмәт ветераны, батыр партизан Мифтахов Габделхак.
Мифтахов Габделхак Мифтах улы 1923 елның 25 августында Балык Бистәсе районы Олы Әшнәк авылында туа. Олы Солтан авылында сигезьеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1933 елда Чистай педагогия училищесына укырга керә. Аны уңышлы тәмамлаганнан соң, Аксубай районына эшкә жибәрелә. 1940 елда яшь укытучы Кызыл Армия сафларына хәрби хезмәткә алына. Хәрби комиссариат педагогик белемле, тырыш солдатны офицерлык һөнәренә өйрәтү өчен, Куйбышев пехота училищесына укырга жибәрә. Ләкин училищены тулысынча тәмамларга туры килми, Бөек Ватан сугышы башлана...
Училище курсантларын, ашыгыч рәвештә хәрби әзерлеккә китереп, сугышның алгы ут сызыгына җибәрәләр. Габдулхак абый взвод командиры итеп билгеләнә. Ул хезмәт итә торган часть 1941 елның көзендә авыр сугыштан соң камалышта кала. Вак төркемнәргә бүленеп, ут сызыгы аша чыгарга боерык бирелә. Сабыр холыклы, каһарман рухлы Габделхак абый югалып калмый, юлында очраган фашистларны юк итеп, үзенең взводын югалтуларсыз камалыштан алып чыга һәм Брянск урманнарында хәрәкәт итүче партизан отрядына килеп кушыла.
Шул вакыттан башлап аның тормышында партизанлык чоры башланып китә. Партизаннар фашистларның көчен шактый какшаталар: корал складларын, сугыш кирәк-яраклары төялгән машиналарны, поездларны шартлаталар. Габдулхак абый, берничә тапкыр разведкага барып, «тел» алып кайта.
1943 елның җан өшеткеч гыйнвар ае. 1943–1944 елларда әлеге партизан отряды Советлар Союзы Герое генерал Сабуров Александр Николаевич житәкчелегендә дошман тылында фашистларга каршы көрәш алып бара.
Разведкага барган партизаннар Белгород өлкәсенең «Скродное» дигән авылында фашистларның аеруча вәхшиләрчә азынуларын, йортларны яндыруларын, авыл халкын дар агачларына асуларын белеп кайталар. Бу авылны фашистлардан азат итәргә дигән карар кабул ителә. Операциягә җитәкчелек итү бурычы Мифтахов взводына йөкләнә.
Таң ата... Партизаннар авылның читенә үк килеп житәләр. Фашистлар, фронт сызыгы ерак дип, пошынмый гына йоклап яталар. Билгеле, аларның үзләре ныгып урнашкан авылны жиңел генә кулдан ычкындырасылары килми. Көтелмәгән һөжүм булса да, каты сугыш башлана. «Атакага!» – дигән команда биреп Мифтахов, автоматыннан ата-ата алга ташлана. Санаулы минутлар барын да хәл итә, йокыдан күзләре ачылып өлгермәгән фашистлар авылны ташлап качырга мәҗбүр булалар.